№ |
Тема |
Материал, җиһазлау |
Срок |
Үтәлеш |
Методик алымнар |
Искәрмәләр |
I чирек – 9 атна (18 сәгать) | ||||||
1-2 |
Кереш. ХХ йөз татар әдәбиятында илдәге һәм дөньядагы сәяси-иҗтимагый хәлләр, социаль тетрәнүләр. Татар әдәбиятының яңа жанрларга баюы. Халыкчан әдәби телнең формалашуы һәм үсүе. Язуда ике графика алмаштыруның матур әдәбият үсешенә тискәре йогынты ясавы. Шәхес культы һәм татар язучылары. Сәясиләштерелгән тоталитар система һәм татар әдәбияты. 1905-1907 еллар инкыйлабы тудырган шартларда милли әдәбиятның чәчәк атуы. Язучы һәм милләт язмышы. Стильләр ягыннан баю. Әдәби юнәлешләр. Реализмның төрле тармак-төсләре. Пролетар әдәбият юнәлеше барлыкка килү. Романтизм агымы. Символизм, акмеизм, модернизм өлкәсендәге тәҗрибәләр. |
|
|
|
|
|
3 4
|
Гаяз Исхакый. Иҗаты һәм тормыш юлы. Патша хөкүмәтенә каршы көрәше. Әдипнең милләт язмышы өчен борчылуы, татар милләтенең дини һәм колониаль изелүенә каршы чыгышлары, милли азатлык көрәшендә катнаша башлавы. Исхакыйның көрәш юлы, төрмәләрдә утыруы, сөргендә булуы, Төркиягә качып китүе, илгә яңадан кайтып, революцион көрәшне дәвам итүе. Беренче әсәрләре: “Кәләпүшче кыз”, “Бай углы”, “Өч хатын белән тормыш”, “Ике гыйшык”. Аларның XIX гасыр әдәбияты белән ХХ йөз башы әдәбиятына күчеш әсәрләре булуы. Болардагы төп проблемалар һәм образлар, язучы әсәрләрендә яңа әдәбиятның нигезләре салыну. “Ике йөз елдан соң инкыйраз” повесте. Аның татар әдәбияты һәм милләтнең үзаңы өчен әһәмияте. |
2. Әдипнең портреты. 3. Китап күргәзмәсе. 4. Фотогалерея. 5. “Мирас” ж., 1998 - №2 1996 - №7-8 (56-97б.) 6. “Мәгариф” ж., 1998, №1; 1999, №1.
|
|
|
|
|
5- 6
|
“Теләнче кыз” романының өч кисәгендә төрле иҗат үзенчәлекләре чагылышы. Сәгадәт һәм Габдулла образларында шул заман идеяләренең гәүдәләнеше; аларның башта мәгърифәтчелек, соңыннан тәнкыйди реализм мәсләгендә бирелеше. Кешене һәрчак сагалап торган бозыклык һәм изгелек, мәрхәмәтлелек, сафлык сыйфатларының үзара көрәшен ышандырырлык вакыйгаларда күрсәтү. Язучының “Тормышмы бу?”, “Мулла бабай” кебек проза әсәрләре, “Алдым-бирдем”, “Мөгаллим”, “Тартышу”, “Кыямәт”, “Зөләйха” драма һәм комедияләре турында мәгълүмат бирү. Боларда үздырылган милләт язмышы һәм социаль тигезлек өчен көрәш фикерләре. Әсәрләрнең үзәген тәшкил иткән конфликт – иске белән яңа тартышы. Бу һәм башка әсәрләрдә милли характерның, милли гадәт-йолаларның, үзенчәлекләрнең гәүдәләнеше. |
|
|
|
|
|
7 8
|
“Сөннәтче бабай” повесте. Әсәрнең халыкчан җирлеге. Сөннәтче картның рухи дөньясы, рухи кичерешләренең нечкә борылышлары, гадәт-йолаларга тугрылыкның кеше рухын матурлавы, кешене кеше итеп яшәтүе һәм шәхес буларак күтәрелүе. Класстан тыш уку. “Ул әле өйләнмәгән иде” повесте. Г.Исхакый иҗатының татар әдәбияты өчен әһәмияте. |
|
|
|
|
“Сөннәтче бабай” – С.Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры спектаклен карарга. |
9-10 |
Бәйләнешле сөйләм үстерү. Г.Исхакый иҗаты буенча сочинение. |
|
|
|
|
|
11-12 |
Ф.Әмирханның тормышы һәм иҗаты. “Хәят” повесте. Бай татар зыялыларының гаилә тормышы һәм гореф-гадәтләре. Шул шартларда үскән татар кызының холкы тәрбияләнү, омтылыш-теләкләре чагылу. Рус дөньясы белән аралашып үскән яшь кешенең дөньяга һәм яшәү тәртипләренә карашында каршылыклар туу, моның ул шартларда мәҗбүрият булуы. Дини йолаларны үтәүнең күңелне сафландыруы, шул ук вакытта дини йола-гадәтләрне тарайтып аңлауның шәхес иреген киртәләүдәге роле. Язучының кешедәге күңел тирбәнешләрен бирүдәге табышлары. |
1. Ф.Әмирхан. Әсәрләр. 4 томда, К., 1986. 2. Әдипнең портреты. 3. Китап күргәзмәсе. 4. Фотогалерея. 5. Совет Татарстаны язучылары. К., 1986, 594-597 б. Ф.Әмирхан. Сайланма әсәрләр. Х.Хәйринең кереш сүзе белән.1941, 381 б. |
|
|
|
“Хәят” телевизион спектаклен карарга. |
13 14-15
|
Г.Ибраһимовның тормыш юлы, иҗаты. Беренче әсәрләре: “Яз башы”, “Диңгездә”, “Сөю-сәгадәт” хикәяләрендә табигать һәм кеше мөнәсәбәтен, табигать гүзәллеген һәм бөеклеген, адәмнең табигать баласы булуын үзенчәлекле итеп, шәхесне югары куеп тасвирлау. “Яшь йөрәкләр” романы. Төп сызык – яңарышка, рухи азатлыкка омтылыш. Җәләш, Сабир, Зыя образлары. Кеше җанының матурлыкка сусавын, тынгысыз эзләнүләрен раслаган теләк-омтылышлар. Матурлыкның бер чагылышы буларак музыка. Мәхәббәттә бәхетсезлеккә, шәхеснең фаҗигасенә китергән сәбәпләр. Әсәрнең романтик пафосы, анда сурәтләнгән вакыйгаларның тормышчан җирлеге. Характерлар сурәтендә психологик бизәкләрнең муллыгы. |
1. Әдипнең портреты. 2. Китап күргәзмәсе. 3. Фотогалерея. 4. Совет Татарстаны язучылары. К., 1986, 194-200 б. 5. Заһидуллина Д.Ф., Закирҗанов Ә.М., Гыйләҗев Т.Ш. Татар әдәбияты: Теория. Тарих. – Казан: Мәгариф, 2004., 175-179 б.
|
|
|
|
|
16 |
“Йөз ел элек”, “Уты сүнгән җәһәннәм”, “Карак мулла”, “Карт ялчы”, “Көтүчеләр”, “Табигать балалары” хикәяләрендә тормышчан кырыс дөреслек. “Көтүчеләр” сүзенә салынган мәгънә. “Безнең көннәр”романы, “Яңа кешеләр” пьесасы. Төп тема һәм образлар. Совет чорында язган әсәрләрендә сыйнфый тигезсезлекне һәм инкыйлаби көрәшне тасвирлау. Иҗтимагый азатлык көрәшен изгеләштерү, аны кешелекнең бөек омтылышы итеп күрсәтү. |
|
|
|
Текст буенча эш: “Көтүчеләр” – эчке мәгънәне табу; “Кызыл чәчәкләр”, “Безнең көннәр”, “Яңа кешеләр” – үч алу, үтерү фәлсәфәсенең яктыртылышын әсәр буенча күзәтү.
|
|
17-18 |
“Казакъ кызы” романы. Әсәрнең язылу һәм басылу тарихы. Романның сюжет төзелеше. Яшьләрнең шәхси бәхете дәүләт өчен көрәштән өстен булуы. Биремҗан карт образында милләтнең акылы һәм буйсынмас рухы, иркенлеккә һәм иреккә омтылуы. Казакъ халкының бай рухы, матур гореф-гадәтләре, аерым кимчелекле яклары. Тел-стиль үзенчәлекләре. Г.Ибраһимовның совет чорындагы күпьяклы иҗаты. Әсәрләрендә, публицистикасында, тәнкыйтендә һәм гыйльми хезмәтендә эшче сыйныф идеологиясе үткәрелү. Бу идеологияне берьяклы күпертеп аңлау һәм үткәрергә омтылу. |
|
|
|
Әдәбият теориясе. Әдәбиятның интернациональ мәгънәсе. Стиль турында төшенчә. |
|
II чирек – 7 атна (14 сәгать) | ||||||
19 |
Дәрестән тыш уку. “Тирән тамырлар” романы. |
|
|
|
|
|
20 |
Бәйләнешле сөйләм үстерү. Г.Ибраһимов иҗаты буенча сочинение. |
|
|
|
|
|
21 22
|
Ш.Камалның биографиясе, иҗатына күзәтү. “Акчарлаклар” повесте. Әсәрдә гади хезмәт кешеләре, аларның рухи матурлыгы чагылу. Эчке кичерешләр байлыгы. Бәхет – ни ул? Акчаны мулрак табу – бәхетнең үземе? Бәхет – кешеләрнең саф хисләре, күңелне чистарта торган эш-гамәлләре түгелме? Мондый сорауларга җавап эзләргә этәрүдә әсәрнең исеме; аерым сәнгатьчә детальләр, вакыйгалар бирелеш рәвеше уйнаган роль. Кешеләр язмышында җәмгыять төзелешендәге каршылыклар чагылу. ХХ йөз башында татар прозасы ирешкән уңышларны гомумиләштерү. Күренекле язучылар, аларның әсәрләре. Аларда татар җәмгыятенең тормышы, кешенең, төрле социаль катламнарның бу тормышта урыны һәм кыйммәте чагылу дәрәҗәсе. Әдәбиятка гади кешеләр, хезмәт иясе вәкилләре образлары килеп керү, аларның тормышчан сурәтләнеше. Гуманизмның яңа сыйфатлар алуы. |
1. Әдипнең портреты. 2. Китап күргәзмәсе. 3. Фотогалерея. 4. Совет Татарстаны язучылары. К., 1986, 229-233 б. |
|
|
|
1. Ш.Камал музеена экскурсия. 2. “Уяну” телефильмын карарга. 3. “Акчарлаклар” күп серияле постановкасын карарга. 4. “Хаҗи әфәнде өйләнә” телеспектаклен карарга. |
23 24
|
ХХ йөз башы татар поэзиясенә күзәтү. Аның яңа баскычка күтәрелүе. Күренекле шагыйрьләр. Гражданлык лирикасы көчәю. Сатира өлкәсендәге уңышлар. Жанр төрләре баю. Сәнгатьчәлек ягыннан казанышлар. Г.Тукай. Тормыш баскычлары. Яңа фактлар белән таныштыру. Шагыйрьнең беренче иҗат тәҗрибәләре. Алардагы аваз-мотивлар, кабатлаулар, табышлар. Үзәктә мәгърифәт һәм әдәп-әхлак мәсьәләләре торуы, дидактика принципларын үстерү. Тукай иҗатында халык авыз иҗаты принциплары һәм традицияләрнең көчәюе, җанлы сөйләм теленә якынаю. Риториканың килүе, сурәтлелек арту. |
Заһидуллина Д.Ф., Закирҗанов Ә.М., Гыйләҗев Т.Ш. Татар әдәбияты: Теория. Тарих. – Казан: Мәгариф, 2004.,153-158 б. 1. Әдипнең портреты. 2. Китап күргәзмәсе. 3. Фотогалерея. 4. Тукай турында истәлекләр. К., 1986. 5. Мин Тукайга киләм. Шигырьләр. К., 1996. 6. Заһидуллина Д.Ф., Закирҗанов Ә.М., Гыйләҗев Т.Ш. Татар әдәбияты: Теория. Тарих. – Казан: Мәгариф, 148-153 б. 7. Габдулла Тукай. Тормыш юлы һәм иҗаты. Интерактив китап. – Effecto Studios, 2005.
|
|
|
1. Укытучы сөйләме. Төп фикерләрне язып алу.
|
1.И.Нуруллинның “Моңлы сазым” китабын укып чыгарга. 2. “Апушның хыялый төшләре” курчак спектаклен карарга. 3. И.Юзеевның “Очты дөнья читлегеннән” телеспектаклен карарга. 4. Ә.Фәйзинең “Тукай”, Т.Миңнуллинның “Без китәбез, сез каласыз” телеспектакльләрен карарга.
|
25 26
|
Тукай шигъриятендә иҗтимагый рухның көчәюе. Социаль тигезлекне гомумкешелек идеалы итеп аңлау, аны төрле яклап раслау һәм яклау. Конкретлаштыру. Милли моңнарга игътибар арту. Шагыйрь һәм чор. Дөньяның һәм яшәүнең мәгънәсен халыкчан позицияләрдән торып аңлату һәм тасвирлау. Тукай лирикасы, үзенчәлекләре. Лирик геройның шагыйрь шәхесенә хас билгеләре һәм халыкчан герой белән уртак иткән сыйфатлары. Шагыйрьнең эстетик идеалы. |
|
|
|
|
1. “Кырлай” документаль музыкаль фильм. 2. “Тукай” ораториясен тыңларга. 3. “Печән базары...” Казан яшь тамашачы театры спектаклен карарга. 4. Бер-ике шигырен ятларга. |
27-28 |
Милли поэзиягә Тукай керткән яңалыклар, табышлар. Шагыйрь иҗатында табигать, җир, ил, халык образлары. Башка халыклар әдәбиятларына Тукай иҗатының йогынтысы. Тукай – тәнкыйтьче, халык авыз иҗаты һәм милләт тарихы турында хезмәтләре. Г.Тукай турында тәнкыйтьчеләр һәм әдәбият фәне. |
|
|
|
Әдәбият теориясе. Иҗат методы буларак реализм. |
Г.Тукайның “Халык әдәбияты”, “Тәнкыйть кирәкле шәйдер” мәкаләләрен конспектларга. |
29 30
|
Дәрдемәнд. Шагыйрьнең тәрҗемәи хәле. “Шагыйрьгә”, “Каләмгә хитаб”, “Бүзләрем маналмадым”, “Без”, “Яз чәчәге”, “Гөрләгән сулар башында...”, “Бертуганың чит тибәдер”, “Тел – илнең колагы”, “Ата-анам йорты өчен...”, “Илдә бер дуст булмаса гәр...” шигырьләре. Дәрдемәнд шигырьләрендә лирик герой. Шәхес һәм җәмгыять, шәхес һәм туган ил, туган халык, кеше һәм табигать мөнәсәбәтләренең оста сурәтләнеше. Язмыш фәлсәфәсе. Лирик геройның халык күтәрелешләренә, инкыйлаби үзгәрешләргә мөнәсәбәте; революцияләрдә шәхес иреге буылачак дип сиземләве. Шигырьләренең сәнгатьчә үзенчәлеге. Хикмәт традицияләренең яңа югарылыкта дәвам иттерелүе. |
1. Әдипнең портреты. 2. Китап күргәзмәсе. 3. Фотогалерея. 4. Татар поэзиясе антологиясе. Том 1. К., 1992, 445-451 б. |
|
|
Әдәбият теориясе. Татар шигырь төзелеше, үзенчәлекләре, гомуми билгеләре. Поэзия төрләре. |
1. Л.Хәмидуллинның “Офыктагы рәшәләр” китабын укырга. 2. Күнелгә ошаган бер-ике шигырен ятларга. |
31 32
|
Сәгыйть Рәмиев. Тормышы һәм иҗат юлы. Яшьлек ееларындагы рухи эзләнүләре. Иҗат эшчәнлегенең башлануы. “Таң йолдызы”, “Тавыш”, газеталарында эшчәнлеге, бу еллардагы иҗаты. Иске тормышны кире кагу. “Яшә, Зөбәйдә, яшим мин!” һәм “Низамлы мәдрәсә” пьесалары, аларда уздырылган фикерләр; яңа, якты тормышка омтылу, шуңа хезмәт итү, иске, катып калган, милләтне артка сөйри торган тәртипләргә һәм гореф-гадәтләргә каршы булу, көрәшү. Бу әсәрләрдә мәгърифәтчелек традицияләре . “Таң вакыты” шигыре – татар милләтенең уянуына, алга омтылышына ышаныч гимны. С.Рәмиевнең дини өйрәнүләргә, руханиларга мөнәсәбәте. Шигырьләрендә булган бунтарь рухлылык мотивлары. Ярсулы, шашкын, тынгысыз, хөр фикерле һәм романтик лирик герой. |
1. Әдипнең портреты. 2. Китап күргәзмәсе. 3. Фотогалерея.
|
|
|
3. Шигырьләре буенча эшләү. Сәнгатьле аңлатмалы уку. Дәреслектәге биремнәр буенча эш. |
1. “Таң вакыты” шигырен ятларга. 2. “Син” шигырен ятларга. |
III чирек – 10 атна (20 сәгать) | ||||||
33 34
|
Шагыйрьнең “Идел” газетасындагы эшчәнлеге, бу чордагы иҗаты. Полициянең шагыйрьне эзәрлекләве. С.Рәмиевнең инкыйлабларга мөнәсәбәте. Соңгы әсәрләре. С.Рәмиев иҗатының төп үзенчәлекләре. Романтизмны ачык чагылдыруы. Татар шигыренә керткән яңалыклары. Көлкене сурәтләгән образларга мөрәҗәгать итүенең сәбәпләре, мондый образларның үзенчәлекләре. Класстан тыш уку. “Яшә, Зөбәйдә, яшим мин!” |
|
|
|
“Яшә, Зөбәйдә, яшим мин!” әсәре буенча мөстәкыйль эш. Әдәбият теориясе. Иҗат методы буларак романтизм. |
|
35-36 |
М.Гафури иҗатына күзәтү. “Шатлык” шигыре, “Көннәребез”, “Электрик фонарена хитаб”, “Түгелгән яшь”, “Татар хатыны”, “Вөҗдан теләге”, “Юктырсың ла, Алла!”, “Ул кем?”, “Хөррият иртәсе”, “Бер төндә”, “Татар егетенә”, “Эшче”, “Алтын тәре, бәрхет палас”, “Ертылган сәхифәләр” шигырьләре, мәсәлләре. Шагыйрьнең иҗтимагый аң үсеше. Мәгърифәтчелектән – милли азатлыкка, милли азатлыктан иҗтимагый азатлык фикеренә килүе. М.Гафури иҗатында шәхес иреге проблемасының акрынлап социаль ирек мәсьәләсе белән алмаштырылуы. Гафури поэзияснең “чорның күзе һәм колагы” булып әверелүе. Вакыт-вакыт гомумкешелек кыйммәтләренең сыйфый мәнфәгатьләр артында күләгәдә калуы. Татулык һәм мәрхәмәт хисләренең үч алу, җәза бирүгә омтылыш хисләре белән аралашып килүе. Болар арасында диалектик бәйләнешне күрү мөмкинлеге. Совет чорында язган әсәрләрендә кеше бәхетен төрле тарафларда эзләве. Сыйнфый көрәшне тарайтып аңлау, вату, җимерү, үч алу мотивлары белән мавыгу, аларны нигезләү. Гафури поэзиясендә лирик герой образы. Рухи азатлык идеяләрендә ышанычның чагылуы. Гафури иҗатының художество үзенчәлекләре. Прозасы турында кыскача мәгълүмат бирү. |
1. Әдипнең портреты. 2. Китап күргәзмәсе. 3. Фотогалерея. 4. Г.Мостафинның “М.Гафури белән Тукай” картинасы репродукциясе. 5. Татар әдәбияты тарихы. Том 4, К., 1989, 50-58 б.
|
|
|
|
|
37-38 |
Н.Думавиның тормышы һәм иҗатына күзәтү. “Яз”, “Золым”, “Буш вакыт”, “Татар”, “Үтә, үтә”, “Мәхбүс дустыма”, “Сугыш”, “Син – кеше”, “Сугыш тәэссораты” һ.б. шигырьләре. Думави шигырьләрендә тормышның караңгы, шыксыз якларына җентекле игътибар, “халык кайгысын җырлау”. Иҗтимагый мәсьәләләрнең үткен каралуы, һәртөрле хакимияткә, көчләүләргә каршылыкның ачык чагылышы. Шәхес иреген буып торган хәлләрне һәм сәбәпләрне сүрәтләү. Шигырьләрдә романтик мотивлар һәм рух; әсәрләрнең сәнгатьчә эшләнешендәге үзенчәлекләр. Думави иҗатының әһәмияте. |
1. Әдипнең портреты. 2. Китап күргәзмәсе. 3. Фотогалерея. 4. Ганиева Р. Думави: Шәрекъме, Гарепме. “Казан утлары” ж., 1993, №10, 179 б. |
|
|
|
|
3940 |
Бәйләнешле сөйләм үстерү. Сочинение. ХХ йөз башы татар шигърияте буенча. |
|
|
|
|
|
41-42 |
ХХ йөз башы драматургиясенә күзәтү. Жанрның оешып (формалашып) җитүе, төрләргә һәм жанр формаларына баюы. Татар профессиональ театры туу, төрле группалар оешу. Бу хәлләрнең милли драматургия үсешенә тәэсире. Г.Исхакый пьесалары. “Зөләйха” драмасы. Милләт һәм дин язмышы мәсьәләләренең сәнгатьчә хәл ителеше. Ф.Әмирхан драмаларында яңа һәм искелек көрәше. Шәхес азатлыгы мәсьәләсе. “Яңа кешеләр” образлары. Милләт язмышы проблемасы. С.Рәмиев, И.Богданов пьесаларында искелекне фаш итү, образлар системасы. М.Фәйзи драматургиясе, “Кызганыч”, “Галиябану”, “Аккалфак” драмаларында шәхес иреге, хокук иреге мәсьәләләренең сәнгатьчә хәл ителеше. Романтик драма тудыру чаралары, романтик пафос һәм геройлар. Драматургиягә килгән яшь көчләр (Ф.Сәйфи-Казанлы, К.Тинчурин, Ф.Бурнаш). Тематик байлык һәм сәнгатьчә үзенчәлекләр турында йомгак. |
1. Әдипнең портреты. 2. Китап күргәзмәсе. 3. Фотогалерея. 4. Иллюстрацияләр – “Галиябану” (Ф.Хәсьянова).
|
|
|
|
|
43 44
|
Г.Камалның тормышы һәм иҗат юлы. Мәгърифәт өлкәсендә күпьяклы эшчәнлеге. Беренче пьесалары. Бала тәрбияләү, гаилә төзелеше, мәгърифәтле-зыялы булу турында үгет-нәсыйхәт. Драматургның сатирик комедияләре. Аларда куелган төп мәсьләләр, тудырылган типлар. Татар җәмгыятенең кимчелекләреннән көлү. “Банкрот” комедиясе. Сюжеты һәм композициясе, образлар системасы. Акчага омтылышның кешене түбәнлеккә, оятсызлыкка төшерү ихтималы. Кешеләрнең бер-берсенә карата ерткычлыгы, хәрәмләшү, алдашуның җирлеге. Комедиянең татар драматургиясе һәм театры өчен әһәмияте, бүгенге көннәргә аваздашлыгы. Г.Камалның драмалары. Мәгърифәтчелек традицияләре булу. |
1. Әдипнең портреты. 2. Китап күргәзмәсе. 3. Фотогалерея. 4. Иллюстрацияләр – “Банкрот”, “Беренче театр” (М.Сутюшев) |
|
|
|
“Банкрот” телеспектаклен карарга. |
45 46
|
Драматургның совет чорындагы иҗат эшчәнлеге турында кыскача мәгълүмат бирү. Декламацияләре, алардагы төп мотивлар. Эстрада әсәрләре, аларда заман сулышының чагылышы. Класстан тыш уку. “Безнең шәһәрнең серләре”. |
|
|
|
|
|
47 48
|
Г.Коләхмәтовның тормыш юлы. Г.Коләхмәтов – социализм тәгълиматын актив пропагандалаучы. Колахмәтов драмаларының яңалыгы. Бу яңалыкның эчтәлек-фикердә булуы, социалистик идеология алып килүе. Кешенең яшәү мәгънәсен көрәштә күрү, революцион активлыкны яклау. Аллегорик образлар, аларның фәлсәфи эшчәнлеге. “Яшь гомер” драмасы. Әдәбиятта яңа образлар – эшче, эшче-революционер образлары барлыкка килү. Драматик конфликтның яңалыгы, аның асылда пролетар идеология җирлегендә хәл ителүе. Эшче сыйныф мәнфәгатьләре. Моның фәлсәфи нигезләрен ачыклау. Байлык һәм шәхес, байлык һәм хатын-кыз мөнәсәбәтләренә караш. Татар җәмгыятендә гаять актуаль булган һәм чишелеше табылган бу мәсьәләне язучының пролетар идеология җирлегендә хәл итеп булырына ышанычы чагылу. Драмада психологизм. Сюжет һәм композиция үзенчәлекләре. Г.Коләхмәтов иҗатының әһәмияте. |
1. Әдипнең портреты. 2. Китап күргәзмәсе. 3. Фотогалерея. 4. Совет татарстан язучылары. К., 1986, 250-253 б. |
|
|
Әдәбият теориясе. Пьесаның төзелеше һәм стилистик үзенчәлекләре. Сәхнә әсәрендә вәнгатьчә деталҗләрнең, ремаркалар, афиша, пауза, репликаларның роле. |
|
49 50 |
Класстан тыш уку. Г.Коләхмәтов “Ике фикер”. ХХ йөз башы әдәбиятына күзәтү рухында йомгак. Бу чордагы балалар әдәбияты, публицистика, әдәби тәнкыйть турында белешмә. |
|
|
|
|
|
51-52 |
Совет хакимияте башланганда татар әдәбияты. 1917 нче елда революцияләр һәм татар язучылары, аларның инкыйлабка килү юллары. Октябрь революциясе идеяләренең татар әдәбиятында чагылуы. Иҗтимаый тигезлек, ирек, сугышны туктату һәм тынычлык өчен җирне крестьяннарга бирү өчен көрәш, гомумкешелек идеаллары рухында кабул итү һәм сурәтләү. Сыйнфый азатлык көрәшен идеаллаштыру. Поэзиядә абстракт һәм космик образ-символларның активлашуы. Иҗтимагый конфликт төп урынны ала. С.Сүнчәләй “Ихтилал шигырьләре”, М.Гафури “Кызыл байрак”, Ф.Бурнаш “Таһир-Зөһрә” трагедиясе. “Яшь йөрәкләр” комедиясе. Сыйнфый тигезлекне кире кагу үзенчәлекләре. |
|
|
|
|
|
IV чирек- 9 атна (18 сәгать) | ||||||
53-54 |
20 нче еллар әдәбияты. Әдәби процесска характеристика. Яңа газета-журналлар, әдәби төркемнәр һәм агымнар. Яңа тормышның поэтик бизәкләрен һәм сурәтләү телен эзләү. Әдәбияттагы төп темалар. Революция һәм шәхес, кеше, бәхет темасы. М.Гафури, Ф.Бурнаш, Н.Исәнбәт шигырь-поэмалары. К.Нәҗми “Шобага”, “Яр буендагы учаклар”. Әдәбиятта Ленин образы. Аны илаһилаштыру, идеаллаштыру. Әсәрләрдә Татарстан темасы. Революцион аскетлык темасы. 20 нче елларда сатира, аның объектлары. |
|
|
|
|
Гали Рәхимнең “Идел” повестен укырга. |
55-56 |
Һ.Такташның тәрҗемәи хәле, иҗаты, шәхесе. Беренче чор иҗатында гомумкешелек кыйммәтләре чагылу. Мифологик образларга игътибар. Абстракт, дини, мифологик һәм космик образларны чагылдыру. “Такташ үлде”, “Син дә үл инде” манифест рухындагы шигырьләр. Көрәшче аскетлыгы. Такташ иҗатында яңа реалисик алым-сурәтләр килеп керү һәм активлашу: “Әйдә, энем”, “Инде бу кырларда”, “Ак чәчәкләр”, “Үтеп барышлый”. Яшәү мәгънәсен һәм табигать матурлыгын табигать һәм шәхес берлегендә табу. |
1. Әдипнең портреты. 2. Китап күргәзмәсе. 3. Фотогалерея. 4. Ф.Бәйрәмова “Атылган йолдыз”, “Сөембикә”,- 2001, №8. 5. “Әдәбият белеме сүзлеге”. 6. Такташ. Истәлекләр, шигырьләр. К., 2001. 7. Заһидуллина Д.Ф., Закирҗанов Ә.М., Гыйләҗев Т.Ш. Татар әдәбияты: Теория. Тарих. – Казан: Мәгариф, 2004., 172- 173 б.
|
|
|
|
|
57-58 |
Мәхәббәт, ата-ана һәм балалар мөнәсәбәтләрен иң изге, бөек хисләр төсендә җырлау. “Мәхәббәт тәүбәсе” поэмасы. “Югалган матурлык” драмасы. “Киләчәккә хатлар” поэмасы. Форма яңалыгы, үзенчәлеге. Шагыйрь, Мохтар карт, эшче образлары. Коммунистик идеология тудырган каршылыклар чагылу. Шәхси милекчелек һәм күмәкләштерү сәясәте берлеген тудырган ситуациядә крестьян язмышы, аның перспективасы. Шагыйрьнең поэзиягә алып килгән яңалыгы. Яңа образлар, фикерләр, сурәтләү чаралары. |
|
|
|
Әдәбият теориясе. Шигырь төзелеше турында мәгълүматларны киңәйтү, бербөтен төшенчә тудыру. |
|
59-60 |
Бәйләнешле сөйләм үстерү. Сочинение. “Һ.Такташ – татар әдәбиятын яңа идеяләр һәм әдәби геройлар белән баеткан олы шагыйрь”. |
|
|
|
|
|
61-62 |
Ф.Әмирхан. “Шәфигулла агай” әсәренең язылу һәм саклану тарихы. Вульгар идеологизациянең шәхескә тискәре тәэсирен ачып салу. Шәфигулла образы. Ярдәмче персонаңлар образлары. Яңа җәмгыятьтә торган саен күбрәк урын ала торган примитив тәртипләр, аларның милли гадәт-йолалар белән көлкеле дә, кызганыч та тартыш-бәхәсе, аларны берничә яссылыкта чагылдыру. Повестьның төзелеше, үзенчәлекләре, арттыру алымнары. Әсәрнең совет тәртипләренә һәм вульгар социологизмга бернече үткен сатира булуы. |
1. Әдипнең портреты. 2. Китап күргәзмәсе. 3. Фотогалерея.
|
|
|
Әдәбият теориясе. Сатира. Гипербола. Шарж. |
|
63-64 |
К.Тинчуринның тормыш юлы. Драматургиясе, төп әсәрләре. “Американ”. Әсәрдә көлке эчендә көлке бирелүе, конфликтның бу җәһәттән үзенчәлеге. Милләтне артка сөйрәүче иске гореф-гадәтләр. Үз-үзләрен фаш итүгә нигезләнеп сурәтләү үзенчәлекләре. Төп һәм ярдәмче образлар. Әсәрнең төзелеше. |
1. Әдипнең портреты. 2. Китап күргәзмәсе. 3. Фотогалерея.
|
|
|
|
1.Р.Батулланың “Заһидә белән Кәрим” әсәрен укырга. 2.“Җилкәнсезләр”, “Зәңгәр шәл”, “Кандыр буе”, “Башмагым” телеспектакльләрен карарга. |
65 66
|
Класстан тыш уку. “Сакла, шартламасын” комедиясе. К.Тинчурин иҗатының әһәмияте. |
|
|
|
Әдәбият теориясе. Комедия жанры турында бербөтен төшенчә тудыру. |
|
6768 |
Бәйләнешле сөйләм үстерү. Ел буена үткәннәрне кабатлау. Йомгаклау. |
|
|
|
|
|
6970 |
Резерв дәресләр. Спектакль карау һәм анализлау өчен. |
|
|
|
|
|
08 10 2014
1 стр.
05 09 2014
1 стр.
25 12 2014
1 стр.
15 12 2014
3 стр.
30 09 2014
1 стр.
12 10 2014
1 стр.
02 10 2014
3 стр.
15 10 2014
3 стр.