Программа нигезенә Россия, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыкларының мәктәпләрдә урта һәм тулы белем алу стандартлары салынды, ТР Мәгариф министрлыгы тарафыннан расланган «Рус мәктәпләрендә укучы татар балаларына ана теле һәм әдәбият укыту программалары» (Казан, «Мәгариф», 2003 ел), 8 нче сыйныф өчен З.Н.Хәбибуллина, Х.Г.Фәрдиева, Ә.Н.Хуҗиәхмәтов тарафыннан эшләнгән (Казан, Мәгариф, 2005), ТР Мәгариф министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән дәреслеккә нигезләнеп төзелде.
Татар әдәбиятының эш программасы өч өлештән тора: аңлатма язуыннан, төп бүлекләрне, белем һәм күнекмәләрне үз эченә алган программаның эчтәлегеннән, укучыларның әзерлек дәрәҗәсенә таләпләреннән.
- матур әдәбият текстларын форма һәм эчтәлек берлегендә аңлап кабул итү;
- төп әдәби-тарихи мәгълүматларны һәм әдәби теоретик төшенчәләрне белү;
- балаларны татар әдәбияты, халык авыз иҗаты, татар халкының җыр-музыкасы, теарты, сынлы сәнгате белән таныштыру, күренекле
язучылар һәм аларның әсәрләрен үзләштерүләренә ирешү;
- укучыларның телдән һәм язма сөйләмнәрен үстерү;
- әдәби әсәрне уку һәм анализлау;
- халык тарихын, мирасын өйрәнү аша Ватанга, халыкка, туган телгә мәхәббәт, олыларга, кечеләргә һәм, гомумән, кешегә ихтирам,
мәрхәмәтлелек, шәфкатьлелек тәрбияләү.
Белем бирү эчтәлегенең мәҗбүри минимумы
Әдәби әсәрләрне танып-белү буенча төп эшчәнлек. Татар әдәбиятының күренекле язучылары һәм шагыйрьләре, аларның әсәрләре турында мәгълүмат булдыру; төрле жанрдагы әдәби әсәрләрне аңлап һәм иҗади уку; сәнгатьле уку; шигъри текстларны яисә чәчмә әсәрдән өзекләрне яттан өйрәнү; әсәрләрне анализлау; план төзү һәм әсәрләр турында кыскача бәяләмә (отзыв) язу; татар һәм рус әдәбиятындагы әсәрләрне чагыштырып бәяләү, үз фикерен әйтә белү.
8 нче сыйныфны тәмамлаган татар балалары үзләштерергә тиешле белем-күнекмәләр
- өйрәнгән әдәби әсәрнең эчтәлеген белү;
- классик әдипләрнең тормыш һәм иҗат юлларының төп фактларын истә калдыру;
- әдәби текстны кабул итү һәм анализлау, укыган буенча план төзү;
- геройларга характеристика бирү;
- әдәби әсәрдәге эпизодларны һәм геройларны чагыштыру, автор позициясен ачыклау;
- укыганга үзеңнең мөнәсәбәтеңне белдерү, әсәрне (өзекне) сәнгатьле итеп уку;
-җырлар һәм аларның төрләрен аера белү;
-хикәя,фантастик хикәяне аера белү;
-шигырь һәм поэманың үзенчәлекләрен белү;
-уңай герой,лирик герой төшенчәләрен аера белү;
-әдәби әсәрләрдән сурәтләү чараларын таба белү;
-милли орнаментларны аера белү.
Укуны бәяләү.
Укучыларның 1 минутка уку тизлеге түбәндәгечә бәяләнә:
Класслар
|
Икенче яртыеллыкта
| |
|
Иҗек саны |
Сүз саны |
V VI VII VIII-IX |
130-190 140-200
150-210 160-220
|
70-80 75-85
80-95 90-110
|
Уку барышында үтәлергә тиешле фонетик, орфоэпик, пунктуацион, грамматик таләпләрнең үтәлешенә нигезләнеп, бәяләр куелырга мөмкин.
№ |
Таләпләр |
Билге |
1. 2.
|
Шул сыйныфка таләп ителгән күләмдәге сүзләр (текст) тиз, ачык, дөрес әйтелеп, фикер аңлаешлы бирелсә, ягъни:
Укытучының текст эчтәлегеннән чыгып бирелгән сорауларына төгәл җавап бирелсә; |
“5”ле билгесе куела. |
1. 2. |
Таләп ителгән күләмдәге сүзләр (текст) тиешле тизлектә укылса, ләкин кайбер сүзләрнең әйтелешендә фонетик, орфоэпик үзенчәлекләр тиешенчә үтәлмәсә, ягъни:
Укытучының сорауларына төгәл җавап бирелсә; |
“4”ле билгесе куела. |
1. 2. 3.
|
Уку тизлеге вакыт чикләренә сыймаса һәм уку барышында 3-4 фонетик, 2-3 орфоэпик хата җибәрелсә; Текст сөйләм берәмлекләренә тиешенчә бүленмәү сәбәпле, интонация төгәл бирелмәсә; Текстны аңлап та, сорауларга бирелгән җавапларда төгәлсезлекләр булса; |
“3”ле билгесе куела. |
1. 2. 3. 4. |
Тиешле тизлектә уку күнекмәләре булмаса; Уку барышында үтелгән орфограммаларда төгәлсезлекләр күп кабатланса; Уку барышында җибәрелгән фонетик, орфоэпик, интонацион хаталар текст эчтәлеген аңлауга комачауласа; Текст эчтәлеге буенча бирелгән сорауларга өлешчә генә җавап алынганда. |
“2”ле билгесе куела. |
Телдән җавап бирү – тәкъдим ителгән теманы сөйләү формасында була.
М а т е р и а л:
X - XI классларда 7-10 минут,
IX класста 5-7 минут,
VIII класста 4-7 минут,
VII класста 3-6 минут,
VI - V класста 2-5 минут.
Әдәбият дәфтәрендә һәр уку елы дәвамында түбәндәге төп язмалар була:
Әдәбияттан белем дәрәҗәсен бәяләү соңгы чиктә сочинение яздыру белән кылынса да, өлгереш билгеләре чыгарган вакытта аның белән генә чикләнмичә, уку, сөйләү, телдән җавап бирү дә исәпкә алына.
Һәр класс өчен билгеләнгән сочинение күләме икеләтә алына.
1. V – VII классларда интонациянең текст эчтәлегенә карата булган ягын аңлату җитә (ягъни объектив эчтәлектән чыгып).
2. VIII класста авторның тексттагы эчтәлеккә мөнәсәбәтен чагылдыру дәрәҗәсенә бәйләп аңлату да таләп ителә.
3. IX - XI классларда укучы, болар өстенә, текст эчтәлегенә үзенең мөнәсәбәтен, тыңлаучыларга ничек тәэсир итәргә, аларда нинди хисләр уятырга теләгәнлеген дә аңлатырга тиеш.
1. Рус мәктәпләрендә укучы татар балаларына ана теле һәм әдәбият укыту программалары. (Казан. «Мәгариф» нәшрияты. 2003);
2. Рус мәктәпләрендәге татар балаларына татар әдәбиятыннан гомуми белем бирүнең дәүләт стандарты (Казан, 2005);
3. З.Н.Хәбибуллина, Х.Г.Фәрдиева, Ә.Н.Хуҗиәхмәтов ,,Татар әдәбияты.Рус телендә урта гомуми белем бирүче мәктәпнең 8 нче сыйныфы өчен дәреслек (татар балалары өчен). ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән”. – К., ,,Мәгариф” нәшрияты, 2005.
4. З.Н.Хәбибуллина, Х.Г.Фәрдиева. Рус мәктәбендә татар балаларына әдәбият укыту. 8 нче сыйныф. Укытучылар өчен методик кулланма. Казан. Мәгариф. 2002.
5.Гайфуллина Ф.А.Әдәбият дәресләрендә .Казан, «Яңалиф», 2006
6. Абдрахимова Я.Х. Татар әдәбияты дәресләрендә бәйләнешле сөйләм үстерү 5-7 сыйныфлар. Казан, «Мәгариф» 2007 ел.
Иҗади эшнең бер төре буларак, сочинение — укучының язма рәвештә үти торган эше. Ул бәйләнешле сөйләм үстерү күнекмәләре булдыруда зур әһәмияткә ия. Әдәби (хикәяләү, очерк, истәлек, хат, рецензия һ. б.), әдәби- иҗади, өйрәтү характерындагы, ирекле, рәсемнәр нигезендә үткәрелә торган һәм контроль сочинениеләр була.
1. Язманың эчтәлеге темага тулысынча туры килсә, фактик ялгышлары булмаса, бай телдә, образлы итеп язылса, стиль бердәмлеге сакланса, «5» ле куела. (Бер орфографик яисә ике пунктуацион (грамматик) хата булырга мөмкин.)
2. Язманың эчтәлеге нигездә темага туры килсә, хикәяләүдэ зур булмаган ялгышлыклар күзәтелсә, бер-ике фактик хата җибәрелсә, теле бай, стиль ягы камил булып, ике орфографик, өч пунктуацион (грамматик) яисә бер-ике сөйләм ялгышы булса, «4» ле куела.
3. Эчтәлекне бирүдә җитди ялгышлар, аерым фактик төгәлсезлекләр булса, хикәяләүдә эзлеклелек югалса, сүзлек байлыгы ярлы булса, стиль бердәмлеге дөрес сакланмаган җөмләләр очраса, өч орфографик, дүрт пунктуацион (грамматик) яисә өч-дүрт сөйләм хатасы булса, «3» ле куела.
4. Язма темага туры килмичә, фактик төгәлсезлекләр күп булып, план нигезендэ язылмаса, сүзлек байлыгы бик ярлы булса, текст кыска һәм бер типтагы җөмләләрдән торып, сүзләр дөрес кулланылмаса, стиль бердәмлеге сакланмаса, биш орфографик, сигез пунктуацион (грамматик) яисә дүрт—алты сөйләм хатасы булса, «2» ле куела.
Мәгълумат һәм белем бирү чыганаклары
УМК |
Укытучы өчен методик әдәбият |
Укучылар өчен әдәбият |
Программа: «Рус мәктәпләрендә укучы татар балаларына ана теле һәм әдәбият укыту программалары» (Казан, «Мәгариф», 2003 ел). 1-11 нче сыйныфлар. Дәреслек: З.Н.Хәбибуллина, Х.Г.Фәрдиева, Ә.Н.Хуҗиәхмәтов ,,Татар әдәбияты.Рус телендә урта гомуми белем бирүче мәктәпнең 8 нче сыйныфы өчен дәреслек (татар балалары өчен). ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән”. – К., ,,Мәгариф” нәшрияты, 2005, 208б. |
1.Заһидуллина Д.Ф., Закирҗанов Ә.М., Т.Ш. Гыйләҗев. Татар әдәбияты. Теория. Тарих. К.: “Мәгариф” нәш-ты, 2004 2. Хатипов Ф.М. Әдәбият теориясе. К.: ТКН, 2000. 3. Гайфуллина Ф.А.Әдәбият дәресләрендә .Казан, «Яңалиф», 2006 4. Хөснетдинова Л.К. Әдәбият укыту мәсьәләләре. Яр Чаллы, 2000. 5. Мифтахова М.А. Мәктәптә Хәсән Туфан иҗаты. Алабуга, 2002. 6. З.Н.Хәбибуллина, Х.Г.Фәрдиева. Рус мәктәбендә татар балаларына әдәбият укыту. 8 нче сыйныф. Укытучылар өчен методик кулланма. Казан. Мәгариф. 2002. 7. Абдрәхимова Я.Х. Әдәбият дәресләрендә мөстәкыйль һәм иҗади эшләр. К.: “Мәгариф” 8. Абдрәхимова Я.Х. Әдәбият дәресләрендә бәйләнешле сөйләм үстерү. К.:. Мәгариф, 2007. 9. Даутов Р.Н., Нуруллина Н.Б. Совет Татарстаны язучылары. Библиографик белешмә. К.: ТКН, 1986. 10. Татар әдәбияты тарихы. 6 том. 60-90 еллар әдәбияты. К.: “Раннур нәшрияты, 2001. 11. Заһидуллина Д.Ф., Ибраһимов М.И., Әминева В.Р. Әдәби әсәргә анализ ясау.К.: “Мәгариф” нәшрияты, 2005. 12..Гайфуллина Ф.Ә. Әдәбият дәресләрендә. К.:. “Яңалиф” н-ты, 2006. 13.Заһидуллина Д.Ф. Яңа дулкында. К.: “Мәгариф”, 2006.
|
8. Заһидуллина Д.Ф., Ибраһимов М.И., Әминева В.Р. Әдәби әсәр өйрәнәбез һәм анализ ясыйбыз. К.: “Мәгариф” нәшрияты, 2007. 9. «Фән һәм мәктәп», «Мәгариф». |
№ |
Дәрес темасы |
Үткәннәрне кабатлау яки актуальләштерү |
Дәресне җиһазлау |
Дәрестә файдаланылган метод һәм алымнар |
Өй эше |
Сәгать саны |
Үткәрү вакыты | |
Якнча |
Төгәл | |||||||
1. |
Халык авыз иҗаты. |
Өйрәнелгән халык авыз иҗаты материалларын искә төшерү. |
Бәетләр турында плакат. Халык авыз иҗаты (китаплар күргәзмәсе). «Сүз эчендә хикмәт бар» китабы. |
Сүзлек өстендә эш. Укытучы лекциясе. |
Альбомга материал туплау, бәетләр җыярга. |
1 |
|
|
2. |
«Сак-Сок» бәете. |
Бәетләрнең үзенчәлекләрен искә төшерү. |
«Сак-Сок» бәете китабы. |
Әңгәмә, сүзлек өстендә эш, сәнгатьле уку, рәсемнәргә нигезләнеп сөйләү. |
Бәетне тулысынча укырга. |
1 |
|
|
3—4. |
«Сөембикә бәете». |
Сөембикә турында тарихи материалларны искә төшерү. Сөембикә һәм Сөембикә манарасы. |
«Бәетләр» китабы, кулдан эшләнгән альбом. Сөембикә турында китаплар күргәзмәсе. |
Укытучы сүзе, сүзлек өстендә эш, сәнгатьле уку, әңгәмә кору. |
Сөембикә турындагы әдәби әсәрләр буенча фикер алышуга хәзерләнү (бүлеп бирү). |
2 |
|
|
5. |
Г. Камалның тормыш юлы һәм иҗаты. |
Сәхнә әсәрләрен искә төшерү. |
Г. Камалның портреты, әсәрләре, аның турында ис тәлекләр, плакат. |
Сүзлек өстендә эш. Текстны уку, әңгәмә кору. |
Драматургның тормышы һәм иҗаты турында диалогка материал әзерләргә. |
1 |
|
|
6—7. |
Г. Камал. «Беренче театр» комедиясе. |
Драматургның тормышы һәм иҗаты турында диалог оештыру. |
|
Сүзлек өстендә эш, сораулар буенча әңгәмә, эчтәлеген сөйләү. |
«Беренче театр» әсәрен укырга. |
2 |
|
|
8. |
Б.с.үс. Г. Камалның “Беренче театр” комедиясендәге образларга характеристика бирү. Комедия жанры белән танышу. |
Сораулар буенча кабатлау. |
Г. Камал исемендәге театр альбомы. |
Образларга тулы тасвирлама бирү, әңгәмә кору. |
«Минем яраткан артистым» дигән темага реферат язуга материал туплау. |
1 |
|
|
9. |
Б.с.үс. Татар театрының тарихы. Беренче татар труппалары һәм артистлары. |
Рефератлар буенча әңгәмә. |
Театр тарихы буенча материаллар. |
Театр турында лекция. |
|
1 |
|
|
10. |
С. Гыйззәтуллина- Волжская иҗаты турында белешмә. |
Театр тарихын искә төшерү. |
С. Гыйззәтуллина- Волжская турында газета-журнал материаллары, истәлекләр. |
Сүзлек өстендә эш, әңгәмә, укытучы лекциясе. |
Артист турында материал тупларга. |
1 |
|
|
11. |
Г. Кариев иҗаты турында белешмә. |
Театр тарихын искә төшерү. |
Г. Кариев турында газета-журнал материаллары, истәлекләр. |
Сүзлек өстендә эш, әңгәмә, укытучы лекциясе. |
Артист турында материал тупларга. |
1 |
|
|
12. |
Б.с.үс. Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры. |
Артистлар турында искә төшерү. |
Театр альбомы, Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе артистларының портретлары, укучыларның рефератлары. |
Әңгәмә. |
Театр турында язма эшкә хәзерләнергә. |
1 |
|
|
13. |
Г. Исхакый. Әдип турында белешмә. |
Әдип турында өйрәнелгәннәрне кабатлау. |
Г. Исхакыйга багышланган китаплар күргәзмәсе. |
Сүзлек өстендә эш, әдипнең тормышы һәм иҗаты турында әңгәмә. |
Г. Исхакый турында диалогка хәзерләнергә. |
1 |
|
|
14- 15. |
Г. Исхакый. «Сөннәтче бабай» повесте. |
Өйрәнелгәннәрне диалог формасында кабатлау. |
Г. Исхакый. «Зиндан» китабы. |
Әсәрне сәнгатьле уку, әңгәмә, эчтәлеген сөйләү. |
Чит илләрдә яшәүче галимнәр турында материал җыярга. |
2 |
|
|
16. |
Г. Бәширов. Әдипнең тормыш юлы һәм иҗаты. |
Язучылар турында искә төшерү. |
Портрет, китаплар күргәзмәсе. |
Сүзлек өстендә эш. Г.Бәшировның тормышы һәм иҗаты турында лекция. |
Язучы турында өстәмә материал тупларга. |
1 |
|
|
17-18. |
Г. Бәширов. «Туган ягым — яшел бишек». |
Г. Бәшировның тормыш һәм иҗат юлына диалог төзеп кабатлау. |
Г. Бәширов. «Туган ягым — яшел бишек» повесте. |
Сүзлек өстендә эш. Әсәрне сәнгатьле итеп уку, әңгәмә кору. |
Әсәрне укып бетерергә. |
2 |
|
|
19. |
Г. Бәширов. «Туган ягым — яшел бишек». Өзекләрне уку. |
Өйдә укып килгән өлешне искә төшерү |
Туган як табигатенә бәйле әсәрләр. |
Сорауларга җаваплар бирү. |
Яраткан өзекне яттан өйрәнергә. |
1 |
|
|
15 12 2014
3 стр.
01 10 2014
2 стр.
30 09 2014
1 стр.
11 10 2014
4 стр.
02 10 2014
3 стр.
12 10 2014
1 стр.
25 12 2014
2 стр.
08 10 2014
1 стр.