Укытучы: Бадрутдинова Гөлназ Тәлгать кызы.
Эш программасы түбәндәге документларны исәпкә алып төзелә:
1. РФның “Мәгариф турында” законы;
2. ТРның “Мәгариф турында” законы;
3. “Татарстан Республикасының гомуми белем бирү учреждениеләрендә татар телен укыту” (Татарстан Республикасының мәгариф һәм фән министрлыгының хаты. № 7699/12 от23.06.2012.
4. «Рус телле балаларга татар телен һәм әдәбиятын коммуникатив технология нигезендә укыту программасы 1 -11 нче сыйныфлар” / Төз. Р.З.Хәйдәрова, Р.Л.Малафеева. – Казан: Татар.кит.нәшр., 2011.Бу программа федераль дәүләт белем стандартларына нигезләнеп төзелгән.
5. Дәреслек: Р.З.Хәйдәрова, Н.Г.Галиева Күңелле татар теле - 1нче сыйныф, Казан: “Татармультфильм”, 2012.
1992нче елның 8нче июлендә ”Татарстан Республикасы халыклары турында”гы Татарстан Республикасы Законы кабул ителде. Аның нигезендә татар, рус телләре тигез хокуклы дәүләт телләре булып расланды. Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле Мәгариф министрлыгында расланган махсус программа буенча укытыла.
Татар теле атнага 3 тапкыр, әдәби уку (тат) 1 тапкыр үткәрелә.
Татар исемнәрен, Татарстанның табигатен, җирлеген, топонимикасын дөрес әйтә белергә өйрәтү, аларның семантикасы белән кызыксындыру, балалар фольклоры, татар халык авыз иҗаты белән беренчел таныштыру башлангыч этапта танып белү максатының төп эчтәлеген тәшкил итә.
ГОМУМИ БЕЛЕМ БИРҮ максаты: акыл эшчәнлеген активлаштыру, логик фикерләү сәләтен үстерү, сөйләм культурасын үстерү.
ТӘРБИЯВИ максат: балаларның рухи дөньяларын баету, төрле милләт вәкилләре арасында дуслык hәм хөрмәт хисе тәрбияләү. БУРЫЧЛАР : 1)Өйрәнелгән материалга нигезләнгән татар сөйләмен укытучыдан яки башка укучылардан ишетеп аңлау;
2)диалогик, монологик сөйләм күнекмәләрен формалаштыру;
3)текстларны сәнгатьле итеп, аңлап укый белү күнекмәләрен булдыру;
4)татар телендәге сөйләмне фонетик, лексик, грамматик яктан дөрес төзергә күнектерү; Укыту эшчәнлеген оештыру гадидән катлаулыга таба юнәлтелә, балалар бакчасында өйрәнелгән грамматик материалны системалаштыру, ныгыту, тирәнәйтү бурычы күздә тотыла, укыту балаларның шәхси –психологик үзенчәлекләрен исәпкә алып оештырыла.
Уңышка ирешү өчен тел дәресләрен әдәби уку (тат) дәресләре белән тыгыз алып бару отышлы. Татар теле дәресләрендә өйрәнгән грамматик структуралар әдәби уку (тат) дәресләрендә сөйләмдә ныгытыла, лексик материал активлаштырыла.
«Рус телле балаларга татар телен һәм әдәбиятын коммуникатив технология нигезендә укыту программасы”нда әдәби укуга (тат) 1 сыйныфта барлыгы 84 сәгать бирелә. Эш программасы белем бирү учреждениесенең гамәлдәге базис планы буенча атнага 1 сәгать исәбеннән төзелә, барлыгы 33 сәгать бирелә. Шул сәбәпле программаның эчтәлеген тулысынча саклап, эш программасына кайбер үзгәрешләр кертелә.
“Әйдәгез танышабыз” бүлеге – 6, ”Мәктәптә” бүлеге - 4, “Йорт хайваннары һәм кошлары, кыргый хайваннар” бүлеге – 12, “Бакчада, базарда” бүлеге – 5, “Гаилә, өйдә булышу” бүлеге – 3, “Кыш” бүлеге – 4, “Без шәһәрдә яшибез” бүлеге - 4, “Киемнәр кибетендә” бүлеге – 3, “Кибеттә” бүлеге – 4, “Сәламәт бул!” бүлеге – 2, “Кунакта” бүлеге – 1, “Җәй” бүлеге - 3 сәгатькә кыскара. Әлеге үзгәрешләр темаларның эчтәлеген тулысынча саклап эшләнә.
Эш программасы түбәндәге документларны исәпкә алып төзелә:
1. РФның “Мәгариф турында” законы;
2. ТРның “Мәгариф турында” законы;
3. ТРсы Мәгариф Министрлыгының 478 номерлы боерыгы. 05.07.2000 ел.
4. Татарстан Республикасы Мәгариф Министрлыгының «Рус телле балаларга татар телен һәм әдәбиятын коммуникатив технология нигезендә укыту программасы 1 -11 нче сыйныфлар” / Төз. Р.З.Хәйдәрова, Р.Л.Малафеева. - Казан, Татар.кит.нәшр., 2011.Бу программа федераль дәүләт белем стандартларына нигезләнеп төзелгән.
5. Дәреслек: Р. З. Хәйдәрова, Галиева Н. Г. Күңелле татар теле: Рус телендә белем бирүче дүртьеллык башл.мәктәп 1нче сыйныфы өчен д-лек / Р.З.Хәйдәрова, Н.Г.Галиева. - Казан: “Татармультфильм”, 2012.
1992нче елның 8нче июлендә “Татарстан Республикасы халыклары турында”гы Татарстан Республикасы Законы кабул ителде. Аның нигезендә татар, рус телләре тигез хокуклы дәүләт телләре булып расланды. Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле Мәгариф министрлыгында расланган махсус программа буенча укытыла. ”Татар теле - 1 нче сыйныф” шушы программага нигезләнеп төзелгән. Уку атнага 1 тапкыр үткәрелә.
Татар теленә һәм укуга өйрәтүнең төп максаты – гамәли максат: телне аралашу чарасы буларак үзләштерү өчен, укучыларга гаилә-көнкүрешкә, уку хезмәтенә бәйле ситуацияләре кысаларында белем бирү, күнекмәләр формалаштыру.
ГОМУМИ БЕЛЕМ БИРҮ максаты: акыл эшчәнлеген активлаштыру, логик фикерләү сәләтен үстерү, сөйләм культурасын үстерү.
ТӘРБИЯВИ максат: балаларның рухи дөньяларын баету, татар халкының мәдәнияте, сәнгате белән таныштыру,
төрле милләт вәкилләре арасында дуслык hәм хөрмәт хисе тәрбияләү. БУРЫЧЛАР :
1) Өйрәнелгән материалга нигезләнгән татар сөйләмен укытучыдан яки башка укучылардан ишетеп аңлау; 2)диалогик, монологик сөйләм күнекмәләрен формалаштыру;
3) текстларны сәнгатьле итеп, аңлап укый белү күнекмәләрен булдыру;
4) татар телендәге сөйләмне фонетик, лексик, грамматик яктан дөрес төзергә күнектерү; Укыту эшчәнлеген оештыру гадидән катлаулыга таба юнәлтелә, балалар бакчасында өйрәнелгән грамматик материалны системалаштыру, ныгыту, тирәнәйтү бурычы күздә тотыла, укыту балаларның шәхси –психологик үзенчәлекләрен исәпкә алып оештырыла;
Уңышка ирешү өчен тел дәресләрен уку дәресләре белән тыгыз алып бару отышлы. Татар теле дәресләрендә өйрәнгән грамматик структуралар уку дәресләрендә сөйләмдә ныгытыла, лексик материал активлаштырыла. Программа белем бирү учреждениесенең фәннәрне тирәнтен өйрәнү юнәлешле булуын искә алып төзелә. 1 сыйныфта уку гамәлдәге базис план буенча атнага 1 сәгать исәбеннән төзелә.
Программаның эчтәлеге
№ |
Бүлекләр, темалар |
Программа |
Эш программасы |
Темага караган төп төшенчәләр |
1. |
Әйдәгез танышабыз |
10 |
4 |
Дәреслек белән танышу. Балалар бакчасында үзләшергән лексиканы искә төшерү. Рәсем буенча сүзтезмәләр, кыска җөмләләр төзү.Татар сөйләменә хас авазларны дөрес әйтә белү. |
2. |
Мәктәптә |
5 |
1 |
Уку-язу әсбапларының исемнәрен, санын әйтә белү, үзеңә кирәк әйберне сорап ала белү. |
3. |
Йорт хайваннары һәм кошлары, кыргый хайваннар |
17 |
5 |
Татарстан җирлегендә яшәүче кыргый хайван исемнәрен атый белү, аларның санын әйтә белү. Кайда?, нәрсә?, нәрсәләр? сораулары һәм аларга өйрәнелгән сүзләр белән җавап бирә белү. Яшәү урыныңны әйтә белү; йорт хайваннары исемнәрен әйтә белү . Төрле рольле уеннар, ситуатив күнегүләр аша яңа өйрәнелгән лексиканы кулланышка кертү. Татар теленә хас авазларны дөрес әйтү өстендә эшне дәвам итү. Бер – береңнән мәгълүмат ала белергә өйрәнү, бер – береңә мөрәҗәгать итә белү. |
4.
|
Бакчада, базарда |
6 |
1 |
Яшелчә исемнәрен, санын, аларның төсен, тәмен әйтә, аларны сорап ала белү.Нинди яшелчә чратканың ны әйтә белү.Базарда яшелчә, җиләк-җимеш сатып ала белү |
5. |
Гаилә, өйдә булышу |
5 |
2 |
Ярдәм сорый белү, эшне планлаштыра белү, мактый белү. Рольләргә бүлеп укый белү, сәхнәләштерү. Хезмәт турында сөйләшергә, өйрәнгән җыр, шигырьләрне искә төшерү. |
6. |
Кыш |
8 |
4 |
Уенга чакыра белү, бәйрәмгә чакыру кәгазе яза белү, кышкы көнне тасвирлый белү, фикереңне кире кага һәм раслый белү, бергә уйнауны планлаштыра белү. |
7. |
Без шәһәрдә яшибез |
5 |
1 |
Үз шәһәрең турында, гаиләң турында сөйли белү. Татарстан шәһәрләрен атый белү. |
8. |
Киемнәр кибетендә |
5 |
2 |
Кием сатып ала белү, төсләрне кулланып сөйләшә белү, сыйфатларны сөйләмгә кертү |
9. |
Кибеттә |
5 |
1 |
Савыт-саба исемнәрен әйтә, аларны кибеттән сатып ала белү |
10 |
Сәламәт бул! |
5 |
3 |
Авыру кешенең хәлен белешергә өйрәнү, аңа киңәш бирү. Ситуатив күнегүләр аша өйрәнелгән конструкцияләрне сөйләмдә мөстәкыйль куллана белү күнекмәләрен камилләштерү. |
11 |
Яз |
4 |
4 |
Яз билгеләре турында сөйли белү, ел фасылларын сурәтли белү, иптәшеңне урамга уйнарга чакырырга өйрәнү. 8нче Март бәйрәме белән котлый белү, бүләк сайлау һәм котлауның әһәмиятен аңлау. Өлкәннәргә карата хөрмәт тәрбияләү. Өй эшләрендә булышу турында сөйли белү, эш куша белү. Татар халкының милли ашлары белән танышу |
12 |
Кунакта |
5 |
4 |
Ашарга, чәй эчәргә чакыра белү. Туган көн белән котлый белү, туган көнгә чакыра белү. Туган көн темасына караган сөйләм үрнәкләрен өйрәнү. Туган көнгә чакыру итагатенә өйрәнү. |
13 |
Җәй |
4 |
1 |
Җәйге табигать, җәйге ял турында, сабантуй турында сөйли белү. Татар халкының милли бәйрәмнәрен белү, хөрмәт тәрбияләү. |
|
Барлыгы |
84 сәгать |
33 сәгать |
Хат яза белү, хәзерге заман хикәя фигыльләрне, татар халкының милли ашлары белән танышу. Кышкы табигатьне тасвирлаучы лексиканы актив сөйләмгә кертү. |
Татар теле һәм әдәбияты укытучысы: Бадрутдинова Гөлназ Тәлгать кызының 2012-2013 нче уку елына
Предмет |
Сыйныф |
Барлык сәгатьләр саны |
Атнага сәгатьләр саны |
Шигырь ятлау
|
БСҮ дәресләре саны |
Дәреслекнең авторы, елы |
Уку |
1 |
33 |
1 |
4 |
2 |
Р. З. Хәйдәрова, Н. Г. Галиева. Татар теле, Казан, “Мәгариф”нәшрияты, 2008 |
I чирек |
|
9 |
|
1 ( 5 дәрес) |
|
|
II чирек |
|
8 |
|
1 (14дәрес) |
1 (12 дәрес) |
|
III чирек |
|
8 |
|
1 (25дәрес) |
|
|
IV чирек |
|
8 |
|
1 (28дәрес) |
1 (29 дәрес) |
|
№ |
Дәрес темасы |
Дәрес тибы |
|
|
|
Сәгать саны |
Үткәрү вакыты |
Искәрмә |
|
|
Җиһазлау | ||||||
Белем |
Күнекмә | |||||||
1бүлек |
Әйдәгез, танышабыз! |
|
|
|
|
4 |
|
|
1 |
Әйдәгез танышабыз! Яңа лексиканы бирү |
Яңа белем бирү |
[ә],[э ],[ ө], [а ],[ы],[ ч] авазларын өйрәнү. |
[ә],[э ],[ ө], [а ],[ы],[ ч] авазларын дөрес әйтү. |
Дәреслек |
1 |
|
|
2 |
Кайда? соравы Авыл, шәһәр исемнәре |
Яңа белем бирү |
Кайда? соравына дөрес җавап бирү. |
Сөйләмдә куллана белә. |
Дәреслек,рәсемнәр |
1 |
|
|
3 |
Татарстан шәһәрләре исемнәре. (10 д) |
Яңа белем бирү |
Шәһәр исемнәрен әйтә белү. |
Сөйләмдә куллана белә. |
Дәреслек,карта |
1 |
|
|
4 |
Үзең турында сөйләү |
Катнаш |
Үзең турында сөйли белү. |
Үзе турында сөйли белә, иптәшләре турында сөйли белә. |
Рәсемнәр |
1 |
|
|
2бүлек |
Мәктәптә |
|
|
|
|
1 |
|
|
5 |
“Мәктәптә” темасы буенча кабатлау |
Белемнәрне тирәнәйтү |
Алган белемнәрне искә төшерү. |
Мөстәкыйль эшли. |
Рәсемнәр |
1 |
|
“Кәрия-Зәкәрия” ятлау. |
3бүле к |
Йорт хайваннары һәм кошлары, кыргый хайваннар |
|
|
|
|
5 |
|
|
6 |
Татарстанда нинди хайваннар яши? |
Яңа белем бирү |
Кыргый хайван исемнәрен атый белү, аларның санын әйтә белү. |
Өйрәнгән лексиканы сөйләмдә куллана ала. |
Рәсемнәр,дәреслек |
1 |
|
|
7 |
“ Төремкәй” әкияте. Яңа лексиканы кертү. |
Яңа белем бирү |
Лексик берәмлекләрне үзләштерү |
Өйрәнгән лексиканы сөйләмдә куллана ала. |
Дәреслек,рәсемнәр |
1 |
|
|
8 |
“Төремкәй” әкияте. Рәсем буенча диалогик сөйләм, сәхнәләштерү. |
Катнаш |
“Төремкәй” әкияте белән танышу, сәхнәләштерергә әзерләнү. |
Әкиятне аңлап уйный белә. |
Рәсемнәр |
1 |
|
|
9 |
Спорт бәйрәме. |
Яңа белем бирү |
Бер-береңнән мәгълүмат, интервью ала белү. |
Сорауларга тулы җавап бирә. |
Рәсемнәр |
1 |
|
|
10 |
Минем уку-язу әсбапларым. |
Яңа белем бирү |
Уку язу әсбаплары барлыгын – юклыгын хәбәр итә белү. Үзеңә уку – язу әсбаплары сорап тору яки аларны иптәшеңә тәкъдим итә белү. |
Өйрәнгән лексиканы сөйләмдә куллана ала. |
Рәсемнәр,дәреслек |
1 |
|
|
4бүлек |
Бакчада, базарда |
|
|
|
|
1 |
|
|
11 |
Йорт хайваннары һәм кошлары. Яңа лексика. |
Яңа белем бирү |
Лексик берәмлекләрне үзләштерү |
Өйрәнгән лексиканы сөйләмдә куллана ала. |
Рәсемнәр |
1 |
|
|
5бүлек |
Гаилә, өйдә булышу |
|
|
|
|
2 |
|
|
12 |
“Шалкан” әкияте. |
Яңа белем бирү |
“Шалкан” әкияте белән танышу. |
Әкиятне аңлый, сәнгатьле укый, тәрҗемә итә. |
Рәсемнәр |
1 |
|
Диал. сөйләм
|
13 |
Тизәйткеч |
Яңа белем бирү |
Халык авыз иҗаты – тизәйткечләр белән таныштыру. |
Татар теленә хас авазларны дөрес әйтә, йөгерек сөйләргә өйрәнү. |
Дәреслек |
1 |
|
|
6бүлек |
Кыш |
|
|
|
|
4 |
|
|
14 |
“Яшел чыршы” Җ. Тәрҗеманов. |
Яңа белем бирү |
Дөрес интонация белән аңлап уку. |
Шигырьне сәнгатьле итеп яттан сөйли белә. |
Дәреслек,рәсемнәр |
1 |
|
Ятлау |
15 |
Санамышлар. |
Яңа белем бирү |
Халык авыз иҗаты – санамышлар белән таныштыру. |
Сәнгатьле укый һәм истә калдыра. |
дәреслек |
1 |
|
|
16 |
Уенга чакыру. |
Катнаш |
Бергә уйнауны планлаштыра белү. |
Уенга чакыра белә. |
Дәреслек |
1 |
|
|
17 |
Яңа ел турында җырлар өйрәнү. |
Белемнәрне тирәнәйтү |
Татарча җырлар өйрәнү. |
Сәнгатьле укый, сүзләрен һәм көен истә калдыра, |
рәсемнәр |
1 |
|
|
7бүлек Без шәһәрдә яшибез |
1 |
|
| |||||
18 |
Татарстан шәһәрләре. |
Белемнәрне тирәнәйтү |
Шәһәрләрне картадан күрсәтү аша шәһәр атамаларын истә калдыру, дөрес әйтү. |
Картадан татарстан шәһәрләрен күрсәтә һәм исемнәрен атый белә. |
Рәсемнәр,карта |
1 |
|
|
8 бүлек Киемнәр кибетендә |
2 |
|
| |||||
19 |
Алсу кибеткә бара. |
Катнаш |
Татар теленә хас авазларны дөрес әйтү, тәрҗемә белән уку. |
Тәкъдим ителгән текстны кычкырып, эчтән генә аңлап укый. |
Дәреслек |
1 |
|
|
20 |
“Бүре һәм Төлке” әкияте өстендә эш. |
Катнаш |
“Бүре һәм Төлке” әкияте белән танышу, рольләргә бүлеп укый белү.. |
Әкиятне аңлап, рольләргә бүлеп укый белә. |
Дәреслек,рәсемнәр |
1 |
|
|
9бүлек Кибеттә |
1 |
|
| |||||
21 |
“Киемнәр кибетендә” темасы буенча кабатлау. |
Белемнәрне тирәнәйтү |
Алган белемнәрне искә төшерү. |
Мөстәкыйль эшли. |
Карточкалар,рәсемнәр |
1 |
|
|
10бүлек |
Сәламәт бул! |
|
|
|
|
3 |
|
|
22 |
Табиб янында. |
Яңа белем бирү |
Текст буенча җавап бирә белә. |
Дөрес сораулар төзи. |
Рәсемнәр |
1 |
|
|
23 |
Авыруның хәлен сорау |
Катнаш |
Лексик берәмлекләрне үзләштерү, авыруның хәлен сорый белү. |
Өйрәнгән лексиканы сөйләмдә куллана ала. |
Рәсемнәр,дәреслек |
1 |
|
|
24 |
“Сәламәт бул!” темасы буенча кабатлау. |
Белемнәрне тирәнәйтү |
Алган белемнәрне искә төшерү, системалаштыру |
|
Рәсемнәр,дәреслек |
1 |
|
|
11бүлек Яз |
4 |
|
| |||||
25 |
Фатих Кәрим. Яз җитә |
Яңа белем бирү |
Сөйләмнең сәнгатьлелеген үстерү |
Сәнгатьле итеп укый белә. |
Дәреслек,рәсемнәр |
1 |
|
Ятлау |
26 |
Нинди ел фасылы? |
катнаш |
Ел фасылы турында сөйли белү. |
Ел фасыллары турында кыска җөмләләр белән сөйли белә. |
Рәсемнәр |
1 |
|
|
27 |
Нинди кошлар? |
Яңа белем бирү |
Кош исемнәрен атый белү. |
Бездә кышлаучы һәм җылы якка очып китүче кошларны белә. |
Рәсемнәр.дәреслек |
1 |
|
|
28 |
Әниләр турында шигырь өйрәнү. |
катнаш |
Сәнгатьле уку күнекмәләре булдыру. |
Сәнгатьле укый. |
Сүзлек,дәреслек |
1 |
|
Ятлау |
12 бүлек |
Кунакта |
|
|
|
|
4 |
|
|
29 |
“Без бәйрәмдә”. Монологик сөйләм. |
Белемнәрне тирәнәйтү |
Лексик берәмлекләрне үзләштерү. |
Өйрәнгән лексиканы сөйләмдә куллана ала. |
Рәсемнәр,дәреслек |
1 |
|
Мон. сөйләм
|
30 |
“Аш вакыты”. Бари Рәхмәт. |
Яңа белем бирү |
Сәнгатьле уку күнекмәләре булдыру. |
Сәнгатьле укый. |
Рәсемнәр,дәреслек |
1 |
|
|
31 |
“Татар халык ашлары”. |
Яңа белем бирү |
Татар халык ашлары белән танышу. |
Татар халык ашлары атамаларын белә. |
Рәсемнәр,дәреслек |
1 |
|
|
32 |
“Бүген минем туган көнем” диалогик сөйләм. |
Катнаш |
Лексик берәмлекләрне үзләштерү. |
Өйрәнгән лексиканы сөйләмдә куллана ала. |
Рәсемнәр |
1 |
|
|
13бүлек |
Җәй. |
|
|
|
|
1 |
|
|
33 |
Сабантуй турында сөйләү. |
Белемнәрне тирәнәйтү |
Татар халкының милли бәйрәме – Сабантуй белән таныштыру. |
Сабантуй турында сөйли белә. |
Дәреслек,рәсемнәр |
1 |
|
|
Эш төре |
Сәгать саны |
Үткәрү вакыты |
Бәйләнешле сөйләм үстерү: диалогик сөйләм монологик сөйләм шигырь ятлау |
1 (12 дәрес) 1 (29 дәрес) 1 1 1 1
|
II чирек IVчирек
I чирек II чирек
III чирек IV чирек
|
“Кәрия-Зәкәрия” (10 дәрес)
Җ. Тәрҗеманов “Яшел чыршы” (26 дәрес)
Ф. Кәрим. “Яз җитә” (50 дәрес)
Әниләр турында шигырь (53 дәрес)
Диалогик сөйләм:
“Шалкан” әкияте (23 дәрес)
“Без бәйрәмдә” (56 дәрес)
Укучының белем дәрәҗәсенә таләпләр
1.Татар теленең төп фонетик үзенчәлекләрен, татар теленә хас булган фонемаларның дөрес әйтелешен гамәли үзләштерү.
2.Татар телендә сүз басымын дөрес куя белү.
3. ТЫҢЛАП АҢЛАУ эшчәнлегендә текстның төп эчтәлеген аңлап укытучының сорауларына җавап бирү, бирелгән җөмләләр арасында эчтәлеккә туры килгәнен табып әйтү.
4. ДИАЛОГИК СӨЙЛӘМдә орфоэпик, лексик-грамматик нормаларны саклап, текстның төп эчтәлеге буенча әңгәмә кору, бирелгән диалогка охшаш диалог төзи белү.
5. МОНОЛОГИК СӨЙЛӘМдә сюжетлы рәсемнәр буенча хикәя төзеп сөйләү.
6.УКУ. Текстларны сәнгатьле, аңлап уку hәм сәнгатьле аңлап укуга үзлегеңнән әзерләнү.
Гомумбелем күнекмәләрен тикшерү эшләре критерийлары hәм нормалары
Укучыларның белем һәм күнекмәләре тикшерү эшен системалы үткәрү максатыннан, чирек башындагы агымдагы, тематик, йомгаклау характерындагы тикшерү эшләре үткәрелә.
Программада әйтелгәнча, укучыларның тыңлап аңлау, сөйләү, уку, язу һәм язма сөйләм күнекмәләрен үстерү, яъни коммуникатив компетенцияләрен формалаштыру, hәм шулай укучыларның татар теленең фонетик, лексик, грамматик нигезләрен гамәли үзләштерүе - төп максат итеп куела.Тикшерү эшләренең төрләре шушы максатлардан чыгып сайлана.
-тыңланган текстның эчтәлеге буенча сорауларга телдән җавап бирү;
- бирелгән җөмләләр арасыннан эчтәлеккә туры килгәне сайлап алу һ.б.
Диалогик сөйләм күнекмәләрен тикшерү өчен биремнәр:
- рәсемнәргә карата сорау кую;
- куелган сорауларга җавап бирү;
Монологик сөйләм буенча:
Укучыларның белемнәрен тикшерү өчен сораулар төзегәндә, сораудагы һәр сүз аңлаешлы булырга, сораулар артык озын булмаска, балаларга аңлашылмаган сүзләр кулланылмаска тиеш;
Сорауларны ашыкмыйча һәм ачык итеп әйтергә кирәк;
Укытучы баланың җавабын тыңлап бетерергә, шуннан соң гына өстәмә сораулар бирергә тиеш;
Укучыларның телдән сөйләм күнекмәләрен тикшерү фронталь дә була ала: 1) укучылардан ешрак сорарга мөмкинлек бирә; 2) укучыларның белемнәре гомумиләштерелә, камилләштерелә; 3) тикшерү эше тагын да җанлана.
Укучыларның телдән сөйләм күнекмәләрен тикшергәндә, тикшерү җавапның сыйфатына карап һәм түбәндәге таләпләр искә алып куелырга тиеш:
-сөйләмнең орфоэпик, интонацион, грамматик яктан дөреслеге;
- сөйләмнең эчтәлеге ягыннан дөреслеге, эзлеклелеге ;
- сөйләмнең аңлаешлылыгы;
- сөйләмдә сүз байлыгы, җөмлә калыпларының төрлелеге;
Җавапны тикшергәндә, уңай һәм кимчелекләрен әйтеп, хаталар яңадан кабатланмасын өчен, киләчәктә нәрсәгә игътибар итәргә кирәклеген күрсәтергә тиеш.
1нче сыйныфта эш төрләренең күләме һәм тикшерү:
1. Тыңлап аңлау – сүзләр, сүзтезмәләр
2. Диалогик сөйләм - 3 реплика. Бирелгән ситуация, өйрәнелгән тема буенча сораулар төзи, җавап бирә.
3. Монологик сөйләм - 4фраза. Сөйләм тема буенча, әйтелеше, грамматик төзелеше ягыннан дөрес, эзлекле булырга тиеш.
4. Уку- сүзләр саны – 15-25.
5. Язу: (каллиграфик матур язу 2 юл). Орфографик (хәреф төшерү, өстәү, алыштыру, сүзләрне юлдан юлга дөрес күчермәү) хаталарга гына игътибар ителә; әгәр дә сүз берничә урында дөрес, ә аерым бер урында хаталы язылган икән, бу ялгыш дип саналмый. Бер үк хата берничә сүздә кабатланса, бу бер ялгыш дип исәпләнә.
Күчереп язу (2) – 1-2 җөмлә.
Һәр тема буенча аралаша белү күнекмәләрен ситуатив күнегүләр аша тикшерү - 2
УМК |
Укытучы өчен методик әдәбият |
Укучылар өчен әдәбият |
Программа: Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен һәм әдәбиятын укыту программасы” 1-11 нче сыйныфлар, Татарстан Республикасы Мәгариф министрлыгы, Казан: Мәгариф, 2010. Дәреслек: Р. З. Хәйдәрова, Галиева Н. Г. Татар теле: Рус телендә белем бирүче дүртьеллык башл.мәктәп 1нче сыйныфы өчен д-лек / Р.З.Хәйдәрова, Н.Г.Галиева. - Казан: Мәгариф, 2008. |
|
1. Р.Р.Нигъматуллина Татар телен өйрәнүчеләр өчен кагыйдәләр hәм күнегүләр җыентыгы. 1 кисәк. - Яр Чаллы, 2008.
Набережные Челны, 2010. |
01 10 2014
1 стр.
15 10 2014
1 стр.
25 12 2014
4 стр.
18 12 2014
2 стр.
12 10 2014
1 стр.
30 09 2014
4 стр.
15 12 2014
3 стр.
12 10 2014
1 стр.