Flatik.ru

Перейти на главную страницу

Поиск по ключевым словам:

страница 1
Г.Р. Мөгътәсимова

Казан (Идел буе) федераль университеты, Казан

ПРЕДМЕТНЫ БЕЛДЕРГӘН ДИАЛЕКТИЗМНАРНЫҢ ТАТАР МӘКАЛЬЛӘРЕНДӘ КУЛЛАНЫЛЫШЫ

Билгеле булганча, фольклор әсәрләрендә халыкның гасырлар буе үстерелеп килә торган күпкырлы иҗаты мирас булып кала бара. Мәкальләр халыкның тормыш-көнкүреше, тарихы, шул исәптән, тел-сөйләм үзенчәлекләре белән дә тыгыз бәйләнештә торалар. Менә шуңа күрә дә мәкальләрнең тел үзенчәлекләрен, диалектларны һәм әдәби телне чагыштырып өйрәнү тел белеме өчен гаять кызыклы мәгълүматлар бирә. Рус галиме А.П. Евгеньева үзенең бер мәкаләсендә фольклор теле һәм диалектның үзара мөнәсәбәтен ачыклаганда, фольклор телен халык сөйләшләренә мөнәсәбәтле итеп өйрәнүне кирәкле һәм ихтыяҗи дәлилле дип саный. Бу вакытта тел чараларының сайланып алынуы һәм халык теленең иң яхшы үрнәкләрен иҗат итү процессы ачык күренәчәк.

Халык авыз иҗаты әсәрләрендә диалектларга хас булган һәм инде диалектларда да югалып бара торган кайбер үзенчәлекләр сакланып килә. Бу яктан мәкальләр аеруча игътибарга лаек. Предметны, төшенчәне атаучы лексик диалектизмнар мәкальләрдә иң зур күпчелекне алып тора. Алар арасында төрле семантик төркемнәр бар. Билгеле, лексиканың төрле тематик төркемнәре тарихи шартларга ярашлы рәвештә барлыкка килгән һәм үзләренең эчтәлеге белән конкрет эпоханы чагылдыра. Лексик-тематик классификация җирлегендә, мәкальләрдә күзәтелгән лексик диалектизмнарны төгәлрәк тасвирлау мөмкин булды.

Төрле диалектларга һәм сөйләшләргә караган хайван һәм кош-корт атамалары мәкальләрдә күпчелекне тәшкил итә, чөнки татарлар хуҗалыгында гасырлар буе аучылык һәм терлекчелек зур әһәмияткә ия булган. Кошларны һәм хайваннарны аулау, хуҗалык эшчәнлегенең алыштыргысыз бер өлеше буларак, кешеләрнең рухи тормышында да чагылган. Мәкальләрдә түбәндәге диалекталь хайван атамалары очрады: ылак — кәҗә бәтие, бога —үгез, этләй — эт балыгы, асау — кыргый, җигәргә өйрәтелмәгән хайван, мешәк — песи, кәсәртке — кәлтә; Свердловск өлкәсендә кәлтә еланы: Тукал хатын төлке булыр, аны алган көлке булыр (11149); Олан эше эш булмас, ылак мөгезе сап булмас (11665); Ялгыз ирнең хатыны ялман тычкандай булыр (10461); Хыйтланмыйча судан этләй дә тоталмассың (599).

Мәкальләрдә теркәлгән диалекталь кош-корт атамалары арасында түбәндәгеләр бар: кыйгыр — яңгыр теләнчесе; злотоуст сөйләшендә карчыга, бизгәлдек — карсак дуадак, дала кошы, күгәл — кыр үрдәгенең бер төре, кураз — әлки районында сугыш әтәче: Кызлар — кыйгыр тамак (8268); Хан улына кашка үрдәк, би улына бизгәлдек (26246); Янтыклы җирдә суна бар (4404); Күгәл күленә күрә чумар (4401).

Зоонимнарның күпчелеге урта диалект лексемаларын тәшкил итә: этләй, озан, дуадак, кыйгыр, кәсәртке. Мәкальләрдә күзәтелгән диалекталь зоонимнар арасында Себер татарлары диалектына караган сүзләр дә бар: бога, асау, мешәк.

Мәкальләрдә туганлык мөнәсәбәтләрен белдергән диалекталь сүзләр дә шактый теркәлеп калган: тутай — апа, бичә — хатын, инәкә — әби, үги ана, олан — касыйм сөйләшендә бала, тута - олы кыз кардәш, апа. Бу сүзләр түбәндәге мәкальләрдә урын алган: Атамда булганчы, бичәмдә булсын, бичәмдә булганчы, кесәмдә булсын (24376); Минем телем түгел, идел кичкән инәкәләр теле, минем кулым түгел, әйшә-Батман кулы (38215); Уңмаган хатынга олан сылтау (11341).

Татар халык мәкальләрендә шулай ук кешенең сыйфатларын белдерә торган диалекталь берәмлекләр дә тупланды. Ул сүзләрне тагын 2 төркемгә берләштерергә мөмкин: 1) кешене тискәре яктан тасвирлый торган сүзләр: җалантай — үрдәк күк йөри торган зәгыйфьрәк кеше, ярамсак — ялагай кеше, ялмакай — шантажист, алымсак — взятка алырга яратучы, сок — ачкүз, ирсәк — ирләр не ярата торган хатын-кыз. Әлеге сүзләрне түбәндәге мәкальләрдә күзәтергә була: Җалантайның теле ачы, җабага тайның бете ачы (27862); Дошманнан илең сакла, ярамсактан серең сакла (27635); Корт төтеннән, ялмакай хөкемнән курка (27175).

Кешене һөнәре ягыннан билгели торган сүзләр дә шактый: дана — белгеч, аңдучы — күзәтеп торучы, тегенче — тегүче, утаман — оештыручы, сыбай — минзәлә, злотоуст, стәрлетамак сөйләшләрендә җайдак; сынчы — күзәтче, шымчы. Мәсәлән, Тел белгән — дана, тел белмәгән — бәла (27772); Аңдучыны алучы җиңгән, угрыны карак җиңгән, ди (26886); Тегенче үзенә текмәс (25854).

Кешене уңай яктан тасвирлаучы сүзләр дә күзәтелә: кемәй — минзәлә сөйләшендә дус кыз, сердәш, бараман — белеш, әшнә — иптәш, кода-кодагый, илгәзәк — ягымлы, намуслы, кече күңелле кеше, ирән — ир кеше, дус: Кызның кемлеге кемәеннән билгеле (8851); Бараманың бар булса, баргач әйрән эчәрсең (20658); Әшнә булу ансат, аерылышу кыен (20994).

Татар халык мәкальләрендә аерым диалектларда, сөйләшләрдә генә билгеле ашамлык атамалары теркәлгән: быламык — оннан, манный ярмасыннан яки бәрәңгене изеп пешерелгән ашамлык , шурпа — аш, ләкшә — Астрахань, Ульяновск татарларында токмач, мәй — аракы: Вакыт — бәясен белгән кешегә хәзинә, белмәгәнгә — быламык (36232); Күлдән шурпа эчкән — күпне күргән (36216); Иртән үрә, кич үрә, безнең башлар ни күрә (37283); Эткә ләкшә салма, үләксә сал (5065).

Көнкүреш лексикасы үз эченә бик күп диалекталь сүзләрне ала. Аның семантик катламнары көндәлек тормышның чиксез күп якларын биләп торалар. Көнкүрештә кулланыла торган күпчелек предметлар бик борынгыдан килә һәм үзләренең кыяфәтләрен үзгәртсәләр дә, кагыйдә буларак, атамалары шул килеш кала. Диалектларда һәм сөйләшләрнең көнкүреш лексикасында татар теленең лексик фондының бик борынгы, еш кына уникаль элементлары саклана. Диалектларда һәм сөйләшләрдә генә очрый торган шундый сүзләр мәкальләр телендә дә күзәтелә. Мәсәлән, чүбәк — сүс, көпкә — малларны кышлату өчен җир асты абзары, бозау һәм сарык абзары (тәрәзәсез яки кечкенә генә тәрәзәле өйчек рәвешендә була), ызба — өй: Үз кызыма үзәк, үги кызга чүбәк (12074); Йәтимнең эче җиде катлы, сигезенчесе бозау көпкәсе (12120); Ызба күрке — хатын, йорт күрке — ир (10460).

Диалекталь савыт-саба атамалары билгеле бер төбәкнең милли колоритын сурәтлиләр. Татар халык мәкальләрендә түбәндәге савыт атамалары күзәтелде: бидыра — чиләк, чапчак — юан агачның эчен кушлап яки такталардан кыршаулап ясалган, яссы төпле зур агач савыт, кисмәк, купы — агачтан кырып эшләнгән тирән тәлинкә, кечерәк табак, Кама Тамагында кечкенә агач савыт: Кызны чапчакка салып тозламыйлар (9888); Быел кызларның мәһере бер бидыра бәрәңге (9622); Купың яман булса да, эчендә ашы булсын, кызың яман булса да, башында акылы булсын (8760).

Мәкальләрдә татар теленең төрле диалектларында һәм сөйләшләрендә генә кулланыла торган үсемлек атамалары да очрады: марсык — тамырлары чуалып, бергә укмашып үскән каты агач төбе, чаер — ылыслы агачларның һәм кайбер башка үсемлекләрнең ябышып тора торган исле сагызы, куе сүле: Марсыкның төтене төнгә җитәр (2567); Карагайга карап тал үсәр, карагайдан чаер, каеннан чыра (3222); Савыл арасы түгел, авыл арасы (22037).

Татар сөйләшләрендә һәм диалектларында кулланылышта булган рухи төшенчәләрнең атамалары мәкальләрдә дә теркәлеп калган: чәм — гарьлек, кийәлек — берәр нәрсәнең яки кешенең белмәүчелек, ризасызлык нәтиҗәсендә җәзасын күрү, бәлага төшү, кәсафәт — нинди дә булса эшнең яки күренешнең начар нәтиҗәсе, начар йогынтысы, шаукымы, зарары: Шымчы шымын әйтер, сынчы чәмен әйтер (31743); Кияләнмә киялегең килер (31830); Яманның кәсафәте бер чакрым алдан йөри (32991).

Мәкальләрдә табигатькә караган төшенчәләрне белдерүче диалекталь лексемалар да тупланды: татыр — чишмә, елга суларында эрегән ачы булмаган тоз; юшкын, дуен; тозлак, куз — гәй сөйләшендә утлы күмер, кизләү — чишмә, чалчык — баткак, сазламык: Тауга карап тау булмассың, түнгәккә карап уба булырсың (2385); Ком татырда мал ятыр (2330); Ялкыннан качып кузга төшкән (2629).

Мәкальләрдә күзәтелгән диалекталь сүзләр арасында вакыт төшенчәләрен белдерә торганнары аз очрады: ярин — киләсе ел, атна кич — чистай, саба, теләче сөйләшләрендә пәнҗешәмбе, өйлә — төш вакыты: Быелгы эш ярингә ярамас (271); Атна кичнең килеше чәршәмбедән билгеле (2009).

Татар мәкальләрендә диалекталь кием-салым атамалары бик сирәк күзәтелде: кәркеш — киндерә, башай — йон оекбаш, кушак — киң иңле озын тукыма кисәгеннән ясалган билбау, пута: Зимагурның гомере кәркешен урап үтәр (26021); Башай кайгы түгел, баш кайгы (24344).

Шул рәвешчә, мәкальләрдә күзәтелгән лексик диалектизмнарны тематик яктан тикшерү сөйләшләргә берләшкән татарларның тормыш-көнкүрешенең төрле өлкәләренә караган сүзләрне билгеләргә мөмкинлек бирә. Мәкальләрдәге беренче тапкыр фәнни әйләнешкә кертелә торган диалекталь материал халык авыз иҗатының фәнни эзләнүләрдә иксез-чиксез чыганак булуын тагын бер кат раслый.

Әдәбият


1. Диалектологик сүзлек. – Казан: Татгосиздат, 1948. – 263 б.

2. Диалектологик сүзлек. – Казан: Татгосиздат, 1953. – 264 б.

3. Евгеньева А.П. Очерки по языку русской устной поэзии в записях XVII-XX вв. – М.; Ленинград, 1963. – С. 53-54

4. Исәнбәт Н. Татар халык мәкальләре. Т.1. – Казан: Тат.кит.нәшр., 1959. – 913б.

5. Исәнбәт Н. Татар халык мәкальләре. Т.3. – Казан: Тат.кит.нәшр.,1967.– 1013 б.

7. Садыкова З.Р. Зоонимическая лексика татарского языка. –Казань,1994.–128 с.

8. Татар теленең аңлатмалы сүзлеге. Т.1. – Казан: Тат.кит.нәшр., 1979. – 725 б.

9. Татар теленең аңлатмалы сүзлеге. Т.2. – Казан: Тат.кит.нәшр., 1979. – 725 б.



10. Татар теленең аңлатмалы сүзлеге. Т.3. – Казан: Тат.кит.нәшр., 1981. – 832 б.

11. Татар теленең диалектологик сүзлеге. – Казан: Тат.кит.нәшр., 1993. - 459 б.

Г. Р. Мөгътәсимова Казан (Идел буе) федераль университеты, Казан предметны белдергән диалектизмнарның татар мәкальләрендә кулланылышы

Бу вакытта тел чараларының сайланып алынуы һәм халык теленең иң яхшы үрнәкләрен иҗат итү процессы ачык күренәчәк

81.54kb.

15 10 2014
1 стр.


Г. Р. Мөгътәсимова Казан (Идел буе) федераль университеты Филология һәм сәнгать институты Этномәдәни берәмлекләрне рус теленнән татар теленә тәрҗемә итү үзенчәлекләре

В данной статье рассматриваются основные способы перевода этнокультурных единиц с русского языка на татарский язык

60.98kb.

25 12 2014
1 стр.


Г. Р. Мөгътәсимова Казан (Идел буе) федераль университеты татар халык мәкальләрендәге архаик сыйфатлар

Халык авыз иҗаты текстларындагы тел мәгълүматлары халыкларның рухи мәдәнияте тарихын өйрәнү һәм торгызу өчен киң кулланыла. Халык авыз иҗаты әсәрләре халыкның тормыш-көнкүреше, тар

114.69kb.

15 10 2014
1 стр.


Казан (Идел буе) федераль университеты Журналистика һәм социология факультеты Татар журналистикасы кафедрасы

Лекцияләр өчен материаллар дисциплина программасы, әдәбият исемлеге, семинар дәресләр өчен сораулар, биремнәр, шулай ук белешмә аппарат белән баетылган

1563.27kb.

08 10 2014
13 стр.


Татарстан Республикасының мәгариф учреждениеләрендә Универсиада дәресен үткәрү өчен укытучыларга методик материаллар

Психол ф докт., профессор, Казан (Идел буе) федераль университетының гомуми психология кафедрасы мөдире

164.95kb.

13 10 2014
1 стр.


И казан! Серле Казан!

Идел елгасына ашкынулы Казансу килеп кушылган төбәгендә инде мең елга якын үзенең серле исеме һәм аннан да серлерәк, гаҗәпләнерлек бай тарихы булган бер шәһәр бар. Бу – Казан

44.01kb.

10 10 2014
1 стр.


Приказ № от 20 г. Рабочая программа

Казан дәүләт университеты белән таныштыру, югары уку йортларына горурлык хисе тәрбияләү

130.42kb.

02 10 2014
1 стр.


Рецензияләр летопись елъязмасы

Ватаным Татарстан : газетаның 90 еллыгы уңаеннан истәлекләр, документлар, фоторәсемнәр / төз. Г. Ризванов һ. б. – Казан : Идел-Пресс, 2009. – 224 б

90.26kb.

25 12 2014
1 стр.