Flatik.ru

Перейти на главную страницу

Поиск по ключевым словам:

страница 1
Ленар Шәхенең “Милли төсләр” әсәренә карата кузгатылган суд эшеннән өзек (әсәр буенча Рифә Харрасова чыгышы) // Идел, 10-11 саннар

Рифә Рахман

Заманыбызның яшь, әмма шактый танылган шагыйре Ленар Шәех “Идел” реадкциясенә, жанрын билгеләмичә генә, күләмле әсәрен тәкъдим итә. Әлбәттә, аны, бернинди төзәтүләр кертмичә дә, журнал битләрендә бирергә булыр иде. Тезмщ текстка карата, формаль якын килгәндә, һәр юлын әдәбият белгеченең үткен күзе белән укымаганда, бернинди тәнкыйди караш та белдереп булмый кебек. Ленар Шәех шуңа өметләнә дә булса кирәк. Әдәбият мәйданын ни эчтәлек, ни калып ноктасыннан сәнгати югарылыкка ия булмаган әсәрләр басып киткәндә, бу – бик мөмкин бер эш. Әйдәгез, хезмәтне энә күзеннән чыгарып тикшерик һәм хәтта беренче карашка камил булып тоелган текстларны да еш кына алга таба камилләштерү мөмкинлекләре калганлыгын исбатлап карыйк әле.

Өч кисәктән торуыннан, өлешләрнең мөстәкыйль исемләнмәвеннән чыгып фикер йөртсәк, Ленар Шәех “Милли төсләр”не уртак тема ярдәмендә берләшкән триптих сыйфатында күзаллаган. Шул ук вакытта, алдагы суд утырышларының гыйбрәтле нәтиҗәләрен искә алып (әйтик, без Рузәл Мөхәммтшинны жанр формасын билгели алмауда гаепләгән идек), бу хакта сүз әйтми торырга, тәнкыйтьче, әсәр жанрын ничек атаса, мин дә шулай уйлыйм, билгеләп кенә узмадым, дип әйтергә чамалаган булса кирәк. Икенче яктан, автор, текст калыбын атамавы белән, үзенә тәнкыйтьчегә каршы чыга алу юлы калдырган шикелле. Кыскасы, тәнкыйть барышында, фикернең нинди юнәлеш алуына бәйле, Ленар Шәех теләсә кайсы жанр формасын тәкъдим итәргә мөмкин.

Әсәр өлешләргә бүленгән икән, һәр текст берәмлегенә теге яки бу дәрәҗәдә бөтенлек хас булырга тиеш, шунлыктан аларны иң элек аерым-аерым анализлау аклана.

“Милли төсләр”нең исемләнмәгән тәүге өлешен бәяләүне рифма юллары информатив җөмләләрдән торган аерым строфаларга мөнәсәбәт белдерүдән башлыйк.

Гомер буе төзегәнбез

калалар.

Шәһәрләрне берәм-берәм

алалар.

Күргәнегезчә, строфа хисси төссез, авторның эмоциональ позициясен чамалап та булмый. Ике җөмлә дә фигыль рифмаларга тәмамланганга, эмотив киңлекне чагылдыручы лексемалар булмаганга, строфа фактларны коры констатацияләү кебек кенә кабул ителә. Икенче җөмләнең субъекты билгесез булу, беренчесенекенең дә “без”гә салынган эчтәлеге томанлы өченче зат хәзерге заман хикәя фигыль аша гына белдерүе шигъри берәмлекне кызыксыз итә.

Строфаның икенче өлеше, бигрәк тә көз айлары якынлашкангамы, “бәрәңге алу” тибындагы күренешләр белән генә ассоциацияләнә. Бәлки, кемдер ниндидер тарихи җирләрдән туфрак астында калгшан калаларны казып чыгарадыр дип уйлап уясың. Дөрес, алга таба аның эчтәлеге тәгаенләшергә мөмкин.

Бер генә торак пункт та, билгеле ки, кеше гомере эчендә генә корылмый, “гомер буе” гыйбарәсе шәһәрләр-илләр төзүне чагылдыручы җөмләләрдә тәкъдим ителгән контекст эчендә килә алмый. Авторча әйтәбез икән, аерым бер кеше, абстракт төркем гомере күз алдына килә. Беренче җөмләне “Тарих буе төзегәнбез калалар”га алмаштыру шул сәбәпле отышлырак булса кирәк. Ул чагында икенче җөмлә дә даими процессны аңлата башлый, югыйсә ул “төзүче лирик герой”ның яисә “геройларның шәхси” каласының-калаларының алынуы турында сөйли.

Шигырь лирик мин актив позицияле булса, сөйләгәненә позициясен һич югы әдәби алымнар ярдәмендә белдерсә генә тәэсирле була. Әйтик, моның бик уңышлы бер – алымы инверсия, икенчесе – гарадация, өченчесе – риторика үзгәрешләре... Мәслән:

Егъла, егъла, егъла җан:

Егыла ил, егыла Ватан!

Алга таба автор үзе дә моны сизеп ала кебек. Кызганыч ки, сайлаган үлчәм күтәренкеме, үстерелешлеме яисә башка бер отышлы интонация белән уку мөмкинлеге бирми. Градация оештыра башлаучы фигыльләрне икенче юлның башка тип яңгырашлы һәм өч иҗек күләмендәге лексемалары кире тарта да төшерә, һәм Ленар Шәех иҗат иткән лирик мин борын астыннан гына мыжгылдаучы карт кебек фикер җиткерүен дәвам итә:



Җимерәләр, тигезлиләр

җир белән.

Таш ваклана, тузан оча

җил белән.

Дөрес, текст структурасының инверсион берәмлекләр рәвешендә оешуы аның укылыш темпын сизелер-сизелмәслек кенә тизләтеп тә җибәрә кебек, әмма автор аның артыннан ук хәбәри җөмләләрне тагын доминанта сүзләрнең позициясен йомшартып куллана.

Шул ук вакытта түбәндә китереләчәк өченче строфаның беренчесе белән чагыштырганда уңышлырак икәнлеген дә әйтик, чөнки икенче җөмләнең риторик сорау рәвешендә калыплашуы күренә. Тагын бер искәрмә: строфа ахырында сорау билгесе торуына карамастан, икенче җөмлә дә артык эмоциональ укыла алмый, чөнки ул андый очракта дөнья белән таныша башлаган бәләкәчнең, сыйныфында күчми калган надан укучының примитив соравы кебегәк кабул ителәчәк. Моңа ышану өчен, әлеге җөмләне сорау формасында укып карарга киңәш итәм:

Басуларның иңен-буен

таш сырган.

Кем тарихны туфрак белән

бастырган?..

Алга таба шагыйрь сүзләрне уңышсыз куллануы белән мине тагын аптырашта калдыра:



Чокысаң да, казысаң да,

юк өмет.

Борынны чокып нәрсәдер алырга була, бюстка күз чокырга мөмкин... Ул юлларны укыган кеше ниндидер инструментларны күз алдында тотмый әле, автор үзе, бәлки, шулай уйлыйдыр да, алга таба килгән мисраглар шул хакта сөйли:



Тора бары тузан гына

бөркелеп.

Шулай итеп, беренче тапкыр чагыштырмача образлырак әйтелгән җөмлә дә, алдагыларның артык гадилеге аркасында, үзенең тәэсир көчен югалта. Димәк, фон табышны җетеләндерергә дә, соры төсмер-төсләр сирпеп тоныкландырырга да мөмкин икән.

Галим буларак, шуннан соң килгән строфаның археологлар хезмәтен күз алдына китертүне максат иткәнлеген аңлыйм, әмма гади укучы бу юлларда һаман да шул археологик казыну эшләре турында сүз бара дип уйлар микән?! Алай уйлаганының, икенче яктан, текстка салынырга мөмкин булган күчерелмә мәгънәне тотып алмавы бар:

Тапканыбыз – мунча асты,

нигезләр...

Тарихчылар килер-китәр,

ни эзләр?..

Автор уйланмасы, текст эчтәлеген тәгаенләштерүне соңгы строфаларга калдыра:



Безгә калган ике төрбә,

манара.

Ә күңелдә меңләгән йорт

яңара...
Йөзләп шәһәр гөрли башлый

тоташтан.

Безнең уйлар үткән белән

тоташкан.

Югарыдагы строфалар – беренче өлешнең иң уңышлы урыннары, шуңа да карамастан алар мине дулкынландырмый, алга таба укырга алгысытмый. Чираттагы строфа әлеге битрафлыгымны тагын да көчәйтеп җибәрә:



Гомер буе төзегәнбез

шәһәрләр.

Нәрсәбез бар? Үткән безне

каһәрләр...

Китерелгән юлларда чагылыш тапкан бик мәгънәле фикерләр дә тәэсирсез. Моның төп сәбәбе – тарихи-иҗтимагый материал өчен үлчәмнең отышлы сайланмавында. Кыйсса-дастаннарга, аеруча “Идегәй” һәм башка эпик әсәрләргә чичән әдәбиятына хас үлчәмнәр бик килешле, кайвакыт, бигрәк тә тарихи темаларга булса, сюжетлы шигырьләргә тарихи җырлар калыплары яисә башка үлчәмнәр бик отышлы була. Бигрәк тә үзебезнең традицион җидегә-җиде үлчәен тәкъдим итәр идем. Атаклы “Идегәй”не искә төшерик әле:

Тарих кемнең заманы?

Туктамышның заманы!

Бу төр үлчәмдә ачкыч яисә доминанта сүзләр ачык аерымлана. Китерелгән мисалда кемнең, Туктамышның лексемалары юлларда көчле позицияне алып тора, алар әсәрнең сорау-җавап рәвешендә укылышына, темпо-ритм сайланышына, фәлсәфи яңгырашның публицистик аһәң белән гармоник кушылуына ярдәм итә, юлларда әсәргә хас мотивлар икәнлекне аңларга булыша.

Ленар Шәехтә бөтенләй башкача. Ул иҗат иткән шигырьнең, бәетләрне синтагма тукталышларында ясалма бүлү аркасында гына, дүрт мисрагтан торган строфалыга әйләнүе ачык күренә. Соңгы өч иҗекле сүзләрне аерым юл рәвешендә калыплаштыру аның укылышын аеруча уңышсыз, яңгырашсыз итә. Урта гасырлар татар әдәбиятында бәет үлчәмендәге социаль эчтәлектәге әсәрләр бик популяр була, мин дә бу әсәрне табигый укылышына кире кайтарыр идем:



Болгар, Биләр, Сувар, Ашлы, Җүкәтау...

Атамасы гына исән – юкка шау.
Гасырлар урманы сарган Кашанны.

Шайтан каланың кальгасы ашалды,
Кимерелде, юашланды җил белән...

Утырабыз тирмә корган ил белән.
Без шәһәрсез халык хәзер – беләмсең?..

Үткәннәрне кайтарырга, беләм, соң.

Аны хәтта тезмә интонацияле бербөтен итү дә мөмкин, хәтта иң яхшысы, дип әйтер идем. Шунда ук әсәр традицион шигърияткә якыная, гасырлар дәвамында чарланган үлчәмнәрнең ни дәрәҗәдә поэтик уңышлы икәнлеген раслый башлый:



Ышыкларга кирәк бүген булганны,

Көтеп ятмый тарихка көл кунганны.

Чит-ятныкы түгел Казан – без салган.

Иң беренче татар килеп эз салган.

Чистае да, Әлмәте дә, Чаллысы...

Бөгелмәсе – безнекеләр барысы.

Татар күчкән, татар киткән яңага.

Күз алдында күпме кала яңара!..

Күрәсез булса кирәк, текстны шушы рәвешчә төзү аңа үзгә бер яңгыраш бирде, отышлы темпо-ритм формалашуга китерде. Укып узган юлларда махсус бозылган (Шәйтан каласы булырга тиеш), мәгънәсе ачык булмаган “юкка шау”, төгәл рифма төзүдә катнашуына карамастан, гомуми фикер сөрешенә зыян китергән, күләмле әсәрне бәләкәй балага гап-гади эндәшү кебегрәк иткән, “беләмсең?” сүзләрен дә куллану уңышлы түгел дип исәплим.

Алга таба тарихи-иҗтимагый материалны чагылдыручы нәфис әсәрне Ленар Шәех тәмам тезмә публицистикага әйләндереп бетерә.

Үзебезнең төзүчеләр

ник беткән?..

Чакырабыз әллә каян

Төректән?..
Коттедж, сауна нигезләре

каламы?..

Ничек басыйм йөрәктәге

яраны?..
...Без үзебез булдырабыз!.. –

Нигә юк?!.

Хөр башыңны имә, татар,

Имә, юк!..

Була шундый шигырьләр: публицистик әсәр аның яңгырашын көчәйтеп җибәрә, шундыйлары да очрый: публицистик сөйләм аны төче, сентименталь да итә, башка очраклар да бар. Бу өлеш икенче төргә карый.

“Милли төсләр”нең икенче өлеше:

Толерантлык та лояльлек

Һәм халыклар дуслыгы.

Күңелләрдә генә никтер

Милләтсезлек бушлыгы.
Сабантуй – безнең йөзебез,

Сабантуй – безнең үткән.

Ул татарны гомер бакый

Милләт иттереп йөрткән.
Ул – татарның киләчәге,

Ул – татарның үткәне.

Малайларның ирененнән

Сөт тамчысын сөрткәне.


  • строфалары белән башлана. Әгәр әсәрнең авторы куелмаган булса, мин, әле тәкъдим ителгән өлештән чыгып, аны Роберт Миңнуллин язган дип фаразлар идем. Яңгыраш, әдәби алымнар, текст берәмлекләрен ялгау чаралары – барысы да аның шигъри иҗегенә хас. Хәер, Ленар Шәехтә Роберт Миңнуллин иҗатын искә төшерүче башка әсәрләр дә очраштыргалый, шагыйрьләрнең якташ төбәкләрдән (Башкортстан, Актаныш) чыгуыннан киләдер инде. Монысы ярымшаяру, билгеле. Шулай да уңышлы гына җыентык чыгаруына карамастан, Ленар Шәех иҗатында үз стиле, иҗат уртасында торган стиль ачык формалашып бетмәгән, киләчәктә чарланачак шикелле әле.

Алга таба мисрагларга сизелер-сизелмәс кенә юмор элементлары да үтеп керү Ленар Шәехкә хас шигъри иҗекнең бу очракта Роберт Миңнуллинның язу стиленә аваздашлыгын раславын дәвам итә:

Урманда, болында барган,

Табигать кочагында...

Бүген ул Җир шары буйлап

Йөгерә, оча гына...
Бер татар яшәгән төбәк –

Бәйрәм ясарга кирәк,

Рәхәтләнеп елмаерга,

Күңел ачарга кирәк!..
Кавказда да – Сабан туе,

Сахалинда да булсын!..

Казанга кайталмаганнар

Кайтмыйча гына торсын!..
Без үзебез үткәрәбез,

Без үзебез – тамада.

Һәр ел саен киңәябез,

Һәр ел саен – яңадан!..

Автор урынында җитди фикерне бу рәвешчә сыеклатмас идем, әгәр публицистик алымнарны төп чарага әйләндергәнсең икән, һич югы шул юлдан кит, балалар әдәбияты үрнәгенә хас яза башлама! Әлбәттә, шигырьдәге фикерләр актуаль, тәнкыйди:



Мурманскийда Сабантуй

Ике йөз татар өчен... –

Бил бөгеп эшләргә кирәк

Алай дип атар өчен.
Җирне тырмаларга кирәк,

Җирне сөрергә кирәк.

Гармун тартып, бүләк җыеп,

Урам йөрергә кирәк.
Финляндиядә Сабантуй,

АКШ, Алманиядә...

Бөтен дөнья Сабантуйга

Таныклыкка ия лә...

Фикере тезелеп-тезелеп килгән икенче өлешнең үз интонациясе бар. Аны метафораларның юклыгы, җөмлә төзелешләренең охшашлыгы, рифмалар камиллеге, үлчәмнең төгәл саклануы да бөрбөтен итә. Шушы агымда язарга да язарга гына югыйсә, әмма шагыйрь бер дә кирәкмәгән урында әкият башламнарына хас функциональ стильгә күчә:



Коры җирнең һәр адымы,

Һәр сантиметрында

Сабантуй үткәреп ятыш –

Сүзем шуның турында...

Әле генә укылган строфа соң дәрәҗәдә артык. Ул эзлекле барган фикер сөрешенә зыян гына сала, шул сәбәпле аны төшереп калдырудан текстка начараймый, киресенчә камилләшә генә төшә. Алга таба шагыйрь тарафыннан инде бер алган интонация саклана:



Полиция Сабан туе,

Студентлар Сабан туе...

Яшәешне сырып алды

Алдау һәм ялган туе.
Таш калада, таш эчендә

Ипподромда – Сабантуй...

Нигә әле калышырга:

Аэродромда – Сабантуй!..
Толерантлык та лояльлек –

Мәгез, алыгыз гына.

Милли ыштанны салабыз –

Безне таныгыз гына.
ЮНЕСКОга да керәбез

Сабан туебыз белән.

Без күптән милләт түгелбез

Күңел, уебыз белән.

Бу шигырь вакытлы матбугатта сабантуйлар алдыннан үзенә лаек урын алачак. Ул, бер яктан, совет чорындагы “кызыл бит”ләр өчен махсус язылган шикелле, икенче яктан, туксанынчы елларда газеталарда теге яки бу вакыйга уңаеннан урын алган иҗтимагый лириканы да искә төшерә. Билгеле, традицион “кызыл әсәрләр” кебек, ул бәйрәмне пропагандаламый, аны уздыру рәвешен, аңа слангын яңа мәгънәне, дәүләт башлыкларының аңа мөнәсәбәтен Үзгәртеп кору елларындагыча тәнкыйть итә. Бу тәнкыйть строфадан строфага көчәя генә бара:



Чәчәбез гореф-гадәтне

Көнбагыш төше сыман.

Сабантуйсыз авыл күреп,

Күңелләр өши сыман.
Үзебездә мөһим түгел,

Иң шәбе читтә булсын!..

Халык өеннән чыкмасын,

Халык мәчеттә булсын!..
«Милләтләр дуслыгы» бездә,

Чуар фикер, төсле аң...

Уйларым, геннар килешми –

Дөбер-шатыр кага чаң!..

Циклмы, триптихмы ясыйм дип кенә, бу бүлекне алдагысы белән берләштерү кирәк микән? Аларны аерым-аерым торганда гына уку кызык. Зур бер тематик ояга керүләренә, ягъни милләт темасын төрле яктан ачуларына карамастан, аларның үз әдәби чаралары, яңгырашы бар, мин аларның адресатын һәм укучысын да төрле итеп күз алдыма китерәм. Зур өлешләр берлеге сыйфатында оешканлыктан, тәкъдим ителгән күләмле әсәргә бербөтенлек, ягъни идея-тематик һәм яңгыраш бөтенлеге хас булырга тиеш, дигән яссылыктан якын киләсең, югыйсә икенче өлешкә мәрхәмәтлерәк тә булыр идем. Димәк, иң зур структур берәмлекләрнең әдәбият мәйданында аерым әсәрләр булып яшәве хәерлерәк.

Өченче өлешне дә бер әсәргә бары тик милләт тематик кыры берләштерә. Бу очракта да стиль дә, әдәби алымнар да, иң мөһиме, үлчәм дә үзгәрә. Форма ноктасыннан караганда, бу кисәк – иң отышсызы. Ленар Шәехнең бер строфа эчендә ике төрле яңгырашлы үлчәмнәрне берләштерү эксперименты уңышлы булып чыкмаган. Әлегә тәүге строфаны карап узыйк:

Бармы соң ул милләт?

Йөрибезме чирләп,

Милләт дигән вирус йоктырып,

Туймадыкмы әле тик торып?..

Күргәнегезчә, беренче ике юл балалар фольклорына хас башлана: Булган ди Давыт/ Киткән ди чабып... Әлеге бишкә биш үлчәмле юлларга автор тугызга тугызлы иҗек санындагысын сылап куя, әмма ябышмый, алар дивардагы кубарга торган обой буйларын хәтергә китерә. Бу форма эчендә икеюллыкларның үзара ялгануы – мөмкин бер эш түгел. Алдагы юлларны уңга унлы үлчәм белән дәвам итәргә дә була әле, чөнки ул чагында мисраглар барыбер 5ле иҗекле синтагмаларга бүленәчәк һәм гомуми үлчәм сакланачак. Текстны Ленар Шәехчә төзегәндә, форма махсус рәвештә, әмма отышсыз аксакландырыла кебек кабул ителә.

Тагын бер-ике строфа укып узыйк:

Дәүләтебез – үткән.

Сызып аттык күптән

Дәүләт дигән горур исемне.

Кояш батты, күптән кич инде...

Элек заманда Беренче апрельнең шаяру кичәләрендә (ШТМ) “рифмалар” аукционы оештырыла иде. Шул чактан истә калган бер пар кебек – “Эльмира җыры – ими размеры” тибындарак була иде алар. Укылган строфада шуннан артык тәэсир итми. Аннан соңгысы да бик примитив.



Әгәр милләт булсак,

Күкрәк кагып торсак,

Ниебез бар күккә чөярлек?..

Кәкре каенгамы сөялдек?..

Әлбәттә, йомшак әсәрләр укып, аларны бастыруга каршы килеп гомере узган баш мөхәррирнең чын язучыларның юклыгы, тукайларга алмашка килүчеләрнең ниндилеге турында уйланулары табигый:



Бар дөнья «аһ» иткән,

Хет, бер гасыр үткән

Язучыларыбыз бармы соң?..

Киләчәктә һаман кармы соң?..
Тукай, Тукай дибез,

Кол Галидә – нигез.

Ике шәхес мең ел буена,

Аларның да төсе җуела...
Кемебез бар, әйдә,

Ишет, сана, шәйлә –

Нобель алган, дөнья таныган?.. –

Кипкән борчак күптән ярылган.

Татар халкы тормышына, аның бүгенгесенә карата бу рәвешчә әйтелгән фикерләрне чәчмәгә әйләндереп укучыга тәкүдим итү милләткә зуррак файда китерер иде. Ассызыклап әйтәм: фикер, отышлы формалар алганда гына, укучы күңеленә уза, әгәр үзенә лаек калып тапмаса, такмазага әверелә. Алдагы строфалар шуны ачыктан-ачык дәлилли:



Берәү эшләп тапкан,

Күгәргән һәм каткан

Сохарины ялый күпме җан,

Чират тора, гүя күпме дан!..
Башын чөеп, мактап,

Арт ягына шаплап,

«Язучы» дип мөһер сугабыз,

Килеп чыктык төче суга без...
Ник бер тамчы дегет,

Яңа ачыш кебек –

Тапталган юл каткан балчыктан...

Күктән, әнә, яңа фал чыккан.

Шушы урыннан соң, формаль пландагы үзгәрешләр керткәндә, шигырьне сәнгатиләштерергә дә мөмкин әле:



Тукай, Кол Галигә

Җирдә һәрбер илдә

Алтын-көмеш һәйкәл торамы –

Көзгә ятып елый урамы...
«Көзге ачы җилләр,

Туган-үскән илләр...»

Килегез, кил, әйдә, кил әле –

Уебызда һаман җил әле...

Поэтик үлчәмне ясалмаландыручы тагын бер нәрсә – янәшә мисрагларның үзара рифмалашуы. Иҗек саныннан төрле үлчәмдәге юллар үзара рифмалашканлыктан да, строфа кушылып китә алмаган икеюллыклардан көчләп берләштерелгән кебек була:



Тукай чаты тузган.

Кол Гали дип сызган

Ике исем шәһәр эчендә –

Маңкортлык та үзе көчендә...
Башкага чорт булсын,

Премия тулсын

Махмырдан соң буп-буш кесәгә.

Нәрсә көтә?.. Нигә үсәргә?..

Бу урында фольклорга русчадан үзгәртелеп кергән сүзләрнең язылышы турында да уйланырга киңәш итәм: чорт дип түгел, ә черт рәвешендә язарга кирәк, югыйсә саф татар авазлары белән укыганда, сүз авазларның мәгънә ясамый торган кушылмасы булып кала. икенче төрле әйткәндә, “чорт” та о авазы – корт сүзендәгечә укыла.

Циклның ике өлешен нәфис текст сыйфатында таныганда да, соңгысын әдәбилектән ерак тора дип белдерергә җөрьәт итәм. Аны тезмә публицистика дип атый алам, әмма публицистик шигърият дип танымыйм. Игътибар итсәгез: гыйбарәләр арасында зур аерма бар.

Тезеп-тезеп шәхесне тормыштан биздерүче фактларны китерү авторны да, шуны җиткерүче лирик минне дә елак, ихытярсыз, көрәшкә сәләтсез, бызгы һәм буш сыбызгы кебек күз алдына китертә. Ышандыру өчен, чираттагы строфаларны укыйк:

Эчәрсең дә, җаный,

Кем соң сине таный?..

Власть эшли, власть эш итә...

Әнә, тагын кара кич җитә...


Кемдер көрәк ала.

Кемдер көрәп ала,

Дан суында ята пычтырдап.

Җирдә ауный алдан кычкырган.

Бу төр юллардан соң алдарак артык уңышлы күренмәгән строфаның кабатлануы да күңелне сөендереп җибәрә:

...Бармы соң ул милләт?..

Йөрибезме чирләп,

Милләт дигән вирус йоктырып?..

Болай булса, юктыр, юктыр ул!..

Шагыйрьнең соңгы сүзләре урынсыз килә дип булмый. Ул әйтелгәннәренә, югары публицистик рухта нәтиҗә ясый. Кыскасы, шигырьне кире таркатырга, беренче икесен камилләштереп, аерым әсәрләр рәвешендә бастырырга. Соңгы өлешнең үзара ярашмаган үлчәме, образлылык дәрәҗәсе, схематизмы, кирәгеннән тыш публицистик булуы нәфис текст сыйфатыфнда карау мөмкинлеге бирми. Аны гомумән яңадан язарга.





Гомер буе төзегәнбез

Ленар Шәхенең “Милли төсләр” әсәренә карата кузгатылган суд эшеннән өзек (әсәр буенча Рифә Харрасова чыгышы) // Идел, 10-11 саннар

161.65kb.

12 10 2014
1 стр.


Сабақтың тақырыбы: § 24. Гомер және ежелгі гректер Сабақтың мақсаты: Білімділік

Сабақтың мақсаты: Білімділік: Оқушыларға ежелгі грек халқының ақыны Гомер мен оның шығармаларының дүниежүзілік маңыздылығын түсіндіру, Г. Шлиман ашқан ұлы жаңалыққа тоқталып

96.3kb.

18 12 2014
1 стр.


Проф. А. Ф. Лосев Гомер
5364.16kb.

14 10 2014
27 стр.


Мин гомерем буе җырладым
65.59kb.

14 10 2014
1 стр.


Аксайского района

Гомер «Одиссея» («Одиссей на острове циклопов. Полифем»). Мифологические герои и персонажи

439.76kb.

05 09 2014
1 стр.


Халыкка багышланган гомер

Төрле өлкәләргә караган хезмәтләрен барлау, иҗади проект төзү, эзләнү күнекмәләре булдыру

103.42kb.

17 12 2014
1 стр.


Татарстан Республикасының мәгариф учреждениеләрендә Универсиада дәресен үткәрү өчен укытучыларга методик материаллар

Психол ф докт., профессор, Казан (Идел буе) федераль университетының гомуми психология кафедрасы мөдире

164.95kb.

13 10 2014
1 стр.


Об Исиде и Осирисе Плутарх. Исида и Осирис. – М.: «Уцимм – пресс», 1996

Ибо божество блаженно не золотом и серебром и сильно не громами и молниями, но способностью постигать и знанием. Гомер провозгласил это прекраснее всего того, что он говорил о бога

636.68kb.

09 10 2014
3 стр.