Flatik.ru

Перейти на главную страницу

Поиск по ключевым словам:

страница 1
Тема: И Казан! Серле Казан!


Кичә барышы.

  1. Укытучының кереш сүзе.

Казан – ачылмаган серләр шәһәре. Европаның зур Идел елгасына ашкынулы Казансу килеп кушылган төбәгендә - инде мең елга якын үзенең серле исеме һәм аннан да серлерәк, гаҗәпләнерлек бай тарихы булган бер шәһәр бар. Бу – Казан. Идел буендагы иң эре сәнгать һәм мәдәният үзәкләренең берсе, дөньяның иң төньягында яшәүче халыкның башкаласы.

Укучылар! Бүген без сезнең белән шушы серләрнең кайберләрен генә булса да ачарга тырышып карарбыз. Казан буйлап кыска гына сәяхәткә чыгарбыз, аның тарихы, күренекле шәхесләре, истәлекле урыннары белән танышырбыз.

Хәзер бу серләрне ачуда безгә булышырга теләүчеләрне уртага чакырабыз.

“Серле Казан”, “Сөембикә” команда вәкилләре кара-каршы тезелеп басалар, бер-берсен сәламлиләр.

(Девиз урынына күренекле шәхесләрнең Казан турында әйткән сүзләрен китерергә мөмкин.)

“Серле Казан!”

“Бу шәһәр (Казан), бәхәссез Россиядә Мәскәүдән соң беренче... Казанның зур патшалыкның башкаласы булуы һәр нәрсәдә күренә”.

Екатерина II. 1767 ел.

“Сөембикә”

Казан – сәүдә шәһәре; аннан Мәскәүгә, Польшага, Пруссиягә, Фландриягә күпләп тире-мех чыгаралар. Мехны төньяктан һәм төньяк-көнбатыштан Бортаслардан һәм Мордовиядән китерәләр.

Венеция сәүдәгәре Йосафат Барбаро XVг.

2. Сәламләү өлеше тәмамлана, командалар үзләре өчен билгеләнгән өстәлләр янына утыралар.



“Серле Казан!”.

Казан каласының барлыкка килүе турында нинди риваятьләр беләсез? Шуларның берсен искә төшерегез.

(материал: “Телләрдән төшмәс Казан...” К. 1992 ел.)

“Сөембикә”

Казан каласына 1000 яшь булуын нинди фактлар раслый? Казан Кремлендәге казу эшләре, табылган материаллар турында кыскача аңлатырга.

(материал. Мәгариф жур. №8 2002 ел.)

“Серле Казан!”

Император Александр I Казан аша үтүче судноларга үзе белән кимендә 10-30 таш алып килергә куша. Бу ташлар нәрсә өчен кирәк булды икән?

(Казан урамнарына таш түшәү өчен)

“Сөембикә”

Озак еллар буе Казанда яшәгән күренекле хирург. Казанда аның тарафыннан үлекле шешләрне дәвалау буенча мазь уйлап табыла. Ул мазь хирургның исеме белән атала.

(Вишневский)
“Серле Казан!”

Татарстанның төньяк районнары буйлап үткән нинди юлны ”күз яшьләре һәм кайгы юлы” дип атаганнар.

(Себер тракты)

“Сөембикә”

Казанда беренче газета кайчан һәм нинди исем белән чыккан?

(Казанские известия 1811 ел).


  1. Казан тарихы белән бәйле бер шәхесне уйнап күрсәтергә, тарихка кереп калган сүзләрен сөйләп бирергә. (Киемнәре аша да тасвирларга мөмкин.)

Мисал:

“Серле Казан!”

“Тәңре безгә үзенең мәрхәмәтен күрсәтте. Казанны бөтен кешеләр белән безнең кулга бирде. Казан кешеләренең безгә баш бирмәгәннәре барысы да безнең кылычыбыздан үлде. Аларның хатыннарын, балаларын безнең кешеләребез тоткын итте”.

(Явыз Иван ярлыгындагы сүзләр)


“Сөембикә”

“Ай, минем сөекле падишаһым, Сафагәрәй! Күрәсеңме, бөтен хатыннардан артык яраткан хатыныңны? Хәзер мин сөекле угылың илә рус йортына тоткын булып китәмен. Күрәсеңме, синең бикәң үзебезнең мәңгелек дошманыбыз булган Мәскәү падишасының кулына җибәрелде. Мин ялгызым гына аңа каршы тора алмадым.”

(Сөембикә Сафагәрәй кабере янында саубуллаша).


  1. Музыкаль тәнәфес.

Казан турында җыр башкарыла.

“Серле Казан!”

“Казан кичләре”. С.Садыйкова көе. Х. Туфан сүз.



“Сөембикә”

“Яңа Казан” А.Ключаров муз. М.Хөсәен сүз.



  1. Казан белән бәйле булган тарихи шәхесләр, алар тормышындагы бер вакыйга белән бәйләү.

Мисал өчен.

“Серле Казан!”

Л.Н.Толстой “После бала” хикәясенең язылу тарихы.



“Сөембикә”

Екатерина II Казанда. Аның килү нәтиҗәләре.



  1. “Серле Казан!”

Беренчеләрдән булып татар халкының тормыш-көнкүрешен өйрәнүче күренекле шәхес, врач, ботаник һәм тарихчы, беренчеләрдән булып татар хатын-кызларын дәвалаучы.

(К.Фукс)


“Сөембикә”

1819-1821 елларда Беллинсгаузен – Лазарев экспедициясе белән дөнья тирәли сәяхәттә катнашып Антарктиданы ачкан Казан астрономы.

(Иван Михайлович Симонов. Казан астрономия мәктәбенә нигез салучы.)


  1. Безнең яктан чыккан күренекле якташларыбыз турында кыска гына чыгыш ясарга. (Эшчәнлеге Казан белән бәйле булган).

Мисал өчен.

Күренекле артист Ш.Биктимеров.

Танылган балалар врачы, профессор А.Ахунҗанов.


  1. Музыкаль тәнәфес.

Татар халкының милли биюләрен башкару.

  1. Тарихи рәсемнәр буенча кыскача хикәя төзү.

“Серле Казан!”

Немец рәссамы В.И.Венеи рәсеме. 19 гасыр.

“Казан янындагы сугыш. 1552ел”

“Сөембикә”

Тавил Хаҗиәхмәтов рәсеме.

“Сөембикә”


  1. Ике объект арасындагы логик бәйләнешне табарга.

“Серле Казан!”

Л.Н.Толстой портреты һәм Казан дәүләт университеты

(Л.Толстой 1844-47 елларда Казан император университеты студенты була.)

“Сөембикә”

А.С.Пушкин портреты һәм Казан Кремле панорамасы.

(Пугачев восстаниясе турында материал җыярга килгәч Пушкин Казан кремлендә була.)

“Серле Казан!”.


  1. Бөек Ватан сугышында һәлак булучыларга Казанда беренче истәлек тактасы кайда һәм кайчан куелган? (1949 елда. Арча зияратында.)

“Сөембикә”

1917-1918; 1919-1920 елларда Россиянең Казандагы алтын запасы кайда сакланган?

(Дәүләт банкы бинасында)

“Серле Казан!”


  1. Татарстан Республикасы гимнының авторы кем?

(Рөстәм Яхин)

“Сөембикә”

Татарстан Республикасының мөстәкыйльлеген игълан итү көне.

(1990 ел. 30 август)

13. Татар халык ризыклары. (Пешереп алып килү һәм яклау.)

(Гөбәдия, чәкчәк, кыстыбый һ.б.)


  1. Музыкаль тәнәфес.

Туган авыл, туган җир, районыбызга багышланган җырлар башкару.

Укучылар үзләре чыгарган, туган җиргә багышланган шигырьләрен укыйлар. Шушы вакытта жюри нәтиҗә ясый, җиңүчеләрне ачыклый.



  1. Укытучының йомгаклау сүзе.

  2. Кичәнең соңгы өлеше.

Укучылар, кичәдә катнашучылар үзләре әзерләп килгән ризыклар белән чәй мәҗлесе оештыралар.

И казан! Серле Казан!

Идел елгасына ашкынулы Казансу килеп кушылган төбәгендә инде мең елга якын үзенең серле исеме һәм аннан да серлерәк, гаҗәпләнерлек бай тарихы булган бер шәһәр бар. Бу – Казан

44.01kb.

10 10 2014
1 стр.


Г. Р. Мөгътәсимова Казан (Идел буе) федераль университеты, Казан предметны белдергән диалектизмнарның татар мәкальләрендә кулланылышы

Бу вакытта тел чараларының сайланып алынуы һәм халык теленең иң яхшы үрнәкләрен иҗат итү процессы ачык күренәчәк

81.54kb.

15 10 2014
1 стр.


Казан шәһәрендә базар сәүдәсен тәртипкә китерү һәм базарларның эшләү кагыйдәләрен раслау турында

Казан шәһәре администрациясе башлыгының 2004 елның 9 декабрендәге 1982 номерлы карарының аерым нигезләмәләре белән үзенең конституциячел хокуклары һәм ирекләре бозылуга граҗданка О

45.28kb.

15 10 2014
1 стр.


Дипломдыќ жўмыс Таќырыбы: «Ќазан тљњкерісі ќарсаѕында Оѕтїстік Ќазаќстандаєы саяси-ќоєамдыќ ўйымдар»

Таќырыбы: «Ќазан тљњкерісі ќарсаѕында Оѕтїстік Ќазаќстандаєы саяси-ќоєамдыќ ўйымдар»

595.38kb.

14 12 2014
3 стр.


Такташ, Һ. Х. Әсәрләр : 3 томда / Һади Такташ. Казан : Татар кит нәшр., 2010

Чыганак : Такташ, Һ. Х. Әсәрләр : 3 томда / Һади Такташ. Казан : Татар кит нәшр., 2010

18.48kb.

05 09 2014
1 стр.


Приказ № от 20 г. Рабочая программа

Казан дәүләт университеты белән таныштыру, югары уку йортларына горурлык хисе тәрбияләү

130.42kb.

02 10 2014
1 стр.


Үзем турында минем исемем

Хәзер мин Казан университетында (хокук, рус филологиясе) бүлегендә беренче курста укыйм

203.3kb.

01 10 2014
1 стр.


Н. Сац атындағы Мемлекеттік академиялық орыс балалар мен жасөспірімдер театрының 2012 жылдың казан айына арналған репертуары
26.78kb.

09 10 2014
1 стр.