Казан (Идел буе) федераль университеты
Журналистика һәм социология факультеты
Татар журналистикасы кафедрасы
Р.Л.Зәйни
Журналистиканың хокукый нигезләре
Уку ярдәмлеге
УДК 070
«Казан (Идел буе) федераль университеты»
журналистика һәм социология факультетының
методик комиссиясе (протокол №4, 2011 елның 10 марты)
һәм татар журналистикасы кафедрасы (протокол №8, 2011 елның 2 феврале) карарлары буенча басыла
Фәнни редактор
филология фәннәре докторы, проф. В.З.Гарифуллин
Рецензентлар:
филология фәннәре кандидаты Фәттахов И.Ф.
филология фәннәре кандидаты Галиәхмәтова А.Ф.
"Журналистиканың хокукый нигезләре" курсы, фундаменталь университет белеме бирүнең бер өлеше буларак, журналистика белгечлеге һәм юнәлеше студентлары өчен уку планында каралган. Әлеге уку ярдәмлеге массакүләм мәгълүмат чараларын хокукый яктан көйләүнең төп аспектларын үз эченә ала. Лекцияләр өчен материаллар дисциплина программасы, әдәбият исемлеге, семинар дәресләр өчен сораулар, биремнәр, шулай ук белешмә аппарат белән баетылган.
Югары уку йортларының журналистика факультетлары һәм бүлекләре студентлары, журналистлар өчен адреслана.
© Казанский университет, 2011
© Зайни Р.Л., 2011
Эчтәлек
Кереш .......................................................................................................... 4
I бүлек. Курсны өйрәнү барышында эшне оештыруның формалары, алымнары һәм методлары .............................................. 6
II бүлек. “Журналистның хокукый нигезләре” курсы программасы.....9
Төп әдәбият .............................................................................. 12
Өстәмә әдәбият ...................................................................... 13
Имтихан өчен сораулар ......................................................... 15
III бүлек. Журналистиканың хокукый нигезләре. Лекцияләр һәм практик дәресләр өчен материаллар ................................................. 18
1 нче тема. Россиядә массакүләм мәгълүмат хокукының барлыкка килүе һәм үсеше...................................................... 18
2 нче тема. Массакүләм мәгълүмат чараларын оештыруга таләпләр ................................................................................... 31
3 нче тема. Журналист һәм мәгълүмат ............................ 41
4 нче тема. Массакүләм мәгълүмат чаралары һәм
реклама ...................................................................................... 49
5 нче тема. Матбугат иреге һәм кеше хокукларын
яклау ........................................................................................... 55
6 нчы тема. Журналист хокуклары һәм бурычлары ........ 76
7 нче тема. Журналист сайлаулар вакытында .................. 87
8 нче тема. Журналист һәм авторлык хокукы .................. 96
IV бүлек. Мөстәкыйль эш формалары ............................................ 103
Реферат темалары ............................................................... 103
Массакүләм мәгълүмат чараларына кагылышлы
законнардан өземтәләр ........................................................ 104
Журналистикага кагылышлы хокукый төшенчәләрнең кыскача аңлатмалы сүзлеге ................................................ 119
“Журналистиканың хокукый нигезләре” фәненнән
белемнәрне тикшерү өчен үрнәк тест сораулары ........... 123
Кереш
Без үзебезне хокукый дәүләттә яшибез, дип саныйбыз. Матбугатка бәйле хокукларыбызны тәэмин итәргә тиешле законнар гамәлдә йөри. Аларның беренчесе – Россия Федерациясе Конституциясе. Анда шәхеснең башка төрле хокуклары һәм иреге белән беррәттән, “шәхси тормышының кагылгысызлыгы”, “хат язышу сере хокукы”, “фикер һәм сүз иреге”, “теләсә кайсы законга сыешлы юл белән мәгълүмат эзләү, алу, тапшыру, җитештерү һәм тарату хокукы”, “массакүләм мәгълүмат иреге” гарантияләнә. Бер үк вакытта Конституциядә кайбер төр ирекләрне чикләү дә бар. Мисал өчен, “аерым кешенең шәхси тормышы турындагы мәгълүматларны аның рөхсәтеннән башка җыю, саклау, файдалану һәм тарату”, “мәҗбүриләп кемнән дә булса фикерен һәм ышануларын әйттертү яки алардан баш тартырга үгетләү” тыела. Төп Закондагы бу гарантияләр һәм тыюларның журналист һәм аудитория, журналист һәм материалларның геройлары, журналист һәм хакимият органнары арасындагы мөнәсәбәтләрне көйләүгә, җайга салуга кертә торган өлеше зур. Моннан тыш, массакүләм мәгълүмат чараларының эшчәнлеген көйләү процессында Гражданлык һәм Җинаять кодекслары да катнаша. Һәм, әлбәттә, төп урынны РФнең “Массакүләм мәгълүмат чаралары турындагы” Законы алып тора.
Менә шул саналып киткән законнар журналистлар өчен төп хокукый таләпләрне билгели дә инде. "Журналистиканың хокукый нигезләре" дигән курсны өйрәнү барышында ул законнарның журналист һөнәренә кагылышлы маддәләре өйрәнелә, аларны үтәү яки үтәмәүдән килеп чыгарга мөмкин булган нәтиҗәләр тикшерелә, конкрет мисалларга тукталына.
"Журналистиканың хокукый нигезләре" курсы, фундаменталь университет белеме бирүнең бер өлеше буларак, журналистика белгечлеге һәм юнәлеше студентлары өчен уку планында каралган.
Әлеге курсның максаты һәм бурычлары – массакүләм-мәгълүмати хокукның үзенчәлеген һәм ролен ачыклау. Әлеге максат ул хокукны массакүләм мәгълүмат чараларын барлыкка китерү, тарату һәм материалларын куллану барышында барлыкка килә торган иҗтимагый мөнәсәбәтләрне, редакторлар һәм журналистларның һөнәри эшчәнлекләрен, массакүләм мәгълүмат чараларын гамәлгә кую, эшләтү һәм ябуны тәртипкә салучы нормалар берлеге буларак күзаллау барышында тормышка ашырыла. Гомумиләштереп әйткәндә, максат массакүләм мәгълүмат өлкәсендәге хокук принциплары һәм нормаларын студентлар тарафыннан комплекслы рәвештә үзләштерүгә ирешүдән гыйбарәт.
Курсны үзләштеру барышында гомуми мәгълүмати хокукның бер өлеше дә, шул ук вакытта үзе аерым мөстәкыйль өлкә дә буларак, массакүләм мәгълүмати хокукның эчтәлеген ачу; студентларда массакүләм мәгълүмат чаралары эшчәнлеге өлкәсендәге хокукый мөнәсәбәтләрне көйләүче Россия законнарының юнәлеше, характеры, эчтәлеге һәм үзенчәлекләре турында тулаем күзаллау тудыру; массакүләм мәгълүмат чаралары өлкәсендәге хокукый мөнәсәбәтләрне көйләүче нормаларның эчке бәйләнешен ачу күз алдында тотыла.
Максатка ирешү һәм бурычларны үтәү барышында, рус телендәге берничә китап-дәреслек белән беррәттән, әлеге уку ярдәмлеге дә хезмәт итәр. Курс бакалаврлар әзерләү планы буенча алып барылганда, аны үзләштерү ахырына студентларга аерым таләпләр куела.
“Журналистның хокукый нигезләре” дисциплинасын өйрәнү процессы түбәндәге компетенцияләрне формалаштыруга юнәлдерелгән: хокукның демократик җәмгыятьтә тоткан урынын аңлау, Россиядә массакүләм мәгълүмат чараларының эшчәнлеген тәэмин итүче халыкара хокук нигезләрен һәм хокукый нормаларны, шул исәптән, журналистның хокукларын һәм бурычларын, авторлык хокукын белү (дәүләт стандарты буенча ОК-6, ОК-7, ОК-14, ПК-11 пунктлар).
Курсны өйрәнү ахырында студент:
-
массакүләм мәгълүмат чаралары турындагы халыкара хокук нигезләре, Россиядә массакүләм мәгълүмат чараларының эшчәнлеге, журналистның хокуклары һәм бурычлары, авторлык хокукын көйләүче хокук нормалары буенча белемле булырга;
-
хокукый культурага ия булырга, хокукый белемнәрен редакциядә эшләү вакытында куллана белергә, гражданнарны кирәкле мәгълүмат белән тәэмин итү барышында үзенең һөнәри хокукларын куллану һәм яклау, җәмгыять тормышында хокукның өстенлеген пропагандалау күнекмәләренә ия булырга тиеш.
Курс проблемалары буенча студентлар реферат, курс эшләре яза. Курс имтихан белән төгәлләнә.
следующая страница>