Flatik.ru

Перейти на главную страницу

Поиск по ключевым словам:

страница 1 ... страница 9страница 10страница 11страница 12страница 13

IV бүлек. Мөстәкыйль эш формалары




Реферат темалары

“Ирек” төшенчәсен мин ничек аңлыйм.

Матбугат иреге кеше хокукларын саклыймы?

Массакүләм мәгълүмат чараларының җәмгыятьтә тоткан хокукый урыны.

Россия Федерациясенең “Массакүләм мәгълүмат чаралары турындагы” законының төп положениеләре.

Мәгълүмат – хокукара мөнәсәбәтләр объекты.

Мәгълүмат җитештерү һәм аннан файдалануның төп хокукый шартлары нидән гыйбарәт?

Дәүләт серенең (яки хезмәт сере, тикшерү сере һәм суд сере, коммерция сере, һөнәри сер, дин тоту сере, гаилә серенең) журналист язмасында тоткан урыны.

ММЧ эшчәнлеген билгеләүче редакция уставы шундый булырга тиеш...

Аудио яки видеоязманы теләсә кайсы очракта да әзерләргә ярыймы?

Журналистның мәгълүмат җыярга, эшкәртергә һәм таратырга хокукы бар!

Шәхес намусын, абруен саклау – журналистның бурычы.

Массакүләм мәгълүмат чаралары сайлаулар вакытында да сатылмасын!

Журналистикада милләтара килешүчәнлек һәм ызгышлар мәсьәләсе.

Уңай этник мәгълүмат җиткерүче массакүләм мәгълүмат чаралары.

Этник мәгълүматны килешүчән яки ызгышлы итү ысуллары.

Массакүләм мәгълүмат чараларындагы рекламга куела торган таләпләр.

Авторлык хокукы һәм плагиат.

Россиядә “Массакүләм мәгълүмат чаралары турындагы” законның бәхәсле урыннары.


Массакүләм мәгълүмат чараларына кагылышлы

законнардан өземтәләр



Россия Федерациясе Конституциясеннән
(1993 нче елның 12 декабрендә кабул ителгән)

(...)

23 нче маддә.

1. Һәркемнең шәхси тормышының кагылгысызлыгына, шәхси һәм гаилә серенә, намусын һәм матур исемен яклау хокукы бар.

2. Һәркемнең хат алышу, телефоннан сөйләшү, почта, телеграф яки башка төр хәбәрләшү серенә хокукы бар. Бу хокукны бары тик суд карары белән генә чикләү рөхсәт ителә.


24 нче маддә.

1. Кешенең шәхси тормышы турындагы мәгълүматны аның рөхсәтеннән башка җыю, саклау, куллану һәм тарату тыела.

2. Закон белән билгеләнгән очраклардан кала, дәүләт хакимияте һәм җирле хакимият органнары, шулардагы вазыйфа башкаручы затлар һәркемгә дә турыдан-туры аның хокукларына һәм ирегенә кагылышлы документлар белән танышу мөмкинлеге тудырырга тиешләр.

(...)
29 нчы маддә.

1. Һәркемгә дә фикер һәм сүз иреге тәэмин ителә.

2. Социаль, расара, милли яки дини нәфрәт һәм дошманлык уятырлык пропаганда яки агитациягә юл куелмый. Аерым бер социаль, раса, милли, дини һәм тел ягыннан өстенлекне пропагандалау тыела.

3. Беркем дә үз фикерләрен һәм ышануларын белдерергә яки алардан баш тартырга мәҗбүр ителә алмый.

4. Һәркемнең дә теләсә кайсы законлы юл белән ирекле рәвештә мәгълүмат эзләү, табу, тапшыру, җитештерү һәм тарату хокукы бар. Дәүләт серен тәшкил итүче мәгълүмат исемлеге федераль закон белән ачыклана.

5. Массакүләм мәгълүмат иреге тәэмин ителә. Цензура тыела.

Россия Федерациясенең Гражданлык кодексыннан

(Дәүләт Думасы тарафыннан 1994 елның 21 октябрендә кабул ителгән)
(...)

152 нче маддә. Намус, дәрәҗә һәм эш репутациясен яклау

1. Әгәр андый мәгълүматны тараткан кеше аларның чынбарлыкка туры килүен дәлилли алмаса, граждан суд аркылы аның намусына, дәрәҗәсенә яки эш репутациясенә зыян салган мәгълүматны кире кагуны сорап судка мөрәҗәгать итә ала.

(...)


2. Әгәр гражданның намусына, дәрәҗәсенә яки эш репутациясенә зыян салган мәгълүматлар массакүләм мәгълүмат чараларында таратылган булса, алар шул ук массакүләм мәгълүмат чараларында кире кагылырга тиеш.

Әгәр күрсәтелгән мәгълүматлар оешмадан килгән документта булсалар, ул документ алмаштырылырга яки кире кайтарылып алынырга тиеш.

(...)

4. Суд карары үтәлмәгән булса, суд закон бозучыга процессуаль законнарда күрсәтелгән күләмдә һәм тәртиптә Россия Федерациясе кеременә алына торган штраф сала ала. Штраф түләү закон бозучыны суд карары белән билгеләнгән эшне үтәүдән азат итми.



5. Намусына, дәрәҗәсенә яки эш репутациясенә зыян салган мәгълүмат таратылган граждан, кире кагу белән беррәттән, аларны таратудан килгән чыгымнарны һәм әхлакый зыянны түләүне таләп итәргә хаклы.

6. Әгәр гражданның намусына, дәрәҗәсенә яки эш репутациясенә зыян салган мәгълүматны тараткан затның кем икәнлеген ачыклау мөмкин булмаса, аның турында мондый мәгълүматлар таратылган зат, таратылган мәгълүматларның чынбарлыкка туры килмәвен тануны сорап, судка мөрәҗәгать итәргә хокуклы.



Россия Федерациясе Җинаять кодексыннан

(1996 елның 13 июнендә кабул ителгән,

2003 елның 8 декабрендә ясалган редакциядә)
Махсус өлеш

(...)


17 нче бүлек. Шәхеснең ирегенә, намусына һәм дәрәҗәсенә карата эшләнгән җинаятьләр

129 нчы маддә. Гайбәт

1. Гайбәт, ягъни башка кешенең намусына һәм дәрәҗәсенә зыян салучы яки репутациясен бозучы ялган мәгълүматлар тарату -

сиксән мең сумга кадәр күләмдәге яки алты айга кадәр ирегеннән мәхрүм ителгәннең хезмәт хакы яки башка төрле кереме күләмендәге штрафка тартыла, яисә йөз егермедән йөз сиксән сәгатькә кадәрле мәҗбүри эш, яисә бер елга төзәтү эшләре белән җәзага тартыла.

2. Халык алдында ясалган чыгыштагы, халыкка күрсәтелгән әсәрдәге яки массакүләм мәгълүмат чараларындагы гайбәт -

йөз егерме мең сумга кадәрге яки бер елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителгәннең хезмәт хакы яки башка кереме күләмендәге штрафка тартыла, яисә йөз сиксәннән ике йөз сәгатькә кадәрге мәҗбүри эш, яисә бер елдан ике елга кадәрге төзәтү эшләре, яисә өч айдан алты айга кадәрге иректән мәхрүм итү җәзасына тартыла.

(...)
130 нче маддә. Кимсетү

1. Кимсетү, ягъни башка затның намусын һәм дәрәҗәсен әдәпсез рәвештә түбәнсетү -

кырык мең сум яки өч айга кадәр ирегеннән мәхрүм ителгән кешенең хезмәт хакы яки башка кереме күләмендәге штрафка, яисә йөз егерме сәгатьлек мәҗбүри эш, яки алты айлык төзәтү эшләре белән җавапка тартыла.

Халык алдында ясалган чыгыштагы, халыкка күрсәтелгән әсәрдәге яки массакүләм мәгълүмат чараларындагы кимсетү -

йөз сиксән мең сумга кадәрге яки алты айга кадәр ирегеннән мәхрүм ителгәннең хезмәт хакы яки башка кереме күләмендәге штрафка тартыла, яисә йөз сиксән сәгатькә кадәрге мәҗбүри эш, яисә бер елга кадәрге төзәтү эшләре белән җавапка тартыла.

(...)


19 нчы бүлек. Кеше һәм гражданның конституцион хокуклары һәм ирекләренә каршы җинаятьләр

137 нче маддә. Шәхси тормышның кагылгысызлыгын бозу

1. Затның шәхси һәм гаилә серен тәшкил иткән шәхси тормышы турындагы мәгълүматларны законсыз рәвештә үзенең ризалыгыннан башка җыю яки бу мәгълүматларны халык алдында ясалган чыгышта, халыкка күрсәтелгән әсәрдә яки массакүләм мәгълүмат чараларындагы тарату -

ике йөз мең сумга кадәрге яки унсигез айга кадәр ирегеннән мәхрүм ителгәннең хезмәт хакы яки башка кереме күләмендәге штрафка тартыла, яисә йөз егермедән йөз сиксән сәгатькә кадәрге мәҗбүри эш, яисә бер елга кадәрге төзәтү эшләре, яисә дүрт айга кадәр ирегеннән мәхрүм итү җәзасына тартыла.

2. Хезмәт урыныннан файдалану белән башкарылган шул ук эшләр -

йөз мең сумнан өч йөз мең сумга кадәрге яки бер елдан ике елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителгәннең хезмәт хакы яки башка кереме күләмендәге штрафка тартыла, яисә ике елдан биш елга кадәр аерым хезмәт урыннарында эшли алмау яки аерым эш белән шөгыльләнә алмау, яисә дүрттән алты айга кадәр ирегеннән мәхрүм итү белән җавапка тартыла.

(…)
140 нчы маддә. Гражданга мәгълүмат бирүдән баш тарту

Аерым хезмәт урынын биләүче затның гражданның хокуклары һәм ирегенә катнашы булган, урнаштырылган тәртиптә җыелган документлар һәм материалларны хаксыз рәвештә бирүдән баш тарту, яисә гражданга тулы булмаган яки күрәләтә ялган мәгълүмат бирү, әгәр бу эшләр гражданнарның хокуклары һәм законлы интересларына зыян китергән булса -

ике йөз мең сумга кадәрге яки унсигез айга кадәр ирегеннән мәхрүм ителгәннең хезмәт хакы яки башка кереме күләмендәге штрафка тартыла, яисә ике елдан биш елга кадәр аерым хезмәт урыннарында эшли алмау яки аерым эш белән шөгыльләнә алмау белән җавапка тартыла.

(…)


144 нче маддә. Журналистларның законлы һөнәри эшчәнлегенә комачау итү

1. Журналистларның законлы һөнәри эшчәнлегенә аларны мәгълүмат таратуга мәҗбүр итү яки таратуга каршы килү юлы белән комачау итү -

йөз сиксән мең сумга кадәрге яки алты айга кадәр ирегеннән мәхрүм ителгәннең хезмәт хакы яки башка кереме күләмендәге штрафка тартыла, яки йөз сиксән сәгатькә кадәрге мәҗбүри эш, яки бер елга кадәрге төзәтү эшләре белән җаваплылыкка тартыла.

2. Хезмәт урыныннан файдалану белән башкарылган шул ук эшләр -

йөз мең сумнан өч йөз мең сумга кадәрге яки бер елдан ике елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителгәннең хезмәт хакы яки башка кереме күләмендәге штрафка тартыла, яисә ике елга кадәрге төзәтү эшләре, яисәдан өч елга кадәр аерым хезмәт урыннарында эшли алмау яки аерым эш белән шөгыльләнә алмау белән бергә яки аннан башка гына ике елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү белән җавапка тартыла.

(…)
25 нче бүлек. Халык сәламәтлегенә һәм иҗтимагый әхлакка каршы җинаятьләр

242 нче маддә. Порнографик материаллар һәм предметларны законсыз рәвештә тарату

Порнографик материаллар яки предметларны тарату яки рекламалау максаты белән законсыз рәвештә җитештерү, тарату, рекламалау, шулай ук порнографик характердагы сурәтләре булган басмаларны, кино- яки видеоматериалларны яки башка предметларны законсыз рәвештә сату -

йөз мең сумнан өч йөз мең сумга кадәр яки бер елдан ике елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителгәннең хезмәт хакы яки башка кереме күләмендәге штрафка тартыла, яисә ике елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү җәзасына тартыла.

(…)
31 нче бүлек. Дөреслек урнаштыруга каршы җинаятьләр

297 нче маддә. Судны хөрмәт итмәү

1. Суд тикшерүендә катнашучыларны кимсетү юлы белән белдерелгән судны хөрмәт итмәү -

сиксән мең сумга кадәрге яки алты айга кадәр ирегеннән мәхрүм ителгәннең хезмәт хакы яки башка кереме күләмендәге штрафка тартыла, яисә йөз сиксәннән ике йөз сәгатькә кадәрге мәҗбүри эш, яисә ике айдан дүрт айга кадәр ирегеннән мәхрүм итү җәзасына тартыла.

(…)


Россия Федерациясенең "Массакүләм мәгълүмат чаралары турындагы" Законынан

(1991 елның 27 декабрендә кабул ителгән, 1995 елның 13 гыйнвары, 6 июне, 19 июле, 27 декабрендә, 1998 елның 2 мартында, 2000 елның 5 августында, 2001 елның 4 августында, 2002 елның 21 мартында, 25 июлендә, 2003 елның 8 декабрендә, 2004 елның 22 августында, 2005 елның 21 июлендә, 2006 елның 16 октябрендә, 2008 елның 25 декабрендә һәм 2009 елның 9 февралендә кертелгән үзгәрешләр белән)
(...)
II бүлек. Массакүләм мәгълүмат чараларын оештыру

10 нчы маддә. Теркәтү турындагы гариза

Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәтүне сорап язылган гаризада түбәндәгеләр күрсәтелә:

1) гамәлгә куючы турындагы әлеге Закон таләпләренә туры килерлек мәгълүматлар;

2) массакүләм мәгълүмат чарасының исеме;

3) теле (телләре);

4) редакция адресы;

5) массакүләм мәгълүмат чарасының даими таралу рәвеше;

6) продукциянең күзалланган таралу территориясе;

7) якынча тематикасы һәм (яки) махсуслашуы;

8) чыгарылышның күзалланган даимилеге, массакүләм мәгълүмат чарасының максималь күләме;

9) финанслау чыганаклары;

10) гариза бирүченең башка массакүләм мәгълүмат чараларына карата гамәлгә куючы, милекче, баш мөхәррир (редакция), нәшир яки таратучы булуы турындагы мәгълүматлар.

(...)
13 нче маддә. Теркәүгә каршы килү

Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәүгә каршы килү бары тик түбәндәге очракларда гына мөмкин:

1) гариза, әлеге Законга туры китереп, массакүләм мәгълүмат чараларын гамәлгә кую хокукына ия булмаган граждан, гражданлык җәмгыятьләре, учреждение, предприятие, оешмадан алынса;

2) гаризада күрсәтелгән мәгълүматлар чынбарлыкка туры килмәсә;

3) массакүләм мәгълүмат чарасының исеме, якынча тематикасы һәм (яки) махсуслашуы, әлеге Законның 4 нче маддәсенең беренче өлешендә аңлатылганча, массакүләм мәгълүмат иреген явыз рәвештә файдаланудан гыйбарәт булса;

4) теркәүче орган тарафыннан алдарак шул ук исемдәге һәм массакүләм мәгълүматны тарату рәвешендәге башка массакүләм мәгълүмат чарасы теркәлгән булса.

(...)
15 нче маддә. Теркәү турындагы белешмәне дөрес түгел дип тану

Теркәүче орган гаризасы буенча гражданлык суд эше тәртибендә каралып, теркәү турындагы белешмә дөрес түгел дип түбәндәге очракларда гына танылырга мөмкин:

1) теркәү турындагы белешмә ялган юл белән алынган булса;

2) массакүләм мәгълүмат чарасы бер елдан артык вакыт дөньяга (эфирга) чыкмый торса;

3) әлеге массакүләм мәгълүмат чарасының дөньяга (эфирга) чыгуыннан алып өч ай эчендә редакциянең уставы яки аны алыштыручы килешү кабул ителмәгән һәм (яки) расланмаган икән;

4) әлеге массакүләм мәгълүмат чарасын кабат теркәү очрагы булганда.

Теркәү турындагы белешмә дөрес түгел дип танылган очракта, теркәү салымы кире кайтарып бирелми


16 нчы маддә. Эшчәнлекне туктату һәм туктатып тору

Массакүләм мәгълүмат чараларының эшчәнлеге гамәлгә куючы карары буенча яисә теркәүче орган гаризасы буенча суд тарафыннан гражданлык суд эше тәртибендә каралып кына туктатылырга яки туктатылып торылырга мөмкин.

Гамәлгә куючының бары тик редакция уставы яки гамәлгә куючы белән редакция (баш мөхәррир) арасындагы килешүдә күзалланган очракларда һәм тәртиптә генә массакүләм мәгълүмат чарасының эшчәнлеген туктатып тору хокукы бар.

(...)
III бүлек. Массакүләм мәгълүматне тарату

27 нче маддә. Чыгарылыш мәгълүматлары

Даими басмаларның һәрбер чыгарылышында түбәндәге мәгълүматлар күрсәтелергә тиеш:

1) басманың исеме;

2) гамәлгә куючы (гамәлдәшләр);

3) баш мөхәррирнең фамилиясе һәм инициаллары;

4) чыгарылышның тәртип саны һәм дөньяга таралу көне, ә газеталар өчен – шулай ук басылырга кул кую вакыты (график буенча билгеләнгән һәм чынлыкта);

5) элемтә предприятиеләре аша тарала торган басмалар өчен - индекс;

6) тираж;

7) бәясе, яисә "Ирекле бәя", яисә "Бушлай" дигән язулар;

8) редакция, нәшир, типография адресы.

Радио- яки телетапшыру һәрбер чыгарылышында, ә тәүлек буе эшләгәндә дүрттән дә ким итмичә, редакция тапшыруның исемен атап торырга тиеш.

Аудио-, видео- яки кинохроникаль тапшыруларның һәр күчермәсендә түбәндәге мәгълүматлар күрсәтелергә тиеш:

1) тапшыруның исеме;

2) дөньяга (эфирга) таралу вакыты яки чыгарылыш саны;

3) баш мөхәррирнең фамилиясе, инициаллары;

4) тираж;

5) редакция һәм аның адресы;

6) бәясе, яки "Ирекле бәя", яки "Бушлай" дигән язу.

Мәгълүмат агентлыгы хәбәрләре һәм материаллары янында аның исеме күрсәтелергә тиеш. Әгәр массакүләм мәгълүмат чарасы теркәүдән азат ителмәгән икән, чыгарылыш мәгълүматларында шулай ук аны теркәгән орган һәм теркәү саны күрсәтелә.

(...)
37 нче маддә. Эротик басмалар

Эротик характердагы хәбәрләр һәм материаллар буенча махсуслаша торган массакүләм мәгълүмат чарасы дип әлеге Закон өчен тулаем һәм системалы рәвештә секска карата кызыксыну барлыкка китерә торган басма яки тапшыру аңлашыла.

Эротик характердагы махсуслашкан радио- һәм телетапшыруларны сигналны кодлаштырмыйча тарату, җирле хакимият тарафыннан башка таләп булмаса, бары тик җирле вакыт белән 23 сәгатьтән 4 сәгатькә кадәр генә рөхсәт ителә.

Эротик характердагы хәбәрләр һәм материаллар буенча махсуслашкан массакүләм мәгълүмат чаралары продукциясен ваклап сату бары тик ябыштырылган үтә күренмәле пакетларда һәм җирле хакимият тарафыннан махсус шуның өчен билгеләнеп куелган урыннарда гына сату рөхсәт ителә.
IV бүлек. Массакүләм мәгълүмат чаралары белән гражданнар һәм оешмалар арасындагы мөнәсәбәтләр

38 нче маддә. Мәгълүмат алу хокукы

Гражданнарның массакүләм мәгълүмат чаралары аркылы дәүләт органнары һәм оешмалары, иҗтимагый оешмалар, аларда эшләүче кешеләрнең эшчәнлеге турында үз вакытында мәгълүмат алу хокукы бар.

Дәүләт органнары һәм оешмалары, иҗтимагый оешмалар, аларда эшләүче кешеләр үз эшчәнлекләре турындагы мәгълүматларны редакция соравы буенча, шулай ук матбугат конференцияләре уздыру, белешмә һәм статистик материалларын тарату һәм башка формаларда тәкдим итәләр.


39 нчы маддә. Мәгълүмат сорап мөрәҗәгать итү

Редакция дәүләт органнары һәм оешмалары, иҗтимагый оешмалар, аларда эшләүче кешеләр эшчәнлеге турындагы мәгълүматны сорап мөрәҗәгать итә ала. Мәгълүмат сорап мөрәҗәгать итү телдән һәм язма рәвештә була ала. Соралган мәгълүматны күрсәтелгән органнар, оешма һәм берләшмәләрнең җитәкчеләре, аларның урынбасарлары, матбугат хезмәте хезмәткәрләре яки шуңа хокукы булган башка кешеләр бирә ала.


40 нчы маддә. Мәгълүмат бирүдән баш тарту һәм кичектерү

Мәгълүмат бирүдән баш тарту бары тик ул мәгълүмат эчендә дәүләт, коммерция яки закон белән саклана торган башка серләр булган очракта гына мөмкин. Каршы килү турындагы искәртү редакциягә мәгълүмат соралган язма мөрәҗәгатьне алганнан соң өч көн эчендә тапшырылырга тиеш. Искәртүдә түбәндәгеләр күрсәтелә:

1) сорала торган мәгълүматның закон белән саклана сорган сердән аерып булмавын аңлаткан сәбәбе;

2) мәгълүматны бирүдән баш тарткан кеше;

3) каршы килү турында карар кабул ителгән дата.

Сорала торган мәгълүматны кичектерү таләп ителгән мәгълүматны җиде көн эчендә бирә алмаган очракта мөмкин. Кичектерү турындагы искәртү редакция вәкиленә мәгълүмат соралган язма мөрәҗәгатьне алганнан соң өч көн эчендә тапшырылырга тиеш. Искәртүдә түбәндәгеләр күрсәтелә:

1) сорала торган мәгълүматның җиде көн эчендә бирелә алмавын аңлаткан сәбәбе;

2) сорала торган мәгълүмат биреләчәк дата;

3) кичектерүне билгеләгән кеше;

4) кичектерү турында карар кабул ителгән дата.


41 нче маддә. Конфиденциаль мәгълүмат

Редакциянең таратыла морган хәбәрләр һәм материалларында граждан тарафыннан аларны сер итеп саклау шарты белән бирелгән мәгълүматны ачарга хакы юк.

Редакция мәгълүмат чыганагын сер итеп сакларга бурычлы һәм, каралуда булган эшкә бәйле рәвештә суд таләп иткән очрактан кала, мәгълүматны исемен ачмау шарты белән бирелгән кешенең кем икәнен ачмаска хокуклы.

Редакциянең таратыла торган хәбәрләр һәм материалларда җинаять эшләгән яисә аны эшләүдә шикле дип табылган, шулай ук административ хокук бозган яки җәмгыятьтә булу кагыйдәләрен бозган балигъ булмаган баланың шәхесен турыдан яки читләтеп атаучы мәгълүматларны балигъ булмаган баланың үзенең яки аның законлы вәкиле рөхсәтеннән башка ачарга хокукы юк.

Редакциянең таратыла торган хәбәрләр һәм материалларда зыян күргән балигъ булмаган баланың шәхесен турыдан яки читләтеп атаучы мәгълүматларны, балигъ булмаган баланың үзенең яки аның законлы вәкиле рөхсәтеннән башка ачарга хокукы юк.
42 нче маддә. Авторлык әсәрләре һәм хатлар

Редакция кулланыла торган әсәрләргә карата, авторлык, нәширлек, интеллектуаль милеккә карата башка хокукларны да кертеп, барлык хокукларны да сакларга тиеш. Автор яисә әсәргә карата хокуклары булган башка зат редакциягә тапшырылган әсәрне куллануның аерым шартлары һәм характерын билгели ала.

Редакциягә адресланган хат, төп мәгънәсе бозылмаган һәм әлеге Закон положениеләре үтәлгән очракта, шул массакүләм мәгълүмат чарасының хәбәрләре һәм материалларында кулланыла ала. Редакция гражданнарның хатларына җавап бирмәскә һәм ул хатларны, аларны тикшерү вазыйфасына ия булган органнар, оешмалар һәм шуларда эшләүче затларга җибәрмәскә хокуклы.

Закон белән билгеләнмәгән очракларда, беркемнең дә редакция тарафыннан кире кагылган әсәр, хат, башка хәбәр яки материалны бастыруны таләп итәргә хакы юк.

(...)
V бүлек. Журналистның хокуклары һәм бурычлары

47 нче маддә. Журналист хокуклары

Журналистның түбәндәгеләргә хокукы бар:

1) мәгълүмат эзләү, сорау, алу һәм тарату;

2) дәүләт органнары һәм оешмалары, предприятие һәм учреждениеләре, иҗтимагый оешмалар яисә аларның матбугат хезмәтләрендә булу;

3) мәгълүмат сорап мөрәҗәгать итүгә бәйле рәвештә вазыйфа биләүче затлар тарафыннан кабул ителү;

4) дәүләт, коммерция яки закон белән сакланыла торган башка сер булган фрагментларыннан кала, документлар һәм материалларга үтеп керү;

5) әлеге Законның 42 нче маддәсенең беренче өлешендәге шартларны үтәгән очракта документлар һәм материаллардан күчермә ясау, бастырып чыгару, хәбәр итү яки башка ысуллар белән тарату;

6) закон белән тыелган очраклардан кала, аудио- һәм видеотехника кулланып, кино- һәм фотога төшереп, язмалар әзерләү;

7) табигый бәла-казалар, һәлакәтләр һәм катастрофалар, массакүләм тәртипсезлекләр һәм гражданнарның массакүләм җыелган махсус саклана торган урыннарында, шулай ук гадәттән тыш хәл игълан ителгән урынннарда, митинглар һәм демонстрацияләрдә булу;

8) аңа хәбәр ителгән мәгълүматларның дөреслеген тикшерү;

9) аның имзасы белән тарату өчен әзерләнгән хәбәрләр һәм материалларда үзенең шәхси фикерләре һәм бәясен күрсәтү;

10) аның ышануларына каршы килгән хәбәрләр һәм материалларны үз имзасы белән әзерләүдән баш тарту;

11) редакцияләү вакытында, аның фикере буенча, эчтәлеге үзгәртелгән дип тапкан хәбәр яки материал астыннан үзенең имзасын алып кую, яисә тыю яки әлеге хәбәр яки материалны, әлеге Законның 42 нче маддәсенең беренче өлеше нигезендә, таратуның аерым шартлары яки характерын билгеләү;

12) үзе тарафыннан әзерләнгән хәбәрләр һәм материалларны үз имзасы астында, псевдоним белән яки имзасыз тарату.

Журналист шулай ук Россия Федерациясе массакүләм мәгълүмат чаралары турындагы законнар биргән башка хокуклардан да файдалана.


48 нче маддә. Аккредитация

Редакциянең дәүләт органнары, оешма, учреждение, иҗтимагый берлек органнарына үз журналистларын аккредитацияләүне сорап мөрәҗәгать итү хокукы бар.

Дәүләт органнары, оешма, учреждение, иҗтимагый берлек органнары, редакцияләр шул органнар, оешмалар, учреждениеләр тарафыннан урнаштырылган аккредитация кагыйдәләрен үтәгән очракта, мөрәҗәгать ителгән журналистларны аккредитацияли.

Журналистларны аккредитацияләгән шул органнар, оешмалар, учреждениеләр аларга утырыш, киңәшмә һәм башка чаралар турында алдан ук хәбәр итеп торырга, стенограмма, беркетмә һәм башка документлар белән тәэмин итәргә, язмалар алып бару өчен уңайлы шартлар тудырырга бурычлы.

Аккредитацияләнгән журналистның аккредитацияләгән органнар, оешмалар, учреждениеләр тарафыннан үткәрелә торган утырыш, киңәшмә һәм башка чараларда, яшерен чара итеп үткәрү турында карар кабул ителгән очраклардан кала, катнашу хокукы бар.

Журналист яки редакция тарафыннан урнаштырылган аккредитация кагыйдәләре бозылса яисә, законлы көченә кергән суд карары нигезендә, журналистны аккредитацияләгән оешманың намусы һәм дәрәҗәсен бозарлык дөреслеккә туры килмәгән мәгълүмат таратылган дип табылса, журналистны аккредитациядән мәхрүм итә алалар.

Массакүләм мәгълүмат чаралары редакцияләренең үз хәбәрчеләрен аккредитацияләве әлеге маддә нигезендә алып барыла.
49 нчы маддә. Журналистның бурычлары

Журналист түбәндәгеләрне үтәргә бурычлы:

1) хезмәт бәйләнешләрендә торган редакциянең уставын үтәү;

2) аңа хәбәр ителгән мәгълүматның дөреслеген тикшерү;

3) мәгълүмат биргән затларның чыганакны күрсәтү, шулай ук өземтә итеп китерелгән фикернең, беренче тапкыр таратылган очракта, авторын күрсәтү таләбен үтәү;

4) мәгълүмат һәм (яки) аның чыганагының конфиденциальлеген саклау;

5) массакүләм мәгълүмат чараларында гражданның шәхси тормышы турында мәгълүмат тарату өчен (җәмгыять интересларын яклау өчен кирәк булган очраклардан кала) гражданның үзеннән яки аның законлы вәкилләреннән рөхсәт алу;

6) граждан яки вазыйфа башкаручы затлардан мәгълүмат алганда, аудио- һәм видеога яздыру, кино- һәм фотога төшерү турында әйтү;

7) әзерләгән хәбәр яки материалны таратуга бәйле исклар һәм закон таләпләренә туры килгән башка таләпләр булачагы турында баш мөхәррирне кисәтеп кую;

8) әгәр бирем яисә аны башкару закон бозу белән бәйле булган очракта баш мөхәррир яки редакция тарафыннан бирелгән биремне үтәүдән баш тарту;

9) һөнәри эшчәнлек алып барганда беренче таләп белән үк редакция таныклыгын яки шәхесне һәм журналист хокукларын раслаучы башка документны күрсәтү.

Журналистның шулай ук Россия Федерациясе массакүләм мәгълүмат чаралары турындагы законнар куйган башка бурычларны да үтәргә тиешле.

Һөнәри эшчәнлек алып барганда журналист граждан һәм оешмаларның хокуклары, законлы интереслары, намус һәм дәрәҗәсен хөрмәт итәргә хокуклы.

Дәүләт һөнәри эшчәнлек алып баруга бәйле рәвештә журналистка, иҗтимагый бурычын үтәүче зат буларак, аның намусы, дәрәҗәсе, сәламәтлеге, тормышы һәм милеген саклауны гарантияли.


50 нче маддә. Яшерен язмалар әзерләү

Яшерен аудио- һәм видеоязмалар, кино- һәм фотога төшерүләр кулланып әзерләнгән хәбәрләр һәм материалларны тарату түбәндәге очракларда гына рөхсәт ителә:

1) әгәр бу кеше һәм гражданның конституцион хокуклары һәм кеше ирекләрен бозмаса;

2) әгәр бу иҗтимагый ихтыяҗларны яклау өчен кирәк булса, һәм чит кешеләрне танып алуга каршы чаралар күрелгән булса;

3) әгәр язмаларны күрсәтү суд карары нигезендә алып барылса.

(...)


Россия Федерациясенең

"Дәүләт сере турындагы" законыннан

(1993 елның 21 июлендә кабул ителгән)
(...)

III бүлек. Мәгълүматларны һәм аларны йөртүчеләрне сергә әйләндерү.

7 нче маддә. Сергә әйләндерергә ярамый торган мәгълүматлар.

Түбәндәге мәгълүматларны сергә әйләндерергә ярамый:

гражданнарның куркынычсызлыгына һәм сәламәтлегенә янаучы гадәттән тыш хәлләр һәм фаҗигаләр һәм аларның нәтиҗәләре, шулай ук бәла-казалар, аларның рәсми фаразлары һәм нәтиҗәләре;

экология, сәламәтлек саклау, санитария, демография, мәгариф, мәдәният, авыл хуҗалыгы, шулай ук җинаятчелекнең торышы;

гражданнарга, вазыйфа биләүче затларга, предприятиеләргә, учреждениеләр һәм оешмаларга дәүләт тарафыннан каралган өстенлекләр, компенсация һәм ташламалар;

кеше һәм гражданның хокукларын һәм иреген бозу турындагы фактлар;

Россия Федерациясенең алтын запасы һәм валюта резервлары турында;

Россия Федерациясенең югарыдагы вазыйфа биләүче затларының сәламәтлегенең торышы турында;

Дәүләт хакимияте һәм аларның вазыйфа биләүче затлары тарафыннан законнарны бозу очраклары турында.

Югарыда санап кителгән мәгълүматларны сергә әйләндерү турында карар кабул иткән яки аларны шул максатларда дәүләт серенә керткән өчен, җәмгыятькә, дәүләт һәм гражданнарга китергән матди һәм әхлакый зыян күләменнән чыгып, җинаять, административ яки дисциплинар җаваплылыкка тартылалар. Гражданнарның андый карарларны судка бирергә хакы бар.



(...)
Эчтәлеккә кире кайтырга!


<предыдущая страница | следующая страница>


Казан (Идел буе) федераль университеты Журналистика һәм социология факультеты Татар журналистикасы кафедрасы

Лекцияләр өчен материаллар дисциплина программасы, әдәбият исемлеге, семинар дәресләр өчен сораулар, биремнәр, шулай ук белешмә аппарат белән баетылган

1563.27kb.

08 10 2014
13 стр.


Г. Р. Мөгътәсимова Казан (Идел буе) федераль университеты, Казан предметны белдергән диалектизмнарның татар мәкальләрендә кулланылышы

Бу вакытта тел чараларының сайланып алынуы һәм халык теленең иң яхшы үрнәкләрен иҗат итү процессы ачык күренәчәк

81.54kb.

15 10 2014
1 стр.


Г. Р. Мөгътәсимова Казан (Идел буе) федераль университеты Филология һәм сәнгать институты Этномәдәни берәмлекләрне рус теленнән татар теленә тәрҗемә итү үзенчәлекләре

В данной статье рассматриваются основные способы перевода этнокультурных единиц с русского языка на татарский язык

60.98kb.

25 12 2014
1 стр.


Г. Р. Мөгътәсимова Казан (Идел буе) федераль университеты татар халык мәкальләрендәге архаик сыйфатлар

Халык авыз иҗаты текстларындагы тел мәгълүматлары халыкларның рухи мәдәнияте тарихын өйрәнү һәм торгызу өчен киң кулланыла. Халык авыз иҗаты әсәрләре халыкның тормыш-көнкүреше, тар

114.69kb.

15 10 2014
1 стр.


Татарстан Республикасының мәгариф учреждениеләрендә Универсиада дәресен үткәрү өчен укытучыларга методик материаллар

Психол ф докт., профессор, Казан (Идел буе) федераль университетының гомуми психология кафедрасы мөдире

164.95kb.

13 10 2014
1 стр.


Татар филологиясе кафедрасы

Нигамаев. А. З.( татар һәм чагыштырма филология факультеты деканы). Филология факультеты: бүгенгесе һәм киләчәге

79.73kb.

12 10 2014
1 стр.


Х. Х. Кузьмина Гарәп язуы палеографиясе һәм каллиграфиясе

Уку-укыту методик кулланмасы Казан дәүләт университетының татар теле тарихы һәм гомуми тел белеме кафедрасы утырышында 2009 елның 24 ноябрендә расланды

738.07kb.

16 12 2014
4 стр.


И казан! Серле Казан!

Идел елгасына ашкынулы Казансу килеп кушылган төбәгендә инде мең елга якын үзенең серле исеме һәм аннан да серлерәк, гаҗәпләнерлек бай тарихы булган бер шәһәр бар. Бу – Казан

44.01kb.

10 10 2014
1 стр.