Flatik.ru

Перейти на главную страницу

Поиск по ключевым словам:

страница 1 ... страница 10страница 11страница 12страница 13

Журналистикага кагылышлы хокукый төшенчәләрнең кыскача аңлатмалы сүзлеге



Баш мөхәррир – редакциянең җитәкчесе, массакүләм мәгълүмат чараларын җитештерү һәм чыгаруга бәйле иң ахыргы сүзне әйтүче кеше.

Гаепсезлек шарты - суд карары чыкканчы, кешене гаепле дип игълан итәргә ярамау. Аңарчы журналист ул кеше турында “гаепләнүче”, “шикле”, “тикшерү астында тотылучы” дип кенә әйтә яки яза ала.

Гражданлык хәлләрен язып бару актлары сере – кешеләрнең хокуклары барлыкка килү һәм юкка чыгуга китергән, шулай ук гражданлык халәтен сурәтләүче вакыйгалар (мәсәлән, өйләнешү, гражданлык).

Гражданлык әйләнешендәге мәгълүмат - аерым кешеләр турындагы һәм шул кешеләргә генә билгеле булган мәгълүмат.

Дәүләт сере – аны куллану Россия Федерациясенең куркынычсызлыгына зыян салырга мөмкин булган, хәрби, тышкы сәясәт, икътисад, разведка, контрразведка, тикшерү өлкәләренә кагылышлы, дәүләт тарафыннан саклана торган мәгълүмат.

Журналист - исәпкә алынган массакүләм мәгълүмат чарасы редакциясе өчен хәбәрләр һәм материалларны редакцияләү, язу, җыю яки әзерләү белән шөгыльләнүче, әлеге редакция белән хезмәт килешүе яки башка төр килешүләр белән бәйләнгән, яки ул хезмәтләрне редакция кушуы буенча башкаручы кеше.

Журналист хокукларын явыз ният белән файдалану - иҗтимагый әһәмияткә ия мәгълүматларны яшереп калдыру яки уйлап чыгару; имеш-мимешләрне расланган хәбәр итеп тарату; чит кеше яки массакүләм мәгълүмат чарасы булмаган башка оешма өчен мәгълүмат җыю максаты белән куллану.

Интеллектуаль милек объектлары - гражданлык хокуклары гамәлгә керә торган объектлар - мәгълүмат һәм әсәрләр (редакциянең штаттагы хезмәткәрләре тудырган материаллар; штаттан тыш хәбәрчеләр, чит авторлар тудырган материаллар; фотосурәт, рәсем, карикатура кебек сынлы сәнгать әсәрләре; верстка, басманы бизәү өчен кулланылган типография чаралары).

Коммерция сере - коммерция эшчәнлеге белән бәйле, башка кешеләргә билгеле булмавы аркасында потенциаль коммерция кыйммәтенә ия мәгълүмат.

Конфиденциаль сер – аерым шәхеснең хокукларын саклау максатыннан, бар кеше өчен дә ачык булмаган мәгълүматлар.

Массакүләм мәгълүмат - чикләнмәгән күләмдәге кешеләр өчен әзерләнеп, кәгазьгә басылган, аудио-, аудиовизуаль яки башка төрле хәбәрләр, материаллар.

Массакүләм мәгълүмат иреген явыз ният белән файдалану - массакүләм мәгълүмат чараларын җинаять җаваплылыгына тартылырлык эшләр өчен, наркотик чаралар, психотроп матдәләрне пропагандалау максатында куллану һәм массакүләм мәгълүмат чараларында халык аңына тәэсир итәрлек яшерен вставкалар кертү.

Массакүләм мәгълүмат чаралары - басма, радио-, теле-, видеопрограмма, кинохроника, массакүләм мәгълүмат таратучы башка чаралар.

Массакүләм мәгълүмат чарасы продукциясе - журналистлар һәм техник хезмәткәрләрнең уртак хезмәте белән аерым бер тираж белән дөньяга таралган периодик басма, эфирга чыккан радио-, телетапшыру.

Массакүләм мәгълүмат чарасы продукциясен тарату - массакүләм мәгълүмат чарасы продукциясен сату, абүнәчеләргә яздыртып, почта яки башка хезмәтләр аркылы китертү, заказ буенча китереп бирү, өләшү.

Мәгълүмати экология бозылу - социаль, раса, милләт, динара нәфрәт һәм низаглар китереп чыгарырга сәләтле мәгълүмат; сугышка чакыру; нәфрәт, дошманлык, башкалардан өстенлекне пропагандалаучы мәгълүмат; порнография; кешеләрнең намусын, исемен, репутациясен зыян салучы; намуссыз, тикшерелмәгән, әхлаксыз, күрә торып ялган мәгълүмат, яшерен реклама; психикага тәэсир ясаучан мәгълүмат; дәүләт һәм конфиденциаль серләрне таратучы; сайлау алды агитациясе кагыйдәләрен бозучы һ.б. мәгълүматлар җитештерү, тарату.

Өземтәләр - аерым кагыйдәләргә туры китереп (авторы һәм кайдан алынганлыгын күрсәтеп, фәнни, тикшеренү, полемик, тәнкыйди һәм мәгълүмати максатларда гына, күләме өземтә китерүнең максаты белән ярашкан шартларда), башка авторларның әсәрләреннән кулланылган өзекләр.

Даими басма - даими исеме, саннарының тәртип номеры булган һәм елына бер тапкыр булса да дөнья күрүче газета, журнал, альманах, бюллетень яки шундый башка чара.

Радио-, теле-, кинохроникаль программа - елына бер мәртәбә булса да эфирга чыгучы, даими исеме булган периодик аудио-, аудиовизуаль хәбәрләр, материаллар.

Редакция – массакүләм мәгълүмат чараларын җитештерә һәм чыгара торган оешма, учреждение, предприятие, бер кеше яки берничә кеше төркеме.

Сайлау алды агитациясе - сайлаучыларны сайлауда катнашырга һәм теркәлгән кандидатлар яклы яки аларга каршы булып тавыш бирергә этәрү максаты белән башкарылган эшчәнлек.

Сайлаулар вакытында массакүләм мәгълүмат чараларын классификацияләү –

1) “вазыйфа йөкләтелгән” массакүләм мәгълүмат чаралары - гамәлгә куючылары дәүләт органнары, оешмалары һәм учреждениеләре булганнар, сайлауларга хәтле бер ел эчендә барлык тоткан акчаларының 15 проценттан да ким булмаган өлешен дәүләт хакимияте яки җирле үзидарә органнары бүлеп бирелгәннәр.

2) “тайпылучы” массакүләм мәгълүмат чаралары – сәяси темага катнашмаучы, дәүләтнеке яки аныкы булмаган махсуслашкан массакүләм мәгълүмат чаралары.

3) “ангажемент алган” массакүләм мәгълүмат чаралары – кандидатларның яки партияләренең үзләре гамәлгә куйган басмалары.

4) “түләүле” массакүләм мәгълүмат чараларын – алдагы төркемнәрнең берсенә дә туры килмәүче массакүләм мәгълүмат чаралары.

Хезмәт сере – федераль законнар һәм Россия Федерациясенең Гражданлык кодексы нигезендә дәүләт органнары тарафыннан тыю салынган серләр.

Халыкка билгеле тормыш турындагы мәгълүмат - мәгълүмат субъектының бар халык өчен дә ачык җәмәгать урынында булуы, игътибарны үзенә тарту максатыннан халыкка файда китерә торган яки зыян сала торган эшләр башкаруы турындагы мәгълүмат.

Шәхси мәгълүматлар – аерым бер кешенең шәхси тормышында урын алган фактлар, вакыйгалар, очраклар турындагы мәгълүматлар.

Ябык мәгълүмат - дәүләткә яки аерым кешеләргә зыян килмәсен өчен, бар кешегә дә ачык булмаган мәгълүмат. Әйтик, дәүләт сере, коммерция сере, суд сере һ.б..

Һәркемгә дә ачык мәгълүмат - теләсә кайсы кешегә бернинди тыюларсыз барып ирешергә тиешле мәгълүмат.

Һөнәри сер – аерым бер һөнәргә караган кешеләрнең бар кеше өчен дә ачык була алмый торган мәгълүматлары.


Эчтәлеккә кире кайтырга!

“Журналистиканың хокукый нигезләре” фәненнән

белемнәрне тикшерү өчен үрнәк тест сораулары




Тест №1

Тема - Россиядә массакүләм мәгълүмат хокукының барлыкка килүе һәм үсеше

Авырлык дәрәҗәсе - уртача

Тип – бер вариант

Сорау. Беренче рәсми хокукый нормалар Россиядә нинди матбугат чарасы белән бергә барлыкка килгән?

Җавап вариантлары.

1. "Вести-Куранты" газетасы

2. "Ведомости" газетасы

3. "Правда" газетасы

4. "Русское слово" журналы
Тест №2

Тема - Массакүләм мәгълүмат чаралары һәм реклама

Авырлык дәрәҗәсе - уртача

Тип – бер вариант

Сорау. Рекламада түбәндәгеләрдән кайсысын куллану рөхсәт ителми?

Җавап вариантлары.

1. Артистларның образлары

2. Сыра шешәсе

3. Җырлар

4. Сыра эчү процессы
Тест №3

Тема - Массакүләм мәгълүмат җитештерүчеләр арасындагы хокукый мөнәсәбәтләр

Авырлык дәрәҗәсе - уртача

Тип – бер вариант

Сорау. Әгәр гамәлгә куючы материалларны бастырыр алдыннан үзе белән килештерүне таләп итә икән, бу эш ничек дип бәяләнәчәк?

Җавап вариантлары.

1. Һөнәри этика кагыйдәләрен үтәмәү

2. Гадәти хәл

3. Закон таләпләрен бозу


Тест №4

Тема - Журналист һәм адитория арасындагы бәхәсләр

Авырлык дәрәҗәсе - уртача

Тип – бер вариант

Сорау. Массакүләм мәгълүмат чарасында намусы, дәрәҗәсе, репутациясе кимсетелгән дип санаган кеше беренче чиратта кая мөрәҗәгать итәргә тиеш?

Җавап вариантлары.

1. Судка


2. Шул массакүләм мәгълүмат чарасы редакциясенә

3. Теләсә кайсы массакүләм мәгълүмат чарасы редакциясенә

4. Эчке эшләр министрлыгына
Тест №5

Тема - Журналист һәм адитория арасындагы бәхәсләр

Авырлык дәрәҗәсе - уртача

Тип – бер вариант

Сорау. Кеше хокуклары буенча Европа суды гаилә сере дигәнгә түбәндәгеләрдән кайсылары турында мәгълүматларны кертә?

Җавап вариантлары.

1. Законсыз туган балалар

2. Гаилә сатып алган машина

3. Әти-әнинең һөнәре

4. Әти-әнинең эшенә бәйле серләр

Тест №6

Авырлык дәрәҗәсе - уртача

Тип – бер вариант

Сорау. Сайлауларга кагылышлы законнар арасында Россиядә кайсы закон юк?

Җавап вариантлары.

1. “Россия Федерациясе Президентын сайлау турындагы” Закон

2. “Россия Федерациясе Федераль Җыелышының Дәүләт Думасына депутатлар сайлау турындагы” Закон

3. “Россия Федерациясе гражданнарының сайлау хокукларына һәм референдумда катнаша алуына төп гарантияләр турындагы” Закон

4. “Россия Федерациясе гражданнарының сайлау хокуклары турындагы” Закон
Тест №7

Тема - Журналист һәм авторлык хокукы

Авырлык дәрәҗәсе - уртача

Тип – бер вариант

Сорау. Россиядәге авторлык хокукына бәйле закон ничек атала?

Җавап вариантлары.

1. "Авторлык хокукы һәм эргәдәш хокуклар турындагы" РФ Законы

2. "Авторлык хокукы турындагы" РФ Законы

3. "Интеллектуаль милек турындагы" РФ Законы

4. "Патент хокукы турындагы" РФ Законы

5. Гражданлык кодексының 4 нче өлеше


Тест №8

Тема - Журналист һәм авторлык хокукы

Авырлык дәрәҗәсе - уртача

Тип – бер вариант

Сорау. Әдәби һәм сәнгать әсәрләрен саклау турындагы Берн конвенциясенә Россия кайсы елдан кушылды?

Җавап вариантлары.

1. 1925


2. 1945

3. 1975


4. 1995
Эчтәлеккә кире кайтырга!


1 http://www.gdf.ru/old/monitoring/index.html

2 Корконосенко С.Г. Право и этика СМИ: Учебное пособие / С.Г.Корконосенко, В.В.Ворошилов. –СПбГУ, 1999. – С. 29-30.

3 http://medialaw.kz/index.php?r=22&c=382




<предыдущая страница


Казан (Идел буе) федераль университеты Журналистика һәм социология факультеты Татар журналистикасы кафедрасы

Лекцияләр өчен материаллар дисциплина программасы, әдәбият исемлеге, семинар дәресләр өчен сораулар, биремнәр, шулай ук белешмә аппарат белән баетылган

1563.27kb.

08 10 2014
13 стр.


Г. Р. Мөгътәсимова Казан (Идел буе) федераль университеты, Казан предметны белдергән диалектизмнарның татар мәкальләрендә кулланылышы

Бу вакытта тел чараларының сайланып алынуы һәм халык теленең иң яхшы үрнәкләрен иҗат итү процессы ачык күренәчәк

81.54kb.

15 10 2014
1 стр.


Г. Р. Мөгътәсимова Казан (Идел буе) федераль университеты Филология һәм сәнгать институты Этномәдәни берәмлекләрне рус теленнән татар теленә тәрҗемә итү үзенчәлекләре

В данной статье рассматриваются основные способы перевода этнокультурных единиц с русского языка на татарский язык

60.98kb.

25 12 2014
1 стр.


Г. Р. Мөгътәсимова Казан (Идел буе) федераль университеты татар халык мәкальләрендәге архаик сыйфатлар

Халык авыз иҗаты текстларындагы тел мәгълүматлары халыкларның рухи мәдәнияте тарихын өйрәнү һәм торгызу өчен киң кулланыла. Халык авыз иҗаты әсәрләре халыкның тормыш-көнкүреше, тар

114.69kb.

15 10 2014
1 стр.


Татарстан Республикасының мәгариф учреждениеләрендә Универсиада дәресен үткәрү өчен укытучыларга методик материаллар

Психол ф докт., профессор, Казан (Идел буе) федераль университетының гомуми психология кафедрасы мөдире

164.95kb.

13 10 2014
1 стр.


Татар филологиясе кафедрасы

Нигамаев. А. З.( татар һәм чагыштырма филология факультеты деканы). Филология факультеты: бүгенгесе һәм киләчәге

79.73kb.

12 10 2014
1 стр.


Х. Х. Кузьмина Гарәп язуы палеографиясе һәм каллиграфиясе

Уку-укыту методик кулланмасы Казан дәүләт университетының татар теле тарихы һәм гомуми тел белеме кафедрасы утырышында 2009 елның 24 ноябрендә расланды

738.07kb.

16 12 2014
4 стр.


И казан! Серле Казан!

Идел елгасына ашкынулы Казансу килеп кушылган төбәгендә инде мең елга якын үзенең серле исеме һәм аннан да серлерәк, гаҗәпләнерлек бай тарихы булган бер шәһәр бар. Бу – Казан

44.01kb.

10 10 2014
1 стр.