Flatik.ru

Перейти на главную страницу

Поиск по ключевым словам:

страница 1
Тимершык урта гомуми белем бирү мәктәбенең

I квалификацион категорияле укытучысы

Гарифуллина Марсилә Миннахметовнаның

3 нче сыйныф өчен әйләнә-тирә дөньядан дәресе

эшкәртмәсе

Тема: Кеше тәненең төзелеше.

Дәрес төре: яңа белем бирү.

Уку эшчәнлеге: уйлау, фикерләү сәләтен, хәтерләрен үстерү, сөйләм телен баету, сәламәтлекне саклауга омтылыш тәрбияләү.

Белергә тиеш: -эчке һәм тышкы тән төзелеше турында;

- эчке һәм тышкы тән төзелеше аерымлыкларын;

-кеше организмының төп органнар системалары, аларның төзелеше, функцияләре турында

- төп төшенчәләрне;



Көтелгән нәтиҗә: -эчке органнарның кеше өчен иң кирәкле әйбер булуын аңлаулары;

-үзеңнең сәламәтлегеңне сакларга кирәклеге турында аңлаулары;

-танып – белү эшчәнлекләрен үстерү.

Контроль төрләре: тест, сорау- табышмаклар.

Материал: дәреслек 2-кисәк, 48 бит

Җиһаз төре: тест, мультимедия, презентация.

Дәрес барышы.



1.Оештыру моменты.

-Хәерле көн укучылар!Барыгызга да сәламәтлек һәм күңел күтәренкелеге теләп дәресебезне башлыйбыз.



2. Актуальләштерү.

Һәр иртәне, һәр дәресне без бер-беребезгә сәламәтлек теләп башлыйбыз.Кешегә сәламәтлек ни өчен кирәк соң?

(Җаваплар тыңлана)

Әйе.Сәламәт булу өчен иң беренче чиратта үзеңнең организмыңны белү кирәк. Безнең бүгенге дәрес бик актуаль.

Ә хәзер без сезнең белән бер уен уйнарбыз.Ул уен “Таны һәм ата” дип атала.(3-слайд) (Каршыда төрле хайван эскизы һәм кеше эскизы бирелгән.Укучылар аларны тышкы төзелеше буенча танып әйтергә тиеш)

3.Проблемалы- диалоглы әңгәмә.

-Сез хайваннарны нинди билгеләре буенча аердыгыз?

-Ә кешене нинди ягы буенча аердыгыз?

(Тышкы төзелеше буенча)

-Бу картинага игътибар итегез. Бу нәрсә?( 4-слайд)

-машина.


-машина тыштан ничек төзелгән?

-(Тәрәзәсе,ишеге, тәгәрмәче бар)

-Әйе. Тыштан күргән әйберләрне без тышкы төзелеш дибез.

-Ә сез ничек уйлыйсыз, машинаның эчендә нәрсәләр бар?

-( Утыргыч,радио, магнитофон , мотор)

-Әйе.Эчтәге әйберләрне без эчке төзелеш дибез.



НӘТИҖӘ: Төзелеш эчке һәм тышкы булырга мөмкин.

4.Дәреснең максатын җиткерү.

-Без бүгенге дәрестә кешенең эчке һәм тышкы төзелешен өйрәнербез.



5.Танып белү закончалыклары.

Дәреслек буенча эш.

-49- биттә нәрсә ясалган?( Кешенең тышкы төзелеше)

-51- биттә нәрсә ясалган? ?( Кешенең эчке төзелеше)



6. Кешенең тышкы төзелеше.

-Балалар, бер-берегезгә карагыз һәм әйтегез.

Кешенең тышкы тән төзелеше ничек төзелгән?

(Җаваплар тыңлана)

-Ә хәзер слайдка карыйбыз.Кешенең тышкы төзелеше ничек урнашкан?

.(5-слайд)

7. Ә эчке төзелеше нинди соң аның?

-(Җаваплар тыңлана)

Кеше тәне эчке органнардан тора.(6-слайд)

Болар турында тулырак дәреслекнең 50-51 нче битләреннән танышырбыз.

-Укучылар, бер сорауга җавап бирегез әле. Кеше органнары белән идарә итүче нәрсә икән ул?

-(Баш мие)

1.Баш мие.

Укытучы сөйләве.

-Баш мие башка бөтен организм белән идарә итүче орган.Тирә-якка карап сез әйберләр күрәсез, таныйсыз.Сез язасыз, укыйсыз.Кичәге дәресне, бүгенгесен беләсез.Кичә кайда, нәрсә эшләгәнеңне беләсез.Мәсьәләләр, мисаллар чишәсез. Бу үзеннән –үзе эшләнә шикелле. Ә чынлыкта сезнең уйларыгыз, хәрәкәтләрегез белән баш мие идарә итә.БАШ МИЕ- төп орган. Ә ул кайда урнашкан соң?

-Башта.(8-слайд)

2.Үпкәләр.

Без рәхәтләнеп киң итеп сулыйбыз.Нәрсәләр ярдәмендә сулыйбыз икән соң без? Әйдәгез, тикшереп карыйк.Минем сигнал белән борыннарны кысып тотыгыз.Кемнең сулыйсы килә башлый, кулны күтәрсен. Ә мин саныйм.

-Нәтиҗә ясыйк, димәк кеше суламыйча яши алмый. Аңа суларга үпкәләр ярдәм итә.(9-слайд)

Дәреслектән уку.

Димәк , кешедә ике - уң як һәм сул як үпкәләр бар.

Сулаганда алар киңәя, кире чыгарганда кысыла.Үпкәләр кайда урнашкан соң?

-Күкрәк читлегендә.(8-слайд)

3.Йодрык кадәрле тыгыз мускул капчык.ул әле кыскарып, әле йомшарып бертуктамый эшләп тора.Ул кешенең моторы.Ул нәрсә?

(Йөрәк)

-Кешенең исәнме, юкмы икәнлеген ничек белеп була?



-Әйе, беренче чиратта аның йөрәге тибәме икән дип тыңлыйлар.

Ул кайда, кайсы якта урнашкан?Учыгызны йөрәгегезгә куегыз.

Дәреслектән уку.

4. Ашказаны. Кешенең эчке ашханәсенең иң төп өлеше ни булыр икән.Шуны ачыклыйк. Кем ничек уйлый? Менә сез укудан өйгә ачыгып кайттыгыз. Әниегез сезгә ашарга бирде.Сез төрле әйберләр ашыйсыз.Сыр, творог, бәрәңге һ.б.Ә менә бу ризыкларны яхшылап эшкәртү – ашказаны дигән органга йөкләнә.(11-слайд) Ул капчыкка охшаган..Күп ашасак ул капчык зурая.2-3 литрдан күбрәк ашарга ярамый.Ул вакытта ашказаны авырлык кичерә.Ашказаны кайда урнашкан соң? (8-слайд)

-Эчнең өске өлешендә кабыргалар астында.

Ә ни өчен ризыкны бик ныклап чәйнәп ашарга, зур кисәкләр йотмаска кирәк? Дәреслектән укып танышыйк.

5.Кешенең эчке ашханәсе 8 метр тирәсе.Ул тыгыз чорналган, шуңа күрә эчкә сыеп бетә. Бу ни булыр икән?

-Эчәклек.Әйе, ашказаны ашаган ризыгыбызны эчәклеккә куа икән.

-Ул кайда урнашкан?

-Эчтә ( 8-слайд)

-6.Эчке ашханәдә без ашказанының күршесе бавырны атамадык.Бавыр ашказанының уң ягында урнашкан. Ул эчәклекләрдән килгән үт сыеклыгын эшкәртә, азыкны эшкәртергә ярдәм итә.

8.Физминутка.

9.Алган белемнәрне ныгыту.

-тест эшләү

-эш дәфтәрендә эшләү.

10. Тикшерү, бәяләү.

- тестны компьютер ярдәмендә тикшерү.

- Коллектив белән тикшерү.



11.Дәресне йомгаклау.

Без яңа һәм бик кирәкле тема үттек. Ни өчен кирәкле?

Без үзебезнең организмыбызның ничек төзелгәнен, ничек эшләвен белергә тиешбез. Чөнки, сәламәт яшәү өчен, дөрес туклану мөһим.

12. Өй эше.

-Эш дәфтәрендә кроссворд чишәргә.

-Көндәлек режимыңны төзергә.

13. Дәресне тәмамлау.

Кулланылган әдәбият:



1.Плешаков А.А., Новицкая М.Ю. Окружающий мир. 3 класс. Учебник в 2ч. Просвещение, 2012.

  1. Плешаков А.А., Новицкая М.Ю. Окружающий мир. 3 класс. Рабочая тетрадь. В 2ч. / Просвещение, 2012.



  1. Примерная программа начального общего образования. М.Просвещение, 2010.



  1. Интернет—ресурсы. https://festival.1september.ru

Кеше тәненең төзелеше

Уку эшчәнлеге: уйлау, фикерләү сәләтен, хәтерләрен үстерү, сөйләм телен баету, сәламәтлекне саклауга омтылыш тәрбияләү

51.51kb.

15 10 2014
1 стр.


Кеше һәм табигать

Кеше тормышы һәрвакыт табигать белән бәйле. Ул кешенең сәламәтлек, туклану, гомумән, яшәеш чыганагы. Табигать дигәч, иң беренче чиратта, калын яшел урманнар, саф сулы чишмәләр, бай

27.96kb.

13 10 2014
1 стр.


390 хуҗалык исәпләнелә һәм 1250 кеше яши, шуларның 746

Авыл хуҗалыгында эшләүчеләр – 109, бюджет оешмаларында- 120, һәм төрле җирләрдә- 38 кешебез эшли. 2011 нче елда барлыгы 3 бала туды 25 кеше якты дөньядан китте

108.4kb.

25 12 2014
1 стр.


Денсаулыққа зиянды әдеттер

Сен мені танымайсың,мен сені танимын. Мен ертең оқуға барамын. Сәрсен мен Дүйсен киноға барады,біз театрға барамызМына кітапты мен кеше оқыдым. Көп ұзамай дауыл тұрды. Кеше Республ

64.29kb.

12 10 2014
1 стр.


Чын кеше булу, әдәп, оят, намус, дәрәҗә, җан, йөрәк, күңел, дәрт-дәрман, батырлык-куркаклык
139.53kb.

12 10 2014
1 стр.


Дәреснең барышы I. Уку мәсьәләсен кую

Максат: сабыр булуның кеше яшәешендә иң күркәм сыйфатларның берсе булуга төшендерү

162.48kb.

13 10 2014
1 стр.


Мырзабаев, А. Дала сәні кеше көп еді, бүгін сирек, ертең ше / А. Мырзабаев //Егемен Қазақстан. 2007. 16 қараша (№355-356)

Дала сәні кеше көп еді, бүгін сирек, ертең ше / А. Мырзабаев //Егемен Қазақстан. 2007. 16 қараша (№355-356)

69.74kb.

12 10 2014
1 стр.


Нәрсә ул бәхет? Бәхетле кеше нинди була?

К. Насыйри “Китаб-эт тәрбия”; “Балаларга үгет-нәсыйхәт” китабы; Л. Шагыйрьҗан шигырьләре, “Идел” журналы, 1990 ел, “Гыйбрәтле хәлләр” китабы

31.6kb.

13 09 2014
1 стр.