Flatik.ru

Перейти на главную страницу

Поиск по ключевым словам:

страница 1страница 2 ... страница 5страница 6

“Килешенгән” “Килешенгән” “Раслыйм”

МБ җитәкчесе: Завуч: Директор:

____Гатауллин Р.А. ____ Хатыпова Р.М. ____Сафиуллин А.С.

Протокол № __

“___”___2011 ел “____”___2011ел Приказ ___”____”__2011ел


Үргәгар гомуми төп белем бирү мәктәбенең икенче квалификацион категорияле

тарих укытучысы

Мингараева Эльвира Замир кызының


5-9 нче сыйныфлар өчен

тарихтан

эш программасы

Педагогик киңәшмә утырышында каралды:

Протокол №_________

“____”___________2011ел

2011-2012 нче уку елы

Аңлатма язуы


Мәктәптә тарих һәм җәмгыять белеме фәнен укытуның төп максаты: шәхесне үстерү һәм тәрбия бирүне белем, күнекмә, социаль гамәли эшчәнлек нигезендә алып бару.

Тарихи белем бирү эчтәлегенең гомуми төп һәм урта (тулы) белем бирү баскычларында бер-берсе белән мөнәсәбәтләре аларның тарихи белем бирү варислыгы принцибыннан һәм һәркайсының спецификасыннан чыгып билгеләнә. Гомуми төп белем бирү баскычында укучылар тарихны өйрәнү барышында гади урын-хронологик системага салынган тарихи белемнәр алалар, аерым чорларның спецификасыннан чыгып, тарихи терминология белән эш итәргә өйрәнәләр, тарихи анализның төп ысуллары белән танышалар. Бу баскычның төп үзенчәлеге булып укучыларда профильле укуга әзерлек (профиль алды әзерлеге) булып тора.

Ә гомуми урта (тулы) база дәрәҗәсендә тарихи белем бирү 5-9 сыйныфларда кешелекнең үткәне турында алган белемнәрне тирәнәйтергә hәм системалаштырырга булышлык итә, белем бирү баскычында фактларны өйрәнүдән аларны аңлау-фикерләү, чагыштыру-тарихи анализлау, шул нигездә-укучыларның тарихи фикер йөртүен үстерү мөһим. Аеруча зур басым мәгълүмат эзләү, аның төрле төрләре белән эш итү,тарихи вакыйга-күренешләрне бәяләү, сурәтләү, Россия һәм Ватан тарихына караган вакыйгаларга үз фикереңне билгели алу кебек күнекмәләр формалаштыруга бирелә. Шулай итеп, гомуми урта (тулы) мәктәптә тарихи белем бирүнең сыйфат үлчәме алган мәгьлүматның күләмендә һәм аны чагылдыра белүдә түгел, ә тарихи вакыйгаларга бәя бирү, эзлекле фикер йөрту, аны анализлау, аңлату, бәяләү, аралашу мәдәниятен үстерүдән гыйбарәт.

Тарих фәнен урта мәктәптә профиль дәрәҗәсендә өйрәнүнең үзенчәлеге аның укучыларны уку йортларына керүгә әзерләүне оештыру бурычлары белән бәйләнештә булуында. Моңа бәйле рәвештә, укучыларның әзерлек дәрәҗәсенә, алга таба югары уку йортларында белем алуны дәвам итү өчен кирәкле булган сыйфатларны, белем hәм күнекмәләрне үстерүгә тагын да югарырак таләпләр куела.

Тулы гомуми урта 6елем бирү мәктә6ендә тарих фәнен профиль дәрәҗәсендә өйрәнгән укучының әзерлек дәрәҗәсенә куелган таләпләр аңа Бердәм дәүләт имтиханын уңышлы тапшыру өчен кирәк булган әзерлек дәрәҗәсенә тәңгәл килә.

Программаны гамәлгә ашыруга куелган һәм хәл ителәчәк максатлар:



Төп мәктәптә тарих фәнен өйрәнү түбәндәге максатларга ирешүгә юнәлдерелгән:

-патриотизм, Ватаныбыз тарихына һәм традицияләренә, кеше хокуклары һәм иреге, иҗтимагый тормышның демократик принципларына хөрмәт тәрбияләү;

-тарих агышында барлыкка килгән этно-милли, дини һәм мәдәни традицияләр белән танышу барышында кыйммәти юнәлеш формалаштыру;

-Ватан тарихы һәм гомуми тарих процесс – вакыйгалар, аларның үзара бәйләнеше, бер-берсенең хронологик яктан эзлеклелеге турында белемнәр үзләштерү;

-тарихи танып белүнең иң гади методларын, төрле тарихи чыганаклар белән эш итү күнекмәләренә ия булу;

-күп этнослы, күпконфессияле, күптөрле мәдәниятле җәмгыятьтә яшәү, мәдәниятара аралашуда катнашу, башка илләр һәм халыкларга карата мөнәсәбәтләрдә толерантлык булдыру өчен тарих агышында барлыкка килгән социаль нормалар һәм кыйммәтләр турында белем һәм күзаллауларны куллану.



Төп мәктәптә җәмгыять белеме фәнен өйрәнү түбәндәге максатларга ирешүгә юнәлдерелгән:

-кешенең социаль өлгерүенең җаваплы чорында шәхесне, аның танып белү мәнфәгатьләрен, социаль мәгълүматны объектив кабул итү һәм үз позициясен билгеләүне тәэмин итүче критик фикерләвен , әхлакый –хокукый мәдәниятен, экономик фикерләү, үзбилгеләнү һәм аны тормышка ашыруга булган мөмкинлекләрен үстерү;

-гражданлык җаваплылыгы, социаль нормаларга хөрмәт, РФ Конституциясендә беркетелгән демократик һәм кешелеклелек кыйммәтләренә тартылу тәрбияләү;

-функциональ белемлелек дәрәҗәсендә социаль яраклашу өчен кирәк булган җәмгыять, дәүләт, төп социаль рольләр, шәхеснең уңай яктан бәяләнүче сыйфатлары, кешенең эшчәнлек өлкәләре,иҗтимагый мөнәсәбәтләрне көйләү ысуллары, кеше һәм граждан хокукларын яклау һәм гамәлгә ашыру турында белемнәрне үзләштерү;

-яшүсмер чорына хас булган социаль рольләрдә танып белү, аралашу,гамәли эшчәнлек күнекмәләренә ия булу;

-алган белемнәрне социаль мөнәсәбәтләр өлкәсендә типик мәсьәләләрне чишүдә куллану тәҗрибәсе формалаштыру, тормышның төрле өлкәләрендә: экономик һәм иҗтимагый-гражданлык эшчәнлегендә, шәхесара мөнәсәбәтләрдә, төрле дин һәм милләттәге кешеләр белән мөнәсәбәтләрдә,үзлектән танып белү эшчәнлегендә, хокукый мөнәсәбәтләрдә, гаилә-көнкүреш мөнәсәбәтләрендә компетентлыкны үстерүгә булышлык итү;



Гомуми урта (тулы) мәктәптә тарих фәнен база дәрәҗәсендә өйрәнү түбәндәге максатларга ирешүгә юнәлдерелгән:

-гражданлык тәрбияләү, тарих агышында барлыкка килгән мәдәни, этно-милли, дини традицияләр,әхлакый, социаль нигезләнгәнлекләр, идеологик доктриналарны уйдан кичерү нигезендә укучыларда барлыкка килгән дөньяга карашларны үстерү;

-тарихи фикерләү-вакыйга, күренешләрне тарихи билгеләнгәнлек күзлегеннән чыгып карау, тарихи вакыйга һәм шәхесләргә бирелүче бәя һәм карашларның төрлелеген чагыштыру, үткәннең һәм бүгенгенең бәхәсле проблемаларына үз мөнәсәбәтен билгеләү сәләтен үстерү;

-кешелек тарихы турында системалаштырылган белемнәр комплексын үзләштерү, Россиянең гомумтарихи процесста урыны һәм роле турында бербөтен күзаллау формалаштыру;

-бүгенге дөнья вакыйга- процессларының тарихи билгеләнгәнлеген аңлау, әйләнә-тирә чынбарлыккка карата үз позицияңне билгели алу, үз карашларыңны һәм принципларыңны тарих агышында туган дөньяга карашлар белән чагыштыру сәләтен формалаштыру.

Программа түбәндәге норматив документлар буенча һәм күрсәтелгән дәреслекләргә төзелде:

5 сыйныфта тарих фәнен укыту өчен тематик план Базис укыту планы, Тарих фәне буенча гомуми төп белем стандарты гомуми төп белем бирүнең мәҗбүри минимумы, Михайловский Ф.А. Борынгы заман тарихы.-М.: «Русское слово-РС», 2006 дәреслеге, Михайловский Ф.А. Борынгы заман тарихы.-М.: «Русское слово-РС», 2006, Примерная программа осовного общего образования. МОиН РФ, 2004 программасы нигезендә төзелде.

6 сыйныфта тарих фәнен укыту өчен тематик план Базис укыту планы, Тарих фәне буенча гомуми төп белем стандарты гомуми төп белем бирүнең мәҗбүри минимумы, БойцовМ.А., Шукуров Р.М./ Гомуми тарих. Урта гасырлар тарихы.- М:ООО ТИД «Русское слово-РС», Данилов А.А.,Косулина Л.Г. Россия дәүләте һәм халыклары тарихы 6 класс. – М.: Дрофа, 2004, Ф.Ш.Хуҗин. Татарстан тарихы. К.:ТаРИХ,2004 дәреслеге, Бойцов М.А., Петрова Н.Г. «История Средних веков: Европа и остальной мир». М.: ООО «ТИД «Русское слово – РС», 2006, Примерная программа основного общего образования. МОиН РФ, 2004, Данилов А.А., Косулина Л.Г. Россия тарихы 6-9кл.-М.: Просвещение, 2007, Программа по истории татарского народа и Татарста­на. Казань: Изд-во Института истории АН РТ. - 2003. программасы нигезендә төзелде.

7 сыйныфта тарих фәнен укыту өчен тематик план Базис укыту планы, Тарих фәне буенча гомуми төп белем стандарты гомуми төп белем бирүнең мәҗбүри минимумы, Дмитриева О.В. Гомуми тарих, 7 класс.- М.: ООО «ТИД «Русское слово – РС», 2007, Данилов А.А.,Косулина Л.Г. Россия дәүләте һәм халыклары тарихы. 7 класс. – М.: Дрофа, 2004, И.А.Гыйләҗев. В.И.Пискарев. Татарстан тарихы. К.:ТаРИХ,2004 дәреслекләре, Дмитриева О.В. Всеобщая история, 7 класс.- М.: ООО «ТИД «Русское слово – РС», 2007, Данилов А.А.,Косулина Л.Г. Россия тарихы. 6-9 кл. .- М.: Просвещение, 2007, Программа по истории татарского народа и Татарста­на. Казань: Изд-во Института истории АН РТ. - 2003. программасы нигезендә төзелде.

8 сыйныфта тарих фәнен укыту өчен тематик план Базис укыту планы, Тарих фәне буенча гомуми төп белем стандарты гомуми төп белем бирүнең мәҗбүри минимумы, Загладин Н.В. Гомуми тарих.- М.: Русское слово, 2004 , Боханов А.Н. Россия тарихы.-М.: Русское слово, 2004, В.И.Пискарев. Татарстан тарихы. К.:ТаРИХ,2004 дәреслеге, Загладин Н.В., Загладина Х.Т. «Новая история. 19 – начало 20 века»-М.: ООО «Торгово-издательский дом «Русское слово – РС», 2006, Агафонов С.В. Прграмма и тематическое планирование курса «История России XIX в.» М.: «Русское слово», 2008, Примерная программа основного общего образования. МОиН РФ, 2004, Программа по истории татарского народа и Татарста­на. Казань: Изд-во Института истории АН РТ. - 2003. программасы нигезендә төзелде.

9 сыйныфта тарих фәнен укыту өчен тематик план Базис укыту планы, Тарих фәне буенча гомуми төп белем стандарты гомуми төп белем бирүнең мәҗбүри минимумы, Загладин Н.В. Новейшая история зарубежных стран. 20 век: М.: ООО «ТИД «Русское слово – РС», 2004, Загладин Н.В. Минаков С.Т. Ватан тарихы 20 гасыр. М.: Русское слово, 2004, Б.Ф.Солтанбеков. Татарстан тарихы. .:ТаРИХ, 2004 дәреслеге, Загладин Н.В. Новейшая история зарубежных стран. 20 век. - М.: ООО «ТИД «Русское слово – РС», 2006, Козленко С.И., Загладин Н.В., Загладина Х.Т.«История Отечества. 20 век» – М.: «ТИД «Русское слово – РС», 2006, Примерная программа основного общего образования. МОиН РФ, 2004, Программа по истории татарского народа и Татарста­на. Казань: Изд-во Института истории АН РТ. - 2003. программасы нигезендә төзелде.

.

Күренгәнчә, эш программасы нигездә РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы Үрнәк программасы нигезендә төзелде. Ләкин эш барышында сыйныфлар буенча федераль исемлеккә кертелгән һәм тәкъдим ителгән дәреслек авторлары программаларыннан да үзгәрешләр кертелде. Бу дәреслек белән программаларның туры килеп бетмәве нигезендә эшләнде һәм фән буенча федераль белем стандарты гомуми урта белем бирүнең мәҗбүри (төп, база ) минимумына зыян китермичә башкарылды.



Эш программасы укыту планы нигезендә 5-9 сыйныфларда -70, сәгатькә эшләнде.


Класслар

Күләме (ФС һәм МТК

Программа бүлекләре

Резерв




белән)

Россия тарихы

Гомуми тарих










Тарих нәрсәне өйрәнә? –10 с. ким түгел




V-VI класслар

140 с

Россия тарихы (борынгылыктан XV г.) –30 с.ким түгел

Борынгы заман һәм Урта гасырлар тарихы –75 с.ким түгел

25 с

VII-VIII

класслар


140 с

Россия тарихы (XVI- ХХ г. башы) – 72 с.ким түгел

Яңа заман (XVI- ХХ г. башы) – 48 с.ким түгел

20 с

IX

класс


70 с

Иң яңа һәм хәзерге Россия тарихы –36 с.ким түгел

Иң яңа һәм хәзерге гомуми тарих – 24 с.ким түгел

10 с
Программа белем бирү процессын оештыруның төрле формаларын күздә тота. Мәсәлән, дәресләр лекция, семинар, практик дәрес, дәрес-экскурсия, стандарт булмаган дәрес-рольле уен, эшлекле уен формаларында үтәргә мөмкин. Шулай ук укучыларның алган белемнәрен гомумиләштерү-кабатлау, контроль дәресләр дә танып белү мәсьәләләре чишү, чыганактан мәгълүмат алу, өйрәнү уеннарында катнашу, тестлар эшләү, төрле социаль проектларда катнашу кебек форма-методларда үткәрелә ала.

Алдынгы педагогик технологияләрне уңышлы куллану да укыту процессын нәтиҗәле итә. Программа мәгълүмати-аралашу технологияләре, проект технологиясе, проблемалы укыту, шәхескә юнәлдерелгән технологияләрне куллануны планлаштыра.

Эш программасы көтелгән нәтиҗә итеп аны гамәлгә ашыруда куелган максатларга ирешүне, фәнне тиешле күләмдә үзләштергән, үзләштерүгә карата куелган әзерлек дәрәҗәсе таләпләрен үтәргә әзер торучы укучы-шәхес формалаштыруны күз алдында тота.
Урта мәктәптә «Татар халкы һәм Татарстан тарихы» курсын өйрәнү түбәндәге таләпләргә жавап бирергә тиеш:


  • татар халкы һәм Татарстан тарихын өйрәнгәндә Татар­стан һәм Казан җиренә караган материаллар белән генә чикләнмәскә;

  • укыту дәверендә «Гомуми тарих», «Россия тарихы», «Татар халкы һәм Татарстан тарихы» курслары арасындагы предметара бәйләнешне истә тотарга;

  • укыту процессында татар халкы тарихын дөнья халыклары тарихының аерылгысыз өлеше итеп карарга;

  • программада каралган сәгатьләр саны үзләштерергә кирәк булган уку материалына туры килергә тиеш.

Программа тулысынча бүген кулланыла торган укыту әсбапларын (авторлары: Р.Г.Фәхретдинов, К.Р.Синицина, Б.Ф.Солтанбеков, Г.М.Дәүләтшин, Ф.Ш.Хуҗин, И.Л.Измай­лов h.6.) истә тотып төзелде һәм иң борынгы чордан алып XX йөзне эченә ала.

Программа тарих фәне өлкәсендәге соңгы ачылышлар һәм аны өйрәнүнең бүгенге дәрәҗәсен исәпкә ала, катгый төстә фәннилек принцибына таяна.




Кулланылган һәм тәкъдим ителгән әдәбият


сый-

ныф




Әдәбият

автор

нәшрият, елы

Төп әдәбият

5

1

Борынгы заман тарихы.

Михайловский Ф.А.

М.: «Русское слово-РС», 2006

6

1

Гомуми тарих. Урта гасырлар тарихы.

БойцовМ.А., Шукуров Р.М.

М:ООО ТИД «Русское слово-РС»

2

Россия дәүләте һәм халыклары тарихы.

Данилов А.А., Косулина Л.Г.

М.: Дрофа, 2004

3

Татарстан тарихы.

Ф.Ш.Хуҗин.

К.:ТаРИХ,2004

7

1

Гомуми тарих, 7 класс.


Дмитриева О.В.

М.: ООО «ТИД «Русское слово – РС», 2007

2

Россия дәүләте һәм халыклары тарихы. 7 класс.

Данилов А.А., Косулина Л.Г.

М.: Дрофа, 2004,

3

Татарстан тарихы.

И.А.Гыйләҗев,В.И.Пискарев.

К.:ТаРИХ, 2004.

8

1

Гомуми тарих.

Загладин Н.В.

М.: Русское слово, 2004

2

Россия тарихы

Боханов А.Н.

М.: Русское слово, 2004,

3

Татарстан тарихы.

В.И.Пискарев.

К.:ТаРИХ,2004.

9

1

Новейшая история зарубежных стран. 20 век

Загладин Н.В.

М.: ООО «ТИД «Русское слово – РС», 2009

2

Ватан тарихы 20 гасыр.

Загладин Н.В. Минаков С.Т.

М.: Русское слово, 2004

3

Татарстан тарихы.

Б.Ф.Солтанбеков.

ТаРИХ, 2004

Өстәмә әдәбият


5

1

Борынгы заман тарихы дәреслеге

Вигасин А.А, Годер Г.И.

М., Просвещение, 2004

6

1

2

3



Урта гасырлар тарихы.

История России с древнейших времён до конца XVI века. История России. XVII—XVIII века.



Агибалова Е.В.,Донской Г.М. Пчелов Е.В.

М., Просвещение, 2004 М.: Русское слово, 2004. М.: Русское слово, 2004.

7

1

2


Яңа тарих, 7 класс

Новая история. Конец 15 – 18 век:




Юдовская А.Я., Баранов П.А. Мишина И.А., Жарова Л.Н.

М.: Просвещение, 2004

М.: ООО «ТИД «Русское слово – РС», 2002



8

1

Яңа тарих, 8 класс.

Юдовская А.Я., Баранов П.А.

М.: Просвещение, 2004

9

1

2

3



Иң яңа тарих,20 гасыр.

Новейшая история зарубежных стран, XX - начало XXI века: учеб. для 9кл. общеобразов. учреждений

История России, XX-начало XXI в.: учеб. для 9 кл. общеобразоват. учр.


Алексашкина Л.Н.

О.С.Сороко-Цюпа, А.О.Сороко-Цюпа.


А.А.Данилов, Г.Г.Косулина, М.Ю.Брандт

М.: “Мнемозина”, 2004 М. : Просвещение. 2006.

М.: Просвещение, 2006г



Методик әдәбият

5

1

Борынгы заман тарихыннан эш дәфтәре. 1-2 к.

Г.И.Годер

М., Просвещение, 2004

6

1

2


Справочник по истории России

Татарстан тарихыннан тестлар



Л.М.Пятецкий

А.М.Әминов



М:”Московский л.”,2003

К:Мәгариф, 2002



7

1

Яңа тарихтан эш дәфтәре

А.Я.Юдовская, Л.М.Ванюшкина

М., Просвещение, 2003

8

1

История России. Книга для учителя.

В.В.Кириллов

Ростов-на Дону:Феникс, 2002

9

1

2

3



История России. Книга для учителя.

История России. Поурочные планы.

ГИА. История.


В.В.Кириллов

Н.С.Кочетов



Ростов-на Дону:Феникс, 2002

В:”Учитель», 2003





Укыту-тематик план




Тема, бүлекләр

сәг.саны

5 сыйныф

70

1

Кереш. Тарих нәрсәне өйрәнә? (пропедевтика курсы)

10




Борынгы заман тарихы.

60

2

I бүлек. Борынгы кешеләр тормышы.

6

3

II бүлек Борынгы Көнчыгыш.

16

4

III бүлек. Борынгы Греция

17

5

IV бүлек. Борынгы Рим

20




Яңа тема үтү

64




Кабатлау

6

6 сыйныф

70




Гомуми тарих. Урта гасыр.

30

1

Кереш

1

2

I кисәк. Урта гасыр башы

9

3

II кисәк. Урта гасырлар Европасы.

12

4

III кисәк. Ерак илләр

5




Яңа тема

27




Кабатлау

3




Россия тарихы. Борынгы заманнан алып 15 гасырга кадәр.

30

1

Кереш

1

2

I бүлек. Илебез территориясендә борынгы дәүләтләр. Көнчыгыш славяннар.

8

3

II бүлек. Русь 12 гасырның 2 яртысы – 13 гасырда

10

4

III бүлек. Бердәм Россия дәүләте барлыкка килү. Кабатлау.

11




Яңа тема

28




Кабатлау

2




Кабатлау

1

7 сыйныф

70




Гомуми тарих. Яңа заман. 16-18 г.

24

1

Кереш

1

2

I кисәк. Яңа заман башында Европа һәм дөнья

13

3

II кисәк. Яңа заман. 17 гасырның икенче яртысы-18 гасыр. Кабатлау.

10




Яңа тема

23




Кабатлау

1




Россия тарихы. Яңа заман. 16-18 г.

36

1

Кереш

1

2

Мәскәү дәүләте 16 гасырда

6

3

Россия 16 – 17 гасыр чигендә

3

4

Россия 17 гасырда

7

5

Россия империясе барлыкка килү.

7

6

Россия 1725 - 1762елларда.

3

7

Россия империясе 18 гасырда.

8




Яңа тема

34




Кабатлау

2




Татарстан тарихы. Яңа заман. 16-18 г.

10

1

16 – 18 г. Урта Идел Халкы Россия составында.

4

2

Урта Идел буе Россия империясендә 18 гасырда. Кабатлау.

6




Яңа тема

9




Кабатлау

1

8 сыйныф

70




Гомуми тарих . Яңа заман. 19 г.- 20 г.башы.

24

1

I бүлек. Европа һәм дөнья үсешендә реакция һәм революцияләр

10

2

II бүлек. Дөнья 19 гасырның 2 яртысында-20 гасыр башында. Кабатлау.

14




Яңа тема

25




Кабатлау

1




Россия тарихы. Яңа заман. 19 г.-20 г.башы.

36

1

Кереш. Россия тарихы-дөнья тарихының бер өлеше.

1

2

1 кисәк. Россия 19 гасырның беренче яртысында

18

3

2 кисәк. Россия 19 гасырның 2 яртысында. Кабатлау.

17




Яңа тема

32




Кабатлау

4




Татарстан тарихы. Яңа заман. 19 г.- 20 г.башы.

10

1

Казан губернасы 19 йөзнең 1 яртысында.

4

2

Казан губернасы реформалар чорында. Кабатлау.

6




Яңа тема

9




Кабатлау

1

9 сыйныф

70




Гомуми тарих. Иң яңа заман. 20 г.-21 г.башы.

24

1

Кереш. Фән буларак тарих.

2

2

Беренче бөтендөнья сугышы һәм аның нәтиҗәләре.

7

3

Кешелек Икенче бөтендөнья сугышында.

3

4

“Салкын сугыш” елларында халыкара мөнәсәбәтләр һәм дөньякүләм үсеш.

3

5

1945-2000 елларда евроатлантик илләр.

3

6

Азия, Африка, Латин Америкасы илләрендә модернизация проблемалары.

4

7

Өченче меңьеллык чигендә дөньякүләм үсеш проблемалары. Кабатлау.

2




Яңа тема

23




Кабатлау

1




Россия тарихы. Иң яңа заман. 20 г.- 21 г.башы.

36

1

Кереш. Россия 20 гасыр башында.

1

2

Россия империясе 20 гасырның беренче унъеллыкларында

7

3

Россия революция һәм гражданнар сугышы чорында.

4

4

СССР 1920-1930 елларда

4

5

Бөек Ватан сугышы.

4

6

СССР 1945 -64 елларда.

4

7

СССР 60-80 елларда.

2

8

Үзгәртеп кору, яңача сәяси фикерләү һәм совет җәмгыятендә кризис

2

9

Россия Федерациясе 1991-2008 елларда. Кабатлау.

7




Яңа тема

33




Кабатлау

3




Татарстан тарихы. 20 г.- 21 г.башы.

10

1

Казан губернасы 19 – 20 гасырлар чигендә.

1

2

Төбәк революция һәм гражданнар сугышы чорында.

1

3

ТАССР 20 елларда

1

4

ТАССР 30 елларда.

1

5

Бөек Ватан сугышы.

1

6

Республика сугыштан соң. ТАССР 1953 – 64 елларда.

1

7

Республика 60 – 80 елларда.

1

8

Республика Үзгәртеп кору елларында

1

9

Яңа тарихи шартларда. Кабатлау.

2




Яңа тема

9




Кабатлау

1


Укучыларның әзерлек дәрәҗәсенә карата карата таләпләр:

Тарих фәнен төп мәктәптә өйрәнү нәтиҗәсендә укучы:

-тарихи чыганакларның төп төрләрен;

-Россия һәм дөнья тарихының борынгылыктан алып бүгенге көнгә кадәр төп тарихи вакыйгаларын, төп этапларын; Ватан тарихы һәм гомуми тарихта атаклы тарихи шәхесләрен;

-тарих барышында формалашкан кыйммәтләр системасы һәм мәдәниятнең мөһим казанышларын белергә тиеш.

-хронология белән эш итү;

-тарихи чыганак белән эш итү;

-тарихи карта белән эш итү;

-тарихи вакыйгаларны һәм мәдәни истәлекләрне сурәтләү;

-тарихи фактларны һәм күренешләрне анализлау, аңлату, бәяләү;

-Ватан тарихы һәм гомуми тарихның әһәмиятле вакыйгаларына, тарихи шәхесләренә үзенең мөнәсәбәтен белдерү күнекмәләренә ия булырга тиеш.



Үзләштерелгән белем һәм күнекмәләрне көндәлек тормышта һәм гамәли эшчәнлектә:

-бүгенге көн яшәешенең үзенчәлекләрен аңлау, үткәннең һәм хәзергенең вакыйга-күренешләрен чагыштыруда;

-Россиядә һәм дөньяда агымдагы вакыйгаларның сәбәпләрен анализлау;

-кешелекнең тарихи тәҗрибәсе турында күзаллауларга таянып, бүгенге көн вакыйга-күренешләренә мөнәсәбәтен белдерүдә;

Башка мәдәният, милләт һәм дин кешесе белән аралашуда Россия һәм дөнья халыклары тарихи үткәне, традицияләре турындагы белемнәрне кулланган очракта файдалана белергә тиеш.
Гомуми урта (тулы) мәктәптә тарих фәнен база дәрәҗәсендә өйрәнү нәтиҗәсендә укучы:

-Ватан тарихы һәм гомуми тарихның бербөтенлеген, системалылыгын аңларга ярдәм итүче төп фактлар, процесс һәм вакыйгаларны;

-Ватан тарихы һәм гомуми тарихның периодларга бүленешен, өйрәнелә торган тарихи вакыйгаларның урын һәм вакыт кысаларын;

-Ватан тарихы һәм гомуми тарихның төп проблемаларын аңлатуларның яңа карашларын;

-бүгенге көн иҗтимагый процессларының тарихи шартлылыгын;

-Россиянең тарихи юлы үзенчәлекләре, аның дөньякүләм җәмгыятьтә ролен белергә тиеш.

-төрле типтагы чыганаклардан тарихи мәгълүмат эзләү үткәрә белү;

-тарихи мәгълүмат чыганагын тәнкыйди анализлый белү;

-төрле билгеләр системасында бирелгән тарихи мәгълүматны анализлый белү;

-тарихи мәгълүматта фактлар һәм фикерләр, тарихи сюжет, аңлатмаларны аера белү;

-вакыйгалар арасындагы бәйләнешнең сәбәп-эзлеклелеген билгели алу һәм шуның нигезендә тарихи үткәннең образын үзгәртеп кора алу;

-тарихи проблемалар буенча бәхәсләрдә катнашу, тарихи мәгълүматтан файдаланып, үз позицияңне оештыра, ачык әйтә алу;

-тарихи мәгълүматны өйрәнү нәтиҗәләрен конспект, реферат, тарихи инша, бәяләмә формасында тәкъдим итә алу күнекмәләренә ия булырга тиеш.

Үзләштерелгән белем һәм күнекмәләрне көндәлек тормышта һәм гамәли эшчәнлектә файдалана белергә:

-тарихи билгеләнгәнлекләренә нигезләнеп, бүгенге тормыштагы вакыйгага карата үз позицияңне билгели алырга;

-тарихи анализ күнекмәләрен файдаланып, тыштан кабул ителгән социаль мәгълүматны тәнкыйди бәяли белергә;

-социаль тәртипнең тарихи формалары белән әйләнә-тирәдәгеләрнең һәм үзеңнең гамәлләрнеңне чагыштыра белергә;

-үзеңне тарихи яктан оешкан гражданлыклы, этномәдәни, конфессиональ җәмгыять вәкиле, Россия гражданины итеп сизә, тоярга тиеш.

Үзләштерелгән белем һәм күнекмәләрне көндәлек тормышта һәм гамәли эшчәнлектә файдалана белергә:

-алган белемнәрне иҗтимагый процесслар һәм ситуацияләрне тәнкыйди фикерләү һәм аңлауда кулланырга;

-тарихи билгеләнгәнлекләренә нигезләнеп, бүгенге тормыштагы күренешләргә карата үз позицияңне билгели алырга;

-үз карашларыңны һәм принципларыңны билгеләү һәм тарих агышында туган дөньяга карашлар системалары белән чагыштыра алырга;

-үзеңне тарихи яктан оешкан гражданлыклы, этномәдәни, конфессиональ җәмгыять вәкиле, Россия гражданины итеп сизә, тоярга;

-үз гамәлләреңдә инанулары, мәдәни кыйммәтләре, социаль хәлләре төрле булган кешеләрнең конструктив йогынтысы кирәклеген исәпкә ала белергә;

-тормышта төрле хәлләрдә аларның тарихи билгеләнгәнлекләреннән чыгып эш итәргә тиеш.


следующая страница>


"Килешенгән" "Раслыйм" мб җитәкчесе: Завуч: Директор

Мәктәптә тарих һәм җәмгыять белеме фәнен укытуның төп максаты: шәхесне үстерү һәм тәрбия бирүне белем, күнекмә, социаль гамәли эшчәнлек нигезендә алып бару

1596.74kb.

17 12 2014
6 стр.


Гуманитар фәннәр циклы Килешенгән Раслыйм

Осветить взаимодействие человека с окружающей природной средой, экономическое развитие древних обществ

358.73kb.

04 09 2014
1 стр.


Килешенгән” “Килешенгән”

Р. З. Хәйдәрова, Л. Д. Белоусова, Э. Н. Хәбибуллина тарафыннан эшләнгән (Казан, Мәгариф, 2006), тр мәгариф министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән дәреслек һәм рус телендә сөйләшүче

692.67kb.

12 10 2014
5 стр.


Руководство 5 Директор (Генеральный директор, управляющий предприятия) 5 Исполнительный директор 7

«Перечень отраслевых профессий и специальностей в сфере электронных сми и описание квалификационных требований (характеристик) к ним»

1999.86kb.

01 10 2014
35 стр.


Аңлатма язуы

Мб җитәкчесе “Коноваловкауртагомумибелеммәктәбе”

282.89kb.

12 10 2014
1 стр.


Телефоны: генеральный директор (48438) 6-21-25, коммерческий директор 6-09-32, директор по производству 2-12-80, технический директор 2-25-51, секретарь 2-12-85, 6-20-47, факс 6-20-47, 6-02-72

Производству 2-12-80, технический директор 2-25-51, секретарь 2-12-85, 6-20-47, факс 6-20-47, 6-02-72

24.42kb.

30 09 2014
1 стр.


«Каралган» «Килешенгән»

Арча районы Яңа Кишет төп гомуми белем мәктәбе укыту-тәрбия эшләре буенча ди-ректор урынбасары

230.9kb.

09 09 2014
1 стр.


Каралды: Килешенде: Раслыйм

Планлаштыру нигезләнеп төзелгән программа Татар урта мәктәпләре өчен әдәбият программалары 5-11 нче сыйныфлар, Казан, “Мәгариф” нәшрияты, 2010

284.07kb.

08 10 2014
1 стр.