Flatik.ru

Перейти на главную страницу

Поиск по ключевым словам:

страница 1
Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе “Норма урта гомуми белем мәктәбе” филиалы “Нормабаш башлангыч гомуми белем бирү мәктәбе”.
Сыйныф сәгате: “ Буразнада үскән балалар”

Эшләде: Садыйкова Алсу Мәгъфур кызы



Максат. Укучыларны әби-бабаларының, авылдашларының Бөек Ватан сугышы елларында күрсәткән батырлыклары, тырыш, аяусыз көрәшләре, хезмәтләре белән таныштыру, сугыш афәтенең котычкыч фаҗига булуын төшендерү, бу җиңүнең миллионланган совет халкының фронтта, тылда фидакарь көрәше, хезмәте нәтиҗәсе икәнен аңлату; ветераннарга олы ихтирам һәм хөрмәт хисе, Ватанга мәхәббәт хисе тәрбияләү; тынычлык сөюче шәхес, патриотик хисләр тәрбияләү.

Материал. Ф. Шакирова “Күңел яраларында ак дулкын” китабы. Матбугат нәшрияты 2002 ел. “Хезмәт”, “Сабантуй” газеталары материаллары.

Җиһазлау. Бөек Ватан сугышы чорын чагылдырган әдәби әсәрләр күргәзмәсе, сугыш һәм тыл ветераннары хакындагы буклетлар, “Бөек Җиңүне каршылап” рәсем конкурсына балаларның ясаган рәсемнәр күргәзмәсе; тактада - басуда үгез җигеп эшләгәнне, сослымнар куелган басуны сурәтләгән рәсем; видеомагнитофон, магнитофон, аудио, видеокассеталар, түгәрәк ипи, чиккән сөлге; тактаның сул ягында кара белән язылган сугыш турында плакат; уң ягында тынычлык турында кызыл белән язылган плакат.

Сыйныф сәгатенең барышы:

-Хәерле көн,хөрмәтле кунакларыбыз – тыл ветераннары, кадерле балалар, хезмәттәшләр! Бүгенге сыйныф сәгатен башлап җибәрик.

Укучылар, әйтегез әле, тиздән бездә нинди бәйрәм булачак?(Бөек Җиңү бәйрәме) Әйе, укучылар, тиздән бө-тен илебез белән Бөек Җиңүнең 68 еллыгын билгеләп үтәчәкбез. Балалар, әйтегез әле, кемне, нәрсәне җиңү булган соң ул?(Сугышны, фашистларны) Бүген менә шул сугыш чорындагы авыр, газаплы тормыш турында сөйләшербез. Сезгә бу турыда сөйләү өчен кунакка әби-бабайлар килде. Барыгыз да игьтибар белән тыңлап торыгыз. Сыйныф сәгатенең темасы - “Буразнада үскән балалар” дип атала. Сез игътибар белән тыңлагыз, соңыннан менә бу сорауларга җавап бирерсез: “Кемнәр соң ул буразнада үскән балалар? Ни өчен алар үзләрен шулай атаганнар?”

Ә хәзер, сез сугышны яхшырак күзалласын өчен видеоязма карап китәрбез.(Видеоязмадан “Минск янындагы сугышлар”киносыннан бер күренеш карау)

Әйе, укучылар, сугыш ул бик куркыныч нәрсә: кан ул, ут ул, үлем, кайгы, ачлык. Тактадагы язманы укыйк әле.

Сугыш ул бик куркыныч нәрсә

Кан ул, ут ул, үлем, яралар,

Күз яшьләре, кайгы ачлык,

Тол аналар, ятим балалар.
Тол аналар.Ятим калган балалар, кемнәр соң алар? Сугыш башлануга барлык әтиләр дә сугышка киткән, күбесе шунда үлеп калган, хәбәрсез югалган. Ә әниләр балалары белән ялгыз калганнар. Балалар ятим, ә әниләр тол булганнар.

Сугыш...Меңләгән шәһәрләр җимерелгән, җир йөзеннән гөрләп торган авыллар юкка чыккан,шау чәчәккә күмелгән бакчалар янып көлгә әйләнгән. Барлык ир-егетләр сугышка китә.Авылда картлар, хатын-кызлар, балалар гына кала. Ә тормышны алып барырга кирәк иде-иген дә игәргә, балаларны да ач-ялангач итмәскә; сугыш кырына икмәген, коралын да озатырга, сугышчыларга төрле җылы киемнәр дә әзерләп җибәрергә, бик зур салымын да түләргә кирәк була. Менә шулар турында безгә сөйләргә Венера, Фәймә әбиләрне һәм Роберт бабайны чакырдык.

Авыр чорның батыр хатыннары

Күз яшьләрен эчкә яшереп,

Ипи өчен “уфалла”лар тартып,

Станцадан орлык ташыды.

Баласыдай якын, газиз күреп

Үстерде ул кырда игенен.


Шыңшып яткан түзем сабыен да

Сослым төпләрендә имезде.

Кояш кыздырганда бил турайтмый

Урак урды авыл килене.

Башак уып капкач әбәтенә

Салкын суга иренен тидерде.

Шул толларның ятимнәре бит сез

Буразнада үскән балалар.


Үткәннәрне искә алыгыз әле

Ачылса да кабат яралар.



  • Роберт абый, сугыш башланганда сезгә ничә яшь иде?Нинди эшләр башкардыгыз, ничек киендегез,ниләр белән тамак туйдырдыгыз ул елларда? Шулар турында балаларга бераз сөйләп китегез әле. (Роберт абыйга суз бирелә)

  • Венера апа, сез үзегезнең гаиләдән ничә кешенең сугышка китүен, ничек яшәвегез, ул чорда мәктәптәге укулар, балалар башкарган эшләр турында сөйләп бирсәгез иде.(Венера апага сүз бирелә)

Безнең укучылар да сугыш ветераннары турында бик күп мәгълуматләр туплап килгәннәр.

  • Әйдәле , Рәсим, син дә безгә әбиең турында сөйләп бир әле?

Менә, укучылар, сез әбиләрегезнең бала- чагы белән якыннан таныштыгыз. Әйе, аларга бик авыр булган..

(Ике укучы “Без тынычлык телибез” шигырен сөйли.)”Тынычлык”җырын башкару(Алмаз Хәмзин сүзләре, Фирзәр мортазин көе)

- Укучылар,дәрес башыда бирелгән сорауларга җавап бирә аласызмы инде? Кемнәр соң ул буразнада үскән балалар ?Ни өчен аларны шулай атаганнар?

- Буразнада үскән балалар – ул безнең әби-бабайлар. Чөнки аларның бөтен тормышы сугыш вакытында басуда, буразна арасында үткән.

- Дөрес, балалар. Ә хәзер бүген дәрестә алган белемнәрне тикшерү өчен кроссворд чишеп алабыз.

Кроссвордны чишкәч,менә бу баганада бер тылсымлы сүз килеп чыгарга тиеш.



  1. Яз көне,карлар бетүгә басудан нәрсә җыялар?(бәрәңге)

  2. Сугышка әбиләребезнең кемнәре киткән?(әти)

  3. Сугышка киткән кешеләрдән нәрсә көткәннәр?(хат)

  4. Солдатлар кулларына нәрсә тотып сугышкан?(мылтык)

  5. Сугыш вакытында нәрсәгә кытлык булган?(икмәк)

  6. Сез бүген тракторга охшаган нинди сугыш техникасын күрдегез?(танк)

Баганада нинди тылсымлы сүз клеп чыкты?(рәхмәт)

1)



















2)







3)







4)
















5)













6)









- Рәхмәт сүзе килеп чыкты.

- Бу рәхмәт сүзе бүгенге сыйныф сәгатендә безгә ни өчен кирәк булыр икән? Без кемнәргә рәхмәт әйтергә тиеш соң?

- Без рәхмәтне әби – бабайларыбызга әйтергә тиеш.

- Әйдәгез. әби- бабайларыбызга рәхмәтләрегезне җиткерегез инде.(укучылар шигырь сөйли)

1. Хөрмәтле өлкәннәребез!

Илебез өчен сез бит үзегезне,

Аямыйча сабый чагыннан.

Урак урган,кибәннәрне куйган,

Окопларда хәтта кызынган

2. Көнне төнгә ялгап

Басулардан кайтмый эшләп

Ачлы-туклы, ялангач эшләп

Бар булганын Җиңү өчен биргән

Олы җаннар

Рәхмәт Сезгә!

Рәхмәт сезгә,өлкәннәр!
3. Картаймагыз әле, ветераннар,

Илгә дан китергән тынмас җаннар.

Сезгә тиеш әле бик күп назлар,

Сегә тиеш әле бик күп язлар.


4. Яшәгез сез мәңге яшь булып

Туган йортыгызда ямь булып.

Сез булсагыз таза-сәламәт,

Безгә дә булыр бик рәхәт.


5. Тыныч булсын төннәрегез,

Матур үтсен көннәрегез,

Түрдә булсын урыныгыз

Озын булсын гомерегез!


Хөрмәтле ветераннар, тылда хезмәт иткән, буразнада үскән абыйлар, апалар! Без сезнең алда баш иябез. 68 ел буе дәвам иткән аяз күк йөзе, тыныч хезмәт, мул тормыш, тирә-ягыбыздагы матур табигать, ал чәчәкләр өчен без Сезгә бурычлы.(Балалар барысы бергә)

Аяз күк йөзе өчен рәхмәт!

Хәтфә тугайлар өчен рәхмәт!

Мул игеннәр, тулы табыннар,



Яшәешебез өчен зур рәхмәт!
(Кунакларга очрашу истәлеге итеп бүләк тапшыру.)

Шуның белән сыйныф сәгатебез тәмам, игътибарыгыз өчен зур рәхмәт!

Максат. Укучыларны әби-бабаларының, авылдашларының Бөек Ватан сугышы елларында күрсәткән батырлыклары, тырыш, аяусыз көрәшләре, хезмәтләре белән таныштыру, сугыш афәтенең котычкыч фаҗига булуын төшендерү, бу җиңүнең миллионланган совет халкының

Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе “Норма урта гомуми белем мәктәбе” филиалы “Нормабаш башлангыч гомуми белем бирү мәктәбе”

60.94kb.

25 12 2014
1 стр.


Күңелләр түрендә «Әлифба» бәйрәме

Максат: 1 Укучыларны, әти-әниләрне бәйрәм белән котлау; 2 укучыларны Әлифба китабының әһәмияте белән таныштыру, укуга теләк, дәрт тәрбияләү; 3 балаларны сәнгатьле сөйләм күнекмәләр

73.67kb.

25 12 2014
1 стр.


Театрлаштырылган тамаша

Максат:-Укучыларны тәмәке, аның тарихы, составы, организмга зыяны белән таныштыру

47.67kb.

11 10 2014
1 стр.


Аңлатма язуы Татар теленә өйрәтүнең төп максаты – гамәли максат

Тәрбияви максат балаларның рухи дөньяларын баету, аларны татар халкының мәдәнияте һәм сәнгате белән таныштыру, төрле милләт вәкилләре арасында дуслык һәм хөрмәт хисе тәрбияләүгә юн

218.59kb.

25 12 2014
1 стр.


Чит илләрдә яшәүче милләтәшләребез

Максат: Чит илләрдә яшәүче милләттәшләребез белән таныштыру, татар халкының ни өчен төрле җирләрдә таралып яшәү сәбәпләрен укучыларга җиткерү, милләттәшләребезгә карата горурлык хи

59.71kb.

12 10 2014
1 стр.


Х. Туфанның фаҗигале язмышы. "Каеннар сары иде"

Максат: Укучыларны Х. Туфанның фаҗигале язмышы, тормыш юлы, иҗаты белән таныштыру; сынмас рух, авыр вакытта да күңел күтәренкелеген саклау сыйфаты тәрбияләү; сәнгатьле уку күнекмәл

70.68kb.

15 12 2014
1 стр.


Йолдызлар шаһит” Әдәби-музыкаль кичә

Шушы яктан-шушы туфрактан без” дип исемләнгән фото-стенд, “Үлмәмен мин дошманнарны җиңми, гаеплегә җәза бирмичә!” – дигән китаплар күргәзмәсе. Шулай ук Әнәс Галиевнең Бөек Ватан су

135.35kb.

25 12 2014
1 стр.


Исемең матур, кемнәр куйган ?

Максат: Балаларны татар исемнәренең килеп чыгышы, күптөрлелеге, мәгънәләре белән таныштыру

147.44kb.

25 12 2014
1 стр.