Flatik.ru

Перейти на главную страницу

Поиск по ключевым словам:

страница 1страница 2
МУНИЦИПАЛЬНОЕ БЮДЖЕТНОЕ ОБРАЗОВАТЕЛЬНОЕ УЧРЕЖДЕНИЕ
«СРЕДНЯЯ ОБЩЕОБРАЗОВАТЕЛЬНАЯ ШКОЛА №2» г. АЛЬМЕТЬЕВСКА
Рассмотрено Согласовано Утверждено

на заседании ШМО заместитель директора и введено в действие

протокол №_______ «_28_»__08____2012г. приказ№ 159\2

от «_27_»_08_____2012г. от«_29__»__08____2012г.

_________________ ____________ __________________

/Гусманова Э.М../ / Фархутдинова Л.Н./ /Панкова Г.Н./


Рабочая программа

по татарской литературе

для 7 « А,Б » класса (татарской группы)

Составитель: учитель первой квалификационной категории Ягфарова Фагима Каримовна

2012-2013 учебный год

Татар әдәбиятыннан эш программасы

7 нче сыйныф (татар төркеме)

Рус мәктәбендә укучы татар балаларына татар әдәбиятын укыту программасы буенча аңлатма язуы
Эш программасы статусы

Программа нигезенә Россиянең һәм Татарстанның “Мәгариф турында” законнары,Россия, Татарстан Мәгариф һәм фән Министрлыкларының рус мәктәпләрдәге рус төркеме укучыларына татар теленнән гомуми белем бирүнең дәүләт стандарты (2008)салынды ,”Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында “ Татарстан Республикасы Законына (2004 ел,1 июль ), «2004-2013 нче елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау,өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы Дәүләт программа”сы на (2004 ел,11 октябрь ),Россия Федерациясенең 309-ФЗ номерлы Законына (2007 ел.,1 декабрь ), “Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәпләре өчен татар теле һәм әдәбиятыннан үрнәк программалар укыту программалар” га (төзүче авторлары:Ч.М.Харисова, К.С.Фәтхуллова,З.Н.Хәбибуллина ,Казан:Татарстан китап нәшрияты,2011), “Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар әдәбиятын укыту программасы (татар балалары өчен) төзүче-авторлары:Ф.Г.Галимуллин, З.Н.хәбибуллина, Х.Г.Фәрдиева);ТР ның Мәгариф һәм Фән Министрлыгы тарафыннан 2012 елның 9 июлендә чыккан 4154/ 12 номерлы “Татарстан республикасының башлангыч һәм төп гомум белем бирү мәктәпләрендә 2012-2013 нче уку елы өчен базис һәм үрнәк планнарын раслау” һәм 2012 елның 10 нчы июлендә чыккан 4165 / 12 номерлы “Татарстан республикасының урта гомум белем бирү мәктәпләрендә 2012-2013 нче уку елы өчен базис һәм үрнәк планнарын раслау” дип исемләнгән боерыгына һәм тәкъдим хатларына (№7699/12,23.06.2012,№9777/12,13.08.2012;№9807/12,13.08.2012),Татарстан республикасы Әлмәт муниципаль районының муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе “2 нче урта гомуми белем мәктәбе”нең базис укыту планына һәм мәктәпнең «Положение о рабочей программе» локаль актына ,шулай ук ТР Мәгариф министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән дәреслекләргә нигезләнеп төзедем.


Рус мәктәбенең 7 сыйныфта укучы татар балаларына татар әдәбиятын укытуның бурычлары түбәндәгеләрдән гыйбарәт:

1. Матур әдәбият әсәрләрен (яки әдәби әсәрдән өзекләрне) укып үзләштерү,алар турында үз фикерләрен әйтергә өйрәтү;

2. Әдәби-теоретик төшенчәләрне аңлату һәм кулланырга өйрәтү;

3. Халык авыз иҗаты үрнәкләре,музыка һәм сынлы сәнгать белән таныштыруны дәвам итү;

4. Укучыларда Ватанга, халыкка, туган телгә мәхәббәт, кешеләргә һәм әйләнә-тирәгә гуманлы караш тәрбияләү;

5. Кешенең табигатькә мәрхәмәтле булуына ирешү;

6. Матур әдәбият әсәрләрен мөстәкыйль уку күнекмәләре формалаштыру;

7. Укучыларның телдән һәм язма сөйләмнәрен устерү;

8. Татар,рус һәм башка әдәбиятларны чагыштырып карау күнекмәләрен булдыру.

Бу бурычлар, аерым-аерым күрсәтелсәләр дә, үзара тыгыз бәйләнгәннәр. Алар бердәм уку-укыту процессында гамәлгә ашырылалар, чөнки дәрестә белем бирү, шәхес форма¬лаштыру бергә бәйләп алып барыла.

Программага әсәрләр киләчәк яшь буынны мәрхәмәтле, шәфкатьле, туган як табигатен саклаучы һәм яратучы, гомум-кешелекнең уңай сыйфатларына ия булган, милләт мәнфә¬гатьләрен яклардай кеше итеп тәрбияләү бурычларын күз алдында тотып сайланды.

Укучыларга рухи, милли һәм әхлак тәрбиясе бирүдә, аларны халкыбызга хезмәт итәрдәй шәхес буларак формалаштыруда бу әсәрләрнең роле зур. Яшь буынга милли яшәү рәвешен җиткерүдә, аның үзаңын үстерүдә, бу юнәлештә гамәли адымнар ясауга әзерләүдә әдәбият мөһим җирлек булып тора.


Сәгатьләр саны түбәндәгечә бүленә:

Атнага-2 сәг.,

1 чирек – 18 сәг.,

2 чирек – 14 сәг.,

3 чирек – 20 сәг.,

4 чирек – 18 сәг.,

елга – 70 сәгать.


Программаның эчтәлек һәм гамәли өлешләре материалны берләштерү исәбенә утеләчәк.


Программаның эчтәлеге




Бүлек исеме

Дәрес темасы

Сәг.саны

1

Габдулла Тукай

Иҗатына кыскача күзәтү.

”Исемдә калганнар”, “Туган авыл”, “Шүрәле”, “Китмибез!”, “Татар яшьләре”әсәрләре. Әсәрләрдә туган якка мәхәббәтнең чагылышы,табигатьнең сурәтләнүе.



5

2

Байназар Әлменов

Иҗаты турында белешмә. Әсәрләре хакында фикер алышу.

1

3

Заһидулла Яруллин

Иҗаты турында белешмә. “Тукай” маршының язылу тарихы.

1

4

Фәрит Яруллин

Иҗаты турында белешмә. “Шүрәле” балеты.

2

5

Фатих Әмирхан

Тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә. “Март каһарманы” хикәясе.

2

6

Мәҗит Гафури

Иҗаты турында белешмә. “Татар байрагы”, “Сарыкны кем ашаган?”, “Ике чебен” мәсәлләре. Мәсәлләрнең жанр буларак үзенчәлеге.

3

7

Галимҗан Ибраһимов

Иҗаты турында белешмә. “Алмачуар” хикәясе. Төп геройның эчке кичерешләре.

5

8

Гадел Кутуй

Тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә.

“Сагыну” нәсере. Нәсер турында төшенчә. Әсәрдә Туган ил образы.

“Рөстәм маҗаралары” повесте. Әсәрдәге фантастик вакыйгалар,чынлык дөньясы белән хыял дөньясының аралаштырылып бирелүе.


5

9

Хәсән Туфан

Тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә.

“Киек казлар”, “Талантлы син,Кеше туганым” , “Туган тел”шигырьләре.

Күчерелмә мәгънә турында төшенчә.


4

10

Зифа Басыйрова

Иҗаты турында белешмә. Аның татар сәнгатенә керткән өлеше.

1

11

Роза Хафизова

Тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә.ь

“Кашкарыйлар озын гомерле” әсәре. Яшь буынны тәрбияләү мәсьәләсе.



4

12

Ибраһим Салахов

Тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә.

“Колыма хикәяләре” әсәреннән “Ана тавышы” дигән өзек. Язучының миһербансызлыкка каршы чыгуы.



4

13

Зыя Мансур

Тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә. “Таңсылу” әкияте. Әдәби әсәр идеясы турында төшенчә.

2

14

Әмирхан Еники

Тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә.

“Кем җырлады?”, “Матурлык” хикәяләре. Образларның бирү осталыгы.Әдәби әсәрдә психологизм.



5

15

Рафаил Төхфәтуллин

Тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә.

“Балам көлүе” хикәясе. Язучының әйтергә теләгән төп фикере.



2

16

Гөлшат Зәйнашева

Тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә.

“Туган җирем-Татарстан” шигыре. Туган якны ярату,аның белән горурлану хисләренең бирелеше.



2

17

Тәүфикъ Щйди

Тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә.

“Йцртщ безне язмышлар” әсәре.



2

18

Милли бәйрәмнәр.

Нәүрүз бәйрәме.

1



Ятлау өчен әсәрләр


Әңгәмә кору өчен якынча темалар

Дәрестән тыш уку


Г.Тукай. “Туган авыл”

М.Гафури “Анам теле”

Ә.Еники “Матурлык” (өзекне укытучы үзе сайлый)

Г.Кутуй “Сагыну” (өзекне укытучы үзе сайлый)

Г.Зәйнәшева “Туган җирем-Татарстан”


Татарстан-минем горурлыгым.

Кешенең матурлыгы нәрсәдә?

Балет карагач.

Ана-бөек исем.

Республикабыздагы истәлекле урыннар.

Чит илләрдә яшәүче милләттәшләребез.



Г.Тукай. Мәсәлләр.

Г.Ибраһимов. Табигать балалары.

Г.кутуй. Рәссам.

Г.Гобәй. Ләйсән яңгыр.

Ф.Шәфигуллин. Бер малай,өч аргамак.

Г.Кашапов. Киек Каз Юлы.




Укучылар үзләштерергә тиешле күнекмәләр:

- төрле жанрдагы әдәби әсәрләрне аңлап һәм сәнгатьле уку, аларга карата мөстәкыйль мөнәсәбәтеңне булдыру;

- әдәби әсәрне сюжет-композиция, тел- стиль ягыннан анализлау;

- шигъри текстларны яисә чәчмә әсәрләдән өзекләрне яттан сөйләү;

- сайлап алып яки тәкъдим ителгән язучыларның тормыш юлын, иҗатын үз карашыңа нигезләнеп сөйләү;

- фольклор әсәрләренең төрен, жанрын билгеләү һәм аларда үткәрелгән төп фикерне исбатлау;

- әсәр буенча план төзү һәм алар турында бәяләмә сочинение яки изложение язу;

- әдәби әсәрләр буенча иҗади инша (сочинение) язу;

- татар, тугандаш халыклар һәм рус әдәбиятындагы тематик яктан якын әсәрләрне чагыштырып өйрәнү, милли үзенчәлекләрне ачыклау;

- рус телендәге әдәби текстларны татарчага һәм киресенчә татар телендәгеләрен рус теленә тәрҗемә итү.



Укучылар үзләштерергә тиешле мәгьлүмат:

- өстәмә белем чыганакларыннан язучыларның тормышы һәм иҗаты турында;

- татар әдәбиятының һәм сәнгатенең күренекле вәкилләре, аларның иҗаты турында;

- әдәби әсәрне, язучы иҗатын мөмкин кадәр мөстәкыйль анализлау, чор белән бәйләү өчен кирәкле булган тарихи, сәяси һ.б. мәгълүматлар.



Предметара эшчәнлек алып бару юнәлешләре:

- әдәбиятны музыка, рәсем сәнгате белән бәйләп, сүз сәнгатенең кыйммәтен күрсәтү, матурлыкны танырга өйрәтү;

- әдәбиятны татар тел белеме белән бәйләп, әдәби әсәр теленең үзенчәлекләрен, әсәр стиле кебек төшенчәләрне җиткерү;

- татар әдәбиятын рус әдәбиты, башка халыклар әдәбиятлары белән бәйләп укытып, әдәбиятлар арасындагы уртак проблемаларны, уртак кыйммәтләрне күрсәтү аша дөнья культурасы, кешелек таихы төшенчәләрен үзләштерүләре;

- әдәбиятны тарих, җәмгыять белеме, экология предметлары белән бәйләп, дөнья,яшәү, табигать, кешелек җәмгыяте турында күзаллау формалаштыру.

Укучының шәхси үсеш-үзгәреше:

- активлыкка, мөстәкыйль фикер йөртүгә, акыл һәм рухи эшчәнлеккә, шәхес буларак формалашуның дәвам итүе;

- үзең белән идарә итүгә юнәлдерелгән белем һәм күнекмәләрне тормышның төрле шартларында куллана белергә өйрәнү, тормышта үз урыныңны күзаллый башлау;

- милли горурлык һәм гражданлыкхисләре формалаштыру;

- әхлак нормаларын, җәмгыятьтә яшәү кагыйдәләрен үзләштерү.
Уку елы дәвамында формалаштырылырга тиешле белем һәм күнекмәләр

Татар халык авыз иҗаты жанрларыннан:

- әкиятләр, аларның төрләрен, геройларның төп сыйфатларын аера белү;

- язучылар язган әкиятләрнең үзенчәлекләрен;

Сөйләм эшчәнлегенә таләпләр:

- текстның исеме, андагы таныш сүзләр ярдәмендә укучыларның эчтәлекне аңлаулары;

- укылган текст буенча әңгәмәдә катнаша алу;

- өйрәнелгән язучылар турында сөйләп бирү;

- укылган текстның эчтәлеген сөйли һәм нәтиҗә ясый белү, аңа үз мөнәсәтеңне белдерә алу;

- тәкъдим ителгән ситуация , тема яки рәсем буенча сөйли белү:

- уку һәм сөйләм барышында орфоэпик нормаларны саклау;

- балалар өчен басылган вакытлы матбугат материалларын уку һәм файдалана алу.



Татар мәдәниятеннән:

- татар халкының гаилә-көнкүреш, гореф-гадәт һәм йолаларын аңлата белү;

- милли орнаментларны аера белү;

Әдәбият теориясеннән:

- уңай герой, тискәре герой төшенчәләрен аера белү;

- шигырь, хикәяне аера белү.
7 нче сыйныф укучыларының белем, осталык һәм күнекмәләренә таләпләр
Татар халык авыз иҗаты жанрларыннан:

- әкиятләр, аларның төрләрен, геройларның төп сыйфатларын аера белү;

- язучылар язган әкиятләрнең үзенчәлекләрен;

Әдәбият теориясеннән:

- хикәя, фантастик хикәя, очерк, повесть, нәсерне аера белү;

- автобиографик повестҗне;

- шигырь һәм поэманың үзенчәлекләрен белү;

- комедия жанры турында аңлатып бирү;

- мәсәл жанрының үзенчәлеген;

- әдәби әсәрнең сюңетын тотып ала белү;

- уңай герой, лирик герой төшенчәләрен аера белү;

- әдәби әсәрләрдән сурәтләү чараларын таба белү сорала.

Татар мәдәниятеннән:

- татар халкының гаилә-көнкүреш, гореф- гадәт һәм йолаларын аңлата белү;

- милли орнаментларны аера белү;

- әдәбиятка бәйле рәвештә балет, опера, сынчы кебек терминнарны аңлатып бирә белү сорала.



Укыту – методик комплекты

1.“Рус телендә урта (тулы)гомуми белем бирү мәктәпләре өчен татар теле һәм әдәбиятыннан үрнәк программалар.( Казан,2011) Ф.Г.Галимуллин,З.Н.Хәбибуллина,Х.Г.Фәрдиева 2. Татар теленнән гомуми белем бирүнең дәүләт стандарты.( Казан ,2008) 3. Татар әдәбияты:рус телендә төп гомуми белем бирү мәкт.7 нче с-фы өчен д-лек(татар балалары өчен)/[Ф.М.Мусин һ.б.].-5нче басма.-Казан:Татар.кит.нәшр.,2011.-175 б.:рәс.б-н.



Контроль эшләр




Бүлек темасы

Контроль эш

Барлыгы

1

Г.Ибраһимов“Алмачуар”.

Сочинение

1

2

Р.Хафизова“Кашкарыйлар озын гомерле”

Сочинение

1

3

Ә.Еники“Матурлык”.

Сочинение

1


Контроль эшләр графигы (әдәбият)




Тема

Дата

1

Сочинение “Дүрт аяклы дусларыбыз.”

30.11

2

Сочинение “Сугыш афәтләре”

7.02

3

Сочинение “Кешенең матурлыгы нәрсәдә?”

22.03

следующая страница>


Рабочая программа по татарской литературе для 11 класса

Составитель: учитель первой квалификационной категории Загидуллина Миляуша Маратовна

288.82kb.

25 12 2014
2 стр.


Рабочая программа по татарской литературе для 7 «А,Б» класса

Рус мәктәбендә укучы татар балаларына татар әдәбиятын укыту программасы буенча аңлатма язуы

368.18kb.

25 12 2014
2 стр.


Тематическое планирование по литературе 5 класс 2013 2014 учебный год Рабочая программа по литературе для 5 класса
379.74kb.

14 10 2014
1 стр.


Рабочая программа по «татарской литературе» для 2 класса

Уку тизлеге — укучыларның яхшы укуына шарт булып торган иң мөһим фактор. Уку процессында оператив хәтер һәм тотрыклы игътибар үсеш ала, баланың акыл хезмә-тенә сәләте исә шушы ике

353.2kb.

12 10 2014
1 стр.


Рабочая учебная программа по литературе составлена на основе программы для 5-11 классов татарской средней общеобразовательной школы под редакцией М. Г. Ахметзянова Казань, «Магариф», 2009
411.96kb.

30 09 2014
2 стр.


Образовательная программа по чувашской литературе для 9 класса создана на основе стандарта по чувашской литературе «Чувашская литература»

Станьял, Чебоксары, Чувашское книжное издательство, 2003г. Рабочая программа детализирует и раскрывает содержание программы, определяет общую стратегию обучения

350.79kb.

25 12 2014
1 стр.


-

Программа обеспечивает реализацию соответствующего минимума содержания образования. Рабочая программа по литературе для 8 класса основной общеобразовательной школы составлена на ос

275.79kb.

10 10 2014
1 стр.


Рабочая программа по предмету Искусство (изо) для 6 класса

Данная рабочая программа «Изобразительное искусство в жизни человека» по изобразитель-ному искусству для 6 класса составлена на основе

273.45kb.

15 12 2014
1 стр.