Flatik.ru

Перейти на главную страницу

Поиск по ключевым словам:

страница 1


Татарстан Республикасының мәгариф учреждениеләрендә

Универсиада дәресен үткәрү өчен

укытучыларга методик материаллар

Автор-төзүчеләр: Ванюхина Н.В., Галиуллина Ф.Ш., Саглам Ф.А., Скоробогатова А.И., Сулима Л.О.

Рецензентлар:

Психол.ф.докт., профессор, Казан (Идел буе) федераль университетының гомуми психология кафедрасы мөдире Прохоров А.О.

Пед.ф.докт., профессор, Казан (Идел буе) федераль университетының гомуми һәм социаль педагогика кафедрасы мөдире Вәлиева Р.А.

Кулланма татар теленә фил.ф.к., Казан шәһәре Башкарма комитеты аппаратының телләрне үстеү һәм иҗтимагый оешмалар белән үзара бәйләнешләр бүлеге баш белгече Г.Х.Исмәгыйлева тарафыннан тәрҗемә ителде.

Бу кулланмага югары, урта һәм гомуми белем бирү уку йортлары укытучылары өчен Казан шәһәрендә узачак 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге универсиадага багышланган материаллар тупланган. Шулай ук кулланмага 2012 елның 1 сентябрендә төрле яшьтәге укучылар өчен «Универсиада дәресе» укуларына план-конспектлар, алдагы дәресләрдә куллану өчен Универсиадага багышланган биремнәр һәм күнегүләр, 2013 елгы Универсиада тарихы, объектлары, спорт төрләре, символикасы һәм волонтер хәрәкәте турында мәгълүмат кертелгән.

Кулланмага видеороликлар яздырылган DVD, 2013 елгы Универсиада турында презентацияләр һәм җырлар беркетелә, шулай ук әлеге кулланма электрон вариантта тәкъдим ителә.




Кереш

Россиядә уку елын иҗтимагый тормышта зур урын алган әһәмиятле вакыйгалар белән бәйләү күркәм традициясе яшәп килә. 1 сентябрьдә «Тынычлык дәресе», «Белем дәресе» һ.б. үткәрү белән уку елы башланып китә. 2008 елдан Татарстан Республикасында 2013 елда Казан шәһәрендә узачак XXVII Бөтендөнья җәйге универсиадага әзерлек башланды. Бу масштаблы әзерлек үз эченә җәмгыять яшәешенең бар өлкәләрен һәм халыкның төрле төркемнәрен ала. 2012 елның 1 сентябрендә 2013 елгы Универсиада алды уку елы башлана. Соңгы айларда спорт объектлары һәм юллар, вокзаллар һәм метрополитен төзелешләре, Уеннарның оештыручылары һәм волонтерлары әзерлеге тәмамланачак. Шул ук вакытта, 100 меңнән артык шәһәр кунакларын (спортсменнар, җанатарлар һәм туристлар) каршы алуга Татарстан Республикасы һәм Казан халкын әзерләүне оештыру зарур.

Мәгълүм булганча, Универсиада кунаклары күңелендә Казан турында яхшы фикерләр калдыру өчен, республика һәм шәһәр халкының бу чара турында белүләре генә җитми. Халыкның Универсиадага карата уңай карашта булып, туган ягы өчен горурлык хисләре тоеп, Уеннарны оештыруда һәм үткәрүдә актив катнашу теләге булу зарур. Шушы очракта гына, Казан –Россиянең фән, мәгариф, мәдәният, спорт һәм туристлар үзәге буларак, әйдәп баручы шәһәрләре исемлегендә лаеклы урын тотачак.

Бигрәк тә югары һәм урта белем бирү уку йортлары укучылары, мәктәп балалары белән эшләү мөһим. Нәкъ менә алар өчен Казандагы Универсиада миссиясе түбәндәгедән гыйбарәт: «Безгә һәм безнең балаларыбызга спортның яраткан төрләре белән шөгыльләнүне, сәламәт яшәү тормышын алып баруны тәэмин итү». Шулай ук волонтерларның күпчелеген алар арасыннан җәлеп итү каралган.

Һичшиксез, укытучыларның балалар, яшүсмерләр һәм яшьләр белән эш итүдәге роле бәяләп бетергесез! Укучыларның иҗтимагый вакыйгаларга карашын формалаштыруда, балалар һәм яшүсмерләрнең һәр нәрсәдә хәбәрдар булып, активлыкларын үстерүдә укытучы эшчәнлеге зур урын алып тора. Укытучының мәгълүмат чыганагы булып торуда зур урын тотуын 2011 елның декабрендә Универсиада дирекциясенең мәгариф учреждениеләре һәм коммерцияле булмаган оешмалар белән эшләү департаменты үткәргән социологик сораштыру нәтиҗәләре дә дәлилләде.

2012 елның башында үткәрелгән «Универсиада дәресе» конкурсы укытучыларның Универсиада максатларын һәм фикерләрен, студентлар спорты һәм сәламәт яшәү тормышы алып баруны тарату буенча инде актив эш алып баруларын күрсәтте. Конкурста Татарстан Республикасының барлык районнары мәктәпләреннән, югары һәм урта белем бирү уку йортларыннан 272 укытучы катнашты. Универсиада дирекциясе конкурста катнашкан һәрбер укытучыга үзенең рәхмәтләрен белдерә. Сезнең тәҗрибәгез анализланды һәм гомумиләштерелеп, шушы кулланманың нигезе итеп алынды. 2012 елның 1 сентябрендә барлык мәгариф учреждениеләрендә «Универсиада дәресе» үткәргәннән соң, һәр мәктәп баласы һәм һәр студент 2013 елгы Универсиада турында беләчәк, аны үткәрүдә үзенең урынын билгелиячәк, үзе өчен кирәкле мәгълүмат алып, студент Уеннарыннан һәм аның мирасыннан канәгатьлелек алачак дип ышанып әйтергә була.


Аннотация

2013 елгы Универсиада 2012–2013 уку елының иң әһәмиятле вакыйгасы булып торачак. Бу әһәмиятле вакыйгада укучыларны, студентларны һәм профессиональ-педагогик җәмәгатьчелекне катнашырга җәлеп итү максатыннан 2012 елның 1 сентябрен Татарстан Республикасының барлык мәгариф учреждениеләрендә бердәм «Универсиада дәресе» белән башлап җибәрү тәкъдим ителә.



«Универсиада дәресе» – бу дәрестән тыш, аудиториядән тыш чара. Бу чара вакытында укучыларга һәм студентларга 2013 елның 6 нчы июленнән 17 июленә кадәр Татарстан Республикасы башкаласы - Казан шәһәрендә узачак XXVII Бөтендөнья җәйге универсиада турында комплекслы актуаль мәгълүмат бирелергә тиеш.

Дәреснең максаты: Бөтендөнья студент уеннарының бүгенге Россия яшьләре тормышында зур халыкара мультиспорт һәм мәдәни чара буларак урын алып торуын күрсәтүче комплекслы мәгълүмат бирү.

Дәреснең бурычлары:

Белем бирү: балаларда, яшүсмерләрдә һәм яшьләрдә 2013 елда Казан шәһәрендә узачак XXVII Бөтендөнья җәйге универсиада турында күзаллауны булдыру, Универсиада тарихы, символлары, спорт һәм волонтер программалары белән таныштыру.

Тәрбия бирү: укучылар арасында Универсиада фикеләрен тарату, аларны спортның яраткан төрләре белән шөгыльләнүгә һәм волонтер эшчәнлегенә җәлеп итү.

Үстерү: укучыларның иҗади һәм танып-белү осталыкларын үстерү, сәламәт яшәү тормышын алып бару кирәклеген җиткерү.

Дәресне алып бару өчен кирәкле җиһазлар һәм материаллар: интерактив такта, мультимедиа проекторы, компьютер, дәрес өчен презентация, аудиофайллар, тарату материаллары, белешмәлекләр, спортның төрле төрләре күрсәтелгән рәсемнәр.



Дәреснең методик нигезе: «Универсиада дәресе» үз эченә тема буенча фикер алышуны, студент уеннары тарихын өйрәнүне, Казанда Универсиаданы үткәрү шартлары һәм Универсиада объектлары белән танышуны ала. Дәрестә төп игътибар спорт белән шөгыльләнүне популярлаштыруга, яшүсмерләрне һәм яшьләрне волонтер эшчәнлегенә җәлеп итүгә юнәлтелә.

Дәреснең үткәрү формасы аның максатларыннан чыгып, шул ук вакытта укучыларның яшь үзенчәлекләрен, кирәкле дәрәҗәдәге белемнәрен һәм сәләтләрен күздә тотып сайланган.

Дәреснең һәр этабында балалар белән бу тема буенча фикер алышу укучыларның массакүләм мәгълүмат чараларыннан һәм үз тәҗрибәләре аша белгән белемнәренә бәйләп алып барыла. Дәреснең структурасы куелган максатларга, бурычларга, төренә туры китерелеп, логик эзлеклелектә һәм үзара бәйләнештә алып барыла.

Әлеге методик материалларда «Универсиада дәресе» моделе бирелгән. Һәрбер белем бирү учреждениесенең, һәрбер сыйныфның (академик төркемнең) һәм һәрбер укытучының эшләү үзенчәлекләре төрле булу сәбәпле, бу модель барлык уку оешмалары өчен мәҗбүри түгел. «Универсиада дәресе»н үз планың буенча оештырганда куелган максатларга туры килүен, әлеге кулланмадагы мәгълүматларны кулланып һәм балаларның яшь үзенчәлекләрен исәпкә алырга кирәк. Бу очракта «Универсиада дәресе»н үткәргәндә, спортсменнарны, спорт ветераннарын, волонтерларны чакырып; Универсиада объектларына экскурсияләр оештырып; спорт бәйрәме буларак; оештыруга ата-аналарны чакырып һ.б. формаларда үткәрергә була.

Дәреснең әлеге моделе үз эченә түбәндәге алты блокны алган:

I. Оештыру блогы.

II. Студент уеннары тарихына кереш.

III. Физкультминутка.

IV. Волонтерлар кемнәр алар?

V. Һәр татарстанлы тормышында Универсиаданың тоткан урыны турында фикер алышу.

VI. Дәреснең нәтиҗәләрен ясау.

Гомумән, әлеге структура барлык яшь төркемнәре өчен саклана, бары тик укучыларның яшьләренә карап блокларны үткәрү вакыты һәм эчтәлеге генә үзгәрә. Һәрбер блокта аны үткәрүнең берничә төре бирелгән. Шулай итеп, укытучыга үзенең укучыларының мөмкинчелекләреннән чыгып, һәр блокның берәр төрен сайлап дәресне мөстәкыйль төзергә тәкъдим ителә. Ләкин һәрбер биреләсе мәгълүматның мөһим булуын истә тотып барлык блокта каралган материалларны балаларга җиткерү зарур.

Укучыларның яшь үзенчәлекләреннән, оештыру формасыннан һәм эчтәлегеннән чыгып, дәреснең исемен түбәндәге вариантлардан сайларга мөмкин: «Универсиада дәресе», «Универсиада – бу бөтен дөнья», «Универсиада планетасы», «Кече Универсиада», «Универсиада – барыбызга да һәм һәркемгә дә» һәм башкалар.

Материаллар түбәндәге яшь төркемнәре өчен тәкъдим ителә:

• башлагыч мәктәп укучылары (1–4 сыйныф);

• урта мәктәп укучылары (5–8 сыйныф);

• югары мәктәп укучылары (9–11 сыйныф);

• югары һәм урта белем бирү йортлары студентлары.



Контактлар: «2013 елда Казанда узачак XXVII Бөтендөнья җәйге универсиада башкарма дирекциясе» коммерцияле булмаган автоном оешманың мәгариф учреждениеләре һәм коммерцияле булмаган оешмалар белән эшләү департаменты.

Мәгариф учреждениеләре һәм коммерцияле булмаган оешмалар белән эшләү департаменты директоры Галиуллина Фәридә Шамил кызы.

Мәгариф учреждениеләре белән эшләү бүлеге баш белгече Ванюхина Надежда Владимировна.

Тел. 222-07-86



Универсиада дәресен үткәрү өчен методик материаллар
Дәрес барышы

I. Оештыру блогы (5 мин).

II. Студент уеннары тарихына кереш (10 мин).

III. Физкультминутка (5 мин).

IV. Волонтерлар кемнәр алар? (5 мин).

V. Һәр татарстанлы тормышында Универсиаданың тоткан урыны турында фикер алышу (10 мин).

VI. Дәреснең нәтиҗәләрен ясау (5 мин).

I. Оештыру блогы


  1. Оештыру блогы

Музыка уйный («Казан – Универсиада!» 3 мин 34 c)


Укытучының кереш сүзе: Кадерле балалар, исәнмесез! Бүгенге дәрестә Сезне күрүебезгә бик шатбыз. Карагыз әле, сез ничек барыгыз да матур, көчле, таза-сау! Бер-берегезгә карап елмаегыз әле!
Бүген безнең дәрес 2013 елның 6 нчы июленнән 17 июленә кадәр Казанда узачак вакыйгага багышланган. Бу нинди вакыйга?
Дөрес, әлбәттә бу – Универсиада. Балалар, Универсиада сүзе нәрсә аңлата соң?

(Балалар җаваплары)


II. Студент уеннары тарихына кереш(10 мин).
Укытучы сүзе

Универсиада – бөтендөнья студентлары арасында үткәрелә торган халыкара спорт ярышлары. Универсиада исеме «Университет» һәм «Олимпиада» сүзләреннән ясалган. Бөтендөнья универсиадалары дәрәҗәсе буенча Олимпия уеннарынан соң икенче урында торучы Халыкара спорт чарасы. Кышкы һәм җәйге Универсиада уеннары бар. Бу чаралар һәр ике ел саен үткәрелә, аларда 17 яшьтән алып 28 яшькәчә булган студентлар һәм аспирантлар катнаша.

Беренче халыкара студентлар ярышлары 1923 елда Парижда (Франция) үткәрелә.

Универсиада уеннарын оештыручы булып Халыкара студентлар спорты федерациясе тора. Ул үз эченә 141 дәүләтне алган. Аның символы булып биш континентны символлаштыручы төрле төстәге йолдызлардан торучы инглиз «U» хәрефе тора. Уеннарда җиңүчеләр хөрмәтенә студенлар гимны яңгыратыла.

XXVII Бөтендөнья җәйге универсиада 2013 елның 6 нчы июленнән 17 июленә кадәр Казанда узачак. Ярышлар спортның 27 төре буенча уздыралачак.

Казанда узачак 2013 елгы Универсиада символы булып традицион татар орнаменты элементы булган лалә чәчәге һәм үз эченә инглиз телендә язылган: Универсиада, Казан, Россия сүзләрен, үткәрү елын һәм биш континентны символлаштыручы биш йолдызны алган конструкция. Казан Универсиадасы шигаре – U are the world. Әлеге шигарьне ике төрле аңлатырга мөмкин: «Синдә бар дөнья»: «Син – ул дөнья», шулай ук: «Универсиада – үзе бер дөнья». Казан Универсиадасының талисманы булып Юни кушаматлы канатлы ак барс малае сайланган.

3 ел эчендә 28 объект төзелгән. Аларда Универсиада вакытында уздырылучы ярышлар үтәчәк. Алар арасында:

- А.Н.Туполев исемендәге КДТУның Олимп спорт комплексы

- теннис үзәге

- волейбол үзәге

- гимнастика үзәге

- спортсменнар яшәргә тиешле Универсиада авылы.

Төзергә планлаштырыла:

- спортның су төрләре сарае (4,5 мең урын сыйдырылышлы)

- футбол стадионы (45 мең урынлы)

- спортның ишкәк ишү төрләре үзәге һәм аның өчен су каналы

Барлык бу объектларда Казан халкы һәм кунаклары спорт белән шөгыльләнә алалар.
Биремнәр

1. Димәк, Универсиада сүзен ничек аңлыйсыз?



(Укучыларның үз фикерләрен әйтүләре).
2. Әйдәгез әле, командаларга бүленеп, зур булмаган ярышлар үткәрәбез (Слайдларда 4-6 сорау күрсәтелә, яки укытучы тарафыннан укыла).

- Бөтендөнья җәйге студентлар уеннарының Казандагы ачылышы кайсы көнгә билгеләнгән? (2013 елның 6 июле).

- Казанда Универсиада ябылышы кайчан була? (2013 елның 17 июле)

- Казан Универсиадасы талисманын атагыз. (Юни (Unie), канатлы ак барс малае).

- Казан Универсиадасы шигаре? (U are the world)

- Казанда узачак Универсиадада спортның ничә төре булачак? (спортның 27 төре).

- Универсиада вакытында катнашучы спортсменнар яшәүче комплекс ничек атала? (Универсиада авылы).

- Казан Универсиадасы эмблемасы рәсемен сайлап алыгыз ( лалә).

- Универсиадада кемнәр катнаша ала? (17 яшьтән алып 28 яшькәчә булган студентлар һәм аспирантлар).

- Универсиада нинди вакыт аралыгында үткәрелә? (һәр 2 ел саен).

- Халыкара спорт оешмасы символындагы йолдызлар нәрсәне аңлата? (5 континентны).

- Универсиаданы үткәрү вакытында ничә объект кулланылачак? (64 объект)

Афәрин, балалар! Һичшиксез, киләсе Универсиада турында без әле барысын да белеп бетермибез. Ләкин без аның турында күбрәк белергә омтылырга тиешбез.
3. Киләсе бирем.

1 нче вариант. Экранда спорт ярышларының талисманнары күрсәтелә, ә сез аларны атарга тиешсез.

2 нче вариант. Спорт ярышларының талисманнары һәм спорт ярышларының исемнәре язылган карточкалар командаларга таратыла. Сезнең бурыч – рәсемнәрне исемнәре белән дөрес итеп җыярга. (Карточкалар кушымтада).
– Афәрин, балалар! Сез биремнәрне бик әйбәт үтәдегез! Спортның барлык төрләрен дә белеп, исегездә калдырдыгыз дип ышанам. Әйдәгез әле хәзер дөрес җавап биргән өчен җыйган балларыгызны санап карыйк. Ярышларда җиңүче –………. командасы булды.
III. Физкультминутка
Команда капитаннары чиратлап нинди-дә булса спорт төре хәрәкәтләрен күрсәтәләр, команда әгъзалары бу хәрәкәтләрне кабатлыйлар һәм бу спорт төренең исемен атыйлар. (Спорт төрләре кушымтада бирелгән.)
IV. Волонтерлар кемнәр алар?
1 нче вариант. Укытучы сүзе.

Волонтерлык (иреклелек) – бу аңлы, ирекле рәвештә башкаларга ярдәм итү эшчәнлеге. Һәркем, аңлы рәвештә һәм файда күрү максатын куймыйча башкаларга булыша икән, волонтер дип атала. Әйтегез әле, волонтер нәрсә эшли ала? (олы кешеләргә, ятим балаларга ярдәм итә, мәктәп файдасына эшли ала, кече сыйныфларга ярдәм итүне оештыра һәм башкалар.) Универсиада волонтеры булып 14 яшьтән зур булган һәр кеше була ала. Сез ничек уйлыйсыз, Универсиадада волонтерлар нәрсә белән шөгыльләнәчәк? (спорт ярышларын үткәрергә ярдәм итәләр, туристларга шәһәрдә ориентлашырга ярдәм итәләр, спортсменнарны һәм кунакларны ашатуны оештырырга ярдәм итәләр һ.б.)

Ни өчен кеше волонтер булырга тели? (Чөнки ул бик актив, ярдәмчел, башкалар язмышы өчен битараф түгел, башкаларга ярдәм итәсе килә, нәрсәгә булса да өйрәнәсе килә, үзенә күп дуслар табасы килә, сәяхәт итәсе килә һ.б.) Әлбәттә, волонтер эшчәнлеге күпкырлы, шуңа да һәркем үз мөмкинчелекләреннән һәм кызыксынуларыннан чыгып эш таба ала.

2 нче вариант. Укытучы сүзе

Волонтерлык (иреклелек) – бу аңлы, ирекле рәвештә башкаларга ярдәм итү эшчәнлеге. Һәркем, аңлы рәвештә һәм файда күрү максатын куймыйча башкаларга булыша икән, волонтер дип атала. Ирекле эшчәнлек халыкара дәрәҗәдә иң югары бәяләнүче эшчәнлек.

Казанда Универсиада вакытында 20 меңләп волонтерны эшкә тарту күздә тотыла. Нигездә алар Татарстан Республикасы студентлары һәм мәктәп укучылары. Сезнең кайсыгыз кайчан да булса волонтер булганы бармы? Үзегезнең тәҗрибәгез турында сөйләгез. (Студентлар җаваплары)

Сез ничек уйлыйсыз, ни өчен кешеләр волонтер була? Ә бит волонтер эшчәнлеге өчен түләмиләр! (Аралашырга өйрәнү өчен, үзеңә күп дуслар табу өчен, инглиз теле белемнәрен камилләштерү өчен, танылган спортсменнар белән танышу өчен, чит ил кешеләре белән танышып, ул илләрдәге яшәеш белән күбрәк танышу өчен, яңа урыннар күрү өчен, үзеңне җәмгыять тормышында тоеп карау өчен һ.б.). Әлбәттә, волонтер эшчәнлеге күпкырлы, шуңа да һәркем үз мөмкинчелекләреннән һәм кызыксынуларыннан чыгып эш таба ала. Шуның өстенә, мондый профессиональ тәҗрибә эш бирүчеләр тарафыннан югары бәяләнә, ә бу киләчәктә эшкә урнашканда сезгә кирәк булачак.

Үзең өчен волонтер эшчәнлегенең кайсы юнәлешләре сиңа туры килүен билгелә.

Волонтер эшчәнлегенең юнәлешләре, ничек волонтер булу турындагы тулырак мәгълүматны түбәндәге сайт аша белергә була: www.makeureal.kazan2013.com. Беренче адымнар ясарга күптән мөмкин иде, ләкин бүген дә әле соң түгел. Волонтерлар рәтенә кушылу өчен теркәлү үтәргә һәм анкета тутырырга кирәк.

Студентлар уеннарын эчтән күрәсегез, тарихта үз эзегезне калдырасыгыз, профессиональ тәҗрибәгезне арттырасыгыз килсә, мөмкинчелекне кулыгыздан ычкындырмагыз. Бу – бүгенге көндә үзеңне күрсәтү, үстерү, тәҗрибәңне арттыру өчен менә дигән очрак, шуның өстенә син мәктәбеңдә иң популярга әйләнерсең, яки синең турында бар дөнья ишетер. U are the world.
V. Һәр татарстанлы тормышында Универсиаданың тоткан урыны турында фикер алышу
Ә хәзер балалар, сезгә үз командаларыгызда эшләргә туры киләчәк, сез «Универсиада миңа нәрсә бирә ала?» дигән сорауга үз җавапларыгызны әзерләгез, ә 5 минуттан сезнең җавапларыгызны тыңлыйбыз.
Җаваплар тыңлана. Укытучы үз аңлатмаларын бирә.
VI. Дәреснең нәтиҗәләрен ясау
Шулай итеп, без Универсиада турында сөйләштек.

Бәлкем, кайчан да булса, сезгә дә волонтерлар яки спортсменнар буларак Уеннарда катнашырга туры килер. Без инде беләбез, Универсиада –профессиональ спортсменнар өчен генә түгел. Ул безгә хыялларны чынга ашырырга, зур уңышларга ирешергә, үз-үзең белән, әйләнә-тирә дөнья һәм башка кешеләр белән гармониядә яшәргә мөмкинлекләр ача.


Өй эше:

1 нче вариант. Казанда узачак XXVII Бөтендөнья җәйге универсиада турында туганнарыгызга, дусларыгызга, танышларыгызга сөйләгез.

2 нче вариант. Универсиадада ничек катнашырга теләвегез турында кечкенә генә инша (эссе) язып килегез.

Кушымта

2013 елгы Универсиада спорт төрләре
2013 елгы җәйге Универсиады программасына спортның 27 төре кертелгән.


спортивная гимнастика

спорт гимнастикасы

борьба

көрәш


художественная гимнастика

нәфис гимнастика.


борьба на поясах

билбау көрәше

футбол

футбол

самбо

самбо


баскетбол

баскетбол

дзюдо

дзюдо


волейбол

волейбол

бокс

бокс


пляжный волейбол

пляж волейболы


тяжёлая атлетика

авыр атлетика


хоккей на траве

чирәмдәге хоккей

легкая атлетика

җиңел атлетика

регби 7

регби


теннис

теннис


академическая гребля

академик ишү


настольный теннис

өстәл теннисы


водное поло

су полосы


бадминтон

бадминтон

синхронное плавание

синхрон йөзү


фехтование

фехтование


плавание

йөзү


шахматы

шахмат

гребля на байдарках и коноэ

байдаркада һәм каноэда ишү


стрельба

ату

прыжки в воду

суга сикерү








Татарстан Республикасының мәгариф учреждениеләрендә Универсиада дәресен үткәрү өчен укытучыларга методик материаллар

Психол ф докт., профессор, Казан (Идел буе) федераль университетының гомуми психология кафедрасы мөдире

164.95kb.

13 10 2014
1 стр.


Аңлатма язуы. “Туган телдә сөйләшәбез” укыту –методик комплекты

Фдт авт.,Татарстан республикасының 2010-2015 елларга мәгариф системасын үстерү стратегиясе кысаларында балалар бакчаларында балаларга туган телне өйрәтүне,сөйләм үстерү

1315.83kb.

25 12 2014
8 стр.


Гамәлдә йөри торган “Татар теле: Рус телендә белем бирүче дүртьеллык башлангыч мәктәпнең 1 нче сыйныфы өчен дәреслек (татар балалары өчен) – 2 нче басма” белән эшләү өчен методик киңәшләр
326.03kb.

15 10 2014
1 стр.


Казан (Идел буе) федераль университеты Журналистика һәм социология факультеты Татар журналистикасы кафедрасы

Лекцияләр өчен материаллар дисциплина программасы, әдәбият исемлеге, семинар дәресләр өчен сораулар, биремнәр, шулай ук белешмә аппарат белән баетылган

1563.27kb.

08 10 2014
13 стр.


Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районы муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе

Мәгариф” нәшрияты, 2009 ел, Татарстан Республикасының Базис укыту планына, Муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе “Тайсуган төп гомуми белем бирү мәктәбе” 2012-2013 уку елы өчен

767.37kb.

25 12 2014
4 стр.


Татарстан Республикасының комплекслы социаль-икътисади үсешен тәэмин итүне мониторинглау өчен кирәкле
269.47kb.

25 12 2014
1 стр.


Килешенгән” “Килешенгән”

Р. З. Хәйдәрова, Л. Д. Белоусова, Э. Н. Хәбибуллина тарафыннан эшләнгән (Казан, Мәгариф, 2006), тр мәгариф министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән дәреслек һәм рус телендә сөйләшүче

692.67kb.

12 10 2014
5 стр.


9 нчы сыйныф өчен татар әдәбиятыннан эш программасы

Мәгариф” нәшриятында басылган “ Татар урта гомуми белем мәктәпләре өчен әдәбият программалары”на нигезләнеп төзелде.Әлеге программа укучылар үзләштерергә тиешле мәсьәләләр һәм тема

190.02kb.

05 09 2014
1 стр.