Перейти на главную страницу
Язучы, мәгърифәтче-педагог Зариф Шәрәфетдин улы Бәшири (Бәширов) 1888 елның 5 маенда Казан губернасы Чивил өязе (хәзерге Татарстанның Кайбыч районы) Чүти авылында мулла гаиләсендә туа. Башлангыч белемне туган авылында әтисеннән алгач, ул укуын Буа, аннары Акъегет авылы мәдрәсәләрендә дәвам иттерә. «Казан мөхбире» газетасының 1906 елгы 20 гыйнвар санында беренче шигыре басыла.
1907 елның көзендә З.Бәшири Казанга килә һәм «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә укый. 1907 елда «Милләт кайгысы» исемле беренче шигырь җыентыгы басылып чыга. Шуннан соң аның шигырьләре көндәлек матбугатта даими басыла.
1908 елның язында З.Бәшири Оренбург шәһәренә китеп, Кәримов-Хөсәеновләр типографиясендә корректор, «Чүкеч» редакциясендә секретарь булып эшли. 1908–1910 елларда Орск, Оренбург нәшриятларында шагыйрьнең берничә шигырь китабы чыга.
«Шаян Фәһим» (1910) исемле хикәясе һәм «Чуаш кызы Әнисә» (1910) повесте әдипнең иҗатында күренекле урын тота.
1910–1917 еллар арасында З.Бәшири Пенза һәм Тамбов губерналары авылларында, аннан соң Казакъстанның Капал шәһәрендә балалар укыта. Алма-Ата шәһәрендә уйгыр газеталарында эшли, 1918–1919 елларда Казакъстанның Жаркент шәһәрендә мәгариф бүлеген җитәкли, соңыннан, 1930 елга кадәр, Ташкент шәһәренең мәгариф оешмаларында, газета-журнал идарәләрендә төрле җаваплы вазифалар башкара, Урта Азия дәүләт университеты каршындагы рабфакта үзбәк, уйгыр телләре һәм әдәбиятлары буенча дәресләр алып бара. 1930–1932 елларда әдип Донбасста «Пролетар» газетасының әдәби хезмәткәре. 1933 елда ул Уфага күчеп килә.
1938 елда З.Бәшири репрессияләнә. Срогын башта Колымада, аннан соң Башкортстан АССРның Бәләбәй районында тутыра. 1956 елда акланганнан соң Уфада яши.
Гомеренең соңгы елларында әдип күренекле замандашлары – М.Гафури, Г.Камал, Г.Тукай, Г.Ибраһимов, С.Рәмиев, Н.Думави, М.Укмасый, Дәрдмәнд, Ф.Әмирхан, К.Бәкер һ.б. күренекле шәхесләр – белән очрашулары турында яза. Әдипнең бай әдәби мирасы өйрәнелеп бетмәгән, күп кенә әсәрләре матбугатта чыкмаган.
З.Бәшири 1962 елның 21 октябрендә Уфада вафат була.
Писатель, педагог-просветитель Зариф Шарафутдинович Башири (Баширов) родился 5 мая 1888 г. в деревне Чутеево Цивильского уезда Казанской губернии (ныне Кайбицкий район Татарстана) в семье муллы. Получив начальное образование в родной деревне, продолжает обучение в медресе Буинска, а потом деревни Акъегетово. Одно из первых его стихотворений было опубликовано 20 января 1906 г. в газете «Казан мухбире».
Осенью 1907 г. З.Башири приезжает в Казань и поступает в медресе «Мухаммадия». В 1907 г. печатается первый сборник стихов «Милләт кайгысы» («Забота о нации»). С этого времени его стихи периодически публикуются на страницах периодической печати.
Весной 1908 г. З.Башири переезжает в Оренбург, работает корректором в типографии «Каримов, Хусаинов и К»; секретарем в журнале «Чүкеч». В 1908–1910 гг. в издательствах Орска, Оренбурга издаются несколько книг поэта.
Рассказ «Шаян Фәһим» («Озорник Фахим», 1910), повесть «Чуаш кызы Әнисә» («Чувашка Аниса», 1910) занимают видное место в творчестве писателя.
В 1910–1917 гг. З.Башири учительствует в деревнях Пензенской и Тамбовской губерний, потом в городе Капал Казахстана. Работает в редакциях газет Алма-Аты. В 1918–1919 гг. заведует отделом народного образования в городе Жаркент Казахской ССР; до 1930 г. занимает ответственные посты в учреждениях образования, в редакциях газет и журналов города Ташкента; преподает узбекский и уйгурский языки и литературу на рабфаке Среднеазиатского государственного университета. В 1930–1932 гг. является литературным сотрудником газеты «Пролетар» в Донбассе. В 1933 г. переезжает в Уфу.
В 1938 г. З.Башири был репрессирован. Срок отбывал на Колыме, затем в Белебеевском районе Башкирской АССР. После реабилитации в 1956 г. живет в городе Уфе.
В последние годы жизни он работает над книгой воспоминаний о современниках – М.Гафури, Г.Камале, Г.Тукае, Г.Ибрагимове, С.Рамиеве, Н.Думави, М.Укмаси, Дэрдмэнде и др. Богатое литературное наследие писателя полностью не изучено, до сих пор не опубликованы два прозаических произведения – роман и роман в стихах.
З.Башири умер 21 октября 1962 г.
Укырга тәкъдим итәбез:
Советуем прочитать:
Бәшири З. Сайланма әсәрләр /З.Бәшири; [М.Гайнуллинның кереш сүзе б-н]. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1958. – 196 б.
Бәшири З. Замандашларым белән очрашулар: (язучы истәлекләре) /З.Бәшири. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1968. – 292 б.
Даутов Р.Н. Совет Татарстаны язучылары: биобиблиогр. белешмә /Р.Н.Даутов, Н.Б.Нуруллина. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1986. – 639 б. – Зариф Бәшири. – Б. 61-63.
Татар әдипләре, мәгърифәтчеләре (XX йөз башы): биобиблиогр. сүзлек. – Казан, 2005. – 276 б. – Зариф Бәшири. – Б. 44-46.
Рәмиев З. Тукайлар замандашы /З.Рәмиев //Казан утлары. – 1998. – № 6. – Б. 153-157.
Рәмиев З. Тукай һәм замандаш әдипләр: («Габдулла Тукай» энциклопедик сүзлек-белешмәсенә материаллар) /З.Рәмиев. – Казан: ТаРИХ, 2004. – 111 б. – Иҗаты игътибар сорый. – Б. 67-73.
Зәйдулла Р. «Әй, Зариф, чык ялтырап...» /Р.Зәйдулла //Идел. – 1988. – № 3. – Б. 26-27.
Зәйдулла Р. Үткәнне белгән – бүгенгене биләгән /Р.Зәйдулла //Мәд. җомга. – 1988. – 8 май. – Б. 17.
Даутов Р. Шагыйрь, прозаик, мәгърифәтче /Р.Даутов //Мирас. – 2003. – № 8. – Б. 15-17.
Зәйнашева Г. Шомырт аланы /Г.Зәйнашева //Шәһри Казан. – 1998. – 29 май.
Тимершина Л. Бәһаләнмәгән әдип /Л.Тимершина //Мәд. җомга. – 2008. – 16 май. – Б. 16.
Мостафин Р. Репрессияләнгән татар әдипләре /Р.Мостафин. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2009. – 175 б. – Зариф Бәшири. – Б. 158.
Гиниятуллина А. Писатели Советского Татарстана: биобиблиогр. справ. /А.Гиниятуллина. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1970. – 511 с. – Башири Зариф Шарафутдинович. – С. 62-64.
Гайнуллин М. Татарская литература и публицистика начала XX века /М.Гайнуллин. – 2-изд., доп. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1963. – 352 с. – Зариф Башири. – С. 143-145.
Казанның танылган тарихчысы һәм археолог Николай Филиппович Калинин 1888 елның 24 маенда Саратов шәһәрендә ветеринария врачы гаиләсендә туа. 1902 елда аларның гаиләсе Казанга күчеп килә. Биредә Н.Калинин гимназиядә укый, 1906 елда Казан университетының тарих-филология факультетына укырга керә. 1910 елда университетны тәмамлагач, ул Царевококшайск (хәзерге Йошкар-Ола), Сембер (Ульяновск), Тәтеш, Мариуполь гимназияләрендә укытучы булып эшли.
1921 елның августында Н.Ф.Калинин Казанга кайта, 15 нче һәм 3 нче номерлы мәктәпләрдә тарих һәм география фәннәрен укыта, ГорОНО каршында инструктор булып эшли, туган якны өйрәнү түгәрәге оештыра. Аның җитәкчелегендә укучылар Казан тарихы буенча бай материал туплыйлар.
1924 елдан башлап егерме елга якын Татарстан АССР Үзәк музееның тарих бүлегендә эшләгәндә Н.Ф.Калинин археологик экспедицияләр оештыра, Казан һәм республикабыз буенча туристик маршрут схемаларын төзи; 1928–1929 елларда Казан Кремлендә үткәрелгән берләштерелгән экспедицияләрнең фәнни тикшеренүләрендә актив катнаша. Бу Казан территориясендә археологик казынуларны системалы рәвештә алып бара башларга мөмкинлек бирә.
Музейда эшләүне һәм мәктәптә укытуны ул төрле фәнни җәмгыятьләрдәге эшчәнлек белән бергә алып бара. 1924 елда Николай Филипповичны Казан университеты каршындагы Археология, тарих Һәм этнография җәмгыятенә кабул итәләр.
1933–1935 елларда ул Казан педагогия институтының СССР халыклары тарихы кафедрасында доцент булып эшли.
1939 елда Н.Ф.Калининны Тел, әдәбият һәм тарих институтына фәнни хезмәткәр итеп кабул итәләр. Ул Татарстан территориясендә археологик һәм эпиграфик тикшеренүләрнең эзлекле программасын төзи. Галим Татарстан һәм Чувашстан АССР районнарындагы археология-этнография истәлекләренә, шулай ук Болгар шәһәрлегенә күп тапкыр экспедициягә чыгуларны башлап җибәрә. Аның тарафыннан таш, бронза һәм тимер гасырлары истәлекләре ачыла.
1944 елда Н.Ф.Калининга ТАССРның атказанган фән эшлеклесе дигән мактаулы исем бирелә.
1947 елда ул «Татарстанның иң борынгы халкы» дигән темага диссертация яклый, гыйльми дәрәҗә ала. Бу хезмәтнең төп фикерләре «Татарстан АССР тарихы»ның 1 томында урын ала.
1941–1957 елларда Н.Ф.Калинин Казан университетында укыта. Биредә ул археология кабинетын һәм студентларның фәнни түгәрәген оештыра, тулы бер төркем археологлар тәрбияли, алар арасында күренекле галимнәр А.Х.Халиков, Т.А.Хлебникова һ.б. була.
Фәнни тикшеренүләре дәвамында Н.Ф.Калинин 90 га якын хезмәтен бастырып чыгара. Галимнең иҗатында Казан тарихын өйрәнү аерым бер урын алып тора. Аны киң катлам укучыларга таныткан фундаменталь хезмәте – 1952 елда басылып чыккан «Казан» тарихи очеркы.
Н.Ф.Калинин 1959 елның 16 июнендә Казанда вафат була.
Известный казанский историк и археолог Николай Филиппович Калинин родился 24 мая 1888 г. в городе Саратове в семье ветеринарного врача. В 1902 г. его родители переезжают в Казань. Здесь Н.Калинин учится в гимназии, в 1906 г. поступает на историко-филологический факультет Казанского университета. После окончания университета в 1910 г. работает учителем в гимназиях Царевококшайска (ныне Йошкар-Ола), Симбирска (Ульяновск), Тетюш, Мариуполя.
В августе 1921г. Н.Ф.Калинин возвращается в Казань, где преподает в школах № 15 и № 3 историю и географию, работает инструктором при ГорОНО, организует краеведческий кружок. Под его руководством учащиеся собирают большой материал по истории Казани.
Работая с 1924 г. около двадцати лет в отделе истории Центрального музея Татарской АССР, Н.Ф.Калинин организует археологические экспедиции; составляет схемы туристических маршрутов по Казани и республике; принимает активное участие в исследовательских работах на территории Казанского Кремля; объединенных экспедиций в 1928–1929 гг. Эти работы становятся началом систематических археологических раскопок на территории Казани.
Работа в музее и преподавание в школе сочетались с деятельностью в различных научных обществах. В 1924 г. Николая Филипповича принимают в Общество археологии, истории и этнографии при Казанском университете.
В 1933–1935 гг. – доцент на кафедре истории народов СССР Казанского педагогического института.
С 1939 г. Н.Ф.Калинин является научным сотрудником Института языка, литературы и истории. Он создает развернутую программу археологических и эпиграфических исследований на территории Татарстана. По его инициативе были организованы многократные выезды на археолого-этнографические памятники в районы Татарской и Чувашской АССР, в т.ч. на Болгарское городище. Им открыты памятники каменного, бронзового и железного веков.
В 1944 г. Н.Ф.Калинину присвоено почетное звание заслуженного деятеля науки ТАССР.
В 1947 г. он защищает диссертацию на соискание ученой степени кандидата исторических наук «Древнейшее население Татарии». Основные положения этой работы вошли в 1 том «Истории Татарской АССР».
В 1941–1957 гг. Н.Ф.Калинин преподает в Казанском университете, где организует археологический кабинет и студенческий научный кружок, воспитывает целую плеяду археологов, среди которых выдающиеся ученые А.Х.Халиков, Т.А.Хлебникова и др.
За время научных исследований он публикует около 90 работ. Изучение истории Казани занимает особое место в творчестве ученого. Фундаментальным трудом, написанным Н.Ф.Калининым в 1952 г., становится исторический очерк «Казань».
Н.Ф.Калинин умер 16 июня 1959 г. в Казани.
Калинин Н.Ф. Горький в Казани в 1884–1888 гг: спутник по горьковским местам /Н.Ф.Калинин. – Казань: Татгосиздат, 1940. – 84 с.
Калинин Н.Ф. Пушкин в Казани /Н.Ф.Калинин. – Казань: изд. Центр. краевед музея, 1942. – 74 с.
Җәүдәт М. Казан тарихчысы /М.Җәүдәт //Казан утлары. – 1988. – № 8. – Б. 185.
Хуҗин Ф. Тарих серләрен ачучы /Ф.Хуҗин //Соц. Татарстан. – 1988. – 4 июнь.
Ситдиков А.Г. Н.Ф.Калинин – исследователь средневековой Казани /А.Г.Ситдиков //Археологическое изучение булгарских городов. – Казань, 1999. – С. 41-62.
Казанский университет (1804-2004): биобиблиогр. словарь: Т.2. 1905-2004, А-М. – Казань: Изд-во Казан. ун-та, 2004. – 880 с. – Калинин Николай Филиппович. – С. 531.
Халиков А. Летописец /А.Халиков //Веч. Казань. – 1988. – 3 июня.
Халиков А. Видный историк и археолог /А.Халиков //Сов. Татария. – 1978. – 10 окт.
Шарифуллин Ш. «Неблагонадежный гимназист, раскопавший княжескую резиденцию и Старую Казань» //Казан. ведомости. – 1996. – 7 сент.
Заводта эшләгәндә М.Садри шигырьләр яза башлый. 1932 елда аның «Җыр башлана» исемле беренче китабы дөнья күрә.
1932 елның көзендә М.Садрины А.Луначарский исемендәге Мәскәү театр институтының театр белгечләре һәм драматургия бүлегенә укырга җибәрәләр. Ул Мәскәүдә яшәгән татар әдипләре белән аралаша башлый.
1935 елда институтны тәмамлагач, М.Садри Татарстан Язучылар берлегендә әдәби консультант булып эшли, аннары Татарстан дәүләт нәшриятында яшьләр-балалар әдәбияты бүлегенә җитәкчелек итә. 1938 елның ноябреннән ул Татарстан Халык Комиссарлары Советы каршындагы Сәнгать эшләре идарәсенең музыка фольклоры кабинетында гыйльми-әдәби хезмәткәр вазифаларын башкара.
Бу елларда әдипнең иҗат эшчәнлеге активлаша, бер-бер артлы шигырь җыентыклары басылып чыга.
1941 елның июлендә М.Садри Бөек Ватан сугышына китә. Башта алгы сызыкта, 1943 елның көзеннән Беренче Украина фронтында татар телендә чыга торган «Ватан намусы өчен» газетасы редакциясендә оештыручы-хәбәрче була. Дистәләрчә очерклар, патриотик шигырьләр, сатирик әсәрләрен әлеге фронт газетасы битләрендә бастыра. Шагыйрьнең бу фронт чоры әсәрләре сугыштан соң «Без җырлыйбыз» (1947), «Йөрәк тибүе» (1956), «Мин Берлинны алдым» (1969), «Солдат һаман юлда» (1970) кебек җыентыкларына һ.б. китапларына туплана.
1946 елда Казанга кайткач, М.Садри Татарстан Язучылар берлеге идарәсенең җаваплы секретаре булып эшли. 1948 елдан «Совет Татарстаны» (хәзерге «Ватаным Татарстан») газетасының махсус хәбәрчесе итеп билгеләнә, 1953–1956 елларда газетаның әдәбият-сәнгать бүлегенә җитәкчелек итә. 1956 елдан ул – профессиональ язучы.
М.Садри – кырык исемдәге китап авторы. Аның татар композиторлары тарафыннан көйгә салынган шигырьләре дә бар. Шагыйрь әдәби тәрҗемә өлкәсендә дә уңышлы эшләгән.
М.Садри Кызыл Йолдыз, «Почет билгесе» орденнары, медальләр белән бүләкләнә. 1983 елда аңа РСФСРның атказанган мәдәният хезмәткәре дигән мактаулы исем бирелә.
М.Садри 1999 елның 27 мартында Казанда вафат була.
Поэт Мухаммед Хабибуллович Садри (Садретдинов) родился 31 мая 1913 г. в Казани в Новой Татарской слободе. Он рано остается сиротой, воспитывается у бабушки. Начальное образование получает в медресе, затем в школе. В 1927 г. его определяют в детский дом.
В 1928 г. он поступает в школу ФЗО при мыловаренном заводе им. М.Вахитова.
В это время М.Садри начинает писать стихи. В 1932 г. была опубликована его первая книга «Җыр башлана» («Песня начинается»).
Осенью 1932 г. М.Садри направляют учиться на отделение театроведов и драматургии Московского театрального института им. А.Луначарского. Здесь он общается с татарскими писателями, живущими в эти годы в Москве.
После окончания института в 1935 г. М.Садри работает литературным консультантом в Союзе писателей Татарстана, затем руководит отделом детско-юношеской литературы Татарского государственного издательства. С ноября 1938 г. выполняет обязанности научного сотрудника кабинета музыкального фольклора в Управлении искусств при Совнаркоме ТАССР.
В эти годы активизируется творческая деятельность писателя друг за другом печатаются его сборники стихов.
В июле 1941 г. М.Садри уходит на фронт. С осени 1943 г. служит военным корреспондентом редакции татарской газеты «Ватан намусы өчен» Первого украинского фронта. На страницах фронтовой газеты он публикует десятки очерков, патриотических стихов, сатирических произведений. Сочинения поэта военного времени вошли в сборники; «Без җырлыйбыз» («Мы поем», 1947), «Йөрәк тибүе» («Биение сердца», 1956), «Мин Берлинны алдым» («Я брал Берлин», 1969) и др.
С 1946 г. М.Садри работает ответственным секретарем правления Союза писателей Татарстана. С 1948 г. – корреспондент, в 1953 –1956 гг. – заведующий отделом литературы и искусства газеты «Совет Татарстаны» (ныне «Ватаным Татарстан»). С 1956 г. занимается профессиональной литературной деятельностью.
М.Садри – автор сорока книг. Широкую популярность приобрели его песни, созданные в соавторстве с композиторами республики. Поэт удачно работал и в области литературного перевода.
М.Садри награжден орденами Красной Звезды, «Знак почета» и медалями. В 1983 г. ему присуждается почетное звание «Заслуженный работник культуры РСФСР».
М.Садри умер 27 марта 1999 г. в Казани.
Укырга тәкъдим итәбез:
Советуем прочитать:
Садри М. Бәхет турында җыр: шигырьләр /М.Садри. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1973. – 239 б.
Садри М. Гасыр җыры: шигырьләр, җырлар, поэмалар (1930–1980) /М.Садри. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1983. – 304 б.
Садри М. Иртешкә сәяхәт: Себердәге халкыбыз арасыннан җыйган әкиятләр, җырлар /М.Садри. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1989. – 163 б.
Садри М. Ак торналар җирендә: поэмалар, шигырьләр /Садри М. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1993. – 112 б.
Садри М. Планета на рассвете: стихи /М.Садри; [пер. с татар]. – М.: Сов. писатель, 1979. – 118 с.
Даутов Р.Н. Совет Татарстаны язучылары: биобиблиогр. белешмә /Р.Н.Даутов, Н.Б.Нуруллина. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1986. – 639 б. – Мөхәммәт Садри. – Б. 406-409.
Гаташ Р. Бәхет турында җыр /Р.Гаташ //Казан утлары. – 1998. – № 5. – Б. 170-171.
Гыйззәтуллин Н. Фронт кичкән Тукай томы /Н.Гыйззәтуллин //Шәһри Казан. – 2008. – 15 февр.
Тәрҗеманов Җ. Олы вә үрнәк шәхес /Җ.Тәрҗеманов //Шәһри Казан. – 1993. – 22 май.
Габденурова Р. Бергә – гомергә /Р.Габденурова //Сөембикә. – 1993. – № 5. – Б. 20-21.
Гаффар Ә. Татар егете /Ә.Гаффар //Ватаным Татарстан. – 1993. – 22 май.
Мөбарәкшина Р. Утны-суны кичкән Садри /Р.Мөбарәкшина //Шәһри Казан. – 1998. – 5 июнь.
Сайдашева В. Самый преданный друг /В.Сайдашева //Казань. – 2003. – № 3. – Б. 20-25.
1762 елда Г.Державин, гимназиядә укуын тәмамламыйча, гади солдат сыйфатында Петербургтагы Преображенск лейб-гвардиясенә хезмәткә алына. Озак кына хезмәт иткәннән соң ул офицер чины ала. 1877 елда Г.Р.Державин отставкага чыга, статский советник итеп күчерелә, дәүләт түрәсе (чиновнигы) буларак өч патшага хезмәт итә.
Екатерина II дә ул Олонецк (Карелия), аннары Тамбов губерналары губернаторы; 1791 елдан – патшабикәнең шәхси секретарьларының берсе була; император Павелда – сенатор, Югары совет әгъзасы һәм дәүләт казначысы, император Александр I дә беренче юстиция министры, хакыйкый яшерен советник (киңәшче) дәрәҗәсенә ирешә.
Г.Р.Державин яшүсмер чакта ук шигырьләр яза башлый. Шагыйрь шөһрәтен аңа 1782 елда Екатерина II гә багышлап язылган атаклы «Фелица» одасы алып килә. «Императрицаның Казанга килүе уңае белән» («На шествие императрицы в Казань»), «Казанда императрицага күрсәтелгән маскарад уңаеннан» («На маскарад, бывший перед императрицей, в Казани»), «Державин кардәш-ыруларының табутына» («На гробы рода Державиных») шигырьләрендә, «Язмалар» истәлекләрендә Казан мотивлары чагылыш таба.
«Аһ, ул минем тәүге көннәрем бишеге!»
Саф чагымның, үсмер чакның изге өе!..» –
шундый юлларны шагыйрь үзенең «Арфа» шигырендә Казанга багышлый.
Г.Державинның бик күп кенә шигырь юллары канатлы сүзләргә-әйтемнәргә әйләнә: «Ватанның бит төтене дә хуш, татлы...» («Отечества и дым нам сладок и приятен...»), «Гомер – күкләрнең мизгеллек бүләге...» («Жизнь есть небес мгновенный дар...»), «Тәхеттә дә кеше бул...» («Будь на троне человек...»), «Яшә, башкаларга да яшәргә бир...» («Живи, и жить давай другим...»).
Ул рус әдәбияты үсешенә зур йогынты ясый, яңалык алып килгән шагыйрь була.
Шагыйрь Казанга 1763, 1774-1775, 1778 һәм 1784 елларда кайтып китә.
Г.Р.Державин 1816 елның 20 июлендә Түбән Новгород өлкәсенең Званка авылында вафат була.
Якташлары бөек шагыйрьне онытмыйлар, республикада аның исемен мәңгеләштерү буенча төрле чаралар үткәрелә: 1847 елда Казанда Г.Р.Державинга һәйкәл куела, шунда ук аның исемен йөртүче бакча утыртыла; Татарстан Республикасының Милли музеенда шагыйрьнең әйберләре саклана, 2000 елдан башлап ел саен бирелә торган Державин исемендәге әдәби премия булдырыла, бу премия 2010 елдан Бөтенроссия статусын алды; Лаеш шәһәрендә Державинга һәйкәл (скульпторы М.М.Гасыймов) һәм аның исемендәге музей ачылды; 2003 елда Казанда Г.Р.Державинның 1930 елларда җимерелгән һәйкәле, сакланган эскизлары ярдәмендә, яңадан торгызылды (скульпторы М.М.Гасыймов), шагыйрьнең юбилейлары уңаеннан фәнни-гамәли конференцияләр уздырыла.
В 1762 г. Г.Державин, не закончив гимназию, уходит рядовым солдатом в лейб-гвардию Преображенского полка в Петербурге. После долгих лет службы он получает офицерский чин. В 1777 г. его переводят на статскую службу. В качестве государственного чиновника Г.Державин служил трем русским императорам.
При Екатерине II становится губернатором Олонецкой (Карелия), затем Тамбовской губерний; с 1791 – одним из личных секретарей императрицы; сенатором, членом Верховного Совета и государственным казначеем при императоре Павле, первым министром юстиции, действительным тайным советником при императоре Александре I.
Г.Р.Державин начинает писать стихи в юности. Слава российского поэта приходит к нему в 1782 г. после появления знаменитой оды «Фелица», посвященной Екатерине II. В ряде его произведений – «На шествие императрицы в Казань», «На маскарад, бывший перед императрицей в Казани», воспоминания «Записки», «На гробы рода Державиных» – нашли отражение казанские мотивы.
«О колыбель моих первоначальных дней! Невинности моей и юности обитель!» – такие строчки поэт посвящает Казани в стихотворении «Арфа».
Многие строки Г.Державина становятся крылатыми выражениями: «Отечества и дым нам сладок и приятен ...», «Жизнь есть небес мгновенный дар...», «Будь на троне человек...», «Живи, и жить давай другим..».
Он оказывает огромное влияние на развитие русской поэзии.
Поэт посещает Казань в 1763, 1774–1775, 1778 и 1784 годах.
Г.Р.Державин умер 20 июля 1816 г. в деревне Званка Нижегородской губернии.
Земляки не забывают своего великого поэта, в республике проводятся мероприятия по увековечению его имени: в Казани в 1847 г. был установлен памятник Г.Р.Державину, заложен сад, получивший название Державинского; в Национальном музее РТ хранятся личные вещи поэта; в 2000 г. учреждена ежегодная литературная премия им. Г.Р.Державина, которая с 2010 г. получила статус Всероссийской; открыты памятник и музей его имени в городе Лаишеве (скульптор М.М.Гасимов); в 2003 г. в Казани по сохранившимся эскизам был воссоздан разрушенный в 1930-е годы памятник Г.Р.Державину (скульптор М.Г.Гасимов), проводятся научно-практические конференции.
Галимуллина Ә. Йөрәкләрдә яшәүче шигъри кайтаваз /Ә.Галимуллина //Мәд. җомга. – 2003. – 11 июль. – Б. 14.
Ганиева Р. Державин иҗатында Казан чоры /Р.Ганиева //Шәһри Казан. – 2003. – 18 июль.
Низамов А. Державинны Лаеш онытмый /А.Низамов //Ватаным Татарстан. – 2009. – 17 июль.
Лаеш җиренең бөек улы //Татарстан. – 2003. – № 7. – Б. 31.
Милашевский Г. Ватан төтене ачкан хәтер: Төньяк Фивы ни белән горурлана /Г.Милашевский //Казан. – 2003. – № 8-9. – Б. 39-41.
Державин и культура Казанского края: материалы Всерос. науч. конф., посвящ. 265-летию со дня рождения Г.Р.Державина (г.Лаишево, 26-28 июня 2008 г.). – Казань: Изд-во Казан. ун-та, 2008. – 236 с.
Державин глазами XXI века: к 260-летию со дня рождения Г.Р.Державина. – Казань: Изд-во КГУ, 2004. – 180 с.
Обрезкова А.П. Г.Р.Державин – поэт и генерал, первый министр юстиции России. – Казань: Центр инновационных технологий, 2003. – 32 с.
Гавриил Романович Державин: к 260-летию со дня рождения. – Казань: Милли китап, 2003. – 113 с.
«Ум и сердце человечье были гением моим»: 260 лет со дня рождения Г.Р.Державина (1743–1816): каталог выставки, июль-август 2003 г. /сост. Л.П.Юревич. – Казань: Милли китап, 2004. – 35 с.
Миннегулов Х. Записи разных лет: (татарская литература: история, поэтика и взаимосвязи) /Х.Миннегулов. – Казань: Идел-Пресс, 2010. – 407 с. - «Его гений думал по-татарски»: (размышления о Г.Р.Державине). – С.191-205.
Галимуллина А.Ф. «Дом и Душа»: размышления о творчестве казанских писателей /А.Ф.Галимуллина. – Казань: РИЦ Школа, 2008. – 96 с.. – Державин в контексте татарской культуры. – С. 5-28.
Климентовский В.А. Русские писатели в Татарии /В.А.Климентовский. – 3-е изд., перераб., доп. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1974. – 175 с. – Г.Р.Державин. – С. 5-11.
Девятых Л. Люди и судьбы /Л.Девятых. – Казань: Титул, 2003. – 304 с. – Г.Р.Державин. – С. 192-198.
Мустафин Р. За Державина не обидно /Р.Мустафин //Татарстан. – 2004. – № 1. – С. 58-59.
Лавришко В. «Змеей перед троном не сгибаться…» /В.Лавришко //Звезда Поволжья. – 2003. – 11-18 июня. – С.4.
Липаков Е.В. Державинские места //История Лаишевского края. – Чебоксары, 1997. – С. 150-155.
Старик Державин: [кинофильм] /ТНВ Татарстан. – Казань: ТНВ, 2009. – 1 электрон. опт. диск. (DVD-ROM): З В., цв.
Музей Лаишевского края им. Г.Р.Державина. «Отечества и дым нам сладок и приятен» Г.Р.Державин: [открытки]. – Казан: Заман, 2005. – 8 отд. л. в конв.
Т 23 Татарстан: Истәлекле һәм онытылмас даталар календаре = Календарь знаменательных и памятных дат. 2013 / Татарстан Респ. Милли к-ханәсе; төз. Г. Ш.Җомаголова; жав мөх-ре Н.Ә. Ка
16 12 2014
5 стр.
Актёр, җәмәгать эшлеклесе, Татарстанның һәм Россиянең халык артисты, Татарстанның Г. Тукай, сссрның Дәүләт бүләкләре лауреаты Ринат Арифҗан улы Таҗетдиновка 75 яшь (1938)
16 12 2014
3 стр.
Календарь знаменательных и памятных дат на 2013 год [Текст] : календарь / сост.: Т. А. Труфанова, Е. А. Романцева. Ярославль : мук цсдб г. Ярославля, цдб им. Ярослава Мудрого, 2012
12 10 2014
14 стр.
В очередном ежегодном выпуске "Календаря знаменательных и памятных дат" представлены памятные "круглые" даты 2013 года, международные праздники и памятные даты, праздники и памятны
08 10 2014
7 стр.
В информационное издание «Календарь знаменательных и памятных дат на 2013 год» вошли даты юбилеев классиков русской и зарубежной литературы, детских писателей, художников, композит
17 12 2014
1 стр.
Республика Калмыкия. Календарь знаменательных дат на 2013 г. = 2013 җилин ончта өдрмүдин лит / сост.: В. В. Сангаджиева, Д. А. Алексеева; ред. О. Е. Аргунова; отв за изд. Н. Б. Ула
10 09 2014
5 стр.
Календарь знаменательных и памятных дат на 2013 год / гбук рх «Хакасская рдб»; сост. Н. И. Куюкова. – Абакан, 2012. 67 с
05 09 2014
7 стр.
Ваана Терьяна (Ваган Саркисович Тер-Григорьян или Ваан Сукиасович Тер-Григорян) (1885 – 1920)
14 12 2014
1 стр.