Перейти на главную страницу
Зирекле лицее
/8 “б” сыйныфының рус мәктәбендә укучы татар балалары белән үткәрелгән дәрес – конференция\
Төзеде һәм үткәрде
татар теле һәм әдәбият
укытучысы Зарипова Ф.Р.
октябрь, 2008 ел
Ак болытлар, кая агыласыз,
Жилләр белән кайсы якларга?
Сезгә кушылып мин дә агар идем,
Кайтыр идем сабый чакларга.
Дәрес барышы.
!. Уңай психологик халәт тудыру, оештыру өлеше.
!!. Укытучының кереш сүзе.
Хәерле көн укучылар. Без дәрес – конференциягә җыелдык.
Әйдәгез, башта “конференция” сүзенә аңлатма бирик. Безгә «Татар теленең анлатмалы сүзлеге» ярдәмгә килер.
(Конференция сузенең мәгънәсе дәфтәрләргә языла)
!!!. Төп өлеш.
Укытучы. Узган дәрестә без сезнең белән прозаик, драматург,публицист, жәмәгать эшлеклесе Г.Исхакыйның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштык. Аның белән бер чорда яшәп иҗат иткән тагын нинди язучыларны беләсез?
/ Укучыларнын җаваплары / ( Язучыларның портретлары слайтларда курсәтелә).
Гаяз Исхакыйның язмышы калган язучыларныкыннан нәрсәсе белән аерыла соң?
1 укучы Г.Исхакый үзенең иҗат юлын, көчен, бөтен сулышын милләтенең киләчәктә бәхетле булуы өчен багышлады, тырышты, шуны теләде. Җиде дистә елга кадәр аның иҗаты халыктан яшереп яткырылды. Аңа карата булган нахак бәяләмәләр бары тик 80-нче еллар ахырында гына алып ташланды, әдәби мирасы тулысы белән туган илгә кайтты.
Укытучы: Ә бит бүгенгесе көндә безнең күпме әдәби һәм рухи мирасыбыз чит илләрдә саклана. Сонгы елларда, акрынлап булса да, аны барлау, халыкка кайтару эше башланып китте.
Онытылган,каһәрләнгән, хаксызга кимсетелгән милләттәшләребезне эзли башладык.
Җисемнәре туган илдән еракта калып, исемнәре һәм иҗатлары яңадан үз халкына әйләнеп кайткан күренекле жәмәгать эшлекләре арасында Муса Бигиевның да исеме бар.
2 укучы: Муса Бигиев күркнекле мәгърифәтче Закир Бигиевнын туганы. Ярты гасырлык гомерен укытуга, белем алуга багышлаган, купсанлы әсәрлэр язып, ислам, төрки халыклар файдаланырлык эшләр башкарган. Чит илдә, Каһирәдә үзе язып калдырганча: «Тарлыкта, фәкыйрьлектә, юклыкта вафат булган».
Аның исеме бары 73 ел үткәннән соң гына. ягъни 1997 елда гына аклана.
“Сөембикә” журналының №2, 2000 ел санында аның турында тулы мәгълүмат бирелгән.
Укытучы: Татар милләте кебек изелүгә һәм мыскыллауга дучар ителгән, иманы тапталган, жаны жәрәхәтләнгән берәр халык җир йөзендә бар микән тагын?
1552 елда Явыз Иван гаскәрләре мөстәкыйль дәүләт башкаласын яулап алгач,татар халкының күмәк рәвештә башка илләргә күченә башлавы – мөһаҗирлек язмышы башлана. Мөһаҗир – гарәп теленнән кергән сүз, башка җиргә, чит илгә күчүче – эмигрант дигәнне аңлата.
(Дәфтәрләргә язып куела.)
Беренче татар мөһаҗирләре кемнәр соң? Фән һәм дәүләт эшлеклеләре, игенчеләр, солдатлар һ.б. Алар үзләренең туган нигезен, корган оясын ташлап, бәхетле тыныч тормыш эзләп чит җирләргә чыгып китәргә мәҗбүр булалар. Республика халкының 75% чит илләргә, төбәкләргә күчеп китә. ЮНЕСКО мәгълүматларына караганда, татарлар дөньяның иң камил саналган 14 теле арасына керә.
Татарланың таралу сәбәпләре күп. Бертуктаусыз барган сугышлар, Сталинизм чоры, революцияләр, чукындыру вакыйгалары, 1921 – 22 нче елгы ачлыклар – берсе дә эзсез югалмый.
Яңа китаплар белән таныштыру.
Ф.Бәйрамованың «Туфаннан таралган татарлар», «Кырык сырт», «Таралып яткан татар иле», «Ядерный архипелаг или атомный геноцид против татар» китаплары татар халкының аянычлы, фаҗигале язмышы, милләтебезнең рухи батырлыгы һәм мәңгелек көрәше турында.
Татар әдәбиятында ул елларны сүрәтләгән әсәрләр күп.
Шулар арасында М.Галәүнең «Мөһаҗирләр» тарихы романы күренекле урын алып тора.
Романда 1897 елгы халык санын алу вакыйгасына бәйле рәвештә кузгалган крестьян чуалышлары, бөлгенлеккә төшкән татар авылы крестьяннарының бәхет эзләп патша хөкүмәте эзәрлекләвеннән качып, Төркиягә күчеп китүләре һәм андагы каршылыклы язмышлары турында сөйләнә.
М.Галәү үзе дә татар халкының ачы язмышы үз җилкәсендә татыган, гаепсезгә таш капчыкка ябылып, әсәрләре исә юк ителгән язучыларның берсе. «Мөһаҗирләр» романы вакыт сынавын үтеп, 60 нчы еллар ахырында гына русчадан кабат татарчага тәрҗемә ителеп, ниһаять татар телендә дөнья күрде.
Укытучы. Без – татарлар. Татар милләте таланган, сибелгән, чәчелгән халык. Кайларда гына яшәми безнең милләттәшләр, кемнәр генә сыендырмаган аларны. Сыендырганнар, чөнки булдыклы һәм эшчән, белемле, итагатьле һәм тугры булганнар. Башкаларның динен, телен, гореф-гадәтләрен хөрмәт иткәннәр, үзләренекен онытмаганнар. Бүгенге көндә чит илдә дә югалып калмаган, зур иҗат эшләре белән мавыгучы милләттәшләребез белән горурланырга гына кала.
Укучы. Чит илләрдә яшәп тә, Татарстан белән тыгыз бәйләнештә торучы шәхесләребез бик күп.
Надир Дәүләт – Төркиядә, Мәрмәрә университетында эшли, Шәмсия Апакай, Гали Акыш – АКШта, Гайшә Рорлих, Шамил Юлай, Фәрит Иделле = Германиядә, Борһан Шаһиди = Кытайда, Садрилар гаиләсе – Австралиядә яшиләр, туган илләре белән һәрдаим тыгыз элемтәдә торалар.
Рудольф Нуриев Парижда чыккан бер китабында: «Минем әнием Казан дип аталган гаҗәеп матур, борынгы шәһәрдә туып үскән. Димәк, мин – мөселман кешесе. Мин үземнең татарлыгымны җаным – тәнем белән тоям»,-дип яза. Рудольф Нуриевның тагын бер талантлы якташыбыз – Англиянең королева балеты биючесе Ирек Мөхәммәтовның дөньякүләм танылуына булышлык итүе дә билгеле.
Салахова Мәрьям апаның оныгы – Кипрда, Нуруллина Рәзинә апа кызы Зөлфия – Америкада, Шайдуллина Накия апа кызы Наилә – Карелиядә, Галимова Исламия апа кызы Фидания апа – Төркиядә эшли, Касыймова Хөснурый апаның бер кызы – Франциядә, икенчесе Финляндиядә яшиләр. Алар да һәрдаим үзләренең туган җирләрен сагыналар, җылы хисләр белән сугарылган хатларында, туган илләренә кайтканда бер булса әйләнеп кайтырга теләүләре турында фикерләр язалар.