Flatik.ru

Перейти на главную страницу

Поиск по ключевым словам:

страница 1
(Докладчик Юсупов Рауф Фарукович)

01.02.2012 г.


Хөрмәтле авылдашлар , хөрмәтле президиум,килгән кунаклар!
Менә 2011 нче елны да тарихка озатып һәм бүген аңа натиҗә ясыйбыз.

Илебез алдында 2011 ел үзенең тарих вакыйгалары белән истә калачак.

Татар Буасы авыл башкарма комитеты бүген сезнең алда хисап тота. Безнең авыл җирлеге өчен үткән 2011 ел зур һәвеф-хәтәрсез, үзенең мәшәкәтләре белән артта калды.

2011 елда Татар Буасы Советы,Т атар Буасы авылы башкарма комитеты үзенең өшен Буа муниципаль районы Татар Буасы авыл җирлеге муниципаль берәмлеге Уставы нигезендә, Россия Федерациясенең 131 нче номерлы “Жирле үзидарә турындагы” Законына,Татарстан Республикасынын 49 нче номерлы Законына,Дәүләт Советы, Президент һәм Министр Кабинеты карарларын, район Советы һәм авыл Советы боерыкларына, карарларына,юлламаларына таянып эш итә.

2011 елда Татар Буасы авыл Советы 11 утырыш үткәрде, 19 мәсъәлә тикшерелде, карарлар чыгарылды.Барлык утырышларда да депутатлар актив катнашты.Башкарма комитет шушы депутатлар белән берлектә,барлык конкүреш мәсъэләләрен һәл итеп килә.

Минем тарафтан һәм авыл башкарма комитеты сәркәтибе Замалетдинова Роза Мәнсур кызы тарафыннан 491 кеше эш урынында кабул ителде. Шуларнын 109 пенсионер, 91 инвалидлар, 291 эш яшендәге кешеләр. Барлык мәрәҗәгатьләр дэ унай һәл ителделәр, кирәкле документлар тиешле дәрәҗәдә тутырылып бирелде, анлашылмаган сорауларга анлатмалар бирелде.

Белгәнегезчә безнен авыл жирлегенә 1 авыл керә ул Татар Буасы авылы.Анда барлыгы 203 йортта 715 кеше яши. Шәхси хужалыкта 2012 елнын 1 январенә 108 эре мөгезле терлек исәпләнә,шуларның 20 сыер,

88 тана белә үгез. Былтыргы белән чагыштырганда өре мөгезле терлекнең саны артты. Терлекләрнең санын киметмәс өчен Республика тарафыннан хәр сыер га

зернофураж бирелде. Халык бик кәнәгать булды Т атар Буасы авыл халкы исеменнән Буа районы башлыгы Рафаэль Хазиевичка бик зур рәхмәт эйтәсем килә.

Авыл хуҗалыгы,торак төзелеше өлкәннәрендэ остенлекле илкүләм проектларын ,билгеләнгән барлык социаль программаларны тәэмин итү буенча ижади эш дәвам итә. Элеге программалар халкыбыз конкүрешен яктыртуга илтә. Авылыбызнын 2010 елда 16 шэхси хуҗалыкны үстерү буенча бирелүче “ЛПХ” кредитыннан файдаланды

14 гаилә үзләренең шэхси хуҗалыкларына каралты-кураларын яңарттылар,

2 гаилэ транспорт алдылар

Россельхозбанктан 9 гаилә алды 2 миллион 300 мең сумлык,Сбербанктан 7 гаилә алды 1 миллион 233 мең сумлык.

3 миллион 533 мең сумлык 16 льготалы кредит алынды.

2011 елда 22 гаилэ үзләренең шәхси хуҗалыкларына каралты-кураларын яңарттылар, 2 гаилә терлек алдылар

Россельхозбанктан 6 гаилә алды 1 миллион 250 мең сумлык,Сбербанктан 14 гаилә алды 2 миллион 270 мең сумлык. Ак Барстан 5 гаилә алды 1 миллион 15 мең

Барлыгы 2011 елда 4 миллион 535 мең сумлык 24 льготалы кредит алынды.

Үз өшен башлау буенча дәүләт ярдәменнән 201 0 нче елда 18 авылдашабыз файдаланды

2011 нче елны 1 кеше файдаланды

“Яшь гаиләләрне торак тәэмин итү” программасы буенча 6 гаилә йорт тезеде Даминов Ильдус белән Мухаметзянов Ленар гаиләсе чиратта торалар.

Уткән 2011 ел авыл халкы өчен уңышлы дип санап була. Авыл халкының молкәтен рәсмилэштерү тегәлләнеп килә. Бугеңгесе көнгә барлыгы 10 йорт теркәлмәгән килеш кала. Тагын берничә йортның варислары үзләренең варислыкларын раслау өшенә керештеләр.

Башкарма комитетка ЗАГС документларын ,варислыкларны хәм доверенностьларне нотариаль раслау эше йокләнгән.

ЗАГС хезмәте буенча Татар Буасы авыл жирлеге

2010 елда 11 нарасыйны теркәде, 9 үлү таныклыгы бирелде.

2011 елда 4 нарасыйны теркәде, 4 үлү таныклыгы бирелде.

2011 елда нотариаль өшчәнлек буенча 9 кеше мәрәҗәгать итте. 8 доверенность язылды, 1 документның копиясен раслатты.

Башкарма комитет военкомат эшчәнлеген дэ алып бара.

2010 елда Татар Буасы авылына 8 егет хезмәт итеп кайтты. Язгы чакырылышта 1 егет хәрби хезмэткэ алынды, көзге чакырылышта 2 егет алынды.

2011 елда 3 егет хезмәт итеп кайтты.

Авылда 1 балалар бакчасы бар анда 41 бала тэрбиялэнэ ,13 хезмәткәр эшли.

1 фельдшер- акушерлык пункты 1 шәфкать туташы эшли анын карамагында 715 кеше, аларның арасында

5 бала 1 яшькэ кадәр,140 пенсионер,18 кадәр 100 бала,

7 яшькә кадәр 53 бала.5 йокле хатын учетта тора.

1 мәдәният йорты 2 хезмәткәр эшли. Клубта уздырылган чараларны да эйтеп утәсем килә.

9 нче майда ,хәйкәлне яңартып ,җыеп мәктәп балалары белән,сугыш ветераннары һәм тыл хезмәттәшләр очен , зур митинг уздырылды. Сугыш ветераннарына клубта өстәл эзерләдек, һәм бүләкләр тапшырдык.

Октябрь аенда өлкәннәр көнен птицефабрикыда эшләүчеләргә Сидоров В.А. исеменнән бүләкләр тапшырылды. Сидоров Валерий Аркадьевичка рәхмәт әйтәсем килә.

Эниләр кененә багышлап Буа артислары килеп авылыбыз клубында концерт оештырылды.

Яңа елда балалар елкысы уздырылды балалар бик канәгать калды, яшьләргә Бал – Маскарад булды шул вакытты лоторейда уйнатылды.

Җәй көнне башкарма комитет кызлары,клуб хезмәттәшләре һәм шәфкать туташы белән бергә юл кырыеларына,полигон янына, куаклар утырттык.Аларга булышкан өчен бик зур рәхмәт эйтәсем килә.

Шулай ук кыш көнне урамнарны карлардан чистартучы Даминов Сагит Хабибулла улына, Юсупов Рустем Рафик улына бик зур рәхмәт эйтәсем килә.

Татар Буасы авыл башкарма комитетынын налоглардан кереме
План Факт %, утэлуе

Жир налогы - 17,0 26,2 154%

мущество – 3,0 22,7 756%

Арендыдан – 25,0 53,2 212 %

НДФЛ – 26,7 44,4 166%
Итого 71,7 146,5 204%

Авыл җирлегендә барлыгы 140 пенсионер бар. Шулар арасын 68 инвалид, 4 бала,пенсия яшенә кадәр 32 кеше ,пенсионерла арасында 32 кеше,18 яшкә кадәр 153 кеше,шулар арасында 7 яшкә кадәр 53 бала.

Халкыбызның рухи байлыгын баету буенча авылда мәчет эшли. Авыл Советы авыл мәтәвәлияте белән тыгыз элемтәдә тора. Мәчеттә шулай ук авыл хатын-кызлары өчен гарәпчә укырга курслары оештырылылган. Мәчет бабайлары, авылдашлар белән берлектә, язын зиратта омәләр оештырыла. Карт агачлар,теләсә кая таралып үскән чыбык-чабыклар килде.

Авыл башкарма комитетының эше куп терле, узенчәлекле һэм катлаулы. Бернинди бәя белән дә улчәнелми торган эш. Бугенге көнде хәрберебез узебезгә карата, якыннарыбызга карата , тирә куршеләребезгә карата игьтибарлы булыйк.

Безгә чисталык үзебез очен кирәк, эле без тиешле дәрәжәдәге чисталыкка ирешә алганыбыз юк. Чүп түгү урыны билгеләнгән, шулай да терле тешкә бәрәбез,ойдәге җыентык суларны урамга чыгарып түгү очраклары, кибеттән алган вак-тояк эйберлэрнең этикеткаларын юл буена ташлап калдыру очраклары бар. Тирә ягыбыз чиста, матур булса үзебезгә дә кунелле. Йорт тирәләребезгә агачлар утыртыйк. Явылны яшелләндерү остендэ эшләүне дәвам итик.

2011 елда 4 нче декабрь конне Гос Думагы сайлаулар булып узды. Шул фырсаттан файдаланып әйтәсем килә сезне сайлауларда актив катнашкан өчен бик зур рәхмәт эйтәсем килә. Март аенда Президент сайлаулары була шунда да актив катнашырсыз диеп ошанып торам.

Татар Буасы җирле узидарәсенә 2011 елның 16 ноябрь аенда оешканына 15 ел булып узды шул хисаптан Татарстан Республикасынын муниципаль берәмлекләре советыннан Минсагит улы Закиров исеменнән Рэхмәт хаты белән бүләкләнде.

Яхшы ошләгән өчен Рэуф Фарук улын Юсуповны Фарит Хайрулла улы Мухаметшин исеменнән Рэхмэт хаты белән бүләкләнде.

Шулай да эшләнәсе эшләр бар эле.

1.Беренчедән ул юллар

(Центральный,Набережный,Залесный,Новая,Ш.Сайфутдинова урамнарында)

2.Икенчедән Центральный урамындагы күлнең яр буе тытрыклау.



3.Өченчедән кыйларны ремонтландыру.

Докладчик Юсупов Рауф Фарукович 01. 02. 2012 г

Татар Буасы авыл башкарма комитеты бүген сезнең алда хисап тота. Безнең авыл җирлеге өчен үткән 2011 ел зур һәвеф-хәтәрсез, үзенең мәшәкәтләре белән артта калды

53.77kb.

25 12 2014
1 стр.


Тезисы докладов 28 сентября 2012 г. Докладчик

Охватывает и такие основные элементы, как

435.47kb.

11 10 2014
3 стр.


Информация об итогах 1 четверти 2012-2013 учебного года по мкоу «сош с. Красносельского». Выступление на совещании при директоре, ноябрь 2012. Заместитель директора по увр ткаченко Л. В

«Б» кл. – Балдузов Исмаил (физика); 8 «А» кл. – Ашрафов Нияз(история), Мамедов Абубекир(литература), Юсупов Равид; 8 «Б» кл. – Боллуев Мухаммат(русский язык), Регнер Евгений(русски

33.89kb.

08 10 2014
1 стр.


Курганская областная научная медицинская библиотека Информационный список Анестезиология

Агзамходжаев Т. С. Анестезиологическая защита нубаином при оперативных вмешательствах у детей./Т. С. Агзамходжаев, А. С. Юсупов, М. Т. Мелибаев//Анестезиология и реаниматология. 20

13.74kb.

06 10 2014
1 стр.


План заседаний межведомственной комиссии по обеспечению безопасности дорожного движения в Сосновском районе на 2012 год. Март

Докладчик: Начальник огибдд омвд по Сосновскому району Трошкин А. С

52.55kb.

11 09 2014
1 стр.


Докладчик: Калинина И. А
77.71kb.

08 10 2014
1 стр.


Радиоспектроскопические методы в изучении и оценке месторождений ввн и пб

М. Р. Гафуров, Д. Ситдиков, Г. В. Мамин, С. Б. Орлинский, Р. В. Юсупов, М. С. Тагиров, М. Х. Салахов, В. Г. Изотов

33.24kb.

02 10 2014
1 стр.


Ученые о происхождение чуваш

А. X. Халиков, Р. Г. Фа-хрутдинов, Г. В. Юсупов, М. Закиев, Ф. С. Хакимзянов, Д. М. Исхаков и др ученых. В изучении этногенетических проблем чувашей значительный вклад внесли венге

34.16kb.

16 12 2014
1 стр.