Перейти на главную страницу
VII Бөтенроссия “Мин Россия гражданины” акциясе. Умартачылык белән шөгыльләнү буенча мәктәп проекты.
Проект авторлары: Югары Ындырчы урта мәктә- бенең X сыйныф укучылары Җитәкче:тарих укытучысы Сафина Ф.Х. 2007 ел
|
Фаразлау
Әгәр мәктәп администрациясе ярдәме белән мәк- тәпнең үз умарталыгын булдырсак сәламәтлеккә файдалы булган, товарлыклы продукция алырга һәм шул ук вакытта мәктәп кишәрлегендәге яшелчәлә- ре, карлыган,алмагачларның чәчәкләрен, авыл ху- җалыгы культураларын серкәләндерергә мөмкин.
Шуннан чыгып, әлеге эзләнү эшенең максаты булып мәктәпнең үз умарталыгын булдыру, умарта- лыктан сәламәтлеккә файдалы булган товарлыклы продукция алу һәм мәктәп кишәрлегендәге яшелчә- ләр, карлыган, алмагачларның чәчәкләрен, авыл ху- җалыгы культураларын серкәләндерү тора.
Максат:
-умарталыктан балалар сәламәтлегенә файдасыбулган товарлыклы продукция алу;
-җиләк-җимеш, яшелчә үсемлекләрен, орлыклыкүләннәр һәм башка культуралар чәчүлекләрен, уңышлары күпкә артырлык итеп, серкәләндерү
Бурычлар:
-укучыларның бал кортлары турындагы белемнәрен арттыру;
-укучыларда эзләнү, нәтиҗә чыгару сәләтен үстерү.
-икътисади нәтиҗә чыгарырга өйрәнү;
-практикада булган белемнәрне куллана белү.
Проект өстендә эшләгән группалар: I группа - Безнең климатка яраклы бал кортларын билгеләү (Шәйхметов Р.,Гәрәев Р.); II группа – Умарталарның конструкцияләре Гәрәев И. ,Галиуллина Г.); III группа - Умарталыкны җиһазлау (ГафиятуллинИ.,Сәмигуллин И.); IV группа - Умартчылыкның азык базасы (Фатыйхов Ф.,Мөхәммәтҗанов Н.); V группа – Умартачылык продуктлары һәм алардан килгән табыш (Ягъфәрова Г.,Бакирова Э.); VI группа - Умарталыкларны кышка саклауга кую һәма вырулардан саклау (Фәйзрахманова Җ.,Сәлахова Г.); VII группа – Продуктны урнаштыру һәм мәктәп ашханәсендә куллану (Романова А.,Гомәрова Г.). |
| |
|
Кереш
|
Бу токымның тарихи барлыкка килгән үсеше Балтик буеннан алып Көнчыгыш Себергә кадәр һәм хәтта урман-тундраның урман һәм урман-дала зоналарының кырыс климат шартлары белән бәйләнгән.
Умарталыкның конструкцияләре.
Теләсә нинди системадагы умарта бал кортлары семьясының яхшы сакланышып тәэмин итәргә, аның продуктлылыгын арттыруга, шулай ук умартачыларның хезмәт җитештерүчәнлеген күтәрүгә турыдан – туры булышлык итәргә тиеш. Моның өчен умарталарга түбәндәге төп таләпләр куела:
Р
ис. 1. Улей – лежак на 16 рамок: 1 – корпус,
2 – гнездовая рамка, 3 – диафрагма, 4 – магазин,
5 – магазинная рамка, 6 – подкрышник, 7 – крыша, 8 – дно, 9 – нижняя летковая задвижка,
10 - верхняя летковая задвижка.
Рис. 2. Улей – лежак на 20 рамок: 1 – крыша,
2 – подкрышник, 3 –магазин, 4 – корпус,
5 – магазинная рамка, 6 – диафрагма, 7 – гнездовая рамка, 8 – дно.
№ |
Корылмалар, җиһазлар, инвентарь исеме |
Саны. |
Бәясе |
Нәтиҗә |
1 |
Битлек |
2 |
70 сум |
140 сум |
2 |
Халатлар |
2 |
100 сум |
200 сум |
3 |
Төтәсләгеч |
1 |
250 сум |
250 сум |
4 |
Корт анасы читлекләре |
2 |
6 сум |
12 сум |
5 |
Умарталык өтергесе |
1 |
50 сум |
50 сум |
6 |
Кортларны сыпыртып алу өчен щетка |
1 |
20 сум |
20 сум |
7 |
Корт тубалы |
2 |
200 сум |
400 сум |
8 |
Рамнар салып йөртү ящиклары |
1 |
100 сум |
100 сум |
9 |
Эш ящигы |
1 |
75 сум |
75 сум |
10 |
Көрәксыман кыргыч |
1 |
50 сум |
50 сум |
11 |
Бүлгеч рәшәткәләре |
5 |
70 сум |
350 сум |
12 |
Рамнарга тәрәз кую өчен инструмент |
1 |
60 сум |
60 сум |
13 |
Тимерчыбык |
1 кәтүк |
100 сум |
100 сум |
14 |
Умартачылык пычаклары |
2 |
76 сум |
152 сум |
15 |
Бал суырткыч |
1 |
1500 сум |
1500 сум |
16 |
Умарта оялары |
5 |
1300 сум |
6500 сум |
17 |
Умарта күче (пакетларда) |
5 |
1200 сум |
6000 сум |
Һәр умарталык умартачының хезмәт җи-теш терүчәнлеген күтәрүгә булышлык итәрлек яхшы инвентарь белән тәэмин ителергә тиеш. Умартачылык территориясен карап тору өчен шулай ук көрәк, чалгы, тырма һ.б.эш кораллары булырга тиеш.
Умарталыкны урнаштыру кагыйдәләре.
Умарталыкны куярга урын сайлаганда түбәндәге шартларны үтәү таләп ителә:
кортларның очу юлы тирәсенә, зур сулыкларга, йөри торган юлларга, терлек каралтылары, җәмәгать файдалануындагы урыннарга, иңкүлекләргә якын җирләргә урнаштырырга ярамый;
- умарталыкны күгәрек гөмбәләре, акарапидоз һәм башка инфекцияле яки инвазияле авырулар белән авыручы умарта семьялары янына 5 км дан да якын урнаштырырга рөхсәт ителми.
Умартачылыкның азык базасы.
Умарта кортларының төп туклану чыганагы үсемлек чәчәкләреннән җыела торган нектар. Нектар – чәчәкле үсемлекләрнең бал бизләре булып чыгара торган татлы, шикәрле сыекча. Алар күбесенчә чәчәкнең эчендә серкәчләр һәм җимшән төбендә сирәк кенә чәчәктән читтә - яфрак сапларында, сабакларында, төпчек яфракларда һәм чәчәк яфракларында урнашкан булалар.
Умарта кортлары нектардан бал әзерлиләр, кышлату вакытында шуның белән туенып яшиләр. Яңа җыелган нектар личинкаларны ашатуга һәм умарта кортларының үзләренә китә. Бал ияләре арту сәбәпле умарта кортлары өчен азык базасы җитешеп бетми башлый. Шуңа күрә, аларның азык базасын умарталарны күчереп йөртү юлы белән яхшырту мөһим бурыч булып тора.
Күчереп йөртү юлы, ягъни корт семьяларын сезон барышында берничә тапкыр чәчәк атып утыручы баллы үсемлек массивларына чыгару умарталыкның продуктлылыгын арттыру өчен дә ярдәм итә.
Алмагачның нектар продуктлылыгы бер гектардан 25 – 30 кг. Чәчәк атуы 15 көн чамасына сузыла. Карлыганның нектар продуктлылыгы бер гектардан 40 кг чамасы. Мәктәп тирәсендәге яшеллектә ( лашман чокыры) дару тузганагы чәчәк ата. Умарта кортларына серкәне күп бирә, ә уңайлы шартларда нектар да бүлеп чыгара. Мәктәп бакчасында карлыган һәм алмагач 0,10 га булу сәбәпле беренче этапта алма бакчасыннан кергән уңыш 2-3 кг булырга мөмкин. Ләкин авылда бакчалар һәм тирә - якта тузганак чәчәкләре күп булу сәбәпле уңышның күләме артырга мөмкин.
Юкә 20 яшьлек вакытыннан башлап июльдә чәчәк ата, чәчәк ату периоды 12-14 көнгә сузыла. Гектарыннан 1000 кг га кадәр бал бирә. Урманда баллы һәм серкәле үсемлекләр күп булу сәбәпле, бал уңышы тагын да артырга мөмкин.
Умартачылык продуктлары.
Умартачылыктан кеше организмы өчен гаять әһәмиятле булган берничә төр кыйммәтле продукт алына. Бал кортлары җитештергән бал, балавыз, прополис, корт анасы сөте, бал икмәге һәм умарта корты агуын кешеләр гасырлар буе кулланып киләләр. Бал – кыйммәтле туклану продукты, балавыз – халык хуҗалыгының күп тармаклары өчен кирәкле булган чимал: умартачылыкның башка продуктлары кебек үк аларны да ясалма юл белән хәзерләү мөмкин түгел.
Умарта кортының образлы рәвештә табигать фармацевты дип йөртелүе юкка гына түгел. Аның барлык продуктлары башта халык медицинасында, аннары фәнни медицинада киң кулланылыш тапты.
Бүгенге көндә бал корты эшләп чыгарган матдәләрне фармакологик үзлекләре, кеше организмына тәэсир итү механизмы, шулай ук химик составлары һәм физик үзлекләре турында күп мәгълүматлар тупланды.
Умартачылыкның барлык продуктларының составы катлаулы, алар йөзләрчә компанентлардан тора.Бу компонентлар исә тере организмга һәрьяклап йогынты ясыйлар.
Әмма умартачылык продуктлары да,шулай ук алардан ясалган препаратлар да һәртөрле бәладән коткара торган средстволар дип уйларга ярамый.Алар, кагыйдә буларак, специфик дәвалау чаралары түгел. Бу препаратлар организмның зарарлы тәэсирләргә гомуми каршы тору сәләтен генә арттыралар һәм аларны күп төрле авырулардан кулланырга мөмкин.
Умартачылыкның барлык продуктлары да бик актив матдәләр. Шуңа күрә, бу продуктларга организмы аеруча сизгер кеше өчен мондый дару агуга әйләнергә, шулай ук үзеңне үзең дәвалаганда күңелсез нәтиҗәләргә китерүләре мөмкин. Шуңа да умартачылык продуктларын дәвалау максаты белән врач кушуы буенча һәм турыдан - туры аның күзәтчелегендә генә кулланырга кирәк.
№ |
Продукт исеме |
Характеристикасы |
Составы |
Минераль матдәләр |
Куллану |
1. 2. 3. 4. 5. 6. |
Бал Балавыз
Умарта корты агуы Корт анасы сөте. Прополис. Чәчәк серкәсе. |
ширбәткә охшашлы,куе,хуш исле,татлы сыекча, яки кристаллашкан (шикәрләнгән) масса Эшче кортларның балавыз бизләреннән бүленеп чыккан продукт. Ул тышкы якка балавыз көзгеләренең бик кечкенә тишекләре аша чыга һәм һава тэисирендә юка, үтә күренүчән балавыз пластинкалары рәвешендә каты хәлгә килә. Эшче корт һәм анасы тәнендәге махсус агулы биз эшләп чыгарган секрет продукты. Бик куе,үтә күренмәле, җиңелчә генә саргылт төсмерле,әче реакцияле,әче тәмле,аз гына бал исен хәтерләткән үзенчәлекле хуш исле сыекча. Бу үтә күренмәле булмаган ак яки соры төстәге,үзенә генә хас исле,әчкелтем яисә әче тәмле сыекча. Умарта кортлары үсемлекләрнең сумала сыман матдәләреннән эшекәртеп ясаган продукт.Төерләр яки валчыкларга охшаган,карасу-яшел яки яшел-коңгырт төстә,үзенчәлекле хуш исле,әче бераз кыздыручан тәм,тыгыз түгел 20-40°та үзле,20°тан түбән булганда каты Көрән,сары,кызгылт-сары,ком төсендә,яшел,саргылт-яшел,тонык сары,соры,кара,шәмәхә төсмерле. |
18-20% су,34.8% глюкоза,39.6%фруктоза,1.3 сахароза,4.8 декстринсыман матдәләр,0.19 минераль матдәләр,0.1 органтк кислоталар,0.45% үсемлек аксымнары. 70-74% катлаулы эфирлар, 13-15% ирекле май кислоталары һәм 12-15% иң чик углеводлар бар. Майга охшаш һәм минераль матдәләр комплексы, аминокислоталар һәм аксымнар бар.өстәвенә аксымлы фракция коры матдәнең төп массасын барлыкка китерә.бигрәк тә токсинлы меллитин-ферментсыз табигать аксымы зур роль уйный,гиалуронидаза,А фосфолиназасы,гистамин,ацетилхолин,органик кислоталар һәм магний белән бергә агулы тәэсир итә һәм умарта корты агуынаа дәвалау үзлеге бирә, аланин,гликоколь,лейцин,изолейцин,триптофан,аргинин,метионин,гистилин,фенилаланин,тирозин,цистин бар. Кырмыска,хлорид,ортофосфор кислоталары,аз гына глюкоза,фруктоза булуы мәгълүм
Аңарда уртача 55-60%үсемлек сумалалары һәм бәлзәмнәр,8-10% эфир майлары, 6-10%дубиль матдәләр,8-15% балавыз һәм аңа охшаш матдәләр, 5-10% серкә бар. Матдәләр,майлар,углеводлар,минераль һәм биологик актив матдәләр булуы мәгълүм.Аның составына метионин,треопин,валин,лейцин.лизин,тринтофан кебек аминокислоталар булган уртача 26% аксымнар бар. |
Кальций,натрий,магний,тимер,күкерт,йод,хлор,фосфор,марганец,кремний,алюминий,бор,хром,бакыр,литий,,никель,кургаш,аккургаш,цинк,осмий һәм башкалар. Калий,кальций,тимер,бакыр,цинк,марганец,фосфор,күкерт,йод,хлор бар. Аңа тиамин,рибофлавин,пиридоксин,пантотен,никотин,фоли кислоталары,биотин,инозит,ниацин кебек матдәләр керә. Минераль матдәләрдән крмний,күкерт,бакыр,кобалҗт,натрий,тимер,алюминий,хром,магний,барий,көмеш булуы билгеле.Серкә витаминнарга да бай:аерым алганда, 1 г. серкәдә 9,2 мкг. тиамин,18,5- рибофлавин,5-пиродоксин,200-никотин кислотасы,5-фоли кислотасы,50-панототен кислотасы. |
Кеше организмын югары туклыклы, тиз үзләштерелүче матдә ләргә баета, Бавырның саклану һәм зарарсызлан- дыру функциясен күтәрә,йөрәк-тамыр системасының тереклеккә сәләтле- леген һәм орга- низмның авыру- ларга каршыторучанлы- гын көчәйтә.Ашказаны-эчәк юлы,йөрәк-тамыр системасы авыруларын дәвалаганда, матдәләр алмашуны яхшыртуда уңышлы кулланыла.
Артерияләрне һәм капиллярларны киңәйтә,авыру органга кан килешен арттыра,авыртуны баса,кан ясаучы органнарга уңай тәэсир итә,йөрәк мускулларын стимуллаштыра,кан басымын төшерә,матдәләр алмашын көчәйтә,хезмәткә сәләтлелекне арттыра.Ул ревматик полиартрит,перифирик нерв системасы авыруларын,бронхиаль астма,гипертония һәм күп кенә башка чирләрне дәвалаганда кулланыла. Матдәләр алмашын көчәйтә һәм тере организмнарның үсешенә уңай йогынты ясый; Үзәк һәм перифериядәге нерв системасын стимуллаштыра; психологик киеренкелекне төшерә; эчке секреция бизләре эшчәнлегенә уңай тэисир ясый; Кан басымын нормальләштерә һәм кан составын яхшырта- эритротцитлар, гемоглабиннарның санын арттыра, холестиренны азайта; Кайбер бактерияләргә,грипп вирусына, авыру тудыручы микробларга каршы тору сәләте бар. Аны колак,тамак,борын,сулыш алу органнары системасы авыруларын;тән тиресе бактерияләр һәм гөмбәчекләр белән зарарланганда,экземаның кайбер төрләрен,дерматоз; авыз эче лайлалы катламы ялкынсыну авыруларын, төрле җәрәхәтләрне һәм яраларны,фурункуллар, карбункуллар,маститлар, сөялләр,өшеткән органнарны дәвалаганда кулланырга тәкъдим итәләр.Үпкә туберкулёзының кайбер төрләрен,ашказаны һәм уникеилле эчәк җәрәхәте (язва),бронхиаль астма һәм башка авыруларны дәваланда уңай тәэсире турында әйтәләр. Ул ашказаны-эчәк юлларына көйләгеч тәэсир итә.Атеросклероз белән авыручыларның липид алмашынуына уңай йогынты ясый.Психик авыруларны дәвалауда кулланыла.Хроник алкоголизм нигезендәге психик катлаулануларда файда бирә |
Умарта продуктларының бәясе.
Продукт |
Бәясе (кг) |
5 күчтән алырга мөмкин булган продукт |
Нәтиҗә |
Бал |
100 сум |
160 кг |
16000 сум |
Балавыз |
60 сум |
3-5 кг |
180-300 сум |
Прополис |
700 сум |
0.6 кг |
4200 сум |
Чәчәк серкәсе |
200 сум |
3кг(чистартылмаган) |
600 сум |
21000 сум
Безнең климатта умарта кортлары кышлату 4-5 айга сузыла. Корт семьяларын уңышлы кышлату өчен бу чорда аларга тиешле шартлар тудыру бик мөһим, чөнки көчле семьяларны һаман күбрәк үстерә бару һәм алдагы сезонда умартачылык продукциясен күпме җитештерү әнә шуңа бәйле.
Кышлату чорына әзерләнер алдыннан умарта ояларына ревизия ясала. Ревизия ясау – ояда әнкә корт бармы, йомырка салганмы, бал запасы кышка җитәрлекме икәнлеклеген тикшерү юлы белән башкарыла. Бал запасы кышка җитәрлек булмаган очракта шикәрдән сироп куялар. Артык рамнар алып оялар кечерәйтелә, варатоз авыруына каршы профилактика үткәрелә.
Октябрь аенда көннәр суыта башлагач яңадан варатозга каршы профилактика уздырыла.
Июнь аенда ояда бала кибү авыруы була. Бу авыруны кисәтү чарасы буларак сиропка кушылган фенотиазин порошогы кулланалар. Шулай ук бал кортларына кырмыскалар да зыян сала. Алардан саклану чарасы буларак дегет кулланыла.
Продуктны урнаштыру һәм мәктәп ашханәсендә куллану. Беренче елда, эшне башлап җибәрү өчен, 5 күч алыргамөмкин.Барлык этапларны да үтеп бал суыртып алганнан соң 5 оядан якынча 160 кг бал алырга мөмкин. Балны сатарга да һәм мәктәп ашханәсендә дә кулланырга мөмкин. Мәктәп ашханәсендә куллану өчен түбәндәге рецептларны тәкъдим итәбез: 1. Кабактан баллы салат. Кабакны чистартып угычтан үткәрергә, 1 лимонның согын чыгартырга, чикләвекне чистартырга. Барысын бергә бал белән болгатырга. Лимон урынына мүк җиләге дә кулланырга мөмкин. 500 г кабак, 100 г чистартылган чикләвек, 1 лимон, 100 г шикәр комы, 50 г бал. 2. Салат “Ассорти”. Йөзем белән инжирны яхшылап юарга, вак итеп турарга һәм вакланган чикләвек белән болгатырга. Ахырдан мандарин согы белән бал өстәргә Бизәү өчен сөт өсте яки печенье кулланырга мөмкин. 2 аш кашыгы бал, 100 г йөзем, 100 г инжир, 50 г әстерхан чикләвеге, 1 мандарин, 100 г сөт өсте.
Кишерне эре угычтан үткәрергә, чистартылган алманы телемләп кисәргә. Барысын бергә бал белән болгатып салат савытына салырга һәм кыздырылган чикләвек белән бизәргә. 300 г кишер, 200 г алма, 25 шәр г әстерхан чикләвеге һәм бал.
| ||
|
Нәтиҗә
Проект өстендә эшләү укучыларның активлыгын арттырды, бал кортларының эш-чәнлеге турында төпле белемнәре туплан-ды.Булган белемнәрне анализларга һәм систе-малаштырырга өйрәнделәр.
|
|
Кулланылган әдәбият.
2. “Умартачылык буенча кулланма” В.М. Николаевский, А.Х. Гарифуллина.Татарстан китап нәшрияте 1986 ел.
3. “Татар халкы һәм Татарстан тарихы” Р.Г. Фәхретдинов. Казан, “Мәгариф” нәшрияты 2001 – 66 бит.
4. “Большая иллюстрированная энциклопедия животных”. Мәскәү “Махаон” нәшрияте, 2001 – 170 бит.
Шуннан чыгып, әлеге эзләнү эшенең максаты булып мәктәпнең үз умарталыгын булдыру, умарта- лыктан сәламәтлеккә файдалы булган товарлыклы продукция алу һәм мәктәп кишәрлегендәге яшел
25 12 2014
1 стр.
Аллахумма инни а’узу бикя мин азаби джаханнама уа мин ’азабиль къабр уа мин фитнатиль махйа уаль мамати уа мин шарри фитнати-ль-масихи-дадджаль
08 10 2014
1 стр.
Регламент: лекции – 30 мин, из них 5 мин на вопросы, устные доклады студентов и аспирантов – 15 мин, из них 5 мин на вопросы
09 09 2014
1 стр.
Эта серия измерительных приборов, предназначенных для измерения частоты вращения (фото: об/мин; контактный: об/мин, м/мин) использует микропроцессорную и лазерную технику
12 10 2014
1 стр.
Конечная цель забить мяч в ворота соперника, которые защищает вратарь. Игра продолжается в течение 70 мин два тайма по 35 мин с перерывом 10 мин. Спортивные снаряды клюшка и мяч
15 12 2014
1 стр.
Бер –бер артлы. Бу мин Тычкан –Чыелдык, мин Бака- бакылдык мин Куян –Озынколак. Ә син кем?
14 10 2014
1 стр.
Бесплатно: Первый, Россия 1, Россия 2, Россия К, Россия 24, нтв, Спб 5 канал, Карусель, Звезда, sga tv, Первый образовательный, Инфо, tts tv, Top Shop tv, tv sale
15 10 2014
1 стр.
Начало сеансов: 28, 29 30 дек. – 18. 00, 22. 00; 31 дек. – 16. 00, 18. 00, 1, 2, 3 янв. – 16. 00, 20. 00 Цена билета: 23 500 руб
15 09 2014
1 стр.