Перейти на главную страницу
МИНИСТЕРСТВО ОБРАЗОВАНИЯ И НАУКИ РОССИЙСКОЙ ФЕДЕРАЦИИ ФГАОУВПО «Казанский (Приволжский) федеральный университет» «___» _____________ 20___ г. № ________________________ Казань |
УТВЕРЖДАЮ Ректор _____________________ И.Р. Гафуров «____» ____________ 20___ г. МП
|
050100.62
«Педагогическое образование» (родной (татарский) язык, литература
и Иностранный (английский) язык);
050100.62
«Педагогическое образование» (родной (татарский) язык, литература
и Правовое образование);
050100.62
«Педагогическое образование» (родной (татарский) язык, литература и
Дошкольное образование);
050100.62
«Педагогическое образование» (родной (татарский) язык, литератураи
Начальное образование);
032700.62
Филология. Профиль: Отечественная филология (Татарский язык и литература)
Филология. Прикладная филология (Татарский язык и литература, арабский язык)
Филология. Прикладная филология (Татарский язык и литература,
Туган телне өзелеп сөйгән, аның аһәңен, моңын, тәмен, ләззәтен тоючы, яшь буында туган телгә мәхәббәт уятырга теләгән, аның нечкәлекләрен аңлатырга, ата-бабаларыбыз мирасын туган телдә киләчәк буынга җиткерергә омтылган егет-кызлар университетының татар филологиясе факультетына киләләр.
Тәкъдим ителә торган методик ярдәмлек татар мәктәпләрен, гимназияләрен, лицейларын, көллиятләрен тәмамлаган абитуриентлар өчен махсус төзелде. Методик ярдәмлек гамәлдәге («Татар урта гомуми белем мәктәпләре өчен татар теленнән программа. 5-11 сыйныфлар» «Рус мәктәпләрендә укучы татар балаларына ана теле укыту программасы// Рус мәктәпләрендә укучы татар балаларына ана теле һәм әдәбиятын укыту программалары 5-11 сыйныфлар» (Җаваплы редакторлар: М.З.Зәкиев, Ф.Ф.Харисов) («Татар урта мәктәпләре өчен әдәбият программалары. 5-11 сыйныфлар», «Татар әдәбиятын урта мәктәптә альтернатив дәреслекләрдән укыту программасы. V-XI сыйныфлар») әдәбият укыту өчен чыгарылган программаларга (Төз.: А.Г.Әхмәдуллин, Ф.М.Хатипов; А.Г.Яхин) һәм шуларга таянып басылып чыгарылган дәреслекләргә нигезләнеп язылды. Университетының татар филологиясе факультетына керү имтиханнарының берсе булган татар теле буенча сораулар шушы программаның эчтәлеген чагылдыралар.
Методик ярдәмлекнең максаты – абитуриентларның мәктәптә татар теленнән алган белемнәрен билгеле бер эзлеклелеккә салу, тулыландыру, татар теле фәненең һәр тармагы – фонетика, лексика, сүз ясалышы, морфология, синтаксис һәм сөйләм культурасы, тел турында гомуми мәгълүмат тармаклары буенча белемнәрне күрсәтеп, һәр күренешне мисаллар белән ныгыту. Кулланманы төзү барышында укучы игътибар итәргә тиеш булган аерым мәсьәләләргә басым ясап барылды.
Тәкъдим ителә торган ярдәмлек сезгә татар теленнән язма имтиханга әзерләнергә ярдәм итәр.
Методик ярдәмлекнең кушымта өлешендә керү имтиханнарында тәкъдим ителә торган биремнәр, тестлар, җөмләгә һәм әдәби әсәрләргә анализ үрнәкләре китерелә.
Әзерлек барышында мөрәҗәгать итәргә мөмкин булган чыганаклар исемлеге дә бирелә.
Татар теле
Тел турында гомуми мәгълүмат
Иҗтимагый күренеш буларак тел. Тел үсеше турында гомуми мәгълүмат. Телнең структур һәм функциональ үсеше. Татар милли әдәби теленең формалашуы. Татар теленең төп диалектлары. Тел гыйлеменең әһәмияте һәм төп бүлекләре. Тел – милләтнең иң кыйммәтле тарихи ядкәре.
Сөйләм органнары. Авазларның ясалышы. Сузык һәм тартык авазлар арасында аерма.
Татар телендә сузык авазлар. Калын һәм нечкә сузыклар (арткы һәм алгы рәт сузыклары). Сингармонизм законы, аның төрләре. Сингармонизм законы сакланмаган очраклар.
Татар телендә тартык авазлар. Яңгырау һәм саңгырау тартыклар. Тел арты тартыклары һәм увуляр тартыклар. Ирен-ирен һәм ирен-теш тартыклары. Тартыкларның охшашлануы (ассимиляция). Тартыкларның чиратлашуы.
Аваз һәм хәреф. Авазларны язуда күрсәтү. Алфавит. Әйтелеш һәм язылышның туры килмәгән очраклары. Я, е, ю, ё хәрефләренең дөрес язылышы. О, ө, ы, е, э хәрефләренең дөрес язылышы. Тавышсыз хәрефләрнең дөрес язылышы.
Татар телендә иҗек һәм басым. Интонация.
Сүзгә фонетик анализ ясау тәртибе.
Лексика һәм сөйләм культурасы
Лексика һәм сөйләм культурасы турында төшенчә. Татар теленең сүзлек байлыгы (лексикасы) һәм аның үзгәрүе.
Сүз. Аның мәгънәсе. Бер һәм күп мәгънәле сүзләр. Сүзләрнең туры һәм күчерелмә мәгънәләре. Омонимнар, синонимнар, антонимнар.
Кулланылыш өлкәсе ягыннан татар теленең сүзлек составы. Гомумхалык сүзләре. Әдәби тел сүзләре. Диалекталь сүзләр. Профессиональ сүзләр. Терминнар.
Кулланылыш дәрәҗәсе ягыннан татар теленең сүзлек составы. Тарихи сүзләр һәм архаизмнар. Неологизмнар. Алынмалар.
Лексикография. Сүзлекләрнең төрләре.
Татар телендә сүз ясалышы ысуллары. Кушымчалар ялгап, сүз ясау. Сүзләрне кушу юлы (саф кушма сүзләр, тезмә сүзләр, кыскартылма сүзләр), аларның дөрес язылышы. Сүзләрнең аваз составын үзгәртү. Сүзләрнең мәгънәсен үзгәртү. Сүзләрнең бер сүз төркеменнән икенчесенә күчү юлы (исем фигыльнең исемгә, сыйфат фигыльнең исемгә һ.б.).
Сүз төзелешен тикшерү тәртибе.
Морфология
Тел белеменең сүз төркеменәрен өйрәнә торган тармагы буларак морфология.
Сүз төркемнәре турында төшенчә. Татар телендә сүз төркемнәре. Сөйләм оештырудагы рольләреннән чыгып, сүзләрнең мөстәкыйль сүз төркемнәренә, бәйләгеч сүз төркемнәренә, модаль сүз төркемнәренә бүленүе.
Исем. Сүз төркеме буларак исем. Ялгызлык һәм уртаклык исемнәр. Исемнәрнең берлек һәм күплек төрләре. Исемнәрнең килеш һәм тартым белән төрләнеше. Тартымлы исемнәрнең килеш белән төрләнеше. Сан, тартым һәм килеш кушымчаларын куллануда стилистик төрлелек. Исемнәрнең җөмләдә кулланылышы. Исемнәргә морфологик анализ ясау тәртибе.
Фигыль. Фигыль турында төшенчә. Фигыльнең башлангыч формасы. Барлык-юклык төре. Фигыльләрнең зат-сан белән төрләнеше. Фигыль юнәлешләре.
Зàтланышлы фигыльләр
Хикәя фигыль. Хәзерге, үткән, киләчәк заман хикәя фигыльләр. Аларның мәгънәсе, ясалышы. Зат-сàн белән төрләнеше, дөрес язылышы. Җөмләдә кулланылышы.
Боерык фигыль. Аның мәгънәсе, зат-сан белән төрләнеше. Җөмләдә кулланылышы.
Шарт фигыль. Аның мәгънәсе, ясалышы, зат-сан белән төрләнеше, җөмләдә кулланылышы.
Затланышлы фигыльләргә морфологик анализ ясау тәртибе.
Ярдәмче фигыльләр һәм аларның кулланылышы.
Мөстәкыйль фигыльләрнең ярдәмче фигыль мәгънәсендә йөрүе.
Затланышсыз фигыльләргә морфологик анализ ясау тәртибе.
Гади җөмләгә синтаксик анализ ясау тәртибе.
Кушма һәм катлаулы җөмләләргә анализ ясау тәртибе.
Җөмләнең мәгънәсе һәм төзелеше, интонация һәм тыныш билгеләре. Нокта, сорау, өндәү билгеләре, сорау-өндәү билгеләре куела торган очраклар. Күп нокталар һәм куштырнаклар куела торган очраклар. Өтер, нокталы өтер, ике нокта куела торган очраклар. Сызык һәм җәяләр куела торган очраклар.
Сөйләм культурасы һәм аның нигезләре. Сөйләмгә куела торган таләпләр.
1. Сүзне иҗекләргә таркатырга, басымын күрсәтергә. 2. Сүздә ничә аваз һәм ничә хәреф барын билгеләргә. 3. Авазларны һәм хәрефләрне рәттән санап чыгарга. 4. Сузык авазларны рәттән санап чыгарга, әйтелешләрен билгеләп, сингармонизм законына буйсыну-буйсынмавын ачыкларга. 5. Тартык авазларны рәттән санап чыгарга һәм әйтелешләрен билгеләргә. 6. Аваз белән хәрефнең бер-берсенә туры килмәгән очракларын билгеләргә һәм аңлатырга.
| Төнге1. Сүз ике иҗектән тора: төн-ге, басым соңгы иҗеккә төшә. 2. Сүздә 5 аваз һәм 5 хәреф бар. 3. Авазлар: [т], [ө], [ң], [г], [ө]. Хәрефләр: «тэ», «ө», «эн», «гэ», «е». 4. Сузык авазлар: [ө], [ө], икесе дә иренләшкән, нечкә, димәк сүз сингармонизм законына буйсына, аның ике төре дә (ирен гармониясе һәм рәт гармониясе) күзәтелә. 5. Тартык авазлар: [т], [ң], [г]; [т] – саңгырау тартык, [ң], [г] – яңгырау тартыклар, [г] тел арты тартыгы. 6. Әйтелеш белән язылышның туры килмәгән очрагы икәү: «ө» хәрефе сүзнең беренче иҗегендә генә языла, икенче иҗектә [ө] ишетелсә дә, «е» хәрефе языла. Тел арты тартыгы [г] авазы тәэсирендә аның алдындагы «н» хәрефе [ң] авазы булып ишетелә һәм әйтелә, ләкин бу күренеш язуда чагылыш тапмый.
|
1. Сүз төркемен әйтергә, сүзне мәгънәле кисәкләргә таркатырга, ничә мәгънәле кисәктән торуын әйтергә. 2. Сүзнең тамырын табарга, мисалга 2-3 тамырдаш сүз әйтергә. 3. Кушымчаларның кайсы төркемгә керүләрен билгеләргә. 4. Сүзнең нигезен күрсәтергә. | Эшчеләребез1. Эшчеләребез – исем, эш–че–ләр – ебез, 4 мәгънәле кисәктән тора. 2. Сүзнең тамыры – эш, тамырдаш сүзләр: эшле, эшчән, эшлекле. 3.-че – ясагыч кушымча, исемнән исем ясый; -ләр- мөнәсәбәт белдерүче модальлек кушымчасы, күплекне белдерә; -ебез – мөнәсәбәт белдерүче бәйләгеч кушымча, тартымның I зат күплек кушымчасы. 4. Сүзнең нигезе – эшче. Эш – че – ләр – ебез
|
1. Сүзнең кайсы сүз төркеменнән булуын билгеләргә. 2. Аның ясалыш ысулын аңлатырга. 3. Ясалыш ысулы ягыннан төрен билгеләргә.
| Эшчән1. Сыйфат. 2. Тамырга сүз ясагыч кушымча ялгану ысулы белән исемнән сыйфат ясалган. 3. Сүз ясагыч кушымча ялгау ысулы.
|
Бераздан әтисе белән теге абзый, нәрсә турындадыр сөйләшеп, арттарак калдылар. Ә Гөлбану, арбага утырган килеш, урманны күзәтеп бара.
– Ай-яй, бу агачның яфраклары сап-сары булган. Абау, әнә тегендә кызыл яфраклар да бар. Ай-һай зур икән урман дигәннәре. Бер дә иге-чиге юк, ахрысы. Нинди генә агачлар юк!
Якында гына тукран агач чукый: тук-тук, тук-тук… Ә арба, әле бер, әле икенче ягына авыша-авыша, шыгыр-шыгыр килеп бара (М.Хәсәнов).
1. Сүз төркемен билгеләргә. 2. Ялгызлык яки уртаклык исем булуын әйтергә. 3. Санын әйтергә. 4. Килешен әйтергә. 5. Тартым белән төрләнгән яки төрләнмәгән булуын әйтергә. 6. Кайсы сүзгә иярүен, яки кайсы сүзнең аңа ияреп, аның турында ни дә булса хәбәр итүен ачыкларга һәм нинди җөмлә кисәге булуын әйтергә. 7. Тамыр сүзме, ясалмамы икәнен әйтергә.
| урманныИсем, мөстәкыйль сүз төркеме, уртаклык исем, берлек санда, төшем килешендә, тартым белән төрләнмәгән, күзәтеп бара фигыленә ияргән, җөмләдә тәмамлык, тамыр сүз. |
|
1. Сүз төркемен билгеләргә. 2. Затланышлы яки затланышсыз булуын әйтергә. 3. Төркемчәсен билгеләргә. 4. Барлыкта яки юклыкта булуын ачыкларга. 5. Зат-санын күрсәтергә. 6. Юнәлешен билгеләргә. 7.Заман белән төрләнү-төрләнмәвен әйтергә. Төрләнсә, заманын билгеләргә. 8. Нинди җөмлә кисәге булуын ачыкларга. 9. Ясалыш төрен әйтергә.
|
калдылар Фигыль, мөстәкыйль сүз төркеме, затланышлы; хикәя фигыль, барлыкта, III зат, күплек санда, төп юнәлештә, заман белән төрләнә, билгеле үткән заманда, җөмләдә хәбәр (әтисе белән теге абзый калдылар), тамыр сүз. |
1. Сүз төркемен билгеләргә. 2. Затланышсыз фигыльнең төркемчәсен билгеләргә. 3. Барлыкта яки юклыкта булуын әйтергә. 4. Юнәлешен әйтергә. 5. Заман белән төрләнсә, заманын әйтергә. 6. Нинди җөмлә кисәге булуын әйтергә. 7. Ясалыш ысулын ачыкларга. |
утырган Фигыль, мөстәкыйль сүз төркеме, затланышсыз, сыйфат фигыль, барлыкта, төп юнәлештә, заман белән төрләнә, үткән заманда, җөмләдә аерымланган хәл составында (арбага утырган килеш), тамыр сүз. сөйләшеп Фигыль, мөстәкыйль сүз төркеме, затланышсыз, хәл фигыльнең беренче төре, барлыкта, уртаклык юнәлешендә, заман белән төрләнми, җөмләдә аерымланган хәл составында (нәрсә турындадыр сөйләшеп), тамыр сүз. |
1. Сүз төркемен билгеләргә. 2.Затланышсыз фигыльнең төркемчәсен билгеләргә. 3. Барлыкта яки юклыкта булуын әйтергә. 4. Юнәлешен әйтергә. 5. Санын күрсәтергә. 6. Килешен билгеләргә. 7.Тартым белән төрләнү-төрләнмәвен әйтергә. 8. Нинди җөмлә кисәге булуын әйтергә. 9. Ясалыш ысулын әйтергә.
|
узуын Фигыль, мөстәкыйль сүз төркеме, затланышсыз, исем фигыль, барлыкта, төп юнәлештә, берлек санда, төшем килешендә, тартым белән төрләнгән, җөмләдә тәмамлык (узуын күр), тамыр сүз. |
1. Сүз төркемен билгеләргә. 2. Дәрәҗәсен ачыкларга. 3.Исемләшү-исемләшмәвен әйтергә. 4. Кайсы сүз төркемен ачыклый икәнен әйтергә. 5. Нинди җөмлә кисәге икәнен билгеләргә. 6. Ясалыш төрен әйтергә. |
кызыл Сыйфат, мөстәкыйль сүз төркеме, гади дәрәҗәдә, исемләшмәгән, исемне ачыклаган (яфраклар), җөмләдә аергыч, тамыр сүз. |
1. Сүз төркемен билгеләргә. 2. Төркемчәсен әйтергә. 3. Кайсы сүз төркемен ачыклавын яки мөстәкыйль кулланылуын аңлатырга. 4.Төрләнү, төрләнмәвен әйтергә. 5. Нинди җөмлә кисәге булуын билгеләргә. 6. Ясалыш төрен әйтергә. |
икенче Сан, мөстәкыйль сүз төркеме, тәртип саны, исемне ачыклый (якка); төрләнми, җөмләдә аергыч, тамыр сан. |
1.Сүз төркемен билгеләргә. 2. Төркемчәсен әйтергә. 3.Кайсы сүз төркемен ачыклавын аңлатырга. 4. Ниниди җөмлә кисәге булуын билгеләргә. 5. Ясалыш төрен ачыкларга.
|
бераздан Рәвеш, мөстәкыйль сүз төркеме, вакыт рәвеше, фигыль белән белдерелгән кисәкне ачыклый (калдылар), җөмләдә вакыт хәле, кушма сүз. |
1. Сүз төркемен билгеләргә. 2. Төркемчәсен әйтергә. 3. Төрләнү-төрләнмәвен әйтергә. 4. Нинди җөмлә кисәге булуын билгеләргә. 5. Ясалыш төрен әйтергә
|
нинди Алмашлык, мөстәкыйль сүз төркеме, сорау алмашлыгы, төрләнми, исемне ачыклый (агачлар), җөмләдә аергыч, тамыр сүз. |
1. Сүз төркемен билгеләргә. 2. Мәгънәсен аңлатырга. 3. Җөмләнең нинди кисәге булуын билгеләргә. 4. Ясалышын аңлатырга. |
Шыгыр-шыгыр Аваз ияртеме, мөстәкыйль сүз төркеме, тәгәрмәч тавышын белдерә, рәвеш хәле составында, парлы сүз. |
1. Сүз төркемен билгеләргә. 2. Таләп иткән килеше буенча төркемчәсен әйтергә. 3. Сүзләрне яки җөмләләрне бәйләвен аерып күрсәтергә.
|
белән Бәйләгеч сүз төркеме, баш килешне (алмашлыкларда – иялек килешен) сораучы бәйлек, сүзләрне бәйли (әти белән теге абзый). |
1. Сүз төркемен билгеләргә. 2. Төркемчәсен әйтергә. 3. Сүзләрне яки җөмләләрне бәйләвен аерып күрсәтергә.
|
ә Теркәгеч, бәйләгеч сүз төркеме, тезүче теркәгечнең каршы куючы төре, җөмләләрне бәйли. |
1. Сүз төркемен билгеләргә. 2. Төркемчәсен әйтергә. 3. Кайсы сүзгә яки тулаем җөмләгә каравын ачыкларга.
|
гына Кисәкчә, модаль сүз төркеме, чикләүче кисәкчә, янында сүзенә карый. |
1. Сүз төркемен билгеләргә. 2. Хәбәрлек сүзнең мәгънәсен аңлатырга. 3. Җөмләдә нинди кисәк булуын ачыкларга. |
бар Хәбәрлек сүз, модаль сүз төркеме, раслау мәгънәсе, яфракларның бар икәнен хәбәр итә, җөмләдә хәбәр. |
1. Сүз төркемен билгеләргә. 2. Төркемчәсен әйтергә. |
ай-яй – Ымлык, модаль сүз төркеме, гаҗәпләнүне белдерә (ай-яй, сап-сары булган). |
1. Җөмләдән сүзтезмәләрне аерып алырга. 2. Сүзтезмәнең төзелешен тикшерергә: иярүче һәм ияртүче сүзләрне күрсәтергә, аларның нинди сүз төркемнәре белән белдерелүен әйтергә, бер-берсенә нинди чаралар ярдә-мендә бәйләнүләрен аңлатырга. 3. Иярүче сүз белән ияртүче сүз арасындагы мәгънә мөнәсәбә-тен ачыкларга.
|
китаплар алдында бурычлы ияртүче кисәк – бурычлы, ул сыйфат белән белдерелгән, иярүче кисәк – китаплар алдында, ул исем белән белдерелгән, бәйләүче чара – алдында бәйлек сүзе, объект мәгънәсе |
1. Җөмләнең грамматик нигезен билгеләргә. 2. Җөмләнең җыйнакмы-җәенкеме икәнен билгеләргә. 3. Тулымы, кимме булуын ачыкларга. 4. Составы ягыннан төрен ачыкларга. 5. Әйтү максаты ягыннан төрен билгеләргә. 6. Эндәш һәм кереш сүзләр, аерымланган яки тиңдәш кисәкләрнең булу-булмавын ачыкларга. |
Бу гади җөмлә, җөмләнең грамматик нигезе – Без бурычлы; бу җәенке, тулы, ике составлы, раслау, хикәя җөмлә, җөмләне катлауландыручы кисәкләр юк. |
1. Ияне һәм хәбәрне табарга, аларның төрен билгеләргә, нинди сүз төркеме белән белдерелүен әйтергә. 2. Ия группасындагы җөмлә кисәкләрен тикшерергә, аларның нинди җөмлә кисәге икәнен, нинди сүз төркеме белән белдерелүен, бәйләүче чарасын әйтергә. 3. Хәбәр группасындагы җөмлә кисәкләрен тикшерергә, аларның нинди җөмлә кисәге икәнен, нинди сүз төркеме белән белдерелүен, бәйләүче чарасын әйтергә.
|
без – гади ия, зат алмашлыгы белән белдерелгән; бурычлы – гади исем хәбәр, ясалма сыйфат белән белдерелгән; аерата – күләм хәле, күләм-чама рәвеше белән белдерелгән, хәбәргә янәшәлек юлы белән бәйләнгән; китаплар алдында – кыек тәмамлык, исем һәм бәйлек сүз белән белдерелгән, хәбәргә бәйлек сүз ярәмендә бәйләнгән; формасы булган – аергыч, исем һәм ярдәмче фигыль белән белдерелгән, китаплар сүзенә янәшәлек юлы белән бәйләнгән; яшәеш – аергыч, ясалма исем белән белдерелгән, формасы сүзенә янәшәлек юлы белән бәйләнгән; әдәбиятның – аергыч, исем белән белдерелгән, формасы сүзенә иялек килеше кушымчасы ярдәмендә бәйләнгән. |
1. Җөмләнең тезмә кушма җөмлә икәнлеген әйтергә, аның эчендәге гади җөмләләрнең грамматик нигезләрен аерып күрсәтергә. 2.Кушма җөмләдәге гади җөмләләрнең үзара тезү юлы белән бәйләнүен әйтергә, бәйләүче чараларны күрсәтергә. 3. Кушма җөмләдәге гади җөмләләр арасына тыныш билгесенең ни өчен куелуын аңлатырга 4. Схемасын төзергә. |
Бу – тезмә кушма җөмлә, ул ике җөмләдән тора. Беренче грамматик нигез – Сәет оныткан; Икенче җөмләнең грамматик нигезе – ул бәхетле кеше иде. Җөмләләр үзара тезү юлы белән бәйләнгән, бәйләүче чара – санау интонациясе. Санау интонациясе ярдәмендә бәйләнгән җөмләләр арасына өтер куела. Җөмләнең схемасы: [ … ], [ … ] |
1. Җөмләнең иярченле кушма җөмлә икәнен әйтергә, грамматик нигезләрне күрсәтергә. 2. Баш һәм иярчен җөмләләрне күрсәтергә. 3. Иярчен җөмләнең төзелеш һәм мәгънә ягыннан төрен билгеләргә, иярчен җөмләне баш җөмләгә бәйләүче чараны күрсәтергә. 4. Иярчен һәм баш җөмләләр арасына нинди тыныш билгесенең ни өчен куелуын яки куелмавын аңлатырга. 5. Җөмлә төзелешен күрсәткән схема төзергә.
|
Бу – иярченле кушма җөмлә. Граматик нигезләре: беренче җөмләдә – Берәве дә өшемәгән, туңмаган, икенчесендә – кыш булмаган. Беренче җөмлә – баш җөмлә, икенчесе – иярчен җөмлә. Иярчен җөмлә – аналитик рәвеш җөмлә, иярчен җөмләне баш җөмләгә бәйләүче чара – әйтерсең лә теркәгеч сүзе. Баш һәм иярчен җөмләләр арасына өтер куела, чөнки алар теркәгеч сүз ярдәмендә бәйләнгәннәр. Җөмләнең схемасы: [ … ], (әйтерсең лә …) |
1. Грамматик үзәкләрне билгеләп, баш һәм иярчен җөмләләрне күрсәтергә, соңгыларының төзелешен һәм мәгънә ягыннан төрләрен, бәйләүче чараларын әйтергә. 2. Схема төзергә. 3. Схема буенча катлаулы кушма җөмләнең төрен әйтергә.
|
Грамматик үзәкләр: 1) Очы-кырые күренмәгән; 2) иген якын; 3) кыштырдаулары ишетелә. Икенче җөмлә – баш җөмлә, беренче һәм өченче җөмләләр – иярчен җөмләләр. Беренче иярчен җөмлә – синтетик аергыч җөмлә, бәйләүче чарасы – -гән кушымчасы; өченче җөмлә – аналитик иярчен күләм җөмлә, бәйләүче чарасы – шулкадәр мөнәсәбәтле сүзе. Беренче иярчен җөмләдән соң өтер куелмый, чөнки ул үзе ачыклаган сүз белән янәшә килгән, икенче һәм өченче җөмләләр арасында өтер куела, чөнки бәйләүче чара – шулкадәр ялгызак мөнәсәбәтле сүзе, әйтү максаты буенча бу хикәя җөмлә, шуңа күрә җөмлә ахырына өтер куела. (… -гән) […шулкадәр …], (…). Бу – тиңдәш түгел иярүле күп иярченле кушма җөмлә.
|
Күп иярченле кушма җөмләләрнең тагын а) тиңдәш иярүле күп иярченле кушма җөмлә, б) бер-бер артлы иярүле күп иярченле кушма җөмлә, в) берничә төр иярүле күп иярченле кушма җөмлә дип аталган төрләре бар. Аларның схемалары түбәндәгечә булырга мөмкин.
тиңдәш иярүле
1. Ясалу урыны буенча [һ]
□ бугаз тартыгы;
□ кече тел тартыгы;
□ тел уртасы тартыгы;
□ йоткылык тартыгы.
2. Кайсы мәкальдә рәт гармониясенә буйсынмаган сүз бар?
□ “Кырык өйдән кырык бер сохари”;
□ “Язның бер көне ел туйдыра”;
□ “Күршеләргә туй килсә, син дә капкаң ачып куй”;
□ “Эш беткәч, уйнарга ярый”.
3. Имтиханны тапшыра алырмынмы дип борчыла Рәшидә.
Бу җөмләдә борчыла сүзен кайсы фразеологизм белән алыштырып була?
□ чыраен сыта;
□ ут йота;
□ тәлинкә тота;
□ кул кушырып утыра.
4. Ясалма сүзләрдән генә торган рәтне табыгыз.
□ яшел, төркем, тамыр;
□ җирдәге, торак, сугыш;
□ көрәк, замана, бушлай;
□ үзгәреш, тантана, күлмәк.
5. Кайсы сүз тамыр, сүз ясагыч һәм бәйләгеч кушымчалардан тора?
□ юлдашка;
□ кошчыкны;
□ әнкәйгә;
□ урамдагы.
6. Тарихи сүзе
□ нисби сыйфат;
□ охшату-чагыштыру рәвеше;
□ күләм-чама рәвеше;
□ асыл сыйфат.
7. Мәгънәле кисәкләргә дөрес бүленмәгән сүзләрне күрсәтегез.
□ дус-лар-ча, сигез-енче;
□ ки-ен-гән-сез, зур-рак;
□ эш-лә-дек, дәфтәр-ен;
□ бәхет-ле-ләр, юл-даш-ка.
8. Кайсы җөмләдә боерык фигыль кулланылган?
□ Күренекле шагыйрь Сибгать Хәким халыклар дуслыгы турында күп язган.
□ Әгәр бүген вакытың булса, Фатих Кәримнең шигырьләрен кабатла.
□ Барыгызны да Гаяз Исхакыйның иҗатына багышланган кичәгә чакырабыз.
□ Син ялгышасың, бу хикәяне башка язучы иҗат иткән.
9. Уртаклык юнәлешендәге фигыльләрдән торган рәтне табыгыз.
□ тырыш, ялгыш;
□ көмеш, җимеш;
□ тормыш, язмыш;
□ тикшереш, сөйләш.
10. Печән өсте килеп җиткәнне без, малайлар, бик зур дәрт белән көтеп алабыз. (Г.Б.)
Бу җөмләдәге килеп җиткәнне сүзе нинди җөмлә кисәге булып килә?
□ аергыч;
□ тәмамлык;
□ хәбәр;
Татар орфографиясе принципларын әйтеп, мисаллар белән ныгытыгыз.
Туган телне өзелеп сөйгән, аның аһәңен, моңын, тәмен, ләззәтен тоючы, яшь буында туган телгә мәхәббәт уятырга теләгән, аның нечкәлекләрен аңлатырга
15 10 2014
1 стр.
Перечень направлений подготовки и вступительных испытаний при поступлении на программы бакалавриата по сокращенной программе обучения в 2012году
01 10 2014
1 стр.
Программа предназначена для выпускников вузов, соискателей и преподавателей
06 10 2014
1 стр.
Апим по риторике для направлений подготовки филологического профиля разработан для использования в процедурах самообследования и аккредитации вуза с целью оценки уровня риторическо
07 10 2014
2 стр.
Апелляционная комиссия создается для рассмотрения апелляций по результатам вступительных испытаний или по процедуре проведения вступительных испытаний
05 09 2014
1 стр.
25 12 2014
1 стр.
В основу настоящей программы положены требования государственного образовательного стандарта
18 12 2014
1 стр.
Гбоу впо «башкирская академия государственной службы и управления при президенте республики башкортостан»
17 12 2014
1 стр.