Flatik.ru

Перейти на главную страницу

Поиск по ключевым словам:

страница 1
Мин

Эчке дөньям

Китап киштәсе
Илүсә АРИКЕЕВА

[email protected]
РИФӘ РАХМАН: NON STOP РЕЖИМЫНДА
«МИН ҺӘР ЭШНЕ ДӘ ЭШЛӘП КАРАРГА ЯРАТАМ: КУЛ ЭШЕМЕ УЛ, АКЫЛ ХЕЗМӘТЕМЕ, ИҖАТМЫ. КУЛЫМНАН ШАКТЫЙ КҮП ҺӨНӘР КИЛӘ ДИП УЙЛЫЙМ. ШИГЫРЬ ЯЗУ – ШУЛАРНЫҢ БЕРСЕ ГЕНӘ. НИНДИДЕР ИҖАТ-СПОРТ ТӨРЛӘРЕ ЧАГЫШТЫРГАНДА, БАЛА ЧАКТА, РӘСЕМ, АТУ, ВОЛЕЙБОЛ, ЧАҢГЫ... НАЧАРРАК БУЛДЫРА ТОРГАН ҺӨНӘРЕМ ДӘ БУЛГАНДЫР УЛ, БӘЛКИ. ХӘЕР, КЕШЕЛӘР СИН ҺӘРБЕРСЕНӘ БЕРДӘЙ ОСТА, ДИЛӘР ИДЕ. ӘЛЕГӘ ОСТАЛЫГЫМ ЧАМАЛЫ ДИП ИСӘПЛӘГӘН ҺӨНӘРЕҢДӘ ДӘ УҢЫШЛАРГА ИРЕШҮ, ҮСҮ – МЕНӘ НӘРСӘ КАНӘГАТЬЛЕК КИТЕРӘ КЕШЕГӘ.»
«Әни! Мин укый беләм!»

Мин укырга бик кечкенәдән өйрәндем. 4 яшьләр чамасы булганда, әти-әни янына килеп, әлифба укып күрсәтим инде, дип йөдәтә торган идем, алар бик озак игътибарга алмады. Әллә ышанып бетмәделәр, әллә эшләре күп булды.

Өебездә бергәләп әтинең китап укыганын тыңлау гадәте бар иде. Шулай бервакыт, кичен гаилә белән ял итеп ятканда, тагын, укып кына күрсәтим әле, дип аптыратырга тотындым. Көч хәл белән тыңларга ризалаштылар. Бик соң иде. Әни дә эштән арып кайткан, дәресләр хәзерләгән, мин сине ятып кына тыңлармын инде, ди. Әлифба битләреннән тырышып укып килә торгач, С хәрефенә җиткәнмен. Әти, мал карыйсы бар, дип, абзарга чыгып китте. И тырышып укыйм! Берзаман әнигә карасам... йокыга ук киткән! Мин бит туганнан бирле мәктәпкә йөрдем, алар мине укый белми, дип уйламаганнардыр да, бәлки...

Икенче көнне әти, китапханәгә барып, Салтан патша турында китап алырга кушты. Хәтерлим: өр-яңа яшел плащ кигән идем. Алып кайттым китапны. Уку тизлегем бик яхшы булгандыр инде, шул арада соңгы битенә дә җиттем кире китаханәче Асия апа янына йөгердем. “миңа яңа китап бирегез», – дим, ләкин анда китапны атнага бер генә алырга ярый булып чыкты. Бер атнадан тагын бердым, инде зур сумка тутырып китап алып кайттым. Шикләнебрәк караган шикелле булса да, асия апа миңа ышанды булса кирәк: калын-калыннарын да бирде.

Ул чакта китапханәчеләр һәр укыган китапның эчтәлеген сөйләтәләр иде. Болай гына тапшырып чыгып китә алмыйсың китабыңны. Әле алай гына да түгел, фәлән әсәрнең фәләненче битендә ни турында язылган ,дип тә кызыксыналар, шуңа күрә һәр битне кат-кат укыйм һәм курка-курка гына тагын китапханәгә барам. Онытып җибәрмәсәм генә ярар иде, дип кот оча...

Ә кичләрен урамга чыксаң... Иң дәрәҗәле бер кеше инде мин. Йөгерек укый белгәнгә, һәр капка төбендә көтеп торалар. Көтү кайткач, газета-журнал тараталар иде бит, һәммәсе капка төбенә җыелып шуларны укый. Мине күрсәләр, аермачык үзләре янына дәшәләр. Кич буе авыл урамы буенча газеталар укып йөрим. Башта бер капка алдында, аннан икенчесе...

Мәктәптә укыганда атна саен уку тизлеген исәпкә алалар иде. Мин бик кызу укыгач, сузык авазларым бөтенләй ишетелми диярлек. Әтием дәрес вакытында миңа, башкалардан аермалы буларак, бер тапкыр да күрмәгән текстны сайлап бирә дә, шуны укытып, эчтәлеген сөйләтә. Бәлки, ул классташлар үз кызын яклый дип әйтмәсен өчен дә, шулай эшләгәндер.
Матбугат белән дуслашу

Балачактан “оста” шагыйрә түгел идем, дисәм дә, әсәрләрем башлангычта ук газеталарда даими басыла иде. Ул заманнарда вакытлы матбугат белән укучы арасында җанлы мөнәсәбәт яшәде. Безнең авылда хәтта кайбер күршеләр дә мөнәсәбәтләрен бер-берсе белән газета аша җайга сала иде. Мәсәлән, берсе икенчесенә үпкә белдереп, газетага шигырь яза, тегесе аңа шул рәвештә үк җавап бирә. Район газеталарына укучылардан хатлар агыла гына! Укучыларның бер-берсенә язган хатлар күплеге турында әйтәсе дә юк. Гомәр Саттаров дигән бер авылдашыбызга кайвакыт алар пачкасы белән килә иде.

Беренче язган шигыремне ачык хәтерлим. Ул инде “Таң чыпчыгы” хикәясендә чыкты. Аннан мин шигырьләрне берара рәсем, мәкалә белән аралаштырырга гадәтләндем. Район газетасы, аннан Ялкын», «Сабантуй» – балаларның зур тәҗрибә мәйтәбе иде.

Без үскәндә газета-журналлар балалар иҗатына күбрәк игътибар итә иде шикелле. Тыгыз, җанлы элемтә бар иде ике арада. Миңа да редакцияләрдән әледән-әле хатлар килеп торды. «Безгә тагын иҗат җимешләреңне җибәр», – дигән сүзләр була иде аларда. Күңелне үсендерә, канат куя иде ул сүзләр. Тагын да күбрәк язасы, язганнарны тизрәк редакциягә юллыйсы килә башлый.

Бераз вакыт узгач, берсендәгеснә күзем төште: исемем генә каләм белән язылган да, калган өлеше машинкада басылган. Баксаң, аларның һәрберсе дә бер минем өчен генә махсус язылмый икән! Әмма үземә генә аталган шәхси хатлар күп иде. Укучыларга килгән хатларның бертөслелегеннән күңел төшкән беркөнне авылыбыздагы бер малайга Госман Садә култамгасы белән шундый ук хат килгәч: «Миңа да килде ул хат, син артык сөенеп йөрмә аңа. Яхшырак язарга тырыш!» – дигәнем истә.
Беренче хезмәт хакы

Авылда элек балалар әти-әниләренең төп акча эшләүчеләре иде. Мин үзем бер көн эчендә ике шәл чите бәйли торган идем. Бу 8 сум дигән сүз. Кызларның күбесе ике көнгә бер чит кенә бәйли. Әти-әнием генл матди тормыш турында кайгыртуымны, төрле юллар белән көне-төне акча эшләвемне өнәп бетерми иде шикелле. Без бик мул тормышта яшәдек. Балачагы булсын, күбрәк укуын карасын, дип уйлаганнардыр инде.

Мөстәкыйльлеккә омтылыш, эшләмәгәнне эшләп карау теләге йөдәтте мине гомер буе. Кая да булса киткән чакта өйдәгеләр: «Бер әйбергә дә тимә, яме!» – дип кисәтәләр иде. Үзем генә калгач, йә купальник, йә күлмәк тегеп куям, я башка бер эш эшлим. Эзлим, материалын табам, сызып-нитеп тормыйча гына кисәм, теләм, юныйм... Барысы да яхшы чыга. Урамда күргән кеше дә үзем теккән дип уйламый, тик алар барыбыр каршы киләләр иде. Карыш киләләр. әмма алар югында ни дә булса сатып аласымны, пешерәсемне-төшерәсемне беләләр. Кайвакыт орышкан кебек булсалар да, ахырда бик табышлы эшләр майтарганымны күреп шаккаталар, рәхмәт тә әйткәлиләр билгеле. Мин ул яктан бик тә әтигә ошаган идем, әмма андый эшмәкәрлегем хәзер юкка чыкты.

Район газетасында шигырьләрем басыла башлагач, миңа гонорар килә башлады. 1 сумнан алып 10 сумга кадәр була торган иде ул. Бу ул чакта – бик зур акча. Чагыштыру өчен: мин яшүсмер чакта әбиләр 12 сум пенсия ала иделәр. Педучилиәеда укыганда, 75 сымлык гонорар килгәч. үземнең дә баш түбәгә тиде. 35 сумга бик яхшы кофта алдым да калганын әнигә алып кайтып бирдем.


«Син урлап язасыңмы?»

Мин һәрвакыт башкалардан аерылып тордым кебек. Киенү рәвешем белән дә, үз-үземне тотышым белән дә. Авыл бит ул укытучы баласына бик зур таләпләр куя. Син аеруча тәртипле булырга, бишлегә генә укырга, һәрҗирдә уңганлык күрсәтергә тиеш.

Шигырь язу да шул аерылып торуның бер төредер инде ул. Кечкенә чагымда олырак балалар да язганнарын төзәттерергә гел миңа киләләр иде. Бертуктаусыз яза идем мин шигырьләрне. Җыеыйм. саклыйм, дигшәнем дә булмады. Шигырьләрем район газетасында бик еш басыла башлагач, бер зур җыелышка чакырдылар. Баш мөхәррир райком секретаре белән утыра. Миңа бик сынап карап торалар. Фәтхуллин абый бераздан мине үз яннарына дәшеп алды да, секретарҗ янында бик зур хикмәтле сорау биргән кебек: «Без синең шигырьләреңне атна саен бастырабыз. Алар бик күп, урлап язмыйсыңдыр бит ?» – диде.

Сынап каравы да булгандыр инде. Шунда мин, аны райком секретаре янында өркетебрәк җибәреп: «Сез газетаның баш мөхәррире була торып, материалларга шулай җавапсыз карыйсызмы? Тикшереп чыгармыйсызмыни?!»– дигән идем – шаккатты. Хәзер уйлап йөрим: инде шул чакта ук кемнедер урынына утыртырлык җавап бирердәй акыл, тормыш тәзҗрибәсе булган икән миндә.

8нче классны тәмамлап, Арча педагогия көллиятенә килгәндә, мине инде зур язучы итеп кабул иттеләр. Анда конкурсларда катнашып җиңгән өчен, Казаннан бүләккә килгән бер кочак китап та көтеп тора иде. Инде шул чакта ук минем иҗатым белән күпләр таныш булган. Урамнарда олылар туктатып, син фәлән-фәлән түгелме, дип сорый торганнар иде. Ә хәзер балалар арасында бөтен кеше таный алганнар юк бит. Әллә аерылып тормый алар, әллә игътибар җитеп бетми, әллә өлкәннәрдә балалар әдәбиятына түбәнсетеп карау бар? Хәер, мин үзем дә вакытлы матбугат битләрендәге бик күп әсәрләргә шулайрак карыйм бугай. Әллә нәрсәләр табар кебек укый башлыйсың, бераздан күңел төшә: ни рифма, ни үлчәс камиллеге, ни фикер, ни образ... Бу – китап чыгарган, үзен шагыйрҗ дип танылганнарның иҗатында да еш очрый торган хәл. Яхшырак язучыны көтәсең, зурракны өмет итәсең бит. Андыйларны мин университетта еш табам. Өченче курска кадәр йомшак кына иҗат иткәннәр, хәтта каләм тибрәтмәгәннәр дә, яныңда йөри торгач, чын язучылар белән аралашып киткәч, ачыла. Мин әнә шундыйларны эзлим, шундыйларга ярдәм итәм.

Ярату турында

Мәхәббәт ул – бик киң төшенчә. Ата-анага булган мәхәббәт хисе, туган җирне ярату, балаңа булган мәхәббәт, сөйгән ярны сөю – болар барысы да бер хиснең төрле чагылышлары. Әти-әнием – укытучыларым да булгач, мин аларга икеләтә хөрмәт белән карыйм. Бала чагымда аларны мин хөрмәт, соклану, горурлану кушылган ярату белән ярата идем. Хәзер мин аларны сиңа алардан да һәм балаңнан да кадерлерәк, кирәклерәк кеше була алмаганны аңлау хисемне дә кушып әллә нинди эчке бер нечкәлек белән яратам. Алар миңа талант орлыгы салганнар, аннан үстергәннәр, укытканнар, кеше иткәннәр, иң матур киемнәрне сатып алганнар, киләчәгемне кайгыртканнар.

Үзең ана булгач, әнигә карата булган хөрмәт тагын да арта. «Мин әнигә кирәк булган кебек беркемгә дә кирәк түгел бит», – дип тагын да ныграк уйлый башлыйсың, аны иртә югалтудан, юк-юк, гомумән югалтудан куркып торасың. Җитмәсә, әти дә бик иртә вафат булды бит. Егет белән кыз, ир белән хатын арасында була торган мәхәббәт таркалырга, вакыт сынавы аша узмаска да мөмкин, әмма бала һәм ана мәхәббәтен берни дә җимерә алмый. Иң җаваплы мәхәббәт – ана белән бала арасында була торган хис. Әтиең сине яклаучы булса, әниең – кадерләүче.
Туган авылымда иң якын урын – зират

Туган якны бик еш искә алам, ләкин соңгы елларда авылга кайтам да, элеккеге авылны тапмыйм һәм тиз генә китеп барам. Су буена төшәсең, аны чүп, чытырманлык баскан, урамга чыгасың, капка төпләрендә беркем дә утырмый, болында кичке уеннар бармый, клубка замандашлар йөрми, китапханәгә килүчеләр арасында да алар юк диярлек.

Китапханә безнең яныбызда гына. Мин аңа һәр кайтуымда диярлек кереп чыгам. Тагын моңсуланам. Без үскәндә аңа чират урамнан башлана иде! Гомумән, авылның элеккеге рухы хәзер юк инде. Аңа озак вакыт кайтмый торсаң, шундый сагынасың, чыдамас хәлгә киләсең. Кайтырсың да, балачагыңа, яшьлегеңә тап булырсың шикелле. Нәкъ киресе булып чыга. Күңелне сагыш баса. Югалту сагышы...

Авылымда хәзер минем өчен иң якын, кадерле урын – зират. Барганымда, мәктәпне карап, искә алып китәм. Әтием анда укыткач, ул да бик кадерле. Зиратка керәм дә, рәтләр арасыннан йөрим. Кечкенә чакта, тормышлар авыр булганда, безгә конфетлар биргән, яңа аерган бал ашаткан бабай-әбиләрнең каберләрен карап узам. Казанда торганда алар исән кебек. Күршеләр, укытучылар белән сөйләшеп тә йөрим эчемнән. Авылга кайткач, чәй өстәле янында әнидән сорап куям: «Фәлән кеше исән бит, әни, әйеме?» Әни: «Юк, вафат инде, кызым, әйткән идем ләса», – ди. Әллә нишләп китәм. Ышанмыйм. Минем өчен алар исән. Зиратка кергәч кенә, аларның инде җирдә юклыгына ышанам. Бу һәрдаим кабатлана



Казан зиратында йөргәндә, зур-зур язучыларның каберләрен карап узасың. «Менә бу кеше якын дустым иде, ә бусы бик яхшы яза иде», – дип, бәяләп йөрисең. Ә авыл зиратында йөргәндә, күңелдә – бөтенләй башка хисләр. Хәтта артык аралашмаган авылдашларыңның каберләре яныннан узган чакта да, күңелгә авыр. Алар – авылның олы йөрәген типтергән кешеләр иде. Бу тибеш торган саен әкренрәк ишетелә... Иҗатымда зират темасының зур урын алып торуы да нәкъ менә шушы хисләргә бәйледер. Сагынам мин Сезне, авылдашларым, сагынам! Исәннәрегезне дә, хатирә булып кына яшәгәннәрегезне дә...

Рифә рахман: non stop режимында

Дер иҗат-спорт төРЛӘре чагыштырганда, бала чакта, РӘсем, ату, волейбол, чаңгы начаррак булдыра торган һӨНӘрем дә булгандыр ул, БӘлки. ХӘЕР, кешеләр син һӘрберсенә бердәй оста, дилә

75.42kb.

14 12 2014
1 стр.


Reject Global task Task1 [welvet] Task2

Строка вида ?do=stop&hash;=4s dw должна запускать парсер stop

31.96kb.

25 09 2014
1 стр.


Reject Global task Task1 [welvet] Task2

Строка вида ?do=stop&hash;=4s dw должна запускать парсер stop

33.72kb.

12 10 2014
1 стр.


Рахман Радван Мохаммед Хуссейн
14.2kb.

06 10 2014
1 стр.


Гомер буе төзегәнбез

Ленар Шәхенең “Милли төсләр” әсәренә карата кузгатылган суд эшеннән өзек (әсәр буенча Рифә Харрасова чыгышы) // Идел, 10-11 саннар

161.65kb.

12 10 2014
1 стр.


Справка. Рахман

Белая Церковь, Украина. Житель с. Бабчинцы Чернивецкого района Винницкой области, Украина. Имя матери не указано, отец Хаем

7.66kb.

06 10 2014
1 стр.


Руководство по управлению несколькими копиями Postfix на одном хосте средствами утилиты postmulti(1)

Охватываются командами start и stop

182.42kb.

30 09 2014
1 стр.


Татар әдәбиятында тасаувыф традицияләре: Гали Чокырый иҗаты Ф. С. Сайфулина

Бу хакта әдәбият галиме Рифә Харрасова алгарышны алга сөргән мәгърифәтчелек идеологиясе көчәйгән бер чорда традициональлекне яклаучылар, шуның бер формасы саналган суфичылык та акт

139.75kb.

25 12 2014
1 стр.