Flatik.ru

Перейти на главную страницу

Поиск по ключевым словам:

страница 1
Тамара Рейновна Ахтияновнага багышлана.

Гитара астында вальс.



.... Нигездә, кеше җаны хәрәкәтчән утны

тәшкил итә, илаһи яшәү урыны турында

хыяллана, ул аны тоя, эзли, ләкин күрми.

Андре Моруа

Ачык автобус тукталышында без икәү идек.

Апрель аеның күз бәйләнгән вакыты. Соры төстәге төтен эчендә кара мамык тун һәм күзгә батырып кигән йоннан бәйләнгән башлыклы ундүрт яшьләрдәге малайны төсмерләргә була иде. Аның кулында гитара иде.

Тукталышка автобус туктады. Малай билет сатып алдыда, аны ян кесәсенә тыгып куйды һәм салонга менде. Мин артыннан мендем. Буш урыннар күп иде, ләкин мин нишләптер аның янына утырдым.



  • Нигә бу гитараның кыллары юк? – дип сорадым.

Ул тиз генә җавап кайтармады. Башта тынып калган “музыкаль коралын” тез өстенә куйды, башлыгын салды һәм сөйләп китте:

  • Шәһәргә бардым, төзәтерлер дип уйладым. Мин быел музыка мәктәбендә баян классын тәмамлыйм, гитарада да уйнарга өйрәнәсем килә. Бер атнага башка кешенекен алган идем, уйнап була. Бу әтиемнең гитарасы. Мин кечкенә вакытта ул үлде. Яңасына әнием акча бирми. Сукрана: “Үс һәм үзең акча эшлә. Мин үзем генә барысына да җитешмим”,- ди.

Ул уйчан гына бармакларын гитарасы өстеннән йөртте, һәм парланган тәрәзәгә таба борылды.

  • Махсус мәктәпне тәмамлагач, димәк, син чын музыкант?

  • Чынмы-чын түгелме, ә концертларда катнашам.

  • Сәләт булса – могҗиза! Ә синең бар, миңа шулай тоела.

Мактауны кабул итте. Күңелсез, ләкин шул ук вакытта рәхмәтен белдереп елмайды. Миңа таба борылып утырды. Йөзендә шатлык бөркелә иде.

  • Ә мин үземнең “музыкалкамны” чак кына ташламадым...

  • Ни өчен?

  • Минем уйлавымча, барысының да кара сызыгы була.Ул вакытта, уку елы ахырында , авыр иде. Чиреккә бик күп икелеләр чыга иде. Мин начар... бик начар укыдым. Аңламый идем. Ятларга тотына идем. Ятлый алмый идем. Баян буенча да шул хәл иде: укытучы миңа кычкыра иде, кычкыра иде... Өйдә әнием дәвам итә – икелеләр өчен һәм баян өчен.

Мин хәтта кулыма пычак алдым, ләкин соңыннан уйладым...

Бер көнне бик иртә тордым. Беренче дәрес рус теле иде. Өй эшен эшләмәдем. Миңа икеле чыга. Миңа тагын барысыда кычкырачак. Башка фәннәрдән дә шулай ук.... Бәлки, рәсемннән “яхшы” билге булыр. Әле тагын баянга барасым бар. Я Аллам! Арып кайткач – дәресләр карарга. Бу көн кайчан бетәр инде? Ә ул әле башланмаган да...

Киенмичә, караңгыда, җәелгән караватта утырып торам, урын- җир шундый җылы: караватның агач аркасын тотып карыйм. Бу авыр көн беткәч, тагын тотармын. Ә алда көтеп алган төн генә булыр. ( Бу сүзләрне ул мине онытып, сөйли иде. Ә мин аңа эчтән генә әйтә идем.)

Бу көн тиз генә үтсен.

Начарлыклар күрмичә.

Беркемне дә ишетмичә.

Беркемне дә белмичә.

Төшем мине - җәннәткә кертсен.

Иркенлектә итеп хис итсен.

Бу тотрыклылыкта караңгылык. Әйбәт. Бу – билгеле, бүләк. Ләкин көн сузылырга ирек бирми, башы белән ахырын бүлә. Ни өчен шундый аралык?

Мондый “яктылык” булганчы – гел “караңгылык” булсын.

Һәр иртәм минем бертөсле башлана иде...

Бу турыда беркемгә дә сөйләгәнем юк. Ни өчен белмим, ләкин сезгә сөйлисем килде.

Ул вакытта, музыка мәктәбендә өченче ел укый идем. Баяннан укытучым, Елена Степановна, миңа гел бәйләнә иде.Ул миңа гына шулай кычкыра һәм миңа гына бәйләнә кебек тоела иде.

Аның агач өстәле ниндидер шалтыравыклы әйберләр белән тулган. Мин уйнаганда, ул өстәлгә сугып, дөрес ритмны урнаштыра иде, ләкин ул шундый усал итеп суга, хәтта өстәлдәге әйберләр сикерәләр һәм гөрселдиләр иде. Мин башка темп белән уйныйм, ул барлык көченә суга, миңа әйтеп тора, янәсе, булышасы килә, ләкин мин барыбер, буталам.

Өйгә һәркөнне күз яшемне түгеп кайтам. Өйдә беркем дә юк. Әнием әле эштә. Караңгыда почмакка утырам да елыйм.

Бервакыт мәктәптән кайттым... Без яңа әсәр өйрәнә башлаган идек. Минем килеп чыкмый иде. Аяк тибеп елыйм. Тынычлана алмыйм. Ә үзем уйлыйм:

“ Нәрсәгә кирәк инде бу? Бу “сольфеджио”, “интерваллар”, “гаммалар”, “мажорлар”, “минорлар”. Нигә? Миңа әле тагын ике ел укырга кирәк, ә ул миңа кычкырачак”

Мин алгебра дәфтәреннән чиста кәгазь бите ертып алдым да, музыкаль мәктәпнең өченче сыйныфыннан мине сызып атуларын сорап гариза яза башладым. Әни исеменнән дә түгел, башка кеше исеменнән дә түгел, үземнең исемнән. Ай, көн, елны һәм үземнең имзаны куйдым. Карар кабул иткәч, тынычландым. “Булды!” – дип уйладым.

Гаризамны әле бирмичә торачакмын. Тагын бер тапкыр баянга барып кайтам, әгәр ул миңа кычкырса, менә шул вакытта мин кәгазьне тартып чыгарачакмын.

Хат минем коралым булачак.

Ирекле булачакмын. Бүтәннәр кебек урамда йөриячәкмен. Егетләр миннән көләләр инде: “ Бу баян нәрсәгә сиңа? Шундый табут күтәреп йөрергә! Анда уйнарга? Әйдә, карта уйныйк”. Баян, алар өчен, сугышка кадәр карт бабайлар уйнаган гармун гына.

Икенче көнне дәрес. Урамда тездән кар. Эрегәне аз. Кич, мин сукмактан барам. Кыр-кырыемда өскә таба каеннар һәм тирәкләр сузылган. Бер вакытта да санаганым булмады, ничәү икән алар? Вакыт булмады. Музыка дәресләре алдыннан гел калтырый идем, борыным белән җиргә төртелә идем. Башымны күтәрәм, ничә каен күрәм, дәрестә шул кадәр билге алам.

Мин башымны күтәрдем һәм күз алдымда бер дә түгел, ике дә түгел, ә берьюлы өч каен пәйда булды. “Әхә, яхшы!” – дип уйладым. Мин ул билгене алырга тели башладым.

Дәрескә килдем. Исәнләштем. Коралымны алдым. Аяк белән урындыкны тартып китердем. Утырдым.

Ә ул кычкырмый да, кычкырмый.

Ноталар дәфтәрен алдым. Кирәкле битне ачтым. Исемсез этюд. Уналтылы ноталар гына.

Уйнарга телим. Калтырамыйм. Тыныч кына төймәләргә басам. Сузып кына, тартылмыйча гына. Һәм бөтенләй башка музыка яңгырый башлады. Мин башта болай гына, язылдыру өчен генә уйнадым. Бара. Аннары туктамыйча, башыннан ахырына кадәр уйнадым.

Минем күз алдыма, кырмыска йөгерүе килде: «Ты-ды-ды-ды-ды! Ты-ды-ды-ды-ды. Ты-дыд-тын-ты». Монда йөгереп керде: «Ты-дыды-дын! Тырылим-тым-тым!» Тагын йөгерә, йөгерә, йөгерә. Салам кисәген алды да, кире кырмыска оясына йөгерде. Минем бармакларым – янәсе аның тәпиләре. Алар шундый ук тизлек белән йөгерәләр. Әгәр ул тиз йөгерсә, син дә бармакаларың белән тизрәк йөгерәсең: «Ты-ды-ды-ды-ды». Бу сиңа әкрен генә шуыша торган әкәм-төкәм түгел: : «Тууу-туууу».

Елена Степановна миңа эндәшмичә генә, башын чайкап утыра бирде. Ниндидер могҗиза кебек... “Әфарин!” – дип, мактады.

Көндәлеккә һәм журналга матур дүртле куйды! Укытучы, болай, ярыйсы гына...

Мәдәният сараеннан чыктым. Ышана алмыйм. Болдырда басып торам. Җиңел генә сулыш алам. Ян-ягыма карыйм. Әгәр мин дүрт каен түгел, ә ике каен күргән булсам, дип уйлыйм. Миңа тагын икеле куярлар иде.

Минем баян белән барысыда яхшы. Хәзер менә, әтием кебек, гитарада уйнарга өйрәнәсем килә. Әнием аны гитарада уйнаганы өчен яраткан. Ул барысыннан да яхшырак уйный торган булган.

Кайбер вакытта уйлап куям: “Теге вакытта гаризамны биргән булсам, нинди акылсыз булган булыр идем”. Каеннар миңа булышты. Мин аларны берничә тапкыр, уемда, кочып үптем.

Киләчәктә дә мин тормышымны музыка белән бәйләргә уйлыйм.

Менә, мәсәлән, берәрсе агрономга, инженерга яисә хәрбигә укый. Кемгә бу һөнәрләр кирәк? Ә музыка- ул бөтен җирдә дә. Машина кычкырта – музыка. Без сезнең белән сөйләшәбез – музыка. Менә карагыз,- ул ике тапкыр аягы белән шакыды – бу да музыка.



  • Гел музыкамы?!

  • Әйе – музыка.

Беренче чыгышымда, Елена Степановна әйтеп куйды: “Залда танышларың, әниең булса, син аларга карама, кулыңны болгама, елмайма. Син бер ноктага кара. Шул нокта өчен уйна. Һәм әйт: “Кара, нокта, мин ничек уйный беләм”. Аның белән сөйләш. Сиңа теләсә нәрсәләр белән яктыртсалар да, атсалар да - игътибар итмә. Хәтта онытсаң да, уйнавыңны туктатма, дәвам ит”.

Сәхнәгә чыгам. Куркам. Урындыкка утырдым да, уйный да башладым. Тез башларым калтырый... Аларны ныгытып кыстым, ләкин барыбер калтырыйлар. Төймәләргә бастым – ишетелә: “Ды-ды-ды”. Барысына да ишетелә. Музыка белән калтырыйм. Күз карашы зал буенча йөгерә. Халык... Безнең егетләр. Алар миннән көлергә мөмкин бит. Ә мин берүзем, шундый кечкенә. Уйныйм, уйныйм. Хоп! Хата ясадым. Минем елый – елый сәхнә артына йөгерәсем, качасым килде.

Шул вакыт, укытучының сүзләре искә төште, башымны күтәрдем дә өскә карадым. Ләкин мин ноктага карамадым. Мин, кинәт, еракта әтиемне күрдем. Ул нәкъ миңа карап тора иде. Мин аның өчен уйный башладым... Кешеләрнең йөзләре сизелми башлады. Тирә – юньдә барысы да югалды. Бары мин һәм ул.

Калтыраудан туктаганны сизә башладым. Чынлап, уйныйм. Бармакларымның куелышын, торышын уйлыйм. Катырак, әкренрәк уйныйм. Кайчан форте, кайчан пиано – тикшерәм.

Мин “Маньчжурия тауларында” дип исемләнгән вальс уйнадым.


  • Яхшы вальс.

  • Башта тыныч кына музыка яңгырый. Әтием өчен уйныйм, ә үзем уйлыйм: ул инде лейтенат кына түгел, ә генерал. Чал чәчле. Минем уйнаганны утырып тыңлый. Музыка китте. Мин аны акрын гына уйныйм, чөнки музыканың төп ролендә - ул. Ул баса, һәм үзенә пар эзли башлый. Тапты! Әниемне сайлап ала. Димәк, бу урында катырак уйнарга кирәк. Бу аның шатлыгы. Бер бүлектә : “Тын-тын-тын. Туу-туд-туду-та-датататам-тада”. Алар шатланып һәм елмаеп бииләр. Музыка катырак яңгырый: “Туу-тут-туду!” Менә алар бер-берсенең күзләренә карадылар – пауза урнашты. Бер мизгелгә барысы да туктады, озак та тормый яңадан бөтерелә башлый, музыка катылайган саен ныграк уйный башлыйсың.

Мин пьесаны ярты ел буе өйрәндем, ике минут эчендә чыгыш ясадым. Болай берсе дә булдыра алмый. Ә мин өйрәндем.

Миңа була калса, әтиемә ошады.

Бу бик күңелле һәм хәтта азрак дулкынландыргыч иде.

Мин уйнап бетердем, башымны аска иеп елап та җибәрдем. Сәхнәдән качтым. Бу вакытта бер кешенә дә күрә алмас дәрәҗәгә җиткән идем. Артымнан зал бик озак кул чапты. Соңыннан әйттеләр, бик шәп килеп чыкты дип.

Бервакыт мин дустымнан гитарасын алдым. Аккордлар җыеп утырганда, әнием керде. “Ниндидер таныш әйбер, әтиең уйный иде,”- диде.

Ул китте. Мин кеше гитарасын алып куйдым да әтиемнекен алдым. Сыйпап аңа кагылам. Кайчандыр аңа минем әтием кагылган бит. Кырынгмаганда аны сакал баса иде, ул минем битемә кагыла иде битләрем кызарып чыга иде. Аны хәтерлим. Хәзер аның кулларын тойган гитарага мин кагылам. Гитарада, әтием өчен “Маньчжурия тауларында” вальсын уйныйсым килде. Әнием һәм минем өчен шатлансын иде. Безнең белән булсын иде ул, әнием өчен үзе уйнар иде.

Шәһәргә, төзәтергә биргән идем, алмадылар. “Төзәтеп булмый, бик иске. Грифы чатнаган, яңа кыллар да булышмаячак. Могҗиза булмый ул!- диделәр”.

Малай да, мин дә тукталышка кадәр тынып калдык.

Иң мөһиме әйтеп бетерелгән иде.

Чыгып китәр алдыннан, ул ирләрчә, минем кулымны кысты:



  • Иртәгә мәдәният сараенда бәйрәм тамашасы була. Мин дә чыгыш ясыйм. Килегез,- диде.

Малай бозланган юл читенә чыкты һәм күкрәгенә кадерле гитарасын кочаклап, караңгыга кереп югалды. Мин бит аның хәтта исемен дә белмәдем.

Ишекләр ябылды. Автобус кузгалып китте.



* * *

Мәдәният сараенда тамаша бетте. Баяндагы чыгышны барысы да бәяләделәр. Ул бүген, ничектер, үзенчәлекле итеп уйнады. Тамашачылар әкренләп таралыша башлады, бары җыр гына дулкыннар кебек буш залды йөзә иде.



Малай киенергә китте. Шул вакыт вахтада торучы, олы яшьтәге ханым, кырый бүлмәдән полиэтиленга төрелгән акустик гитара алып чыкты:

  • Моны сиңа бирергә куштылар. Кем икәнен белмим.

Осталар ялгышканнар. Могҗизалар була ул!

Якты Христос Якшәмбесе көне иде.

Тамара Рейновна Ахтияновнага багышлана. Гитара астында вальс

Апрель аеның күз бәйләнгән вакыты. Соры төстәге төтен эчендә кара мамык тун һәм күзгә батырып кигән йоннан бәйләнгән башлыклы ундүрт яшьләрдәге малайны төсмерләргә була иде. Аның к

80.24kb.

08 10 2014
1 стр.


Как писать книги

Сан-Франциско. В группу входили: Дейв Барри — гитара, Ридли Пирсон — бас-гитара, Барбара Кинг — клавишные, Роберт Фалгэм — мандолина, и я — ритм-гитара. Было еще трио «поющих девиц

2587.82kb.

12 09 2014
16 стр.


Стивен Кинг Как писать книги. Мемуары о ремесле

Сан-Франциско. В группу входили: Дейв Барри – гитара, Ридли Пирсон – бас-гитара, Барбара Кинг – клавишные, Роберт Фалгэм – мандолина, и я – ритм-гитара. Было еще трио «поющих девиц

2481.79kb.

10 10 2014
25 стр.


«вокруг и около смеха» 2 «вальс, вальс, вальс…» 9 распахни, россия, в пляске ширь души!» 13 «бал-фантазия» 21 «иван да марья» 37 «праздник русского танца» 44 «в некотором царстве

Фотограф-моменталист. Он вооружен бутафорским фотоаппаратом, в котором спрятаны заранее подготовленные рисунки

679.06kb.

04 09 2014
6 стр.


Комедия фарс Копия 2004 г. Действующие лица тамара

Тамара цветущая, аппетитная, лет 45-ти, с замедленными движениями, остановившимся взглядом и грацией слоненка, владелец небольшого цеха по производству пельменей

757.14kb.

25 12 2014
4 стр.


Часть Глава Алмазы Мазарини. Глава Огни чужого праздника. Глава Маг и его мечта. Часть 2

Большой вальс (третья часть трилогии, состоящей из книг: «бегущая в зеркалах» «Поцелуй небес» и «Большой вальс»)

5283.7kb.

11 10 2014
14 стр.


18 февраля 2012, суббота Гитара I возрастная группа (до 10 лет)
28.58kb.

14 12 2014
1 стр.


Конкурсная группа: I гитара № ж Фамилия, имя участника. Учебное заведение
71.33kb.

18 12 2014
1 стр.