Татарстан Республикасы
Министрлар Кабинетының
2013 ел, 13 апрель, 255 нче
карары белән расланды
Казан шәһәрендә 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге универсиаданы әзерләү һәм үткәрү чорында кешеләр күп була торган объектларда радиацион, химик, биологик, мәгълүмати, янгын куркынычсызлыгын, шартлау куркынычсызлыгын һәм террорчылыктан яклануны тәэмин итү буенча бертип модель
1. Гомуми нигезләмәләр
1.1. Бертип модельнең билгеләнеше
Бу Бертип модель Казан шәһәрендә 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге универсиаданы әзерләгәндә һәм үткәргәндә кешеләр күп була торган объектларда (Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Казан шәһәрендә 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге универсиада объектлары иминлеген алар төзелгән, реконструкцияләнгән һәм эксплуатацияләнгән чорда тәэмин итү турында»
2010 ел, 14 май, 361 нче карарында күрсәтелгән Казан шәһәрендә 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге универсиада объектларыннан тыш) иминлекне тәэмин итүнең төп юнәлешләрен билгели һәм иминлекне һәм террорчылыктан яклануны тәэмин итүне оештыру тәртибен һәм кагыйдәләрен, функцияләр бүленешен, иминлек буенча таләпләрне кертә.
Бертип модель кешеләр күп була торган объектларның якланышын тәэмин итү буенча комплекслы максатчан чишелешләр эшләү һәм тормышка ашыруның методологик нигезеннән гыйбарәт.
1.2. Төшенчәне билгеләү
Объектның террорчылыктан якланышы – бинаның, төзелешнең, корылманың яки башка объектның террорчылык актын кылуны булдырмый калуга юнәлдерелгән инженер-техник һәм режим чараларын куллану юлы белән аның эшчәнлеге иминлеген тәэмин итү торышы.
1.3. Бертип модельне куллану өлкәсе
Бертип модель кешеләр күп була торган объектларга кагыла.
1.4. Бертип модельнең хокукый нигезе
Бертип модельнең хокукый нигезен түбәндәгеләр тәшкил итә:
Россия Федерациясе Конституциясе;
Татарстан Республикасы Конституциясе;
«Россия Федерациясендә шәхси детектив һәм саклау эшчәнлеге турында» 1992 елның 11 мартындагы 2487-1 номерлы Россия Федерациясе Законы;
«Халыкны һәм территорияләрне табигый һәм техноген характердагы гадәттән тыш хәлләрдән яклау турында» 1994 елның 21 декабрендәге 68-ФЗ номерлы Федераль закон;
«Янгын куркынычсызлыгы турында» 1994 елның 21 декабрендәге 69-ФЗ номерлы Федераль закон;
«Халыкның радиацион куркынычсызлыгы турында» 1996 елның 9 гыйнварындагы 3-ФЗ номерлы Федераль закон;
«Ведомство сагы турында» 1999 елның 14 апрелендәге 77-ФЗ номерлы Федераль закон;
«Экстремистлык эшчәнлегенә каршы тору турында» 2002 елның 25 июлендәге 114-ФЗ номерлы Федераль закон;
«Террорчылыкка каршы тору турында» 2006 елның 6 мартындагы 35-ФЗ номерлы Федераль закон;
«Транспорт иминлеге турында» 2007 елның 9 февралендәге 16-ФЗ номерлы Федераль закон;
«Янгын куркынычсызлыгы таләпләре турында техник регламент» 2008 елның 22 июлендәге 123-ФЗ номерлы Федераль закон;
«Янгын куркынычсызлыгы таләпләре турында техник регламент» 2009 елның 30 декабрендәге 384-ФЗ номерлы Федераль закон;
Россия Федерациясе Президентының «Террорчылыкка каршы тору чаралары турында» 2006 елның 15 февралендәге 116 номерлы Указы;
Татарстан Республикасы Президентының «Татарстан Республикасы Иминлек Советы эшчәнлегенең оештыру мәсьәләләре турында» 2000 елның 6 июнендәге ПУ-394 номерлы Указы.
1.5. Иминлекне тәэмин итү максатлары һәм бурычлары
Бертип модельне тормышка ашыруның төп максаты – халыкны, 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге универсиадада катнашучыларны һәм кунакларны, шулай ук территорияне һәм инфраструктураны табигый, техноген һәм террорчылык характерындагы куркынычлардан яклауны тәэмин итү һәм аларның зыяннарын кисәтү һәм бетерү буенча тәкъдимнәр әзерләү, хокук тәртибен һәм мәгълүмат агымнарын яклауны тәэмин итү.
Комплекслы иминлекне (шул исәптән радиацион, химик, биологик, мәгълүмати, янгын куркынычсызлыгы һәм шартлау куркынычсызлыгы) һәм террорчылыктан якланышны тәэмин итү буенча күрелә торган чаралар түбәндәгеләргә китерергә тиеш:
хәвеф-хәтәрләрне һәм иминлеккә яный торган куркынычларны минимумга кадәр җиткерергә;
иминлекне тәэмин итү чараларын куркынычның агымдагы дәрәҗәсенә туры китерүне тикшерүдә тотуны һәм мәгълүматны тәэмин итәргә;
кешеләрнең шәхси һәм мөлкәтләре иминлеген тәэмин итәргә.
Бу чаралар шулай ук кайбер куркынычлардан якларга тиеш, шул исәптән:
террорчылыктан;
техноген һәлакәтләрдән һәм табигый катаклизмнардан;
хокук тәртибен һәм иҗтимагый иминлекне бозудан;
мәгълүматтан законсыз файдаланудан;
матди байлыкларны урлаудан.
Объектның комплекслы иминлегенә һәм террорчылыктан якланышына түбәндәге бурычларны хәл иткәндә ирешелә:
затларны (транспорт чараларын) территориягә рөхсәт буенча (тикшереп) үткәрүне тәэмин итү;
транспорт чараларының һәм тәртип бозучыларның территориягә көч кулланып үтеп керүенә юл куймау;
бик әһәмиятле нокталарга керүне чикләүне оештыру һәм гамәлгә ашыру;
һәркем керә ала торган һәм керү чикләнгән урыннарның тикшерүдә тотылучы төрле зоналарына (җир астындагы автомобильләр куеп тору урынына, бинаның аерым блокларына, бүлмәләренә, катларына, бик әһәмиятле нокталарга һ.б.) тәртип бозучыларның рөхсәтсез (яшерен) үтеп керүен булдырмый калу;
тикшерүдә тотыла торган зоналардагы һәм объект янындагы территориядәге хәлгә мониторинг оештыру;
иминлек һәм эксплуатация өчен җаваплы хезмәткәрләр, шулай ук иминлекне тәэмин итүче башка субъектлар арасында өзлексез һәм тотрыклы элемтә тәэмин итү;
мәгълүмат иминлеген тәэмин итү;
әһәмиятле параметрлардагы, эш режимнарындагы, яшәешне тәэмин итү буенча инженер-техник системалар торышындагы һәм эшчәнлегендәге тайпылышларны ачыклау максатларыннан чыгып, инженер-техник системаларга автомат мониторинг гамәлгә ашыру;
ут кабынып китү чыганакларын алдан ук адреслы ачыклауны һәм аларның автомат рәвештә янгын сүндерүен тәэмин итү;
радиацион, химик һәм биологик куркынычны үз вакытында ачыклау;
тәртип бозучының күздә тотылган максатка таба баруын кичектерү өчен шартлар тудыру;
иминлекне комплекслы тәэмин итү чаралары һәм системалары торышын һәм аларның эшкә яраклы булуын тикшерүдә тотуны гамәлгә ашыру;
иминлекне тәэмин итүче техник системаларның һәм инженерлык системаларының башкару җайланмалары белән идарә итүне оештыру;
район һәм шәһәр дәрәҗәләрендә иминлекне тәэмин итү органнары һәм кичектергесез хезмәтләр белән үзара хезмәттәшлекне тәэмин итү;
иминлек һәм объектны эксплуатацияләү хезмәтләре персоналы гамәлләрен объектив тикшерүдә тотуны оештыру;
объектта гадәттән тыш хәл килеп чыгу турында халыкка хәбәр бирүне тәэмин итү;
кешеләрне имин, тоткарлыксыз һәм үз вакытында эвакуацияләүне тәэмин итү;
бинада хисапланган куркынычлар белән күздә тотылмаган гадәттән тыш хәлләр килеп чыкканда кешеләрне коткаруны тәэмин итү;
тәртип бозучыларның объект территориясенә үтеп керү өчен гадәттән тыш хәлдән файдалану мөмкинлеген булдырмау.
2. Иминлекне тәэмин итү объектлары
Иминлекне тәэмин итү объектларына түбәндәгеләр керә:
белем бирү объектлары;
сәламәтлек саклау һәм социаль юнәлеш объектлары;
мәдәният һәм буш вакытны үткәрү объектлары;
спорт объектлары (Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Казан шәһәрендә 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге универсиада объектлары иминлеген алар төзелгән, реконструкцияләнгән һәм эксплуатацияләнгән чорда тәэмин итү турында» 2010 елның 14 маендагы 361 нче карарында күрсәтелгән Казан шәһәрендә 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге универсиада объектларыннан тыш);
сәүдә объектлары.
Объектларга берьюлы килә торган кешеләр саныннан, аларның анда булу режимыннан һәм якланышны тәэмин итүгә карата таләпләрдән чыгып, кешеләр күп була торган объектлар өч категориягә бүленә:
беренче категория – 50 дән алып 250 гә кадәр кеше сыйдыра торган объектлар;
икенче категория – 250 дән алып 500 гә кадәр кеше сыйдыра торган объектлар;
өченче категория – 500 дән артык кеше сыйдыра торган объектлар.
3. Кешеләр күп була торган объектларда комплекслы иминлекне һәм
террорчылыктан якланышны тәэмин итүнең төп принциплары
Төп принципларны һәм югарыда санап кителгән бурычларны тормышка ашыру объектта түбәндәгеләрне үз эченә алган комплекслы иминлек һәм террорчылыктан якланыш системасын оештыру белән тәэмин ителә:
инженер-техник яктан ныгытылган комплексны;
иминлекне тәэмин итү буенча техник чаралар комплексын, шул исәптән хатлар саны артык күп булган биналарда янгыннар чыкканда кешеләрне коткару һәм шәхси саклау чаралары;
физик яктан саклауны;
мәгълүмат иминлеге системасын;
оештыру чаралары комплексын.
4. Иминлекне тәэмин итү системалары
Иминлекне тәэмин итү системаларын кертүнең максаты 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге универсиаданы әзерләү һәм үткәрү чорында вәзгыять турындагы хәбәрдарлылыкны комплекслы тәэмин итүдән гыйбарәт. Алар куркынычларны һәм инцидентларны ачыклауда һәм кисәтүдә төп элемент булып тора һәм түбәндәгеләрне үз эченә ала:
видеокүзәтүне;
саклау-хәвеф сигнализациясен;
керүне тикшерүдә тотуны;
янгыннан якланышны;
хәбәр бирүне һәм эвакуация белән идарә итүне;
һәлакәт һәм эвакуация яктыртуын;
химик, биологик һәм радиоактив куркынычлар мониторингын;
электрон билетлар тикшерүен;
элемтәне һәм мәгълүматлар тапшыруны;
кризислы хәлләрдә идарә итүне һәм элемтәне.