Flatik.ru

Перейти на главную страницу

Поиск по ключевым словам:

страница 1
Запастагы офицер.

Әфган таулары- патшалардай бөек, мәһабәт һәм шомлы.

Алар чыгып килә торган алсу кояш нурларына чумып, авыр очлы түбәләрендә төпсез зәңгәр күкне күтәреп торалар яки якында гына җемелдәүче йолдызлар белән капланган көнчыгыш төнендә эреп югалалар.

Бу тауларга сокланып, мин башта телсез калдым, соңрак-каргадым. Алар мине җибәрмиләр иде.

Әфганстан артта калды. Тыныч тормыш. Мин аны тегендә- дошман җире тузаны арасында ничә тапкыр күз алдына китереп карасам да, барып чыкмады. Көндез кызган ком өстендә тонык мираж булып хатыным һәм улымның шәүләләре генә күтәрелә иде.

Корылык.


Кызып эрегән кояш.

Ул күзләрне сорау алгандагы кебек сукырайта. Бөтен җиргә: авызга, шешенеп кызарган күз кабаклары астына, күпме генә чистартсаң да, автомат затворына вак ком тула. Аның теш арасында шыксыз шыгырдавыннан котылу теләге башка барлык хисләрне күмеп киткән чаклар күп була иде.

Хәтта очраклы пулядан курку хисен дә.

Арып- алҗап, аңлы рәвештә үлем күзенә караган минутларда кеше өчен барысы да аңлаешлы һәм гап- гади була.

Боерык кебек гади. Аны үтәмичә ярамый.

Гади һәм сугышчан дуслар кебек ышанычлы. Сусаганда, салкын чишмә суы йотымы турындагы хыял кебек гади.

Ватан кебек гади. Ул синнән йөз чөерергә мөмкин икәнлегенә ышанасы килми. Барысы да ничек гади һәм ничек катлаулы...

Безнең кадрлар бүлегендә эшләүчеләр хәрби хезмәт вакытының бер көнен өч көнгә исәплиләр иде. Бу хезмәт еллары минем хәтеремдә матур истәлек булып саклана. Ни өчендер мин аларны оныта һәм хәтеремнән сызып ташлый алмыйм. Өемдә мине көтеп торуларын һәм тынычрак булуын белсәм дә, пулялар астында гадирәк, аңлаешлырак иде

Бәлки биредә, тыныч тормышта бөтен нәрсә авыррак, хәсрәтлерәк булгангадыр. Бар җирдә күзгә күренми торган фронт иде. Сугыш кагыйдәләрсез барды. Читләр белән түгел, үзебезнекеләр белән.

Һәркемнең үз сугышы.

Бар нәрсәнең асты - өскә килде.

Күз ачып йомганчы ил бөтенләй башкага әйләнде.

Светлананы әдәпле генә итеп, ләкин мәҗбүриләп диярлек, эштән җибәрделәр. Ни өчен икәнен күзенә карап әйтмәсәләр дә, минем аркада икәнен сиздерделәр. "Органнарда" хезмәт итү - хәзерге заманда хурлык санала имеш. Кухня яки урамда гына түгел, югарыда да шулай уйлыйлар икән.

Элек хезмәт иткән карт гвардиядән котылу, үзләренә кирәкле үзгәрешләр кертү өчен "контора"ның исемен берничә тапкыр алыштырдылар. Кадрларны чистарту башланды. Бу гына ярдәм итмәгәч, туксан өченче елдан соң һәр идарәгә квартал саен, ел саен кемне, кайчан, ничә хезмәткәрне эштән азат итү турында югарыдан бүленеш җиткерделәр. Кешеләрне йөзәрләп эштән куалар иде.

Алар урынына ашык- пошык урамнан яки танышлык буенча яңа кешеләр җыйдылар...

Мондый шартларда мин эштә кала алмадым, рапорт язып киттем. Гәрчә, хезмәтем миңа ошый иде. Күтәрелү, үсү мөмкинлеге дә тәкъдим иттеләр. Моның өчен бары тик үзем белән элек эшләгән иптәшләремне "сатарга" гына кирәк иде.

Үземнекеләрнеме?

Юк инде, булмас!

Төшке аш вакытында янәшәмдә беркем дә булмаудан файдаланып, үзебезнең агентура папкаларын яндырдым. Кайчандыр диссидентлар буенча тупланган материалларда күзгә чалынган җөмлә искә төште:

"Сугышчы намусы- дәүләткә тугрылыкта түгел, ә рыцарьлык кагыйдәләрендә". Ул чагында чын күңелдән көлгән идем.

Ә дәүләтләрнең төрлесе була икән...

Менә мин пенсионерга әверелдем. Тулы сугышчан әзерлектә марш- бросок минем өчен әле хәзер дә берни түгел. Яшьрәкләрдән бик күпләрне уза идем. Бераздан акчасыз калдык. Тик ярар инде бу турыда...

Мин югында барлык назлау улыма эләккән. Ул бик нәзберек, иркә булып үскән..

Улыбызны бассейннан һәм инглиз мәктәбеннән аермас өчен, Светлана башта алкаларын, соңрак балдагын сатты. Көчкә очын- очка ялгап бардык. Нишлисең, күке баласы түгел, үзебезнеке, дип, башкалардан яхшырак та укыттык. Ә аның таләпләре арта барды, улыбыз үзгәрде. Бер -бер артлы төрле кызларны өйгә алып кайта башлады. Кая кайтсын, шушы ике бүлмәле фатирга инде. Исерешеп, төне буе җырлыйлар, чинашалар, шәрә килеш бәдрәфкә йөгерәләр. Иртән улым белән сөйләшә башлап карадым, ә ул: "Сезнең каһәрле иртәгәгезне көтмим. Көтәсем дә килми. Мин бүген яшәргә телим. Ә сез - әнием белән теләсә кая олагыгыз!"- дип җавап бирде. Бүлмәдән чыгып киткәндә, усал итеп, йөзгә карап:

- Ә синең "Иван Грозныйның улы әтисен үтерә" дигән картинаны күргәнең бар идеме?- дип өстәде.

Хатыным түзә алмады. Башта үз эченә бикләнде, аннан соң үзе белән үзе сөйләшә башлады. Поликлиникада стационарга салырга куштылар. Бу- җүләрләр йортына дигән сүз иде...

Менә дүрт ел шулай үтте.

Әфганстанга китәр алдыннан коммунал квартирадан чыгарга өлгермәгән идек. "Кайткач бирербез",- диделәр. Исән калгач, бирми хәлләре юк - ике бүлмәлене бирделәр.

Тик яныбызда күршеләр булмагач, кыенрак. Светлананың үзен генә калдырып булмый. Онытылып йөри. Чәчләрен җыймый, алар укмашып бетә. Карашында акыл юк. Әлегә бәдрәфкә үзе йөри. Кинәт кенә, тиз - тиз аңлаешсыз итеп сөйләшә башлый. Улыбызны танымый. Миңа берничә тапкыр "Света" дип дәште...

Элек бергә хезмәт иткән Володя Зайцев шушы көннәрдә балыкка чакырды. Мин Светлананы берәр атнага больницага салып торырга булдым. Бәлки, шунда ук дәваларлар дип тә уйладым. Ял итеп алырга да кирәк иде. Бик авырга китте: үзем юам,җыештырам, пешерәм. Элегрәк кызлар янына да йөргәли идем. Хәзер кызыгы да, яшерер кеше дә, хисап бирәсе дә юк...

Медиклар белән килешендем. Кибеткә барып кайтканчы килеп тә җиткәннәр. Ишек төбендә "ашыгыч ярдәм" машинасы тора. Акка кан төсендә кызыл хач ясалган. Кара карга түгел, тынгысыз акчарлак булып, бәла килгән. Акрын гына ярымачык ишектән кердем. Алгы бүлмәдә- носилка күтәргән санитар, саквояж тоткан фельдшер.

Светлана...

Ул зур бүлмәдә, йомшак утыргычта утыра. Ямьсез. Йөзе ап- ак. Башы ихтыярсыз бер якка иелгән. Аксыл- коңгырт чәчләре җилкәсенә төшкән. Ябык бармаклы куллары тезләре өстендә ята. Һәм бу- минем хатыным. Ул минем кергәнне сизде. Башы тартылып куйды. Битараф кына астан өскә карап, күзләрен бер ноктага - минем маңгайга текәде.

40 яшьләр тирәсендәге хатын- кыз фельдшер, аяк өстенә аягын куеп, тәмәке тартып утыра иде. Мине күргәч, җиңел сулап, папиросын сүндерде, урыныннан торып, сорау бирде:

- Авыруның сез кеме буласыз?

- Ире...


- Менә, бик яхшы. Стационарга салабыз. Үзенә дә файдалырак булыр, сезгә дә. Сез яшь әле... Петя, укол яса да, төйибез.

Бу сүзләрдән хатыным куырылып килде, бәләкәйләнеп, көчсезләнеп калды. Бармаклары белән йомшак утыргыч кырына ябышты.

- Кирәк түгел. Ул үзе. Светлана, тор, әйдә киттек.

Минем аркылы үтәли карап, хатыным тонык тавыш белән сорап куйды:

- Кая?

- Киттек.



- Кая алып бара алар мине?

- Светлана, әйдә, мин синең белән.

Мин аңа булышырга теләдем. Ул әкрен генә урыныннан торды һәм, тирбәлә- чайкала, дәшми генә, ишек янына килде.

Лифт менеп җиткән иде. Ул, упкынга атлаган кебек, кабинага керде. Мин - аның артыннан.

- Свет, барысы да яхшы булыр,- дип, мин аның җилкәсеннән сыйпадым.

Ул миңа күтәрелеп карамыйча да китеп барды.

Балык тотканда икебез генә идек. Мәскәү тирәсендә калмыйча, күрше Владимир өлкәсенә киттек. Ләкин эш балык тотуга барып җитмәде. Сентябрь аеның ике төнен учак янында үткәрдек. Сөйләштек, хезмәттәшләребезне искә төшердек, сүзсез дә утырдык. Мәскәүгә чәршәмбе көнне кайттык. Светлананы киләсе атнаның сишәмбесендә алып кайтасы иде. Кибеткә барып килдем. Ялгызым гына эчү җанымны кара күмергә әйләндерде. Улым белән икәү квартирада чит кешеләр кебек яшәдек, якыная алмадык. "Мин югында больницага барып, әниеңнең хәлен бел", - дигән идем, шуны сорадым. Җавап бирмәде. Ә нәрсә сорап торырга? Әзерләп куйган алмалар шул көе кухняда ята. Бармаган.

Пәнҗешәмбе көнне башланган юксыну хисе җомга көнне тагын да көчәйде. Беркайчан да, хәтта бер генә көнгә дә аның берүзен калдырган юк иде. Ялгызына ничек икән? Шимбә көнне үземә урын таба алмыйча бәргәләндем. Сизәм: сишәмбегә кадәр түзеп яши алмаячакмын. Душта юынып чыктым. Каты итеп чәй эчтем, кырындым.

Костюмны үтүкләп, ак күлмәк кидем, галстук тактым, туфлиларны чистартып чыгып киттем.

Дулкынланам. Метро янында соңгы чәчәкләр букеты сатып алдым.

Кабул итү бүлмәсе. Дежур табиб:

- Алданрак алырга уйладыгызмы? Ярый, алыгыз. Аңа даруларның файдасы тими инде. Авыруы бик азган.

Мин, борчылып һәм тилмереп, кушеткада көтеп утырдым. Аны алып килми тордылар. Бик озак киендерделәр. Алып килсәләр, үзем дә киендерә идем. Менә ишек артында аяк тавышлары ишетелде. Йозакны ачтылар. Ишектән шәфкать туташы Светлананы алып керде. Ул - тыныч, дөньядан бизгәндәй, битараф. Күз төбендә кара күләгәләр.

Мине күреп алды. Бусага янында туктады. Без, дәшмичә, бер- беребезгә текәлдек. Кулларымны, чәчәк букетын кая куярга белмичә, урынымнан кузгала алмыйча тордым.

Безнең арада үзәкләрне үзә торган тынлык урнашты. Киеренкелек. Тынлык арта, куера барды. Тик анда инде безне берләштерәчәк куәтле энергия туплана иде.

Кинәт аның йөзе ничектер сәер генә үзгәреп китте. Күзләре зур булып ачылды, алар яшь белән тулды. Бу күзләрдә акыл чаткысы кабынды. Кычкырып, ул минем күкрәккә капланды.

- Мин инде сине башка күрә алмам дип уйлаган идем... Кадерлем...

Без кочаклаштык. Ул әрнеп елый иде. Минем дә яңакларым дерелди башлады. Мин күзләремне йомдым. Битемне аның тузган чәчләренә терәдем. Мине гаҗәпләнү, соклану, узган хәсрәт һәм килгән бәхет хисләре чолгап алды. Сул кулым белән аны үземә кысып, уңы белән чәчләреннән сыйпадым. Йөрәкләребез еш - еш тибә иде. Тыныч бәхеткә сөенеп, күзләремне ачтым. Аның чәчләре чаларган иде.



Моңа кадәр мин исемен дә белмәгән, татыганым да булмаган илаһи хис мине тулысынча яулап алды.

Запастагы офицер

Алар чыгып килә торган алсу кояш нурларына чумып, авыр очлы түбәләрендә төпсез зәңгәр күкне күтәреп торалар яки якында гына җемелдәүче йолдызлар белән капланган көнчыгыш төнендә эр

69.57kb.

23 09 2014
1 стр.


-

Рауль Густав Валленберг – отец Рауля Валленберга, офицер военно-морского флота Швеции

427.64kb.

10 09 2014
3 стр.


Офицер с розой Герои: Агата, Станислав

Примечание: римейк известного одноимённого югославского фильма 1987г., адаптация

677.39kb.

23 09 2014
3 стр.


Неда по мотивам смерти Неды Ага Солтан

Высокопоставленный офицер, высокий мужчина 60-ти лет в военной форме, с седой бородой

454.1kb.

13 09 2014
2 стр.


Главный бухгалтер, он же кадровый офицер

Что же касается майора Салавата Камалова, то он шёл именно к должности бухгалтера в погонах целенаправленно и осознанно. Впрочем, обо всём по порядку

48.17kb.

23 09 2014
1 стр.


Лекция Геополитические теории Запада

Сэр Альфред Тайер Мэхэн (1840—1914) — американский историк, кадровый военный, офицер американских Union Navy, адмирал морского флота

144.23kb.

15 12 2014
1 стр.


Артур Порджес погоня

Крейсер "Илькор" только-только вышел за орбиту Плутона и начал межзвездный рейс, когда встревоженный офицер доложил Командиру

168.57kb.

16 12 2014
1 стр.


Бакшеев н. П. — в мпкк

Электротрест в Москве. 4 марта 1920 — арестован как бывший жандармский офицер, 22 марта приговорен к заключению в концлагерь до конца гражданской войны. Отправлен в Покровский лаге

22.95kb.

14 09 2014
1 стр.