Flatik.ru

Перейти на главную страницу

Поиск по ключевым словам:

страница 1
Хәерле кич, хөрмәтле Анатолий Петрович,

районыбыз җитәкчеләре, төбәгебез халкы!

Шәдче авыл җирлеге Советы барлыгы 10 халык депутатын тәшкил итә, җирлек барлыгы 7 авылны берләштерә. 390 хуҗалык исәпләнелә һәм 1250 кеше яши, шуларның 746 ы хезмәткә яраклы яштәге кешеләр, аларның 387 пенсионер, 3 яшкә кадәр булган 11 бала, балалар бакчасы яшендә 22, мәктәп яшендәге 115 бала исәпләнелә. Авыл хуҗалыгында эшләүчеләр – 109, бюджет оешмаларында- 120, һәм төрле җирләрдә- 38 кешебез эшли. 2011 нче елда барлыгы 3 бала туды 25 кеше якты дөньядан китте.

Хәзергесе көндә җирлектә 80 яше тулган 76 кеше яши, шул исәптән 59 ы хатын кыз, 17 се ир-атлар. Иң озын гомерле кешеләр - Шәдче авылыннан Валиуллина Маһиямал, 97 яшендә, Һәм Юкәчедән Дмитриева Пелагия апа - 97 яшьтә.

Территориядә 1 урта, 1 башлангыч мәктәп, 2 балалар бакчасы, 3 авыл мәдәният йорты, 3 авыл клубы, 2 библиотека, 1 амбулатория, 2 мед.пункт, 1 картлар һәм инвалидлар йорты, 1 Шәдче янгын сүндерү аерым посты, 2 почта бүлеге, 1 аптека, 8 кибет, 3 мәчет, бер чиркәү шушы халыкка хезмәт күрсәтә һәм «Нократ» Агрофирмасының Ямашев исемендәге бүлекчәсе эшләп килә.

Җирлеккә кергән барлык бюджет учреждениелары хезмәткәрләре хуҗалыкка булышып, үзләренең зур өлешләрен кертәләр.Узган 2012 нчы елның язгы һәм көзге кыр эшләрендә амбар, ындыр табакларында, басуларда эшләп, сизелерлек бик күп эшләр башкардылар. Шулай ук ел саен яфрак азыгы, шифалы үләннәр әзерләүдә, кыш көннәрендә ылыс ботагы җыюда да актив катнашып киләләр. Былтыр гына да 70 тоннадан артык ылыслы ботак җыеп тапшырылды.

Җирлектә спорт чаралары да еш оештырылып тора. Территориядәге барлык учреҗдениеләр дә бу чаралардан читтә калмыйлар. Катнашкан барлык учреҗдениеләргә дә урыннар чыгарып яңа ел балмаскарады көнендә истәлекле бүләкләр, рәхмәт хатлары белән бүләклибез.

Мәктәпләрдә балаларны сыйфатлы, кайнар ризык белән тукландыралар. Мәктәпләр, балалар бакчалары үзләренә җитәрлек күләмдә һәм сату өчен, бәрәңге һәм яшелчә, җиләк-җимеш җитештерделәр. Шулай ук мәгариф учреҗдениеләре бизнес план үтиләр. Укучылар төрле олимпиадаларда, спорт ярышларында да актив катнашып киләләр.

Һәр елны да җирлектә территорияне яшелләндерү күзлегеннән күп күләмдә каен, юкә, миләш, чыршы, нарат агачлары утыртыла. Быел да бу эштә һәрбер оешма- учреҗдениеләр үзләренең территорияләрендә бик бердәм рәвештә эшләделәр, һәм инде барлык көч белән киләчәктә шушы төбәк халкының ял итү паркына әверелерлек, узенә бер мең данә агач сыйдырган паркка агач утыртылды. Киләчәктә, аларны кадерләп үстерүдә, үзебезнең төп бурычларыбызның берсе булып торачак.

Районыбызда бик матур традициягә әверелгән чәчәк үстерү тырышлыгы безнең җирлектә дә бик актив алып барыла һәм һәрбер хуҗалык, һәрбер оешма-учреҗдениеләрдә үзләренең зур өлешләрен кертәләр. Һәр елны оешма учреҗдениеләрнең иң активларына урыннар чыгарып, премияләр, рәхмәт хатлары тапшырыла.

Мәдәният йортлары һәм авыл клубларында да шулай ук оешкан төстә эш алып барыла. Клубларда төрле кичәләр, конкурслар, спектакльләр еш оештырыла. Шулай ук яшьләребез төрле район һәм республика күләмендә уздырыла торган конкурс-фестивалләребездә дә актив катнашып призлы урыннарны алып киләләр, шулай ук күптән түгел генә республика күләмендә оештырылган халык театрлары арасында “САК-СОК” балалар спектакле II – нче дәрәҗә премиясе лауреатлары - безнең горурлыгыбыз!

Шулай ук ел саен район күләмендә уздырыла торган ярминкә, концертларда да менә инде ничәнче ел рәттән Шәдчелеләрнең призлы урыннарны яулавы күңелләрне шатландыра. Узган 2012 нчы елда “Буыннарның көмеш чылбыры” - дип исемләнгән зур концерт программасы белән чыгыш ясадык. Бу эшләрдә җирлектәге һәрбер оешма-учреҗдение хезмәткәрләре, укучылар, авыл халкы чын күңелдән катнашалар, мөмкинлектән файдаланып барлык катнашучыларга да зур рәхмәт җиткерәсем килә!

Узып киткән – 2012 нче ел Шәдче авыл җирлеге өчен “Алтын яңгыр” яуды. Чөнки узган елда җирлектә бихисап эшләр башкарылды, һәм бу эшләр бугенге көндә дә дәвам ителә. Иң куанычлысы – җирле халык юл проблемасыннан “котылды”. Барлыгы 14 чакырымга якын юл ремонтланып, 6 чакырым озынлыкта асфальт юл түшәлде.

Киләчәктә инде без үз көчләребез белән 6 авылда да авыл урамнарын ремонтлау өстендә эшләячәкбез. Моның өчен безнең бөтен мөмкинлекләребез дә җитәрлек.

Шулай ук безнең Мамадыш картлар һәм инвалидлар йортында да зур ремонт эшләре тәмамлану алдында тора. Бик матур итеп тышы тышланылды, калай белән түбәсе ябылып, яңа койма белән әйләндерелеп алынды. Инде яңа больницабыз да төзелеп бетте.

Шунысында әйтергә кирәк, төбәгебездә Шәдче аерым янгын сүндерү посты да нәтиҗәле генә эшләп килә. Үз эшләренең остазлары булулары һәммәбезне дә сөендерә. Бүгенгесе көндә 5 янгын сүндерү машиналары бар. Үз көчләре белән биналарына капиталь ремонт ясап, котельный бинасын да эшләп куйдылар.

Ямаш авылында сугыш вакытында һәлак булганнар истәлегенә Рафаэль Габдрахманов инициативасы белән матур гына һәйкәл салынды. Бу эш авыл җирлеге белән берлектә башкарылды, җирлек бюджетыннан 112 мең сум акча бүленеп бирелде. Бу эшне башлап, оештырып йөрүче Рафаэль абыйга да Ямаш авылы халкының олы рәхмәтләрен җиткерәсем килә. Жирлектәге чиркәү, мәчетләргә дә халык бик теләп йөри.

Авыл җирлеге буенча 2012 нче елда җәмгыят урнында тәртип бозуларга килгәндә барлыгы – 52 очрак теркәлгән. Бу безнең (5.35 статья) – Яшь балаларны тиешенчә тәрбияләмәү – 1 очрак,( 7.27 статья) – урлашу -2 очрак, (19.15.статьясенең 1 бүлеге) –паспортсыз яшәүчеләр 5 очрак, (19.16 статьясы) – паспортларын бозган өчен -4 очрак, (20.11.статьясенең 1 бүлеге буенча) – салкын КОРАЛ саклауның регистрация срогы чыккан очен – 1 очрак, (20.21.статьясы)- җәмгыят урыннарында исерек хәлдә очраган- 18 очрак,

(20.1.статьясенең 1 бүлеге) –җәмгыят урыннарында тәртип бозучылар -2, һәм инде (3.6 статьясы) – авыл җирлеге төзеклелеге таләпләрен бозучылар – 17 очрак теркәлгән.

Авыл җирлеге буенча барлыгы 2012 нче елда 240846 сум күләмендә салымнар җыелды: шуларның 52084 сумы җир налогы, 170677 сумы -керемгә салым, 18086 сумы-милек салымы, нотариал эшләр буенча кергән салымнар- 14400 сумны тәшкил итә. Бюджет үтәлеше 98% ны тәшкил итә . Авыл урамнарында барлыгы- 174 ноктада электр баганаларында утларыбыз яна. Авыл җирлеге буенча ай саен шушы янучы фонарлар өчен уртача алганда 38 мен сум күләмендә акча күчереп барабыз. Шушы урам утлары өчен генә дә авыл җирлеге буенча 2011 нче елда-860096 сум күләмендә акча сарыф ителгән булса, бу сан 2011 нче елда 669395 сумны тәшкил итте . Ә инде 2013 нче елгы бюджетка килгәндә, хөрмәтле авылдашлар барлыгы – 2 миллион 290 мең күләмендә акча каралган, шушы сумманың 35% ы хезмәт хаклары түләү һәм өстәмә налоглар өчен, 52% ы – коммуналь хезмәтләр өчен булса, бары тик 13% ы гына кирәк-яраклар өчен, бу сумма эчендә безнең клубларыбызга, авыл җирлегенә җиһазлар, чишмәләребезне, зиратларыбызны тәртиптә тоту, юлларны төзекләндерү, машинага запас частьлар, ягулык- майлау материаллары алу өчен каралган. Бу сан елга аз гына 200 мең сумнан артып китә. Әлбәттә бик аз.


Барлыгы – 637 пайчы һәм 1695 га. җир рәсмиләштерелде. Бугенгесе көндә пайчыларның үзләре тарафыннан һәм авыл җирлеге тарафыннан да соралмаган пай җирләрен рәсмиләштерү өстендә эш алып барыла.

Юлларны җәй һәм кыш айларында һәрвакыт кырдырып, чүп-үләннәрдән арындырып чистартып торабыз.

Шулай ук Шәдче авыл җирлегендә бик оешкан төстә һәр елныда татар халкының милли бәйрәме «Сабантуйлар»да гөрләп уза. Бу бәйрәмнәрне оештыруда һәр елны үзләренең чиксез зур ярдәмнәрен күрсәтүче якташларыбызга зурдан зур рәхмәт. Алар һәр елныда бик теләп, чын күңелдән катнашалар.

(Илдар һәм Рәшит Мирзаяновлар, Ранис Ахметшин, Николай Волков, Радик Ильясов, Ильсур Батыровларга рәхмәтләребез чиксез)

.

Хөрмәтле иптәшләр! Белгәнегезчә Хөкүмәтебез тарафыннан шактый гына авыл җирендә яшәүчеләргә һәм бигрәк тә яшьләребез өчен төрле программалар эшләп килә..



«Шәхси хуҗалыкларны төзекләндерү һәм маллар үрчетү» өчен бирелә торган кредитлардан 2008-2012 нче елларда барлыгы 81 кеше файдаланып, 10 млн 200мең сум күләмендә кредитлар алды һәм 78 баш мөгезле эре терлек, 50 баш умарта алынып 35 каралты-кура яңартылды. Авыл җирендә яшәүчеләр өчен бу программа да зур ярдәмнәрнең берсе булып килә. Шунысыда куанычлы республика программалары белән бер рәттән үзебезнең район җитәкчелегедә гаилә фермаларын булдыруны күздә тотып “Авылга йөз белән” программасын уйлап чыгарып күп төрле чаралар кабул итте. Мәсәлән, 5-10 баш савым сыер асрарга уйлыйсың икән, район җитәкчелеге шушы малларга сарай җиткерү өчен 1 мең штук керамзит блок, 100 кубометрга кадәр агач материалы, 10 КамАЗ таш, 10 КамАЗ ком, 10 КамАЗ ПГС бушка кайтарып бирә. Техника шулай ук бушлай. Ә инде төзелеш эшләре беткәннән соң Республикабызның Авыл Хуҗалыгы Министрлыгы тарафыннан 1млн. сум күләмендә акчалата ярдәм дә бирелә. Эшлә генә, бөтен мөмкинлекләр дә бар. Һәм иң беренчеләрдән булып безнең авыл җирлегендә 3 кешебез бу эшне башлап та җибәрделәр. Алар Ямаштан Самигуллин Рафик, Юкәчедән Китаев Павел, һәм Вахит авылыннан бугенгесе көндә эшен төгәлләп килүче - Бинков Баймөхәммәт. Мондый кешеләрнең саны язга таба тагын да артыр дигән өметтә каласым килә .

Шулай ук район җитәкчелеге һәм республикабыз ярдәме белән савым сыер асраучыларга теләгән кешегә 5150 сумга сыер саву аппаратларыда кайтартыла, ә бүгенге көндә аның үз бәясе 20 меңне тәшкил итә.

Безнең җирлектән мондый мөмкинлекләрдән инде 9 кеше файдаланды.

Авыл җирлегендә барлыгы, хуҗалыкларда 524 баш мөгезле эре терлек исәптә тора. Бу безенең 2011 нче ел белән чагыштырганда 13 башка күбрәк. Шуларның 468 е шәхси хуҗалыкларныкы булса, 56 ы крестян-фермер хуҗалыкларыныкы. Шулар эчендә 286 сыер, 122 баш 6 айга кадәрле бозаулар, 174 баш дуңгыз, 27 баш ат, 543 баш сарык, 1700 баш кош-корт исәптә тора. Хуҗалыкларда барлыгы – 28 кешедә тәгәрмәчле тракторлар, 297 хуҗалыкта җиңел машиналар, укучылары булган һәр хуҗалыкта диярлек компьютерлар бар.

Безнең Шәдче авыл җирлегендә печәнсез калган бер генә хуҗалык та юктыр дип беләм. Быел печән хәзерләү ысулы бермә-бер җиңел булды. Быел, аллага шөкер үзебезнең болыннарыбызда да печән азыгы мулдан булды. Бер тюк печәннең бәясе дә 500-600 сумнан артмады. Рәхмәт районыбыз җитәкчесе Анатолий Петрович Ивановка. Аның ярдәме белән районыбызда 25 авыл җирлеге прицеплары белән КамАЗ автомашиналары, шулай ук арбалары белән МТЗ-82 тракторлары, печән хәзерләү өчен авыл хуҗалыгы агрегатлары белән тәэмин ителделәр. Алга таба бу техникалардан шушы төбәктә яшәүче һәрбер кеше зур файдаларын күрәчәкләренә һич тә шикләнмим. Быелгысы елны да бу техникаларның ярдәме халыкка чиксез зур булды. Ә инде бу техникалардан кергән табышлар шушы авыл җирлеге бюджетын тулыландыруга зур этәргеч бирәчәк.

Шәхси хуҗалыклар сөт җитештереп дәүләткә тапшыруда үзләренең активлыкларын күрсәтәләр. Барлыгы авыл җирлеге буенча- 199200 кг. дәүләткә сөт тапшырып 1 млн.593 мең сум күләмендә халык гаилә бюджетына табыш кертте. Бу эштә бигрәктә Шәдче, Юкәче, Вахит, Ямаш авылы хуҗалыкларының активлыгы чагыла. Дәүләткә иң күп сөт тапшыручылар Вахиттән – Шәрифуллин Рәүф-10434 кг., Имамиев Зәбир- 9624 кг.,Шәдчедән- Халиуллин Фәрит- 10135 кг.,Хазиев Мәнүр-9342 кг.,Юкәчедән- Кушбашев Николай -10070 кг.,Евдокимова Анастасия – 7867кг., Ямаштан – Хакимов Рифат - 6758кг., Хазиева Гөлфинур- 5320 кг. сөт тапшырдылар.

Сүз дә юк, һәр җирлектәге кебек, биредә дә күңелне борчыган мәсьәләләр юк түгел, куллану срогы чыккан суүткәргечләрнең озынлыгы елдана ел арта бара. Су белән тәэмин итүнең чыгымнарын халык үз өстенә алса да, суүткәргечләрне алыштыру, скважиналарны яңарту кебек зур эшләрне башкару җирлек хәленнән генә килерлек түгел. Безнең авыл җирлегендә генә түгел, бу республика күләмендә дә зур проблемаларның берсе булып торадыр дип беләм. Безнең бигрәк тә Ташлыяр авылы бу мәсьәләдә “ятим”. Чөнки бу авылда трасса да, су башнясы яраксыз хәлдә, черек. Ул да булса трасса бу авылның өчтән бер өлешенә генә, 12 хуҗалыкка гына сузылган, ике өлешендә бөтенләй су трассасы сузылмаган. Кешеләр чишмәгә һәм үзләренең коеларыннан файдаланырга мәҗбүрләр. Шулай ук Вахит авылында да су башнясы яраксыз хәлдә, черек иде, рәхмәт Нократ АФ ның җитәкчесе – Хәмит Габидулловичка, авылны яңа су башнялы да итте. Бу авылның беразга булсада проблемасы булмас алла боерса. (РАЗНИЦА) Инде безнең Шәдче авылыда бу проблемадан артта калмый, шулай ук трассалар бик тузган, торбалар еш тишелеп тора, бигрәк тә бу проблема безнең кыш айларында күзәтелә. Менә инде беренче суыкларда ук бер җирдән су трассасы ярылды.

Инде хөрмәтле авылдашлар белгәнегезчә безнең Шәдче авыл җирлегендә 2011 нче елның апрель аеннан суга халыктан акча җыю кертелде. Учреҗдение оештырылыр алдыннан һәрбер авыл халкы белән очрашулар булып, халыкка аңлату эшләре алып барылды. Без һәрбер хуҗалык саен 600 сум күләмендә суга акча җыюны оештырып җибәргән идек, ни кызганыч бу эшкә битараф караучы хуҗалыклар саны җитәрлек әле.. Бүгенгесе көндә барлыгы халыктан (416 хуҗалыкның 191хуҗалыгы түләде) 114600 сум күләмендә акча җыелды, ә барлык җыеласы сумма 249600 сум булырга тиеш. Җыйналган сумманың 85 меңе “ТАИП” Җаваплылыгы чикләнгән оешмага, ЗСО проектларын әзерләү өчен Казан шәһәренә күчерелде, 24 меңе “ЭКСПЕРТ” Җаваплылыгы чикләнгән оешмага, су башнялары урнашкан урыннарының җир участокларын үлчәү һәм межовать итү өчен Мамадыш шәһәренә күчерелде.

2012 нче елның беренче январеннан суга түләү ай саен, ул кеше башына 50 сумны тәшкил итте. Бу 50 сум эченә 7 яшкә кадәрле балалар керми. Ә инде сездән җыелган 600 сумга перерасчет ясалды. Мәсәлән хуҗалыкта бер кеше яши икән, ул апрель аеннан башлап декабрь аена кадәр 9 айны тәшкил итә, бу 450 сум. Бу кеше яңа елның- январ, февраль, март айларына 3 аен түләмичә тора, чөнки счетында 3 айлык 150 сум акчасы бар. Шунысында искәртеп китәсе килә 2012 нче елга кадәр су суырткан өчен электр энергиясенә түләү авыл җирлеге бюдҗетыннан булган булса, бу чыгымнар яңа елдан соң яңа оешкан учреҗдение җилкәсендә булачак. Хәзергесе кебек суга түләүгә битараф карасак, вакытында чыгымнар өчен түли алмасак, җәйге эссе көннәрдә, суның иң кирәкле вакытларында сусыз утырасыбыз көн кебек ачык. Бик күпләр бу халыктан җыелган акчалар кая китәләр дип сорау бирәләр. Аңлатып китәм; Керемгә килгәндә.

Җирлектә барлыгы 7 яшкә кадәрле балалрны кертмичә 1245 кеше исәпләнелә. Кеше саен 50 сумнан чутлаганда бер айга булган керем- 62250 сумны, ә еллык керем - 747000 сумны тәшкил итәчәк.

Чыгымнарны чутлап карыйк:

Әйтик, бер су башнясына су суырткан өчен электр энергиясенә уртача ай саен 7817 сум күләмендә акча сарыф ителә, бер елга ул 93803 сумны тәшкил итсә, елына 6 башняга су суырту 562818 сумга сугачак. Шулай ук су суырту насослары янып чыкса аларны алыштыру, җитәкчегә хезмәт хакы түләү, салымнар күчерү, башка күрелмәгән чыгымнар, болар барысы да финанс чыгымнары сорый торган зур эшләр.

Әйтеп узганымча көнкүреш калдыкларын ташлау урыныбыз әзер булуга һәм теркәү палатасыннан документлар безнең кулга тапшырылуга хуҗалыклардан көнкүреш калдыкларын җыюны да оештырып җибәрәчәкбез. Техникабыз бар, ашлама капчыклары халыкта җитәрлек, атнага 2-3 көнне һәрбер авылда, билгеле бер вакытта техника капка төбе саен җыеп йөриячәк. Билгеле инде бу эштә түләүле булачак, районыбызның кайбер авыл җирлекләрендә бу эш башланып китте , аларда бу эшләргә түләү хәзергә хуҗалык саен 20 сумны тәшкил итә.

Узган елда Шәдче һәм Вахит авылы зиратлары рәшәткәләп алынды



Кукмарада 400 метр озынлыкта койма эшләттек, Билгеле инде 110 мең сум аның кадәр озынлыктагы коймага җитми, барлыгы – 223 мең сум финанс чыгымнары кирәк булды. Калган өлешен авыл җирлеге бюдҗетытыннан күтәрербез дип уйлыйбыз. Инисиатива күрсәтеп башлап җибәрделәр, “башланган эш беткән эш”, ди- халык мәкале. Бүгенгесе көндә коймалар тулысы белән җитәрлек күләмдә әзер, язгылыкка бу эшне дә төгәлләячәкбез) Чүп ташлау урныбыз юк (ТБО) иде, әкренләп аныда тәртипләп ясый башладык, бугенгесе көндә дә моны ясау эшләре бара. Җирен рәсмиләштерү буенча да эшне башлап җибәрдек, аны хәл итеп бетерүне һәм һәр хуҗалыктан, оешма-учреҗдениеләрдән көнкүреш калдыкларын җыюны тәртипкә салуны зур бурыч итеп куябыз.

Күптән түгел генә ТР муниципаль берәмлекләренең 7 нчы сезды булып узды. Президентыбыз тарафыннан авыл җирлекләренә карата бик җылы сүзләр әйтелде, 2013 нче елдан башлап “Чистая вода”, “Сельские дороги” программаларына зур игътибар биреләчәк, һәм моннан тыш авыл мәктәпләренә, клубларга, мед.пунктларга капиталь ремонтлар эшләтүне күз алдында тотабыз, диелде .



Чыгышымны тәмамлап, барыгызга да исәнлек-саулык, гаиләләрегезгә тынычлык, бәхет-шатлыклар теләп, бер-беребезгә игътирамлы булып шушы авыл җирлеген сүндермичә матур итеп яшәргә язсын иде дигән теләктә каласы килә.

Игътибарыгыз өчен зур рәхмәт!

390 хуҗалык исәпләнелә һәм 1250 кеше яши, шуларның 746

Авыл хуҗалыгында эшләүчеләр – 109, бюджет оешмаларында- 120, һәм төрле җирләрдә- 38 кешебез эшли. 2011 нче елда барлыгы 3 бала туды 25 кеше якты дөньядан китте

108.4kb.

25 12 2014
1 стр.


Кеше һәм табигать

Кеше тормышы һәрвакыт табигать белән бәйле. Ул кешенең сәламәтлек, туклану, гомумән, яшәеш чыганагы. Табигать дигәч, иң беренче чиратта, калын яшел урманнар, саф сулы чишмәләр, бай

27.96kb.

13 10 2014
1 стр.


Әни! Күпме йокысыз төннәр, борчу һәм сагыш бу сүздә! Газап һәм тирән борчулар

Максат. Әниләрнең газиз, кадерле кеше булуларын балаларга тагын бер кат аңлату; туган

170.91kb.

25 12 2014
1 стр.


Нче уку елы Алып баручы

Хәерле юл!” дип озатып калу һәм “Исән-сау кайттыңмы?- дип каршы алу гадәткә кергән.Әйе шул, без яши торган заманда хәерле юллардан исән-сау әйләнепкайту күп зиһен һәм тапкырлык сор

83.89kb.

17 12 2014
1 стр.


Отчет чорында Саба муниципаль районы башкарма комитеты үзенең төп юнәлешен социаль мәсьәләләргә игътибарны арттыру, халыкның яшәү дәрәҗәсен яхшырту, икътисадын тотрыкландыру, мәгариф, сәламәтлек саклау, капиталь төзелеш, коммуналь хуҗалык

Хөрмәтле Илдар Шәфкатович! Хөрмәтле депутатлар һәм бүгенге утырышта катнашучылар!

366.11kb.

16 12 2014
1 стр.


Компьютер икенче грамоталылык

Бала һәм компьютер” сүзтезмәсе дә инде берәүне дә шаккаттырмый. Киресенчә, нәниләргә аны тизрәк үзләштерә, мәктәпкә барганчы ук компьютер белән “дуслаша”. Әлеге шөгыльнең кеше сәла

86.28kb.

25 12 2014
1 стр.


Барлык эшче кеше

Татарстан Республикасының Конституцияләре нигезендә җирле хакимиятнең бердәнбер чыганагы булып халык санала. Хакимиятне халык сайлый һәм шуның өчен ул халык мәнфәгатьләренә хезмәт

150.17kb.

14 12 2014
1 стр.


ҠулланыусыларҙЫҢ хоҡУҠтарын яҡлау һӘм кеше именлеге өЛҠӘҺендә КҮҘӘТЕҮ буйынса федераль хеҙМӘт федераль бджет һаулык һАҠлау учреждениеһы дезинфекция станцияһЫ

Федеральная служба по надзору в сфере защиты прав потребителей и благополучия человека

40.45kb.

05 09 2014
1 стр.