1 укучы. Әни! Өч хәрефтән генә торган бу сүздә күпме наз, җылылык. Әни һәрбер кеше өчен
иң кадерле, иң сөйкемле зат ул.
2 укучы. Әни! Күпме йокысыз төннәр, борчу һәм сагыш бу сүздә! Газап һәм тирән борчулар-
дан котыласың килсә, күзләренә генә кара. Шунда ук бөтен кайгы- сагышларың
эреп югала. Ул күзләр шундый мөлаем һәм ягымлы. Әйтерсең бөтен дөньяның
акылын һәм сабырлыгын җыйган диңгез.
3 укучы. Әнкәйнең куллары иң-иң йомшак, иң-иң җылы куллардыр, мөгаен. Шул ягымлы кул-
лар сиңа кагылуга, бөтен кайгыларың югала. Ә “балам” дип аркаңнан сыйпаса,
сиңа гүя очар канатлар үсә.
4 укучы. Әни! Әнием! Кадерлем минем! Синдә булган игелек, мәрхәмәт һәм сабырлык миңа
күчсә иде. Нинди генә рәхмәтләр әйтсәм дә җитмәс төсле. Минем бердәнберем,
әнием, бурычлы мин синең алда, бик бурычлы.
Җыр. Бәйрәм бүген
5 укучы. Бүген – Әниләр бәйрәме,
Бүген җирдә тантана.
Кояш шуңа көлә бүген,
Гөлләр шуңа шатлана.
6 укучы. Әниләр бәйрәменә,
Куана шулай алар.
Әнкәйләрне котлый бүген
Җирдә барлык балалар.
7 укучы. “Әни” дип ачыла безнең тел,
Әнкәйне хөрмәт ит, шуны бел.
Әни өйдә булса, бик рәхәт
Әйтәбез сиңа: (хор) Мең рәхмәт!
8 укучы. Бүген, әнкәй, синең бәйрәм
Котлыйм бәйрәмең белән.
Шуңа күрә, әнкәй сиңа
Җырлардан бәйләм бирәм.
Җыр. Әниемә.
9 укучы. Әни- өйнең кояшы
Бик кадерли ул безне.
Аның җылы карашы
Җылыта күңелебезне.
Бүген әниләр бәйрәме.
Зур бәйрәм бүген бездә.
Әниемнең бәйрәменә
Җыйналдык барыбыз да.
10 укучы. Әни! Әни җирдә иң кирәкле кеше
Әниләрнең белик кадерен.
Җил-давылдан саклап үстергән ул,
Кызганмыйча бөтен гомерен.
11 укучы. Аның киңәшләре көч-дәрт өсти
Илһам бирә миңа яшәргә.
Бәхет-шатлык белән һәрчак язсын
“Әни” диеп аңа дәшәргә.
12 укучы. Гел шулай нур сибеп
Яшә син, әнием!
Исәнлек-саулык сорап,
Дога кылам,
Әниемнән аермасын
Берүк ходам!
13 укучы. Рәхмәт яусын безнең әнкәйләргә
Аларгадыр бөтен авырлык.
Әнкәйләргә якты йолдызлардан
Йә кояштан һәйкәл салырлык!
14 укучы. Сезгә булган безнең хөрмәтебез
Урын алсын йөрәк түрендә.
Шатлык һәм куаныч, зур бәхетләр,
Юлдаш булсын сезгә гомергә!
15 укучы. Иң кадерле кешебез син
Сөекле әниебез.
Син булганга без бәхетле,
Тыныч, рәхәт яшибез.
Зәңгәр күгемдә ал кояш
Сүнмәсен балкып янсын!
Әниләрнең нурлы йөзе
Гел көләч булып калсын.
16 укучы. Туган җирем ал чәчәкле
Гүзәл гөлбакча булсын!
Җиребез, зәңгәр күгебез
Шат җырлар белән тулсын!
17 укучы. Әни бүген бик сөенгән
Елмаеп, дәшеп тора.
Бит алмалары кызарып,
Нурларын чәчеп тора.
Әниемнең шат булуын
Елмаюын көтәм мин
Бәхет теләп, шатлык теләп
Аны тәбрик итәм мин! (Бүләкләр тапшыру)
18 укучы. Бик күңелле, бик рәхәт!
Әниләр көне булгач.
Әниләргә булышырбыз
Үсеп зур кеше булгач.
Җырла, дисәләр, җырлыйбыз
Бер дә каршы килмибез.
Әй, әниләр, ишетегез!
Сезнең өчен җырлыйбыз.
Җыр. Әни.
19 укучы. Иң-иң сабыр, иң-иң тыйнак, иң ягымлы кешеләр.
Иң сөйкемле, мәрхәмәтле алар безнең әниләр.
Әни сүзе иң бөек сүз, юк аңа һичбер алмаш.
Иң-иң әйбәт кешеләр дә әни кебек булалмас.
20 укучы. Иң-иң әйбәт балаң булып яшәсәм ярар иде,
Әниемнең ышанычын акласам ярар иде.
Иң кадерле, иң хөрмәтле булсын җирдә әниләр.
Әниләрне кадерләсәк, тыныч булыр ил-көннәр.
Тема. Әнкәйләргә якты йолдызлардан,
Я кояштан һәйкәл салырлык!
Максат. Әниләрнең газиз, кадерле кеше булуларын балаларга тагын бер кат аңлату; туган
җирнең, әниләрнең һәркем өчен бер генә булуын төшендерү, әниләргә хөрмәт,
ихтирам, мәхәббәт хисләре тәрбияләү.
Эш беткәч, уйнарга ярый.
Бик матур бер җәйге көн: өстәл янында бер сабый
Ян тәрәзә каршысында иртәге дәресен карый.
Чын күңел белән укый ул, кат-кат әйтеп һәр сүзен,
Бик озак утырды, бер дә алмастан күзен.
Шул чагында бу сабыйны чакыра тышка кояш:
(кояш)
“Әй сабый, әйдә тышка, ташла дәресең, күңел ач!
Җитте бит, бик күп тырыштың, торма бер җирдә һаман,
Чыкчы тышка, нинди якты, нинди шәп уйнар заман!”
Бу кояшның сүзенә каршы җавабында бала:
(бала)
“Тукта, сабыр ит, уйнамыйм, уйнасам, дәресем кала.
Көн озын ич, ул уенның мин һаман вакытын табам,
Чыкмамын тышка уенга, булмыйча дәресем тәмам”.
Ул шулай дип, кимчелек бирми укырга дәртенә,
Бик каты ихлас белән чынлап ябышты дәресенә.
Өй түрендә шул заман сайрый ботакта сандугач,
Ул да шул бер сүзне сайрый:
(сандугач)
“Әйдә тышка, күңелең ач.
Җитте бит, бик күп тырыштың, торма бер җирдә һаман,
Чыкчы тышка, нинди һәйбәт, нинди шәп уйнар заман!”
Сандугачка каршы биргән җавабында бала:
(бала)
“Юк, сөекле сандугачым, уйнасам, дәресем кала.
Тукта әле, бетсен дәрес, әйтмәсәң дә уйнарым,
Син дә сайрарсың матурлап, мин авазың тыңларым!”
Ул, шулай дип, һич зарар бирми укырга дәртенә,
Бик каты ихлас белән чынлап кереште дәресенә.
Шул вакытта өй түрендә, бакчада бер алмагач
Чакыра тышка сабыйны:
(алмагач)
“”Әйдә тышка, күңелең ач;
Бик күңелсездер сиңа эштә утырмак һәрвакыт,
Әйдә, чык син бакчага, җитте хәзер уйнар вакыт!”
Алмагачның сүзенә каршы җавабында бала:
(бала)
“Юк, сөекле алмагачым, уйнасам, дәресем кала.
Тукта, сабыр ит аз гына, әй кадерле алмагач,
Һич уенда юк кызык: дәресем хәзерләп куймагач”.
Күп тә үтми, бу бала куйды, тәмамлап дәресен,
Куйды бер читкә җыеп дәфтәр, китапны- барысын.
Чыкты йөгереп бакчага:
(бала)
“Я, кем чакырды, мине?
Әйдә, кем уйный? Тәмам иттем хәзер дәресемне!”
Шунда аңа бик матурлап, елмаеп көлде кояш,
Шунда аңа кып-кызыл зур алма бирде алмагач;
Шунда чут-чут итеп сайрады сандугач
Шунда аңа баш иделәр бакчада һәрбер агач.
Алып баручы. Исәнмесез, хәерле көн, кадерле укучылар, иң кадерле әниләр! Сезне 8 март-
Хатын-кызлар көне белән чын күңелдән котлыйбыз, саулык, тән сихәтлеге,
озын гомер, шатлык, бәхет, эшегездә уңышлар телибез.
Уен тәртибен аңлату. Бүген без сезнең белән 5х5 уены уйнарбыз. Бу уенда ике команда
1 команда 2 команда
Рәзинә Миләүшә
Резеда Ләйсән
Гөлфия Ләйсән
Руфия Рафия
Айсылу Йолдыз
Ильмира Ләйсән
Һәр команда чират буенча чыгып берәр карточка ала. Карточкалар барысы 25. Аның арткы ягында биремнәр һәм очколар саны язылган. Сез шундагы сорауларга җавап бирергә, биремнәрне үтәргә тиешсез. Очколарны билгеләргә җиңелрәк булсын өчен, командаларга исем кушарга, девиз уйларга кирәк. Очколарны санап барырга хөкемдарлар итеп Надия апай белән Маһинурны куярбыз.
№ 1
“Әниләрне котлыйбыз!” Балалар катнашында бәйрәм сәламләве.
|
№2
“Кем күбрәк сүз таба?”
МАТУРЛЫК сүзеннән яңа сүзләр ясау.
|
№3
“Дәвам ит!”
Бирелгән шигырьләрне дәвам итү.
Яз.
Күк йөзеннән бакчаларга
Кояш нур сибә.
Яфрак яра бакчаларда
Шомырт һәм чия.
|
Яз.
Яз килде, кояш көлде,
Дөньяга нур бөркелде.
Уянды бар агачлар,
Куанды алмагачлар.
|
|
№4
“Кызлар исеме язабыз!”
Өч иҗекле кызлар исеме язарга.
|
№5
2 сыйныф кызлары башкаруында җыр
“Бәй рәм бүген”
|
№6
Уен икенче командага күчә.
|
№7
Тагын бер карточка ал!
|
№8
“Кем тизрәк төзи?”
Карточкадагы иҗекләр буенча сүзләр, ә сүзләрдән җөмлә төзү.
Тормышыбызның язы һәм чәчәкләре хатын-кызлар.
|
Кешенең бөтен нәрсәсе гүзәл булырга тиеш.
|
|
№ 9
“Зирәклеккә бирем”
1)өтерге сүзен өч шакмакка сыйдыр.
2) коры үлән сүзен биш шакмакка сыйдыр.
|
№ 10
“ 2011 ел-Тукай елы”.
3-4 сыйныф укучылары сәхнәләштергән Г.Тукайның “Эш беткәч, уйнарга ярый”.
|
№ 11
“Сорауларга җавап бирәбез”
Һәр командага сораулар бирелә.
1.Кайсы елда кешеләр күбрәк ашый?(кәбисә)
|
1.Каз нигә йөзә?(Аягы су төбенә тимәгәнгә)
|
2.Җир йөзендә кешеләр нинди авыру белән авырмыйлар?(Диңгез авыруы)
|
2.Ипи нәрсәсез булмый?(Катысыз)
|
3.Нинди агач утта янмый?(табагач)
|
3.Өстәл янына килеп утыруга нәрсә кирәк була башлый?(Авыз)
|
|
№ 12
“Котлау открыткасы төзү”.
Бирелгән кисәкләрдән открытка төзү, залдагыларны бәйрәм белән котлау.
|
№ 13
Уен икенче командага күчә.
|
№ 14
“Тизрәк укы!”
Буталган сүзләрне дөрес итеп укырга.
-
Бәйрәм белән кадерле дуслар!
-
Юлда йөрү кагыйдәләрен сакла!
|
№ 15
“Тапкырларга табышмак”
Бирелгән табышмакларның җавабын табу.
Көзен туа, язын үлә.(боз)
|
Ашатсаң- яши,
Эчертсәң- үлә.(Ут)
|
Җәен- далада,
Кышын- калада.(Саескан)
|
Суда туа,
Судан курка.(Тоз)
|
Озын-озын егетләр,
Башларында бүрекләр. (Кукуруз)
|
Авызы юк, теше күп,
Урман ера- эше күп.
(Тарак)
|
|
№ 16
3-4 сыйныф кызлары башкаруында җыр
“Үз җырыбыз”
|
№ 17
“Нечкәбилләр ярышы”
Кыршау әйләндерү.
|
№ 18
Бергәләп биибез
|
№ 19
“Хаталарны тап”
Бирелгән хикәядәге хаталарны табарга.
Кыш. Тирә-якта тынлык. Балалар урман буйлап экскурсиягә чыкканнар. Ара-тирә сыерчыкларның дәртле җырлары ишетелә. Балалар хәйран калып аларны тыңлыйлар.
Урман юлы төрле җәнлек эзләре белән чуарланып беткән. Бары карагайның яшел ылыслары гына кар өстеннән күренеп торалар.
- Дуслар, карагыз әле, монысы керпе эзләре. Ул ауга чыккан, ахыры,- ди арадан берсе.
- Нишләптер тиеннәр күренми әле?
- Тиеннәр йоклаганнардыр инде күптән,- ди икенчесе.
Ул арада якында гына бүре нәрсә беләндер уйнап маташа. Ә-ә, ул тычкан тоткан икән.
Балалар һәрнәрсәгә игътибар итеп, күңелле генә ял итеп кайттылар.
|
№ 20
“Шигъри минутлар”
Бирелгән өзекләр буенча шигырьнең авторын һәм исемен атау.
Иртәнге таң нурында
Уянды ромашкалар,
Елмаеп, хәл сорашып,
Күзгә- күз караштылар.
М.Җәлил”Кызыл ромашкалар”
|
Нәкъ казан артында бардыр
Бер авыл- Кырлай, диләр.
Җырлаганда җыр өчен
Тавыклары җырлай, диләр.
Г.Тукай”Шүрәле”
|
|
№ 21
Безнең мәктәп егетләре башкаруында җыр
“ Бииләр итек, читекләр”
|
№ 22
“Сорау бирә нәниләр,
Ни диярләр әниләр”
Балалар сөйләве буенча нәрсә турында сүз барганын әйтү
Аны
-
Аны әниләр ясый. Ул зур да, уртача да, кечкенә дә була. Ашап туйганнан соң әтиләр дә аңа еш таяна. Ул авылда һәрвакыт түрдә була, ә шәһәрдә аңа игътибар аз. Кешеләр аннан башка сирәк йоклый. (Мендәр)
-
Аны һәркем ярата. Ул бер дә искерми. Ул елата, моңлата, күңелләрне күтәрә. Әниләр дә аның белән балаларын йоклата. (Җыр)
|
-
Ул чит илләрдә генә бар иде. Хәзер газета- журналларда да басылып чыга. Озыны да, кыскасы да була. Эшмәкәрләр өчен файдалы.
(Реклама )
-
Җирдәге бөтен кешеләр өчен дә и иң ягымлы, иң кадерле кеше. (Әни)
|
|
№ 23
Тагын бер карточка ал!
|
№ 24
“Мәкальне дәвам ит”
Бирелгән мәкальләрнең ахырын әйтү
Агачны яфрак бизәсә, кешене хезмәт бизи.
|
Ата-ананы тыңлаган адәм булган, тыңламаган әрәм булган.
|
Һөнәрле үлмәс, һөнәрсез көн күрмәс.
|
|
Ашаганың белән мактанма, эшләгәнең белән мактан.
|
Оясында ни күрсә, очканда шул булыр.
|
Ул ояты- атага, кыз ояты- анага.
|
|
|
№ 25
Лениза һәм Камилә башкаруында татарча бию
|
Яз.
Күк йөзеннән бакчаларга
Кояш нур сибә...
|
Яз.
Яз килде, кояш көлде,
Дөньяга нур бөркелде...
|
Яз.
Күк йөзеннән бакчаларга
Кояш нур сибә.
Яфрак яра бакчаларда
Шомырт һәм чия.
|
Яз.
Яз килде, кояш көлде,
Дөньяга нур бөркелде.
Уянды бар агачлар,
Куанды алмагачлар.
|
Тормышыбызның язы һәм чәчәкләре хатын-кызлар.
|
Кешенең бөтен нәрсәсе гүзәл булырга тиеш.
|
Иртәнге таң нурында
Уянды ромашкалар,
Елмаеп, хәл сорашып,
Күзгә- күз караштылар.
|
Нәкъ казан артында бардыр
Бер авыл- Кырлай, диләр.
Җырлаганда җыр өчен
Тавыклары җырлай, диләр.
|
Аны
-
Аны әниләр ясый. Ул зур да, уртача да, кечкенә дә була. Ашап туйганнан соң әтиләр дә аңа еш таяна. Ул авылда һәрвакыт түрдә була, ә шәһәрдә аңа игътибар аз. Кешеләр аннан башка сирәк йоклый. (Мендәр)
-
Аны һәркем ярата. Ул бер дә искерми. Ул елата, моңлата, күңелләрне күтәрә. Әниләр дә аның белән балаларын йоклата. (Җыр)
|
-
Ул чит илләрдә генә бар иде. Хәзер газета- журналларда да басылып чыга. Озыны да, кыскасы да була. Эшмәкәрләр өчен файдалы.
(Реклама )
-
Җирдәге бөтен кешеләр өчен дә и иң ягымлы, иң кадерле кеше. (Әни)
|
Агачны яфрак бизәсә, кешене хезмәт бизи.
|
Ата-ананы тыңлаган адәм булган, тыңламаган әрәм булган.
|
Һөнәрле үлмәс, һөнәрсез көн күрмәс.
|
|
Ашаганың белән мактанма, эшләгәнең белән мактан.
|
Оясында ни күрсә, очканда шул булыр.
|
Ул ояты- атага, кыз ояты- анага.
|
|
|
|
|
|
Тор
|
мы
|
шы
|
быз
|
ның
|
я
|
зы
|
һәм
|
чә
|
чәк
|
лә
|
ре
|
ха
|
тын-
|
кыз
|
лар
|
Ке
|
ше
|
нең
|
бө
|
тен
|
нәр
|
сә
|
се
|
дә
|
гү
|
зәл
|
бу
|
лыр
|
га
|
ти
|
еш
|
Өтерге
Коры үлән
1.Кайсы елда кешеләр күбрәк ашый?
|
1.Каз нигә йөзә?
|
2.Җир йөзендә кешеләр нинди авыру белән авырмыйлар?
|
2.Ипи нәрсәсез булмый?
|
3.Нинди агач утта янмый?
|
3.Өстәл янына килеп утыруга нәрсә кирәк була башлый?
|
ралсуд елредак нәлеб мәрйәб
алкас нерәләдйыгак үрөй адлю
1)Көзен туа, язын үлә.
|
1)Ашатсаң- яши,
Эчертсәң- үлә.
|
2)Җәен- далада,
Кышын- калада.
|
2)Суда туа,
Судан курка.
|
3) Озын-озын егетләр,
Башларында бүрекләр.
|
3)Авызы юк, теше күп,
Урман ера- эше күп.
|
-
Аны әниләр ясый. Ул зур да, уртача да, кечкенә дә була. Ашап туйганнан соң әтиләр дә аңа еш таяна. Ул авылда һәрвакыт түрдә була, ә шәһәрдә аңа игътибар аз. Кешеләр аннан башка сирәк йоклый.
-
Аны һәркем ярата. Ул бер дә искерми. Ул елата, моңлата, күңелләрне күтәрә. Әниләр дә аның белән балаларын йоклата.
-
Ул чит илләрдә генә бар иде. Хәзер газета- журналларда да басылып чыга. Озыны да, кыскасы да була. Эшмәкәрләр өчен файдалы.
-
Җирдәге бөтен кешеләр өчен дә иң ягымлы, иң кадерле кеше.
Чишмәле Сап башлангыч мәктәбендә мәдәният хезмәткәре, китапханәче белән берлектә 8 Март бәйрәменә карата үткәрелгән бәйге-кичә
7 март 2011 ел