Flatik.ru

Перейти на главную страницу

Поиск по ключевым словам:

страница 1
Тема: Үткәнгә сәяхәт. Туган ягыбызның беренче

кешеләре.

Максат:укучыларга тарих һәм археология турында аңлатма бирү, борынгы кешеләр тормышы һәм хезмәте белән таныштыру; укучыларда туган якка мәхәббәт тәрбияләү һәм үткәненә кызыксыну уяту.

Сүзлек: тарих, археология, мамонт, мөгезборын, тәтеш, тарих тәгәрмәче.

Җиһаз: китаплар, рәсемнәр, тарих тәгәрмәче, географик карта.

Дәрес барышы.

Кереш әңгәмә.


  • Укучылар, кем белә нәрсә ул тарих?

  • Тарих- ул күптән үткән һәм әле генә булган вакыйгалар. Без бүген тарих сукмагыннан бабаларыбызның бабалары торган, күптән үткән заманга барабыз.

  • Укучылар, менә бу тарих тәгәрмәче. Ул тылсымлы тәгәрмәчне артка борсаң, борынгы заманга кайтырга мөмкин.

Ә хәзер күзләрне йомдык “тарих тәгәрмәчен” әйләндерәм.Иң беренче кешеләрнең тормышларына карыйк әле.

Борынгы кеше белән таныштыру.

(Борынгы кеше рәсеме күрсәтелә).

-Укучылар, бу кем? Кемгә охшаган?

-Бу борынгы кеше.

-Ул нинди соң?

-Тәне йонлы, кулы озын,аягы кыска, башы кечкенә.

-Ул нәрсәгә охшаган?

-Маймылга.

-Әйе. Укучылар, иң борынгы кешеләр маймылга охшаган булган. Ул киң яньчек борынлы, теш казнасы алга чыгып торган, тупас йөзле һәм артка киткән тар маңгайлы булган.Күзләре каш өстендәге калкым астында эчкә батып торган.Озын куллары тездән түбән салынып торган. Туры басып йөри алмаган, йөреше сикерүгә охшаган, алар сөйләшә белмәгән. Үзара, хайваннар кебек, төрле тавышлар чыгарып аңлашканнар. Аларның баш миләре маймылныкыннан зур, ләкин хәзерге кешенекеннән кечкенә булган.Димәк, борынгы кешенең кыяфәтендә хайваннарга охшашлык өстенлек иткән.

- Без сезнең белән борынгы кешеләрнең өен, аның көнкүрешен, коралларын, аулаган хайваннарның рәсемнәрен карарбыз. Ә менә моннан миллион еллар әлек яшәгән кешеләр турында без каян беләбез?

- Археологлардан.

-Кемнәр соң алар археологлар?

-Алар җир казу эшен алып баралар, җир астыннан зур- зур шәһәрләр дә, авыллар да, эш кораллары да, савыт- саба да , борынгы кешеләр һәм хайван сөякләре дә казып чыгаралар. Һәм инде менә шуларны өйрәнеп , кешеләрнең ничек яшәгәннәрен безгә сөйлиләр.

- Археологларның сөйләгәннәрен сезнең дә тыңлыйсыгыз киләме?

Әйдәгез, тыңлап карыйк.( Магнитофон язмасын тыңлау)

-Иң борынгы кешеләр безнең якларга моннан 40-100 мең еллар элек килеп утырганнар. Аларның эзләре Татарстанда бер урында- Тәтеш районының “Красная Глинка”- дигән урынында табып тикшерелде. Ул вакытта климат бик салкын булган, күп җирләрне бозлыклар каплап алган.Шунлыктан, күрәсең кешеләр дә бик аз булган. Алар мамонтлар, төньяк боланнары, йөнтәс мөгезборыннар аулап көн күргәннәр. Кешеләр ул вакытта өйләр сала белмәгәннәр, зур төркемнәр белән тау куышларында торганнар. Бергә аларга зур хайваннарны ауларга җиңелрәк булган. Борынгы кешеләр ауга таш һәм таяклар белән йөргәннәр.Хайваннарны алдап әзерләнгән чокырга куып, аны ташлар белән үтергәннәр.Тиресеннән үзләренә кием теккәннәр, йоклаганда төренеп ятканнар. Иң борынгы кешеләр эш коралларын бары тик таштан гына ясаганнар.Ә таш аяк астында аунап ята. Таштан балталар, кыргычлар, пычаклар ясаганнар.

Еллар үтә. Әкренләп климат җылына, бозлыклар эреп бетә.



  • Укучылар, сез ничек уйлыйсыз, җылы булгач, кешеләрнең тормышы үзгәрерме?

  • Әйе. Зур йонлач хайваннар үлеп беткәннәр. Кешеләр дә хәзерге кешегә охшый башлаган.Бу якларга көньяктан җылы яратучы хайваннар да килгән.Алар ук, җәяләр, балчыктан савыт-саба да ясарга өйрәнгәннәр.Аның эчендә ашарга пешерә башлаганнар. Җир эшкәртеп бодай үстерергә дә өйрәнгәннәр.Үлән, салам белән балчыктан йорт сала башлаганнар.

  • -Балалар, кешеләр бик күптән инде хайваннарны кулга ияләштергән. Сез ничек уйлыйсыз, иң беренче нинди йорт хайваны кулга ияләштерелгән?

  • Сарык, кәҗә, эт, сыер, дуңгыз.

  • Әйе, алар аудан сарык бәрәннәрен, кәҗә бәтиләрен алып кайтканнар.Этләр бүреләрдән барлыкка килеп, кеше белән йөри башлаган.

  • Менә шулай, балалар.Бу тарихыбызда иң авыр һәм иң озын чор була. Бу чорны тарихта таш гасыр дип йөртәләр.Бу чорда кешенең уртача гомер озынлыгы 23- 25 елдан артмаган.

Гап-гади агач күсәк, ук-җәя һәм таш балталар белән коралланган кеше кырыс табигать көчләре белән көрәшә һәм киләчәккә атлый.

  • Димәк, балалар, без бүген ниләр белдек? Нәрсәләр белән таныштык?

  • Нәтиҗә.

  • Ә хәзер,“тарих тәгәрмәчен” бүгенге көнгә кайтарыйк.

Тема:Болгарның ислам динен кабул итүләре.

Максат:Балаларга ислам дине турында аңлатма бирү.Татар халкының тарихына кызыксыну һәм ихтирамлылык тәрбияләү.

Сүзлек:коръән,гарәп теле,Багдат.

Җиһаз:коръән.

-Укучылар,без бүгенге дәрестә мөселманнар,ислам дине турында сөйләшербез.

-Элек,бик борынгы заманнарда кешеләр,безнең бабаларыбыз,Алланы белмәгәннәр.Алар төрле рухларга ышанган.Мәсьәлән явыз рухлардан-шүрәле,албасты,убыр,су анасыннан курыкканнар.Ә яхшы рухларны-Кояш,җир,күк,ай,йолдызлар безгә авыр чакта булыша дип уйлаганнар.Һәм булган уңышларын,уңышсызлыкларын шулар белән бәйләгәннәр.иманнары,ышанычлары бетсә,кешеләр явызланганнар,үзара сугыш башлаганнар.

Дәүләтләр балыкка килеп,илдә патша идарә итә башлагач,бердәнбер,әмма бик зур илаһи көчкә ия булган Алланы диннәр барлыкка килгән,яһүд,христиан һәм ислам дине шундыйлар.

-Сез ничек уйлыйсыз,ни өчен безнең бабаларыбыз ислам динен кбул иткәннәр?

-Ислам дине өлкәннәрне хөрмәтләргә,яхшы,әйбэт эшләр эшләргә,намуслы булырга өнди.

-Мөселманнарның изге китаплары бар.Ул нинди китап?

-Коръән.

-Менә анда нинди хәдисләр язылган.

-Икмәкне хөрмәтләгез.

-Телнең иң зур хатасы ялган.

-Сабыр һәм юмарт бул.

-Әниең аннары әни,аннары тагын әни,соңыннан гына әтиең.Һ.б.

-Укучылар бүген бездэ кунакта -авылыбызның имам хатибы Алмаз абыегыз.Алмаз абыегыз сезне иң элек ислам диненең барлыкка килүе,безнең бабаларыбызның аны ничек кабул итүләре турында сөйләр.

-Балалар,ислам дине моннан1400 еллар элек Гарәбстан ярымутравында гарәп кабиләләрендә барлыкка килгән.Алладан кала иң зур пәйгамбәребезнең исеме Мөхәммәт булган.Ислам дине җан һәм тән чисталыгына,ярлы һәм зәгыйфләргә ярдәм итәргә чакырган.Ул вакытта Ислам динендә илләрнең үзәге Багдат шәһәре.Анда Ислам диненең зур әһеле Хәлифә яши.

Бу чорда Болгар илендә Алмыш патша идарә иткән(895-925).922 елның 12 маенда Багдаттан Болгар иленә илчеләр килә һәи шунда болгарлар Ислам динен кабул итәләр.Бу болгар кабиләләренең берләшеп бер халык булып оешуына ярдәм итә.

-Рәхмәт, Алмаз абый!Ә хәзер балалар, бу рәсемгә игътибар итегез әле. Игътибар белән караган булсагыз, Бакый ага Урманче нәкъ менә шушы вакыйганы тасвирлый да инде.

-Укучылар, Ислам дине нинди язуда була дип уйлыйсыз?

-Дөрес.Гарәп язуында кәгазьдә каурый, каләмнәр белән манып язганнар.Укый- яза белә торган кешеләрнең саны күбәйгән. Болгар дәүләтендә медицина, математика, география, химия фәннәре үткән.

Алмаз хәзрәт:

-Күрәсез, укучылар, Ислам дине кабул итү бабаларыбыз тормышында хәл иткеч рольуйнаган. Аларны бербөтен итеп туплаган.

Ислам дине.

Ислам дине адәм балаларын үз ихтыярлары белән хәерле эшләргә күндерүче илаһи бер канун булып, Аллаһы Тәгалә хәзрәтләреннән Мөхәммәт гәләйһис- сәлам аркылы җир йөзендәге халыкларга ирештерелде вә шуны кабул кылулары белән адәм балалары тәклиф ителделәр, ягъни аларга йөкләтелде.



Бу илаһи канун- инсаннарның хәлләрен төзәтергә, гомер сөрү тәртипләрен саклауга. Мәңгелек сәгадәткә ирешүгә сәбәп булган һәм дә халыкка туры килеп төзелгән дәстүрләрдән, ягъни кагыйдәләрдән.Ошбу илаһи кабул кылучылар”Мөэмин” дип һәм “мөслим” аталалар.Мөэмин вә мөслим булуның тышкы билгесе

“лә- иллаһы иллаллаһы Мөхәммәд Рәсулүллаһ сүзе булып, шул кәлимәне, яки шул мәгънәдә булган сүзне әйтүчеләр һәммәсе бер- берсенә кардәш саналалар, бер- беренең зарыннан имин торуга авыр вакытларда бер- берсенә ярдәмләшергә хаклы булалар.

Үткәнгә сәяхәт. Туган ягыбызның беренче кешеләре

Максат: укучыларга тарих һәм археология турында аңлатма бирү, борынгы кешеләр тормышы һәм хезмәте белән таныштыру; укучыларда туган якка мәхәббәт тәрбияләү һәм үткәненә кызыксыну у

55.93kb.

12 10 2014
1 стр.


Камалия Әбләзова Туган авылым

Күмәк көләч йөзле, саф күңелле, тәвәккәл, эшкә уңган кешеләре белән бай. Әнә шундый кечкенә генә авыл да тарих битләрендә үз эзен калдырырга лаек. Авыл тарихы — халык тарихы

893kb.

12 10 2014
1 стр.


«Авазлар һәм хәрефләр дөньясында». (5 нче сыйныф өчен дәрес-сәяхәт). Фидания Ибраһимова, Яшел Үзән районы Зур Ключи урта мәктәбе укытучысы. Максат

Максат: Фонетика, графика, орфография курсын гомумиләштереп кабатлау; укучыларның белемен ныгыту, системага салу; туган телнең матурлыгын тоярга өйрәтү

60.49kb.

10 10 2014
1 стр.


Ю. А. Гагарин 1934 нче елның 9 мартында Смоленск өлкәсенең Гжатск районында ярлы колхозчы гаиләсендә туган 1941 нче елда укырга керә, ләкин гитлерчылар башлаган сугыш аның укуын бүлдерә

Балалар иртәсе үткәреләчәк бүлмә бәйрәмчә бизәлә. Анда космонавтларның портретлары, аларга багышлап төзелгән альбомнар, укучыларның космонавтикага карата ясалган рәсемнәре куела. Т

43.81kb.

25 12 2014
1 стр.


Туган телем – иркә бөрем. Телләр бакчасында Иң күркәм, газиз гөлем

Бик кдерле, бик газиз, әни кебек якын булганга аңа безнең халык ана теле, туган тел дип исем кушкан. Ана hәм туган тел ! Мәңге аерылгысыз, изге төшенчәләр. Кешегә нәселенең, халкын

46.81kb.

25 12 2014
1 стр.


Аңлатма язуы. “Туган телдә сөйләшәбез” укыту –методик комплекты

Фдт авт.,Татарстан республикасының 2010-2015 елларга мәгариф системасын үстерү стратегиясе кысаларында балалар бакчаларында балаларга туган телне өйрәтүне,сөйләм үстерү

1315.83kb.

25 12 2014
8 стр.


ХӘСӘн туфан ә ҮТКӘНГӘ хатлар бармыйлар давыл
28.21kb.

15 12 2014
1 стр.


Программа вступительных испытаний по дисциплине «родной (татарский) язык» Для направлений подготовки: 050100. 62

Туган телне өзелеп сөйгән, аның аһәңен, моңын, тәмен, ләззәтен тоючы, яшь буында туган телгә мәхәббәт уятырга теләгән, аның нечкәлекләрен аңлатырга

312.78kb.

15 10 2014
1 стр.