Flatik.ru

Перейти на главную страницу

Поиск по ключевым словам:

страница 1страница 2 ... страница 7страница 8
Аңлатма язуы.

Туган телдә сөйләшәбез” укыту –методик комплекты Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министрлыгының (23.11. 2009)655 нче номерлы боерык нигезендә расланган “Мәктәпкәчә мәгарифнең төп гомуми белем бирү программасы структурасына федераль дәүләт таләпләре” (алга таба ФДТ.-авт.),Татарстан республикасының 2010-2015 елларга мәгариф системасын үстерү стратегиясе кысаларында балалар бакчаларында балаларга туган телне өйрәтүне ,сөйләм үстерү, әдәби телдә сөйләшү күнекмәләре булдыру юнәлешен тормышка ашыру максатын күздә тотып төзелде.Ул түбәндәге бурычларны билгели:



  • Балаларны ана телендә дөрес һәм яхшы итеп сөйләшергә өйрәтү;

  • Тел системасының фонетик, лексик, грамматик төзелеше дәрәҗәләрен формалаштыру;

  • бәйләнешле сөйләм үстерү;

  • Тел һәм сөйләм күренешләрен аңлау(тоемлау) сәләте булдыру

ФДТ дә билгеләнгән 4 төп тәрбия юнәлеше үсешенә нигезләнеп,

(1-“Физик үсеш,” 2 “Социаль-шәхси үсеш”, 3-“Танып белү-сөйләм үсеше,”

4- “Нәфис-нәфасәти үсеш”) комплекслы – тематик план төзелде. Ул зурлар төркемендә 40 проектны, мәктәпкә әзерлек төркемендә 32 проектны һәм шул проектлар буенча төзелгән 97 шәр эшчәнлек конспектларын үз эченә ала.

“Минем бакчам”, “Мин яратам сине Татарстан”, “Саулык –зур байлык,” “Исемең матур кемнәр куйган, ” “Кунак булсаң- тыйнак бул” “Исәнме мәктәп, ” “Кояш системасы,” “Дуслык белән көчле без, “Идел буе мозаикасы” һәм башка күп проектлар балалар тормышын чагылдыручы, үсемлек һәм тереклек дөньясына кагылышлы, экологик культура, табигатькә аңлы караш, туган җиргә, телгә мәхәббәт тәрбияләүгә булышлык итүче шигырьләр, әкиятләр, хикәяләр; нәниләрдә кешелеклелек хисләре, үз-үзеңне тоту күнекмәләре, өлкәннәргә хөрмәт тәрбияләүгә, нәрсә – яхшы, нәрсә – начар, үзара дустанә мөнәсәбәтләргә, тормыш куркынычсызлыгы нигезләренә, юл хәвефсезлеге кагыйдәләренә, табигатьтә үз-үзеңне тоту күнекмәләренә кагылышлы эшчәнлекне үз эченә алган. Һәр эшчәнлектә халкыбызның тормыш сынавы аша узган тәрбия җәүһәрләре – мәкаль-әйтемнәр, сынамышлар, табышмаклар, эндәшләр алынды. Ана телебезнең матурлыгы, камиллеге һәм байлыгы гәүдәләнгән әлеге энҗе-мәрҗәннәр балаларның сөйләмен баетуда, тапкырлык-зирәклекләрен тирәнәйтүдә, иҗади фикерләү сәләтләрен үстерүдә ярдәмлек булыр дип ышанып калабыз.

Бу укыту-методик комплектында ФДТ күрсәткән өч белем бирү өлкәсе карала:

-“Танып белү ” белем биру өлкәсе табигать, аның үзенчәлекләре, экологик бәйләнешләр белән таныштыру; балаларның ел фасыллары турындагы белемнәрен тирәнәйтү, системалаштыру; нәниләрдә экология бурычларын гамәлгә ашыруны, туган як, өлкәннәр хезмәте турында балаларның белемнәрен тирәнәйтүне максат итеп куя. Шушы максатларны тормышка ашыруга ярдәм итүче зурлар төркемендә 30 эшчәнлек, мәктәпкә әзерлек төркемендә 35 эшчәнлек каралган. Балалар белән эшчәнлек сәяхәт, күзәтү, тәҗрибәләр уздыру, төрле уеннар формасында уздырыла.

- “Аралашу” белем бирү өлкәсе нәниләрдә туган телгә мәхәббәт, матур әдәбият әсәрләре белән кызыксыну, авазларны дөрес әйтү, бәйләнешле сөйләм культурасы булдыруга, сабыйларга кара- каршы сөйләшә белү (диалогик сөйләм) күнекмәләрен камилләштерү,сәнгатьле сөйләм чараларын үзләштерүгә булышлык итү бурычларын гамәлгә ашыра. Бу белем бирү өлкәсенә туры килгән, зурлар төркемендә 36 эшчәнлек, мәктәпкә әзерлек тәркемендә 38 эшчәнлек тәкъдим ителә. Авазларны кабатлау, калын һәм нечкә авазларның дифференцациясе һәр эшчәнлеккә өлеш итеп кертелде.Бу өлкәдәге эшчәнлек әңгәмә, сәхнәләштерү, өстәл театры карау, рәсемнәр, картиналар карау, алар буенча хикәя төзү, уен-викториналар; тасвирлау, үз тәҗрибәсеннән чыгып хикәя төзү, хикәяне дәвам итеп сөйләү кебек эш формаларын күздә тота.

- “Матур әдәбият”белем бирү өлкәсе кешеләрне һәрчак яхшыга гына өндәүче, акыллы, тапкыр булырга киңәш бирүче, авыр вакытта югалып калмаска, нык ихтыярлы, батыр йөрәкле булырга өйрәтүче, яшь үзенчәлекләрен искә алып сайланган шигырьләр, хикәяләр, әкиятләрбелән танышуны, балаларны әдәби телдә сөйләшергә өйрәтүне максат итеп куя. Бу белем бирү өлкәсе зурлар төркемендә 31 эшчәнлекне, мәктәпкә әзерлек төркемендә 30 эшчәнлекне үз эченә ала. Эшчәнлек матур әдәбият әсәрләрен уку, эчтәлеген сөйләү, ятлау кебек эш формалары кулланып оештырыла..

Укыту- методик комплекты ФДТ дә күрсәтелгән 10 белем бирү өлкәсе: (“Сәламәтлек”, “Физик культура”, Социальләштерү”, “Хезмәт”, “Куркынычсызлык”, “Танып – белү”, “Аралашу”, “Матур әдәбият уку”, “Иҗат”, “Музыка”) буенча куелган бурычларны күздә тотып эшләнде. Һәм алар турыдан-туры бердәм белем бирү эшчәнлеге стуктурасында интегральләштереп бирелде.

Укыту-методик комплектында тупланган материал балалар бакчасы педагогларына балаларның сөйләмен үстерү,тирә - юнь, матур әдәбият әсәрләре белән таныштыру максатында гына түгел рәсем ясау, әвәләү, кул хезмәте, конструкцияләү, эксперимент эшләре, кисеп ябыштыру, музыка, физкультура эшчәнлекләрендә, иртән балаларны кабул итү, саф һавада булу, табигатьне күзәтү вакытында, әти-әниләр белән бердәм эшчәнлектә кулланылыр һәм ныгытылыр дип өметләнәбез.

“Туган телдә сөйләшәбез” - балаларыбызга халкыбызның тел хәзинәсен тирәнтен аңларга, кеше өчен газиз булган туган җиргә, туган телебезгә мәхәббәт, әти-әниләргә, өлкәннәргә карата хөрмәт- итәгать тәрбияләргә, үзләрендә хезмәт сөю, тыйнаклаык, шәфкатьлелек кебек күркәм сыйфатлар булдырырга ярдәм итәр дип ышанасы килә.

Шушы җирдән, шушы туфрактан без.

Китә калсак үзгә бер якка,

Өянкеләр җырлап, таллар елап,

Сандугачлар моңы озата. – дип шагыйрә К.Булатованың шигырен

укыганда, балаларга туган җир, туган туфрак, туган телнең изгелеген, өянкеләрнең кайчан җырлаганын, талларның ничек итеп итеп елаганын, сандугачларның моңы ничек итеп күңелне кузгатканын аңлата алсак без үз максатыбызга ирешкән булырбыз.

Тәрбиячегә ярдәмлек йөзеннән сөйләм үстерү методикасы бирелә.

Матур әдәбият әсәрләрен уку методикасы:

1Әдәби әсәрне сәнгатьле итеп уку.

2Әдәби әсәрне максат куеп уку.

3Әдәби әсәр эчтәлеге буенча әңгәмә уздыру.

4 Әдәби әсәрне кабатлап уку.



Матур әдәбият әсәрләренең эчтәлеген сөйләү методикасы:

1Әдәби әсәрне сәнгатьле итеп уку.

2 Аңлашылмаган сүзләрне аңлату.

3Әдәби әсәрне максат куеп уку.

4 Эчтәлеге буенча әңгәмә уздыру.

5Әдәби әсәрне кабатлап уку.

6 Балалар тарафыннан әсәрнең эчтәлеген сөйләү.(5-6 бала)

Шигырь ятлау методикасы.

1Шигырьне сәнгатьле итеп уку.

2Шигырьне максат куеп уку.

3Шигырь эчтәлеге буенча әңгәмә

4 Шигырьне кабатлап ук

46 Балалар тарафыннан әсәрнең эчтәлеген сөйләү.(5-6 бала)



Тасвирлау хикәяләре төзү планы:

1Бу нәрсә?

2 Нинди өлешләрдән тора?

3Нәрсәдән ясалган? (нинди материал)

4Ни өчен кирәк?

Рәсем буенча хикәя төзеп сөйләү .

( Мурашковска И.Н. методикасы )



1 адым-“бүл” (Рәсемдә кем нәрсә күрә, һәрбер бала аерым –аерым әйтә, тәрбияче схематик рәвештә балалар күргән һәм әйткән рәсемнәрне түгәрәккә алып тактага ясый)

2 адым – “әйдә” (Балаларга эчтәлеге белән туры килгән ике рәсемне кушарга тәкъдим ителә һәм ни өчен дигән сорауга тулы җөмлә белән җавап бирүләре сорала)

3 адым – “нинди тавышлар ишетәсең” ( Уй белән рәсем эченә керү, сорауга җавап бирү)

4 адым – “нинди исләр тоясың” ( Уй белән рәсем эченә керү, сорауга җавап бирү)

5адым –“рәсемдәге әйберләрнең сыйфатларын әйтү”. (Уй белән рәсем эченә керү, сорауга җавап бирү)

6 адым – Хикәя төзү. (Биш адымны берләштерү)

Комплекслы - тематик план.

Зурлар төркеме.

Проект

Эшчәнлек темасы

эшчәнлек саны

1.“Минем бакчам”


Бакча буйлап сәяхәт.-“Килегез, күрегез, без бакчага йөрибез! “

Рәсем карау. -“Балалар бакчасында “

Шигырь ятлау -М .Фәйзуллина “Өлкән группага күчкәч”


1
1

1


2.“Мин яратам сине, Татарстан”


Әңгәмә – “Туган ил кайдан башлана?”

Слайдлар карау- “ Башкалабыз- Казан”.

Шигырь уку- Р.Рәкыйпов. “Мин яратам сине, Татарстан.”-


1

1

1



3.“Яхшы сүз - җан азыгы”


Әкият буенча өстәл театры - “Өч кыз” татар халык әкияте

Хикәя эчтәлеген сөйләү.Ә.Бикчәнтәева. “Тәмле сүз”



1
1

4.“Абдулла Алиш иҗаты”


Әкиятләр иленә сәяхәт. -“А. Алиш- балалар язучысы.”

Хикәя уку. -А.Алиш.“Каз белән аккош.”



1
1

5. Хуш киләсең, ямьле көз!


Бакча тирәли сәяхәт- “Җәйләр үтте, көзләр җитте.”

Рәсем буенча хикәя төзү. “Көзге табигать”

Шигырь ятлау -Х.Халиков. “Көз”


1
1
1

6. Көз күчтәнәчләре.


Яшелчәләр күргәзмәсенә сәяхәт- “Көзге могҗиза”

Шигырь сәхнәләштерү-В.Хәйруллина.

“Яшелчәләр бәхәсе”

Шигырь ятлау- Х.Гарданов. “Түтәлләрдә үсте яшелчә”



1
1

1


7. Икмәк – яшәү терәге.


Үстерелешле диалог- “Игенче хезмәте белән танышу.”

Әңгәмә -“Икмәк –тормышның нигезе”

Әкиятен уку -“Икмәк”-төрекмән халык әкияте.


1
1

1


8. Күңел җылысын тоеп


Фикер алышу – “Әби-бабайларны хөрмәтлик.”

1

9. Минем гаиләм , өем, йорт җиһазлары


Үз тәҗрибәсеннән чыгып хикәя төзү. - “Безнең гаилә”

Шигырь ятлау - Ә.Бикчәнтәева. “Дәү әнием”.

Әңгәмә- “Йорт җиһазлары”

Мини-музейга сәяхәт-“Һәркемнең үз йорты бар.”

Шигырь уку- Ә.Ерикәй. “Әти йорт төзи”


1

1
1


1
1

10. Табын янында.


Савыт-саба кибетенә сәяхәт.

Чагыштырма хикәя төзү- “Чәйнек белән самавыр “

Әңгәмә.- “Мин кунак яратам”

Хикәя сөйләү.- “Тәлинкәнең төбе нинди”



1

1
1


1

11. Киемнәр дә безне бизиләр.


Кием – салым кибетенә сәяхәт

Әңгәмә.- “Милли киемнәр”



1

1


12. Саулык –зур байлык.


Слайдлар карау.- “Су, һава һәм кояш-безнең белән гел юлдаш!”

Сәхнәләштерү.- “А.Алиш. “Куян кызы” әкияте

Шигырь ятлау. -Ә.Ерикәй. “Чисталык сөябез”


1
1
1

13. Исеменә күрә-җисеме

Әңгәмә. -“Исемең матур, кемнәр куйган.”

Үстерелешле уен.-“Без дә хокуклы”.




1

1


14. Салкын кыш.Кышкы уеннар.


Әңгәмә - “Без суыктан курыкмыйбыз”

Тәҗрибә – “Бер хәлнең икенче хәлгә күчүе”

Рәсем буенча хикәя төзү. -“Кышкы уеннар”

Уку- К.Ушинский.”Кыш әбинең шуклыгы.”



1

1

1



1


15. Бездә кышлаучы кошлар.


Урамга экскурсия -“Җимнәр сибәм кошларга”

Рәсем карау- “Кошлар килгән җимлеккә.”

Шигырь ятлау.-Д.Гарифуллин. “Песнәк”

Шигырь уку.- Г.Лотфи.”Балалар ярдәм итә”



1
1

1

1



16. Кыргый хайваннар.


Уен оештыру.- “Зоопаркка сәяхәт”

Рәсем буенча хикәя төзү. -“Куяннар”

Әкият уку,сәхнәләштерү.- “Төлке белән бүре”. Татар халык әкияте.

Шигырь ятлау -К.Мостафин. “Бүре баласы”



1

1

1


1

17. Йорт хайваннары һәм кошлары.


Үз тәҗрибәсеннән чыгып хикәя төзү.- “Ишегалдында”

Картина карау. -“Песи һәм песи балалары.”

Хикәянең эчтәлеген дәвам итеп сөйләү.-Г.Мөхәммәтшин.”Ак песи”


1
1
1

18. Транспорт.



Үстерелешле диалог.- “Җир өсте, һава, су транспорты.”

Чагыштырып тасвирлау хикәясе төзү. - “Йөк машинасы һәм җиңел машина”

Хикәя уку. И. Дәүләтшин. “Алпамыш шәһәргә килде”


1
1
1

19. Юл йөрү кагыйдәләре.


Үстерелешле уен -“Машина йөртүче һәм җәяүлене кисәтүче куркынычсызлык билгеләре.”

Әңгәмә - “Велосипед- минем дустым” Шигырь ятлау. - Ш.Галиев. “Светофорның өч күзе”



1

1
1


1


20. Хезмәт төбе – хәзинә.


Төзелеш булган җиргә сәяхәт яки рәсем карау.”Хезмәткә хөрмәт”

Үстередешле диалог - “Кем булырга.”

Шигырь уку.-В.Хәйруллина. “Архитектор”


1

1

1



21. Кунак булсаң-тыйнак бул!


Әңгәмә.- “Сүз эчендә энҗе бар.”

Шигырь уку.- В.Хәйруллина. “Табын кагыйдәләре”



1

1


22.Рәсәй –зур дәүләт

Танып белү уены.-“Татарча да яхшы бел, русча да яхшы бел...”

1

23. Халыкара телләр көне.

Әңгәмә. – “Теле барның-иле бар.”

1

24. Батырлыкта –матурлык.


Слайдлар карау.- “Җирне, күкне һәм диңгезне саклаучылар.”

Шигырь уку. - Җ.Дәрзаман. “Солдат булдым”



1
1

25. Заманча әкиятләр.


Фикер алышу - “Винни - пух кунакка бара”-минем яраткан мультфильмым.”

1

26. Кояш гомере телим мин, әнием сиңа!


Әңгәмә.- “Әни кирәк”

Шигырь ятлау.-Н.Гайсин. “Әни гөлләре”.



1

1


27. Без язны яратабыз.


Балалар бакчасы тирәли максатчыл күзәтү.

Рәсем буенча хикәя төзү.- “Яз”

Татар халык иҗаты аша язны тасвирлау.

Тәҗрибә үткәрү.- Суган утырттык”

Шигырь ятлау.- М.Мазунов. “Яз килә.”


1

1

1



1

1


28. Безнең канатлы дусларыбыз.


Рәсем буенча чагыштырма хикәя төзү.

“Сыерчык белән карга, яз килүгә шатлана.” Уен – викторина.- “Кошлар – безнең дусларыбыз!”

Шигырь уку- Г.Тукай. “Карлыгач.”



1

1
1


29. Хәрәкәттә-бәрәкәт.


Слайдлар карау.- “Минем яраткан спорт төре.”

Шигырь уку. - В.Хайруллина.”Туплар”



1
1

30. Су яшәү чыганагы.


Әңгәмә. - “Яңгыркаем яу, яу!”

Тәҗрибә.- “Суның үзенчәлекләре.”



1

1


31. Уттан саклан!


Әңгәмә.- “Янгын куркынычсызлыгы!”

Шигырь уку.- Г.Гыйльманов. “Ярый әле”



1

1


32. Бүлмә гөлләре.


Үстерелешле уен.-Хуш исле нәфис гөлләр. Тәҗрибә. - “Кояш, су һәм һаваның үсемлекләр өчен әһәмияте”

1
1

33. Галәм киңлекләре

Уен “Планетарийга сәяхәт.”


1

34. Г. Тукай иҗаты.


Слайдлар карау.- “Г.Тукайның тормышы һәм иҗаты.”

Сәхнәләштерү.-Г.Тукай. “Бала белән күбәләк.” Шигырь ятлау.- З.Туфайлова.”Тукай абый”



1
1

1


35 Урман- җиребезнең матурлыгы, байлыгы.


Урман почмагына экскурсия - “Туган ягым урманнары.”

Танып белү уены.- “Камканы күзәтү.”

Әкият эчтәлеген сөйләү.- Ф.Зариф. “Татлы җәй”


1

1

1



36. Табигать тиңсез хәзинә.

Үстерелешле диалог.- “Кызыл китап нәрсә ул?”

1

37. Җиңү алып килде май.


Сугыш ветераннары белән очрашу.- “Бөек җиңү”

Шигырь уку.- С.Шакир.”Бабамның медальләре”



1

1


38. Чәчәкләр – тормыш яме.

Уен-викторина.- “Чәчәкләр – тормыш яме.”

1

39. Алдакчы, саран булма.


Хикәя уку.-Н.Фәттах. “Велосипедлы Мөнир”

1

40

Хуш киләсең, ямьле җәй!



Зурлар төркеме.



Минем бакчам.

Тема, программа эчтәлеге, сүзлек, күрсәтмә материаллар.

Методик алымнар. (1-1)

Бакча буйлап сәяхәт. –

Килегез, күрегез, без бакчага йөрибез!”


1. Бакчага карата ярату хисләре тәрбияләү.

2. Балаларга үзләре йөри торган бакча турында төшенчә бирү, белемнәрен камилләштерү.

3. Тәрбияче планына таянып “Минем бакчам” дигән темага хикәя төзеп сөйләргә өйрәтү, үстерелешле диалогта катнашу теләге тудыру.


Сүзлек: ашханә, су коену бүлмәсе, ике катлы, салганнар.


1. Бакча буйлап экскурсия.

- Ашханә.

- Музыка залы.

- Спортзал.

- Кышкы бакча.

- Су коену бүлмәсе.

2. Сораулар буенча әңгәмә.

- Нинди бүлмәләр күрдек?



- Бүлмәләрнең үзенчәлекләре ?

- Кемнәр эшли?

- Иң тәмле бүлмә нинди? Ни өчен?

- Безнең төркемнең исеме ничек?

- Иң истә калган бүлмә?

3. Шигырь уку.Б. Рәхмәт. “Безнең бакча”

4. Җырлы уен “Күңелле бакчабыз”.

( Балалар түгәрәк буйлап җырлап йөриләр.)

Без йөрибез бакчага,

Балалар бик күп анда.

Уйныйбыз да, җырлыйбыз,

Күңелле безгә монда.







Тема, программа эчтәлеге, сүзлек, күрсәтмә материаллар.

Методик алымнар. (1-2)

Рәсем карау. “Балалар бакчасында”
1. Тәрбияче хезмәте турында күзаллауларын киңәйтү. Тәрбияче хезмәтенә ихтирам, аның эш нәтиҗәләренә соклану хисләре тәрбияләү.

2. Тәрбияче биргән план ярдәмендә рәсем буенча хикәя төзергә ирешү.

3. Балаларны дус-тату яшәргә өйрәтү, Дусларына һәрвакыт булышырга, ярдәмгә килергә кирәклеген төшендерү.
Сүзлек: “тәмле” бүлмә, “күңелле” бүлмә.

Күрсәтмәлелек: “Балалар бакчасында” дигән рәсем.


1. “Дөресен әйт” уены.

( Туп ярдәмендә. )

- Бакчабызның исеме?

- Төркемнең исеме?

- Иң “тәмле” бүлмә?

- “Күңелле” бүлмә?

2. Рәсем карау. “Балалар бакчасында”

- Бу рәсемдә кемнәрне күрәсез?

- Балалар кайда уйныйлар?

- Рәсемнең алгы өлешендә нәрсә сүрәтләнгән?

- Тәрбияче апа нишли?

- Малай нәрсә эшли?

- Ә кызлар нишлиләр?

3. Тәрбияче планы буенча хикәя төзү.

План:

- Рәсемдә нинди ел фасылы сүрәтләнгән?



- Һава торышын тасвирла.

- Балалар эшчәнлеген сөйлә.

- Зурлар эшчәнлеген сөйлә.

- Рәсемгә нинди исем бирәсез?

4. Балалар хикәясе.

( 4-5 бала сөйли. )

( Әгәр дә хикәя сыйфатлы булмаса, тәрбияче үрнәк бирә.)

5. Җырлы уен “Күңелле бакчабыз”. (Кабатлау.)







Тема, программа эчтәлеге, сүзлек, күрсәтмә материаллар.

Методик алымнар. (1-3)

Шшигырь ятлау.

М. Фәйзуллин “Өлкән группага күчкәч”
1. Балаларда бакчага карата ярату хисләре тәрбияләү.

2. Балаларның хәтер сәләтен үстерү.

3. Шигырьгә кызыксыну уяту һәм ятлау теләге тудыру, һәр эшне вакытында эшләү кирәклеге турында аңлату.


Сүзлек: өлкән, оят, соңга калу.



1. Шигырь уку.

М. Фәйзуллин. “Өлкән группага күчкәч”

Ятканда әйттем әнигә:

- Мине иртәрәк уят!

Өлкән группага күчкәч,

Соңга калуы оят.

2. Шигырь буенча әңгәмә үткәрү.

- Ятканда мин әнигә нәрсә дип әйттем?

- Без нинди төркемгә күчтек?

- Зур балалар нинди була, үзләрен ничек тоталар?

- Соңга калсаң нәрсә була?

3. Шигырьне яттан сөйләү.

( 4-5 бала яттан сөйли.)

4. Сүзле уен “Без инде хәзер зурлар”.

Без инде хәзер зурлар,

Күп эшли безнең куллар.

Без идән дә юабыз,

Без керләр дә уабыз,

Гөлләргә су сибәбез.

Менә шундый уңган без,

Менә шундый булган без.

( Сүзләргә туры китереп хәрәкәтләр ясыйлар.)






следующая страница>


Аңлатма язуы. “Туган телдә сөйләшәбез” укыту –методик комплекты

Фдт авт.,Татарстан республикасының 2010-2015 елларга мәгариф системасын үстерү стратегиясе кысаларында балалар бакчаларында балаларга туган телне өйрәтүне,сөйләм үстерү

1315.83kb.

25 12 2014
8 стр.


1. Аңлатма язуы Рус телле балаларга уку дәресләрен

Укыту-методик комплексы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан расланган татар теле.һәм татар әдәбияты программаларына нигезләнеп төзелде. Ф. С. Сафиуллина, К. С. Фәтхуллова. Рус т

265.44kb.

06 10 2014
1 стр.


Аңлатма язуы. Документ статусы

Географиядән якынча программа төп гомуми белем бирү дәүләт стандартының федераль компонентына, РФ базислы укыту планы һәм якынча укыту планнарына нигезләнеп төзелде

361.44kb.

08 10 2014
1 стр.


Рабочая программа по татарской литературе для 7 «А,Б» класса

Рус мәктәбендә укучы татар балаларына татар әдәбиятын укыту программасы буенча аңлатма язуы

368.18kb.

25 12 2014
2 стр.


Х. Х. Кузьмина Гарәп язуы палеографиясе һәм каллиграфиясе

Уку-укыту методик кулланмасы Казан дәүләт университетының татар теле тарихы һәм гомуми тел белеме кафедрасы утырышында 2009 елның 24 ноябрендә расланды

738.07kb.

16 12 2014
4 стр.


8 нче класска татар әдәбиятыннан эш программасы. (70 сәгать) Аңлатма язуы Эш программасы статусы

Рус мәктәпләрендә укучы татар балаларына ана теле һәм әдәбият укыту программалары» (Казан, «Мәгариф», 2003 ел), 8 нче сыйныф өчен З. Н. Хәбибуллина, Х. Г. Фәрдиева, Ә. Н

393.86kb.

15 12 2014
3 стр.


Татар теленнән эш программасы 7 нче сыйныф (105 сәг) Аңлатма язуы

Программа нигезенә Россия, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыкларының мәктәпләрдә урта һәм тулы белем алу стандартлары салынды, “Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле укыту п

286.02kb.

12 10 2014
1 стр.


Татар теленнән эш программасы 1 нче сыйныф (99 сәг) Аңлатма язуы Эш программасы статусы

Программа нигезенә Россия, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыкларының мәктәпләрдә урта һәм тулы белем алу стандартлары салынды,” Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле укыту п

473.04kb.

01 10 2014
2 стр.