Flatik.ru

Перейти на главную страницу

Поиск по ключевым словам:

страница 1страница 2страница 3страница 4



КАЗАН ДӘҮЛЕТ УНИВЕРСИТЕТЫ
Татар теле тарихы һәм гомуми тел белеме кафедрасы

ГАРӘП ЯЗУЫ ПАЛЕОГРАФИЯСЕ ҺӘМ КАЛЛИГРАФИЯСЕ

Татар филологиясе һәм тарихы факультеты студентлары өчен

уку-укыту методик кулланма

Казан 2009

УДК 80


ББК 81.2 Тат

И 91


Уку-укыту методик кулланмасы Казан дәүләт университетының татар теле тарихы һәм гомуми тел белеме кафедрасы утырышында 2009 елның 24 ноябрендә расланды.
Печатается по решению заседания кафедры истории татарского языка и общего языкознания Казанского государственного университета от 24 ноября2009 г.
МӨХӘРРИРЕ

филология фән. докторы, профессор Ф.Ш. Нуриева


БӘЯЛӘҮЧЕСЕ

филология фән. кандидаты, доцент Х.Х. Кузьмина



Гарәп язуы палеографиясе һәм каллиграфиясе. Татар филологиясе һәм тарихы факультеты студентлары өчен уку-укыту методик кулланмасы /Төзүчесе Ә.Р. Исхакова. – Казан: КДМСУ мәгъл. – нәшр. мәркәзе, 2009. – 80 б.

Курс “Палеография и каллиграфия арабского письма” ставит целью получение студентами знаний об основах арабской палеографии и каллиграфии, усвоение ими знаний и навыков, позволяющих определять стили каллиграфического письма и свободно воспроизводить их пером, а также увлечение студента искусством красивого письма.

“Гарәп язуы палеографиясе һәм каллиграфиясе” курсы татар халкының меңъеллык рухи мәдәниятен чагылдырган гарәп язуының палеографиясе һәм каллиграфиясе турында мәгълүмат җиткерә. Булачак филологлар “классик алтылыкка” кергән һәм даими кулланышта йөргән гарәп каллиграфик стильләре, аларның иске татар язма истәлекләрдә кулланылышы белән таныша, гарәп каллиграфик стильләрне язу методикасына өйрәнә, язу күнекмәләрен булдыра.

Исхакова Ә.Р., 2009.




Эчтәлек
Пояснительная записка к курсу ...............................................................4
Аңлатма язуы..............................................................................................6
Лекцияләр.....................................................................................................6
“Гарәп язуы палеографиясе һәм каллиграфиясе”

курсы буенча реферат темалары...............................................................17


Мөстәкыйль танышу өчен текстлар............................................................19
Үткәнне ныгыту һәм кабатлау өчен тест үрнәкләре...................................40
Глоссарий.....................................................................................................60
Зачет өчен сораулар.....................................................................................62
Әдәбият исемлеге..........................................................................................63
Кушымта: гарәп стильләре үрнәкләре.........................................................67

Гарәп язуы палеографиясе һәм каллиграфиясе” курсының укыту-методик кулланмасы.

(Учебно-методическое пособие по курсу “Палеография и каллиграфия арабского письма”)
Авторы – филология фәннәре кандидаты, доцент Исхакова Ә.Р.
Кулланма югары профессиональ белем бирүнең Дәүләт стандартына нигезләнеп төзелде.
“Гарәп язуы палеографиясе һәм каллиграфиясе” курсы “Филология” (021700) белгечлеге буенча укыту программаларына кертелә.

Пояснительная записка к курсу “Палеография и каллиграфия арабского письма”
История арабского письма и каллиграфии началась после того, как возникла необходимость записать все откровения пророка Мухаммеда в виде единого свода, известного как Коран. То обстоятельство, что практически первой книгой, написанной на арабском языке, стало мусульманское священное писание, придало арабскому письму сакральное значение. Этим и продиктовано трепетное отношение к письму и формам букв, которые должны были отражать священный смысл написанного.

Данное историческое условие развило такую особенность арабского письма как орнаментальный характер. С изощренно орнаментальным характером арабского письма связано также то, что почти каждая буква имеет четыре формы написания в зависимости от ее места в слове. Кроме того, орнаментальный характер арабского письма обусловлен тем, что ислам во избежание идолопоклонства осуждал изображения одушевленных существ. И поэтому художественный гений народов Востока получил широкое развитие в области создания абстрактных графических изображений. Одним из крупных достоинств арабского письма является его компактность. Благодаря обозначению гласных надстрочными и подстрочными знаками текст, переданный арабским письмом, занимает при одинаковых размерах букв почти вдвое меньше места и требует для написания значительно меньше времени, чем тот же текст, переданный латинским или русским письмом.

Вышеупомянутые обстоятельства вызвали появление многочисленных стилизованных графических разновидностей арабского письма, каждая из которых представляла собой своеобразную художественную трактовку системы арабского алфавита и отражала требования своего времени. Так возникла самостоятельная отрасль искусства – художественное письмо или каллиграфия (хуснул хат), а людей, занимающихся этим искусством, стали называть каллиграфами (хаттатами). Основные концепции каллиграфии сводились к тому, что она есть важный и сложный вид искусства, вершина которого достигается упорным трудом и выработкой навыков, а творение подлинного произведения искусства, создание шедевра художественной рукописи неразрывно связано с высокими моральными качествами его творца. Главная суть каллиграфии – красота человека - в его письме, в тончайших линиях свидетельства его чувств и мыслей. Поэтому социальный статус каллиграфов, как среди знати, так и среди простого люда, был достаточно высок. Каллиграфы в истории народов, принявших ислам, являлись не только переписчиками книг, а составляли значительную часть деятелей культурной жизни стран и занимали солидное место в развитии духовной жизни. Только благодаря трудам каллиграфов памятники письменной литературы, охватывающие все отрасли человеческих знаний с древнейших времен, переходя из поколения в поколение, дошли до наших дней и стали достоянием общечеловеческой культуры. При этом многие хаттаты оказывались подлинными мастерами художественного письма, а переписанные ими книги, помимо своего познавательного значения, становились шедеврами художественной рукописи, непроходящая красота которых поныне восхищает нас. Общепризнано высоко-эстетическое воздействие арабского письма на своего зрителя. Этим и объясняется ценность каллиграфического письма для современного человека.

Целью курса “Палеография и каллиграфия арабского письма” является получение студентами знаний об основах арабской каллиграфии, его стилях, усвоение ими знаний и навыков, позволяющих определять и узнавать стили каллиграфического письма и свободно воспроизводить их пером. Курс по каллиграфии ставит своими задачами обучение студентов “технике” владения пером, методике написания различных каллиграфических стилей, исполнения тугр, а также увлечение студента искусством красивого письма. Высшей целью курса можно назвать воспитание человека, способного видеть и чувствовать красоту, способного эмоционально на нее откликнуться.



Аңлатма язуы
Татар халкының ерак һәм якын узганын, тирән тамырлы тарихын, үзенчәлекле авыз иҗатын, телен, әдәбиятын һәм, гомумән, меңъеллык рухи мәдәниятен чагылдырган гарәп язуының палеографиясе һәм каллиграфиясе турында тулы мәгълүматны җиткерү әлеге курсның төп максаты булып тора. Шулай ук төп максат булып гарәп каллиграфик стильләрен язу методикасына өйрәтү, язу техникасын бирү, “классик алтылыкка” кергән һәм даими кулланылышта йөргән гарәп каллиграфик стильләре белән таныштыру, гарәп каллиграфиясенең иске татар язма истәлекләрдә кулланылышын күзаллау тора. Әлеге курсның әһәмиятле юнәлешләрнең берсе – язу стильләре барлыкка килүнең алшартларын истә тотып, студентлар тарафыннан аңлы рәвештә һәр стиль үзенчәлеген каләм белән язуда чагылдыра алуга ирешү, студентларда матур язу сәнгате белән кызыксыну уяту, матурлыкны күрә һәм аңлый белүче зәвыклы тамашачы тәрбияләү.


Лекцияләр

Тема № 1. Каллиграфия турында төшенчә бирү. Палеография һәм гарәп язуының төрләре. “Гарәп язуы палеографиясе һәм каллиграфиясе” курсының өйрәнү объекты һәм максатлары.

“Гарәп язуы палеографиясе һәм каллиграфиясе” курсының төп өйрәнү объекты – гарәп каллиграфик стильләр һәм аларның иске татар язма истәлекләрендә кулланылышы. Курсның максатлары – гарәп каллиграфик стильләрне язу методикасына өйрәтү, язу техникасын бирү, гарәп стильләре барлыкка килүнең алшартларын истә тотып, студентлар тарафыннан аңлы рәвештә һәр стиль үзенчәлеген каләм белән язуда чагылдыра алуга ирешү.

Шартлы билгеләр системасы буларак язу – кешеләрнең иҗат эшчәнлеге. Кешеләрнең язуда иҗади үзенчәлекләрен чагылдыруга омтылышы каллиграфияне барлыкка китерүе. Каллиграфия – матур язу сәнгате. Көнбатыш илләрендә каллиграфия сәнгате. Көнчыгыш илләрдә каллиграфиянең асылы ислам мәдәниятенә бәйлелеге.

Палеография – язу тарихын, график формаларның үсеш-үзгәреш үзенчәлекләрен һәм кулъязма чыганакларның тарихи үсештәге үзенчәлекләрен өйрәнә торган фән өлкәсе. Язу материалы, язу билгеләре һәм төрләре, язу кораллары, язуда кулланылган буяулары, кәгазьдәге су билгеләре, кәгазьнең форматы һәм кулъязма китап тышлыклары палеографиянең өйрәнү объекты булуы.

Гарәп каллиграфиясенең нигезләре урта гасырда хаттат Ибн Дөрөсти (X гасыр) тарафыннан эшләнүе.


Әдәбият:

  1. Истрин В.А. Возникновение и развитие письма / В.А. Истрин. – М.: Изд-во “Наука”, 1965. – С. 323-330.

  2. Крачковская В.А. Памятники арабского письма в Средней Азии и Закавказье до IX в. / В.А. Крачковская // Эпиграфика Востока. – М.-Л., 1952. - № 6. – С. 167-175.

  3. Крачковский И.Ю. Древнейший арабский документ из Средней Азии / И.Ю. Крачковский // Избранные сочинения. Т. 1. – М.-Л., 1955. – С. 204-212.

Тема № 2. Гарәп алфавитының язу тарихындагы урыны. Гарәп хәрефләренең фәлсәфи асылы. Танылган хаттатлар һәм аларның палеографиягә багышланган хезмәтләре.

Гарәпләрнең үз язулары итеп, набатей халкы аша арамей язуын алуы. Безнең эрага кадәр II гасырда Сүрияне, Синай ярымутравын һәм төньяк-көнбатыш Гарәбстанны яулап алу нәтиҗәсендә набатей халкының арамей телендә сөйләшә һәм аларның язуын файдалана башлавы. Безнең эраның IV гасырыннан алып набатейлар язуының гарәп телен тапшыру өчен кулланылуы. Набатей язуының шулай ук 22 тартык хәрефтән торуы һәм һәр хәрефнең, сүздәге урынына карап, төрлечә язылуы.

VII гасыр башында Мөхәммәд пәйгамбәр (с.г.в.) җитәкчелегендә яңа диннең формалашуы. Ислам дине таралуга бәйле гарәп теленең һәм графикасының киң территорияләргә таралуы. Гарәпләргә буйсындырылып, Ислам кабул иткән халыклар гарәп теле белән бергә гарәп язуына да күчүе. Ул заманда Коръәнне гарәп теленнән башка бүтән телләргә тәрҗемә итүнең һәм бүтән алфавитта язуның тыелуы. VIII гасыр башында Коръәнне төгәл уку өчен диакретик билгеләр куела башлавы. Мондый яңалыкның хәрефләр санын арттыруга һәм хәрефләрнең алфавиттагы тәртибен үзгәртүгә китерүе. Кыска сузыкларны аеру өчен юл өсте һәм юл асты сызыкларының кертелүе. VIII гасыр ахырында гарәп хәлифәтенең башка кечерәк мөселман дәүләтләренә таркалуы һәм яңа дәүләтләрдә яңа язу стильләренең барлыкка килүе. Мәсәлән: Х гасырда Төньяк Африка һәм Испаниядә күфи стиленә нигезләнгән мәгъриб стиленең, ә Х-XI гасырларда Иранда нечкә язулы тәгъликъ һәм нәстәгълыйк стильләренең барлыкка килүе.



Гарәп язуының рухи һәм фәлсәфи асылы.

Матур төгәл язуга зур игътибар бирүнең прагматик сәбәбе – дөрес кулланмаган бер ноктаның гына да зур хаталарга китерә алуы. Ил белән идарә итүдә, рәсми кәгазьләр эшчәнлегендә төгәл язуның аеруча мөһим булуы. Хаттат эше дәрәҗәле эш булып, югары бәяләнгәнлеге. Хәтта ил башлыклары һәм патшаларның бу сәнгать белән мавыгулары һәм атаклы хаттатлардан дәресләр алулары.

Көнбатыш илләре культурасында, дөньяны күзаллавында барысы да нокта белән тәмамланганлыгы, көнчыгыш илләр мәдәниятендә киресенчә, бар барлыкның, дөньяның ноктадан башлануы. Изге сүз “Бисмилла”ның “б” хәрефенең ноктасыннан кеше өчен дөньяны танып-белү башлангынлыгы, шуңа күрә шәкертләрне каллиграфия сәнгатенә нокта язарга өйрәтүдән башлаганнары турында. Ислам фәлсәфәсендә бер кара ноктадан бар галәм яратылганлыгы. Буш, чиста кәгазьнең һәм һәр хәрефнең Аллаһ тарафыннан яратылып, Алла сүзен, теләген кешеләргә җиткерүдә катнашуы белән изге булулары. Әлеге фәлсәфәнең хуруфитлар юнәлешендә тирәнтен чагылышы. Хаттатларның шушы изге эштә катнашучылар, Коръән сүзен җиткерүчеләр буларак зур җаваплылык тоюлары. Каллиграфларга карата әдәп-әхлак таләпләре. Хәттат иҗат иткән серле язуны тануны, Аллаһының асылын аңлауга тиңләштерү.

Танылган хаттатлар һәм аларның каллиграфиягә багышланган хезмәтләре

Каллиграфия сәнгатенә багышланган хезмәтләрнең бик борынгыдан языла башлавы, ләкин безгә килеп җиткәннәренең 16-17 гасырларга каравы: 1) иң борынгы фәндә мәгълум булган трактат-иран тел белгече Ибн Дөрөсти трактаты (871-957), 2)10 гасыр хаттаты Әбү Гали Ибн Мукланың классик алтылыкка кергән стильләр турында трактаты, 3) Ибн Мукланың дәвамчысы Гали Ибн Бәвваб трактаты. 4) 14 гасыр ахыры – 15 гасыр башы “Сәнгать осталары кагыйдәләре” (авторы билгесез); 5) 15 гасыр ахыры – 16 гасыр башы Солтангали Мәшһәдинең “Каллиграфия турында трактат”ы; 6) 1544-1545 хаттат һәм рәссам Дустмөхәммәднең “Хаттатлар һәм рәссамнар турында трактат”ы; 7) 1596-1597 Казый Әхмәд Мир-Мөнши әл-Хөсәйни “Хаттатлар һәм рәссамнар турында трактат”ы; 8) азәрбайҗан шагыре һәм рәссамы Садыйк бәк Афшари (1533--үлгән елы 1612 елдан соң) “Канун әс-сувар” (Сурәт ясау кагыйдәләре); 9) Мәхмүд Чапнәвиснең шигъри формада язылган трактаты; 10) Фәтхуллаһ ибн Әхмәд ибн Мәхмүднең хезмәте.

Барлык трактатларның кабул ителгән структурада төзелүе: 1) кереш, 2) 1 нче бүлек, сөлс һәм бу стильдә иҗат иткән хаттатлар, 3) 2 нче бүлек тәгъликъ стиле турында, 4) 3 нче бүлек нәстәгъликъ стиле турында, 5) йомгак өлеше. Барлык трактатларның Алланы мактау сүзләреннән башланып, иң беренче чиратта Алланың каләмне яратуы турында әйтелүе. Каләмнең ике төрле булуы: үсемлек һәм хайваннан ясалган каләмнәрнең үзара тиң булуы. Трактат язучыларның төп максаты – хаттатлар тормышы, иҗаты һәм төрле стильләр килеп чыгышы һәм формалашуы турында мәгълүмат бирү. Һәр трактатта хаттатлык эшенең изгелегенә, хаттатның әдәп-әхлак сыйфатларына басым ясавы. Язу эшендә камиллеккә ирешкән кешенең Алла рәхмәтеннән өлешсез калмавы.

Трактатларда барлык белем Коръән аша кешегә иңдерелгәнлеге раслануы. Рәсем сәнгатенә карата үз заманының алдынгы карашларын чагылдыруы.


Әдәбият:


  1. Веймарн Б. Искусство арабских стран и Ирана 7-17 веков. – М.: Искусство, 1974. – С. 11-29.




  1. Назарли М. Божественные начертания / М. Назарли // Наука и религия, 1997. – С. 34-36




  1. Роузентал Ф. Функциональное значение арабской графики / Ф. Роузентал / Арабская средневековая культура и литература. – М., 1975. – С. 150-160.

4. Шимел А. Исламская каллиграфия / А. Шимел // Родина, 2001. - № 5. – С. 30.

Тема № 3. Каллиграфия сәнгатенең гамәли нигезләре. Хаттатларның язу кораллары һәм материаллары (тарихи күзаллау). Каләм һәм кара ясау серләре.

16 гасыр хаттаты Миргали Хорави фикере буенча матур, камил язуның 5 төп шарты булуы: 1) язу кагыйдәләрен белү, 2) сабырлык, авырлыкларны кичерә белү, 3) яхшы язу кораллары булу, 4) төгәл язу (төрле стиль кагыйдәләрен төгәл үтәү), 5) кулның эшкә, язуга ияләнгән булуы (язу методикасына, техникасына ияләнгән булу).

Каләм.Һәр хаттатның үзенә генә хас каләм ясау һәм аның очын кисү серләре булуы. Каләм өчен камышның Васита шәһәреннән китерелүе. Аерым очракларда каләмнең бамбук яки пальма яфракларыннан ясалуы. Яхшы каләмне билгеләүче сыйфатлар: сыгылмалылыгы, төсе, озынлыгы, дөрес киселгән очы. Каләм очын кисәр өчен махсус пычак “кәниф” һәм такта “микаттә” булуы. Стиленә карап, каләмнең очы төрлечә киселүе, хәрефләрнең төп элементлары киңлегенә тәңгәл булырга тиешлеге. 15 гасырда каләм сурәте дәүләт хезмәтендә торуның эмблемасы булуы.

Каләмнең изгелегенә карата кайбер фикерләр.



Кара ясау серләре. Һәр хаттатның кара ясауның үз серләре булуы. Гарәп кулъязмаларының кара яки коңгырт төстә булуы. Ибн Бәдис (11 гасыр), Җамалетдин Йәкут Мөстәгьсими (13 гасыр), Миргали Тәбризи (14 гасыр), Солтангали Мәшһәди (15 гасыр ахыры-16 гасыр башы), Миргали Хорәви (16 гасыр), Мәҗнүн Чәпнәвиснең (16 гасыр) һәм башка танылган хаттатларның кара ясау киңәшләре һәм рецептлары. Хаҗга баручы дөяләрнең муенына бәйләнгән караларны Коръән күчереп язуда файдалану. Гонван бизәлешендә, сүрә исемнәрен язуда кыйммәтле алтынсу буяулар файдалану.

Язу материалы. Кәгазь барлыкка килгәнче хаттатларның папирус, пергамен, тире, агач, сөяк, тукымаларга язулары. Папирусның Мисырда иң киң таралган язу материалы булуы. Төньяк Африкада Коръән китапларының традиция йөзеннән пергаменда язылуы. Пергаменның бетереп, яңа текстлар язу өчен иң уңайлы материал булуы. Иранда кытай кәгазенең 6 гасырдан ук билгеле булуы. Кытайда эшләнгән кәгазьне “кәгиз” дип, ә аларны сатучыларны “кәгазриз” дип атау. 11-13 гасырларда кәгазь эшләү остаханәләренең бик күп булуы. Эшләү урынына карап, кәгазьләрнең төрлечә аталуы. Кәгазьне эшкәртү этаплары һәм ысуллары. Гади кәгазьне сатып алып, хаттатларның аларны кирәкле дәрәҗәгә җиткереп, махсус төсләргә буяу. Язу материалының үзгәрүе язу коралларының һәм стильләренең үзгәрешенә китерүе.
Әдәбият:

  1. Казиев А.Ю. Художественно-технические материалы средневековой рукописи / А.Ю. Казиев. – Баку, 1966.—С. 16-47

  2. Костыгова Г.И. Трактат о каллиграфии Султан Гали-Мешхиди “Серат ас-Сутур” / Г.И. Костыпова // Сборник трудов Госуд. Публ. Библиотеки им. С. Щедрина. Вып. 2. – 1957. – С. 103-163.

Тема № 4. Язу сәнгатенә өйрәнү: борынгыдан бүгенгегә кадәр. Хаттатларга һәм аларның шәкертләренә мөнәсәбәт.


7-8 гасырларда Коръән китапларын күчереп язу өчен махсус “Бәйт әл-каратис” йортлары төзелүе. Халык арасында таратылган бу китапларның иң гади “хиҗази” стиле белән язылуы. Акрынлап хаттат истә тотарга тиешле каллиграфик стильләрнең кагыйдәләре барлыкка килүе.

11 гасырларда патша канцеляриясе каршында ир балаларны каллиграфия серләренә өйрәтү өчен китап-ханә дип аталган махсус мәктәпләрнең оештырылуы. Мәшһәд шәһәрендәге шаһзадә Ибраһим мирза тарафыннан оештырылган танылган китапханә.

Каллиграфиягә өйрәтүнең озак елларга сузылып берничә этаптан торуы. Каллиграфия сәнгатенең дини белем дип кабул ителүе һәм шәкертнең әдәп-әхлак сыйфатларына бәйле булуы.

Шәкертләрне язарга өйрәтүдә башта ком, соңрак балчык сыланган такталарны куллану. Укып бетергән шәкертләргә диплом язуы-- “иҗазәт” бирелүе. Хаттатларның изге эш белән шөгыльләнүче һәм Алла рәхмәтенә ирешүчеләр булып исәпләнүләре, гади халык һәм сарай кешеләре арасында абруй казанулары. Матур язу сәләтләре аркасында гына дәрәҗәле урыннарга билгеләнүләре. Шәкертләрне каллиграфик язуга өйрәтүдә 3 метод булуы: каләми (танылган хаттатларның каллиграфик язуларын күп тапкырлар күчереп язу), нәзари (аерым бер стильгә карап тору нәтиҗәсендә өйрәнү), 16 гасырда тәкъдим ителгән мәшкъ хыялый (яңа стиль уйлап табу). Бүгенге көндә хаттат һөнәренең яңадан торгызыла башлавы.

Тема № 5. Гарәп язуының стильләр мәсьәләсе. Яңа стильләр барлыкка килүнең алшартлары һәм ысуллары. Күфи стиле һәм аның төрләре. Күфи стиленең язу үзенчәлекләре төрләре, кулланылыш даирәсе.
Гарәп каллиграфик стильләренең монументаль-декоратив (ягъни туры сызыкларны файдаланып эре хәрефләр язылган) һәм курсив (ягъни көндәлек тормышта кулланылып тиз язылышлы һәм укырга ансат булган) стильләргә бүленеше.

Яңа стильләрнең барлыкка килүнең ике төп алшарты: 1) тормыш-көнкүрешнең төрле өлкәләрендәге таләпләргә җавап бирердәй, кулланыла алырдай стильләргә ихтыяҗ; 2) хаттатларның бер-берен узып, язу камиллекләрен үстерү теләкләре.

Яңа стильләр барлыкка килүнеңөч ысулы:


  1. Күчерү, ягъни бер стильне күп мәртәбә кулланып, күчереп, аны камилләштерә бару. Мәсәлән, күфи стиленең төрләре: күфи ирани, күфи- гөлзар, мәгъриби.

  2. Чагыштыру, ягъни берничә шрифтны чагыштырып, һәрберсенең иң мөһим һәм матур өлешләрен файдалану. Мәсәлән, тәгъликъ стиленең сыгылмалы тәүкигъ һәм тиз язылышлы рикагъ стильләренең кушылмасы булуы, ә тәгъликъ үзе нәсх белән кушылып нәстәгълик стилен барлыкка китерүе.

  3. 16 гасыр ахырында Мир Гыймад Казвини тәкъдим иткән уйлап табу ысулы. Мәсәлән, тәүвәмәни (игезәкләр) стилен Мәҗнүн Чәпнәвис бин Мәхмүд әл-Рафиги уйлап табуы.

Күфи стиле һәм аның төрләре

Күфә шәһәре тирәсендә табылганга күрә шартлы рәвештә күфи исеме белән йөртелүе. Иң борынгы, ислам барлыкка килгәнче үк кулланылышта йөргән стиль булуы. Күфи стиле белән иң беренче Коръән китаплары язылганлыктан, озак еллар буе Коръән шушы стиль белән генә язылган булырга тиешлеге.

Стиль үзенчәлекләреннән: хәрефләрнең туры почмаклап язылуы, хәрефләрнең һәр өлеше бер калынлыкта булуы. Күфи стиленең төрләре: күфи ирани, күфи-гөлзар. Күфи стиленең соңгы вакытта күбрәк эпиграфикада һәм мәчетләр, биналар бизәлешендә кулланылуы.

Тема №6. Сөлс, җәли сөлс, иҗазәт, мөхаккак, рәйхани. Әбугали Ибн Мокла һәм Ибн Бавваб иҗатлары .


Беренчеләрдән булып Котб әл-Мөхаррир (8 гасыр башы) каллиграфия сәнгатенең математик нигезләрен эшләргә омтылуы. Аның тарафыннан уйлап табылган сөлс стиле үзенчәлекләре, каләм очы каләм диаметрыннан 1/3 өлешен тәшкил итүе. Сөлс стиленең иң әһәмиятле һәм язар өчен иң катлаулы стиль булуы. Җәли (эре) сөлс стиленең мәчетләр бизәлешендә, шәмаилләр язуда кулланылуы. 10 гасыр башында Шираз шәһәрендә туып үскән Әбугали Мөхәммәт ибн Гали ибн Мукла (886-940) тарафыннан сөлс стиленең геометрик нигезләре эшләнүе. Ул тәкъдим иткән кагыйдәләр буенча, “әлиф” хәрефе сөлс стиленең үлчәм берәмлеге булып торуы. Ибн Мукланың өч хәлифнең вәзире булуы һәм гыйбрәтле язмышы. Сөлс стиленә охшаш стильләр: мөхаккак, иҗазәт, мөсәлсәл (“чылбыр рәвешле”).

Ибн Мукланың дәвамчысы – Әбу әл-Хәсән Гали (тәхәллүсе Ибн әл-Бавваб) тарафыннан (үлгән елы 1022) сөлс стилен камилләштерүе һәм яңа төрләрен уйлап табуы.


Тема № 7. Нәсх стиле һәм аның төрләре. “Классик алтылык” турында белешмә.
Мөхәммәд ибн Гали ибн Мукланың Коръән күчереп язар өчен махсус рәвештә нәсх стилен уйлап табуы. Көньяк Сүриядә Коръән күчерүдә нәсх стилен киң куллану, ә көнбатыш гарәп илләрендә Корьән күчерү өчен традицион күфи стилен махсус файдалану.

“Нәсх” төшенчәсенең берничә мәгънәсе булуы: 1. “алмаш, алмаштыру”, нәсх стиленең үзенә кадәр кулланылышта булган стильләрне алмаштырып килүе; 2. “нигез, чыганак”, ягъни нәсх стиле нигезендә күп кенә яңа стильләр барлыкка килүе; 3. “күчереп язу”, ягъни Коръән китабын һәм башка кулъязмалар, китаплар күчерү өчен нәсх стиле иң уңайлы булып, еш файдаланылуы. Нәсх стиленең икенче исеме – Коръәни хат булуы. Нәсх стиленең иң актив чоры – 12 гасыр булуы. Хәзерге көн басма гарәп шрифтының нигезендә нәсх стиленең булуы.

“Классик алтылык” турында мәгълүмат. 13 гасырда иҗат иткән Җамалетдин Йәкүт әл-Мөстәгьсиминең (1203-1298) “Хаттатлар кыйбласы” дип йөртелүе. Башка хаттатлар арасында югары абруйга ия булганга һәм каллиграфия сәнгатенә зур яңалыклар керткәнгә әлеге тәхәллүснең бирелүе. Мөстәгъсими керткән яңалыклар:


  1. Традицион классик алты стильне (сөлс, нәсх, мөхаккак, рикагъ, рәйхани, тәүкигъ) канунлаштыруы. Бу алты стиль “хөтуте ситтә” дип аталуы, ә башка стильләрне аларның төрләре дип кенә карау.

  2. Мөстәгъсими кулланган каләм кисүнең яңа ысуллары тагы да нечкәрәк штрихлар ясарга мөмкинлек бирүе.

  3. Камил, дөрес язуның 8 кагыйдәсен тәкъдим итүе: 1) хәрефнең нигезен дөрес язу; 2) сүздәге хәрефләрне үзара дөрес тоташтыру; 3) хәрефләрнең параллель булуы; 4) хәреф һәм аның элементлары үзара дөрес нисбәттә булуы; 5) хәрефләрнең өске вертикаль элементларын дөрес язу; 6) хәрефнең түгәрәк өлешләрен дөрес язу; 7) хәрефнең аскы вертикаль өлешләрен дөрес язу; 8) юлдагы буш урынны тутыру нияте белән хәрефләрне сузып язу.

Мөстәгъсиминең иң атаклы алты шәкерте:шейх Сохрәвәрди, Аргун Камил, Нәсраллах Мөбәрәк-шах зарин-каләм, Йусуф Мәшһәди, Сәид-Хайдар.

Тема № 8. Дивани, җәли дивани стильләре. Уйлап табучылары.


Дивани сүзенең “шура, җыелыш” мәгънәсе.Икенче фикер: “дивани”-диван, ягъни шигырь тупланмаларын язу өчен хезмәт итә торган стиль. Бу стильнең Госманлы Төркиядә Ибраһим Мөниф тарафыннан патша ярлыкларын һәм рәсми кәгазьләрне язар өчен махсус эшләнүе. Стильнең үзенчәлеге: артык озын хәрефләрнең булмавы, ягъни хәрефләрнең өске вертикаль өлешләре сузылмавы, түгәрәк элементларның өстенлек итүе, хәрефләрнең бер-берсенә “эленеп, беркетелеп” язылган булуы.

Җәли-дивани стиле Хазиф Госман ибн Гали (17 гасыр ахыры) һәм аның шәкертләре тарафыннан уйлап табылуы. Хәзерге көндә яшәп килгән стильләрдән: әд-дивани әр-рикәа, әд-дивани әл-җәли.


Тема № 9. Тәүкигъ, рикагъ, тәгълик, нәстәгъликъ стильләре. Язудагы уртаклык һәм үзенчәлекләре. Миргали Тәбризи иҗаты.
Тәүкигъ – фәрман, боерык, мөһер, кул кую дип тәрҗемә ителә. Стильләр алтылыгына керә. Шаһ һәм солтаннар боерыгы бу стиль белән язылганга күрә бирелгән исем. Язылышлары белән хәрефләр сөлс стиленә охшаш, ләкин вертикаль өлешләре кыскарак, ә борылыш урыннары очлырак почмакта языла.

Рикагъ (Рокъгә) – классик алты язуның берсе. Хәрефләрнең язылышы нәсх стиленә охшаш, тик үзенең йөгерек язылуы белән аерылып тора. Өзек хәрефләрнең кушылып язылуы мөмкин.

Тәгъликъ стиленең 13 гасырда Иранда барлыкка килүе һәм Иран, Әфганстан һәм Һиндстанда киң кулланылуы. Бу стильдә иҗат иткән иң танылган хаттат – Сүрия хаттаты Бәдәви әд-Дәйрани. Тәгъликъ стиленең тәукигъ һәм рикагъ стильләреннән барлыкка килүе. Ә тәгъликъ стиленнән нәстәгъликъ һәм шикәстә стильләренең барлыкка килүе.

Нәстәгъликъ стиленең махсус рәвештә фарсы теле өчен эшләнгән булуы. Миргали Тәбризи уйлап табуы һәм Солтангали Мәшһәдинең камилләштерүе. Үзенең язудагы җиңеллеге һәм матурлыгы нәтиҗәсендә борынгы фарсы һәм үзбәк әдәбиятын күчереп язуда нәсх һәм сөлс стильләрен кысрыклап чыгаруы.

Шикәстә –тәүкигъ һәм тәгъликъ стильләрен кушудан барлыкка килгән стиль булуы.Уйлап табучысы-Мортаза Коли-хан бән Гасан-хан Шамлу. Фарсы язу төренә охшаш йөгерек курсив стиль булуы.

Тема № 10. Гарәп язуы палеографиясе һәм каллиграфиясенең иске татар язма истәлекләрендә кулланылышы.


Барлык язу стильләрен шартлы рәвештә өч төргә бүлеп карарга мөмкин булуы:

  1. Рәсми кәгазьләр, әдәби әсәрләр һәм китаплар күчереп язуда файдаланылган күфи, мәгъриби, дивани, нәстәгъликъ, сиякәт һ.б.

  2. Көндәлек тормышта, көнкүреш рәсми кәгазьләр, фәнни хезмәтләр язуда кулланылган тиз язулы курсив стильләр: рикагъ, шикәстә, дәшти, кырма һ.б.

  3. Декоратив стильләр. Мәчет биналарын һәм интерьер бизәүдә, сәнгать әсәрләрендә кулланыла торган стильләр: рәйхани, сөнбели, тумар, тәламани, әфтаби һ.б.

Төрле тарихи чорларда теге яки бу стильләрнең төрле максатлардан файдалануы. Мәсәлән, Җучи Олысы ханларының эчке эш кәгазьләре сөлс һәм дивани стиле белән, ә Хаҗи Гәрәй һ.б. чорында җәли сөлс стилендә язылуы.

15 гасыр ахырыннан дивани стиленең дәүләтара документлар язуның төп стиле булуы.

Әдәбият:

Усманов М.А. Жалованные акты Джучиева Улуса 14-16 вв. / М.А. Усманов. – Казань: Изд-во КГУ, 1979. – С.85—139.


Тема № 11. Рәсәйдә һәм Татарстанда каллиграфия сәнгатенең бүгенге көндә торышы. Шәмаил – татарларга гына хас каллиграфия сәнгате. Каллиграфия сәнгате формалашуында Казан дәүләт университетының роле. Казан - профессиональ шәмаил сәнгате үзәге. Татар халкының хаттатлары.
Шәмаил сәнгатенең татарларга гына хас сәнгать төре булуы. “Шәмаил” сүзенең беренчел мәгънәсе –Аллаһның, Мөхәммәд пәйгамбәрнең (с.г.в.) сыйфатлары дигәнне аңлатуы. Татарларда шәмаил сәнгате формалашуның өч этабы: 1) 18 гасыр ахры – 20 гасыр башы. Классик стильдә эшләнгән шәмаилләр; 2) 1930 нчы – 1990 нчы еллар. Совет чорындагы торгынлык еллары; 3) 1990 нчы еллардан алып хәзерге көннәргә кадәр. Торгызу һәм яңару чоры.

Беренче этапта шәмаилләр һәвәскәр рәссамнар тарафыннан эшләнүе. Шәмаилләр эшләү техникалары. 19 гасыр башларында Азия типографиясенең шәмаилләр сәнгатен пропагандалау һәм тарату өлкәсендәге эшчәнлеге. 19 гасыр уртасында шәмаилләр бастыру белән берничә типография шөгыльләнүе (Яңа татар бистәсе, Швиц, абыйлы-энеле М. Һәм Ш. Каримовлар, И.В. Перов, И.Н. Харитонов, М.Чирикова һ.б. типографияләре). Матур язу сәнгатенең татарлар арасында, аеруча мәдрәсә шәкертләре арасында киң таралган булуы. Н.Ф. Катановның, Я.Кобловның, П.М. Дульскийның әлеге күренеш турындагы фикерләре. 1843 елдан КДУда Мөхәммәдгали Мәхмүдов тарафыннан гарәп каллиграфиясе укытыла башлавы.

Бу чорның танылган хаттатлары: Госман Салиев, Мохтаһир Йәхъя, Мораддым ибн Ибраһим, Хуҗасәидев, абыйлы-энеле Әхмәтовлар.

Совет чорында шәмаил сәнгатенең тынып торуы. Б. Урманчының татар сәнгатенә керткән өлеше. 1990 еллар башында шәмаилләр сәнгатен торгызудагы Н.Ф. Исмәгыйлевнең (Нәҗип Нәккаш) эшчәнлеге.

Бүгенге көн хаттатлары С.М. Гыйлаҗетдинов, Ф.Г. Гыйрфанов, Р.Ф. Мәрдәнов, Р.С. Мөхәммәтҗанов, Р.Н. Сәлахетдинов, В.М. Ханнанов, Р.Г. Шәмсетдинов, Р.Н. Шәмсутов һәм аларның иҗат эшләре.

Тема № 12. Гарәби каллиграфия сәнгатенең аерым жанры буларак тугра.


Туграның тамыры “билге”, “тамга”, “әләм”, “байрак” дигән мәгънәләрне белдерә. “Ту”, “тугъ” сүзеннән булуы. Тугра – гарәп каллиграфиясенә нигезләнеп монограмма рәвешендә эшләнгән кеше исеме яки гаилә әгъзалары исемнәре булуы. Туграларның иң элек госманлы төрекләренең ярлыкларында, хатларында, фәрман-боерыкларында XIV гасыр башларында гамәлгә керүе. Төрекләрнең 16 гасыр ахырларына кадәр күрше-тирәдәге күп дәүләтләрне һәм территорияләрне яулап алуы нәтиҗәсендә туграның башка халыкларга да килеп җитүе. Мәсәлән, Иранда, Мисырда, Кырымда төрек солтаннары туграларының тәэсире шактый зур булуы. Гарәпләр үзләре дә шул стильдә язылган әсәрне “тугран” дип атый башлаулары. Ярлыклардагы туграларда хөкемдарларның исеме, титулы гарәп хәрефләре белән билгеле бер декоратив – монументаль стильдә сәнгатьле итеп язылып, туграларның хәрефләре алтын белән, ә туграны тулыландырып тора торган бизәк-орнаментлар җете зәңгәр, фирүзә, яшел, кызыл, шәмәхә төсләр белән рәсемләнүе. Рәсәй патшалары туграларының госманлы төрек шаһларыннан аермалы буларак аскы өлеше пирамидаль формасын югалта баруы, ә туграның өске өлешендәге өч байрагы (ягъни “әлиф” һәм “ләм” хәрефләренең вертикаль өлешләре) бишкә җиткерелүе.

19 гасыр урталарында татар укымышлылары, шәһәр байлары, сәүдәгәрләре катламының шәхси мөһерләрендә тугра элементлары күренсә дә, алар нигездә ирекле рәвештә,каноннар сакланмыйча ,эшләнгән булуы.

Гарәп язуының чиксез мөмкинлекләрен чагылдырган тугралар – шәхси герблар, китап экслибрисларының 90 нчы еллар башында яңадан куллана башлавы. Бу эштә танылган хаттат Нәҗип Нәккашның күпкырлы эшчәнлеге. Хәзерге заман туграларының тышкы рәвеше тулысынча рәссам фантазиясенә бәйле булуы.

Каллиграфик язуның тышкы сурәте белән эчтәлеге арасындагы символик бәйләнешенең бүгенге көндә туграларның гаҗәеп популяр -лашуына китерүе.

Гарәби каллиграфия сәнгатенең аерым бер кызыклы жанры булган туграларга Европа сәнгать белгечләренең, төрек галимнәренең дә игътибар итүләре, өйрәнүләре һәм шул хакта 20 йөз башыннан 21гасырга кадәр шактый хезмәтләр язылуы.

Әдәбият:


  1. Акмал Н.Тугры Нәҗип туграсы / Н. Акмал // Мәдәни җомга. - 1998. – 16 октябрь.

  2. Нәккаш Н. Таныганга – тамга / Н. Нәккаш // Сөембикә. – 2008. - № 7. – С. 47-50.

  3. // Казань, Усманов М. Жалованные акты Джучиева Улуса XIV- XVI века / М. Усманов 1979. – С. 191-197.



  1. Фаизов С. Тугра – восточный герб / С. Фаизов // Азия и Африка, 1995. - № 4. – С. 76-81.

  2. Якупова З. Якутлар табыладыр вакыт белән / З. Якупова // Музейханә. – 2008. - № 2.

Гарәп язуы палеографиясе һәм каллиграфиясе” курсы буенча реферат темалары




  1. Мөхәммәдгали Мәхмүдов. Уку-укыту эшчәнлеге.

  2. Идел буе халыкларының рухи мәдәниятен үстерүдә Казан дәүләт университетының роле.

  3. Көнчыгыш халыклары мәдәниятендә кулъязма китаплар.

  4. Гарәп каллиграфиясендә күфи стиле. Төрләре.

  5. Казан университеты Азия типографиясенең ислам рухын таратудагы эшчәнлеге.

  6. Татар басма китабы тарихы.

  7. Гарәп каллиграфиясендә сөлс стиле. Төрләре.

  8. Гарәп каллиграфиясендә дивани стиле. Төрләре.

  9. Гарәп каллиграфиясендә декоратив стильләр.

10. Гарәп каллиграфиясендә “классик алтылык” стильләр – “Әл-әклам әс-ситта”.

11. Гарәп илләрендә рәсем сәнгатендә кешеләрне сурәтләүгә карата мөнәсәбәт.

12. Гарәп каллиграфиясендә нәсх стиле.

13. Хаттат Якут әль-Мөстәгъсими (1203-1298).

14. Ислам сәнгатендә орнамент.

15. Тугра. Барлыкка килү тарихы. Вазифалары.

16. Изге таш – Кәгъбәтулла. Төзелү тарихы. Шәмаилләрдә тасвирлануы.

17. Ислам дөньясының танылган мәчетләре һәм каллиграфик үрнәкләр.

18. Казанның танылган мәчетләре һәм каллиграфик үрнәкләр.

19. Казандагы Әҗем мәчете һәм каллиграфик үрнәкләр.

20. Казандагы Ш. Мәрҗани мәчете һәм каллиграфик үрнәкләр.

21. Торгызылган тарихыбыз – Кол Шәриф мәчете һәм каллиграфик үрнәкләр.

22. Казанның яңа мәчетләре һәм каллиграфик үрнәкләр.

23. Хәзерге заман хаттатлары. Каллиграфиянең хәзерге торышы.

24. Хаттат Нәҗип Фәйзрахман улы Исмәгыйлев.

25. Беренче татар басма китапларының бизәлеше.

26. Матур язу сәнгатенә багышланган трактатлар.

27. Солтангали Мәшһәди. Аның “Хаттатлар турында трактат”ы.

28. Хаттат Миргали Тәбризи.

29. Гарәп язуының рухи асылы.

30. Изге язу коралы – каләм.

31. Бакый Урманчы. Тормышы. Иҗаты.

32. Татарларда шәмаил сәнгате. Бүгенге торышы.

33. Шәмаил тарихы. Индексаль төр шәмаилләр.

34. Татар тормышында шәмаил. Комбинатор төр шәмаилләр.

35. Шәмаилләрдә биналар сурәте. Шәмаилләрнең сурәтле төре.

36. Татар кулъязма китабы.

37. Нух пәйгамбәр көймәсе. Шәмаилләрдә тасвирлануы.

38. Шәмаил – Мөхәммәд пәйгамбәр сыйфатларын тасвирлау.

39. Борынгы Көнчыгышта язуның барлыкка килүе.

40. Урта гасырның танылган хаттатлары.


следующая страница>


Х. Х. Кузьмина Гарәп язуы палеографиясе һәм каллиграфиясе

Уку-укыту методик кулланмасы Казан дәүләт университетының татар теле тарихы һәм гомуми тел белеме кафедрасы утырышында 2009 елның 24 ноябрендә расланды

738.07kb.

16 12 2014
4 стр.


9 нчы сыйныф, татар теле. (68 сәг) Аңлатма язуы Эш программасы статусы

Программа нигезенә Россия, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыкларының мәктәпләрдә урта һәм тулы белем алу стандартлары салынды, “Рус мәктәпләрендә укучы татар балаларына ана теле

496.48kb.

02 10 2014
3 стр.


Татар әдәбиятыннан эш программасы 8 нче сыйныф (70 сәг) Аңлатма язуы

Программа нигезенә Россия, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыкларының мәктәпләрдә урта һәм тулы белем алу стандартлары салынды, “Рус телендә сөйләшүче балаларга татар әдәбияты про

230.11kb.

30 09 2014
1 стр.


Татар теленнән эш программасы 5 нче сыйныф (105 сәг) Аңлатма язуы

Программа нигезенә Россия, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыкларының мәктәпләрдә урта һәм тулы белем алу стандартлары салынды, “Рус телендә сөйләшүче балаларга татар телеукыту пр

482.4kb.

11 10 2014
4 стр.


Татар теленнән эш программасы 7 нче сыйныф (105 сәг) Аңлатма язуы

Программа нигезенә Россия, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыкларының мәктәпләрдә урта һәм тулы белем алу стандартлары салынды, “Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле укыту п

286.02kb.

12 10 2014
1 стр.


Аңлатма язуы Татар теленә өйрәтүнең төп максаты – гамәли максат

Тәрбияви максат балаларның рухи дөньяларын баету, аларны татар халкының мәдәнияте һәм сәнгате белән таныштыру, төрле милләт вәкилләре арасында дуслык һәм хөрмәт хисе тәрбияләүгә юн

218.59kb.

25 12 2014
1 стр.


Аңлатма язуы Бердәм республика имтиханына әзерләнү өчен төзелгән программага нигезләнеп тәкдим ителгән тестлар җыелмасы һәм дәрестә файдалану өчен

Сүзләргә морфологик анализ ясау, сүзләрне сүз төркемнәре һәм җөмлә кисәкләре ягыннан тикшерү өчен китерелә текстлар, аерым җөмләләр бирелде

516.6kb.

13 10 2014
4 стр.


Татар теленнән эш программасы 1 нче сыйныф (99 сәг) Аңлатма язуы Эш программасы статусы

Программа нигезенә Россия, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыкларының мәктәпләрдә урта һәм тулы белем алу стандартлары салынды,” Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле укыту п

473.04kb.

01 10 2014
2 стр.