Flatik.ru

Перейти на главную страницу

Поиск по ключевым словам:

страница 1страница 2страница 3
9 нчы сыйныф, татар теле.

(68 сәг)

Аңлатма язуы



Эш программасы статусы.

Программа нигезенә Россия, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыкларының мәктәпләрдә урта һәм тулы белем алу стандартлары салынды, “Рус мәктәпләрендә укучы татар балаларына ана теле һәм әдәбият укыту программалары”на нигезләнеп төзелде.



Эш программасы структурасы.

Татар теленнән эш программасы өч өлештән тора: аңлатма язуыннан, төп бүлекләрне, белем һәм күнекмәләрне үз эченә алган программаның эчтәлегеннән, укучыларның әзерлек дәрәҗәсенә таләпләреннән.



Эш программасының эчтәлеге.

Яңа стандарттагы иң мөһим таләп мондый: мәктәпне тәмамлаганда, «укучы үз алдына максат куярга һәм аны тормышка ашыру юлларын үзе таба алу дәрәҗәсенә күтәрелергә тиеш”. Бу – яңа стандартта эшлекле белем дип атала. Эшлекле белем – стандарт керткән яңалыкның әһәмиятле эчтәлеген ачып бирүче иң гомуми төшенчә. Белем алу гамәлләренең структурасын һәм принцибын стандарт үзе аңлата:

Татар теле укытуның максатлары:

Укучыларда татар теленә хөрмәт һәм аны ярату, рухи кыйммәт һәм кешелек дөньясының аралашу, белем алу чарасы буларак аңлы караш тәрбияләү;

Укучыларның сөйләү һәм фикерләү сәләтен үстерү, аларны татар әдәби телен тормышның төрле өлкәләрендә ирекле куллана алырлык шәхесләр итеп тәрбияләү; дөрес сөйләм эшчәнлегенең үзара аралашу чарасы икәнен белдерү;

Татар теле, аның төзелеше, кулланылышы турында мәгълүмат алу; татар әдәби теленең төп нормаларын һәм стилистик мөмкинлекләрен ачык күзаллау, аларны тиешенчә куллана белү; сүз байлыгын арттыру, сөйләмдә кулланыла торган грамматик чараларны төрлеләндерү;

Телне өйрәнгәндә үзләштергән белем һәм күнекмәләрне сөйләмдә дөрес куллана белү.

Белем бирү эчтәлегенең мәҗбүри минимумы.

Коммуникатив компетенция. Сөйләм. Телдән һәм язма сөйләм. Диалогик һәм монологик сөйләм. Сөйләм стильләре. Матур әдәбият теле.

Телдән һәм язма сөйләмне аеру. Тел берәмлекләрен аралашуны ситуация үзенчәлекләренә карап сайлый белү. Аралашу өлкәсенә һәм ситуациясенә бәйле рәвештә телдән һәм язма сөйләмне дөрес файдалану.

Текстның темасы, төп фикере һәм төзелеше. Аларның стильләрендә жанр төрлелеге.

Татар әдәби теле һәм аның нормалары турында төшенчә.

Сөйләм эшчәнлеге төрләрен (тыңлап аңлау, сөйләү, уку һәм язу) үзләштерү.

Укуның төрле төрләрен (танышу, өйрәнү һ.б.)үзләштерү. Уку киталары, масса күләм мәгълүмат чаралары, интернет һ.б. чаралар белән эшләү алымнарын үзләштерү.

Иҗтимагый-мәдәнии, әхлакый, көнкүреш, уку темаларына бәйле булган монологтк һәм диалогик сөйләм үрнәкләрен төзү.

Текстның эчтәлеген кыскача , тулы яки сайлап алып сөйләү. Диктантлар, изложениеләр һәм сочинениеләр язу. Төрле стилҗ һәм жанрдагы текстлар төзү: бәяләмә, аннотация, хат, ышаныч кәгазе, гариза, тезис, конспект һ.б.ш.



Лингвистик компетенция. Телнең кеше тормышында һәм җөмгыятьтә тоткан урыны. Татар теле – Татарстан Республикасының дәүләт теле. Татар теле – татар халкының милли теле.

Матур әдәбият һәм аның нормалары турында төшенчә.

Татар теленең үсештә булуы. Соңгы елларда татар теле лексикасындагы үзгәрешләр.

Тел белеменә караган сүзлекләр һәм алардан файдалану.

Укыту планында 8 нче сыйныфта татар теленнән атнага 2 сәгать вакыт бирелә. Татар теленнән тематик планны “Рус мәктәпләрендә укучы татар балаларына ана теле һәм әдәбият укыту программалары”на (Ф.Ф.Харисов, Ч.М. Харисова,В.А. Гарипова, Р.Р. Җамалетдинов, Р.Ф.Җамалетдинова. Казан. “Мәгариф” нәшрияты, 2009) нигезләнеп төзедем. Программада 70 сәгать каралган: теоретик материал –37 сәгать, кабатлау -18 сәгать, бәйләнешле сөйләм үстерү – 15сәгать, төрле типтагы тикшерү эшләре - 19 сәгать.



Төп темалар

Сәг.

Белем һәм күнекмәләр

1

Синтаксис буенча өйрәнгәннәрне искә төшерү.

2

Гади җөмлә синтаксисы;

2

Кушма җөмлә синтаксисиы һәм пунктуация

38

-Кушма җөмлә: кушма җөмлә турында гомуми төшенчә, кушма җөмлә төзүче җөмләләрнең бер-берсенә бәйләнеше

-Тезмә кушма җөмлә: тезмә кушма җөмләләрдә бәйләүче чаралар; теркәгечле тезмә кушма җөмләләр, алар янында тыныш билгеләре; теркәгечсез тезмә кушма җөмләләр, алар янында тыныш биогеләре.

-Ииярченле кушма җөмлә: баш һәм иярчен җөмлә; иярчен җөмләләрне мәгънә һәм төзелеш ягыннан төркемләү.

-Иярченле кушма җөмләнең төзелеш ягыннан төрләре: аналитик иярчен җөмләләр, синтетик иярчен җөмләләр, иярченле кушма җөмләләрнең синонимлыгы һәм рус телендә бирелеш формалары;

-Иярчен җөмләләрнең мәгънә ягыннан төрләре: иярчен ия җөмлә, иярчен хәбәр җөмлә, иярчен тәмамлык җөмлә, иярчен аергыч җөмлә;

-Иярчен хәл җөмләләр: иярчен вакыт җөмлә, иярчен урын җөмлә, иярчен рәвеш җөмлә, иярчен күләм җөмлә, иярчен максат җөмлә, иярчен шарт җөмлә, иярчен кире җөмлә, иярчен кереш җөмлә,;мәгънә һәм төзелеше ягыннан төрле булган иярченле кушма җөмләләрне сөйләмдә дөрес куллану, иярченле кушма җөмләләрне үзгәртеп кору;

-Катлаулы кушма җөмләләр: күп тезмәле кушма җөмлә, күп иярченле кушма җөмләләр, тиңдәш, тиңдәш түгел бер-бер артлы ияртүле һәм берничә төр иярүле күп иярченле кушма җөмләләр; катнаш кушма җөмләләр турында төшенчә;


3

Текст синтаксисы һәм пунктуация

12

-Текст синтаксисы: тезем, чит сөйләмле текст, туры сөйләм янында тыныш билгеләре;

-Пунктуация: җөмләнең төзелеше, мәгънәсе, интонация һәм тыныш билгеләре; нокта, сорау, өндәү билгеләре куела торган очраклар; күп нокталар һәм куштырнаклар куелу очраклары; өтер куелу очраклары; нокталы өтер, ике нокта куелу очраклары; сызык, җәяләр куелу очраклары;



4

Стилистика һәи сөйләм культурасы

4

-Әдәби һәм язма сөйләм стильләре турында төшенчә; язма сөйләм стильләре; синонимнарның сөйләм оештырудагы роле, стилистик хаталар; сөйләм культурасы, әдәби тел нормалары;

5

5 – 9 нчы сыйныфларда үткәннәрне гомумиләштереп кабатлау


4 +8

-Фонетика, орфоэпия, графика һәм орфография; лексикология;сүз төзелеше һәм сүз ясалышы; морфология, синтаксис һәм пунктуация

7

Шул исәптән БСҮ


15




Укучыларның әзерлек дәрәҗәсенә таләпләр:


  • ана теленең төп берәмлекләрен һәм аларның билгеләрен белү;

  • телдән һәм язма сөйләм, диалог, монолог, аралашу ситуацияләрендә тел стильләре, текст төшенчәләрен аңлау һәм гамәлдә дөрес куллану;

  • тыңлап аңлау һәм уку буенча телдән һәм язма рәвештә (радио, телеведениедән һ.б.) хәбәр ителгән мәгълүматны аңлау;

  • сөйләү һәм язуда татар әдәби теленең төп нормаларын (орфоэпик, лексик, грамматик, орфографик һәм пунктацион)саклау һәм сөйләм әхлагы нормаларын үтәү;

  • татар теленең фонетик, лексик системаларын һәм грамматик төзелешен үзләштерү;

  • сүзләрне төзелеше һәм ясалышыбуенча тикшерә белү;

  • текст төзелешен һәм тел үзенчәлекләрен билгәли белү;

  • сөйләм стиле, фәнни, публицистик, рәсми-эш, матур әдәбият стильләрен аерырга өйрәтү;

  • ана теленең грамматик категорияләрен белү;

  • грамматик үзенчәлекләренә карап, сүз төркемнәрен аера белү;

  • сүз төркемнәренә морфологик анализ ясау;

  • сүз, сүзтезмә, җөмләләрдәге хаталарны төзәтү;

  • җөмләгә синтаксик анализ ясау;

  • төрле стиль һәм жанрдагы текстларны тиешенчә уку күнекмәләре булдыру;

  • төрле сүзлекләрдән һәм белешмә характерындагы китаплардан, массакүләм мәгълүмат чараларыннан урынлы файдалану;

  • синтетик һәм аналитик иярченле кушма җөмләләрне сөйләмдә куллана белү;

  • текстның эчтәлеген телдән яки язмача төгәл итеп, сайлап яки кыскача, гади һәм кушма җөмләләр кулланып сөйли белү;

  • бирелгән темага, куелган максатка ярашлы рәвештә, төрле ситуацияләрдән чыгып, сурәтләү яки хикәяләү характерындагы текстларны телдән яки язмача әзерләү;

  • җөмләнең тиңдәш кисәкләрен, аерымланган кисәкләрен тиешенчә куллана белү, алар янында тыныш билгеләрен кую;

  • сорауларга тулы һәм дөрес итеп җавап бирү;

  • төрмыш-көнкүреш, уку, иҗтимагый, мәдәни темаларга әңгәмә кору, үз фикереңне яклап, әңгәмә-бәхәс формасында сөйләшү күнекмәләренә ия булу”

  • туры һәм кыек сөйләмнән урынлы файдалану, алар янына тиешле тыныш билгеләрен кую;

  • текстның планын төзү яки аның эчтәлеген конспект формасында язу;

  • тәкъдим ителгән текстларны рус теленнән татар теленә һәм татар теленнән рус теленә тәрҗемә итү;

  • ана теленең башка фәннәрне өйрәнү һәм белем алу чарасы икәнен аңлау;

  • татар теле дәресләрендә алган белем һәм күнекмәләрне ана теленең кеше һәм җәмгыять тормышында алып торган урынын аңлап куллана һәм бәяли белергә өйрәнү, татар теленең Татарстан Республикасында дәүләт теле буларак өйрәнелүен, аның иҗтимагый әһәмиятенең артуын аңлау.

IX нчы сыйныфта татар теленнән үзләштерелергә һәм камилләштерелергә тиешле гомумкүнекмәләр

Уку эшчәнлеген оештыра белү юнәлешендә

Китап, өстәмә мәгълүмат белән эш итү

Фикерләү белән бәйле күнекмәләр

Телдән һәм язма сөйләм үстерү һәм аралаша белү юнәлеше

1. Уку мәсьәләләрен мөстәкыйль билгеләү

2. Уку операцияләрен планлаштыру.

3. Белем алуның рациональ ысулларын сайлау.

4Үзеңнең уку һәм танып-белү эшчәнлегеңне анализлау, аңа бүя бирү.

5.Мөстәкыйль белем алу буенча эшне планлашты -рырга өйрәнү.


1. Дәреслек белән эш итә белү.

2. Төрле чыганаклар белән мөстәкыйль эш итә белү

3. Төрле текстлардан төп фикер не аерып ала белү, текстның логик схемасын билгеләү, гади һәм катлаулы план белән эш итү.

4. Белемнәрне системалаштыру өчен таблица, график, схемалар -дан файдалану. .

5. Эчтәлекне аңлап, тиешле тизлектә, дөрес уку:

-уку елы башында -90-110 сүз

-уку елы ахырында-90-110 сүз

6. Сүзлекләрдән файдалана белү, белешмә әдәбият белән система- лы эшләү.

7. Вакытлы матбугат басмалары белән даими эшли белү


1.Уку мәсьәләсен куя белү.

2. Яңа теманы аңлауга мотив тудыру.

3. Танып белү активлыгын үстерү.

4, Төшенчә, термин, кагыйдә, закончалыкларны аңлап кабул итү күнекмәләрен камилләштерү.

5. Грамматик анализ төрләрен үзләштерү:

- мөстәкыйль сүз төркемнәренә морфологик анализ;

- ярдәмлек сүз төркемнәренә морфологик анализ;

-гади җөмләгә синтаксик анализ;

-кушма җөмләгә синтаксик анализ;

6. Тикшеренү ысуллары:

- модельләштерү;

-охшатып эшләү.

7. Логик алымнардан чагыштыру, анализ, гомумиләштерү, нәтиҗә ясау күнекмәләре булдыру.


1. Телдән сөйләм:

-Кагыйдәләрне аңлап эзлекле сөйли белү күнекмәсе;

- Сорауны формалаштыра белү һәм тулы җавап бирә белү күнекмәсе;

- Диалоглар төзү күнекмәсе;

2. Язма сөйләм:

-күчереп язу;

-фикер йөртү элементлары кертеп, әзер план буенча бирелгән темага сочинение язу- 2 (1)

-катлаулы план буенча изложение язу- 7 (2)

уку елы башында 350-370 сүзле текст (язма күләме 135-140 сүз) уку елы ахырында 370-390 сүзле текст (язма күләме140-145 сүз);

-сүзлек диктанты – 30-38 сүз

-контроль диктант- 2 (105-125 сүз);

-эш кәгазьләре язу ( гариза, хат, акт)



Укыту – методик комплекты

  1. “Рус мәктәпләрендәукучы татар балаларына ана теле һәм әдәбият укыту программалары”на (Ф.Ф.Харисов, Ч.М. Харисова,В.А. Гарипова, Р.Р. Җамалетдинов, Р.Ф.Җамалетдинова. Казан. “Мәгариф” нәшрияты, 2009)

  2. Рус мәктәпләрендәге татар балаларына татар теленнән гомуми белем бирүнең дәүләт стандарты.(Харисов Ф.Ф., Харисова Ч.М.,Хаков В.Х., Измайлова Г.Г., Хәмидуллина Э.Х.Казан, 2008.)

  3. 9 нчы сыйныфта татар теле дәреслеге. (К.З. Зиннәтуллина, Ф.Ф. Фатыйхова, Р.Х. Мирзаһитов - Казан, “Мәгариф” , 2008)

  4. Тата теле морфологиясе. /Ф.М. Хисамова. - Казан, “Мәгариф” , 2005.

  5. Хәзерге татар әдәби теле. / Ф.С. Сафиуллина, М.З.Зәкиев.- Казан, “Мәгариф” , 2004.

  6. Урта мәктәп һәм гимназияләрдә татар телен укыту методикасы. / Ф.С.Вәлиева, Г.Ф. Саттаров. – Казан: “Раннур”, 2000.



Барлыгы

Теоретик материал

Кабатлау

Бәйләнешле сөйләм үстерү

Шулардан: диктанат

Сочинение

Изложение

68

35

18

15

5(2)

2 (1)

7(2)

Тематик плак



Дәрес темасы


Сәгать саны

Дәрес тибы

БДИ

әзерлек


Үзләштерергә яки камилләштерергә тиешле белем һәм күнекмәләр

Дата



















План

Факт

1

Гади җөмлә синтаксисы

1

Кабатлау, белемнәрне системага салу дәресе




Әйтү максаты ягынна җөмлә төрләрен, җөмләнең баш һәм иярчен кисәкләрен, тиңдәш кисәкләрне, аерымланган кисәкләре, модаль кисәкләре һәм алар янында тыныш билгеләренең куелышын искә төшерү







2

Гади җөмлә синтаксисы

1

Кабатлау, белемнәрне системага салу дәресе

Тест (10 мин)

Бер составлы һәм ике составлы җөмләләр, тулы һәм ким җөмләләр, раслау һәм инкарь җөмләләр, туры һәм кыек сөйләм, һәм алар янында тыныш билгеләренең куелышын искә төшерү







3

Тикшерү диктанты

1
















4

Кушма җөмлә турында гомуми төшенчә.

1

Яңа материал белән таныштыру дәресе




Кушма җөмләнең ике яки берничә гади җөмләдән торуы, гади җөмләдән төзелешләре белән аерылуы.







5

Кушма җөмлә төзүче җөмләләрнең бер-берсенә бәйләнеше

1

Катнаш дәрес




Кушма җөмләгә берләшкән гади җөмлә-нең форма ягыннан үзара тыгыз бәйләнгән булулары, түбәндәге чаралар (теркәгеч, мөнәсәбәтле сүз, интонация, кушымча, бәйлек һәм бәйлек сүз, янәшәлек,) ярдәмендә бәйләнүләре







6

Тезмә кушма җөмлә. Бәйләүче чаралары

1

Яңа материал белән таныштыру дәресе




Кушма җөмлә эчендәге гади җөмлә -ләрнең үзара тезү һәм ияртү юлы белән бәйләнүләре.Үзара тезү юлы беләг бәйләнгән җөмләләәрдән торган кушма җөмләләрнең тезмә кушма җөмлә дип аталуы.Теркәгечле һәи теркәгечсез кушма җөмләләр булуы







7

Теркәгечле тезмә кушма җөмләләр. Алар янында тыныш билгеләре

1

Катнаш дәрес

Фонетик

анализ


Теркәгечле кушма җөмләләрнең үзара җыючы, каршы куючы, бүлүче теркәгечләр ярдәмендә бәйләнүе; теркәгечле тезмә кушма җөмлә эчендәге гади җөмләләр бер-бер берсеннән өтер белән аерылулары







8

Теркәгечсез тезмә куш- ма җөмләләр. Алар янында тыныш бигеләре


1

Катнаш дәрес





Теркәгечсез тезмә кушма җөмләләрне бәйли торган чаралар: санау интона -циясе, каршы кую интонациясе. Санау интонациясе ярдәмендә бер үк вакытта булган, бер-бер артлы килгән һәм төрле вакытта булган күренешләрнең саналып күрсәтелүе; каршы кую интонациясе ярдәмендә күренешләр бер-берсенә каршы куелулары; бер-берсеннән өтер белән аерылулары, гади җөмләләрнең үз эчендә өтер булса, андый җөмләләр үзара нокталы өтер белән аерылулары, кискен каршы куюны һәм вакыйгаларның кинәт аерылышуын белдергән җөмләләр арасында сызык куела







9

Тезмә кушма җөмлә-не гомумиләштереп кабатлау

1

Белемнәрне йомгаклау һәм системага салу дәресе

Тест (15 мин)

Тезмә кушмалар турында алган белемнәрне ныгыту.







10

Изложение

1

Бсү













11

Иярченле кушма җөмлә: баш һәм иярчен җөмлә.Иярчен җөмлә-не мәгънә һәм төзелеш ягыннан төркемләү.

1

Яңа материал белән таныштыру дәресе




Үзара иярчен юлы белән бәйләнгән җөмләләрдән торган кушма җөмлә иярченле кушма җөмлә дип аталу, ияреп килгән җөмлә- иярчен дип, ияртеп килгәне-баш җөмлә дип аталуы. Баш җөмләдән иярчен җөмләгә сорау куелу. Иярчен җөмләләрнең иярчен ия, иярчен хәбәр, иярчен тәмамлык, иярчен аергыч, иярчен кереш һшм иярчен хәл җөмләләргә бүленүе. Төзелешләре ягыннан , ягъни бәйләүче чараларның иярчен җөмләнең хәбәре составында булу-булмавыннан чыгып. Иярчен җөмләләр аналитик һәм синтетик төрләргә бүленүләре.







12-13


Иярченле кушма җөмлә төзелеш ягыннан төр-е: аналитик иярчен җөмлә, синтетик иярчен җөмлә. Иярченле кушма җөмлә-нең синонимлыгы һәм рус телендә бирелеш формалары

1

1


Яңа материал белән таныштыру дәресе




Баш җөмләгә үзенең хәбәре составында тормый торган чаралар ярдәмендә иярган җөмләнең аналитик җөмлә дип аталуы, бәйләүче чаралары өч төрле булуы: иярчен теркәгечләр һәм теркәгеч сүзләр, мөнәсәбәтле сүзләр, көттерү интонациясе, мөнәсәбәтле сүзләр, ике төрле тыныш билгесе куелу-өтер һәм ике нокта. Баш җөмләгә үзенең хәбәре составындагы чаралар ярдәмендә иярган җөмләнең синтетик җөмлә дип аталуы, бәйләүче чаралары өч төрле булуы: кушымчалар, бәйлекләр һәм бәйлек сүзләр, янәшә тору, бер төрле тыныш билгесе куелу.







14

Мәгнәсе ягыннан иярчен җөмләләрнең төрләре турында мәглүмат. Иярчен ия җөмлә

1

Катнаш дәрес

Морфолгик

анализ


Иярчен ия җөмләнең я баш җөмләнең иясе урынында килүе, я баш җөмләдә мөнәсәбәтле сүз белән бирелгән ияне ачыклавы; аналитик һәм синтетик төрләре булуы; рус телендә придаточные изъяснительные предложения дип аталуы







15

Иярчен хәбәр җөмлә

Беркетмә язу



1

Катнаш дәрес

Бсү





Иярчен хәбәр җөмләнең я баш җөмләнең хәбәре урынында килүе, я баш җөмләдә мөнәсәбәтле сүз белән бирелгән хәбәрне ачыклавы; бары тик аналитик булуы; рус телендә придаточные изъяснительные предложения дип аталуы







16

Сочинение

1

Бсү













17

Иярчен тәмамлык җөмлә

1

Катнаш дәрес




Иярчен тәмамлык җөмләнең я баш җөмләнең иясе урынында килүе, я баш җөмләдә мөнәсәбәтле сүз белән бирелгән тәмамлыкны ачыклавы; аналитик һәм синтетик төрләре булуы; рус телендә придаточные изъяснительные предложения дип аталуы







18

Иярчен аергыч җөмлә

Белдерү язу



1

Катнаш дәрес

Бсү





Иярчен ия җөмләнең я баш җөмләнең аергычы урынында килүе, я баш җөмләдә мөнәсәбәтле сүз белән бирелгән аергычны ачыклавы; аналитик һәм синтетик төрләре булуы; рус телендә придаточные определительные предложения дип аталуы







19

Диктант

1
















20

Иярчен вакыт җөмлә. иярчен урын җөмлә

1

Катнаш дәрес

тест

Иярчен вакыт җөмләнең я баш җөмләнең вакыт хәле урынында килүе, я баш җөмләдә мөнәсәбәтле сүз белән бирелгән вакыт хәлен ачыклавы; аналитик һәм синтетик төрләре булуы; аналитик и. җ. баш җөмләгә мөнәсәбәтле сүзләр ярдәмендә, синтетик и.җ. баш җөмләгә кайбер килеш һәм хәл фигыль кушымчалары ярдәмендә бәйләнүе. Иярчен урын җөмләнең я баш җөмләнең урын хәле урынында килүе, я баш җөмләдә мөнәсәбәтле сүз белән бирелгән урын хәлен ачыклавы; аналитик һәм синтетик төрләре булуы; аналитик и. җ. баш җөмләгә мөнәсәбәтле сүзләр ярдәмендә, синтетик и.җ. баш җөмләгә кайбер килеш кушымчалары ярдәмендә бәйләнүе.







21

Иярчен рәвеш җөмлә. иярчен күләм җөмлә

1

Катнаш дәрес




Иярчен рәвеш җөмләнең я баш җөмләнең рәвеш хәле урынында килүе, я баш җөмләдә мөнәсәбәтле сүз белән бирелгән рәвеш хәлен ачыклавы; аналитик һәм синтетик төрләре булуы; аналитик и. җ. баш җөмләгә гүя теркәгече, мөнәсәбәтле сүзләр һәм –мыни/-мени кисәкчәсе ярдәмендә, синтетик и.җ. баш җөмләгә –ча/-сә, -дай/-дәй хәл фигыль кушымчалары , кебек, шикелле, сыман, төсле, килеш, хәлдә, итеп бәйлекләре һәм бәйлек сүзләре ярдәмендә бәйләнүе. Иярчен күләм җөмләнең я баш җөмләнең күләм хәле урынында килүе, я баш җөмләдә мөнәсәбәтле сүз белән бирелгән күләм хәлен ачыклавы; аналитик һәм синтетик төрләре булуы; аналитик и. җ. баш җөмләгә мөнәсәбәтле сүзләр ярдәмендә, синтетик и.җ. баш җөмләгә төрле кушымчалары һәм дәрәҗәдә, кадәр бәйлек сүзләр ярдәмендә бәйләнүе.







22

Иярчен сәбәп җөмлә.

Иярчен максат җөмлә

Гариза язу


1

Катнаш дәрес.

Бсү


Синтаксик

анализ


Иярчен сәбәп җөмләнең я баш җөмләнеңсәбәп хәле урынында килүе, я баш җөмләдә мөнәсәбәтле сүз белән бирелгән сәбәп хәлен ачыклавы; аналитик һәм синтетик төрләре булуы; аналитик и. җ. баш җөмләгә чөнки теркәгече, мөнәсәбәтле сүзләр һәм көттерү интонациясе ярдәмендә, синтетик и.җ. кайбер килеш кушымчалары, хәл фигыль кушымчалары , күрә, сәбәпле, аркасында бәйлекләре һәм бәйлек сүзләре ярдәмендә бәйләнүе. Иярчен максат җөмләнең я баш җөмләнең максат хәле урынында килүе, я баш җөмләдә мөнәсәбәтле сүз белән бирелгән максат хәлен ачыклавы; аналитик һәм синтетик төрләре булуы; аналитик и. җ. баш җөмләгә шуның өчен, моның өчен мөнәсәбәтле сүзләр ярдәмендә, синтетик и.җ. баш җөмләгә төрле өчен бәйлеге, дип бәйлек сүзе ярдәмендә бәйләнүе.







23


Үзең яратып укыган әсәргә бәяләмә язу

1

Бсү













24

Иярчен шарт җөмлә.

1

Катнаш дәрес




Иярчен ия җөмләнең я баш җөмләнең шарт хәле урынында килүе, я баш җөмләдә мөнәсәбәтле сүз белән бирелгән шарт хәлен ачыклавы; аналитик һәм синтетик төрләре булуы; аналитик и. җ. баш җөмләгә шулай булса, алай булса, югыйсә мөнәсәбәтле сүзләр ярдәмендә, синтетик и.җ. шарт фигыль кушымчасы һәм исә, икән сүзләре ярдәмендә бәйләнүе.







25

Иярчен кире җөмлә.

Ышанычнамә язу



1

Катнаш дәрес

Бсү





Иярчен кире җөмләнең я баш җөмләнең кире хәле урынында килүе, я баш җөмләдә мөнәсәбәтле сүз белән бирелгән ктре хәлне ачыклавы; аналитик һәм синтетик төрләре булуы; аналитик и. җ. баш җөмләгә шулай да, алай да, шулай булса да, шуңа карамастан мөнәсәбәтле сүзләр ярдәмендә, синтетик и.җ. шарт хәл фигыль кушымчалары, хәл фигыльнең –гач,-гәч, -ып, -еп кушымчалары һәм –да,-дә кисәкчәсе, карамастан бәйлек сүзләре ярдәмендә бәйләнүе.







26

Иярчен кереш җөмлә.

1

Катнаш дәрес




Баш җөмләнең яисә аның берәр кисәгенең эчтәлегенә сөйләүченең мөнәсәбәтен белдергән, аңа аңлатма рәвешендә килгән җөмлә иярчен кереш җөмлә дип аталуы; аналитик төре генә булуы. Кереш җөмләләрнең ике төре булуы: баш җөмләгә гомумән карый торган кереш җөмләләр, баш җөмләдәге берәр кисәкнең эчтәлегенә карагае кереш җөмләләр.







27

Контроль диктант

1




Диктант










28

Иярченле кушма җөмләләрне кабатлау

1

Белемнәрне йомгаклау, системага салу дәресе

Тест (1 дәрес)

Иярченле кушма җөмләләрне гомумиләштереп кабатлау







29-30

Мәгънә һәм төзелеше ягыннан төрле булган иярченле кушма җөмлә-не сөйләмдә дөрес куллану, иярченле кушма җөмләләрне үзгәртеп кору

2

Катнаш дәрес




Эчтәлек тыңлаучыга тизрәк, җиңелрәк барып җитсен һәм сөйләм матуррак, аһәңлерәк булсын өчен, иярченле кушма җөмләнең төп мәгънәсенә зыян китермичә, бер төрле аналитик җөмләне икенче төр аналитик җөмләгә , бер төр синтетик җөмләне аның башка төренә, яки аналитик төрне синтетик төргә һәм киресенчә үзгәртеп төзергә мөмкинлеге







31




1

Бсү

Изложение










32

Күп тезмәле кушма җөмлә

1

Яңа материал белән таныштыру дәресе




Үзара тезүле бәйләнештәге икедән артык гади җөмләдән торган катлаулы җөмлә күп тезмәле кушма җөмлә дип аталуы.







33

Күп иярченле кушма җөмләләр

1

Яңа материал белән таныштыру дәресе

Җөмләләр өстендә эш (10 мин)

Үзара ияртүле бәйләнештәге икедән артык гади җөмләдән торган катлаулы җөмлә күп иярченле кушма җөмлә дип аталуы. Төзелешләре ягыннан күп иярченле кушма җөмләләрнең дүрт төре булуы: тиңдәш ияртүле, тиңдәш түгел ияртүле, бер-бер артлы ияртүле, берничә төрле ияртүле.







34

Катнаш кушма җөмләләр турында төшенчә

1

Яңа материал белән таныштыру дәресе




Гади җөмләләрне үзара тезү юлы белән дә, ияртү юлы белән дә бәйләнгән катлаулы кушма җөмлә катнаш кушма җөмлә дип аталу.







35

Изложение

1

Бсү













36-37-38

Кушма җөмләләрне гомумиләштереп кабатлау

3

Белемнәрне йомгаклау, системага салу дәресе

Җөмләләр өстендә эш (1 дәрес)










39

Контроль сочинение

1

Бсү

Сочинение










40

Классташыңның сочинениесенә бәяләмә бирү

1

Бсү




Бәяләмә бирү күнекмәләрен үстерү







41

Текст синтаксисы турында төшенчә.

1

Яңа материал белән таныштыру дәресе




Мәгънәви яктан төгәлләнгән, билгеле бер рәвештә оешкан тоташ сөйләм текст дип аталуы. Функциональ яктан текстның өчкә бүленүе: хикәяләү, тасфирлау, фикерләү







42

Текстның бер төре буларак тезем

1

Яңа материал белән таныштыру дәресе




Тиңдәш кисәкләре яки тиңдәш җөмләләре күп булу нәтиҗәсендә бик нык җәенкеләндерелгән гади яки кушма җөмләнең тезем дип аталуы. теземнең санау һәм йомгаклау бүлекләреннән торуы; санау белән йомгаклау бүлеге арасына өтер куелу.







43

Чит сөйләмле текст

1

Яңа материал белән таныштыру дәресе




Сөйләмнең ике төрле булуы: телдән сөйләү һәм язма рәвештә; сөйләмне башкаручының сөйләүче яки автор булуы; текстта сөйләүченең үз сүзләре-автор сөйләме, сөйләүче кулланган башка кеше сүзләре чит сөйләм дип аталу; үзгәртелмичә кулланылган чит сөйләм туры сөйләм, үзгәртелеп кулланылган чит сөйләм кыек сөйләм дип аталу.







44

Туры сөйләм янында тыныш билгеләре

1

Катнаш дәрес




Туры сөйләм янында тыныш билгеләре куелуның берничә төре булуы: 1. А:”Т?”, 2. “Т?” –а, “Т”, - а,”Т!” – а. 3. А:”Т?” – а. 4. “Т, - а, - Т”, “Т! –а. –Т”, “Т, - а, - т”.







45

Пунктуация турында гомуми төшенчә Җөмләнең төзелеше, мәгънәсе, интонация һәм тыныш билгеләре

1

Яңа материал белән таныштыру дәресе




Тыныш билгеләрен кую турындагы кагыйдәләр җыелмасы пунктуация дип аталу; тыныш билгеләренә түбәндәге билгеләр керү: кызыл юл, нокта, өндәү билгесе, сорау билгесе, өтер, нокталы өтер, күп нокталар, ике нокта, сызык, җәяләр, куштырнаклар, сызыкча; интонациянең язуда тыныш билгесе белән күрсәтелүе.







46

Нокта, сорау, өндәү билгеләре куела торган очраклар

1

Катнаш дәрес




Нокта – хикәя җөмләдән һәм тыныч тавыш белән әйтелгән боерык җөмләдән соң, баштагы бер яки берничә хәрефе кыскартылган сүзләрдән соң, драма әсәрләрендә персонаж исеменнән соң; сорау билгесенең сорау интонациясен белдерүе һәм сорау җөмләдән соң куелуы; өндәү билгесенең көчле тойгы белдерүе һәм көчле тойгы белән әйтелгән җөмләләрдән соң, эндәш сүзләрдән һәм ымлыклардан соң куелуы.







47

Күп нокталар һәм куштырнаклар куелу очраклары

1

Катнаш дәрес

Лексик анализ

Күп нокта цитаталарда төшереп калдырылган сүзләр яки җөмләләр урынына, төрле сәбәпләр аркасында сөйләмнең әйтелеп бетмәвен күсәтү өчен куела; куштырнаклар диалог формасында язылмаган туры сөйләмне аеру өчен, китап, газета, журнал, дәдәби әсәрләр, төрле оешма, предприятия исемнәрен аеру өчен, гадшти мәгънәсеннән башка мәгънә белдергән сүзләрне аеру өчен куелуы. Искәрмә: предприятие яки оешма исемнәреннән соң “исемендәге” сүзе килсә, куштырнаклар куелмавы.







48

Өтер куелу очраклары

1

Катнаш дәрес




Өтер тиңдәш кисәкләр янында теркәгечләр кабатланмый килгәндә, аерымланган кисәкләрне аеру өчен, кереш сүзләрне, тыныч тавыш белән әйтелә торган эндәш сүзләрне, ымлыкларны һәм җөмлә башында килгән әйе, юк сүләрен аеру өчен куелуы.







49

Нокталы өтер, ике нокта куелу очраклары

1

Катнаш дәрес




Нокталы өтер: үз эчендә өтере булган җәенке тиңдәш кисәкләр арасында, тезмә кушма җымләдәзге гади җөмләләрнең үз эчләрендә өтерләре булса куелуы;

Ике нокта: санап кителә торган тиңдәш кисәкләр ладыннан көттерү паузасы яалганда, фигыль белән бирелгән хәбәргә ияргән аныклагыч алдында ягъни, башкача әйткәндә кебек ярдәмче сүзләр килмәсә, иярчеле кушма җөмләдә баш җөмлә алдан килгәндә, туры сөйләм автор сүзләреннән соң килсә куелуы.









50

Диктант 155 нче күнегү

1
















51

Сызык, җәяләр куелу очраклары

1

Катнаш дәрес




Сызык; җөмләнең хәбәре исем һәм исем урынында йөри торган сүзләр белән белдерелсә , ия беән хәбәр арасына, кискен каршы куюны белдергән теркәгечсез тиңдәш кисәкләрһәм җөмләләр арасына, аныкланмышы исем белән белдерелгән аныклагыч алдыннан, аныклагыч тиңдәш яки җәекне булып, аның чиген билгеләү кыенлык тудырса, хәбәре әйтелмәгән ким җөмләнең пауза ясала торган урынында, ике чикне күрсәтә торган сүзләр арасына куелуы.

Җәяләр: сөйләм барышында гына кисәтеп, өстәмә аңлатма биреп китә торган кереш сүз һәм кереш җөмләләрне аеру өчен, аныкланмышның тәрҗемәсе яки башка исенме булган аныклагычлар, цитатаның авторы яки чыганагы җәяләр эченә алынуы.









52-53

Синтаксис һәм пунктуацияне гомумиләштереп кабатлау

2

Белемнәрне йомгаклау, системага салу дәресе

Тест (30 мин)










54

“Татарстан сандугачы” темасына сочинение язу

1

Бсү




Хикәяләү тибындагы мәкалә язу күнекмәләрен үстерү







55

Контроль изложение 158 нче күнегү

1

Бсү

Изложение










56

Әдәби һәм язма сөйләм стильләре турында төшенчә;




Яңа материал белән таныштыру дәресе




Телдәге стильләрне һәм аларга хас тел-стиль чараларын өйрәнә торган фәннең стилистика дип аталуы.Телдә киң кулланыла торган сүзләрнең стилистик битараф сүзләр дип йөртелүе татар телендә 5 стиль булуы: әдәби стиль, публицистика стиле, фәнни стиль, рәсми стиль, сөйләмә стиль







57

Синонимнарның сөйләм оештырудагы роле,

1

Катнаш дәрес




Синонимнардан файдаланмау җөмләдә яки абзац эчендә бер үк сүзләрне , бер үк формаларны кабатлауга китерүе, шуның нәтиҗәсендә стильнең ямьсезләнүе, тел нормаларының бозылуы;







58

Стилистик хаталар;

1

Катнаш дәрес




Җөмләдә сүзләрнең дөрес куелмавы аркасында әдәби тел нормаларының бозылуы, төрлечә уйларга юл калдырылуы, аларны кисәтү чаралары.







59

“Табигать һәм без” дигән темага анкета уздыру өчен сораулар төзү

1

Бсү

тест

Бирелгән темага анкета үздыру өчен сораулар төзү күнекмәләрен үстерү







60

Сөйләм культурасы, әдәби тел нормалары;




Яңа материал белән таныштыру дәресе




Сөйләм культурасы-кешенең гомуми культурасының бер билгесе булу, матур итеп әдәби телдә сөйләшкән кешенең сүзе генә тыңлаучыга үтемле булу.







61

Стилистика һәи сөйләм культурасын кабатлау

1

Белемнәрне йомгаклау, системага салу дәресе













62

Фонетика, орфоэпия, графика һәм орфография;

1

Белемнәрне гомуми-реп кабатлау дәресе




Фонетика, орфоэпия, графика һәм орфографияне кабатлау







63

Лексикология

1

Белемнәрне гомуми-реп кабатлау дәресе




Лексикологияне кабатлау







64

Сүз төзелеше һәм сүз ясалышы

1

Белемнәрне гомуми-реп кабатлау дәресе




Сүз төзелеше һәм сүз ясалышы кабатлау







65

Морфология

1

Белемнәрне гомуми-реп кабатлау дәресе




Морфологияне кабатлау







66

Контроль диктант

1




Диктант

Укучыларның грамоталылык дәрәҗәсен тикшерү.







67

68


Хаталар.өстендә эш

Синтаксис һәм пунктуация. Йомгаклау дәресе



1

1

















следующая страница>


9 нчы сыйныф, татар теле. (68 сәг) Аңлатма язуы Эш программасы статусы

Программа нигезенә Россия, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыкларының мәктәпләрдә урта һәм тулы белем алу стандартлары салынды, “Рус мәктәпләрендә укучы татар балаларына ана теле

496.48kb.

02 10 2014
3 стр.


Татар теленнән эш программасы 1 нче сыйныф (99 сәг) Аңлатма язуы Эш программасы статусы

Программа нигезенә Россия, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыкларының мәктәпләрдә урта һәм тулы белем алу стандартлары салынды,” Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле укыту п

473.04kb.

01 10 2014
2 стр.


8 нче класска татар әдәбиятыннан эш программасы. (70 сәгать) Аңлатма язуы Эш программасы статусы

Рус мәктәпләрендә укучы татар балаларына ана теле һәм әдәбият укыту программалары» (Казан, «Мәгариф», 2003 ел), 8 нче сыйныф өчен З. Н. Хәбибуллина, Х. Г. Фәрдиева, Ә. Н

393.86kb.

15 12 2014
3 стр.


Татар теленнән эш программасы 7 нче сыйныф (105 сәг) Аңлатма язуы

Программа нигезенә Россия, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыкларының мәктәпләрдә урта һәм тулы белем алу стандартлары салынды, “Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле укыту п

286.02kb.

12 10 2014
1 стр.


Татар әдәбиятыннан эш программасы 8 нче сыйныф (70 сәг) Аңлатма язуы

Программа нигезенә Россия, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыкларының мәктәпләрдә урта һәм тулы белем алу стандартлары салынды, “Рус телендә сөйләшүче балаларга татар әдәбияты про

230.11kb.

30 09 2014
1 стр.


Татар теленнән эш программасы 5 нче сыйныф (105 сәг) Аңлатма язуы

Программа нигезенә Россия, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыкларының мәктәпләрдә урта һәм тулы белем алу стандартлары салынды, “Рус телендә сөйләшүче балаларга татар телеукыту пр

482.4kb.

11 10 2014
4 стр.


1. Аңлатма язуы Рус телле балаларга уку дәресләрен

Укыту-методик комплексы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан расланган татар теле.һәм татар әдәбияты программаларына нигезләнеп төзелде. Ф. С. Сафиуллина, К. С. Фәтхуллова. Рус т

265.44kb.

06 10 2014
1 стр.


Рабочая программа по татарской литературе для 7 «А,Б» класса

Рус мәктәбендә укучы татар балаларына татар әдәбиятын укыту программасы буенча аңлатма язуы

368.18kb.

25 12 2014
2 стр.