Flatik.ru

Перейти на главную страницу

Поиск по ключевым словам:

страница 1страница 2
Татар теленнән эш программасы

1 нче сыйныф

(99 сәг)

Аңлатма язуы

Эш программасы статусы.

Программа нигезенә Россия, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыкларының мәктәпләрдә урта һәм тулы белем алу стандартлары салынды,” Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле укыту программалары” на нигезләнеп төзелде.



Эш программасы структурасы.

Татар теленең эш программасы өч өлештән тора: аңлатма язуыннан, төп бүлекләрне, белем һәм күнекмәләрне үз эченә алган программаның эчтәлегеннән, укучыларның әзерлек дәрәҗәсенә таләпләреннән.



Эш программасының эчтәлеге.

Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле укытуның төп максаты һәм бурычлары.

Татар исемнәрен, Татарстан топонимикасын дөрес әйтә белү, аларның семантикасы белән кызыксындыру, балалар фольклоры, татар халык авыз иҗаты, әдәбият-сәнгать вәкилләре белән таныштыру; укучыларның логик, индуктив, дедуктив фикерли алу мөмкинлекләрен үстерү, хәтерне, игътибарлылыкны үстерү, аралаша белү сәләтен үстерү, ихтыяр көче, максатчанлык, активлык кебек сәләтләрне үстерү;

татар теленең лексик, грамматик нигезләрен, филологик белемнәрен системалы рәвештә үзләштерү, укучыларның сөйләм күнекмәләрен үстерү.

Белем бирү эчтәлегенең мәҗбүри минимумы.

Сөйләшү, сөйләү. Яшьтәшләре, өлкәннәр белән билгеле бер аралашу сфераларында, ситуацияләрдә диалогик-монологик сөйләм оештыру; үзенең һәм яшьтәшләренең эшчәнлеге, әйләнә-тирә мохит турында, үзенең мөнәсәбәтен белдереп, бәйләнешле сөйли белү.

Ишетеп аңлау. Укытучының дәрес, уен ситуацияләре белән бәйле сорауларын, күрсәтмәләрен аңлау; әңгәмәдәшеңнең таныш материалга нигезләнгән сөйләмен аңлау, аңа мөнәсәбәт белдерү; тыңлаганда җөмлә, сүз чикләрен билгеләү, интонацияне аеру; адаптацияләнмәгән яки адаптацияләнгән текстларның эчтәлеген тыңлап аңлау.

Уку. Әдәби әйтелеш нормаларын саклап, дөрес, йөгерек, аңлап, сәнгатьле уку; аңлап, эчтән уку; укыганның эчтәлеген өлешчә яки тулы аңлап бару, укыганда сүзлекләр куллана белү; таныш сүзләргә таянып, яңа сүзләрнең мәгънәсен сиземләү; укыганда кирәкле мәгълүматны таба белү.

Язма сөйләм. Лексик-грамматик материалны дөрес яза белү; дөрес күчереп яза белү. Аралашу темаларына бәйле язма сөйләм булдыру. Бәйрәмнәр, туган көн белән котлау яза белү.Укыган текст буенча план төзеп яза белү.

Укыту планында 1 нче сыйныфта татар теленнән атнага 3 сәгать вакыт бирелә. Татар теленнән тематик планны ”Рус телендә сөйләшүче балаларга татар телен укыту (Ф.С.Сафиуллина,К.С.Фәтхуллова.Казан.”Мәгариф”нәшрияты.2003); Рус телендә урта гомуми белем бирүче мәктәпләрдә татар теле укыту программалары 1-4”на (Р. З. Хәйдәрова, Н. Г. Галиева, Ә. Г. Әхәтова. Казан. “ Мәгариф” нәшрияты. 2009)нигезләнеп төзедем.Программада 99 сәгать каралган.





Cәгать саны

Тема

Лексика

Грамматика

1

10

Әйдәгез танышабыз

Исәнмесез,хәерле көн,син,кем?Мин,

кыз,малай,исем,ничек?Сау булыгыз,

балалар,укытучы,әйе,юк,түгел,ул,

хәлләр,рәхмәт,яхшы,Казан,Чаллы,

Алабуга,Чистай,Зәй,Әлмәт,шәһәр,

авыл,сыйныф,ничә?ничәнче?яшь,

1-10га кадәрге саннар,саный,гөмбә,

агач,чәчәк.




Зат алмашлыкларының берлектә

тартым белән төрләнеше

(минем,синең,аның).

Ничек? соравы белән сорау җөмлә

төзү.

-мы/-ме сорау кисәкчәләрен сөйләмдә



куллану.

Яши фигыленең берлек санда зат

белән төрләнеше.

Кайда? соравы белән сорау җөмлә

төзү.

Ничә? соравы белән сорау җөмлә



төзү.


2

5

Мәктәптә

Нәрсә?Дәфтәр,китап,бетергеч,каләм,

карандаш,бир,әле,мә,кирәк(кирәкми).



Уку-язу әсбапларының исемнәре

белән җөмләләр төзү.

Сан+исем конструкциясен сөйләмдә

куллану.


Миңа дәфтәр кирәк; миңа дәфтәр бир

әле төзелмәләрен куллану.




3

6

Урман дусларыбыз

Поши,куян,аю,бүре,төлке,тиен,керпе,

дус,фил,жираф,арыслан,бака,нинди?

Су,балык,җир,куркак,хәйләкәр,усал,

зур,кечкенә,соры,җырлый.



-лар/-ләр күплек кушымчаларын

сөйләмдә куллану.

Әле кисәкчәсен сөйләмдә куллану.

Сыйфат+исем конструкциясен

сөйләмдә куллану.

Нинди? соравы белән сорау җөмлә

төзү.

Яши фигыленең юклык формасы



белән таныштыру.

4

15

Спорт бәйрәме

Кош,йөгерә,сикерә,йөзә,оча,нишли?

Алар,бас,утыр,гафу ит(егез),ярый,

тиз,әкрен,көчле,җиңел,авыр,көлә,

ярыш,ярыша,җиңә,җиңүче.



Хәзерге заман хикәя фигыльнең

берлектә 1, 3нче зат формаларын

сөйләмдә куллану.

Нишлисең? соравы белән сорау

җөмлә төзү.

Боерык фигыль формасын сөйләмдә

куллану.


5

6

Без дәрестә

Тәнәфес,дәрес,рәсем,татар теле,рус

теле,укый,яза,рәсем ясый,мәктәп,бар,

бүген,укучы,өстәл,белән,астында,

өстендә,ничәле?дүртле,бишле,өчле,

ала,матур,чиста.


Исемнәрнең 1, 2нче затта берлектә

тартым белән төрләнеш формаларын

сөйләмдә куллану.

Саша белән утыра,акбур белән яза

структураларын сөйләмдә куллану.

Астында,өстендә бәйлек сүзләрен

сөйләмдә куллану.


6

14

Йорт хайваннары һәм кошлары

Сыер,сарык,ат,кәҗә,дуңгыз,песи,эт,

әтәч,тавык,каз,үрдәк,чеби,бәбкә,

кая?кемгә?кайдан?кайчан?күл,кайта.


Исемнең урын-вакыт килеше.

Кая? соравы кулланып,җөмлә төзү.

Исемнәрне чыгыш килешендә

сөйләмдә куллану.



7

5

Без хезмәт яратабыз

Кишер,шалкан,кыяр,бәрәңге,суган,

кәбестә,кабак,алма,җиләк,җир,ялкау,

эшчән,сибә,җыя,бакча,ярата,үсә,чәчә,

казый,уңыш.



Хәзерге заман хикәя фигыльнең 3нче

зат барлык формасын сөйләмдә

куллану,юклык формасы белән

таныштыру.




8

4

Без уйныйбыз,

җырлыйбыз!



Шар,туп,машина,уенчык,курчак,

шакмак,Кар кызы,чыршы,бәйрәм,Яңа

ел,Кыш бабай,чана,янына,11дән 20 гә

кадәрге саннар,тота,котлыйм.



Хәзерге заман хикәя фигыльнең 1нче

затта күплектә куллану.

11дән 20гә кадәрге саннар белән

таныштыру.

Бүген көн матур,җил юк,салкын

түгел,урамда рәхәт конструкцияләрен

сөйләмдә куллану.


9

7

Шәһәрдә

Хат,сала,көтәм,күңелле,иртәгә,һәм,

бик,киң,урам,йөри,гаилә,әби,бабай,

әни,әти,апа,абый,сеңел,эне,безнең,

тату.


Автобус белән барам конструкциясен

сөйләмдә куллану.



10

7

Киемнәр кибетендә

Тун,күлмәк,чалбар,итәк,бүрек,бияләй,

итек,башлык,яулык,кыйбат,арзан,

кулъяулык,киемнәр кибете,иске,сала,

кия,сум,сатучы,сата.




Төсләр белән таныштыру.

11

5

Сәламәт бул1

Тән әгъзаларын атаучы лексика;дару,

авырта,сабын,тарак,сөлге,теш

щёткасы,юына,чистарта,юа.


Исемнең күплек санда 1нче,2нче затта

тартым белән төрләнеше (грамматик

төзелмә формасында).

-мы/-ме кисәкчәсен кулланып,сорау

бирү.

Исем+боерык фигыль төзелмәсе.



12

3

Яз килә!

Яз,җитә,җылы,эри,тамчы,тама,ага,ел,

фасыл,ни өчен? Кара карга,күгәрчен,

тукран,чыпчык,торна.





13

3

8нче Март – Әниләр бәйрәме

Сәламәтлек,телим,бәхет,бүләк итә.

Исемнең төшем килеше.

14

3

Без кунакка барабыз

Җәй,савыт-саба исемнәре:кашык,

тәлинкә,пычак,һ.б.,татар халкының

милли ризыклары.





15

2

Туган көн- зур бәйрәм

Туган көн




16

4

Җәй

Балык тота,су коена,саф һава,гөмбә.




1нче сыйныфны тәмамлаган рус телендә сөйләшүче балалар үзләштерергә тиешле белем-күнекмәләр.

Татар теленең башка телләр арасында урынын белү.

Авазларны сүзләрдә,сүзтезмәләрдә,җөмләләрдә дөрес әйтүгә ирешү.

Сүзләрдә басымны дөрес куя белү.

Исемне күплек санда куллана белү;1, 2нче затта берлектә тартым белән төрләндерү.

Боерык фигыль формасын,хәзерге заман хикәя фигыльнең берлектә 1,2,3нче зат,күплектә 1нче зат формаларын сөйләмдә

куллана белү.

Ничек?Ничә?Кая?Кайда? сорауларын кулланып,җөмләләр төзи белү.

Хикәя,боерык,сорау җөмләләрне интонацион яктан дөрес әйтү һәм җөмлә ахырында нокта,сорау,өндәү билгеләрен куя белү.

Ялгызлык исемнәрен баш хәрефтән башлап яза белү.

Чакыру кәгазьләре,үзең турында кечкенә белешмә,котлау яза белү.

Басма текстан сүзләрне һәм җөмләләрне дөрес күчереп яза белү.

Коммуникатив максатларны аңлап,диалогик аралашуда катнаша һәм үз фикерләрен эзлекле итеп белдерә белү.

Тәкъдим ителгән тема буенча әйтелеше һәм грамматик төзелеше ягыннан дөрес,эчтәлеге ягыннан эзлекле монологик сөйләм

төзи алу.

Укыту-методик комплекты

1.Татар теле.Рус телендә белем бирүче дүртьеллык башлангыч мәктәпнең 1нче сыйныфы өчен дәреслек(рус телендә сөйләшүче балалар өчен)./Р.З.Хәйдәрова,Н.Г.Галиева.-Казан:Мәгариф,2008.

2.Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле укыту.1нче сыйныф.Укытучылар өчен методик кулланма./Р.З.Хәйдәрова,Н.Г.Галиева.-Казан:Мәгариф,2003.

3.Рус мәктәпләрендәге рус төркеме укучыларына татар теленнән гомуми белем бирүнең дәүләт стандарты.-Казан,2005.

4.Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле укыту программасы./Ф.С.Сафиуллина,К.С.Фәтхуллова.-Казан:Мәгариф,2003.

5.Рус телендә урта гомуми белем бирүче мәктәпләрдә татар теле укыту программасы(рус телендә сөйләшүче балалар өчен).1-4нче сыйныфлар./Р.З.Хәйдәрова,Н.Г.Галиева,Ә.Г.Әхәтова.-Казан:Мәгариф,2009.

6.Рус телендә сөйләшүче балаларга татар әдәбияты укыту буенча сынап карау программасы./Р.З.Хәйдәрова,Р.Л.Малафеева.-Казан:Мәгариф,2003.

Тематик план

Тематик планда дәрес типларының исемнәре кыскартылып күрсәтелде:

ЛКФ-лексик күнекмәләр формалаштыру

ЛКК-лексик күнекмәләр камилләштерү

ГКФ-грамматик күнекмәләр формалаштыру

ГКК-грамматик күнекмәләр камилләштерү

ЛГКК-лексик-грамматик күнекмәләр камилләштерү

МС-монологик сөйләм

ДС-диалогик сөйләм

БСҮ-бәйләнешле сөйләм үстерү





Дәрес темасы

Сәг. са-ны

Дәрес тибы

Укучыларның эшчәнлек төре

Көтелгән нәтиҗәләр

Өй эше

Дата

План

Факт

Әйдәгез танышабыз

1

Әйдәгез танышабыз

1

ЛКФ ЛГКК

Кара-каршы сөйләшү

Әңгәмәдәшең белән контакт урнаштыру белү.Әңгәмәдәшеңнең хәлен сорый белү.










2

Бу кем? соравы

1

ЛКФ

Рәсем буенча эш

Бу кем? соравы аша кирәкле информацияне ала белү.










3

Юк,әйе,түгел сүзләре

1

ЛКФ

ДС

Кире кага һәм раслый белү.Ачыклый белү.










4

-мы/-ме сорау кисәкчәләре

1

ЛКФ

ДС

Сорау җөмлә төзи белү










5

Үткәннәрне кабатлау

1

ЛГКК

Рәсем буенча эш.ДС

Алдагы дәресләрдә өйрәнелгән сөйләм үрнәкләрен аралашуда куллана белү.










6

Кайда?Кайда яши?сораулары

1

ЛКФ

Кара-каршы сөйләшү

Әңгәмәдәшеңнең кайда яшәвен сорый белү.










7

Ничә?Ничәнче?сораулары

1

ЛКФ

ДС

Бер-береңнең яшен,ничәнче сыйныфта укуын сорый һәм җавап бирә белү.










8

1дән 10га кадәрге саннар

1

ЛКФ ЛГКК

Рәсем буенча эш

Предметларның санын әйтә белү.










9

Сан+исем төзелмәсе

1

ЛГКК

Рәсем буенча эш

Сан+исем төзелмәсен дөрес куллана белү










10

Үткән материалны ныгыту

1

ЛГКК

МС

Үзең турында сөйли белү.











Мәктәптә

11

Бу нәрсә?соравы

1

ЛКФ

Рәсем буенча эш

Уку-язу әсбапларының исемнәрен әйтә белү.










12

Исемнәрнең күплек санда кулланылышы

1

ЛКФ

Рәсем буенча диалог төзү

Уку-язу әсбапларының санын әйтә белү.










13

Бир,мә,әле,кирәк сүзләре

1

ЛГКФ

Кара-каршы сөйләшү

Үзеңә кирәк әйберне сорап ала белү.Әйберләрнең кирәк түгеллеге турында хәбәр итү.










14

Җөмлә төзү күнегүләре

1

ЛГКФ

ДС

Сорау һәм хикәя җөмләләр төзи белү.










15

Кабатлау дәресе

1

ЛГКК

ДС

Уку-язу әсбаплары исемнәрен атау,алар белән җөмләләр төзи белү,сөйләмдә куллана белү.










Урман дусларыбыз

16

Авазлар һәм хәрефләр

1

ЛКФ

Рәсем буенча эш

Кыргый хайван исемнәрен атый белү.










17

Сузык һәм тартык авазлар

1

ЛКФ

ДС

Кыргый хайваннарның санын әйтә белү.Сузык һәм тартык авазларны аера белү.










18

Аа,Әә хәрефләре

1

ЛГКК

Хәрефләрне дөрес уку һәм язу

Калын һәм нечкә сузыкларның аермасын таный белү.










19

Нинди?соравы

1

ЛКФ

Рәсем буенча ДС

Предметның билгесен әйтә белү.










20

Яши фигыленең юклык формасы

1

ЛКФ

ДС

Яшәү урыныңны әйтә белү.Сорау аффиксларын куллана белү.










21

Үткән материалны ныгыту

1

ЛГКК

Рәсем буенча МС

Кыргый хайваннар турында сөйли белү.










Спорт бәйрәме

22

Оо,Өө хәрефләре

1

ЛКФ

Хәрефләрне дөрес уку һәм язу

Калын һәм нечкә сузыкларның аермасын күрә белү.









23

Нишли?соравы

1

ЛГКК

Рәсемнәр буенча эш

Эш-хәрәкәтең турында хәбәр итә белү.










24

Фигыльнең зат белән төрләнүе

1

ЛГКК

ДС

Үзеңнең хәрәкәтләрең турында хәбәр итә белү.










25

Нн,ң хәрефләре

1

ЛКФ

Хәрефләрне дөрес уку һәм язу

Н,ң хәрефләре кергән сүзләрне дөрес укый белү.










26

Боерык фигыль

1

ГКК

ДС

Куша һәм үтенә белү.










27

Ии хәрефе

1

ЛКФ

Ии хәрефен дөрес уку һәм язу

Ии хәрефе кергән сүзләрне дөрес укый белү.










28

Ыы хәрефе

1

ЛКФ

Ыы хәрефен дөрес уку һәм язу

Ыы хәрефе кергән сүзләрне дөрес укый белү,сөйләмдә куллана белү.










29

Тт хәрефе

1

ЛКФ

Тт хәрефен дөрес уку һәм язу

Тт хәрефе кергән сүзләрне дөрес укый белү,куллана белү.










30

Җөмлә төзү күнегүләре

1

ЛГКК

Рәсем буенча эш

Хикәя,боерык һәм сорау җөмләләрне төзи белү һәм интонацион яктан дөрес әйтә белү.










31

Уу,Үү хәрефләре

1

ЛГКК

Хәрефләрне дөрес уку һәм язу

Уу,Үү хәрефләре кергән сүзләрне дөрес әйтә белү.










32

Кк хәрефе

1

ЛКК

Кк хәрефе һәм ул белдергән авазларны дөрес әйтү,уку һәм язу

Кк хәрефе кергән сүзләрне дөрес укый белү,сөйләмдә куллана белү.










33

Лл хәрефе

1

ЛКФ

Лл хәрефен дөрес уку һәм язу

Лл хәрефе кергән сүзләрне дөрес әйтә белү һәм сөйләмдә куллану.










34

Сс хәрефе

1

ЛГКК

Сс хәрефен дөрес уку һәм язу

Сс хәрефе кергән сүзләрне дөрес әйтә белү һәм сөйләмдә актив куллану.










35

Фигыльнең күплек сан формасы

1

ЛГКК

Рәсем буенча эш

Фигыльнең күплек сан формасын сөйләмдә куллана белү.










36

Кабатлау дәресе

1

ЛГКК

Ситуатив күнегүләр

Алдагы дәресләрдә өйрәнелгән фигыльләрне,структуларны сөйләмдә куллана белү.










Без дәрестә

37

Нинди дәрес?

1

ЛКФ ЛКК

Рәсем буенча эш

Дәресләр расписаниясен сорый,әйтә белү.










38

Рр хәрефе

1

ЛКК

Рр хәрефен дөрес уку һәм язу

Рр хәрефе кергән сүзләрне дөрес укый белү,аларны актив лексикага кертү.










39

Бәйлек(белән) һәм бәйлек сүзләр(астында, өстендә)

1

ГКФ

Рәсем буенча эш, ДС

Үзеңнең кем белән утыруың турында хәбәр итә белү.Предметларның урынын әйтә белү.










40

Мм хәрефе

1

ГКК ЛКК

Мм хәрефен уку һәм язу

Мм хәрефе кергән сүзләрне дөрес укый,яза белү,аларны сөйләмдә куллану.










41

Ничек?Ничәле? сораулары

1

ЛКФ ЛГКК

ДМС

Үзеңнең һәм иптәшеңнең билге алуы турында,ничек укуыңны әйтә белү.










42

Кабатлау дәресе

1

ГКК ЛКК

Ситуатив күнегүләр булдыру

Алдагы дәресләрдә өйрәнелгән конструкцияләрне сөйләмдә куллана белү.










Йорт хайваннары һәм кошлары

43

Бб хәрефе

1

ЛКФ

Бб хәрефен уку,язу

Бб хәрефе кергән сүзләрне дөрес укый,яза белү,сөйләмдә куллану.










44

Вв хәрефе

1

ГКФ

Вв хәрефен язу һәм ул белдергән авазларны уку

Вв хәрефе кергән сүзләрне дөрес укый,яза белү,сөйләмдә куллану.










45

Кая?Кемгә? сораулары

1

ГКФ

Рәсем буенча эш

Хушлаша,кунакка чакыра белү.Кая барганыңны әйтә белү.










46

Гг хәрефе

1

ГКФ

Гг хәрефен язу һәм ул белдергән авазларны уку

Гг хәрефе кергән сүзләрне дөрес укый,яза белү,сөйләмдә куллану.










47

Кайдан? Соравы

1

ГКФ

Рәсем буенча эш

Очрашканда хәл сораша белү.Кайдан кайтканыңны әйтә белү.










48

Дд хәрефе

1

ГКК

Дд хәрефен уку һәм язу

Дд хәрефе кергән сүзләрне дөрес укый,яза белү,сөйләмдә куллану.










49

Зз хәрефе

1

ЛГКК

Зз хәрефен уку һәм язу

Зз хәрефе кергән сүзләрне дөрес укый,яза белү,сөйләмдә куллану.










50

Пп хәрефе

1

ЛГКК

Пп хәрефен уку һәм язу

Пп хәрефе кергән сүзләрне дөрес укый,яза белү,сөйләмдә куллану.










51

Җөмлә төзү күнегүләре

1

ЛГКК

Рәсем буенча эш

Хикәя,боерык,сорау җөмләләрне төзи белү һәм интонацион яктан дөрес әйтә белү.










52

Ээ хәрефе

1

ЛГКК

Ээ хәрефен язу һәм ул белдергән авазларны дөрес уку

Ээ хәрефе кергән сүзләрне дөрес укый,яза белү,сөйләмдә куллану.










53

Йй хәрефе

1

ГКК

Йй хәрефен уку һәм язу

Йй хәрефе кергән сүзләрне дөрес укый,яза белү,сөйләмдә куллану.










54

Кайчан? соравы

1

ЛКФ ЛГКК

Рәсем буенча эш

Кайчан кайтканыңны әйтә белү.










55

Ее хәрефе

1

ЛКФ ЛГКК

Ее хәрефен язу һәм ул белдергән авазларны дөрес уку

Ее хәрефе кергән сүзләрне дөрес укый,яза белү,сөйләмдә куллану.










56

Үткән материалны ныгыту

1

ЛГКК

Ситуатив күнегүләр

Алдагы дәресләрдә өйрәнелгән сорауларны,аларга җавап биргән конструкцияләрне сөйләмдә куллана белү.










Без хезмәт яратабыз

57

Яшелчә һәм җиләк-җимешләр

1

ЛКФ

Рәсем буенча эш

Яшелчә һәм җиләк-җимеш исемнәрен әйтә,аларны сүрәтли белү.










58

Жж , Җҗ хәрефләре

1

ЛКФ

Хәрефләрне уку һәм язу

Шул хәрефләр кергән сүзләрне дөрес укый,яза белү,сөйләмдә куллану.










59

Шш хәрефе

1

ЛГКК

Шш хәрефен уку һәм язу

Шш хәрефе кергән сүзләрне дөрес укый,яза белү,сөйләмдә куллану.










60

Чч хәрефе

1

ЛКФ ЛГКК

Чч хәрефен язу һәм ул белдергән авазларны дөрес уку

Чч хәрефе кергән сүзләрне дөрес укый,яза белү,сөйләмдә куллану.










61

Кабатлау дәресе

1

ЛГКК

Ситуатив күнегүләр ДС

“Без хезмәт яратабыз”темасы буенча өйрәнелгән конструкцияләрне сөйләмдә куллана белү.










Без уйныйбыз,җырлыйбыз

62

Котлау язу

1

ЛКФ

Котлау язарга өйрәнү

Яңа ел бәйрәме белән котлый белү.










63

11дән 20гә кадәрге саннар

1

ЛКФ

Рәсем буенча эш

Предметларның санын әйтә белү.










64

Һава торышы

1

ЛГКФ ЛГКК

Рәсем буенча эш ДС

Кыш көнен тасвирлый белү.Һава торышын сорый белү.










65

Үткән материалны ныгыту

1

ЛГКК

ДС МС

Алдагы дәресләрдә өйрәнелгән конструкцияләрне сөйләмдә куллана белү.










Шәһәрдә

66

Хат язу

1

ЛКФ ЛГКК

Рәсем буенча эш

Шәһәр турында сөйли белү.Кунакка чакырып хат яза белү.










67

Хх, Һһ хәрефләре

1

ЛКФ ЛГКК

Хх,Һһ хәрефләрен уку һәм язу

Хх,Һһ хәрефләре кергән сүзләрне дөрес укый,яза белү,сөйләмдә куллану.










68

Безнең гаилә

1

ЛКФ ЛКК

Рәсем буенча эш

Үз гаиләң турында сөйли белү.










69

Цц хәрефе

1

ЛГКК

Цц хәрефен уку һәм язу

Цц хәрефе кергән сүзләрне дөрес укый,яза белү,сөйләмдә куллану.










70

Фф хәрефе

1

ГКФ

Фф хәрефен дөрес уку һәм язу

Фф хәрефе кергән сүзләрне дөрес укый,яза белү,сөйләмдә куллану.










71

Щщ хәрефе

1

ЛГКК

Щщ хәрефен уку һәм язу

Щщ хәрефе кергән сүзләрне дөрес укый,яза белү,сөйләмдә куллану.










72

Кабатлау дәресе

1

ЛГКК

ДС МС

Алдагы дәресләрдә өйрәнелгән сөйләм конструкцияләрне куллана белү.










Киемнәр кибетендә

73

Яя хәрефе

1

ЛКФ

Яя хәрефен уку һәм язу

Яя хәрефе кергән сүзләрне дөрес укый,яза белү,сөйләмдә куллану.










74

Юю хәрефе

1

ГКК

Юю хәрефен уку һәм язу

Юю хәрефе кергән сүзләрне дөрес укый,яза белү,сөйләмдә куллану.










75

ь, ъ билгеләре

1

ЛГКФ

Кулъяулык,ашъяулык, яшь сүзләрен дөрес уку һәм язу

ь,ъ билгеләре кергән сүзләрне дөрес укый,яза белү,сөйләмдә куллану.










76

Татар теленең үзенә генә хас авазлары

1




Дәреслек белән эшләү

Татар теле өчен генә хас авазларны дөрес әйтә белү.










77

Төсләр

1

ЛКФ ЛГКК

Рәсем буенча эш ДС

Төсләрне кулланып сөйләшә белү.










78

Татар алфавиты

1




Дәреслек белән эшләү

Татар алфавитын белү.










79

Кабатлау дәресе

1

ЛГКК

ДС

Кибеттә сатып ала белү. Киемнәрнең төсләрен әйтә белү.










Сәламәт бул!

80

Тән әгъзалары

1

ЛКФ

Рәсем буенча эш

Тән әгъзаларының исемнәрен әйтә белү.










81

Исемнәрнең тартым белән төрләнеше

1

ГКФ

Ситуатив күнегүләр

Тән әгъзаларының исемнәрен тартым белән төрләндерә белү.










82

1зат тартым кушымчасы

1

ГКК

Ситуатив күнегүләр

Тән әгъзаларының исемнәрен,шәхси гигиена предметларының исемнәрен 1зат тартым кушымчасы белән төрләндерә белү.










83

2зат тартым кушымчасы

1

ЛКФ ГКК

Ситуатив күнегүләр

Тән әгъзаларының исемнәрен,шәхси гигиена предметларының исемнәрен 2 зат тартым кушымчасы белән төрләндерә белү.










84

Үткәннәрне кабатлау

1

ЛГКК

ДС

Алдагы дәресләрдә өйрәнелгән төзелмәләрне сөйләмдә актив куллану.










Яз килә

85

Яз җитте

1

ЛКК

Рәсем буенча эш

Яз билгеләрен әйтә белү.










86

Кошлар-безнең дусларыбыз

1

ЛКФ

Рәсем буенча эш

Бездә кышлаучы һәм җылы якка китүче кошлар турында сөйли белү.










87

Үткән материалны ныгыту

1

БСҮ

МДС

Яз турында сөйли белү.










8нче Март-әниләр көне.

88

Котлау язу

1

ЛГКК

Матур һәм дөрес күчереп язу

8нче Март бәйрәме белән котлый белү.










89

Кемне?Нәрсәне? сораулары

1

ГКФ

ДС

Исемнәрне төшем килешендә куллана белү.










90

Җөмлә төзү күнегүләре

1

ЛГКК

ДМС

Рәсемнәр буенча өйдәге эшләр турында сөйли белү.










Без кунакка барабыз

91

Савыт-саба

1

ЛГКК

Рәсем буенча эш

Савыт-саба исемнәрен әйтә белү.










92

Хәзерге заман хикәя фигыль

1

ГКФ ЛГКК

МС

Табын эзерләү турында сөйли белү.










93

Татар алфавитын кабатлау

1

ЛГКК

Дәреслек белән эш

Татар алфавитын яттан белү.










Туган көн-зур бәйрәм

94

Сузык авазлар Калын һәм нечкә сузыклар

1

ЛГКК

Дәреслек белән эш

Озын һәм кыска сузыкларны сүзләрдә дөрес укый белү.










95

Тартык авазларның бүленеше

1

ЛГКК

Дәреслек белән эш

Яңгырау һәм саңгырау тартыкларны әйтә белү.










Җәй

96

Сүз.Сүзләрне иҗекләргә бүлү.

1

ЛГКК

Дәреслек белән эш

Сүзләрне иҗекләргә бүлә белү. Сүзләрне, иҗекләп,икенче юлга күчерә белү.










97

Сүз басымы

1

ЛГКК

Дәреслек белән эш

Сүзләрдә басымны дөрес куя белү.










98

Сүзтезмә һәм җөмлә

1

ЛГКК

Дәреслек белән эш

Сүзтезмә һәм җөмләнең аермасын әйтә белү. Җөмлә ахырындагы тыныш билгеләрен куя белү.










99

Йомгаклау дәресе

1

ЛГКК

















Укудан эш программасы

1 нче сыйныф

( 33 сәг )

Аңлатма язуы

Эш программасы статусы.

Программа нигезенә Россия,Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыкларының мәктәпләрдә урта һәм тулы белем алу стандартлары салынды,”Рус телендә сөйләшүче балаларга татар әдәбиятын укыту буенча сынап карау программалары”на нигезләнеп төзелде.



Эш программасы структурасы.

Укудан эш программасы өч өлештән тора: аңлатма язуыннан,төп бүлекләрне,белем һәм күнекмәләрне үз эченә алган программаның эчтәлегеннән,укучыларның әзерлек дәрәҗәсенә таләпләреннән.



Эш программасының эчтәлеге.

Рус телендә сөйләшүче балаларга уку дәресләрен укытуның төп максаты һәм бурычлары.

1992 нче елның 8 нче июлендә кабул ителгән”Татарстан Республикасы халыклары телләре турында”Законы нигезендә татар һәм рус телләре тигез хокуклы дәүләт телләре булып расланды һәм Татарстан Республикасы мәктәпләрендә рус телендә сөйләшүче балаларга татар телен дәүләт теле буларак укыту процессы башланды.Мәгариф министры җитәкчелегендә бик кыска вакыт эчендә бу өлкәдә нәтиҗәле эш оештырылды:махсус программалар,дәреслекләр,методик әсбаплар,дидактик материаллар әзерләнде,”Татарстан мәктәпләрендә татар телен дәүләт теле буларак укыту эчтәлегенә таләпләр минимумы”төзелде.

Татар исемнәрен,Татарстан җирлеге топонимикасын дөрес әйтә белергә өйрәтү,аларның семантикасы белән кызыксындыру,балалар фольклоры,татар халык авыз иҗаты,әдәбият-сәнгать вәкилләре белән таныштыру; укучыларны татарча аралашырга өйрәтү; лексик-грамматик нигезләрен системалы рәвештә үзләштерү; телдән һәм язма сөйләм осталыгы һәм күнекмәләрен камилләштерү; татар теленә хөрмәт тәрбияләү,бу телнең дәүләт теле буларак әһәмияте зур булуына төшендерү.

Бу максатка ирешү өчен,түбәндәге бурычларны хәл итү сорала:



  • татар сөйләмен тыңлап аңларга күнектерү;

  • татар этикеты тәгъбирләрен кертеп,бирелгән ситуация буенча диалогик сөйләм оештырырга өйрәтү;

  • программада күрсәтелгән лексик темалар буенча телдән яки язмача монологик сөйләм булдыруга ирешү;

  • карап чыгу,танышу,өйрәнү,эзләнү максаты белән уку төрләрен кулланып,төрле жанрдагы текстларны аңлап уку күнекмәләрен үстерү;

  • халыкларның үзара аңлашып,тату яшәвенә омтылыш тәрбияләү.

Укудан эш программасы рус телендә сөйләшүче балаларны Р.З.Хәйдәрованың коммуникатив технология нигезендә татарча сөйләшергә өйрәтү өчен төзелгән укыту-методик комплексына таянып төзелде. Укыту-методик комплексы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан расланган татар теле һәм татар әдәбияты программаларына нигезләнеп төзелде.(Ф.С.Сафиуллина,К.С.Фәтхуллова.Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле укыту программасы.Казан:Мәгариф,2003; Р.З.Хәйдәрова,Н.Г.Галиева,Ә.Г.Әхәтова.Рус телендә урта гомуми белем бирүче мәктәпләрдә татар теле укыту программасы:1-4 сыйныфлар.Казан:Мәгариф,2009; Р.З.Хәйдәрова,Р.Л.Малафеева. Рус телендә сөйләшүче балаларга татар әдәбияты укыту буенча сынап карау программасы.Казан:Мәгариф,2003; Р.З.Хәйдәрова,Н.Г.Галиева.Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле укыту.1 нче сыйныф:Укытучылар өчен методик кулланма.Казан:Мәгариф,2003)

Укыту планында 1 нче сыйныфта укудан атнага 1 сәгать бирелә.Программада 33 сәгать каралган.

1 нче сыйныфны тәмамлаучы рус телендә сөйләшүче укучыларның ел ахырына үзләштерергә тиешле җөмлә калыплары:

1. Син (ул,бу,сез,алар) кем(нәр)? 10. Укучы нишли?

Мин - Азат. Ул - укучы. Бу - әни. Без - укучылар. Алар - балалар. Укучы яза (әйтә, укый, сөйли).



2. Бу нәрсә? 11. Укучы кайдан кайта?

Бу - китап. Ул мәктәптән кайта.



3. Болар нәрсәләр? 12. Укучы кая бара?

Болар - китаплар. Ул мәктәпкә бара.

Болар кемнәр? 13. Бу ничәнче мәктәп?

Болар - балалар. Бу - беренче мәктәп.



4. Бу дәфтәрме? 14. Сыйныфта ничә укучы бар?

Әйе. Бу - дәфтәр. Юк. Бу - дәфтәр түгел, бу - китап. Сыйныфта 10 укучы бар.



5. Азат бармы? 15. Ул ничек укый?

Әйе, Азат бар. Азат юк. Ул яхшы укый.



6. Китап нинди? 16. Ул кем белән уйный?

Китап матур. Ул Азат белән уйный.



7. Бу нинди китап? 17. Китап кайда?

Бу - матур китап. Китап өстәл өстендә.



8. Китап кемнеке? 18. Дәфтәр кайда?

Китап минеке (Азатныкы,Рәшитнеке). Дәфтәр өстәл астында.



9. Китап кайда? 19. Ул кемне (нәрсәне) ярата?

Китап өстәлдә. Ул әнине (мәктәпне)ярата.



Сөйләм эшчәнлеге төрләренә өйрәтүгә таләпләр

Тыңлап аңлау

Диалогик сөйләм

Монологик сөйләм

Уку

Аерым авазларны,иҗек калыпларын,сүзләр,сүзтезмәләр, җөмләләрне,бәйләнешле текстларны ишетеп,мәгънәләрен һәм эчтәлекләрен аңлый белү,аңлаган турында фикер йөртү; Дәрес барышында җанлы сөйләмне тыңлап,төшенеп баруга һәм аралаша алуга ирешү.

Лексик темалар буенча сөйләшү үткәрү(һәр укучының репликалар саны 3тән ким булмаска тиеш); Тиешле сорау яки җавап репликаларын өстәп,диалог төзү; Укылган яки тыңланган текстның төп эчтәлеге буенча сораулар куя һәм җавап бирә белү.

Укытучы тәкъдим иткән тема буенча хикәя төзеп сөйләү(җөмләләр саны 4-5тән ким булмаска тиеш); Укылган (тыңланган) текстның эчтәлеген план буенча сөйләп бирә белү; Котлау кәгазьләре,хатлар яза белү.

Татар алфавитындагы хәрефләрне таный белү; Җөмләләрне,текстларны дөрес интонация белән укый белү; Текстларны аңлап,эчтән уку; Укыганның эчтәлеген өлешчә яки тулы аңлап бару,укыганда сүзлекләр куллана белү; Тексттан кирәкле мәгълүматны таба белү.

Укыту-методик комплекты

1.Татар теле.Рус телендә белем бирүче дүртьеллык башлангыч мәктәпнең 1нче сыйныфы өчен дәреслек(рус телендә сөйләшүче балалар өчен)./Р.З.Хәйдәрова,Н.Г.Галиева.-Казан:Мәгариф,2008.

2.Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле укыту.1нче сыйныф:Укытучылар өчен методик кулланма./Р.З.Хәйдәрова,Н.Г.Галиева.-Казан:Мәгариф,2003.

3.Рус мәктәпләрендәге рус төркеме укучыларына татар теленнән гомуми белем бирүнең дәүләт стандарты.-Казан:Мәгариф,2005.

4.Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле укыту программасы./Ф.С.Сафиуллина,К.С.Фәтхуллова.-Казан:Мәгариф,2003.

5.Рус телендә урта гомуми белем бирүче мәктәпләрдә татар теле укыту программасы(рус телендә сөйләшүче балалар өчен):1-4 сыйныфлар./Р.З.Хәйдәрова,Н.Г.Галиева,Ә.Г.Әхәтова.-Казан:Мәгариф,2009.

6.Рус телендә сөйләшүче балаларга татар әдәбияты укыту буенча сынап карау программасы./Р.З.Хәйдәрова,Р.Л.Малафеева.-Казан:Мәгариф,2003.


следующая страница>


Татар теленнән эш программасы 1 нче сыйныф (99 сәг) Аңлатма язуы Эш программасы статусы

Программа нигезенә Россия, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыкларының мәктәпләрдә урта һәм тулы белем алу стандартлары салынды,” Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле укыту п

473.04kb.

01 10 2014
2 стр.


8 нче класска татар әдәбиятыннан эш программасы. (70 сәгать) Аңлатма язуы Эш программасы статусы

Рус мәктәпләрендә укучы татар балаларына ана теле һәм әдәбият укыту программалары» (Казан, «Мәгариф», 2003 ел), 8 нче сыйныф өчен З. Н. Хәбибуллина, Х. Г. Фәрдиева, Ә. Н

393.86kb.

15 12 2014
3 стр.


Татар теленнән эш программасы 5 нче сыйныф (105 сәг) Аңлатма язуы

Программа нигезенә Россия, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыкларының мәктәпләрдә урта һәм тулы белем алу стандартлары салынды, “Рус телендә сөйләшүче балаларга татар телеукыту пр

482.4kb.

11 10 2014
4 стр.


Татар теленнән эш программасы 7 нче сыйныф (105 сәг) Аңлатма язуы

Программа нигезенә Россия, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыкларының мәктәпләрдә урта һәм тулы белем алу стандартлары салынды, “Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле укыту п

286.02kb.

12 10 2014
1 стр.


Татар әдәбиятыннан эш программасы 8 нче сыйныф (70 сәг) Аңлатма язуы

Программа нигезенә Россия, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыкларының мәктәпләрдә урта һәм тулы белем алу стандартлары салынды, “Рус телендә сөйләшүче балаларга татар әдәбияты про

230.11kb.

30 09 2014
1 стр.


9 нчы сыйныф, татар теле. (68 сәг) Аңлатма язуы Эш программасы статусы

Программа нигезенә Россия, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыкларының мәктәпләрдә урта һәм тулы белем алу стандартлары салынды, “Рус мәктәпләрендә укучы татар балаларына ана теле

496.48kb.

02 10 2014
3 стр.


Рабочая программа по татарской литературе для 7 «А,Б» класса

Рус мәктәбендә укучы татар балаларына татар әдәбиятын укыту программасы буенча аңлатма язуы

368.18kb.

25 12 2014
2 стр.


Vii сыйныфта татар теленнэн эш программасы

Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле укыту программасы” 1-11 нче сыйныфлар,Татарстан Республикасы Мәгариф Министрлыгы, Казан, “ Мәгариф” нәшрияты, 2003ел

1224.37kb.

13 10 2014
9 стр.