Flatik.ru

Перейти на главную страницу

Поиск по ключевым словам:

страница 1

Аңлатма язуы
Татар теленә өйрәтүнең төп максатыгамәли максат: телне аралашу чарасы буларак үзләштерү өчен, укучыларга гаилә-көнкүрешкә, уку хезмәтенә бәйле сөйләм ситуацияләре кысаларында белем бирү һәм күнекмәләрен үстерү. Гомуми белембирү максаты укучыларның акыл эшчәнлеген активлаштыру, логик фикерләү сәләтен камилләштерү, сөйләм культурасын үстерүдән гыйбарәт. Тәрбияви максат балаларның рухи дөньяларын баету, аларны татар халкының мәдәнияте һәм сәнгате белән таныштыру, төрле милләт вәкилләре арасында дуслык һәм хөрмәт хисе тәрбияләүгә юнәлтелә.

Уку елы дәвамында формалаштырырга тиешле белем һәм күнекмәләр.

Курс телдән һәм язмача аралашу темаларына бүлеп өйрәнелә.Программада сөйләмнең орфоэпик, интонацион, орфографик ягын, лексик ягын, грамматик ягын үзләштерүгә таләпләр куелган. Сөйләм эшчәнлеге төрләренә өйрәтүгә таләпләр төгәл һәм ачык билгеләнгән. 11 нче класста грамматик материал элек өйрәнелгәннәрне кабатлауга корылган, ләкин тулыландырыла, кызыклы мәгълүматлар белән баетыла. Татар теленә өйрәткәндә предметара бәйләнеш әһәмиятле урын тота: география, тарих. рус теле һәм башка фәннәрне кулланып укыту дәресне эчтәлекле һәм мавыктыргыч итеп оештырырга мөмкинлек бирә



  1. татар әдәбияты әсәрләре аша укучыларда татар халкының тарихына, рухи казанышларына, тормыш-яшәеш үзенчәлекләренә уңай караш формалаштыру;

  2. укучыларның телдән һәм язмача аралашу күнекмәләрен һәм осталыкларын камилләштерү, фикер эшчәнлекләрен үстерү;

  3. гомумкешелек әхлакый сыйфатлар тәрбияли алырдай әсәрләр аша укучыларның дөняга карашын формалаштыру, аларда уңай сыйфатлар тәрбияләү;

  4. танылган язучы һәм шагыйрләрнең иҗаты, тормыш юлы турында сөйләргә өйрәтү;

  5. укылган текстка карата үз мөнәсәбәтеңне белдерергә өйрәтү.

Эш программасы түбәндәге документларны исәпкә алып төзелә:

“Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен һәм әдәбиятын укыту программасы (рус телендә сөйләшүче балалар өчен)” 1-11 нче сыйныфлар, К.С.Фәтхуллова, Ф.Х.Җәүһәрова, Казан, “ Мәгариф” нәшрияты, 2010ел



Таләп ителгән нәтиҗәләргә ирешү өчен кулланыла торган педагогик технологияләр:

Укыту процессын коммуникатив методика кулланып, инновацион технологиягә таянып эшлим (эшемдә компьютер, проектор, интерактив такта, магнитофон кулланам).



Эш программасына кертелгән үзгәрешләр:

Программада аралашу өчен унбер тема бирелгән, ә без укый торган дәреслектә дүрт тема. Шуңа кайбер темаларны берләштереп укытам. Программадагы “Югары белем”, “Фән казанышлары”, “Һөнәр сайлау” темалары дәреслектәге “Алда юллар, кайсын сайларга?” темасына кертелде. “Ял итү”, “Тар музыка сәнгате һәм фестивальләр” – “ Гаилә һәм балалар” темасына берләштерелде.Программада күрсәтелмәгән “Мәхәббәт – гаиләнең нигезе” темасы уңышлы кулланыла, укучыларны киләчәк тормышка әзерләү юлында бер адым булып тора. Дәреслектәге “Татарстан Республикасы” темасы үз Ватаныңа мәхәббәт тәрбияләү максатыннан отышлы. 11 нче сыйныфта укучылар Җ.Тәрҗемановның, Т.Миңнуллинның, М.Насыйбуллинның, Г.Әпсәләмовның, Г.Кутуйның, Г.Әхтәмованың, Р.Хафизованың, Нурзиләнең, Г.Мөхәмәтшинның, А.Гыймадиевның, З.Хәкимнең әсәрләреннән өзекләр белән танышалар, аларның эчтәлеге буенча диологик, монологик сөйләмгә чыгалар. Ф.Яруллинның, Р.Рәкыйповның, Х.Туфанның, Р.Гаташның шигырьләрен өйрәнәләр. Болардан тыш дәреслектә вакытлы матбугаттан бик актуаль булган текстлар урнаштырылган: һөнәр сайлау, Татарстанның икътисади үсеше, Казан шәһәре, югары уку йортлары, сәнгать дөньясында, БДИ, рекламаларның роле турында кызыклы материаллар кертелгән.


УМК:

1) Р.З.Хәйдәрова, Р.Л.Малафеева , Татар теле 11класс, Казан, 2010

2) Хисаметдинова Р.Ф.җитәкчелегендәге иҗади төркем, укыту-методик кулланма,Яр Чаллы, 2006 ел,

3) Р.З. Хәйдәрова, РЛ.Малафеева,Татар теле дәресләре – 11, укытучылар өчен кулланма, Казан,2009 ел,

4) “ Мәгариф” журналы, “ Мәгърифәт”, “ Ачык дәрес” газеталары
Укучыларның белем дәрәҗәсенә таләпләр

Тыңлап аңлау

Җанлы сөйләмне тыңлап аңлап, сөйләшүдә катнаша алу; тыңланган мәгълүматны аңлатып бирә алу, сорауларга җавап бирә алу.


Диалогик сөйләм

Аралашканда төрле репликалардан (сораштыру, кабатлап сорау, тәкъдим итү, риза булу) урынлы файдалана алу;

аралашу барышында фикерне төгәл җиткерә алу;киңәйтелгән репликаларны кулланып, сөйләшү үткәрә алу;укылган текстларның эчтәлеге буенча бәхәсләрдә катнашканда, оппонентларның фикерен исәпкә алып, үз карашларыңны раслый һәм дәлилли алу;

әдәби әсәрләрнең эчтәлеге буенча әңгәмә кора алу.


Монологик сөйләм

Төрле җөмлә калыпларын кулланып, мөһим вакыйгалар, дөнья яңалыклары турында хәбәр итә алу һәм аларга карата үз мөнәсәбәтеңне һәм фикерләреңне белдерә алу;кирәкле темага телдән бәйләнешле текст төзи алу, сөйләмне эзлекле һәм аңлаешлы итеп оештыра белү;татар классик әдипләренең тормышы һәм иҗаты турында сөйли алу;әдәби әсәрләрдә күтәрелгән проблемаларны аңлый һәм аларга карата үз фикерләреңне дәлилләп әйтә белү;әсәрдәге геройларны характерлап, алар турында фикер әйтә белү.


Уку

Тексттан кирәкле мәгълүматны таба алу һәм аның эчтәлеген телдән яки язмача белдерә алу;текст белән мөстәкыйль эшләү күнекмәләренә ия булу;шигъри текстларны яттан сөйли белү;әдәби текстның төрен һәм жанрын билгели белү;аерым автор һәм аның әсәрләре, татар әдәбияты турында кирәкле мәгълүматны белешмә әдәбият, Интернет аша таба белү.



Язу һәм язма сөйләм

Аралашу ситуацияләренә карата фикерләрне язмача белдерә алу; укылган текстның планын төзи алу;өйрәнелгән әсәр эчтәлегенә нигезләнеп, сочинение яза алу; тәкъдим ителгән темага реферат яза алу;


Программаның эчтәлеге




Тема

Сәгатьләр саны

1

Алда юллар, кайсын сайларга?

15

2

Татарстан Республикасы

7

3

Гаилә һәм балалар

9

4

Мәхәббәт-гаиләнең нигезе

6

5

Сафиуллина китабы буенча

31




Барлыгы:

68








Дәреснең темасы

Сәгать

саны

Дәрес

тибы

Эш төре

Тикшерү-контроль

Үзләштерү дәрәҗәсе

Өй эше

Дата

план

факт

Алда юллар, кайсын сайларга? - 15


1

3-4

Ф. Яруллин “Иң гүзәл кеше икәнсез”

1

ЛГКК


Үз хезмәтеңне оештыра белү

Укытучы һөнәренә хас сыйфатлар турында сөйли белү

Күркәм, яклау, чыңгылдый, тир тигү, дөнья тану

Текстларның эчтәлеген сөйләргә







2

5-7

Җ.Тәрҗеманов “Математика укытучысына хат”

1

ЛГКК

Текст белән эш

Әсәрнең эчтәлеген сөйли белү; укыту-чы һөнәренә хас сыйфатлар турында сөйли белү

Аяныч, дәрәҗә, даһи, куәтле, остаз, гаять

Сүзләр өйрәнергә







3

8-9

В.Хәйруллина “Килешләр”

1

ЛГКК

Текст, тәрҗемә, уку




Шигырьне сәнгатьле уку

Шигырьне сәнгатьле уку







4

12-14

Т.Миңнуллин “Үзебез сайлаган язмыш”

1

ЛГКК

Текст белән эш

Әсәрнең эчтәлеген сөйли белү

Танышырга, кызыксындыра, таләп, җаваплы, өлгереш, мактау

Текстларның эчтәлеген сөйләргә







5

15-16

Сез әзерме?” тексты

1

ЛГКК

Текст, тәрҗемә, уку

“Мин кайда укыр-га телим?” дигән темага әңгәмә

Түземлек, сабырлык, бердәм дәүләт имтиханы

Сүзләр өйрәнергә







6

17-19

М.Нәсыйбуллин “Имтихан” (1 өлеш)

1

ЛГКК

Текст, тәрҗемә, уку




Кыяфәт, карак, шәүлә, кыйм-мәтле, шикле, әшәке, сизә

Текстларның эчтәлеген сөйләргә







7

20-22

М.Нәсыйбуллин “Имтихан” (2 өлеш)

1

ЛГКК

Текст, тәрҗемә, уку

Образларга характеристика бирә белү

Гади, җинаять, ирек бирү, гаебен тану, җитди

Текстларның эчтәлеген сөйләргә







8

23-25

М.Нәсыйбуллин “Имтихан” (3 өлеш)

1

ЛГКК

Текст, тәрҗемә, уку




Яшерми, язмыш, борчыла, хокук, намуслы, гадел

Сүзләр өйрәнергә







9

26-27

Данлыклы Акчуриннар” тексты

1

ЛГКК

Текст, тәрҗемә, уку

Р.Акчурин турында сөйли белү

Нәсел, морза, кө-рәштәш, эшкуар, киңәшче

Сүзләр өйрәнергә







10

29

Габдрахман Әпләмов

1

ЛКФ

Текст, тәрҗемә, уку







Тормыш юлын сөйләр-гә






11


30

Г.Әпсәләмов “Ак чәчәкләр” (1 өлеш)

1

ЛГКК

Текст белән эш




Уйлый, сызлый, терелә, арыган, адаша, рәнжү

Текстларның эчтәлеген сөйләргә







12

32-33

Г.Әпсәләмов “Ак чәчәкләр” (2 өлеш)

1

ЛГКК


Текст, тәрҗемә, уку




Дару эчерде, чирли, сулыш ала, өшемәде

Текстларның эчтәлеген сөйләргә







13

34

Социолог профессиясе турында

1

ЛГКК

Текст, тәрҗемә, уку




Җәмәгатьчелек катлам, бәйләнеш, фикер, бәхәс

Сүзләр өйрәнергә







14

35-36

Реклама” тексты

1

ЛГКК

Текст, тәрҗемә, уку




Ташлама, табыш, тәртип, җитәкче, төркем, һөнәр

Текстларның эчтәлеген сөйләргә







15

37-39

Һөнәр сайлау-җаваплы эш” тексты

1

ЛГКК

Текст, тәрҗемә, уку

Һөнәр турында сөйли белү

Һөнәр, килешә, уңышлы, сайлый, ошый, уйлый

Текстларның эчтәлеген сөйләргә







Татарстан Республикасы - 7


16

40-42

Татарстан Республикасы” тексты

1

ЛГКК

Текст, тәрҗемә, уку




Тугай, шартнамә, игълан ителде, килешү

Текстларның эчтәлеген сөйләргә







17

43-44

Татарстаннның икътисади үсеше” тексты

1

ЛГКК

Текст, тәрҗемә, уку




Тәэсир итә, чыга-нак, үсеш, ягу-лык,горурлык, җәмгыять

Сүзләр өйрәнергә







18

45-46

Башкалабыз Казан” тексты

1

ЛГКК

Текст, тәрҗемә, уку




Башкала, тарих, милли, сынлы сәнгать, саклана

1)Текстларның эчтәлеген сөйләргә;

2) презен-тацияләр ясарга-10 күнегү 72 бит









19

--

Презентацияләр яклау дәресе

1

ЛГКК










Үткәннәрне кабатларга







20

49-51

Сәнгать дөнья-сында” тексты

1

ЛГКК

Текст, тәрҗемә, уку

Татар сәнгате турындасөйли белү

Атаклы, сәнгать, көй, нигез салучы, ихтирам, рәссам

Текстларның эчтәлеген сөйләргә







21

52-53

Казандагы югары уку йортлары” тексты

1

ЛГКК

Текст, тәрҗемә, уку




Белгечлек, тәкъ-дим, итү, дәрәҗә, авыл хуҗалыгы

Текстларның эчтәлеген сөйләргә







22

54-55

Җәйге Универ-сиада” текстын

1

ЛГКК

Текст, тәрҗемә, уку




әзерлек, кул куй-дылар, җитәкчелек итә, вакыйга, үзәк

Сүзләр өйрәнергә







Гаилә һәм балалар - 9





23

56

Гадел Кутуй

1




Текст, тәрҗемә, уку







Тормыш юлын сөйләр-гә







24

57-58

Г.Кутуй “Тапшырыл-маган хатлар”

(1 өлеш)

1

ЛГКК

Текст, тәрҗемә, уку




Шаккату, искә төшерү, уңайсыз-лык, түземсезлек

Текстларның эчтәлеген сөйләргә







25

59-61

Г.Кутуй “Тапшырыл-маган хатлар”

(2 өлеш)

1

ЛГКК


Тестлар белән эш




Аерылышу, эн-дәшми калам, сер-не ачу, шаярту

Тектның эч-тәлеген сөй-ләргә







26

62-64

Т.Миңнуллин “Илгизәр+Вера”

(1 өлеш)

1

ЛГКК

Текст, тәрҗемә, уку




өйләнешә, көнлә-шә, кияүгә чыга, өзелеп ярату

Тектның эч-тәлеге буенча план төзергә







27

65-67

Т.Миңнуллин “Илгизәр+Вера”

(2 өлеш)

1

ЛГКК

Текст белән эш




Тәре, кәләпүш, намаз, төп йорт, интегү, үкенү

Тектның эч-тәлеген сөй-ләргә







28

68-70

Г.Әхтәмова “Берсе ак, берсе кара”

1

ЛГКК

Текст белән эш

Чын әни вазифасы нинди булу турында сөйли белү

Чуар, купшы гомер, тәпи, канат, интегә, казына,үкенә

Сүзләр өйрәнергә







29

71-73

Р.Хафизова “Әни ниниди була?”

1

ЛГКК

Текст белән эш




Сөйкемле, наз, нәни, сыйлый, ятимлек, ышана

Тектның эч-тәлеген сөй-ләргә







30;

31


74-78

Нурзилә “Сөембикә кыйссасы”

2

ЛГКК

Текст белән эш

тест

Һәлакәт, бакча мөдире, тарткалаш, коточкыч, шашкан музыка, читлек, төнге тормыш, дога

1)Тектның эчтәлеген сөйләргә;

2) сүзләр өйрәнергә









Мәхәббәт-гаиләнең нигезе - 6


32; 33; 34

79-86

Г.Мөхәммәтшин “Йөрәктәге эзләр”

3

ЛГКК

Текст белән эш




Очрашу, ачула-нышырга, чакыру, куркыта, киңәш, пөхтә, тантаналы

1)Тектның эчтәлеген сөйләргә;

2) сүзләр өйрәнергә









35

91-93

А.Гыймадиев “Батыр егет”

1

ЛГКК

Текст белән эш, сәнгатьле уку




Район үзәге, тәкәббер, бәйләнә башлаячак, пәке, аңгыраеп утыра

1)Тектның эчтәлеген сөйләргә;

2) сүзләр өйрәнергә









36

94-96

З.Хәким “Чын ярату”

1

ЛКФ

ЛГКК


Текст белән эш, сәнгатьле уку




Кое, ялварулы, көнләшә, җайланып китү, шелтә, бәсләнгән

Сүзләр өйрәнергә







37

97-98

Х.Туфан “кайсыгызның кулы җылы”

1

ЛГКК

Текст белән эш, сәнгатьле уку




Үзгәртергә, ела-маска, ертырга, бәйләргә,төзәтергә

Шигырьне ятларга







Ф.С. Сафиуллина китабы буенча – 31


38

44

Габдулла Тукайның әдәби-мемориаль музее

1

ЛГКК

Текст, тәрҗемә, уку




Дулкынланып, хө-күмәт карарлары, җитлеккән, яңгы-раш, йогынты

Текстларның эчтәлеген сөйләргә







39

45

Салих Сәйдәшев музее

1

ЛГКК

Текст, тәрҗемә, уку




Мәңгеләштерү, тәшкил итү, җайланма, остаз

Текстларның эчтәлеген сөйләргә







40

46-47

Тарих битләре. Казан ханлыгы

1

ЛГКК

Текст, тәрҗемә, уку




Ау, игенчелек, ту-кучылык, багла-нышлар, уртак, балкып, сәед

Текстларның эчтәлеген сөйләргә







41; 42

48-50

Казан губернасы

2

ЛГКК

Текст, тәрҗемә, уку




Өяз, әмир, нигез, корыла, бакыр чыгару

Сүзләр өйрәнергә







43

51-52

Татарстан Автоно-мияле Республикасы

1

ЛГКК

д/с


Текст, тәрҗемә, уку




Афәт, каһарман, тармак, куе, басу

Текстларның эчтәлеген сөйләргә







44

53

Татарстан - промышленность

1

ЛГКК

Текст, тәрҗемә, уку




Йөк, чыгарыла, кертелә, килешү, ышанычлы

Текстларның эчтәлеген сөйләргә







45

55

Казан – Татарстан-ның башкаласы

1

ЛГКК

Текст, тәрҗемә, уку




Яр, көрәштә, мәшһүр, хакимият, төбәк, мәһабәт

Тектның эч-тәлеге буенча план төзергә







46

58

Мөхетдин Корбан-галиев – педагог һәм методист

1

ЛГКК

Текст, тәрҗемә, уку




Тәҗрибә, мөдир урынбасары, ки-ңәшмә, мөхәррир, рәис, тынгысыз

Тектның эч-тәлеге буенча план төзергә







47

59

Абдулла Алиш

1

ЛГКК

Текст белән эш




Чолганыш, яшерен оешма, әсирлеккә эләгә

Тектның эч-тәлеген сөй-ләргә







48

60

Фәрит Яруллин

1

ЛГКК

Текст белән эш




Үзешчән, кыллы, батырларча, сәхнә

Тектның эч-тәлеген сөй-ләргә







49

62

Бакый Урманче

1

ЛГКК

Текст белән эш




Юкә, җилкән, көнкүреш

Тектның эч-тәлеген сөй-ләргә







50

63

Харис Якупов

1

ЛГКК

Текст белән эш

тест

Таң калдырырлык, лаек булырга, тасвирларга

Тектның эч-тәлеге буенча план төзергә







51

65-68

Дәрдемәнд

( Закир Рәмиев)

1

ЛГКК

Текст белән эш




Ашамага кереште, гайрәт белән, кунакча,түшәк

Тормыш юлын сөйләр-гә







52

69-72

Сәгыйть Рәмиев

1

ЛГКК

Текст белән эш, сәнгатьле уку




Хәсрәт, хак итү, фарыз

1) Тормыш юлын сөйләр-гә; 2) “Авыл” шигырен ятларга







53; 54

73-76

Габдулла Тукай

2

ЛКФ

ЛГКК


Текст белән эш, сәнгатьле уку




Мулла, үлгән, карчык, шәфкать-ле, кияүгә чыгу

1)Презента-ция ясарга;

2)бер шигы-рен ятларга









55

--

Презентацияләр яклау дәресе

1

ЛГКК










Үткәннәрне кабатларга







56;

57


77-80

Галиәсгар Камал

Беренче театр”



2

ЛКФ

ЛГКК


Текст белән эш, сәнгатьле уку




Ачуланып, ягы-нып, һәрвакыт, котылдым, чән-челеп беткән

1) Тормыш юлын сөйләр-гә; 2) эчтәлек сөйләргә







58; 59

81-88

Кәрим Тинчурин

Сүнгән йолдызлар”



2

ЛГКК

Текст белән эш, сәнгатьле уку




Каз мамык, кочар-га, өтек карга, ка-гылма, сынашып карарга, зәгыйфь

1) Тормыш юлын сөйләр-гә; 2) эчтәлек сөйләргә







60; 61

85-88

Шәриф Камал

Акчарлаклар”



2

ЛГКК

Текст белән эш




Назлангаларга, өйрә, киндер мае, кыйланыш, өсте-башы шомарак

1) Тормыш юлын сөйләр-гә; 2) эчтәлек сөйләргә







62; 63

89-92

Ибраһим Гази

Ак сирень



2

ЛГКК

Текст белән эш




Аудара, ашык-пошык, котыры-шып, бодай кел-тәсе, балкышып

1) Тормыш юлын сөйләр-гә; 2) эчтәлек сөйләргә







64; 65

92-95

Габдрахман Әпсәлә-мов “Алтын йолдыз”

2

ЛГКК

Текст белән эш




Гөрелте, түземсез-лек, култыкса, яра, чигенми, вөҗдан, ташлама

1) Тормыш юлын сөйләр-гә; 2) эчтәлек сөйләргә







66; 67

96-99

Мөсәгыйт Хәбибул-лин “Илчегә үлем юк”

2

ЛГКК

Текст белән эш




Чаң сугу, кылыч, каениш, ыспай, кеш, җилән, касә, җария, чатыр

1) Тормыш юлын сөйләр-гә; 2) эчтәлек сөйләргә







68

64

Татарстанның беренче Президенты

1

ЛГКК

Текст белән эш




Чын, вазифа, тал, калкулык, туры

Эчтәлек сөйләргә







Аңлатма язуы Татар теленә өйрәтүнең төп максаты – гамәли максат

Тәрбияви максат балаларның рухи дөньяларын баету, аларны татар халкының мәдәнияте һәм сәнгате белән таныштыру, төрле милләт вәкилләре арасында дуслык һәм хөрмәт хисе тәрбияләүгә юн

218.59kb.

25 12 2014
1 стр.


Рабочая программа по татарской литературе для 7 «А,Б» класса

Рус мәктәбендә укучы татар балаларына татар әдәбиятын укыту программасы буенча аңлатма язуы

368.18kb.

25 12 2014
2 стр.


1. Аңлатма язуы Рус телле балаларга уку дәресләрен

Укыту-методик комплексы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан расланган татар теле.һәм татар әдәбияты программаларына нигезләнеп төзелде. Ф. С. Сафиуллина, К. С. Фәтхуллова. Рус т

265.44kb.

06 10 2014
1 стр.


8 нче класска татар әдәбиятыннан эш программасы. (70 сәгать) Аңлатма язуы Эш программасы статусы

Рус мәктәпләрендә укучы татар балаларына ана теле һәм әдәбият укыту программалары» (Казан, «Мәгариф», 2003 ел), 8 нче сыйныф өчен З. Н. Хәбибуллина, Х. Г. Фәрдиева, Ә. Н

393.86kb.

15 12 2014
3 стр.


"Килешенгән" "Раслыйм" мб җитәкчесе: Завуч: Директор

Мәктәптә тарих һәм җәмгыять белеме фәнен укытуның төп максаты: шәхесне үстерү һәм тәрбия бирүне белем, күнекмә, социаль гамәли эшчәнлек нигезендә алып бару

1596.74kb.

17 12 2014
6 стр.


Татар әдәбиятыннан эш программасы 8 нче сыйныф (70 сәг) Аңлатма язуы

Программа нигезенә Россия, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыкларының мәктәпләрдә урта һәм тулы белем алу стандартлары салынды, “Рус телендә сөйләшүче балаларга татар әдәбияты про

230.11kb.

30 09 2014
1 стр.


Татар теленнән эш программасы 5 нче сыйныф (105 сәг) Аңлатма язуы

Программа нигезенә Россия, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыкларының мәктәпләрдә урта һәм тулы белем алу стандартлары салынды, “Рус телендә сөйләшүче балаларга татар телеукыту пр

482.4kb.

11 10 2014
4 стр.


Татар теленнән эш программасы 7 нче сыйныф (105 сәг) Аңлатма язуы

Программа нигезенә Россия, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыкларының мәктәпләрдә урта һәм тулы белем алу стандартлары салынды, “Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле укыту п

286.02kb.

12 10 2014
1 стр.