Перейти на главную страницу
Тема, программа эчтәлеге, сүзлек, күрсәтмә материаллар. |
Методик алымнар. (32-1) |
Уен “ Планетарийга сәяхәт.” 1. Балаларда беренче очучы Ю. Гагарин белән танышу аша илебезгә карата горурлык хисләре тәрбияләү. 2. Балаларның образлы күзаллауларын, иҗадилыкларын үстерү. 3. Балаларга кояш системасы, планеталар турында элементар белешмә бирү, алар турында күбрәк беләсе килү теләге уяту.
|
1. Глобусны карау. - Бу нәрсә? - Без яши торган планетаның исеме ничек? - Ул нинди формада? - Зәңгәр төс белән глобуста нәрсә күрсәтелә? - Кич белән күк йөзен караганда нәрсәләрне күрергә мөмкин? - Ни өчен көндез йолдызлар күренми? 2. Уен “Планетарийга сәяхәт”. ( Интерактив тактада, слайдлар яисә рәсемнәр ярдәмендә уздырыла. - Безнең галактиканың үзәгендә иң зур йолдыз- кояш урнашкан. Кояш безгә җылы һәм яктылык бирә. Кояш тирәсендә 9 планета хәрәкәт итә. Аларның һәрберсенең үз юлы бар. Бу юл орбита дип атала. Кояш һәм планеталарны бергә- кояш системасы дип атыйлар. Безнең планетабыз кояштан иң уңай ераклыкта урнашкан. Шуңа күрә бары безнең планетабызда гына тереклек өчен шартлар бар. Кешеләр галәм киңлекләре белән бик күптән кызыксынганнар. Галәм очкычы- космик корабль төзегәннәр. Иң беренче булып Ю. Гагарин галәмгә очкан. 12 апрель- космонавтика көне дип билгеләп үтелә.) 3. Сүзле уен “ Яшь космонавтлар”. Без булачак космонавтлар Тик тормыйбыз бер дә без: Кулларны күтәрәбез, Аннары төшерәбез. Чүгәлибез, торабыз, Башны уңга борабыз, Аннан сулга карыйбыз Һәм сикерә башлыйбыз. Шул арада иелеп Басарга өлгерәбез. Тирән итеп сулыйбыз, Ял итәргә туктыйбыз Без бик көчле булабыз. 4. Тапкырларга- табышмак. а). Лампа түгел яктырта, Мич түгел җылыта. ( Кояш.) б). Төнлә калка, көндез ята. ( Ай.) в). Мич тулы пәрәмәч, Уртасында бер калач. ( Ай һәм йолдызлар.) г). Төнлә баксам, күк тулган, Иртән баксам, юк булган. ( Йолдызлар.) 5. Г. Гыйльмановның “Чүмеч йолдыз” шигырен уку. |
Тема, программа эчтәлеге, сүзлек, күрсәтмә материаллар. |
Методик алымнар. (34-1) |
Слайдлар карау.“Г. Тукайның тормышы һәм иҗаты.” 1. Г. Тукайның күпкырлы иҗатына кызыксыну уяту, ихтирам хисләре тәрбияләү. 2. Шигырьнең эчтәлеге буенча үз фикерләрен әйтә белү, фикерләү, хәтер сәләтен үстерү. 3. Г. Тукайның тормыш һәм иҗат юлы белән таныштыру, әдәби әсәрләрен тыңлый һәм сөйли белүләренә ирешү.
|
1. “Туган тел” җырын тыңлау. - Нинди таныш моңлы көй бу? Тукай җыры- “Туган тел”. Истән бер дә чыкмый торган Халык көе “Туган тел”. 2. Слайдлар, рәсемнәр ярдәмендә Г. Тукайның тормышы һәм иҗаты белән танышу. - Портретта сез кемне күрәсез? - Кем соң ул Г. Тукай? - Ул сезгә ничек таныш? - Г. Тукайның нинди әсәрләрен беләсез? 3. Китаплар карау. ( Иллюстрацияләр ярдәмендә әсәрләрнең исемнәрен искә төшерү.) 4. Шигырь уку. “Кызыклы шәкерт” - Малай Акбайны ничек өйрәткән? - Акбайның ни өчен өйрәнәсе килмәгән? - Малай ни өчен тырышырга кушкан? 5. Үстерелешле уен “Кайсы әсәрдән икәнен бел!” а). Кешенең якын дусты, Йортның тугры сакчысы. Аннан гел игелек көт Ә исеме ничек? ( Эт- “Кызыклы шәкерт”.) б). Җәен соры, кышын ак, Аңа шулай яхшырак. ( Куян- “Бичара куян”.) в). Нәкъ кеше кебек үзе Бар маңгаенда мөгезе. “Былтыр кысты”, дип акыра Туганнарын чакыра. ( “Шүрәле”.) г). Чуар, йомшак күлмәге, Тотсаң уңа бизәге. Тоттырмый, китә очып Я кала җирдә посып. ( Күбәләк- “Бала белән күбәләк”.) 6. Уен “Су анасы”. ( Балалар түгәрәккә басалар. Бер бала “Су анасы” итеп билгеләнә. Ул күзләре бәйләнгән килеш түгәрәк уртасында утыра.Уйнаучылар түгәрәк буйлап җырлап йөриләр: Су анасы, су анасы, Су анасын күр әле. Каршыңда кем басып тора- Ялгышмыйча әйт әле. Җыр ахырында балалар туктап кала. Су анасы урыныннан тора, бармагы белән берәр уенчыга төртеп күрсәтә. Әлеге бала су анасы янына килә. Су анасы, капшап карап, аның кем икәнлеген әйтергә тиеш. Әгәр дөрес әйтсә, шул уенчы су анасы була.) |
Тема, программа эчтәлеге, сүзлек, күрсәтмә материаллар. |
Методик алымнар. (34-2) |
Сәхнәләштерү. Г. Тукай. “Бала белән Күбәләк.” 1. Бирелгән шартларда балаларның иҗади сәләтен камилләштерү. 2. Балаларның күзәтүчәнлеген, игътибарлылыгын үстерү. 3. Балаларда оештыру һәм алып баручы ролен башкару осталыгын формалаштыру, үзләренең эш- гамәлләрен, уенны алып баручы һәм башка катнашучыларның гамәлләренә яраклаштырырга өйрәтү. Сүзлек: чуар, уңа. Күрсәтмәлелек: аудиоязма, сәхнәләштерү өчен атрибутлар. |
1. Табышмак. Чуар, йомшак күлмәге, Тотсаң уңа бизәге. Тоттырмый, китә очып Я кала җирдә посып. ( Күбәләк.) 2. Шигырь уку. “Бала белән Күбәләк” 3. Шигырь буенча әңгәмә. - Кыз Күбәләккә нинди сораулар бирә? - Күбәләк ни дип җавап бирә? - Күбәләк кайда яши? - Нәрсә белән туклана? - Күбәләкне ни өчен рәнҗетмәскә кирәк? 4. “Бала белән Күбәләк” җырын аудиоязмадан тыңлау. 5. Г. Тукайның “Бала белән Күбәләк” шигырен сәхнәләштерү.
|
Тема, программа эчтәлеге, сүзлек, күрсәтмә материаллар. |
Методик алымнар. (34-3) |
Шигырь ятлау. З. Туфайлова. “Тукай абый” 1. Шигырьнең тылсымлы сүзләре аша шагыйрьгә карата чиксез мәхәббәт һәм ихтирам тәрбияләү. 2. Балаларда үз теләкләре белән яттан шигырьләр сөйләүгә булган омтылышларын, хәтер сәләтен үстерү. 3. Шигырьдәге төп фикерне әйтә белергә өйрәтүне дәвам итү.
|
1. Җыр тыңлау. Г. Тукай “Туган тел” 2. Дидактик уен “Бу кайсы әкияттән?” ( Г. Тукай әкиятләре буенча якият геройларын танып әйтү.) 3. Шигырь уку.З. Туфайлова. “Тукай абый” 4. Шигырь эчтәлеге буенча әңгәмә. - Әле укый белмәсәк тә, без нинди җыр җырлыйбыз? - Нәрсәне иң гүзәл бер җыр дибез? - Ничек телләребез ачыла? - “Су анасы”, “Шүрәле”не ни өчен дуслар дип атыйбыз? 5. Шигырьне яттан сөйләү. ( 5- 6 бала сөйли.) 6. Җырлы- биюле уен “Шүрәле, шүрәле”. ( Балалар, кулга- кул тотынышып, түгәрәк ясыйлар. Түгәрәк эчендә бала. Балалар, такмак әйткәндә, аның исемен әйтеп җырлыйлар. Бу бала, такмак беткәч, йә бии, йә җырлый, йә шигырь сөйли. Түгәрәк эченә икенче бала керә. Җен дә түгел, җил дә түгәл Күренеп йөри торган. Шүрәлене саклап тора, Татарда кара урман. Куш: Шүрәле, шүрәле, Син Айгөлне күр әле! Үзе бии, үзе җырлый, Куллар чабып тор әле! Бер мөгез дә, койрык бер, Кети- кети уйный ул. Кием- салым кими ул, Балаларга тими ул! Куш: Шүрәле, шүрәле, Син Газизне күр әле! Җырга оста- җырласын, Һич оялып тормасын.)
|
Тема, программа эчтәлеге, сүзлек, күрсәтмә материаллар. |
Методик алымнар. (35-1 А ) |
Уурман почмагына экскурсия. “Туган ягым урманнары” 1. Урманга һәм аның байлыкларына сак караш тәрбияләү. 2. Кешеләрнең табигатьне сакларга кирәклеге турында нәтиҗә чыгара белүне формалаштыру. 3. Балаларның урман, андагы тереклек турындагы белемнәрен тирәнәйтү, мул табигатьнең кеше тормышында әһәмиятен аңлату.
|
1. Табышмак. Моңлы да ул, серле дә ул, Файдалы да, бай да ул. Кызарып җиләк пешә, Чикләвекләр өлгерә. Санап та бетереп булмый, Нәрсә соң ул, кем белә? ( Урман.) 2. Фикер алышу. - Урман кешегә ни өчен кирәк? - Урманда нәрсәләр үсә? - Ни өчен күп кошлар урманда яши? - Урманда нинди җәнлекләр, бөҗәкләр яши? - Урманда нинди шифалы үләннәр үсә? - Урманда үз- үзеңне тоту кагыйдәләрен беләсеңме? 3. Дидактик уен “Табышмак буенча агачны бел һәм күрсәт!” - Ак кием кигән, яшел чугын элгән. ( Каен.) - Җәен дә, кышын да бер төстә. ( Чыршы, нарат.) - Нинди агач җилсез шаулый? ( Усак.) - Җимешем кып- кызыл була, Бу- шатлык минем өчен. Чөнки көзге салкын да Һич тә үзгәрми төсен. ( Миләш.) 4. Үстерелешле уен “Безнең яшел докторлар”. ( Рәсемнәр кулланып.) Беләсезме үләннәрнең, Күпме дару биргәнен. Дәшмисезме? Шулар инде Яшел доктор дигәнем. - Сәяхәтче юлдашы Булыр бу үлән. Сукмакларда мин аны Һәрвакыт күрәм. ( Бака яфрагы.) - Мин дә таныйм дус- ишне, Кара нинди хуш исле. Тагып йөрерлек түшкә Бу бит көрән ... ( мәтрүшкә.) - Бик күп төрле авыруга Шифасы бар аның да. Тамакны да дәвалый ул Эчәк авыруларын да. ( Сары мәтрүшкә.) - Сусауны тиз баса Бу җиләк чыннан да. Су эзләп йөрисе Юк икән урманда. (Каен җиләге.) Энҗе чәчәк- матур чәчәк, Энҗе сыман чыннан да. Дарулы да, агулы да Сак булыгыз җыйганда. ( Энҗе чәчәк.) - Күрегез әле сез Сукыр кычытканны. Йөрәк даруы өчен Җыялар ич аны. ( Сукыр кычыткан.) - Яратам мин таң нурын Дару минем тамырым. Шикәре дә җитәрлек, Тәме исең китәрлек. ( Тузганак.) 5. Җырлы уен “Аю урманында”. Җиләк җыям чиләккә, Әниемә бүләккә. Монда җиләк күп икән Аю, бүре, юк микән? 6. Уен “Сорау- җавап”. ( Туп белән.) - Нинди агач ак күлмәк кия? - Ни өчен керпе баласын тотарга ярамый? - Яз җиткәч, кызлар күп итеп умырзая чәчәген җыеп кайттылар. Алар дөрес эшләдеме? - Урманда үсүче нинди агач ныклыгы белән башкалардан аерыла? |
Тема, программа эчтәлеге, сүзлек, күрсәтмә материаллар. |
Методик алымнар. (35-1 Б ) |
Танып белү уены “Камканы күзәтү.” 1. Табигатьтәге тереклек ияләренә карата сак караш тәрбияләү. 2. Образлы күзаллау сәләтен үстерү. 3. Табигатьтә яшәүче бөҗәкләр белән таныштыруны дәвам итү. Камка турында үзләренең белгәннәрен бөйләнешле итеп сөйләргә өйрәтү. Сүзлек: камка, тәти кош, каты канат, кондыз оча, яфракка куна. Күрсәтмәлелек: тере камка. |
1. Эндәш. Камка түти, киявең килгән, Тимер капкаң ач та коч. 2. Камка кондызын карау, очырту. - Камка нинди? - Ул ничек хәрәкәтләнә? - Камка нәрсәләрне аулый? - Алар кайда яшиләр? - Нәрсә белән файдалы? - Кайда кышлыйлар? 3. Тәрбияче хикәясе. ( Камка озынча формада.Ул ачык кызыл яки кызгылт- сары төстә, кара таплар белән бизәлгән. Аның төсе тирә- юньгә җайлашкан, саклану чарасы булып тора. Кошлар андый төстәге бөҗәкләрне ашарга ярамаганлыкны беләләр. Аның үтә күренмәле, каты, көрән төстәге, кечкенә канатлары бар. Камка бик тиз үрмәли, ерак араларга оча ала. Камка бик күп зарарлы бөҗәкләрне ашап, кешеләргә зур файда китерә. Камка кыш чыгар өчен, агач кайрыларына, корыган агач кәүсәләренә яшеренә.) 4. Шигырь уку. Ш. Галиев. “Камканы коткардым” 5. Дидактик уен “Дөресен әйт!” ( Туп белән. Сораулар бирелә. Мәсәлән, камка нинди? Ул нишли? Нәрсә ярата? Нәрсә белән дус? Һ. б.) |
Тема, программа эчтәлеге, сүзлек, күрсәтмә материаллар. |
Методик алымнар. (35-3) |
Әкият эчтәлеген сөйләү. Ф. Зариф. “Татлы җәй” 1. Җәйге табигатьнең матурлыгына соклана белү, күзәтүчәнлек һәм кызыксыну хисе тәрбияләү. 2. Балаларның сүзлек запасын арттыру, бәйләнешле сөйләм телен үстерү. 3. Әкиятләргә кызыксыну уяту, сөйли белү теләге тудыру, эчтәлеге тулаем яки аерым кыен сүзләрне аңларга өйрәтү. Сүзлек: татлы, нигъмәтләр, сыйпап, гомумән, игелек, гырылдашкан, нәни йөнтәскәйләр, гаҗәеп. Күрсәтмәлелек:уен өчен битлек. |
1. Табышмак. Кигән киеменең бизәге, Бөтен дөньяны ямьгә бизәде. ( Җәй.) 2. Хикәя “Ул кайчак була?” ( Көннәр җылы була. Тау башында җиләк пешкән. Көннәр тагын да озая, төннәр кыскара.Эссе, коеп яңгыр ява, күк күкри, яшен яшьни, салават күпере чыга. Бөтен җирдә яшеллек. Үсемлекләр үсә, җимеш бирә.) 3. “Сүз эчендә энҗе бар”. ( Сүзлек өстендә эшләү.) 4. Әкият уку. Ф. Зариф “Татлы җәй” 5. Әңгәмә. - Төлке баласы Шаянга әнисе ни өчен җәйгә рәхмәт әйтергә куша? - Җәй нинди балаларга гына күренә? - Акыллы бала нинди була? - Шаян Шәүлегән баласына ничек ярдәм иткән? - Аю балаларына нәрсә бүләк иткән? - Җәй ягымлы тавыш белән аңа нәрсә әйткән? - Җәйнең татлы икәнен каян белгән? 6. Балалар эшчәнлеге. ( 5- 6 бала сөйли.) 7. Тел көрмәкләндергеч “Елама, Җамалый.” [җ] Җәен җиләк җыйганда Җиңен ерткан Җамалый. Елама- елама, Җамалый, Елап җиңең ямалмый. 8. Уен “Җиләк җыю”. - Дуслар кая барасыз? - Кара урманга барабыз. - Кара урманда нишлисез? - Кура җиләк җыябыз. - Җиләк белән нишлисез? - Җиләктән как коябыз. - Аю килсә нишлисез? - Урман буйлап чабабыз. Аннан соң барысы бергә күмәкләп җырлыйлар: Җиләк җыям, как коям, Дәү әнигә бүләккә. Монда җиләк күп икән, Аю- бүре юк икән. Аю яшеренгән җиреннән чыга да аларны куа башлый.
|
Тема, программа эчтәлеге, сүзлек, күрсәтмә материаллар. |
Методик алымнар. (36-1) |
Үстерелешле диалог.“Кызыл китап” нәрсә ул? 1. Китапка кертелгән хайван һәм үсемлекләрне кызгану, алар өчен борчылу хисләре уяту. 2. “Кызыл китап”тагы үсемлек һәм хайваннар турында белемнәрен арттыру, бәйләнешле сөйләмне үстерү. 3. Балаларны сирәк калган һәм югалып бара торган хайваннар, үсемлекләр турындагы китап белән таныштыру. Сүзлек: кызыл китап, кыр кәҗәсе, кондыз, бөркет, дельфин, аккош, лачын, тыюлыклар. Күрсәтмәлелек: кызыл китап, слайдлар, рәсемнәр, туп. |
1. Мәкаль. Табигатьне саклаган- үз яшәвен аклаган. ( Чагыштырма мәгънәсен аңлату.) 2. “Кызыл китап”ны күрсәтү. - Бу нинди китап? - Нәрсә соң ул “Кызыл китап”? - “Кызыл китап” нинди өлешләрдән тора? ( Бу китапка җир йөзеннән юкка чыгып бара торган хайваннар, кошлар һәм үсемлекләр теркәлгән, алар турында мәгълүматлар бирелгән.) - Ни өчен ул кызыл? - Кызыл төс нәрсә аңлата? ( Кызыл төс куркыныч янауны белдерә. Җир йөзендә сирәк калган җан ияләрен саклагыз дип кисәтә, кирәк булган очракта ярдәм итәргә өнди.) -Аз калган хайван һәм кошларны, тыюлыкларны саклау өчен нинди чаралар каралган? 3. Слайдлар карау. ( Кыр кәҗәсе, чуар болан, ак аю, кондыз, дельфин, кеш кебек хайваннар. Бөркет, аккош, ак челән, лачыннарның бөтен төре. Юлбарыс һ. б. ) - Юлбарыс турында нәрсә әйтә аласыз? - Юлбарысның тиресе нинди? - Кешеләр аны ни өчен аулый? 4. Дидактик уен “Кем тизрәк җыя?” ( Кызыл китапка кертелгән хайван һәм кошларның рәсемнәрен өлешләрдән җыю.) 5. Үстерелешле уен “Кызыл китапта бармы?” ( Туп ярдәмендә.) 6. Балалар эшчәнлеге. ( Балалар үзләренең ничек итеп кошларга ярдәм итүләре турында сөйлиләр. 5- 6 бала сөйли.)
|
Тема, программа эчтәлеге, сүзлек, күрсәтмә материаллар. |
Методик алымнар. (37-1) |
Сугыш ветераннары белән очрашу. “Бөек җиңү” 1. Патриотик хисләр, Туган якка, Туган телгә, Ватанга мәхәббәт тәрбияләү. 2. Туган ил һәм дөньядагы вакыйгалар белән кызыксынучанлыкларын үстерү. 3. Сугышчыларыбызның Бөек Ватан сугышында күрсәткән батырлыклары турында белемнәрен арттыру.
|
1. “Марш” тыңлау. ( Р. Еникеев көе.) 2. Бөек Ватан сугышы геройлары турында слайдлар карау. 3. Сугышта катнашкан ветеран чыгышы. 4. Җиңү көненә багышланган шигырьләр сөйләү. ( 4- 5 бала сөйли.) 5. “Хәтер китабы” белән танышу. ( Илебезнең тынычлыгын саклаучы солдат һәм офицерларның кыю, батыр, курку белмәс һәм үз илен, үз халкын яратучы чын патриот булулары турында сөйләшү.) 6. “Хәтер көне” рәсем күргәзмәсе карау. 7. Бөек Ватан сугышы ветераннарына чәчәкләр бирү. |
Тема, программа эчтәлеге, сүзлек, күрсәтмә материаллар. |
Методик алымнар. (37-3) |
Шигырь уку.С. Шакир. “Бабамның медальләре” 1. Балаларда патриотик хисләр, Ватанга мәхәббәт тәрбияләү. 2. Шигырьнең эчтәлеге буенча сорауларга төгәл җавап кайтара белү күнекмәләрен үстерү. 3. Балаларның бу шигырь аша Бөек Ватан сугышы геройлары турында күзаллауларын киңәйтү.
|
1. Бөек Ватан сугышы геройлары турында слайдлар карау. 2. Әңгәмә. - Нәрсә ул җиңү көне? - Ни өчен һәр елны зурлап билгеләп үтәләр? - Кемнәр ул Ветераннар? 3. Шигырь уку.С. Шакир. “Бабамның медальләре” 4. Үстерелешле диалог. - Бабай кем булган? - Бабайга батырлыклары өчен нәрсә биргәннәр? - Бабайның сыңар кулы кайчан яраланган? - Ни өчен аңа сокланып карыйлар? 5. Мәкальләр, әйтемнәр. - Ватанга хезмәт- үзеңә хөрмәт. - Илнең күрке- тынычлык. - Илдә яшисең икән- илеңә хезмәт ит. - Ил тыныч булса, без дә тыныч. 6. Уен “Кем җитез, кем кыю”. ( Командаларга бүленеп, төрле биремнәр үтәлеп уйнала.) |
Тема, программа эчтәлеге, сүзлек, күрсәтмә материаллар. |
Методик алымнар. (39-2) |
Тема, программа эчтәлеге, сүзлек, күрсәтмә материаллар. |
Методик алымнар. (38-1) |
Уен –викторина.“Чәчәкләр- тормыш яме”. 1. Чәчәкләргә сакчыл караш, туган як, туган як табигатен өйрәнү теләге тәрбияләү. 2. Мөстәкыйль фикерләү, фикерне бер юнәлештә җыя белү сәләтен үстерү. 3. Балаларның чәчәкләр турындагы белемнәрен баету, чәчәкләрне танып белергә, тасвирлап сөйләргә өйрәтү. Сүзлек: энҗе чәчәк, ак чәчәк, тукранбаш, хушбуй, таҗ, мохтаҗ, ышык. Күрсәтмәлелек: рәсемнәр, слайдлар. |
1. Уен “Яз килде”. ( Лото.) ( Балалар яз билгеләренә туры килгән рәсемнәрне тәртип буенча тезеп чыгалар һәм сөйлиләр.) 2. Табышмак. Төрле- төрле төстә алар, Бу төсләр каян килгән? Хушбуй исе аңкыталар Кем аны сөртеп йөргән? Алар нәрсәләр? ( Чәчәкләр.) 3. Тәрбияче хикәясе. ( Слайдлар, рәсемнәр ярдәмендә.) ( Яз, җәй көннәрендә, иртә көздә кырларда, болыннарда, урманнарда, бакчаларда чәчәкләр үсә. Алар төрле, чөнки аларның яшәү шартлары бер- берсеннән аерылып тора. Урманда үскән ак чәчәк ( ромашка ) эре, аның таҗ яфраклары киң була. Ә кырда үскән ак чәчәк вак, таҗ яфраклары- тар була. Ни өчен? Чөнки кырда дым аз, ә урманда күп. Урман чәчәкләре ышыкта үсә. ...) 4. Фикер алышу. - Кырда, басуда үсүче чәчәкләрне ничек атыйлар? - Кыр, урман чәчәкләрен кем тәрбияли? - Бакча гөлләре нинди шартларда үсә? - Нинди бакча гөлләрен беләсез? 5. Уен- викторина “Мин кайда үсәм?” ( Болын, урман, кыр, чәчәк клумбасы сүрәтләнгән зур рәсемнәр эленә. Балалар таратылган чәчәкләрдән, берне сайлап алып, аның турында сөйлиләр һәм урынына урнаштыралар.) 6. Җырлы уен “Түгәрәк алан”. Бу аланда чәчәкләр күп Кыймыйм ләкин өзергә. Умырзая, умырзая Чык әле син биергә. ( Балалар түгәрәккә басалар, чәчәк исемнәре кушыла. Балалар җырлап, түгәрәк буйлап йөриләр. Исемен ишеткән бала уртага чыгып бии.)
|
Тема, программа эчтәлеге, сүзлек, күрсәтмә материаллар. |
Методик алымнар. (39-2) |
Хикәя уку. Н. Фәттах. “Велосипедлы Мөнир” 1 Балаларда геройның хәленә керә белү сыйфаты тәрбияләү. 2Тәрбияче биргән сорауларга төгәл җавап кайтара белү күнекмәләрен, бәйләнешле сөйләм телен үстерү. 3 Каршылыкларны мөстәкыйль рәвештә чишәргә, үзләренең сәламәтлекләре турында кайгыртырга өйрәтү.
|
1Мәкаль. Кешегә чокыр казысаң, үзең төшәрсең. (Мәкальнең чагыштырма эчтәлеген аңлату) 2. Хикәя уку. Н. Фәттах. “Велосипедлы Мөнир” 3Фикер алышу. -Мөниргә әтисе кибеттән нәрсә алып кайткан? -Мөнир Илдуска велосипедында йөреп карарга ни өчен рөхсәт иткән? -Мөнир Илдуска нәрсә вәгъдә иткән? -Мөнир вәгъдәсен үтәгәнме? -Мөнир вәгдәсен үтәмәгәч, Илдус нишләгән? -Велосипед ни өчен шәбрәк тәгәри башлаган? -Мөнир ни өчен тормозга басмаган? -Мөнир куркуыннан нәрсә дип кычкырган? -Ни өчен Мөнир велосипедыннан егылып төшкәч, берәү дә булмаган? -Сез хикәяне ничек тәмамлар идегез? 4Тизәйткеч. [с] Саран Сара Саный –саный, Сарыгына салам сала. Саран гына Сарыгына Саламны да Санап сала. 5Үртәвеч. Саран,саран Сагынсам да бармам.
|
Алдакчы, саран булма - проект.
Фдт авт.,Татарстан республикасының 2010-2015 елларга мәгариф системасын үстерү стратегиясе кысаларында балалар бакчаларында балаларга туган телне өйрәтүне,сөйләм үстерү
25 12 2014
8 стр.
Укыту-методик комплексы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан расланган татар теле.һәм татар әдәбияты программаларына нигезләнеп төзелде. Ф. С. Сафиуллина, К. С. Фәтхуллова. Рус т
06 10 2014
1 стр.
Географиядән якынча программа төп гомуми белем бирү дәүләт стандартының федераль компонентына, РФ базислы укыту планы һәм якынча укыту планнарына нигезләнеп төзелде
08 10 2014
1 стр.
Рус мәктәбендә укучы татар балаларына татар әдәбиятын укыту программасы буенча аңлатма язуы
25 12 2014
2 стр.
Уку-укыту методик кулланмасы Казан дәүләт университетының татар теле тарихы һәм гомуми тел белеме кафедрасы утырышында 2009 елның 24 ноябрендә расланды
16 12 2014
4 стр.
Рус мәктәпләрендә укучы татар балаларына ана теле һәм әдәбият укыту программалары» (Казан, «Мәгариф», 2003 ел), 8 нче сыйныф өчен З. Н. Хәбибуллина, Х. Г. Фәрдиева, Ә. Н
15 12 2014
3 стр.
Программа нигезенә Россия, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыкларының мәктәпләрдә урта һәм тулы белем алу стандартлары салынды, “Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле укыту п
12 10 2014
1 стр.
Программа нигезенә Россия, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыкларының мәктәпләрдә урта һәм тулы белем алу стандартлары салынды,” Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле укыту п
01 10 2014
2 стр.