Перейти на главную страницу
Тема, программа эчтәлеге, сүзлек, күрсәтмә материаллар. |
Методик алымнар. (21-1) |
Төзелеш булган җиргә экскурсия яки рәсем карау. “Хезмәткә хөрмәт” 1. Хезмәт кешесенә, төзүче һөнәренә хөрмәт тәрбияләү. 2. Бәйләнешле сөйләм һәм танып белү эшчәнлеген үстерү. 3. Балаларның өлкәннәр хезмәте турында күзаллауларын киңәйтү, төзүчеләр хезмәте белән таныштыру.
|
1. Шигырь уку. Ә. Ерикәй. “Әти йорт төзи” Минем әти- төзүче, Ул сала биек йортлар. Ул салган биек йортларда, Балкып торалар утлар. Минем әти кирпеч түши, Нык итеп, тигез итеп. Матурлап, сырлап, шомартып, Турылап, тигез итеп. 2. Шигырь эчтәлеге буенча әңгәмә. - Кем биек- биек йортлар төзи? - Кирпеч белән йортның стеналарын кем өя? - Стенаны измә белән кем сылый, тигезли, шомарта? - Балта остасы нәрсә эшли? - Тәрәзә рамнарын ак буяу белән кем буйый? 3. Йорт төзүчеләр турында слайдлар карау. 4. Туплы уен. - Ышкы кемнеке? - Пумала кемнеке? - Измә кемнеке? 5. Мәкальләр. а). Хезмәт кешене бизи. б). Кем эшләми- шул ашамый. в). Эшләп ашасаң, тәмле булыр. г). Хезмәт кешесе хөрмәткә лаек. д). Хезмәт иясе- хөрмәт иясе. 6. Уен “Эшләсәң эш табыла”. [ш] - Оста иртән үк эшкә кереште, Эш кораллары юксынган эшне. - Сөенде ышкы ( эш- эш- эш ), - Шатланды пычкы ( ты- рыш, ты- рыш ), - Очынды чүкеч ( шап- шап- шап ), - Талпынды балта ( шалт- шалт ).
|
Тема, программа эчтәлеге, сүзлек, күрсәтмә материаллар. |
Методик алымнар. (21-2) |
Әңгәмә. “Кем булырга?” 1. Хезмәт кешесенә хөрмәт тәрбияләү. 2. Балаларның фикер йөртә белү сәләтен, диалогик сөйләмен үстерү. 3. Балаларның өлкәннәр хезмәте, аларның һөнәрләре турында белемнәрен киңәйтү. Алар хезмәтенең мөһимлеген аңлату.
|
1. Мәкаль. Эш кешенең- көзгесе. ( Чагыштырма эчтәлеген аңлату.) 2. Рәсемнәр буенча әңгәмә. - Сез нинди һөнәрләрне беләсез? - Әти- әниләрегез нинди һөнәр ияләре? - Эшчән кешегә нинди сыйфатлар хас? - Хезмәт яратмаган кеше нинди кеше була? - Нинди һөнәр иң кирәклесе дип уйлыйсыз, ни өчен? 3. “Тапкырларга табышмак”. а). Шәһәр, авыл йоклый әле Без бик иртә торабыз. Иләк биетеп, он илибез, Һәм мичне кыздырабыз. Ипекәй һәр иртәдә Килсен өчен өстәлгә. ( Ипи пешерүче.) б). Ул сала биек йортлар Ул салган биек йортларда Балкып кабына утлар. Кем икән ул, балалар? ( Төзүче.) в). Янып торган чәчкә ясап Өйләрне матурлаучы. Кем икән соң ул, балалар? Ул әлбәттә ... ( буяучы.) г). Ул эшли зур кибеттә Конфет- прәннек сата. Я, әйтегез кем белә? Ул бит ... ( сатучы апа.) д). Ул теккән матур киемне Барлык кешеләр кия. Үз эшен бик тә сөюче, Ул буладыр ... ( тегүче.) 4. Бармак уены “Һөнәрләр”. Баш бармагым- биюче, Имән бармак- тегүче, Урта бармак- төзүче. Атсыз бармагым- укытучы, Чәнти бармак кем була? Читек чигүче була. 5. Дидактик уен “Күңелле лото”. ( Һөнәр ияләре төшерелгән рәсемнәр һәм эш кораллары төшерелгән вак рәсемнәр бирелә. Балалар дөрес итеп эш коралларын урнаштыралар.) 6. Җырлы уен “Кәрия- Зәкәрия” көенә. Бу бик яхшы тегүче, Бу бик яхшы тегүче. Аның күлмәге матур Аннан үрнәк алыгыз. Бу бик яхшы очучы, Бу бик яхшы очучы. Ул бик булган һәм кыю Аннан үрнәк алыгыз. Һ. б. |
Тема, программа эчтәлеге, сүзлек, күрсәтмә материаллар. |
Методик алымнар. (21-3) |
Шигырь уку. В. Хәйруллина. “Архитектор” 1. Архитектор һөнәренә ихтирам хисе, хезмәт сөючәнлек тәрбияләү. 2. Бирелгән шигырь аша архитекторның хезмәте турында белемнәрен үстерү. 3. Әйләнә- тирәдәге төзелешләрнең үз тарихын аңлап, күреп чагыштыра белергә өйрәтү.
|
1. Тел шомарткыч. [ш] Үз ишен ише көтә, Эшлене эше көтә. 2. Шигырь уку. В. Хәйруллина “Архитектор” 3. Фикер алышу. - Кемнең хыялында урам туа? - Мәһабәт сарайларны, мәчетләрне, өйләрне кем төзи? - Калалар нәрсәләр белән бизәлә? - Архитекторның хыялы һәм оста кулы нәрсә бүләк итә? 3. Борынгы яшәгән төбәк архитектурасы турында слайдлар карау. 4. Такмак- такмаза. Йорты читән, Түшәме чапта иде, ди. Пиче галанский, Өй түбәсе саламский, Күк белән терәгән, Балчык белән сылаган, Әйтсәң күнәрлек, Төртсәң, түнәрлек иде, ди. 5. Сүзле уен “Без инде хәзер зурлар”. Без инде хәзер зурлар Күп эшли безнең куллар. Без чокыр да казыйбыз, Без кирпеч тә өябез. Без түшәм дә җәябез, Без түбә дә ябабыз. Тәрәзәләр куябыз, Һәм ишектән керәбез. |
Тема, программа эчтәлеге, сүзлек, күрсәтмә материаллар. |
Методик алымнар. (20-2) |
Әңгәмә.”Сүз эчендә энҗе бар” 1. Кунаклар белән аралашу, бер- береңне тоту кагыйдәләрен ныгыту. Кешеләргә ихтирам тәрбияләү. 2. Бәйләнешле сөйләм һәм мөстәкыйль фикерләү сәләтен үстерү. 3. Кунакларга хөрмәт күрсәтү кагыйдәләрен бирү.
|
1. Шигырь уку. Э. Мөэминова . “Чакыру”. Безнең халык кунакчыл: “Якты чырай, такта чәй”,- дип, Каршы ала кунакны. Ата- баба гадәтләрен Без дә дәвам итәбез. Безгә кунакка килегез- Чын күңелдән көтәбез. 2. Такмаза “Сәлам кайтарышы”. Әй, Әпсәләм, Әпсәләм, Сәлам бирдем: - Әпсәләм! Синнән безгә тиештер бит: - Вәгаләйкемәссәләм. 3. Халык юрамалары. - Мендәр ишелсә, кунак килә. - Самавыр җырласа, кунак чакыра. - Мәче битен юса, кунак көт. 4. Мәкаль. Кунак булсаң, тыйнак бул! ( Мәкальнең чагыштырма эчтәлеген аңлату.) 5. Фикер алышу. - Әдәпле кунак нинди була? - Ямьсез гадәтләр дип нәрсәне уйлыйсыз? - Сез нинди яхшы сыйфатлар беләсез? 6. Сүз эчендә энҗе бар: “Кулъяулык алыш” уены. ( Балалар түгәрәккә басалар. Кулына кулъяулык алган бала, кунакта әйтелә торган матур сүзләр әйтә. Мәсәлән, килүегез өчен рәхмәт, гаеп итеп китмәгез, һ. б.) 7.Сюжетлы уен “Гаилә”. ( Кунакка чакырышып уйнау.)
|
Тема, программа эчтәлеге, сүзлек, күрсәтмә материаллар. |
Методик алымнар. (20-3) |
Шигырь уку . В. Хәйруллина. “Табын кагыйдәләре” 1. Дикция, темп өстендә эш, игътибарлылык тәрбияләү. 2. Балаларның сәнгатьле итеп яттан шигырьләр сөйләүгә булган омтылышларын, хәтер сәләтен үстерү. 3. Шигырьне игътибар белән тыңлау. Эчтәлеге буенча тәрбияченең биргән сорауларына җавап бирергә өйрәтү.
|
1. Әйтем. Тыйнаклык кешене бизи. 2. Тел төзәткеч. - Нак- нак- нак- мин бүген кунак. - Нак- нак- нак- мин булам кунак. - Нак- нак- нак- бу минем чынаяк. 3. Шигырь уку. В. Хәйруллина. “Табын кагыйдәләре” 4. Шигырьэчтәлеге буенча әңгәмә. - Кунак булсаң нинди бул? - Тыйнак кунак ул нинди була? - Табын янында ризыкны ничек ашарга кирәк? - Авызны чапылдатып ашау матурмы? - Табын янында дөрес утырсаң нинди бала буласың? - Ашар алдыннан нинди матур сүз әйтәбез? 5. Уен “Сюжетны дөрес итеп төзе!” ( Табын кагыйдәләрен эченә алган төрле- төрле аерым сюжетлар.) 6. Бармак уены. Бер бер мәк, Ике икмәк. Өч өчмәк, Дүрт дүртмәк. Биш биштәт, Алты атмак. Җиде җитмәк, Сигез сипмәк. Тугыз тукмак, Ун уймак. Таба тулы коймак. 7. Такмаза. Рәхмәт, сыйладыгыз, Ялан шулай кыланыгыз. Баегыз, тегермән салыгыз, Онны сатып алыгыз. |
Тема, программа эчтәлеге, сүзлек, күрсәтмә материаллар. |
Методик алымнар. (24-1) |
Танып белү уены. “Русча да яхшы бел, татарча да яхшы бел!” 1. Туган илне ярату, аның белән кызыксыну, туган илгә тугрылык сыйфатлары тәрбияләү. 2. Балаларның хәтерен, логик фикерләү сәләтен, диалогик сөйләмен, кызыксынучанлыгын үстерү. 3. Балаларның Россиянең башкаласы Мәскәү турындагы белемнәрен баету, Россиянең символикасы турында мәгълүмат бирү. Сүзлек: әләм, тугра, бөркет, калкан. Күрсәтмәлелек: слайдлар, рәсемнәр, символика. |
1. Шигырь уку. Ш. Маннур. “Яхшы бел!”. Татарча да яхшы бел, Русча да яхшы бел. Икесе дә- безнең өчен, Иң кирәкле затлы тел. Татарчасы- туган тел Безгә газиз булган тел. Атаң- анаң, әби- бабаң Сине сөя торган тел. Тел кешене дус итә Бер- берсенә беркетә. Бел, балам, син рус телен Һәм онытма үз телең. 2. Үстерелешле диалог. - Безгә рус телен белү ни өчен кирәк? - Татарстан нинди җирдә урнашкан? - Рәсәйнең башкаласы нинди шәһәр? 3. Уен “Мәскәүгә сәяхәт”. ( Уен слайдлар карап оештырыла. Танылган урыннарны ( Кремль, соборлар, Кызыл мәйдан, мәңгелек ут һ. б.) карау, кыскача информация бирү.) 4. Россия символикасы белән танышу. - Әләм һәм туграны кайда очратырга мөмкин? - Анда нинди төсләрне күрергә була? - Бу төсләр нәрсә аңлата? - Тугра формасы буенча нәрсәне хәтерләтә? - Анда нинди кош сүрәтләнгән? - Ни өчен аның башы икәү? 5. Үстерелешле уен “Дөрес урнаштыр!” ( Кисек рәсемнәрдән Татарстан гербын, флагын һәм Россия гербын, флагын җыю.) |
Тема, программа эчтәлеге, сүзлек, күрсәтмә материаллар. |
Методик алымнар. (23-2) |
Әңгәмә. – “Теле барның-иле бар.” 1 Балаларда туган телебезне ярату, зурлау, аңа соклану хисләре тәрбияләү. 2Халык авыз иҗаты аша балаларның сөйләмен үстерү. 3Мәкаль –әйтемнәрдәге төп фикерне аңларга, җырлаганда сүзләрне ачык итеп тырларга өйрәтү.
|
1 Җыр җырлау Г. Тукай “Туган тел” . 2 Шигырь уку- Ф.Яруллин “Анам теле” Татар теле –анам теле, Иң беренче бабам теле. Буыннардан –буыннарга Күчеп килгән заман теле. Анам теле-телләр теле, Милләтемнең бердәнбере. Син булганга без дә исән, Син булганга без дә тере. 3Үстерелешле диалог - Татар теле турында нәрсә әйтергә була? (бабаларыбыз сөйләшкән борынгы тел.) -Татар телен тагын ничек әйтергә була? (туган тел, ана теле.) -Ни өчен туган телне ана теле диләр? - Ана балаларына иң татлы нәрсәне бүләк итә? - Туган телебез нинди? (матур, бай) 4Мәкаль, әйтемнәр. -Теле татлының дусты күп. - Туган телен кадерләгән халык кадерле булыр. -Туган телем-иркә гөлем. Киңдер сиңа, күңел түрем. -Иң талы тел- туган тел, Анам сөйләп торган тел.
“Балам”,- диеп туган телдә Эндәшә миңа әткәм. “Әнием”,- дип әниемә, Мин туган телдә дәшәм. Балаларның үз туган телләрендә әти-әниләре белән сөйләшүе – аларга рәхәт, күңелле,җан җылысы бирә. Үзенең әти-әнисен, туган илен яраткан кеше туган телен дә ярата, хөрмәт итә. Без дә үзебезнең туган телебезне, татар телен сакларга, аның белән горурланып яшәргә тиешбез. |
Тема, программа эчтәлеге, сүзлек, күрсәтмә материаллар. |
Методик алымнар. (24-1) |
Слайдлар карау.” Җирне, күкне һәм диңгезне саклаучылар.” 1. Балаларда кыю, батыр солдат булу теләге уяту, әтиләре, абыйлары белән горурлану хисе тәрбияләү. 2. Ватанны саклаучылар турындагы күзалллауларын киңәйтү, бәйләнешле сөйләмне үстерү. 3. Җирне, күкне һәм диңгезне саклаучылар турында белем бирү, аларның мөһимлеген аңлату. Сүзлек: пехотачы, танкист, диңгезче, очучы, артиллерия, чик сакчылары. Күрсәтмәлелек: слайдлар, рәсемнәр. |
1. Шигырь уку. К. Булатова. “Солдатлар”. Бабай да солдат булган, Әти дә солдат булган. Зур абый да солдат булып, Ил чикләрендә торган. Кече абый солдат булып Китте быел яз гына. Мин үзем дә солдат булам, Үсим генә аз гына. 2. Үстерелешле диалог. - Ватанны кемнәр саклый? - Алар Ватанны кемнән саклыйлар? - Хәрбиләрнең нинди төрләрен беләсез? 3. Слайдлар карау “Җирне, күкне, диңгезне саклаучылар”. 4. “Әйе, юк “уены. - Самолетны кем йөртә, матросмы? - Самолетны кем йөртә, летчикмы? - Корабльне кем йөртә, летчикмы? - Корабльне кем йөртә, матросмы? - Танкны кем йөртә, матросмы? - Танкны кем йөртә, танкистмы? 5. Мәкальләр, әйтемнәр. - Ватанга хезмәт- үзеңә хезмәт. - Ил тыныч булса- без дә тыныч. - Илдә яшисең икән- илеңә хезмәт ит. - Батыр егет- ил күрке. 6. Дидактик уен “Таякчыклардан төзе”. ( Танк, ракета, машина, самолет һ. б. ) |
Тема, программа эчтәлеге, сүзлек, күрсәтмә материаллар. |
Методик алымнар. (24-3) |
Шигырь уку. Җ. Дәрзаман. “Солдат булдым”. 1. Илебезнең тынычлыгын саклаучы солдатларга патриотик хисләр тәрбияләү. 2. Балаларның матур әдәбият белән кызыксынуларын һәм аны ярату хисләрен үстерү. 3. Сорауларга төгәл, кабатланмыйча, аңлаешлы җавап бирергә өйрәтү.
|
1. Шигырь уку. Җ. Дәрзаман. “Солдат булдым”. 2. Фикер алышу. - Нәрсә будым билемә, Нәрсә тактым җиңемә? - Йолдызлы бүрек кигәч, кем Булдым дип уйладым? -Иңемә нәрсә астым, Кем каршына бастым? - Әтидән ниди фәрман алдым? - Ялкаулык ни өчен беткән? - Малай ничек үзгәргән? - Аны нинди гамәлләр солдат иткән? 3. Солдат тормышыннан эпизодлар ( слайдлар ) карау “Солдатның бер көне”. 4. Тизәйткеч. [Һ] Һәммә ялкау, гамәлсез, Һәм һөнәрсез, һәм гамьсез. 5. Җырлы- сүзле уен “Күрсәт әле, үскәнем”. ( Солдатлар тормышы буенча.)
|
Тема, программа эчтәлеге, сүзлек, күрсәтмә материаллар. |
Методик алымнар. (25-2) |
Фикер алышу - “Винни-пух кунакка бара”-минем яраткан мультфильмым.” 1 Балаларда кунаклар белән аралашу, үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен ныгыту, кешеләргә ихтирам хисләре тәрбияләү. 2Халкыбызның күркәм гадәтләре: тыйнаклык, кунакчыллык сыйфатларын үстерү. 3Мульфильм геройларының кичерешләренә бәйле рәвештә, интонацияне үзгәртеп, кирәкле урында пауза ясап сөйләргә өйрәтү.
|
1 Мультфильм карау. 2 Фикер алышу: -Винни - пухның сезгә ошамаган яклары бармы,ни өчен? -Бу мультфильмда нинди геройлар уйный? -Сезгә кайсы герой бик ошады, ни өчен? -Сез кайсы геройга “кунакка бару кагыйдәсен” аңлатыр идегез, ни өчен? 3 Маҗаралар сөйләү. -Сезнең кунакка барганыгыз бармы? -Кунакка баргач кызык хәлләр булганы бармы? - Кунакка йөрергә яратасызмы, ни өчен? 4Мәкаль. -Күңелсездән көлке чыкмас. (Мәкальнең чагыштырма эчтәлеген аңлату) 5 Дидактик уен “Рәсемен карап, исемен әйт” (Балалар рәсемнәргә карап, заманча мультфильмнарны таныйлар, исемнәрен әйтәләр.)
|
Тема, программа эчтәлеге, сүзлек, күрсәтмә материаллар. |
Методик алымнар. (26-2) |
Әңгәмә. “Әни кирәк” 1. Әниләргә ихтирам, хөрмәт хисләре тәрбияләү. 2. Әсәрнең эчтәлегенә, геройның эш- гамәленә карата мөнәсәбәтеңне белдерү һәм аны үз сүзләрең белән сөйләп бирү күнекмәләрен үстерү. 3. Сорау- җавап тибында аралашу баланың булган белемнәренә таянып фикер йөртергә, гомумиләштерергә, аерып карарга һәм берләштерергә өйрәтү.
|
1. Мәкаль. Ана- шәфкать диңгезе. 2. Җыр тыңлау. “Әни кирәк” ( Р. Миңнуллин сүзләре, М. Шәмсетдинова көе.) 3. Фикер алышу. - Көннәр якты булсын өчен кем кирәк? - Йокы татлы булсын өчен кем кирәк? - Җил- яңгырдан саклар өчен, усаллардан яклар өчен, кем кирәк? - Ашлар тәмле булсын өчен, дөнья ямьле булсын өчен, кем кирәк? - Гөлләр чәчәк атсын өчен, бәхет- шатлык артсын өчен, кем кирәк? - Иң кадерле кеше җирдә кем, димәк? - Безгә һәрвакыт- әни кирәк! 4. Дидактик уен “Кемнең әнисе кайда эшли?” ( Магнитлы тактада һөнәр ияләрен билгеләү. Мәсәлән, тегү машинасы рәсеме- тегүче. Ризыклар, савыт- саба- пешекче һ. б.) 5. Санамыш.[ч] Әлчи- бәлчи, Әни миңа күлмәк үлчи. Үлчи торгач, җитмәде, Кисә торгач, бетмәде. Чәүкә, чыпчык, Син кал, бу чык. 6. Уен “Әнием- алтыным”. ( Әниләргә матур сүзләр әйтеп, чәчәкләрнең таҗларын җыю. Үрнәк: матурым, кояшым, күз нурым һ. б.)
|
Тема, программа эчтәлеге, сүзлек, күрсәтмә материаллар. |
Методик алымнар. (26-3) |
Шигырь ятлау.Н. Гайсин. “Әни гөлләре” 1. Шигырьнең тылсымлы юллары аша әниләргә карата чиксез мәхәббәт тәрбияләү. 2. Шигырьгә кызыксыну уяту, ятлау теләге тудыру, игътибарлылыгын, хәтер сәләтен үстерү. 3. Авазларны, сүзләрне ачык итеп, сәнгатьле сөйләргә өйрәтү.
|
1. Табышмак. Күңелсезгә- юаныч, Күңеллегә- куаныч. ( Җыр.) 2. Җыр тыңлау. “Әнкәм гөле” ( В. Агапов сүзләре һәм көе.) 3. Фикер алышу. - Җырны тыңлагач кәефегез нишләде? - Ни өчен бик моңсу булды? - Сезнең өйдә гөлләр бармы? - Ул гөлләрне кем үстерә? - Гөлләр ни өчен кирәк дип уйлыйсыз? 4. Шигырь уку. Н. Гайсин. “Әни гөлләре” 5. Шигырь эчтәлеге буенча әңгәмә. - Әни нәрсә утыртты? - Гөлләр өйгә нәрсә биреп утыралар? - Әниемә ничек булышам? - Хуш исле нәфис гөлләр ничек үсәр? 6. Шигырьне яттан сөйләү. ( 5- 6 бала сөйли.) 7. Лото- табышмаклар. ( Бүлмә гөлләре белән.) ( Тәрбияче табышмаклар әйтә. Балалар шул табышмакларның җавапларын рәсем ярдәмендә күрсәтәләр һәм әйтәләр. Мәсәлән: Исемнәре бер үк төрле, Холыклары төрле-төрле: Берсе тышта тып- тып тама, Берсе өйдә тып- тын тора. ( Тамчы һәм тамчы гөл.)
|
Тема, программа эчтәлеге, сүзлек, күрсәтмә материаллар. |
Методик алымнар. (27-1 А ) |
Балалар бакчасы тирәли максатчыл күзәтү. 1. Туган ягыбызда була торган язгы табигать күренешләренә соклану хисләре тәрбияләү. 2. Балаларның күзаллау, фикерләү, акыл сәләтен үстерү. 3. Максатчыл күзәтү аша балаларны язгы табигать күренеше белән таныштыру. Сүзлек: саба җиле, йомшак җил, гөрләвек, каурый, бүртте, ләйсән яңгыр. |
1. Шигырьне әйтеп бетер! Елгада бозлар кузгалды, Елмая, көлә кояш. Урамнар буйлап атлады Ямьле һәм күңелле ... ( яз.) 2. Әңгәмә. - Тирә- юнь ничек үзгәрде? - Яз көне һава торышы нинди була? - Табигатьтә нинди үзгәрешләр барлыкка килде? - Агачлар язны ничек каршылыйлар? - Яз көне кояш нинди була? - Яз көне җир өстеннән аккан су ничек атала? - Яз көне беренче булып нинди кошлар кайта? - Сыерчыкларны ничек каршы алабыз? 3. Тәрбияче хикәясе. ( Кояш күктә җылы нурларын сибә. Зәңгәр күктә каурый- каурый болытлар йөзә. Саба җилләре исеп китә. Җылы яклардан кошлар очып кайтты. Агачларда бөреләр уянып, бүртте. Җир өстеннән җырлый- җырлый гөрләвекләр йөгерә. Язның иң беренче яңгыры ләйсән яңгыр явып үтте.) 4. Ай исемнәренә эпитетлар туплау. - Март- тамчыбай, гөрләвекбай. - Апрель- хуҗа, ул канатлы дусларыбызны каршылый. Ул- сулы, ташулы, хезмәт батыры, матур. - Май- ямьле, матур, чәчәкле. 5. Үстерелешле уен “Кем күбрәк сүз таба?” ( Үрнәк: күчмә кошлар, ташу һ. б.) 6. Уен “Торыйк- торыйк, торналар”. ( Р авазын ныгыту буенча.) ( Барлык балалар аркалары белән түгәрәк ясап, урындыкларга утыралар. Уртада алып баручы. Барысы бергә кабатлыйлар: Торыйк- торыйк, торналар Торкылдашып торалар. Торганнары очып китә, Тормаганны тоталар. Әйтеп бетерүгә, алып баручы кулларын чәбәкли, балалар урындыкларыннан сикереп торалар. Алып баручы торып өлгермәгән баланың аркасына кагылып ала һәм ул бала алып баручы була. Уен шулай дәвам итә.) |
Тема, программа эчтәлеге, сүзлек, күрсәтмә материаллар. |
Методик алымнар. (27-2) |
Рәсем буенча хикәя төзү.”Яз” ( И. Н. Мурашковска методикасын кулланып.) 1. Балалар сөйләгәнне игътибар белән тыңлый белү, юрауларга төгәл җавап бирә белү сыйфаты тәрбияләү. 2. Әйләнә- тирә дөньяга эстетик мөнәсәбәт формалаштыру, карау өчен бирелгән рәсем буенча сөйлисе килү теләге уяту. 3. Балаларны табигатьтә була торган үзгәрешләрне күрә белергә өйрәтү, тасвирлап сөйли белүләренә ирешү. Күрсәтмәлелек: яз рәсеме, аудиоязма. |
1. “Язгы тамчылар” җырын тыңлау. ( “Табигать күренешләре” циклыннан, Р. Еникеев көе.) 2. Үстерелешле әңгәмә. - Бу музыка нинди ел фасылына туры килә? - Ни өчен шулай дип уйлыйсыз? - Бу музыканы тыңлаганда сез нәрсәләрне күз алдына китерәсез? - Язгы айлар нинди айлар? 3. Рәсем карау. 1 адым. - Кем нәрсә күрә? ( Балалар берәмләп һәр предметны әйтә баралар, тәрбияче тактада схема төшерә.) 2 адым.
- Нинди предметларны бергә бәйләп була, ни өчен? ( Балалар рәсемдәге предметлар арасындагы бөйләнешләр турында сөйли.) 3 адым. - Нинди тавышлар ишетәсез? 4 адым. Балалар эшчәнлеге. ( 5- 6 бала хикәя төзеп сөйли. Хикәя сыйфатлы булмаса, тәрбияче үрнәк бирә.) 4. Җырлы уен “Яз һәм балалар”. Балалар: Исәнме, яз, матур яз Безне сагынып килдеңме? Агачларга, куакларга Яшел чуклар элдеңме? Яз: Саумы, нәни дусларым! Сезне сагынып килдем мин. Сезгә аяз көннәр дә, Яңгыр да китердем мин. Балалар: Яңгыр яу, яу, яу Бар табигать юынсын, Тирә- як көлеп торсын. Яңгыр: Яу, яу дип яңгыр телисез, Ә үзегез качып йөрисез.
|
Тема, программа эчтәлеге, сүзлек, күрсәтмә материаллар. |
Методик алымнар. (27-3 А ) |
Татар халык иҗаты аша язны тасвирлау. 1. Балаларда бер- берсен игътибар белән тыңлый, иптәше сөйләгәнне тулыландыра, аның эшчәнлегенә дөрес бәя бирә белү сыйфатлары тәрбияләү. 2. Халык авыз иҗаты белән таныштыру аркылы балаларның сүзлек байлыгын, диалогик һәм монологик сөйләмнәрен, хәтер, фикер, иҗади уйлау сәләтләрен үстерү. 3. Яз турында эндәшләр, тизәйткечләр, әйтенүләр, сынамышлар әйтү. |
1. Үстерелешле диалог. - Бар табигать җанланган ел фасылы кайчан? - Нинди яз айларын беләсез? 2. Эндәш “Кояш, чык!” Кояш, чык, чык, чык! Майлы ботка бирермен. Майлы ботка Казанда, Тәти кашык базарда. Әти китте базарга, Тәти кашык алырга. Тәти кашык- сабы алтын, Безгә кирәкми салкын. 3. Тизәйткеч.[җ] Җы- җы- җы- җы Яз килде җылы. 4. Әйтенү “Сыерчык”. Яз көне кайткан Сыерчык, сыерчык. Күк күлмәгең киеп чык, Үзеңнеке булмаса, Атаңныкын киеп чык. 5. Мәкаль. Язгы хезмәт- көзге хөрмәт. ( Мәкальнең чагыштырма эчтәлеген аңлату.) - Яз көне кешеләр нинди хезмәт башкаралар? - Чәчүгә чыгар алдыннан нинди бәйрәм була? - Яз көне нинди борынгы бәйрәмнәр билгеләп үтелә? 6. Зиһен сынаш уены “Кап та коп”. ( Балалар бер- берсенең баш бармакларын учлаган килеш йодрыкларын йодрык өстенә куеп, кулларын бергәләп күтәреп- төшереп түбәндәге такмазаны әйтәләр: Без, без, без идек, Без унике кыз идек. Базга төштек, бал ашадык, Келәткә кердек, май каптык, Кап та коп, Тимер туп, Авызыңны ач та йом! Бар да берьюлы авызларын йомалар. Кем алдан авызын ачса, я көлеп җибәрсә җәза бирелә.)
|
Тема, программа эчтәлеге, сүзлек, күрсәтмә материаллар. |
Методик алымнар. (27-3 Б ) |
Шигырь ятлау.М. Мазунов. “Яз килә” 1. Табигатьнең матурлыгын күрә, соклана белү хисләре тәрбияләү. 2. Аерым сүзләрне аңларга булышу, татар теленә генә хас авазлар кергән сүзләрне дөрес әйтүләренә ирешү. 3. Шигырьгә кызыксыну уяту, ятлый белү теләге тудыру, сәнгатьле итеп уку алымнарын өйрәтү.
|
1. Мәкаль, әйтемнәр. а). Каз килсә- яз килә. б). Апрель туса- яз була. в). Апрель җитсә, яз җитәр, Эреп бетеп, кар китәр. 2. Шигырь уку. М. Мазунов. “Яз килә” 3. Әңгәмә. - Яз килгәндә табигатьтә нинди үзгәрешләр була? - Күктәге кояш ничек көлә? - Автор тамчыларны нәрсә белән чагыштыра? - Нинди ел фасыллары яздагыдан ямьлерәк? Ни өчен? - Яз безгә нәрсәләр алып килә? 4. Дидактик уен “Җөмләне дәвам ит!” ( Мәсәлән, җылы яктан кошлар ... Урманда ... уянды. Җиргә тама көмеш ... . Нур сибеп ... көлә. Яз белән бергә ... килә һ. б.) 5. Шигырьне яттан сөйләү. ( 5- 6 бала сөйли.) 6. Уен “Яз килде”. ( Балалар һәрбер җөмләгә хәрәкәтләр уйлап чыгаралар.)
|
Тема, программа эчтәлеге, сүзлек, күрсәтмә материаллар. |
Методик алымнар. (27-1 Б ) |
Тәҗрибә үткәрү.“Суган утырттык”. 1. Балаларда суган үстерүче өлкәннәр белән горурлану һәм хөрмәт хисләре тәрбияләү. 2. Балаларның логик фикер йөртү күнекмәләрен үстерү. 3. Суганның файдалы яшелчә икәне турында төшенчә бирү, суган турында белемнәрен тулыландыру. Сүзлек: җылылык, яктылык, итләч, йомры. Күрсәтмәлелек: чиләк, туфрак, тартма, утырту өчен суганчалар, сулы лейка, тартмада һәм түтәлдә үскән суган. |
1. Рәсемнәр карау. ( Түтәлдә һәм тартмада үскән суган.) - Бу рәсемнәргә карап сез нәрсә әйтә аласыз? - Ни өчен бакчада дип уйлыйсыз? - Яшелчәләрне түтәл ясап кайсы вакытта утырталар? - Бу рәсем турында нәрсә әйтә аласыз? - Болай утыртуның нинди уңай ягы бар? - Суган үссен өчен нәрсәләр кирәк? 2. “Табышмак әйтәм- җавабын тап!” а). Кечкенә генә йорт, эче тулы корт. ( Кыяр.) б). Өсте яшел, асты кызыл, җирдә үсә. Ул нәрсә? ( Кишер.) в). Кат- кат тунлы, карыш буйлы. ( Кәбестә.) г). Җир астында җиз бүкән, Ул ни икән? ( Бәрәңге.) д). Туп түгел- түгәрәк, Тычкан түгел- койрыклы. ( Чөгендер.) е). Итләч, йомры, яшелен, Өзеп алдым, яшердем. Гаҗәпләндем бераздан- Кояшсыз да кызарган. ( Помидор.) ж). Үскәндә яфрагын ашыйлар, Үсеп җиткәч үзен ашыйлар. ( Суган.) 3. Үстерелешле диалог. ( Суган үзенчәлекләрен әйтү.) - Ул нинди формада? - Нинди төстә? - Катымы, йомшакмы? - Тәме нинди? - Суган ни өчен кирәк? - Суганның файдасы нинди? - Суганнан нинди ризыклар пешереп була? 4. Балаларның тасвирлау хикәясе. ( 5-6 бала сөйли.) 5. Уен “Аш пешерү”. Ярдәм көтеп тормыйбыз, Яшелчәләр турыйбыз. Без кәбестә турыйбыз, Чиста итеп юабыз, Бераз кишер кырабыз, Ваклап суган турыйбыз. Тозлап, майлап алабыз, Яхшылап болгатабыз, Бигрәк тәмле, ашагыз. 6. Суган утырту. ( Өстәлдә һәр балага җитәрлек суганчалар, тартма, туфрак, лейка белән су. Балалар тәрбияче белән берлектә эшлиләр.) |
Фдт авт.,Татарстан республикасының 2010-2015 елларга мәгариф системасын үстерү стратегиясе кысаларында балалар бакчаларында балаларга туган телне өйрәтүне,сөйләм үстерү
25 12 2014
8 стр.
Укыту-методик комплексы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан расланган татар теле.һәм татар әдәбияты программаларына нигезләнеп төзелде. Ф. С. Сафиуллина, К. С. Фәтхуллова. Рус т
06 10 2014
1 стр.
Географиядән якынча программа төп гомуми белем бирү дәүләт стандартының федераль компонентына, РФ базислы укыту планы һәм якынча укыту планнарына нигезләнеп төзелде
08 10 2014
1 стр.
Рус мәктәбендә укучы татар балаларына татар әдәбиятын укыту программасы буенча аңлатма язуы
25 12 2014
2 стр.
Уку-укыту методик кулланмасы Казан дәүләт университетының татар теле тарихы һәм гомуми тел белеме кафедрасы утырышында 2009 елның 24 ноябрендә расланды
16 12 2014
4 стр.
Рус мәктәпләрендә укучы татар балаларына ана теле һәм әдәбият укыту программалары» (Казан, «Мәгариф», 2003 ел), 8 нче сыйныф өчен З. Н. Хәбибуллина, Х. Г. Фәрдиева, Ә. Н
15 12 2014
3 стр.
Программа нигезенә Россия, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыкларының мәктәпләрдә урта һәм тулы белем алу стандартлары салынды, “Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле укыту п
12 10 2014
1 стр.
Программа нигезенә Россия, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыкларының мәктәпләрдә урта һәм тулы белем алу стандартлары салынды,” Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле укыту п
01 10 2014
2 стр.