Flatik.ru

Перейти на главную страницу

Поиск по ключевым словам:

страница 1 ... страница 2страница 3страница 4страница 5страница 6страница 7страница 8

Кыргый хайваннар.

Тема, программа эчтәлеге, сүзлек, күрсәтмә материаллар.

Методик алымнар. (16-1)

( Төркемдә уен оештыру.)

Зоопаркка сәяхәт”.


1. Кыргый хайваннарга карата кайгыртучанлык һәм зоопаркта үз- үзеңне тоту сыйфатлары тәрбияләү.

2. Уеннар һәм тирә- юнь белән танышу барышында балаларның бәйләнешле сөйләм телен үстерү.

3. Кыргый хайваннар һәм аларның үзенчәлекләре турында белемнәрен баету.

Сүзлек: бурсык, маймыл, арслан, фил.

Күрсәтмәлелек: картиналар сериясе, уенчыклар.


1. Табышмаклар.

а). Үзе кардай ап- ак ул,

Озын колак бик сак ул.

Дошман күрсә элдертә,

Кем аны куып җитә? ( Куян.)

б). Кош түгел- оча,

Ябалактан курка.

Чикләвекне бик ярата,

Сызгырса, урманны яңгырата.

( Тиен.)


в). Асрамый да умарта,

Балны бик, бик ярата.

Кышын сөя йокыны,

Язгача тормый ята. ( Аю.)

2. Үстерелешле диалог.

- Бу хайваннарны бер сүз белән ничек атыйлар?

- Кыргый хайваннар кайда яши?

- Алар нәрсә белән тукланалар?

- Кыргый хайваннар кышка ничек әзерләнәләр?

- Җылы якта нинди хайваннар яши?

3. Дидактик уен “Дөрес тап. Дөрес итеп билгелә”.

( Интерактив тактада яки рәсемнәр белән кыргый хайваннарның яшәү, туклану, табигатькә ничек җайлашуларын ук белән билгеләү.)

4. Бармак уены.

Баш бармагым бүредер,

Имән бармагым- төлке,

Урта бармагым- бурсык,

Атсыз бармагым- аю,

Чәнти бармагым- куян,

Куянны кая куям?

5. Хәрәкәтле уен “Куяннар һәм бүре”.

( Бер бала “Бүре”, калганнары “Куяннар” була. Уен барышында куяннар үз урыннарында

( түгәрәкләрдә ) утыралар, ә бүре икенче якта ( чокырда ) утыра. Тәрбияче әйтә:

Яшел болында куяннар,

Сикергәләп йөриләр.

Як- якларына каранып,

Бүре килүен күзлиләр.

Куяннар урыннарыннан чыгып уйныйлар, ә бүре чокырдан чыгып, куяннарны тотмакчы булып йөри. Куяннар үз урыннарына йөгерәләр. Тотылган куянны бүре үзе белән чокырга алып китә.)





Тема, программа эчтәлеге, сүзлек, күрсәтмә материаллар.

Методик алымнар. (16-2)

Картина буенча хикәя төзү.

Куяннар”


1. Балаларда бер- берсен тыңлый белү сыйфатлары тәрбияләү.

2. Карау өчен бирелгән рәсем турында сөйлисе килү теләген үстерү.

3. Балаларга хикәя төзеп сөйләүгә булышлык итү, кыргый хайваннар турында белемнәрен тирәнәйтү.

Сүзлек: куян, көч, җиңеп булмый.
Күрсәтмәлелек: “Куяннар” картинасы.


1. Табышмак.

Алгы тәпиләре кыска,

Чабарга ул бик оста.

Соры тунын сала да,

Ак тунын кия кышка. ( Куян.)

2. Әңгәмә.

- Куяннар ни өчен кыш көне ак тун кия?

- Кыш көне куяннар нәрсә белән туклана?

3. Рәсем карау. “Куяннар”

- Рәсемдә кайсы ел фасылы сүрәтләнгән? Ни өчен сез алай дип уйлыйсыз?

- Рәсемнең алгы өлешендә нәрсә күрәсез?

- Куяннар нишли? Ни өчен алар урманнан чыкканнар?

- Ни өчен бер куян арт аякларына басып, гаҗәпсенеп карап тора?

- Алар турында нәрсә әйтергә була?

- Рәсемнең арткы өлешендә нәрсә ясалган?

- Бу рәсемгә карап сез нинди исем бирер идегез?

4. Рәсем буенча балалар хикәясе.

( 4-6 бала сөйли.)

5. Сүзле уен “Куяннар санамышы”.

Бер, ике, өч

Куяннарда бөтен көч!

Дүрт, биш

Безне җиңеп булмый һич.

Алты, җиде

Куяннар башын иде.

Сигез, тугыз, ун

Алты бүре, алты тун.

Без тук бүген, бүре- ач,

Әнә килә, тизрәк кач!

6. Зиһен үстерү күнегүе.

( Әйтемнәр буенча балаларның фикерен тыңлау.)

а). Койрык кыска, озын колак

Аңа шулай яхшырак.

б). Арткы аяклары озын,

Ә алда алар кыска.

в). Кышын куян ак тун кия,

Миңа яхшы дия- дия.





Тема, программа эчтәлеге, сүзлек, күрсәтмә материаллар.

Методик алымнар. (16-3)

Уку һәм сәхнәләштерү. “Төлке һәм бүре” татар халык әкияте
1. Балаларда театр сәнгатенә мәхәббәт һәм эстетик зәвык тәрбияләү.

2. Балаларның үзләре белгән әиятләре буенча тамашалар уйнау осталыкларын үстерүне дәвам итү, диалогик сөйләм күнекмәләрен үстерү.

3. Әкиятнең эчтәлеген бәйләнешле, эзлекле итеп үз сүзләрең белән сөйләп бирергә өйрәтү.

Сүзлек: чана, төягән, бөгәрләнгән, яка, карана, бәке, көянтә.

Күрсәтмәлелек: төлке, бүре, карт, әби киемнәре.


1. Табышмак.

а). Сорыдыр төсе,

Үткендер теше,

Урманда йөри,

Сарыклар эзли. ( Бүре.)

б). Урманнан чыгар,

Корсак асты чуар,

Койрыгы сырлы,

Хәйләсе күптөрле. ( Төлке.)

2. Әкият уку “Төлке белән бүре”.

3. Әкият буенча әңгәмә.

- Әкият нәрсә турында бара?

- Карт кайда барган?

- Төлке ничек хәйләләгән?

- Төлке хәйләсенә тагын нәрсә эләккән?

- Бүренең койрыгы ни өчен өзелгән?

- Әкият ничек тәмамлана?

4. Әкиятне сәхнәләштерү.

5. Сүзле уен “Аксак төлке”.

( Аксак төлке белән өй хуҗасы сайлана, башка балалар тавыклар булып зур түгәрәк эченә кереп басалар. Сорауларга җавап биреп уйныйлар. Аксак төлке ялгышып икенче аягы белән дә җиргә басса, хуҗа күреп, аның үзен куа башлый.)







Тема, программа эчтәлеге, сүзлек, күрсәтмә материаллар.

Методик алымнар. (16-4)

Шигырь ятлау К. Мостафин “Бүре баласы”

1. Шигырь юллары аша кыргый хайваннарга карата ихтирам, сакчыл караш тәрбияләү.

2. Балаларның үз теләкләре белән яттан шигырьләр сөйләргә булган омтылышларын, хәтер сәләтен үстерү.

3. Шигырьне укып аның төп идеясен аңларга, мөстәкыйль һәм шигырьгә бәйле рәвештә үз фикерләрен әйтә белергә өйрәтү.



Сүзлек: кыйшык- мыйшык, ава- түнә, сабак, ялый.


1. Такмаза әйтү.

Барыр идем урманга,

Соңга калсам, кунарга

Таба алмасам бер җир дә,

Очрап куйса бүре дә,

Куып китеп ач бүре,

Кайта алмасам кире?

Юк, мин урманга бармыйм,

Бармыйм, урында ауныйм.

Утыным бетсә бетәр.

Тиздән җәе дә җитәр.

2. Шигырь уку К. Мостафин. “Бүре баласы”

3. Фикер алышу.

- Аучы капчыктан нәрсә чыгара?

- Ул нинди?

- Борыны нәрсәгә охшаган?

- Песи баласы белән бүре баласы ничек дуслашканнар?

4. Шигырьне яттан сөйләү.

( 5- 6 бала сөйли.)

5. Дидактик уен “Кисмә рәсемнәрдән кыргый хайваннарны җыю”.

Куанабыз матур- матур

Рәсем карасак.

Кисеп өлешләрдән җыеп

Зур бер рәсем ясасак.

6. Уен “Бүре һәм көтү”.

( Көтүче:

Алдым кулыма быргы,

Кычкыртам: тру- ру- ру...

Ә шунда бер сыер

Каршы чыкты: му- му- му.

Көтүдән ( сыер, сарык, кәҗә, бозау маскалары киеп уйнаучы балалар арасыннан ) мөгри- мөгри сыер чыга.

Көтүче:


Син, сыер, кит урманга,

Хәтфә төсле кырларга,

Тик кайтырсың кич белән,

Кич белән бик күп сөт белән.

“Терлекләр” төрлесе төрле якка таралышалар. “Бүре” чыгып куа башлагач, өлгерә алмаган баланы бүре тотып ала. Ул бала бүре булып, уен дәвам итә.)



Йорт хайваннары һәм кошлары.

Тема, программа эчтәлеге, сүзлек, күрсәтмә материаллар.

Методик алымнар. (17-1)

Үз тәҗрибәсеннән чыгып хикәя төзү. “Ишегалдында”
1. Балаларда барлык тереклек ияләренә карата мәрхәмәтлелек, кайгыртучанлык хисләре тәрбияләү. Аларны рәнҗетмәскә кирәклеген төшендерү.

2. Рәсемнәр аша балаларның йорт хайваннары һәм кошлары турындагы күзаллауларын системалаштыру, кешенең алар турында ничек кайгыртуын күзаллый белүне формалаштыру.

3. Үзләренең белгәннәрен бәйләнешле итеп, сөйләмдә гади һәм кушма җөмләләр кулланып, хикәя сөйләргә өйрәтү.

Сүзлек: бозау, колын, көчек, чеби, бәбкә

Күрсәтмәлелек: уенчыклар.


1. Табышмаклар.

а). “Кикрикүк!”- дип, таң белән

Йокыдан уятучы.

Ул- иң иртә торучы,

Һәм иң иртә ятучы. ( Әтәч.)

б). Күлгә таба йөгерә,

Җиргә басып лап та лоп.

Күпләп су эчә, ашый,

“Бак- бак”,- диеп мактанып. ( Үрдәк.)

в). “Иһа- һа- һай,”- дип кешни,

Арба тарта, йөк ташый.

Чабышка да чыга ул,

Аннары солы ашый. ( Ат.)

г). Хайван рәхәткә чыккан:

Һаман җирне актара.

“Мырык- мырык” сөйләнә,

Ә борыны кап- кара. ( Дуңгыз.)

д). “Кыйгак- кыйгак” килә дә

Бермәлгә уйга кала.

Исәп итеп суда йөзә,

Һәм бераз оча ала. ( Каз.)

е). Кешенең дусты, йортның хуҗасы. ( Эт.)

2. Үстерелешле диалог.

- Бу табышмаклар нәрсәләр турында?

- Ни өчен аларны йорт хайваннары дибез?

- Тагын нинди йорт хайваннарын һәм кошларын беләсез?

- Алар кайда яшиләр, нәрсә ашыйлар?

- Кешеләр алар турында ничек кайгырта?

- Җылы якларда яшәүче нинди йорт хайваннарын һәм кошларын беләсез?

- Сез ничек уйлыйсыз, аларның кешеләргә нинди файдасы тия?

3. “Ишегалдында” үз тәҗрибәсеннән чыгып хикәя сөйләү.

4. Дидактик уен “Баласын әйт!”

( Мәсәлән, сыер- бозау, ат- колын, тавык- чеби һ. б.)





Тема, программа эчтәлеге, сүзлек, күрсәтмә материаллар.

Методик алымнар. (17-2)

Рәсем карау. “Песи һәм песи балалары”
1. Бер- береңне игътибар белән бүлдермичә, сабыр тыңлау сыйфатлары тәрбияләү.

2. Хайваннарның һәм балаларының исемнәрен дөрес атау күнекмәләре бирү, хәрәкәтне белдерә торган сүзләрне ныгыту.

3. Эчтәлекле рәсем буенча хикәя төзергә өйрәтү.

Сүзлек: бөгәрләнгән, ала, йомшак.

Күрсәтмәлелек: “Песи һәм песи балалары” рәсеме.


1. Тизәйткеч.

Мич башында биш мәче,

Биш мәченең биш башы.

Биш мәченең биш башына

Ишелмәсен мич ташы.

2. “Песи һәм песи балалары” рәсемен карау.

- Рәсемдә нәрсәләр күрәсез?

- Ана песи нинди?

- Песи балалары турында нәрсә әйтергә мөмкин?

- Алар бер- берсеннән нәрсә белән аерыла?

- Охшашлыклар бармы?

3. Рәсем буенча хикәя төзү.

( 5- 6 бала сөйли.)

4. Дидактик уен “Нәрсә ничек кычкыра?”. ( Туп белән.)

( Үрнәк: песи- мыраулый, эт- өрә, ат- кешни, сыер- мөгери һ. б.)

5. Сүзле уен “Сүзләр яса” [с]

Мас- мас- мырламас.

Мас- мас- җырламас.

Мас- мас- суламас.

Мас- мас- йокламас.

Мас- мас- ашамас.

Мас- мас- утырмас.

Мас- мас- ятмас.

6. Санамыш ятлау.

Ыргада, мыргада,

Мәче йөри елгада.

Эремчек, төн чык,

Син кал, бу чык.

7. Хәркәтле уен “Песи һәм тычкан”





Тема, программа эчтәлеге, сүзлек, күрсәтмә материаллар.

Методик алымнар. (17-3)

Хикәянең эчтәлеген дәвам итеп сөйләү. Г. Мөхәммәтшин. “Ак песи”
1. Балаларда игътибарлылык, дикъкать, ярдәмчеллек сыйфатлары тәрбияләү.

2. Балаларның иҗади күзаллауларын, фонематик ишетү сәләтен, бәйләнешле сөйләмне үстерү.

3. Балаларга үз тәҗрибәләренә таянып хикәя төзергә, үз фикерләрен аңлаешлы итеп башкаларга җиткерергә ярдәм итү.

Сүзлек: күмәч, ут- күз, ага ( абый ).

Күрсәтмәлелек: рәсемнәр, песи битлеге, туп.


1. Шигырь уку.

. Әти, песи алыйк әле

Һәммәбез карар иде.

Әгәр песи булмаса,

Мәче дә ярар иде.

2. Хикәя уку. Г. Мөхәммәтшин “Ак песи”

3. Хикәя буенча әңгәмә.

- Айдар бакчага бармый калган көн нинди булган?

- Ул көнне Айдар нәрсәгә тап булган?

- Айдар песигә ничек ярдәм иткән?

- Балалар Айдарның сөенче хәбәрен ничек кабул иткәннәр?

- Сез ничек уйлыйсыз, аннан соң нәрсә булган?

4. Балалар хикәясе.

( 4- 6 бала хикәя сөйли.)

5. Сүзле уен “Песине дәшү”.

( Туп белән. Мәсәлән, песием, йомшагым, пескәем һ. б.)




Транспорт.

Тема, программа эчтәлеге, сүзлек, күрсәтмә материаллар.

Методик алымнар. (18-1)

Үстерелешле диалог.“Җир өсте, һава һәм су транспорты”

1. Балаларда урамда, транспортта үз- үзләрен дөрес тоту, игътибарлылык һәм транспорт хезмәткәрләренә ихтирам тәрбияләү.

2. Транспорт турындагы күзаллауларын киңәйтү, фикерләү сәләтен үстерү.

3. Балаларны транспорт төрләре белән таныштыруны дәвам итү, аларның исемнәрен истә калдыру, кулланылышын белү.



Сүзлек: коры җир, су юлы, тимер юл, һава юлы.

Күрсәтмәлелек:


1. Табышмаклар.

а). Кылга асылына,

Тимергә таяна,

Утыртып чаба

Теләсәң кая. ( Трамвай.)

б). Уф итәр, пуф итәр,

Төкренер дә пошкырыр.

Пошкырса да алып китәр,

Акча түләсәң илтер. ( Поезд.)

в). Канаты бар- йоны юк,

Үзе бара- юлы юк. ( Самолет.)

2. Үстерелешле диалог .

- Бер сүз белән ничек атыйбыз?

- Транспортны нинди төрләргә бүлергә була?

- Нинди коры җир транспортларын беләсез?

- Ни өчен ул шулай атала?

- Нинди су юлы транспортлары була?

- Нинди һава юлы транспортлары бар?

- Транспорт ни өчен кирәк?

- Машиналарны сакларга кая куялар?

Автобусларны? Трамвайны?

3. Уен “Нәрсә артык?”

а). Мотоцикл, скутер, велосипед, мопед.

б). Трамвай, троллейбус, автобус.

в). Самолет, вертолет, поезд.

г). Теплоход, метеор, автобус.

д). Самокат, велосипед, троллейбус.

е). Комбайн, трактор, самолет.

4. Ярышлы уен “Поезд”.

( Балалар ике төркемгә бүленәләр һәм старт сызыгы артына бер- бер артлы тезелеп басалар. Алар- “Вагоннар”. Алда төркем алдында- “Локомативлар”. Тәрбияче сигнал биргәч, капитаннар алдан билгеләнгән урынга ( флагка ) таба йөгерәләр һәм аны әйләнеп узып, кире командаларына киләләр. Капитаннарга икенче булып басып торган балалар ( вагоннар ) ябышалар һәм икәүләшеп йөгерәләр. Уен барлык вагоннар да беркетелеп беткәнче дәвам итә. Старт сызыгына беренче булып килеп җитүче поезд җиңүче була.)







Тема, программа эчтәлеге, сүзлек, күрсәтмә материаллар.

Методик алымнар. (18-2)

Чагыштырып тасвирлау хикәясе төзү. “Йөк машинасы һәм җиңел машина”
1. Балаларның бер-берсен бүлдермичә тыңлый белү, игътибарлылык, тирә- юньдә ориентлаша белү сыйфатлары тәрбияләү.

2. Балаларның тасвирлап сөйли белү күнекмәләрен ныгыту, мөстәкыйль фикерләү сәләтен үстерү.

3. Балаларны тәрбияче биргән план буенча чагыштырып тасвирлау хикәясе төзергә өйрәтүне дәвам итү. Юл йөрү кагыйдәләре турында белемнәрен ныгыту.

Сүзлек: йөк машинасы, җиңел машина.

Күрсәтмәлелек: аудиоязма, уенчык машиналар, өч төсле түгәрәкләр.


1. Табышмаклар.

а). Тәгәрмәчләр өстендә,

Зур гына арбасы бар.

Арбаның эченә салып,

Бик күп йөкләр ташыйлар. ( Йөк машинасы.)

б). Очмый, жуылдамый да,

Ул урам буйлап чаба.

Аның ике күзендә дә,

Яктырып утлар яна. ( Җиңел машина.)

2. Фикер алышу.

- Машиналар нинди төрләргә бүленә?

- Йөк машинасы белән нәрсә эшләп була?

- Йөк машинасының кузовына утырып йөреп буламы?

- Безгә җиңел машиналар ни өчен кирәк?

3. Рәсемнәр яисә уенчыклар карау.

( План буенча, йөк һәм җиңел машинаны аерым- аерым карау.)

- Бу нәрсә?

- Нинди өлешләрдән тора?

- Нәрсәдән ясалган?

- Ни өчен кирәк?

4. Чагыштырма тасвирлау хикәясе төзү.

( Мәсәлән: - Бу җиңел машина, ә бу йөк машинасы. Җиңел машинаның ак кабинасы, дүрт кечкенә алтынсу тәгәрмәчләре, пластмас утыргычлары бар. Ә йөк машинасының әрҗәсе тимердән, руле пластмастан ясалган, дүрт зур кара тәгәрмәче бар.

Җиңел машинаның кабинасы пластмас, тәрәзәләре пыяла, ә йөк машинасының кабинасы тимер,тәрәзәләре пыяладан ясалган.

Йөк машинасы йөк ташыр өчен, ә җиңел машина кешеләрне йөртер өчен кирәк.)

5. Балалар эшчәнлеге.

( 5- 6 бала сөйли.)

6. Хәрәкәтле уен “Машиналар һәм җәяүлеләр”.

( Балалар машиналар һәм җәяүлеләргә бүленәләр.Тәрбияче кулында төсле түгәрәкләр светофор ролен үти. Светофор машиналарга һәм җәяүлеләргә аерым сигналлар бирә.)

7. Җыр тыңлау. ( В. Вәлиева сүзләре һәм көе.)

“Юлларда булсын тәртип”






Тема, программа эчтәлеге, сүзлек, күрсәтмә материаллар.

Методик алымнар. (18-3)

Хикәя уку. И. Дәүләтшин “Алпамыш шәһәргә килде”

1. Юлда үз иминлеген һәм башкаларның иминлеген кайгырту һәм саклау сыйфаты тәрбияләү.

2. Балаларның игътибарлылыгын, логик фикерләү сәләтен үстерү.

3. Матур әдәбият аша балаларның юл йөрү кагыйдәләре турындагы белемнәрен тирәнәйтү һәм ныгыту.



Сүзлек: тротуар, чат, бина.
Күрсәтмәлелек: рәсем- схемалар, төсле түгәрәкләр.


1. Ми чарлау “Тиз әйт!” ( Туп белән.)

- Җәмәгать транспортлары?

- Юл хәрәкәтендә катнашучылар?

- Җәяүле юлны кайдан чыга?

- Тротуар нәрсә өчен хезмәт итә?

- Нинди юлны аркылы чыгарга җиңелрәк, киңнеме әллә тарнымы?

- Светофорның ничә сигналы бар?

- Транспортка утыру белән сез кемгә әйләнәсез?

- Тимер юлдан йөри торган транспорт төрләре?

- Йөк машинасы һәм поезның кайсына йөк күбрәк сыя?

2. Хикәя уку.И. Дәүләтшин Алпамыш шәһәргә килде”

3. Хикәя буенча әңгәмә.

- Алпамыш шәһәргә килгәч кем белән очраша?

- Дусты аңа нинди кагыйдәне өйрәтә?

- Машиналарның кайчан кузгалып китәсен каян белгәннәр?

- Алпамыш юлдагы ак сызыклар турында нәрсә белгән?

- Алпамыш нинди төр транспортлар белән танышкан?

- Ни өчен трамвайның артыннан чыгарга ярамый?

- Троллейбус белән автобусны кайсы яктан урап үтәләр?

4. Хәрәкәтле уен “Күңелле светофор”.

( Балалар тәрбияче күрсәткән төсләргә туры китереп хәрәкәт итәләр.)

5. Үстерелешле уен “Кагыйдәне бел!”

( Тәрбияче рәсем- схемалар күрсәтә, балалар кагыйдәне әйтә.)



Юл йөрү кагыйдәләре.

Тема, программа эчтәлеге, сүзлек, күрсәтмә материаллар.

Методик алымнар. (19-1)

Үстерелешле уен. “Машина йөртүче һәм җәяүлене кисәтүче куркынычсызлык билгеләре”

1. Урамда, җәмәгать транспортында, торак зонасында үз-үзеңне тоту культурасын тәрбияләү.

2. Юлларда күзәтүчәнлекне, фикерләү мөстәкыйльлеген,

дикъкатьлелекне үстерү.

3. Юл билгеләрен аера белү, юлда хәвефсез тоту кагыйдәләрен өйрәтү.

Сүзлек: руль, юл макеты, юл билгеләре, рәсемнәр.

Күрсәтмәлелек: урам макеты, юл билгеләре


1. Тизәйткеч.[з]

Озын- озын, озын юл,

Озын юлга чыкты ул.

Озын юлда озак йөреп,

Очына барып чыкты ул.

2. Мәкаль.

Юлда булсаң, уяу йөр.

( Чагыштырма эчтәлеген аңлату.)

3. Җырлы- сүзле уен.

Автобуска утырдык,

Сәяхәткә җыендык.

Би- би- би, би- би- би!

Сәяхәткә җыендык

Барабыз урам аша,

Безгә кояш елмая.

Би- би- би, би- би- би!

Безгә кояш елмая.

4. Үстерелешле диалог.

- Син нинди очракта пассажир буласың?

- Урамга чыккач та сез кемгә әвереләсез?

- Юл хәрәкәтендә нинди яхшы ярдәмчеләр бар?

- Нинди дә булса транспорт чарасын идарә итүчене кем дип йөртәләр?

5. “Урам макетын карау”.

- Бу юлда хәрәкәт ничә юнәлешле?

- Светофорның нинди сигналларын беләсең һәм ниндиләр алар?

- Урам үз эченә нәрсәләр ала?

- Җәяүле нинди юлдан һәм кайсы яктан йөри?

6. Дидактик уен “Юл билгесен дөрес куй!”

- Велосипедларда йөрү тыела.

( Тыючы.)

- Җәяүле юлы. ( Боеручы.)

- Тукталыш урыны. ( Мәгълүмат бирүче.)

- Җәяүлеләр юл аркылы чыгу урыны.

( Кисәтүче.)

- Беренче медицина ярдәме пункты.

- Туклану пункты. ( Хезмәт күрсәтү билгеләре.)







Тема, программа эчтәлеге, сүзлек, күрсәтмә материаллар.

Методик алымнар. (19-2)

Әңгәмә. “Велосипед- минем дустым”

1. Юлларда үз- үзеңне тоту культурасын тәрбияләү.

2. Бирелгән мәгълүматны тыңлый белү һәм үзләштерүне формалаштыру, мөстәкыйль фикер йөртә белү, коммуникатив сәләтләрен үстерү.

3. Велосипедта хәвефсез йөрү кагыйдәләрен өйрәтү.



Сүзлек: велошлем, терсәкчә, руль, утыргыч, чылбыр, багажник.


Күрсәтмәлелек: юл билгеләре, велосипедның өлешләре, макет.



1. Табышмак.

Руль, утыргыч, ике педаль,

Ялтыравык ике тәгәрмәч.

Ә хәзер җавабын көт:

Ул минем ... ( велосипед.)

2. Шигырь уку. К. Низамиева “Велосипедыңа өйрәт”

3. Әңгәмә. “Велосипед- минем дустым”

- Нинди велосипедларны беләсез?

- “Кама,” “Аист,” “Салют” һ.б. маркалы велосипедларны беләсезме?

- Велосипедчылар нинди кагыйдәләрне белергә тиеш?

- Велосипедчы нинди махсус киемнәр кия?

- Хәрәкәт башланыр алдыннан велосипедның нәрсәләрен тикшерергә кирәк?

- Велосипед йөртүчегә нәрсәләр тыела?

4. Дидактик уеннар.

а). “Велосипедыңны җый!”

б). “Бу өлеш ни өчен кирәк?”

5. Макетта эш.

- Велосипедта хәвеф- хәтәрсез йөри торган урыннарны билгелә.







Тема, программа эчтәлеге, сүзлек, күрсәтмә материаллар.

Методик алымнар. (19-3)

Шигырь ятлау.

Ш. Галиев “Светофорның өч күзе”
1. Балаларда урамда, юлда үз- үзләрен дөрес тоту, бер-берсенә игътибарлы булу, сабырлык кебек күркәм сыйфатлар тәрбияләү.

2. Шигырь аша светофор турындагы белемнәрен ныгыту, хәтер сәләтен үстерү.

3. Шигырьне яттан сәнгатьле итеп сөйләргә өйрәтү.

Сүзлек: ваемсыз, кисәтү, чат, сакта, ич, кузгалма, сабыр, дия.

Күрсәтмәлелек: яшел, кызыл, сары төстәге түгәрәкләр.


1. Табышмак.

Җәен, кышын, язын, көзен,

Иртән, кичен, көндезен.

Ача- йома өч күзен,

Телсез әйтәдер сүзен-

Бик тиз аңлыйлар үзен.

Бу нәрсә? ( Светофор.)

2. Шигырь уку. Ш. Галиев. “Светофорның өч күзе”

3. Шигырь буенча әңгәмә.

- Урамнарны күзәтеп, ваемсызны күрсәтеп нәрсә тора?

- Светофор кайда тора?

- Светофор нинди хезмәт башкара?

- Нинди өч сүзне әйтеп тора?

- Кызыл күз, сары күз, яшел күз нәрсә ди?

4. Шигырьне яттан сөйләү.

( 4- 5 бала сөйли.)

5. Уен “Светофор”.

( Тәрбияче яшел төсле түгәрәк күтәрсә, балалар алга баралар. Сары төс күтәргәндә- бер урында атлап торалар, кызыл төскә- бер- берләренә бармак яныйлар.)




<предыдущая страница | следующая страница>


Аңлатма язуы. “Туган телдә сөйләшәбез” укыту –методик комплекты

Фдт авт.,Татарстан республикасының 2010-2015 елларга мәгариф системасын үстерү стратегиясе кысаларында балалар бакчаларында балаларга туган телне өйрәтүне,сөйләм үстерү

1315.83kb.

25 12 2014
8 стр.


1. Аңлатма язуы Рус телле балаларга уку дәресләрен

Укыту-методик комплексы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан расланган татар теле.һәм татар әдәбияты программаларына нигезләнеп төзелде. Ф. С. Сафиуллина, К. С. Фәтхуллова. Рус т

265.44kb.

06 10 2014
1 стр.


Аңлатма язуы. Документ статусы

Географиядән якынча программа төп гомуми белем бирү дәүләт стандартының федераль компонентына, РФ базислы укыту планы һәм якынча укыту планнарына нигезләнеп төзелде

361.44kb.

08 10 2014
1 стр.


Рабочая программа по татарской литературе для 7 «А,Б» класса

Рус мәктәбендә укучы татар балаларына татар әдәбиятын укыту программасы буенча аңлатма язуы

368.18kb.

25 12 2014
2 стр.


Х. Х. Кузьмина Гарәп язуы палеографиясе һәм каллиграфиясе

Уку-укыту методик кулланмасы Казан дәүләт университетының татар теле тарихы һәм гомуми тел белеме кафедрасы утырышында 2009 елның 24 ноябрендә расланды

738.07kb.

16 12 2014
4 стр.


8 нче класска татар әдәбиятыннан эш программасы. (70 сәгать) Аңлатма язуы Эш программасы статусы

Рус мәктәпләрендә укучы татар балаларына ана теле һәм әдәбият укыту программалары» (Казан, «Мәгариф», 2003 ел), 8 нче сыйныф өчен З. Н. Хәбибуллина, Х. Г. Фәрдиева, Ә. Н

393.86kb.

15 12 2014
3 стр.


Татар теленнән эш программасы 7 нче сыйныф (105 сәг) Аңлатма язуы

Программа нигезенә Россия, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыкларының мәктәпләрдә урта һәм тулы белем алу стандартлары салынды, “Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле укыту п

286.02kb.

12 10 2014
1 стр.


Татар теленнән эш программасы 1 нче сыйныф (99 сәг) Аңлатма язуы Эш программасы статусы

Программа нигезенә Россия, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыкларының мәктәпләрдә урта һәм тулы белем алу стандартлары салынды,” Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле укыту п

473.04kb.

01 10 2014
2 стр.