Перейти на главную страницу
Тема, программа эчтәлеге, сүзлек, күрсәтмә материаллар. |
Методик алымнар. (2-1) |
Әңгәмә. “Туган ил кайдан башлана?” 1. Балаларда туган якка тугрылык, ярату хисләре тәрбияләү. 2. Тирә-юнь турындагы белемнәрен киңәйтү исәбенә сүз байлыгын арттыру, активлаштыру, диалогик сөйләмне үстерү. 3. Балаларның туган ил турындагы күзаллауларын киңәйтү, “кече илгә” карата кызыксыну формалаштыру.
|
1. Мәкаль. Туган ил була бер генә, Туган илнең кадерен бел генә. ( Мәкальнең чагыштырма эчтәлеген аңлату.) 2. Әңгәмә “Туган ил кайдан башлана?” - Без нинди шәһәрдә ( авылда ) яшибез? - Сезнең урамыгызның исеме ничек? - Сез торган җирдә нинди истәлекле урыннар бар? - Безнең нинди танылган шәхесләребез бар? - Шәһәребезне ( авылыбызны ) матурлар өчен без нәрсә эшли алабыз? ( Әңгәмә барышында слайдлар күрсәтелә.) 3. Шигырь уку. Р. Валиева “Туган илем” Туган илем басу, кырлар, Урманнар, яшел юллар. Инешләрем, чишмәләрем, Туганнар, якын дуслар. Шушы җирләрдә үтәләр Балачак елларыбыз, Шул чакларны олыгайгач Сагынып искә алырбыз. 4. Дид/ уен “Фотоаппарат”. ( 30 сек. рәсем күрсәтелә. Аннан соң шундый ук рәсем үзгәрешләр белән бирелә. Бала бу үзгәрешләрне сизәргә тиеш.) ( Рәсемнәр туган як белән бәйле.) 5. Җырлы- биюле уен “Куш кулым”.
|
Тема, программа эчтәлеге, сүзлек, күрсәтмә материаллар. |
Методик алымнар. (2-2) |
Слайдлар карау.” Башкалабыз- Казан.” 1. Туган якка мәхәббәт тәрбияләү. 2. Балаларның диалогик сөйләмен, игътибарлылыгын үстерү. 3. Татарстан башкаласы Казан турында белемнәрен тирәнәйтү, Татарстан символикасы һәм аның мәгънәсе белән таныштыру.
|
1. Татарстан картасын карау. ( Татарстан республикасының урманнарга, суларга байлыгы; шәһәр, авылларының күплеге, матурлыгы; файдалы казылмалары турында кыскача мәгълүмәт бирү.) 2. Әңгәмә. ( Слайдлар яки рәсемнәр карау.) - Казан нинди елга буена урнашкан? - Казан шәһәре нинди? - Аның нинди истәлекле урыннарын беләбез? - Казанда нинди завод, фабрикалар бар? 3. Татарстан республикасы символикасы белән таныштыру. 4. Уен. ( Киселгән рәсемнәрдән Татарстан символикасын җыю.) 5. Аудиоязма тыңлау. ( “Туган җирем- Татарстан” Г.Зәйнашева сүзләре, А. Ключарев көе.) 6. Тизәйткеч ятлау.[к] Кремль, Казансу, Кабан... Күкләргә ашкан Казан! Төбәлгән карашыбыз Гүзәл Казанга табан.
|
Тема, программа эчтәлеге, сүзлек, күрсәтмә материаллар. |
Методик алымнар. (2-3) |
Шигырь уку. Р. Рәкыйпов “Мин яратам сине, Татарстан” 1. Матур әдәбият әсәрләре аша балалар күңелендә туган илне сөю хисе тәрбияләү. 2. Балаларның тыңлый белү, үз фикерләрен башкаларга җиткерә белү сәләтен үстерү. 3. Туган як турында балаларның белемнәрен системалаштыру, сорауларга тулы итеп җавап бирүләренә ирешү.
|
1. Мәкаль. Туган җирдәй җир булмас, Туган илдәй ил булмас. ( Мәкальнең чагыштырмача эчтәлеген аңлату) 2. Уен “ Сорау- җавап”. ( Туп белән.) - Нәрсә ул Туган ил? - Безнең республикабыз? - Татарстан республикасының башкаласы? - Татарстан республикасының туграсында нәрсә сүрәтләнгән? - Татарстан әләмендә нинди төсләр бар? - Бу төсләр нәрсәне аңлаталар? 3. Шигырь уку.Р. Рәкыйпов. “Мин яратам сине, Татарстан” 4. Шигырь буенча әңгәмә. - Шагыйрь Татарстанны ни өчен ярата? - Татарстанның халкын ничек дип атый? - Татар теле нинди? - Бу шигырьдә нинди күренекле шәхесләрнең исемнәрен очратырга мөмкин? 5. Аудиоязма тыңлау. ( “Мин яратам сине, Татарстан”. С. Фәтхетдинов башкара.) |
Тема, программа эчтәлеге, сүзлек, күрсәтмә материаллар. |
Методик алымнар. (3-2) |
Әкият буенча өстәл театры - “Өч кыз” татар халык әкияте 1Балаларда якыннарына , әти –әниләренә карата кайгыртучанлык, игътибарлылык сыйфатлары тәрбияләү. Әкияттәге образларны дөрес итеп бирә белү, хәтер сәләтен үстерү. 3Әдәби әсәрләр аша тирә – юньдәге вакыйгаләргә дөрес бәя бирергә,үз фикерләрен башкаларга җиткерә белергә өйрәтү.
|
1. Мәкаль. Ата- анаңны тәрбия ит, Үзең дә тәрбия күрерсең. ( Мәкальнең чагыштырма эчтәлеген аңлату.) 2. Әңгәмә. - Безнең өчен бик якын, кадерле кешеләр кемнәр алар? - Өйдә алар нинди эшләр башкара? - Якын кешеләрегезне ничек сөендерәсез? - Авырган чакларда сезне ничек кайгырталар? 3. “ Өч кыз” әкиятен уку. - Әни кызларын ничек үстергән? - Әни авырып киткәч нәрсә булган? - Ни өчен олы кыз гөберле бакага әйләнгән? - Уртанчы кызны тиен ни өчен үрмәкүчкә әйләндергән? - Кече кызга тиен нинди ягымлы сүзләр әйткән? 3. Үстерелешле уен “Ягымлы сүзләр”. 4. Өстәл театры “Өч кыз”.
|
Тема, программа эчтәлеге, сүзлек, күрсәтмә материаллар. |
Методик алымнар. (3-3) |
Хикәянең эчтәлеген сөйләү. Ә. Бикчәнтәева “Тәмле сүз” 1. Балаларга әсәрнең эчтәлегенә төшенергә булышу, матур әдәбият геройлары аша төрле начар сыйфатларга: дорфалык, үзен генә яратучанлыкка карата тискәре мөнәсәбәт тәрбияләү. 2. Үзе һәм яшьтәшләре кылган эшләргә дөрес бәя бирә белү сыйфатларын камилләштерү. 3. Төрле ситуация проблемалы сораулар аша яхшылык, шәфкатьлелек, дуслык турында күзаллау бирү.
|
1. Уен- күнегү “Тәмле сүз”. ( Туп белән.) ( Үрнәк: рәхмәт, зинһар өчен, исәнмесез, хәерле көн һ. б.) 2. Хикәя уку.Ә. Бикчәнтәева “Тәмле сүз” 3. Хикәянең эчтәлеге буенча әңгәмә . - Әби ниндн тәмле сүзләр белә? - Кунак апа Гөлкәйгә нинди матур сүзләр әйткән? Ни өчен? - Кемне тәмсез телле дип әйтергә була? Ни өчен? - Гөлкәй хатасын ничек төзәткән? 4. Хикәянең эчтәлеген сөйләү. ( 5-6 бала сөйли.) 5. Хәрәкәтле уен “Капкалы”. ( Түгәрәктә балалар бию көенә биеп йөриләр, ә ике бала түгәрәктә кара- каршы басып, кулларын тотышып югары күтәрәләр “Капка” ясыйлар. Көй туктагач, кулларны төшерәләр, “Капка” эчендә калган бала “Тылсымлы” сүз әйтә.)
|
Тема, программа эчтәлеге, сүзлек, күрсәтмә материаллар. |
Методик алымнар. (4-1) |
Әкиятләр иленә сәяхәт.- “А. Алиш- балалар язучысы.” 1. А.Алиш әсәрләренә кызыксыну уяту, язучы әкиятләре аша балаларда уңай сыйфатлар тәрбияләү. 2. Балаларның фикерләү сәләтен, бәйләнешле сөйләмен үстерү. 3. А. Алишның тормыш юлын, иҗатын өйрәнүне дәвам итү.
|
1. А. Алиш портретын карау. ( Язучының тормышы, иҗаты турында кыскача мәгълүмат бирү.) 2. А. Алиш әкиятләре буенча иллюстрацияләр карау. 3. Уен- табышмак “Бу кайсы әкияттән?” а).Җәй буе бал җыя, Кыш буе хәл җыя. ( Бал корты- “Нечкәбил”.) б). Соскы борын- бакылдык Күп сөйләшә- такылдык. ( Үрдәк- “Сертотмас үрдәк”.) в). Алгы тәпиләре кыска Чабарга ул бик оста. Соры тунын сала да, Ак тунын кия кышка. ( Куян- Куян кызы”.) г). Башы- тарак, Койрыгы- урак. Кычкыртып быргысын. Уята барысын. ( Әтәч- “Чукмар белән тукмар”.) 4. [У],[ү] авазларының дөрес әйтелешен ныгыту.( Калын һәм нечкә сузыклар.) Кикрик- ү- ү- үк! Өс бөтен, Тамак ту- у- у- ук! Тавыгым кү- ү- ү- үп, Баш астында мендәр юу- у- у- ук Ку- у- у- у- ук! 5. Мульфильм карау. “Чукмар белән тукмар” 6. Мультфильм буенча әңгәмә. - Әби әтәчләренә ни өчен Чукмар һәм Тукмар дип исем биргән? - Аларның нинди начар гадәтләре булган? - Әби Чукмар белән Тукмарны ничек укыткан? - Алар ничек үзгәргәннәр? - Әби дөрес эшләгәнме? |
Тема, программа эчтәлеге, сүзлек, күрсәтмә материаллар. |
Методик алымнар. (4-3) |
Хикәя уку. А. Алиш. “Каз белән Аккош” 1. А. Алишның әсәрләренә кызыксыну уяту һәм балаларда сәламәтлекне саклау кебек яхшы сыйфатларга карата уңай мөнәсәбәт тәрбияләү. 2. Әсәрнең эчтәлеген аңларга булышу, бәйләнешле сөйләм телен үстерү. 3. Тәрбияче биргән сорауларга төгәл җавап кайтару, әсәрнең эчтәлегенә, геройларның эш- гамәленә карата мөнәсәбәтен белдерү һәм аны үз сүзләре белән әйтүләренә ирешү.
|
1. Рәсем карау. ( Ике малайны чагыштыру.) - Бу ике малайга карагач нәрсә әйтеп була? - Беренче малай ни өчен таза, көчле булып үскән? - Икенче малай үсмичә калган, бер көче дә булмаган. Ни өчен? - Бу кечкенә калган малайга сез нинди киңәшләр бирер идегез? 2. Хикәя уку.А. Алиш “Каз белән Аккош” 3. Хикәя буенча әңгәмә. - Аккош белән Казның әниләре нәрсә турында сөйләшкәннәр? - Каз үзенең бәбкәсен ничек сыйлаган? - Аккош баласы велосипедны ничек йөрткән? - Ни өчен Киек Каз бәбкәсе велосипедта йөри алмаган? - Көчле, сәламәт булыр өчен нәрсәләр эшләргә кирәк? 4. Җырлы- биюле уен “Чума үрдәк, чума каз”.
|
Тема, программа эчтәлеге, сүзлек, күрсәтмә материаллар. |
Методик алымнар. (5-1) |
Бакча тирәли экскурсия. “Җәйләр үтте, көзләр җитте. 1. Көзге табигатьнең матурлыгына соклана белү, күзәтүчәнлек һәм кызыксыну хисе тәрбияләү. 2. Үзләштерелгән сүзлек запасына таянып агач, яфрак,үләннәрне, һава торышын тасвирлап сөйли белү күнекмәләрен үстерү. 3. Күзәтүләрдән чыгып, нәтиҗә ясаганда исем ясагыч һәм сыйфат дәрәҗәләрен белдерүче кушымчалардан файдаланырга өйрәтү ( җиләк, яшькелт, сап- сары, зәп- зәңгәр һ. б.) Сүзлек: яшькелт, сап- сары, зәп- зәңгәр. |
1. Табышмак. Һәр көн диярлек Елап яшь коя. Килгән кошларны Көньякка куа. ( Көз.) 2. Бакча тирәли экскурсия. ( Көзне чагылдырган барлык үзгәрешләрне күзәтү. Балалар яфраклар җыялар, аларны саныйлар.) 3. Үстерелешле уен “Сүзләр ясау”. ( Кызыл- кып-кызыл, яшел- яшькелт.) 4. Җырлы уен “”Көз һәм яңгыр”. Балалар бер якка тезелеп басалар, алар каршында Көз басып тора. Балалар. Исәнме, Көз, алтын көз! Безне сагынып килдеңме? Агачларга, куакларга Сары чуклар элдеңме? Көз. Саумы, нәни дусларым! Сезне сагынып килдем мин, Сезгә аяз көннәрдә Яңгыр алып килдем мин. Балалар. Яңгыр яу, яу, яу, яу! Бар табигать юынсын, Тирә- як көлеп торсын! Яңгыр. “Яу- яу- яу!- дип яңгыр телисез, Ә үзегез качып йөрисез”,- ди дә балаларны куа башлый. Берничә бала тотылгач, рольләр алышына һәм уен шулай дәвам итә. 5. Көз турында сынамышлар. - Миләш күп булган елны, көз озын һәм яңгырлы була. - Сентябрьда- алма, ә октябрьда- кәбестә исе аңкый. - Агачтан яфрак сирәк коелса- кыш салкын була. |
Тема, программа эчтәлеге, сүзлек, күрсәтмә материаллар. |
Методик алымнар. (5-2) |
Рәсем буенча хикәя төзү. “Көзге табигать” 1. Балаларның бер- берсен тыңлый белү, кирәк урында тулыландыра белү сыйфатларын тәрбияләү. 2. Балаларның игътибарлылыгын, рәсемдәге детальләрне күрә алу сәләтен үстерү. 3. Рәсем буенча хикәя төзеп сөйләргә ярдәм итү.
|
1. Табышмак. Кырлар буш кала, Яңгырлар ява, Җирләр дымлана Бу кайчак була? ( Көз.) 2. Җырлы уен “Көз һәм балалар”. ( - Көз, Көз, әйт әле, Кәрзинеңдә ниләр бар? ) 3. Рәсем карау. - Елның кайсы вакыты сүрәтләнгән? - Ни өчен шулай уйлыйсыз? - Рәсемдә нинди агачлар күрәсез? - Көз аларга нинди төс бүләк иткән? - Бу рәсем сезгә нинди кәеф бүләк итә? - Бу рәсемгә сез нинди исем бирер идегез? 4. Рәсем буенча балалар хикәясе. ( 4- 6 бала хикәя сөйли.) 5. Аудиоязма тыңлау “Көзге җыр”. ( М. Мозаффаров көе .)
|
Тема, программа эчтәлеге, сүзлек, күрсәтмә материаллар. |
Методик алымнар. (5-3) |
Шигырь ятлау. Х. Халиков. “Көз” 1. Көзге табигатьнең матурлыгына соклана белү, күзәтүчәнлек һәм кызыксыну хисе тәрбияләү. 2. Матур әдәбият белән баларның кызыксынуын үстерү буенча алдагы эшчәнлектә башлаган эшне дәвам итү, шигырьнең эчтәлеген, катлаулы сүзләрне аңларга булышу. 3. Шигырьне яттан сөйләргә өйрәтү. Сүзлек: җылый, сер (яшерелгән), аяз, коймый, талгын җил, шиңәләр, сеңәләр, бәргәләнә, бармак яный, гомергә, моңсу, гүя, харап булмыйк.
|
1. Мәкаль. Көзге көн бала кебек, әле көлә, әле елый. ( Мәкальнең чагыштырма эчтәлеген аңлату.) 2.Әңгәмә. - Көн елый яки көлә беләмени? - Мәкальгә нинди сер яшеренгән? 3. Сынамышлар. а). Сентябрь аяз булса, көн салкын булыр. б). Сентябрьдә кар күренсә, көз озак килер. в). Агач яфрак коймый, кар яумый. 4. Музыка тыңлау. М. Мозаффаров “Көзге җыр” ( Музыка астында хәрәкәтләр ясау һәм хәрәкәтләрне аңлата бару. 5. Шигырь уку.Х. Халиков. “Көз” 6. Шигырь буенча әңгәмә үткәрү. - Көзге җил яфракларны нишләтә? - Ә суык бабай нишли? - Моңсу казлар нәрсә уйлый? - Нинди казлар юлга чыккан? - Торналар нинди сүзләрне кабатлыйлар? 7. Шигырьне яттан өйрәнү. ( 4- 6 бала яттан сөйли.) |
Тема, программа эчтәлеге, сүзлек, күрсәтмә материаллар. |
Методик алымнар. (6-1) |
Яшелчәләр күргәзмәсенә сәяхәт “Көзге могҗиза”. 1. Балаларда туган як табигатенә, яшелчәләргә карата сакчыл караш тәрбияләү. 2. Яшелчәләрне танып белү эшчәнлеген системалаштыру. 3. Алган белемнәрен уен барышында киңрәк һәм иҗади якын килеп файдалану күнекмәләрен камилләштерү. Сүзлек: кисмәк, җиз бүкән, чүлмәк, яшелчәле, тәм. |
1. Табышмаклар. а).Озын яшел – түтәлдә, Сары, тозлы – кисмәктә. ( Кыяр.) б). Җир астында җиз бүкән, Һәркөн ашыйсың, иркәм. ( Бәрәңге.) в). Үсеп утыра бер чүлмәк, Өстенә кигән йөз күлмәк. ( Кәбестә.) г). Өч кат тун кигән, Кем салдырса, шул елый. ( Суган.) 2. Яшелчәләр күргәзмәсенә сәяхәт. - Яшелчәләр кайда үсә? - Яшелчәләр ни өчен кирәк? - Уңыш үссен өчен нинди шартлар кирәк? - Алардан нәрсә әзерләп була? - Күргәзмәдәге яшелчәләр нәрсәләргә охшап үскәннәр? 3. Үстерелешле уен “Яшелчә турында әйт”. ( Туп белән. Үрнәк: кыяр- яшел төстә, озынча, тәмле һ.б.) 4. Дидиктик уен “Бер- күп”. ( Яшелчәләрне берлек һәм күплек санда әйтү.) 5. Санамыш. Мин барамын бакчага Яшелчәләр сайларга. Озын койрык, яшел чук Монда торма, тизрәк чык! 6. Бармак уены. Кыяр өлгерә, Борыч кызара, Кәбестә үсә, Помидор пешә, Суган, сарымсак әзер- Тик җыеп кына өлгер! ( Кул йодрыкланган, бармакларны ача баралар.)
|
Тема, программа эчтәлеге, сүзлек, күрсәтмә материаллар. |
Методик алымнар. (6-2) |
Шигырьне драматизацияләү. В. Хәйруллина. “Яшелчәләр бәхәсе” 1. Матур әдәбият әсәрләренә кызыксыну тәрбияләү. 2. Артистлык сәләтләрен үстерү. 3. Тасвирлап сөйли белү күнекмәләрен ныгыту, шигырь эчтәлеген истә калдырырга ярдәм итү.
К.В.Закирова “Балачак аланы” |
1. Санамышны кабатлау. 2. Үстерелешле уен “Кем беренче таный” ( Бер бала яшелчә билгеләрен әйтә, калганнар нинди яшелчә булуын ачыклый.) 3. Шигырь уку. В. Хәйруллина “Яшелчәләр бәхәсе” 4. Шигырьнең эчтәлеге буенча үстерелешле диалог “Сорау- җавап”. - Яшелчәләр ни өчен бәхәсләшә? - Алар үзләрен ничек мактыйлар? - Каротин кайсы яшелчәдә күп? - Чөгендер барлык яшелчәләрне нәрсә әйтеп тынычландыра? 5. Шигырьне драматизацияләү. 6. Сүзле уен “Аш пешерү”. Ярдәм көтеп тормыйбыз, Яшелчәләр турыйбыз. Чиста итеп юабыз, Без кәбестә турыйбыз. Бераз кишер кырабыз, Ваклап суган турыйбыз, Тозлап, майлап алабыз Яхшылап болгатабыз, Бигрәк тәмле, ашагыз! ( Сүзләргә туры китереп хәрәкәтләр ясыйлар.)
|
Тема, программа эчтәлеге, сүзлек, күрсәтмә материаллар. |
Методик алымнар. (6-3) |
Шигырь ятлау. Х. Гарданов. “Түтәлләрдә үсте яшелчә.” 1. Балаларда бер- берсен тыңлый белү сыйфаты тәрбияләү. 2. Балаларның хәтер сәләтен үстерү. 3. Матур әдәбият әсәрен сәнгатьле итеп сөйли белүенә ирешү.
К.В.Закирова “Балачак аланы” |
1.Уен “Таралган рәсемнәр”. ( Киселгән өлешләрдән яшелчә рәсемнәре җыю.) 2. Уен “Бер- күп”. ( Туп белән.) ( Үрнәк: суган- суганнар, бәрәңге- бәрәңгеләр һ. б.) 3. Шигырь уку. Х. Гарданов. “Түтәлләрдә үсте яшелчә” 4. Шигырьнең эчтәлеге буенча әңгәмә. - Көз көне түтәлләрдә нинди яшелчәләр үсә? - Кәбестә ничек үсә? - Помидор нинди? - Чөгендер кайда төшеп үскән7 5. Шигырьне яттан сөйләү. ( 4- 6 бала шигырь сөйли.) 6. Уен “Тәме буенча бел”. ( Балаларның күзләрен бәйләп яшелчә каптыру, тәме буенча нинди яшелчә булуын ачыклау.) |
Тема, программа эчтәлеге, сүзлек, күрсәтмә материаллар. |
Методик алымнар. (7-1) |
Үстерелешле диалог “Игенче хезмәте белән танышу.” 1. Игенче хезмәтенең авыр һәм мактаулы эш икәнен аңлату, игенчегә хөрмәт тәрбияләү. 2. Табышмаклар ярдәмендә күзаллау, фикерләү, акыл сәләтен үстерү. 3. Яңа очраган сүзләрнең мәгънәләрен аңлату, сүзлек запасын баету. Сүзлек: сабан, механизатор, комбайнчы, тракторчы, агроном. Күрсәтмәлелек: слайдлар. |
1. Үстерелешле диалог “Ил табыны икмәктән башлана”. - Икмәк өстәлгә нинди юллар белән килә? - Икмәк үстерүдә кемнәр катнаша? - Икмәк үстергәндә нинди транспорт төрләре кулланыла? 2. Табышмаклар. а). Тәгәрмәчләр өстендә Зур гына арбасы бар. Аның эченә салып Бик күп йөкләр ташыйлар. (Машина.) б). Ат түгел кешнәми, Йөз аттан ким эшләми. Үзе йөри тыр да тыр, Йә, бу нәрсә, кем әйтер? ( Трактор.) в). Эшне генә ярата ул, Булганы юк уенда. Аннан башка үткәрәләр Үзе килми туена. ( Сабан.) г). Ура, суга, җилгәрә Үзе төяп җибәрә. Бик күп җыеп игенне, Баета ул илемне. ( Комбайн.) 3. Слайдлар карау. - Игенчеләр ни өчен кар тоталар? - Көзге бодай ни өчен өшеми? - Халык мәкале: “Кырда кар калын булса, ашлык мул булыр”- ди. Ни өчен? - Механизаторлар ни өчен машиналарны кыш көне әзерлиләр? - Ашлыкны вакытында җыеп алмасаң нәрсә була? 4. Хәрәкәтле уен “Ак калач”. 5. Җыр тыңлау “Чайкала иген кырлары”. ( Г. Латыйп сүзләре, И. Шәмсетдинов көе.) |
Тема, программа эчтәлеге, сүзлек, күрсәтмә материаллар. |
Методик алымнар. (7-2) |
Әңгәмә. “Икмәк – тормышның нигезе” 1. Икмәккә сак караш тәрбияләү. 2. Балаларның игътибарлылыгын, хәтерен үстерү. 3. Балаларга икмәкнең әһәмияте, ипи үстерүдә катнашучыларның хезмәте турында белемнәрен ныгыту.
|
1.Әңгәмә. “Икмәк- тормыш нигезе” - Безнең өстәлебездә көн дә нинди ризык була? - Икмәк нинди ул? - Ни өчен икмәк- тормыш нигезе дибез? 2. Дидактик уен “Тәртип буенча тезеп чык”. ( Икмәк үстерүчеләрнең эшен күрсәткән рәсемнәрне тәртип белән тезү.) 3. Эндәш өйрәнү. Яңгыр яу, яңгыр яу, Иләктән, чиләктән. Пәрәмәчтән, коймактан, Арпадан, бодайдан, Эшләр китәр уңайдан. 4. Үстерелешле уен “Мәкальне әйтеп бетер”. а). Икмәк ил- ... ( тоткасы.) б). Ипидән зур нәрсә- ... ( юк.) в). Икмәкне әрәм- шәрәм итү зур- ... ( гөнаһ.) г). Икмәк тормыш- ... ( нигезе.) 5. Уен “Кем күбрәк камыр ашларын әйтә”. ( Камыр ашларының төрләрен атау.) |
Тема, программа эчтәлеге, сүзлек, күрсәтмә материаллар. |
Методик алымнар. (7-3) |
Әкият уку. “Икмәк” төрекмән халык әкияте. 1. Икмәккә сак караш, игенче хезмәтенә карата кызыксыну уяту, хөрмәт тәрбияләү. 2. Балаларга ипинең әһәмияте турында төшенчә бирүне дәвам итү, аның нинди юллар белән безнең өстәлгә килүен сөйләү. 3. Игенче хезмәте турындагы белемнәрен баету, татар халкының хезмәт сөючән халык икәнен, ялкаулыкның бездә элек- электән зур кимчелек, начар сыйфат булуын, һезмәт сөю һәркемгә хас сыйфат булырга тиеш икәнен аңлату.
|
1. Мәкаль. Пешкән икмәкнең исе, Һәр чәчәктән хуш исле. ( Мәкальнең чагыштырма эчтәлеген аңлату.) 2. Әкиятен уку. “Икмәк” төрекмән халык әкияте. 3. Әкият буенча әңгәмә үткәрү. - Егет белән әнисе ничек яшәгәннәр? - Егет ни өчен тауга киткән7 - Әнисе ипине нәрсә дип биргән? - Егетнең: “Әни мине алдаган”- дигән уе белән килешәсезме? - Ипи нинди? 4. “Ипине кемнәр үстерә?” слайдлар карау. 5. Уен “Без ипи пешерәбез”. ( Ипи пешерү өчен кирәкле рәсемнәрне тактага ябыштыру.) |
Фдт авт.,Татарстан республикасының 2010-2015 елларга мәгариф системасын үстерү стратегиясе кысаларында балалар бакчаларында балаларга туган телне өйрәтүне,сөйләм үстерү
25 12 2014
8 стр.
Укыту-методик комплексы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан расланган татар теле.һәм татар әдәбияты программаларына нигезләнеп төзелде. Ф. С. Сафиуллина, К. С. Фәтхуллова. Рус т
06 10 2014
1 стр.
Географиядән якынча программа төп гомуми белем бирү дәүләт стандартының федераль компонентына, РФ базислы укыту планы һәм якынча укыту планнарына нигезләнеп төзелде
08 10 2014
1 стр.
Рус мәктәбендә укучы татар балаларына татар әдәбиятын укыту программасы буенча аңлатма язуы
25 12 2014
2 стр.
Уку-укыту методик кулланмасы Казан дәүләт университетының татар теле тарихы һәм гомуми тел белеме кафедрасы утырышында 2009 елның 24 ноябрендә расланды
16 12 2014
4 стр.
Рус мәктәпләрендә укучы татар балаларына ана теле һәм әдәбият укыту программалары» (Казан, «Мәгариф», 2003 ел), 8 нче сыйныф өчен З. Н. Хәбибуллина, Х. Г. Фәрдиева, Ә. Н
15 12 2014
3 стр.
Программа нигезенә Россия, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыкларының мәктәпләрдә урта һәм тулы белем алу стандартлары салынды, “Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле укыту п
12 10 2014
1 стр.
Программа нигезенә Россия, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыкларының мәктәпләрдә урта һәм тулы белем алу стандартлары салынды,” Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле укыту п
01 10 2014
2 стр.