Перейти на главную страницу
Тема, программа эчтәлеге, сүзлек, күрсәтмә материаллар. |
Методик алымнар. (28-1) |
Терәк сораулар буенча рәсемгә карап, чагыштырма хикәя төзү. “Сыерчык белән карга яз килүгә шатлана” 1. Кошларга сак караш һәм кайгыртучанлык хисе тәрбияләү. 2. Балаларның күзаллау, тасвирлау сәләтен үстерү. 3. Кошлар турында белешмә бирү, тышкы билгеләренә карап сыерчыкны һәм карганы танырга өйрәтү, кешеләр алар турында ничек кайгыртуын күзаллый белүне формалаштыру.
|
1. Шигырь уку.Б. Рәхмәт. “Яз килә.” Яз килә! яз килә! Сыерчык, карга килә. Гөрләшеп, сайрашып Җырчы кошлар килә. 2. Шигырь уку Я. Игәнәй. “Сыерчыкның яңа өе”. 3. Сыерчык һәм карга ояларын карау. - Нинди кош оялары күрәсез? - Бу ояларны кем ясаган? Нәрсәдән? - Бу ояларда нинди кош яши? - Балалары турында ничек кайгырталар? - Кошларга карата без нинди мөнәсәбәттә булырга тиеш? Ни өчен? 4. Чагыштырып хикәя төзү. ( Балаларга ике рәсем тәкъдим ителә. Беренче рәсемдә сыерчык сайрап тора, ә икенчесендә карга утыра. Сорауларга җавап биреп, чагыштырып хикәя төзиләр.) 5. Әйтенүләр ятлау. а). Сыерчык, сыерчык, Ояңнан очып чык. Ошаса бу өең, Түгелсен моң- көең! б). Карга әйтә: Кар, кар, Мичтә бәлеш бар, бар, Мичтән бәлеш алыр идем, Өйдә кунак бар, бар. 6. “Табышмак әйтәм- җавабын тап!” Агач башында йорты, Эчендә яши җырчы. ( Сыерчык.) |
Тема, программа эчтәлеге, сүзлек, күрсәтмә материаллар. |
Методик алымнар. (28-2) |
Уен- викторина. “Кошлар- безнең дусларыбыз” 1. Балаларда кошларга, барлык тереклек ияләренә карата мәрхәмәтлелек, кайгыртучанлык хисләре тәрбияләү. 2. Күзаллый, тасвирлый белү, уй- фикер сәләтен, сөйләмен, иҗади мөмкинлекләрен үстерү. 3. Балаларга кошлар турында белешмә бирү, тышкы билгеләренә карап танырга, исемнәрен әйтергә өйрәтү. Сүзлек: сырт, туена, ерткыч, купшы, зирәк, кәеф. Күрсәтмәлелек: аудиоязма, туп, интерактив такта, рәсемнәр. |
1. Эрудит сораулар. - Кошлар хайваннардан ничек аерылалар? - Ак сыртлы кош? - Кызыл күкрәкле кош? - Оча торган барабанчы? - Нинди кошлар хат ташучы була алалар? - Нинди кош сәгате булмаса да вакытны әйтә? - Көз көне җылы якларга китеп, язын кире кайткан кошлар ничек дип аталалар? - Нинди кош көндез йоклый, төнлә оча, кешеләрне куркыта? - Дөньяда иң зур кош? - Нинди кош судан коры чыга? - Урман докторы? - Нинди кош үз йомыркасын чит ояга сала? 2. “Кошлар тавышы” аудиоязма тыңлау. 3. Игътибарлы уен “Кошлар кайтты”. ( Күчмә кошларны ишеткәч кул чабу.) Мондый кошлар кайттылар: Күке, казлар, аккошлар, Сандугачлар, песнәкләр, Ябалаклар, ләкләкләр, Кара карга, тургайлар, Сыерчыклар, чыпчыклар, Карлыгачлар, торналар. Барыгыз да булганнар, Барыгыз да уңганнар. 4. Уен “Яхшы- начар”. - Кошларның җылы якка китүе яхшымы, начармы? 5. Дидактик уен “Исеңә төшер һәм җөмләне тәмамла!” - Кайсы кошның нәрсә белән туенуын күрсәт. ( Интерактив такта яки рәсемнәр белән.) ( Мәсәлән, песнәк- бөҗәк ашаучы кош. Карабүрек- ... Карчыга- ... Аккош- ... Белешмә өчен сүзләр: ерткыч, бөҗәк ашаучы, орлык белән туенучы, балык ашаучы һ. б.) 6. Уен “Сыйфатларын әйт!” ( Туп белән.) ( Мәсәлән, ябалак- авыр хәрәкәтле, сандугач- җырчы, аккош- зифа һ. б.) 7. Тел шомарткыч. [ч] Чыпчык, чыпчык, Чык, чыпчык. Чыкчы, чыпчык, Чык, кошчык. |
Тема, программа эчтәлеге, сүзлек, күрсәтмә материаллар. |
Методик алымнар. (28-3) |
Шигырь уку. Г. Тукайның “Карлыгач” 1. Балаларда кошларга карата сакчыллык, күзәтүчәнлек, мәрхәмәтлелек сыйфатлары тәрбияләү. 2. Әдәби әсәрләргә эмоциональ мөнәсәбәт формалаштыру, диалогик сөйләмне үстерү. 3. Балаларны игътибар белән шигырь тыңларга өйрәтүне дәвам итү. Шигырь аша кошларның үзенчәлекләре турында белемнәрен киңәйтү.
|
1. Дидактик уен “Һәр кошның үз өе”. ( Кош рәсемнәре, төрле кош оялары төшерелгән рәсемнәр бирелә- балалар рәсемнәрне парлап урнаштыралар.) 2. Табышмак. Кулы юк, балчык ташый, Балтасы юк, оя ясый. ( Карлыгач.) 3. Шигырь уку.Г. Тукай “Карлыгач” 4. Әңгәмә. - Карлыгач нинди урынны оя иткән? - Ояны ничек итеп ясаган? - Карлыгач ояны ни өчен ясый? - Карлыгач балалары ачыкса аларны нәрсә белән сыйлый? 5. Хәрәкәтле уен “Оясыз кош”. ( Балалар парлашып түгәрәккә басалар. Алар “кошлар” булалар. Кошлар түгәрәк буйлап очып йөриләр. Тәрбияче: Очып баручы кошлар Тукталдылар аланда. Балалар парлашып басалар, парсыз калган бала- “Оясыз кош” була. Ул бала уеннан чыгарыла. Тәрбияче: Утырып ял иттеләр, Кире очып киттеләр. Уен шулай дәвам итә. |
Тема, программа эчтәлеге, сүзлек, күрсәтмә материаллар. |
Методик алымнар. (29-2) |
Слайдлар карау.-“Минем яраткан спорт төре.” 1 Балаларда итыяр көче, сабырлык, кыюлык, уен кагыйдәләрен үтәү сыйфатлары тәрбияләү. 2Танып белү һәм мөстәкыйль фикерләү эшчәнлеген үстерү. 3Үз теләкләрен башкаларныкы белән яраклаштырырга, иптәшләре алдында җаваплылык хисе тоярга өйрәтү.
|
1 Җыр тыңлау. “Мин спортчы” . (Р.Вәлиева схз., И Якупов көе) 2 Фикер алышу. -Нәрсә ул спорт? -Спортчы нинди булырга тиеш? -Сезнең гаиләдә спорт белән шөгыльләнүчеләр бармы? -Нинди спорт төрләрен беләсез? (җиңел атлетика, аэробика, көрәш,велосипедчы, ат чабышы) -Спорт белән шөгыльләнгән бала нинди була? -Спорт белән шөгыльләнгәндә кагыйдәләрне ничек үтәргә кирәк?( җиңел атлетика, аэробика...) -Син нинди спорт төрен яратасың? 3Үстерелешле уен. “Нинди спорт төрләрен беләсең” (Слайдлар, рәсемнәр карау) 4Үзлектән хикәя төзү. “Минем яраткан спорт төре” (Мин велосипедта йөрергә яратам, чөнки...- бабалар хикәяне дәвам итә) 5 Дидактик уен. “Кемгә нәрсә кирәк” -Кимоно-көрәшчегә кирәк. -Туп футболчыга кирәк. -Кәшәкә хоккейчыга кирәк... 6Хәрәкәтле уен. “Кайсыбыз җитезрәк” (Спорт төрләреннән уеннар) |
Тема, программа эчтәлеге, сүзлек, күрсәтмә материаллар. |
Методик алымнар. (29-2) |
Шигырь уку. В.Хайруллина.”Туплар” 1 Балаларда физик, психик, әхлакый сыйфатлар тәрбияләү. 2Спортның төрләренә кызыксынучанлык, мөстәкыйльлек үстерү. 3Сөйләмдә грамматик формаларны һәм ясалма, парлы сүзләрне куллана белергә өйрәтү.
|
1 Табышмак. Типтем-очты биеп-биеп, Суга төште батмады. Әни әйтә:-“Шуны чөеп, Тәрәзәне ватма,”-ди. (Туп) 2 Шигырь уку. В.Хайруллина.”Туплар” 3 Фикер алышу. -Нинди туплар бар? -Спортсменнар нинди туплар белән уйныйлар? -Фәниснең тубы белән ничек (нинди) уеннар уйнарга була? - Туп белән махсус урында уйнамасаң нинди бәләгә юлыгасың? -Күп уйнаудан туп нишләде? -Тыны чыккан тупка ничек ярдәм итәргә мөмкин? 4Уен. “Булсаң зирәк - әйт тизрәк.” -Футбол, хоккей, теннис алар... -Ярышларда беренчелекне алган кеше ул... -Хоккей, футбол уенында капкада торучы ул... -Стадионда тамашачылар утыра торган урын... -Ярышларны хөкем итә... 5Дидактик уен. “Киресен әйт” Старт- Җиңү-
Шатлану- Тиз-
Хәрәкәт- Кыю-
Биек- Көчле-
Җиңел- 6 Хәрәкәтле уен. “Күңелле уеннар” [Һ][х] (Балалар ярымтүгәрәк ясап утыралар. Бертөркем бала уртада туп, тасма, сикергеч белән төрле спорт күнегүләре башкара. Тамашачы балалар хуплау сүзләре кычкырып торалар. Ничек хупларга икәнен башта тәрбияче күрсәтә: “Хуп!.. “Яхшы!”... Һай, һай, һай!!!-балалар төрле тизлектә әйтәләр.) |
Тема, программа эчтәлеге, сүзлек, күрсәтмә материаллар. |
Методик алымнар. (30-1 А ) |
Әңгәмә.“Яңгыркаем яу, яу!” 1. Табигатькә сак караш һәм мәхәббәт тәрбияләү. 2. Табигатьтә була торган үзгәрешләр турында балаларның күзаллауларын киңәйтү. 3. Табигатькә соклана һәм аның гүзәллеген күрә белергә өйрәтү. Сүзлек: ләйсән яңгыр, эре яңгыр, яшенле яңгыр, суалчан. Күрсәтмәлелек: слайдлар яки рәсемнәр. |
1. Шигырь уку. И. Юзеев. “Яңгыр ява”. Яңгыр ява, яңгыр ява Шыбыр- шыбыр. Йөгереп чыга бала- чага, Ыбыр- чыбыр. Яшен яшьни, күкләр тетри Дөбер- шатыр. Курыкмыйлар, кулларында Зонтик- чатыр. 2. Аралашу. - Нинди яңгырлар була? ( Ләйсән яңгыр- язын беренче тапкыр, сибәләп яуган, вак кына җылы яңгыр. Эре яңгыр- җәйге яңгыр гадәттә, каралып, куерып килгән болыттан ява. Авыр эре яңгыр тамчылары җиргә уктай атыла, тәңгә тисә, салкынлыгы белән чеметеп- чеметеп ала. Яшенле яңгыр- җәйге челлә вакытында була. Кап- кара болытлар бергә җыела, һәм көчле җил куба. Яшен яшьни, күк күкри, шул ук вакытта яңгыр да чиләкләп коярга тотына. Яшенле яңгыр вакытында боз да яварга мөмкин. Кояшлы яңгыр- бик аз вакыт эчендә яуган яңгыр.) 3. Тәрбияче хикәясе “Яңгыр ничек барлыкка килә?” ( Кояш диңгез, океан, елга, күл өстен җылыта һәм аларның суын парга әйләндерә. Пар җылы һава агышы белән югарыга күтәрелә. Ул шунда суына, куера һәм бик вак су тамчылары хасил итә. Без аларны ак болытлар итеп күрәбез. Бер- берсе белән куышып, эреләнгән, авырайган тамчылар исә сибәләп яисә коеп ява торган яңгыр булып җиргә төшә. Яңгыр менә шулай барлыкка килә. 4. Зиһен үстерешле уен “Яңгырның файдасы һәм зыяны”. - Яңгырның нәрсә өчен файдасы бар? Ни өчен? - Күп итеп яуган яңгырның зыяны бармы? 5. Сүзләр эчендә энҗе бар! - Яңгырлау- бик еш яңгыр яву. - Яңгырлы- яңгыр ява торган, явым- төшемле. - Яңгырсыз- яңгыр булмаган, корылыклы ( яңгырсыз ел ). - Яңгыр суалчаны. - Яңгыр башмагы- гөмбә, аю тәмәкесе ( русча- дождевик ). - Яңгыр күзе төшү- яңгыр алдыннан берәм- сәрәм тамчы тамып алу. - Яңгыр артыннан чыккан гөмбәдәй- бик тиз, бик күп булып барлыкка килү. 6. Мәкаль. Халык әйтсә, хак әйтә. - Яңгыр боткасы буламы? ( Элекке заманда озак вакыт яңгыр яумый торган, корылыклы елларда, балалар йорт саен тоз, май, ярма җыеп йөргәннәр. Аннары су буена төшеп, казан асып, тәмле ботка пешергәннәр. Су сибеп уйнаганнар.)
|
Тема, программа эчтәлеге, сүзлек, күрсәтмә материаллар. |
Методик алымнар. (30-1 Б ) |
Тәҗрибә.“Суның үзенчәлекләре”. 1. Яшәү чыганагы булган суга ихтирам тәрбияләү. 2. Су турында балаларның белемнәрен ачыклау, күзаллауларын үстерү. 3. Гади тәҗрибәләр һәм уеннар аша балаларның су турындагы белемнәрен тирәнәйтү. Сүзлек: халәт, салават күпере. Күрсәтмәлелек: бал кашыгы, сулы, сөтле стакан, тоз, елга комы, термос, пыяла, күбекле су, салам таякчыклары. |
1. Табышмак. Булмаган җире сирәк, Үзе һәрвакыт кирәк. ( Су.) 2. Фикер алышу. ( Җир шары макеты- глобус белән.) - Анда коры җир күбрәкме әллә сулармы? - Су кайларда була? - Су турында ниләр беләсез? - Ул нинди? - Кешеләр, хайваннар, үсемлекләр сусыз яши алалармы? - Алар суны каян таба? - Сулыкларны пычратырга ярыймы? - Суның ничә төрле халәте бар? - Су белән нәрсәләр эшләргә мөмкин? 3. Су белән тәҗрибәләр. Беренче тәҗрибә. - Исе бармы? ( Балаларга суны иснәп карарга кушу.) Икенче тәҗрибә. - Тәме бармы? ( Балаларга гади су биреп, тәмен татып карарга кушу.) Өченче тәҗрибә. - Төсе бармы? Кайсысында бал кашыгы күренер? Ни өчен? ( Бал кашыгын су һәм сөт салынган стаканга төшерү.) Дүртенче тәҗрибә. ( Ике стаканда су. Берсенә- тоз, икенчесенә елга комы салына, болгатабыз: - Кайсысы эреде? Ни өчен? Тоз кая китте? ) Бишенче тәҗрибә. ( Термоска кайнар су салсак, аны ачкач пар күтәрелә. Өстен пыяла белән ябабыз, бераздан анда су парлары пәйда була.) 4. Хәрәкәтле уен “Яр- су”. ( Озын сызык сызыла.Сызыкның бер ягы “Су”, икенче ягы- “Яр”. Алып баручы: “Яр- су, яр- су, яр- су”- дип тора, ә балалар буталмыйча ул әйткән җиргә сикерәләр. Буталганы уеннан чыга, иң соңгы бала җиңә һәм алып баручы була.) 5. Тыныч уен “Салават күпере”. ( Сабын күбекләрен очыртып, анда салават күперендәге төсләр булуын ачыклау.)
|
Тема, программа эчтәлеге, сүзлек, күрсәтмә материаллар. |
Методик алымнар. (31-2) |
Әңгәмә “Янгын куркынычсызлыгы”. 1. Ут чыгу куркынычы булган әйберләр белән сак булу сыйфаты тәрбияләү. 2. Балаларның уй- фикерләрен бер юнәлештә туплый белү сәләтен, игътибарлылыкны үстерү. 3. Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре белән танышуны дәвам итү, янгын чыгу очрагында үзләрен дөрес тоту күнекмәләрен ныгыту. Сүзлек: янгын, ялкын, электр. Күрсәтәмәлелек: рәсемнәр. |
1. Табышмаклар. а). Аягы юк, кулы юк, Тиз йөгерә, тиз җиңә. ( Ут.) б). Ялт- йолт итәр, Ялмап китәр. Башыбыз бар, гәүдәбез бар, Юк кул- аякларыбыз. Балалар тотса куркабыз- Яман шул якларыбыз. ( Шырпы.) 2. Фикер алышу. - Ут кешенең дустымы әллә дошманымы? - Ут кешеләргә ни өчен кирәк? - Утны дөрес кулланмаганда нинди зыян килергә мөмкин? - Нинди әйберләрдән янгын чыгу куркынычы зур? - Янгын чыккан очракта нәрсә эшләргә кирәк? - Куркынычсызлык чаралары нинди була? 3. Дидактик уен “Ут кайда яшеренгән?” ( Рәсемнәр карау. Балаларның рәсем буенча фикерләрен тыңлау.) 4. Үстерелешле уен “Кагыйдәне бел!” - Шырпы белән уйнарга ярамый. - Электр әйберләренә зурлардан башка кагылырга ярамый. - Урманда учак якма! - Газ плитәсен үзең кабызма! - Янгын чыккан очракта “01” гә шалтырат. Пожар турында ишеткәч, Сигнал бирергә ашык. Янгын гел көчәя бара, Туктатып булмый ич һич. Су гына сүндермәс аны, Кирәк шул...( ут сүндергеч.) 5. Хәрәкәтле уен “Кем беренче шалтыратты?” ( Балалар ике командага бүленәләр. Уен эстафета формасында оештырыла. Тәрбияче телефон номерын әйтеп тора. Балалар чиратлап шул номерга туры килгән машина рәсемен табып күрсәтә. Кайсы команда алдан җитешә, шул җиңүче була.) |
Тема, программа эчтәлеге, сүзлек, күрсәтмә материаллар. |
Методик алымнар. (31-3) |
Шигырь уку. Г. Гыйльманов. “Ярый әле”. 1. Матур әдәбият аша балаларда фаҗиганең нәрсәдән барлыкка килүен, аларга карата сак караш, игътибарлылык тәрбияләү. 2. Балаларның уй- фикерләү сәләтен үстерү, җөмләләрдәге һәр сүзне үз урынына куеп, кушымчаларны дөрес ялгап әйтүләрен камилләштерү. 3. Балаларны игътибарлы булырга өйрәтү. Сүзлек: имеш, бәп- бәләкәй, өеп, учак, маташа, дөрләп, үрле- кырлы, үкерә, газап, хикмәт, өстәвенә. Күрсәтмәлелек: “Янгын бүлегендә мин нәрсә күрдем?” рәсем күргәзмәсе. |
1. Уен “Булсаң зирәк- әйт тизрәк!” - Нәрсә ул янгын? - Ут кешеләргә нинди зыян ( файда ) китерә? - Нинди әйберләрдән зыян чыгарга мөмкин? - Нинди телефон белән шалтыратырга? 2. Шигырь уку “Ярый әле”. ( Г. Гыйльманов.) 3. Үстерелешле диалог. - Бәләкәй малай нәрсә белән уйнарга яраткан? - Өй эченә нәрсә өеп, нишләргә маташа? - Дөрләп янган ут аша нишләгән? - Уйный- уйный нәрсәләренә ут капкан? - Бу тәртипсез малайга ни булган? - Бөтен хикмәт нәрсәдә? - Уйнаганы нинди йорт булган? - Өстәвенә шырпысы да нинди булган? - Ярый әле, ярый әле, ул уенчык нәрсә булган? 4. Рәсем күргәзмәсе “Янгын бүлегендә нәрсә күрдем?” 5. Мәкаль, әйтемнәр. - Батыр үзе үлсә дә, Исеме үлмәс! - Кыю бер үләр, Куркак мең үләр. - Куркак кеше үз күләгәсеннән курка. - Куркуын җиңгән- батыр булыр. - Батыр иле өчен үләр. 6. Дидактик уен “Янгын сүндерүчеләрне чакыр!” ( Уен өчен ике телефон: берсе- шалтыратуларны кабул итү пункты ( диспетчерский ). Икенчесе- хәбәр бирү өчен. Балалар “01” номеры аша янгын сүндерүчеләрне чакыралар. Чакыру вакытында төгәл, ачык итеп: - Үз исем, фамилияңне әйтү. - Нәрсә, кайда янганын хәбәр итү. - Янгын чыккан урынның адресын әйтү.) |
Тема, программа эчтәлеге, сүзлек, күрсәтмә материаллар. |
Методик алымнар. (33-1а) |
Үстерелешле уен “Хуш исле нәфис гөлләр.” 1.Балаларда бүлмә гөлләренә карата сак караш тәрбияләү. 2 Бәйләнешле сөйләм,чагыштырып фикерләү сәләтен үстерү. 3 бүлмә гөлләренең үзенә генә хас үзенчәлекләре буенча танып,бер-берсеннән аерырга өйрәтү,кеше тормышында гөлләрнең әһәмиятен аңлату.
|
1 Шигырь уку.Л.Шакирҗанова.”Гөлләр” Үстерде гөлләр Гөлнара, Шундый матурлар алар, Урамнан үтүчеләр Бары да сокланалар. Гөлнара үстергән гөлләр Күмелделәр чәчәккә. Ул аларны бүләк итеп, Алып килде бакчага. 2 Әңгәмә: -Гөлнара нинди гөлләр үстергән? -Алар кайда үсәләр? -Аларны урамда үстерәләрме? -Сез нинди гөлләр беләсез? -Гөлләр безгә каян килгән? 3 Алоэ турында әкият сөйләү. Борын-борын заманда җылы якта булган бер кабилә. Кабилә кешеләре урманга ауга йөри торган булганнар. Бервакыт бер аучы каты яраланып, аягын авырттырып, хәлсезләнеп, агач күләгәсенә яткан икән. Агач телгә килеп: “Син минем бер яфрагымны кисеп ал да, яраңа яп, яраң төзәлер”,- дигән. Аучы шулай эшләгән. Аягы бик тиз төзәлгән. Агачка рәхмәт йөзеннән ул аның бер ботагын өенә алып кайтып, чүлмәккә утырткан. Шулай итеп алоэ гөле бүлмәдә үсә торган булган. 4Дидактик уен: “Сабаклар һәм гөлләр” (Чәчәкләренә, яфракларының формаларына һәм сабакларына карап гөлнең чәчәген һәм сабагын дөрес табу.) 5 Гөл турында кыска хикәя төзү. 6Сүзле –хәрәкәтле уен “Ал кирәк-гөл кирәк” Балаларның һәрберсенә чәчәк-гөл исеме бирелә: яран, роза,тамчы гөл, фикус, кына... Балалар ике төркемгә бүленәләр. Кулга -кул тотынышып, бер-берсенә каршы басалар, түбәндәгечә әйтешәләр: 1нче төркем: Ал кирәк,гөл кирәк, Безгә нәфис гөл кирәк. 2 нче төркем: Ал кирәк, гөл кирәк Безгә матур чәчәкле, Тамчы гөл бик кирәк. “Тамчы гөл” каршы якка йөгереп барып, ике бала арасыннан үтәргә, аларның кулларын өзәргә тырыша. Өзеп чыга алса, ике баланың берсен җитәкләп алып, кире үз ягына кайта.Әгәр өзә алмаса, үзе шул якта кала.
|
Тема, программа эчтәлеге, сүзлек, күрсәтмә материаллар. |
Методик алымнар. (33-1б) |
Тәҗрибә. -“Кояш, су, һаваның үсемлекләр өчен әһәмияте.” 1 Балаларда тапкырлык, зирәклек,игътибарлылык, күзәтүчәнлек тәрбияләү. 2 Гади генә тәҗрибәләр ясап, балаларның экологик фикерләү сәләтен үстерү. 3 Балалар белгән табигать күренешләрен күзәтеп, алар арасында үзара бәйләнеш булуы турында нәтиҗә чыгарырга өйрәтү.
|
1 Табышмаклар әйтү: -Зур алтын кыршау тәгәри, Көн саен һава буйлап. Тупка да бик охшаган ул- Кызганыч булмый уйнап. (Кояш) -Исе дә юк, төсе дә юк, Аннан башка тормыш юк. (Су) -Борынга керә, үпкәгә үтә, Аннан башка яши алмый беркем дә. (Һава) 2 Фикер алышу: -Кояш,су һәм һава безнең иң якын дусларыбыз- сез бу әйтемне ничек аңлыйсыз? -Кеше сәламәт булсын өчен нишләргә кирә? (Саф һавада булырга кирәк) -Җан ияләре нинди һаваны сулый? (Кислород) -Үсемлекләр нинди һава сулый? (Углекислый газ) -Углекислый газ кайдан чыга? -Чиста һава булсын өчен нәрсә эшләргә кирәк? -Үсемлекләр үссен өчен нәрсә кирәк? 3 Эндәшләр: -Яңгыр яу, яу, яу, Бакчаларда алмагач Корый яңгыр яумагач. Игеннәр дә күп булсын, Сыерлар да тук булсын, Безгә катык.сөт булсын. Яңгыр яу, яу, яу. -Кояшкаем чык,чык. Майлы ботка бирербез. Майлы ботка казанда, Тәти кашык базарда. Кирәкми безгә салкын, Кирәк безгә саф алтын. 4Дидактик уен: “Мин кайда үсәм” (Интерактив тактада, яисә рәсемнәр белән эш) Болын, урман, кыр, чәчәк клумбасы сүрәтләнгән 4 зур рәсем эленә.Балалар кулларындагы чәчәк рәсемнәрен дөрес итеп урнаштырырга тиешләр. Мәсәлән: “Умырзая урманда үсә...”) 5 Ике аерым урынга утыртылган яран гөлен күзәтү. Берсе күләгәдә үсә, икенчесе – кояшта. Нинди аермалар күрәсез, ни өчен шулай дип уйлыйсыз? Нәтиҗә: Кояш нурлары төшкән гөл матур булып үсә. 6Сүзле –хәрәкәтле уен “Ал кирәк-гөл кирәк” Балаларның һәрберсенә чәчәк-гөл исеме бирелә: яран, роза,тамчы гөл, фикус, кына... Балалар ике төркемгә бүленәләр. Кулга -кул тотынышып, бер-берсенә каршы басалар, түбәндәгечә әйтешәләр: 1нче төркем: Ал кирәк,гөл кирәк, Безгә нәфис гөл кирәк. 2 нче төркем: Ал кирәк, гөл кирәк Безгә матур чәчәкле, Тамчы гөл бик кирәк. “Тамчы гөл” каршы якка йөгереп барып, ике бала арасыннан үтәргә, аларның кулларын өзәргә тырыша. Өзеп чыга алса, ике баланың берсен җитәкләп алып, кире үз ягына кайта.Әгәр өзә алмаса, үзе шул якта кала.
|
Фдт авт.,Татарстан республикасының 2010-2015 елларга мәгариф системасын үстерү стратегиясе кысаларында балалар бакчаларында балаларга туган телне өйрәтүне,сөйләм үстерү
25 12 2014
8 стр.
Укыту-методик комплексы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан расланган татар теле.һәм татар әдәбияты программаларына нигезләнеп төзелде. Ф. С. Сафиуллина, К. С. Фәтхуллова. Рус т
06 10 2014
1 стр.
Географиядән якынча программа төп гомуми белем бирү дәүләт стандартының федераль компонентына, РФ базислы укыту планы һәм якынча укыту планнарына нигезләнеп төзелде
08 10 2014
1 стр.
Рус мәктәбендә укучы татар балаларына татар әдәбиятын укыту программасы буенча аңлатма язуы
25 12 2014
2 стр.
Уку-укыту методик кулланмасы Казан дәүләт университетының татар теле тарихы һәм гомуми тел белеме кафедрасы утырышында 2009 елның 24 ноябрендә расланды
16 12 2014
4 стр.
Рус мәктәпләрендә укучы татар балаларына ана теле һәм әдәбият укыту программалары» (Казан, «Мәгариф», 2003 ел), 8 нче сыйныф өчен З. Н. Хәбибуллина, Х. Г. Фәрдиева, Ә. Н
15 12 2014
3 стр.
Программа нигезенә Россия, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыкларының мәктәпләрдә урта һәм тулы белем алу стандартлары салынды, “Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле укыту п
12 10 2014
1 стр.
Программа нигезенә Россия, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыкларының мәктәпләрдә урта һәм тулы белем алу стандартлары салынды,” Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле укыту п
01 10 2014
2 стр.