ХӘСӘН ТУФАН
Ә ҮТКӘНГӘ ХАТЛАР БАРМЫЙЛАР
Давыл
Кем дә инде миңа, Бишбалтага,
Килмәс инде дигән шикелле,
Язган булып утыра идем шунда,
Ялгыз калып,
Бикләп ишекне.
Ачмасаң да керәм! дигән сыман,
Ишек шакый тагын кайсы чорт?!
Һәм ун баллы давыл кебек булып
Килеп керде
Тиңсез якын дус.
Кереп шулай
Минем тын бүлмәгә
Давыл килеп кергән шикелле,
Үзе белән гүя Сыркыдының
Усаклары шавын китерде.
Күтәренке шундый
Безнең күңел,
Шундый тирән безнең куаныч:
Бер-беребезне гүя өч көн түгел,
Ә утыз ел күрми торганбыз!
Сөйләшүләр безнең, киңәшүләр
Шундый матур гөрләп куйгалый:
Утыра монда өстәл тирәсендә
Ике Хәсән, гүя дүрт Һади.
Юк, эчмәдек:
Бездән читтә иде,
Ерак иде андый шапшаклык,
Сөйми иде аны
Аек башлы,
Туксан градуслы такташлык!
Беребезнең сүзе бетәр-бетмәс
Икенчебез баса
Сүз башлап,
Гөрләп тора бүлмә, әйтерсең лә
Тугыз Туфан анда, ун Такташ!
Киңәште ул,
Көлде-шаярды ул,
Мишәрчәләп хәтта җырлады...
Һәм туздырып китте
Өстәлдәге барлык китапларны,
Йөрәктәге барлык уйларны.
«Давылларда туып, канатланган
Бунтарь йөрәк туеп тынлыктан»,
Яңгыр китерә торган давыл сыман,
Дулый шулай язар алдыннан.
Азмы тапкыр шулай килеп чыгып
Һәм таратып сагыш-кайгымны,
Мәңгелеккә, ахры, йөрәгемдә
Урманнары шавын Сыркыдының,
Усаклары шавын калдырды...
Ул өйдә юк инде
Арча кырына кадәр
Озата бардык.
Үтә салкын кышкы көн иде.
Авызын ачып тора
Яңа кабер...
Безнең башлар түбән иелде.
Ул костюмнан иде,
Ә гүр салкын! –
Калдырмадык гүрдә аны без! –
Йөрәкләргә салып алып киттек,
Алып кайттык өйгә аны без.
Әле дә булса безнең арабызда
Шаулап-гөрләп яши төсле ул.
- Сагынсыннар әле! — дип кенә тик
Исәнлеген әйтми төсле ул...
Өстәлемдә минем
Бер хат ята.
Сагынуларым тулган аңарга.
Ул - Такташка дигән хатым минем,
Белмим, нинди адрес язарга?
Ул хатымда минем
Шундый сүзләр:
«Нигә, Һади, һаман килмисең?
Сагынып беттем ләбаса мин сине,
Ә син әллә
Шуны белмисең?
Элеккечә бергә шау-гөр килеп
Йөриселәр килә бит, Һади!
Аерылганнан бирле җыйган серне
Сөйлисе лә килә бит, Һади!
Өеңә барсам — эштән кайтмагансың,
Эшеңә барсам - - әле килмәгән...
Мин башымны иеп чыгып китәм
Син яшәгән һәрбер бүлмәдән.
Икәү бергә барган юл өстендә
Сине эзләп йөрим һаман мин;
Җырларың бар юлда, ә үзең юк! –
Кабатланмас дустым, кайда син?..»
Өстәлемдә минем
Шул хат ята.
Сагынуларым тулган аңарга.
Ул - Такташка дигән хатым минем;
Белмим, нинди адрес язарга?
Салыр идем, ләкин почтальоннар
Хатны аңа илтә алмыйлар:
Киләчәккә хатлар барып җитә,
Ә үткәнгә хатлар бармыйлар...
Бармыйлар...