Flatik.ru

Перейти на главную страницу

Поиск по ключевым словам:

страница 1
МББУ «2 нче урта белем бирү мәктәбе»

Хәсән Туфан иҗатын өйрәнү үзенчәлекләре

I категорияле татар теле һәм әдәбияте укытучысы

Сәгъдиева Роза Гайсәр кызы

Түбән Кама – 2010
Хәсән Туфан

Мастер – класс үткәрү өчен күп кенә информацияләр мультимедиада әзерләнде



Максат: Татар поэзиясенең үсеш юлында иң якты маякларның берсе булган Хәсән Туфан иҗатын өйрәнү аша шигъриятебезнең олылыгын, шагыйрьләребезнең фидакарьлеген күрсәтергә һәм аларны лирика дигән тирән күлнең серләренә якынайтырга, аны гомерлек юлдаш итәргә зур мөмкинлекләр тудыру. Дәресләрдә Х.Туфанның төрле елларда чыккан җыентыкларыннан, башка телләргә тәрҗемәләреннән, әдип турындагы истәлекләрдән, әдәби тәнкыйть мәкаләләреннән, фотосурәтләрдән күргәзмә оештырып шагыйрь иҗатына кызыксыну уяту. Шагыйрьнең иҗатына эпиграф билгеләү: “Үтеп барышлый”

Сездә идем:

Мәңге сездә калам!...

Дәреснең барышы



1 нче дәрес. Х.Туфанның тормышы һәм иҗаты.

“Шигырьләрдә – шагыйрь язмышы” дигән гыйбарә тулысынча олы әдип язмышына туры килә. Әлеге дәрестә шагыйрьнең каршылыклы, фаҗигале тормышын өйрәнү барышында, аның гаҗәеп буталчык, кыен шартларда да туган халкына, җиренә, шигъриятенә тугрылыклы булып калуын, кешелек намусына тап төшермәвен күрсәтү максат итеп куям. Дәрес укучыларда билгеле бер эмоцианаль хис-тойгы тудыруга ярдәм итәрлек шигырьне сәнгатьле уку белән (яки “Агыла да болыт агыла” җырын тыңлау ) башлыйм. Дәреслектә мәгълүматлар күп түгел. “Ак чәчәк атар иде” дигән истәлекләр китабы ярдәмгә килә ала. Аерым алганда, түбәндәгеләрне өстәргә мөмкин.

...1905 нче елгы инкыйлабка кадәр булачак шагыйрь Гөлзизин фамилиясе белән йөргән. Әти-әнисе кушкан исем-Хизбулла.

Белем алырга теләге зур булса да,мохтаҗлык Х.Туфанны бик иртә “тормыш арбасына” җигелергә мәҗбур итә. 1914 нче елның язында ул, Хизбулла Хәзрәтов исеменә ( әтисен авыл кешеләре хәзрәт дип кенә йөрткәннәр) паспорт алып, Уралга, бакыр шахталарында эшләүче абыйлары янына китә. Анда бер ел эшләгәч,абыйлары үзара киңәшеп, аны Уфадагы атаклы “Галия” мәдрәсәсенә укырга җибәрәләр. Х.Туфан үзен монда икенче дөньяга эләккәндәй хис итә. Мәдәни мохит аны бик тиз үз эченә тартып ала. Ул хорда җырлый, мандолинада уйный, ике курс өлкән укыган Ш.Бабичның әдәбият түгәрәгенә йөри. Х.Туфан белән бер сыйныфта киләчәктә күренекле әдипләр булачак Сәйфи Кудаш һәм казакъ Баембәт Майлин да укыйлар. Мәдрәсәдә әдәбиятны аларга Г.Ибраһимов укыта. Ул вакытта инде танылган әдип, Х.Туфанның 1916 нчы язган “Йолдызлар” исемле беренче әсәренә бәя биреп, аның туфандай кискен өермәле,үзенчәлекле булуын әйтә. ( Берничә елдан әлеге “туфан” сүзе шагыйрьнең әдәби псевдонимына әйләнә.) “Галия” мәдрәсәсендә ике ел укыганнан соң, акча эшләп алырга диеп, абыйлары янына китә. Анда заводта слесарь булып эшли. 1917 нче елның Февраль һәм Октябрь инкыйлабларын заводта каршылый.

1934 нче елны Х.Туфан театр артисткасы Луиза Салигәскаровага өйләнә. Тиздән аларның кызлары туа. Чорның салкын җилләре шагыйрь өстенә кара болытлар куып китерә. Матбугатта аның иҗаты турында кискен тәнкыйть мәкаләләре басыла. Аерым алганда, ”Ант” (1935) поэмасы контрреволюцион рухтагы әсәр дип бәяләнә. 1937 нче елны Х.Туфанны язучылар берлегеннән чыгаралар, ә 1940 нчы елның 18 нче нояберендә “ советларга каршы милли оешмада катнашкан” дигән нахак гаеп белән кулга алалар. Бу вакытта аның кызына 4 яшь, ә улына 4 ай була. 1942 нче елның 7 нче мартында булган суд Х.Туфанны атарга хөкем итә. Тиздән, 21 нче мартта, СССР Югары судының Хәрби коллегиясе үлем карарын 10 елга лагерьга җибәрү һәм тагын 5 ел сәяси хокуклардан мәхрүм ителү белән алыштыра.

Әдипнең хатыны Луиза турындагы материалларга өстәп, Х.Туфанның аның турында кызганып, сокланып, тирән ихтирам белән язган шигыре укыла:

Тәрәзәңә җилләр бәрелгәннәр,

“Сагынма!” дип янап киткәннәр:

Күнмәгәнсең...эштән сөрелгәнсең,

Еллар сине донор иткәннәр.


Посылкалар белән ярдәм иттең,

-Без бит илдә...өйдә бит,-дидең,

Ә ул ярдәм-

Каныңа алыштырылган

Паекларың икән бит синең...
Алдарсың дип уйлый идемме соң?

Ә син мине алдагансың ич.

Өзелер хәлгә җиткән гомеремне син

Каның белән ялгагансың ич!

Төрмә –лагерьларда утарганда да Х.Туфан ил язмышы турында уйлана, үзенең гаепсезлеген исбатлау юлларын эзли. Әмма шагыйрьнең үтенечләре, башкаларныкы кебек үк, җавапсыз кала. 1950 нче елны Х.Туфанның лагерь срогы тула. Сәламәтлеге начар булуга карамастан, аны Новосибирск өлкәсенә сөргенгә җибәрәләр. Ул анда терлекче булып эшли. Кышын фермада,ә җәйләрен көтү көтә. Монда шагыйрьгә язу өчен мөмкинлекләр арта. Буш вакыты булу белән ул иҗат эшенә керешә, үзенең сагыш белән тулы лирик әсәрләрен яза.

Дәрес ахырында, әдип турында истәлекләр уку һәм дәреслектә булмаган шигырьләр уку белән дәвам иттерәм.



2 нче дәрес. Хәсән Туфанның иҗат баскычлары.

Х.Туфан 1924 нче елны Казанга килә һәм зур активлык белән иҗат итә башлый. Әдип чор яңалыкларын, яңа җәмгыять белән рухланып яшәвен, киләчәккә ышанычын үзе яхшы белгән тормыш материалына нигезләнеп сурәтли. Шагыйрь беренчеләрдән булып җәмгыятьчелекнең игътибарын ятим балаларны тәрбияләү мәсьәләсенә юнәлтә. “Зәңгәр бүре” поэмасында (1925) урам шайкасының башлыгы булган малайга әдипнең лирик герое тормышта үз урынын табарга булыша. Урал эшчеләре тормышыннан алып язылган “Урал эскизлары” (1926) , “Башлана башлады” (1927) ,”Ике чор арасында”, “Бибиевлар” (1927) кебек поэмалары поэзиягә үзенчәлекле шагыйрь килүен белдерәләр. Х.Туфан үзенең бунтарь характерлы геройларның тормышчан шартларда сурәтли. Алар искегә киртә куеп , яңа тормыш төзүче, чорның яңа геройлары, киләчәк кешеләре булып алга килеп басалар. Күбесенең тормышта прототиплары булган геройга үз эшләренең дөреслегенә ышану , оптимистик рух, бетмәс-төкәнмәс энергия хас. Әдип олы тормышка фатиха биргән завод-фабрикалы, шахталы Уралына яратып, үз итеп эндәшә:

Хуш,Урал,хуш!

Әгәр еллар мине

Кайтармаса сиңа тагын да,

Бу балаңның төсе булып сиңа

Үзең биргән җырлар калырлар...

(“Урал эскизлары”)

Х.Туфанның беренче әсәрләрендә үк үзенчәлекле поэтик форма сиземләнә. Ул поэтик сурәтләрне сөйләм теле аша бирергә омтыла , шунлыктан аның шигырь-поэмалары нәтиҗәсе буларак “Ак каен” (1933) шигыре языла. Классик шигырь формасына нигезләнеп , шул ук вакытта шартлылык алымнары белән оста үрелгән әсәр тирән эчтәлек белән сугарылган. Әдип күз алдында гражданнар сугышының җан тетрәткеч фаҗигасен китереп бастыра , һәм ул вакыйгаларның башка кабатланмаска тиешлеген искәртә.

30 нчы елларда Х.Туфан үзенең каләмен җырлар, маршлар,балалар өчен әсәрләр язып сынап карый. Аның чор, үткән һәм бүгенге турында уйланулары фәлсәфи характердагы “Ант” (1935) поэмасында чагыла. Шагыйрь анда күренекле большевик ,дәүләт җитәкчеләреннән берсе- С.М.Кировның үтерелүенәдә үзенең мөнәсәбәтен белдерә. Бу елларның катлаулы , каршылыклы атмосферасы, билгеле, Х.Туфанга да тәэсир итә. Ул еш кына икеләнеп кала, төрле юнәлештә эзләнә. Аның якын дусты , олы әдип Һ.Такташка багышланган шигырьләр циклында (“Давыл”,” Ул өйдә юк иде”, “Ә үткәнгә хатлар бармыйлар”) иң самими уй-хисләре чагыла, поэтик осталыгы билгеле бер үсеш кичерә. Х.Туфан Такташның иҗаты алдында баш ия, вакытсыз үлеменә үкенүен белдерә:

Киләчәккә хатлар барып җитә,

Ә үткәнгә хатлар бармыйлар...

Х.Туфанның 60-70 нче еллардагы иҗаты турында дәреслек материалына өстәп,дәрестә аерым шигырь-поэмаларын укыйм. Түбәндәге план буенча “Ак каен”шигыренә анализ ясыйбыз:

1.Шигырьне өлешләргә бүлегез,һәрберсенең эчтәлеген ачыклагыз.

2.Лирик геройный хисе сәбәбен, дәрәҗәсен, юануын билгеләгез.

3.Нинди сурәтләү чаралары һәм нинди максатта кулланылган?


1.Шигырь өч өлештән тора. Беренчесендә лирик герой гражданнар сугышының фаҗигасен, аның гайре табигый булуын күрсәтә. Икенче өлештә ак каен белән үлемгә дучар ителгән егетнең сөйләшүе бирелә. Өченчедә лирик геройның элеге вакыйгага мөнәсәбәте күрсәтелә.

2.Сугышка, яшь егетнең үлеменә нәфрәт икенче өлештә хис дәрәҗәсе буларак ачыла. Егетнең җан ачысы белән әйткәннәрендә, каенның көчсезлектән аптыраулы җавабында әрнү, хисләр ташкыны укучының бөтен күңеленә үтеп керә:

Әле булса тибрәнәдер төсле

Шул каенга аскан яшь егет.

Соңгы строфада лирик геройның юаныу бирелә:

Киң кырларда үзе генә түгел,

Эзе дә юк инде ятларның.

3.Шигырьдә сурәтләү чараларыннан җанландыру (каенның сөйләшүе) ,чагыштыру(“яфраклары коела яшь кебек”), эндәшә (“елама син ,каен, аппагым”) кулланыла. Алар, нигездә,лирик геройның хис дәрәҗәсен ачуга хезмәт итә.



3 нче дәрес. Х.Туфанның тоткынлык чоры иҗаты.

Максат: Бу елларда язылган шигырьләрнең проблематикасын һәм яңалыгын ачыклауга куям.

1.Әдип әсәрләрендә сугышка нәфрәт тойгысы (“Кырда ике ак канат ята”, “Каеннар сары иде”, “Гөлләр инде яфрак яралар” һ.б.).

2.Кеше –табигатьнең җанлы кисәге ( “Аралагыз мине”,” Гүзәл”, “Киек казлар”, “Тургай нигә дәшми” һ.б.).

3.Шигырьләрдә туган илгә,халкына бирелгәнлекне раслау (“Агыла да болыт агыла”, “Үлә язып, янып юксына җан...”,”Аралагыз мине” һ.б.).

4.Әдипнең мәхәббәт лирикасы (“Сиңа”, “Ромашкалар”, “Әйткән идең” һ.б.).

5. Х.Туфанның шигырь формасына алып килгән яңалыгы.

Әлеге сорау-биремнәр буенча укытучы дәреслек материалына нигезләнеп сөйли. Ә инде дәреслек-хрестоматиядә бирелгән шигырьләргә укучыларның мөстәкыйль анализ ясавына , фикер алышуына ирешергә кирәк.

Ә хәзер “Агыла да болыт агыла”, “Кайсыгызның кулы җылы” шигырьләренә анализ ясыйбыз. Шигырьнең төп эчтәлеге исемгә үк чыгарылган, һәм болытка бәйле фикерләр 1-2 һәм соңгы строфаларда кабатлана. Тоткынлыктагы шагыйрь лирик герое аша үзенең кайгы, хәсрәт, сагыну хисләрен белдерә.

Агыла да болыт агыла

Туган-үскән җирләр ягына,-

Әлеге юлларда тоткынның ирекле болытка мөнәсәбәте ачыла башлый. Әмма болыт аның хәленнән, йөрәгендәге хис-тойгылардан хәбәрдар түгел, әлеге билгесезлек лирик геройны тагы да борчый.

Юл образы тормыш юлын ачыклап килә: “Роман кебек күңелле син,юл!” Чабаталар,итекләр туздырырлык борчулы, каршылыклы булса да , лирик герой үзенең үткәне, кылган эш-гамәлләре өчен үкенми, аны хәтта “роман кебек күңелле” дип, матур чагыштыру аша бирә. Лирик геройның бүгенге хәле дә җиңел түгел:

Ә син,яңгыр,искә төшермә

Итегемнең ничек икәнен...

Әмма ул авырлыкларга түзәргә күнеккән, моның өчен аптырамый:

Яланаяк килдем дөньяга

Шулай гына ,бәлки, китәрмен.

Ахыр чиктә һәркемнең гомере зират белән чикләнә. Лирик герой моны да ачык аңлый, табигый күренеш дип кабул итә. Аның борчылганы:

Тәрәзәгә чиртер дә яңгыр

Нәрсә әйтер туганнарыма?!

Бу сорауга җавап эзләп болытка, юлга, зиратка мөрәҗәгать итүе лирик геройның юаныч эзләве булып тора.

“Кайсыгызның кулы җылы?” шигыренә анализ:

1. 1 нче строфадагы мәгънә каршылыкларын билгеләгез.

2. Лирик геройга килгән яңа кайгы-хәсрәт, аның дәрәҗәсе.

3. “Кайсыгызның кулы җылы?” тезмәсенә салынган мәгънәне табыгыз.

1 Тормышның ачысын-төчесен күп татыган лир ик герой түземлелеккә, сабырлыкка өйрәнгән. Әмма хәсрәте шундый зур, күлмәк җиңен ертып, йөрәген бәйләргә риза.

2. Кайгының яңасы килә, әмма тиз генә кайта да алмый: “Юллар... озын иделәр...” Соңарып кайтып, каберен күрергә, алкалары белән генә юанырга кала. Лирик герой иң кадерле кешесен югалта. Хәсрәте шулкадәр зур ки, “Вулканнарга керер идем, Шундадыр ул... дисәләр”, ди.

3. Соңгы строфа беренчене кабатлый, әмма яңа мәгънә өстәлә. Лирик герой башына килгән хәсрәт-борчуларны яшермичә, буямыйча әйтә: “Бирде дөнья кирәкне”. Кадерле кешесен югалту кайгысын күлмәк җиңе белән бәйләп кенә басып булмый. Лирик геройга күңел кичерешләрен, олы йөрәген аңлаучы “җылы куллы”, кешелекле иптәш кирәк.



4 нче дәрес. Бу дәрестә Х.Туфанның тоткынлык чоры әсәрләре турында фикер алышу дәвам ителә, һәм шагыйрь иҗатының әһәмияте ачыклана. Әлеге гомумиләштереп кабатлау язма эшкә хәзерлек тә булып тора. Инша өчен ,дәреслектәге темалардан тыш, түбәндәгеләрне тәкъдим итәргә була: “Х.Туфанның мәхәббәт лирикасы”, “Х.Туфан-үзе бер чор” (С.Хәким).

Ике тема буенча план үрнәге китерәм:

Тема: Х.Туфанның мәхәббәт лирикасы.

I.Кереш. Х.Туфан-чорыбызның күренекле шагыйре.

II.Төп өлеш.1.Мәхәббәт темасы әдипнең бөтен иҗаты буенча сузылып бара.

1.Ярату хисе-иң олы ,иң изге хисләрнең берсе.

2.Шагыйрь ярату хисләрен табигать образлары аша чагылдыра.

3.Сөйгәнен ярату хисе туган җирен сагыну хисе булып үсә.

III.Йомгаклау. Х.Туфан иҗатының әһәмияте.

Тема: Шигырьләрдә шагыйрь шәхесе...

I.Кереш. Олы һәм фаҗигале язмышлы әдип.

II.Төп өлеш .1. 40-50 нче елларда язылган әсәрләре-иҗатының иң югары ноктасы.

1.Шигырьләрдә тоткын образы.

2.Әдипнең лирик герое түземле ,сабыр, көчле ихтыярлы.

3.Луизага булган чын мәхәббәт хисе.

4.Шигырьләрдә шагыйрьнең тыңгысыз йөрәге чагыла.



III. Йомгаклау. Х.Туфан-татар поэзиясенең горурлыгы.

Югарыда әйттелгәнчә, Х.Туфан иҗатын гомумиләштереп кабатлау аша аның әһәмиятен билгеләүгә киленә. Шагыйрьнең тоткынлык еллары иҗатының кыйммәтен билгеләп, әдәбият галиме Н.Юзиев болай дип язды: “М.Җәлил, Ф.Кәримдә генә түгел,Х.Туфанда да татар шагыйренең намусы, татар шагыйренең көче, куәте сыналды”. Ә инде әдип әсәрләренең генә түгел, үзенең шәхси үзенчәлекләре турында Г.Бәширов: “Шагыйрьләр хакында сүз чыкканда, гадәттә, поэзия яши, диләр. Хәсән Туфанны исә мин ул үзе шигырь булып яши дияр идем, чөнки Туфанны шигърияттән, шигырьне Туфаннан башка күз алдына китерү мөмкин түгел. Ул-шигъри образга, шигърият дөньясына гашыйк кеше. Шигырьнең теләсә нинди киртәләрне җимерерлек тылсымлы көче барлыгына Туфан кебек чын күңелдән инанган башка кешене мин белмим”.

Хәсән Туфан Мастер – класс үткәрү өчен күп кенә информацияләр мультимедиада әзерләнде Максат

Дәресләрдә Х. Туфанның төрле елларда чыккан җыентыкларыннан, башка телләргә тәрҗемәләреннән, әдип турындагы истәлекләрдән, әдәби тәнкыйть мәкаләләреннән, фотосурәтләрдән күргәзмә о

93.06kb.

15 12 2014
1 стр.


ХӘСӘн туфан ә ҮТКӘНГӘ хатлар бармыйлар давыл
28.21kb.

15 12 2014
1 стр.


Хәсән Туфан халык

Рус милләтеннән булган укучылардататар халкының талант ияләренә хөрмәт хисе, аларның иҗатына кызыксыну уяту

54.27kb.

13 09 2014
1 стр.


1 нче октябрьдән 13 нче октябрь аралыгында Мәлләтамак авыл җирлегендә бик күп чаралар үтте

Ветеран укытучыларга, тәрбиячеләргә, техник хезмәткәрләргә укучылар концерт куйды, бәйрәм хөрмәтенә чәй табыны әзерләнде

14.83kb.

14 12 2014
1 стр.


Керәшен халкының җыруларына багышланган дәрестән тыш кичә

Керәшеннәр килеп чыгышлары, формалашуы, саны, таралуы ягыннан иң аз өйрәнелгән төркем буларак та башкалар арасында аерылып тора. Моның барыбызга да билгеле күп кенә сәбәпләре бар,

78.65kb.

15 10 2014
1 стр.


Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының

Казан шәһәрендә 2013 елгы XXVII бөтендөнья җәйге универсиаданы әзерләү һәм үткәрү чорында кешеләр күп була торган объектларда радиацион, химик, биологик, мәгълүмати, янгын куркыныч

63.54kb.

16 12 2014
1 стр.


«Авазлар һәм хәрефләр дөньясында». (5 нче сыйныф өчен дәрес-сәяхәт). Фидания Ибраһимова, Яшел Үзән районы Зур Ключи урта мәктәбе укытучысы. Максат

Максат: Фонетика, графика, орфография курсын гомумиләштереп кабатлау; укучыларның белемен ныгыту, системага салу; туган телнең матурлыгын тоярга өйрәтү

60.49kb.

10 10 2014
1 стр.


«Татар егете» бәйгесе

Максат: мәктәпнең иң яхшы егетен билгеләү; укучыларның белемнәрен ачыклау; буш вакытны күңелле итеп үткәрү; эстетик зәвык тәрбияләү

54.89kb.

15 12 2014
1 стр.