Flatik.ru

Перейти на главную страницу

Поиск по ключевым словам:

страница 1
Татарстан Республикасы

Мәгариф һәм фән министрлыгы

Керәшен җыру әйтә”

Керәшен халкының

җыруларына багышланган дәрестән тыш кичә

Төзүче: татар теле һәм әдәбияты

укытучысы Әхмәтшина Лариса

Михаил кызы

2007

Арумысыз, карендәшләр!
Хәерле көн, кадерле кунаклар!

Барыбызга да билгеле: татар халкы төрле этнографик төркемнәрдән тора: Казан татарлары, мишәрләр, нократ, касыйм, әстерхан, пермь, себер, кырым, добруҗа, литва татарлары. Шулар арасында керәшен татарлары үзенең дини, милли һәм этнографик билгеләре буенча гаять үзенчәлекле урын тота. Керәшеннәр килеп чыгышлары, формалашуы, саны, таралуы ягыннан иң аз өйрәнелгән төркем буларак та башкалар арасында аерылып тора. Моның барыбызга да билгеле күп кенә сәбәпләре бар, әлбәттә.

Бу төркемнәрнең һәркайсының үзенчәлекле формалашу тарихы бар, шунлыктан тел-сөйләмдә һәм гореф-гадәтләрендә җирле үзенчәлекләр, беркадәр аермалар әле бүгенге көндә дә сакланып киләләр. Әлеге үзенчәлекләр керәшен татарлары тормышында аеруча нык күренә.

Әйе, керәшеннәрнең башкаларга охшамаган үзенчәлекле киеме, яшәү рәвеше, йолалары, җыр-моңнары бар. Аларга игътибар белән карасаң, шул яхшы күренә: юк, бу халык татарларны көчләп чукындыру нәтиҗәсендә генә барлыкка килгән кавем түгел! Көчләп кешегә тел тагарга, дин тагарга мөмкин, тик шундый йола һәм җыр - моңнар барлыкка килсен өчен, тарихта күп гасырлар буе аерым халык булып яшәү, оешу кирәк! Керәшен халкының яшәү рәвешендә татарлык билгеләре – аларның төркилегеннән, христиан билгеләре – диненнән, угро-фин халкы белән охшашлыклары – тарихи бергәлектән, тормышларының һәр өлкәсендә көчле сакланып калган мәҗүсилек - борынгылыктан килә. Аларның һәркайсы турында озын-озак сөйләргә, күрсәтергә мөмкин булыр иде, һәм бу бер генә очрашуда мөмкин дә түгел. Бүген без керәшен халкының искиткеч зур байлыгы – аның кабатланмас, башкаларда булмаган тиңсез хәзинәсе - җыр-моңнары турында сөйләрбез.


Әй керәшен, карендәшем минем –

Халкымның бер асыл бизәге.

Синең көйне бер тыңлаганнарның

Гомерлеккә өзелә үзәге.

Күңелең саф, тыйнак, рухың чиста,

Һич тутыкмас көмеш тәңкәдәй.

Һәрбер кызың миңа сеңлем сыман,

Һәр әбекәй – туган әнкәдәй.

Җир йөзендә күпме керәшен бар,

Илдә-көндә күпме исәбе?

Кем әйтәлә, нәсел-нәсәбенең

Сау-тазамы тамыры, үзәге?

Карлы-бозлы яңгыр, заман җиле

Бәгыреңне өтеп исәме?

Яман телләр җанга салган яра

Үзәгеңне әрнеп өзәме?


Ирек ачып бер утырыйк әле,

Эчең бушар, зарың сөйләрсең.

Синдәй эчкерсез зат бүтән юк бит,

Карендәшем, асыл керәшен.

Инде ару гына яшә берүк,

Келәүләрең кирләп китмәсен.

Имәндәй нык, таза нәсебеңнең


Бөреләрен кырау өтмәсен...

Әй керәшен, карендәшем минем –

Халкымның бер асыл бизәге.

Синең көйне бер тыңлаганнарның

Гомерлеккә өзелә үзәге.

Җыр, моң... Халык күңелен айкап алган, аның бөтен үткәнен әйтеп биргән, бүгенгесен сөйләгән нәрсә бар тагын?! Керәшенне җырларыннан башка, моңыннан башка күз алдына да китерергә мөмкин түгел. Керәшен һәр эшен, һәр бәйрәмен җыр белән бергә алып барган. Керәшеннәр җырны да үзләренчә сузып ҖЫРУ дип атыйлар. Керәшен җыруы татар җырыннан үзенең көе белән дә, сүзләре белән дә, тематикасы белән дә нык аерылып тора. Керәшеннәр җыруны берничә тавышка җырлыйлар, бу җырлар татар җырлары кебек үк пентатоникага нигезләнсәләр дә, алар үзләренә генә хас аермалык белән әллә кайдан аерылып торалар. Безнең җыруларда бормалар аз, борма урынына урыны-урыны белән сүздәге иҗеккә басым ясап җырлау бар һәм бу басым җырга үтә дә бер үзенчәлек, матурлык бирә.

Керәшен җырларында иң зур урынны аш-су җырулары алып тора. Бу җырларда бер-берсен мактап җырлау,бергә булырга чакыру, туганлыкның кадерен белергә өндәү тулып ята. Ә керәшен туйлары үзе бер могҗиза, монда башыннан азагына кадәр җыр патшалык итә. Килгән һәр кунакның үзенә, дәрәҗәсенә карап һәр кода, кодача, кияү, киленгә, һәр ризыкка үз җыруы бар. Монда һәр сүз җыруга әйләнә, монда инде сүз кирәкмәс нәрсәгә әверелә. Бәлеш ачу, каз бүлү, кодалар ашын, күчтәнәчен чыгару дисеңме, боларның һәрберсенең үз йоласы бар, болар бик тә матур күренеш; керәшен бәйрәмнәрен һәм туйларын күргән кешеләр аны һич онытмый, алар әкияти мизгелләр булып истә кала. “Татар опералары үзенең башлангычын керәшен туйларыннан, җыруларыннан алган,” – диюе белән Татарстанның атказанган артисты Георгий Ибушев искиткеч хаклы.

Менә шушы кабатланмас байлыкны саклап калу, югала барган җыруларны башкаларга да ишеттерү максатыннан, 1977 нче елда Мәлкән авылы клубында “Мәлкәнәй” керәшен фольклор ансамбле оештырыла. Аны оештыручы – шул чакта клуб мөдире булып эшләгән тынгысыз җан –Чернова Тамара Прокофьевна була. Бу ансамбльнең оешуына быел – 30 ел. Тамара Прокофьевна бүген Яр Чаллы шәһәрендә яши, авыл халкы исә аны һаман да зур хөрмәт белән искә ала.

Ансамбль оешкан елларында ук бик күп чыгышлар ясый, аларның чыгышлары Татарстан телевидениесенә дә язып алына һәм берничә тапкыр телевизордан күрсәтелә. Авылыбызның мактанычы булган бу ансамбльгә нигез салучыларның кайберләре бүген дә исән-саулар, бүген дә безнең арада, бүген дә чыгыш ясыйлар, алар – безнең укытучыларыбыз. Әйдәгез чын керәшен җыруларын, моңнарын тыңлыйк әле.

Керәшен әбиләре җырлый.

Керәшен борын-борыннан кавем ишәйтүне, кеше белән туганлашуны, дуслашуны олылаган; аларны зирәк, затлы сүзләр белән бизәкләгән. Әйе, керәшен җыруларыннан әллә нинди каты, бозлы күңелең дә эреп, йомшап китәчәк. Җор сүзле, татлы телле инде ул керәшен. Бу кавем искиткеч ачык күңелле, гади; алардан золым күргән бер генә милләтне дә очратмассыз сез. Һәм шушы сыйфатлар аның җыруларына да күчкән. Керәшен җырулары турында сөйләгәндә, тагын шуны әйтергә кирәк: безнең Мәлкәннең үзендә һәр ыруның, данлыклы җырчыларның һәрберсенең үз көе булган. Җабай көе, Аукай көе, Чапакай көе, Җәкәү көе...

Ни кызганыч, бу көйләр хуҗалары белән бергә мәңгелеккә китеп югалдылар инде...

Менә шуларның бүгенге көндә калганнарын булса да саклау өчен, мәктәбебездә зур эш башкарыла. Башлангычлардан алып югары сыйныфларга кадәр керәшен җырларын өйрәнү, башкару буенча системалы эш алып барыла. Хәзер сезнең алдыгызда мәктәбебезнең башлангыч сыйныф укучылары чыгыш ясый. Әлеге җырны алар үзләренең укытучылары Калинина Мәкфия Биктимеровна, Нәҗметдинова Ләлә Әсхәтовна, Исрафилова Рәзилә Миңнегалиевналар белән бергә Яңа ел кичәсендә күрсәткәннәр иде. Бу укытучылар үзләре дә авыл ансамбленең актив членнары.


Башлангыч сыйныф укучылары чыгыш ясый.
Моннан утыз ел элек оешкан ансамбль авылда бүген дә эшли. Сез инде үзегез дә беләсез, районның һәр чарасы, бәйрәме Мәлкән керәшеннәренең ансамбленнән, аларның чыгышыннан башка үтми. Бу ансамбльнең төп составы – Яңа Мәлкән урта мәктәбе укытучылары һәм хезмәткәрләре. Әйдәгез, хәзер “Мәлкәнәй” керәшен фольклор ансамбленә бүгенге көндә йөрүчеләр – чыгышын карыйк.
Укытучылар җырлый.
2000 нче ел – Татарстанда гаилә елы итеп билгеләнеп үткән иде. Шул елның май аенда Минзәләдә безнең районда яшәүче төрле милләтхалыкларының йолалары буенча зур Гаилә бәйрәме үткәрелде. Әлеге бәйрәмдә безнең ансамбль керәшен халкының җырлы-биюле туй күренешен сәхнәләштерде. Бу хакта “Минзәлә” газетасы, “Сөембикә” журналы да язып чыкты. Тамашачылар безнең чыгышны бик яраттылар. Шул ук елның декабрь аенда Казанда “Карендәшем – асыл бизәгем” дип аталган республика керәшен фестивале үтте. Минзәлә районы керәшеннәре исеменнән бу зур чарада безнең ансамбль дә чыгыш ясады. Менә шул фестивальдә без республиканың төрле авылларыннан килгән дистәгә якын балалар ансамбльләрен күрдек һәм үзебездә дә шундый ук балалар ансамбле оештырырга дигән карарга килдек. Моның инициаторы – мәктәбебездә күп еллар укыту эшләре буенча директор урынбасары булып эшләгән Хаҗипова Алсу Галиевна булды. Гомумән, Алсу Галиевна - авылда эшләп килүче ансамбльнең дә җитәкчесе, яңа идеяләр бирүче, барлык чыгышларны да сәхнәгә куючы ул. Үзенең тәрбия эшендә дә Алсу Галиевна керәшен этнокультурасын киң куллана. Әле күптән түгел генә мәктәбебез хезмәткәре Назаров Марсил Егоровичның 50 яшьлек юбилеен мәктәбебез белән билгеләп үткән идек. Менә шул бәйрәмгә Алсу апа үзенең 7 нче сыйныф укчылары белән котлау чыгышы әзерләде. Хүзер шуны тыңлап үтик.
7 нче сыйныф кызлары җырлый

Балалар ансамбле оештырырга дигән тәкъдим дирекция тарафыннан киң яклау тапты, 2001 нче елда мәктәбебездә “Айбагыр”( “көнбагыш” дигән мәгънәне аңлата) балалар керәшен фольклор ансамбле оешты. Әлеге ансамбль белән мәктәбебезнең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Упаева Светлана Георгиевна җитәкчелек итә. Ансамблебез хакында Яр Чаллыда нәшер ителүче “Туганайлар” газетасы берничә тапкыр язып чыкты, балалар авылның һәм районның һәр чарасында даими чыгыш ясыйлар. Узган җәй Чаллы шәһәрендә үткәрелгән Питрау бәйрәмендә катнаштылар, чыгыш ясадылар; Чаллы керәшен җәмгыяте белән хезмәттәшлек урнаштырып, композитор Николай Храмов, танылган җырчы Виталий Агаповлар белән танышып-дуслашып кайттылар.

Әйдәгез, хәзер мәктәбебезнең “Айбагыр” керәшен балалар фольклор ансамбле чыгышын карыйк.

Айбагыр” керәшен балалар фольклор ансамбле чыгышы.

Бүген без Сезгә керәшен җырларының бик азын гына ишеттердек. Бу – зур диңгезнең нибары бер тамчысы гына. Шул тамчыда да халык рухының кабатланмас үзенчәлеге, җаны, сулышы сизелә.

Керәшеннәр бердәм, тату, дус булганны ярата, үзенең җыр-моңнарында да шуңа чакыра, дидек.


Урманнарга керсәң, әй җапырак,

Җаланнарга чыксаң җактырак.

Көмеш җөзеккәйләрнең кашы кебек

Җәшик әле дуслар җалтырап.
Ак калпаккаеңны күтәр-күтәр,

Кыйбыладан искән җил үтәр.

Бу дәверләр бездән үтәр китәр,

Тату җөргәннәргә ни җитәр.
Чәчтем дә лә бодай, чәчтем арыш,

Камылларын сирәк кем урган?

Ташлашмаек,дуслар, гомер бакый,

Дус-ишләрен ташлап кем уңган!
Ишек алкайларын себереп тот,

Алма тәгәрәтеп уйнарга.

Бу җыруларымны исеңдә тот,

Безне сагынганда җырларга.

Бергә булгач, бергә булсын! Кичәбезне бергәләшеп җыр белән дә тәмамлыйк инде.


Җыр “Урманнарга керсәң”.


Урманнарга керсәң, сызгырып кер –

Селкенмәгән агач калмасын.

Кай илләрдә җөрсәң, җахшы ла җөр –

Сокланмаган кеше калмасын.

Урманнарга керсәм, хәйран калам

Агачларның бөгелгәненә.

Үземә дә үзем хәйран калам

Сезнең өчен өзелгәнемә.
Урманнарга керсәң, агачларның

Кәкересен кисмә, төзен кис.

Гел дә генә шушлай җыйлып булмай –

Җырлашаек әле бүген кич.

Керәшен халкының җыруларына багышланган дәрестән тыш кичә

Керәшеннәр килеп чыгышлары, формалашуы, саны, таралуы ягыннан иң аз өйрәнелгән төркем буларак та башкалар арасында аерылып тора. Моның барыбызга да билгеле күп кенә сәбәпләре бар,

78.65kb.

15 10 2014
1 стр.


Габдулла Тукай. "Фатыйма белән Сандугач" шигыре

Г. Тукай иҗатына багышланган презентация, Г. Тукай иҗатына багышланган китаплар күргәзмәсе, аудиоязма: ”Кошлар тавышы”, дәреслек Р. Х. Ягъфәрова “Уку китабы” 4 сыйныф

49.64kb.

09 10 2014
1 стр.


Каз канаты” Татар халкының борынгы йолаларына нигезләнгән фольклор кичә Тәрбия эшдәре буенча директор урынбасары Җиһаншина Гөлназ Госман кызы Кызлар каз йолкый (“Каз канаты” музыкасы яңгырый) Каз канаты ап-ак була, Ир канаты ат була

Хуҗабикә.Ә хәзер ө әйдәгез чишмәгә барганчы азрак сыйланып алыгыз каз мае белән майланган коймакларны ашасагыз, салкын суда кулларыгыз туңмас

36.99kb.

11 10 2014
1 стр.


Олы Шүрнәк тулы гомуми белем бирү мәктәбе Уйнагыз гармуннар Тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Каишева Т. В. 2003-2004 уку елы. Уйнагыз гармуннар!

Халкыбызның милли уен коралларын белүе, аларга карата кызыксынуын арттыру мөһим. Әнә шул максат белән мәктәптә бүген “татар халкының киң таралган уен коралларының берсе гармун, шуң

47.93kb.

12 10 2014
1 стр.


9 урок Класстан тыш уку дәресе: Татар халык әкиятләре
693.76kb.

25 12 2014
6 стр.


Халыкка багышланган гомер

Төрле өлкәләргә караган хезмәтләрен барлау, иҗади проект төзү, эзләнү күнекмәләре булдыру

103.42kb.

17 12 2014
1 стр.


Редкие и нуждающиеся в охране растительные сообщества Сибири

Место конкретного описания. Кузнецкий Алатау, хр. Тигер-Тыш, истоки р. Малый Казыр

12.05kb.

10 10 2014
1 стр.


Хәсән Туфан халык

Рус милләтеннән булган укучылардататар халкының талант ияләренә хөрмәт хисе, аларның иҗатына кызыксыну уяту

54.27kb.

13 09 2014
1 стр.