Олы Шүрнәк тулы гомуми белем бирү мәктәбе
Уйнагыз гармуннар
Тәрбия эшләре буенча
директор урынбасары
Каишева Т.В.
2003-2004 уку елы.
Уйнагыз гармуннар!
Борынгы заманда татар халкы керәшен халкы моңлылыгы, уен коралларында оста уйнавы белән аерылып торган. Торгынлык чорында ул матур, традиөияләр онытыла, милли уен коралларын да игътибар кими башлады. Халкыбызның милли уен коралларын белүе, аларга карата кызыксынуын арттыру мөһим. Әнә шул максат белән мәктәптә бүген “татар халкының киң таралган уен коралларының берсе - гармун, шуңа күрә аңа багышланган кичәдә “Уйнагыз, гармуннар!” дип атала.
Җыр. “Гармун алыйк әле дуслар”.
Җырлый 10 класс укучысы Хузина Айгөл, ә баянда аның әнисе Гөлфирә
Рәфкатовнв.
Бүген без сезнең белән “Уйнагыз гармуннар” кичәсенә җыелдык. Анда сез халык музыка коралы - гармунның тарихы һәм гармунчылар белән танышырсыз, гармун турында шигырьләр, җырлар ишетерсез. Кичәбездә шулай ук үзебезнең укучылар да осталыкларын күрсәтер.
а) Йөрәкләргә рәхәт була
Гармунда бер уйнасаң
Телгәли ул йөрәкләрне
Уйный белеп уйнасаң.
б) Нигә гармун чиртә икән
Күңелнең кылларына
Кемнәр генә гашыйк түгел
Гармунның моңнарына.
Ә хәзер сезгә хадиуллиннар гаиләсе җыр бүләк итә.
Сезне гармун уйнарга өйрәнергә нәрсә этшрде? (сәбәбе).
Халык музыка коралы - гармунның тарихы әллә ни зур түгел. Аны, беренче булып, 1782 елда Берлин остасы, Бугиман ясаган дип исәпләнә. Аннан соң гармуннарны Вена шәһәрендә Италиядә, соңрак узган гасырның 30 нчы елларында Россиядә дә ясый башлаганнар. Бу эшнең беренче үзәге Тула шәһәре була. Безнең ил осталары гармунны камилләштерәләр, аның беренче төре барлыкка килә. Мәсәлән, Тула, Саратов, татар гармуннары, хромкалар - әнә шундыйлар.
Таңнарда гармун уйнадың
Тирә-як тынып калды
Гармун моңына тирбәлеп
Гөлләрдән чыклар тамды.
Безнең гармун моңлы да ул
Безнең гармун җырлы да
Сугышта да катнашты ул
Чапты да ул, урды да.
Бу шигырь юллары кемнәргә багышланганы безгә аңлашыла да. Әйе, бу безнең сугыш ветераннарына, яки сугыш кара болыты астында үзләренең балачакларын яки яшьлекләрен үткәргән, барыбызда үөрмәт иткән, яраткан өлкән буынга багышлана.
Ә хәзер Василий Анисимовичка үзенең уен коралын кулына тотып
хромкада кайчан уйнарга өйрәнүен әйтеп, яраткан көен уйнавын
сорыйбыз.
“Гармун” яшьлегегезне хәтерләтәме?
Яңгыратып бистәләрне
Гармун уйный кичләрен
Көмеш телле гармун сөйли
Яшь гомернең үткәнен.
Уйнык әле, уйнык әле
Ишетсеннәр, белсеннәр
Җыелганнар бу мәктәпкә
Гармунчылар дисеннәр.
Ә хәзер безгә Дөм-Дөм авылыннан кунакка килгән Җиһангир абыйны
тыңлап үтәбез.
Сезнең балаларыгыз уйныймы, сездән үрнәк?
Уйный әле, уйнык әле
Берне түгел икене
Уйнамас идек икене
Сез дусларым сөйкемле
дип әйтә безгә кунакка килгән Бело Владамир абый.
Белов Владимирга сүзне бирәбез
Гармун уйнау, сезгә ничек тәэсир итә. Ләззәт бирәме?
Татар гармунының тарихы Михаил Варакин дигән оста исеме белән бәйле. ХХ гасыр башында Вятка губернасыннан килгән бу кеше Казанда гармуннар ясый башлый. Варакин гармуннарның даны тиз арада еракларга тарала. Аларны бүгенге көндә дә халык арасында еш очратырга була. Бу гармуннар татар халкы арасында гына түгел, ә рус халкында да төп уйнау коралы булып тора.
Бүген безнең кичәбезгә Крутиковлар гаиләсе килде, аларга һәм барыгызга
да килүегезгә зур рәхмәт әйтеп, хәзер сүзне аларга бирәбез.
Нинди көйләрне уйнарга яратасыз?
Шулай ук кунакка Щербаковлар гаиләсе килде. Хәзер сүне аларга
бирәбез.
1934 елда Казанда гармун фабрикасы төзелә. Татарстанда гармун ясау эше 50-60 нчы елларда аеруча киң колач җәя. Гармун Россиягә XlX (19) гасыр урталарында Көнбатыш Европадан керә һәм тора-бара анда яшәгән төрле халыкларның көйләренә җайлаштырыла. Гармун ясаучы энтузиастлар, осталар хәзер дә бар. Шуларның берсе бик талантлы оста - Илдус Җаббаров. Хәзер республикабызда, гармун уйнарга яратучылар шул гармуннар белән уйный.
1) Утырмагыз урындыкка
Гармунчылар утырсын
Бөгелә-сыгыла гармун уйный
Ул ничек онытылсын.
2) Җылы якка очкан чакта
Санадым мин кошларны
Күп эзләдем, таба алмадым
Сезнең кебек останы.
Бу сүзләр безгә кунакка килгән Соловьев Василий Ф, Каишев Иван П. һәм
Минеев Анатолий турында.
Гармунны Соловьевлар гаиләсенә тоттырабыз (җыр).
Сез хромкада кайчан уйнарга өйрәндегез?
Керәшен биюе.
Минеевның уйнавын тыңлау.
Гармун уйнаганда сез нәрсә турында уйлыйсыз?
Биик әле биик әле
Сызылган таңнар атса да
Яшь гомерләр ике килми
Сулар үргә акса да
Их дусларым, сезнең белән
Шат минем күңелләрем,
Гел дә шулай шатлык белән
Үтсә иде гомерләрем.
Данилов Алеша безгә бию көен бүләк итә.
Кемнәр генә җырламый
Бу көйне кем тыңламый
Безнең укытучылар назлы алар
Кул чапмыйча җырламый.
Ә хәзер сүзне безнең укчыларга бирәбез. Концерт программасы.
Менә безнең бүгенге кичәбез тәмамланып килә. Сүнгән күңелләрне җилкендерерлек дәртле, кайгыларны онытырлык шаянлы итеп уйнаучы гармунчыларга , җырлаучыларга, биючеләргә чын күңелдән рәхмәтебезне белдерәбез.