Татарстан Республикасы Мөслим муниципаль районы Олы Чакмак төп гомуми белем бирү мәктәбе
Экологик кичә
Бөтендөнья Җир көне
Гарипова Гөлия Риф кызы,
II квалификацион катего-
рияле география укыту-
чысы
Экологик кичә эшкәртмәсе. 5-7 класс укучылары белән үткәрергә мөмкин.
Максатлар: -укучыларның экологик белемнәрен тирәнәйтү;
-табигатькә гуманлы мөнәсәбәт, тереклек өчен җаваплылык хисе тәрбияләү;
-табигать кочагында үз-үзеңне дөрес тоту кагыйдәләрен искә төшерү.
Җиһазлау: плакат, табигатьне саклау темасын яктырткан сүзләр, рәсемнәр, экологик конференция материаллары, табигый материаллардан композицияләр.
Салмак кына көй уйный.
(Энҗе Авзалованың “Бу гүзәллек яшәрме?” шигыре белән башлана, бер укучы яттан сөйли).
Җир елый ишетәсезме?
Мин ишетәм!
Челтерәп аккан чишмәләрем
Нигә кипкән?
Җир елый ишетәсезме?
Мин ишетәм!
Сандугачлы талкайларны
Кемнәр кискән?
Табигатьне кемнәр шулай
Әрәм иткән?
Кешеләрдә миһербанлылык
Кая киткән?
Җир елый ишетәсезме?
Мин ишетәм!
Бу гүзәллек, бу Җир шары
Яшәр микән?
Укытучы. Табигатьне саклау -һәр кешенең изге бурычы ул. Шуны искә алып 1994 елның 22нче апреленнән алып бу көн - Бөтендөнья Җир көне дип исәпләнә.
Безнең планетабыз бик нык пычранган, без зур бер чүплектә яшәгән кебек, ләкин кешелек әле моны аңлап бетерә алмый. Без бүген Җирдә яшибез, ләкин киләчәк буыннар яши алырмы?(музыка уйнап ала).
Һава. Чиста саф һава- табигатьнең иң зур байлыкларыннан берсе. Әгәр Җирдә һава булмаса, анда бар тереклек юкка чыгар иде. Елына атмосферага 5млрд.тонна СО2 бүленеп чыга.Аның нәтиҗәсендә озон катламы юкара,озон тишекләре барлыкка килә. Бу тишекләр аша Җиргә Кояшның ультрашәмәхә нурлары омтыла. Кешеләрдә рак авыруы китереп чыгарырга мөмкин. Кислород Җирдә тагын да ныграк кими, ә кара металлургия һәм химия промышленносте заводларыннан, котельныйлардан, транспоттан чыккан агулы газлар күбәя дә күбәя. Шуңа күрә завод-фабрика торбаларына төтен, көл, зарарлы газларны тоткарлаучы махсус җайланмалар куялар.
Су. Су- тереклек чыганагы. Безнең организмның 2/3 өлеше судан тора. Бөтен тәнгә туклыклы матдәләр таратучы кан составында да су бар.Тире аша парга әйләнеп, су безнең тән температурасын көйләп тора, ул организмнан зарарлы матдәләрне чыгару өчен дә кирәк. Галимнәр исәпләгән, һәр ел саен сулыкларга шулкадәр күп агулы матдәләр эләгә, алар белән 10 мең товар поездын тутырып булыр иде.Хәтта Арктика суларында да кер порошогы калдыклары табалар. Кешенең суга ихтыяҗы елдан -ел арта.1942 елда бөтен дөньяда су ихтыҗы 1000 км
3 булса; 2000 елда 5000 км
3 тәшкил итә.
Укытучы. Кул пычранса, су белән юарсың, су пычранса, ни белән юарсың? диелә татар халык мәкалендә.
Р.Фәйзуллинның “Алтын балык түгел, гади балык сөйләде бик гасабиланып...”шигыре сөйләнелә.
Укытучы. Әйдәгез, табигатьтә очрый торган ситуацияләрдән чыгу юлын эзлибез.
Күлдә үрдәкләр яши. Ау сезонында анда күп күләмдә кургаш эләгә, ә ул суны һәм су төбен пычрата. Үрдәкләр таш йотканда, кургаш кисәкләрен дә йоталар, агуланып үләләр. Сез аларга ярдәм итсәгез иде, сулы савыттан кургаш кисәкләрен күзне бәйләгән килеш иелеп алырга кирәк.
Утешит.приз.
Туфрак. Туфрак бик акрын барлыкка килә. Аның өчен йөзләрчә, хәтта меңнәрчә еллар кирәк. Ә менә җимерү, бозу бик тиз.Соңгы 100 елда Җирдә ¼ өлеш уңдырышлы туфрак югалган.Туфрак катламы төрле юллар белән бозыла:
1) файдалы казылмалар тапканда;
2) нефть суыртканда;
3) ерымнар ясалганда;
4) җил, су эрозиясе нәтиҗәсендә;
5) туфрак катламын дөрес эшкәртмәгәндә.
Урман. Урман белән су- табигать күрке дип әйтә халкыбыз.Урманнарны Җир планетасаның “үпкәсе” диләр. Ләкин хәзер Җирдә пеләшләнү бара яки урманнарның мәйданы кими (плакат буенча).
а) Җир йөзендәге барлык урманнар ел саен 40 триллион т О2 бүлеп чыгара;
б) Дөньяда минут саен 2 га урман юкка чыга;
в) 20 кг макулатура 1 агачны саклап калуга тиң. Ә 1 т.макулатура исә 0,4 га урманны киселүдән саклый;
г) урманда ташлап калдырылган кәгазь 2 ел таркала, консерва банкасы- 90 ел, полиэтилин-200, пыяла кисәге1000 ел таркалмый ята;
Бер га чыршы урманы 32 т., нарат урманы-35, карама-43, ә имән урманы 54 т тузан йота ала.
Агач-куаклар тузан микъдарын-3, ә зарарлы газ һәм төтен күләмен 2 тапкырга киметә.
Урманга барган һәм кеше үзенең табигатьтә кунакта икәнен онытмасын иде.
Укытучы. Ял минуты.
Ничә каз?
Бер-бер артлы казлар бара,
Уртада атлый берсе.
Алдагысына ияреп
Титаклыйлар дүртесе.
Соңгы казның алдыннан
Дүрт каз киләдер атлап
Ничә каз чишмә буена
Төшеп бара, хисапла.
Укытучы. Кеше табигатьтә булганда үзенең намусы белән күзгә-күз кала.Ул кеше өчен- бердәнбер контролёр.
Кичәбезнең 2 нче өлеше “Экология” түгәрәгенә йөрүче укучыларның эшчәнлеге буенча булыр. Алар үзләрен борчыган мәсьәләләрне күтәрәләр. Моның өчен без тикшеренү эшләрен алып бардык: табигатькә чыктык, күзәттек, үлчәдек, исәпләдек. Билгеле бер нәтиҗәләргә килдек. Сезгә җиткерәсе килгән тәкъдимнәребез бар.
Ханова Д.Тема: “Автомобиль транспортының туфрак фаунасына йогынтысы”
Шәймиева Г.Тема: “Көн-күреш калдыклар белән авыл территориясенең пычрануы”
Э.Авзалова “Белмим, нәрсә белән бетәр”шигыре яңгырый.
Кешеләргә матурлыкны
Сый-хөрмәтне биргән Ходай.
Тик кешеләр табигатькә
Нигә игътибарсыз болай?
Чикләвеге,шомырты да,баланы да-
Санап бетерерлек түгел...
Кешеләрнең табигатькә ерткычлыгын
Гафу итә алмый күңел.
Агачларны таптый, кисә,
Җәнлекләрне атып китә.
Бу кадәре начарлыклар
Белмим, нәрсә белән бетәр?
Укытучы. Кеше гомере буе табигатьтән файдалана.Табигать кешене ашата, эчертә, киендерә. Аның матурлыгы һәм байлыгы безнең кулда.Табигатьне саклау- безнең бурычыбыз. Әйдәгез, бергәләп табигать сагына басыйк!