Шәле урта гомуми белем бирү мәктәбе Питрәч муниципаль районы Татарстан Республикасы
(Җөп һәм так функцияләр)
9 нчы класста информатикадан үткәрелгән
дәрес конспекты
Укытучы Гимадиева М.Ш.
Дәреснең максатлары:
Белем бирү::
-
җөп һәм так функцияләрнең төшенчәсе; бу функцияләрнең графикларының үзенчәлекләре;
-
график төзүнең тәртибен белү;
-
Excel программасында төрле функцияләрнең графикларын (диаграммалар) төзи белү;
Үстерү:
-
укучыларның компьютер кулланып эшли белү күнекмәләрен үстерү;
-
Excel да формулаларны язу һәм кертү, шулай ук төрле исәпләүләр башкара бе-лү;
-
исәпләүләрне график юл белән күрсәтү;
-
графикларны тәртипкә китерү (форматлый белү)
Тәрбия бирү:
-
электрон таблицада төрле мәсьәләләр чишеп булганлыгын күрсәтү;
-
белемнәр үзләштерүгә һәм аларны гамәли эшчәнлектә куллануга ихтыяҗ тәрбияләү;
-
күмәк эшләргә һәм үз-үзеңә контроль ясарга өйрәтү.
Техник чаралар: ПК, программа Microsoft Excel, дәрескә презентация (Power Po-int).
Дәрес барышы.
1.Оештыру моменты.
2. Яңа теманы аңлату.
а) максатны әйтү.
Укучылар, без бүген сезнең белән ҖӨП һәм ТАК функцияләр белән эшне башлап җибәрербез. Аннары аларның графикларын төзеп карарбыз.
Теманы аңлату слайдлар ярдәмендә алып барыла.
1.слайд. Тема. Дәрәҗәле функцияләр. Алар ике зур төркемгә бүленәләр. Җөп һәм так функцияләр.
2 слайд. f(x)=1/8*x4-x2 функциясе ярдәмендә җөп функцияне аңлату.
3 слайд. Бу функциянең кыйммәтләр таблицасын, графигын күрсәтү һәм f(-x)=f(x) тигезлеге үтәлсә, функция җөп икәнлеге әйтелә.
4 слайд. Теләсә нинди җөп функциянең графигы ординаталар күчәренә карата симметрияле һәм графиклар күрсәтелә.
5 слайд. Так функцияләрне аңлату g(x)=x3-4x функциясе мисалында.
6 слайд. Бу функциянең кыйммәтләр таблицасын, графигын күрсәтү һәм g(-x)=-g(x)
тигезлеге үтәлсә, функция так икәнлеге әйтелә.
7
слайд. Теләсә нинди так функциянең графигы координаталар башлангычына карата симметрияле һәм графиклар күрсәтелә. Шулай ук, у=kх, у=к/х так функцияләр икәнлеге әйтелә.
8 слайд. Бу функция җөп тә түгел, так та түгел.
9 слайд. Әгәр дә график ясарга кирәк икән, башта кыйммәтләр таблицасын тутырырга кирәк.
x
|
-4
|
-3
|
-2
|
-1
|
0
|
1
|
2
|
3
|
4
|
у=х2
|
16
|
9
|
4
|
1
|
0
|
1
|
4
|
9
|
16
|
y=х3
|
-64
|
-27
|
-8
|
-1
|
0
|
1
|
8
|
27
|
64
|
у=х4
|
256
|
81
|
16
|
1
|
0
|
1
|
16
|
81
|
256
|
10 слайд.Сораулар:
Математикада, алгебрада графикны дәфтәрдә төзегәндә:
1.Иң беренче нәрсә тутырабыз?
2.Нәрсә сызыла?
3. Алар нинди күчәрләр?
4. Ул күчәрләр нинди ноктада кисешә?
11 слайд. Сораулар: компьютерда графикны төзегәндә:
1.Нинди эш башкарыла һәм нинди юл белән?
2. У - кыйммәтен ничек тутырабыз?
3.Тутырылган таблица белән нишлибез?
4. Диаграммалар Остасын каян табарга.
5. График төзү эше ничә адымда башкарыла?
6. График килеп чыкты,- дип әйтү дөрес булырмы?
7.Графикның “һәр элементын форматлау” турында кем әйтер.
Укучылар, без сезнең белән график төзү эшенә керешербез.
Ш
ушы дәрестә карап киткән графикларны компьютерда үзегез ясап карарсыз.
Физкултьминутка!! Күзләргә ял!
12 слайд.Эш тәртибе:
-
1. f(x)=1/8*x4-x2 функциясен алабыз.
2. Кыйммәтләр таблицасы тутыру;
а) х кыйммәтләрен [-3,5; 3,5] аралыгында 0,5 адымы” белән тутыру;( “автозапол-нение” белән башкарырга)
б) у кыйммәтләрен чыгару өчен формула язарга кирәк; әгәр формула дөрес булса,
у кыйммәте килеп чыга, ә аннары калганнарын “автозаполнение” белән тутырырга.
2. Тутырылган таблицаны выделять (аерып алу) итәргә;
3. Кертеп кую (Вставка) Функция Диаграмма аша Диаграммалар остасын (Мастер Диаграмм) чакырабыз.
13слайд.
а) Монда Нестандартные Гладкие графики(шаг1) ДалееДалее (шаг2)
Далее(шаг 3) Готово
4. Хаталарны төзәтү яисә яхшырту максатыннан , графикның һәр элементына тыч-канның уң як төймәсе белән чирттерергә һәм контекстлы сайлакта кирәкле команда-ны сайлап алырга була. Графикның һәр элементын форматлау мөмкинлеге бар.
Укучылар, сез ясаган графикта х күчәре белән у күчәре кисешкәнме соң?
Сез үзегез ясаган таблицада (0;0) координаталарын табыгыз һәм һәрберегез таблицагызда ул ноктаның сул яктан ничәнче икәнен санагыз. Тычканның угын х яки у лар күчәре булырга тиешле элементка якын китерергә. Анда Ось значений(у лар) яки Ось категорий (х лар) дигән команда күренә һәм тычканда уң якка бассаң Формат оси тәрәзәсе ачыла.
Анда пересечение с осью Y (значений) в категории номер диелгән шакмакка табли-ца буенча санаган санны куясыз. Бу нокта координаталар башлангычы (0;0) була да инде.
5. Нинди график килеп чыкты?
Параметры диаграммы дигән тәрәзә буенча графикларның нинди элементларын форматлап була?
14 слайд.
-
g(x)=x3-4x функциясенең графигын төзергә.
х кыйммәтләрен [-5; 5] аралыгында 1 адымы белән тутыру;(
“автозаполнение” белән башкарырга)
Бу юлы нинди график килеп чыкты?
15 слайд.
-
Нәкъ, щундый юл белән
У=2*x3+x4 функциясенең графигын төзергә.
х кыйммәтләрен [-3; 3] аралыгында 0,5 адымы белән тутыру;(
“автозаполнение” белән башкарырга)
Бу юлы нинди график килеп чыга?
16 слайд.
Укучылар без бу дәрестә нәрсә эшләргә өйрәндек? Бу өйрәнгәннәр сезгә алга таба тормышта кирәк булыр микән?
Актив эшләгән укучыларга билгеләр кую.
17 слайд.
Өйгә эш. Графикларны ясау тәртибен һәм Форматлау эшен өйрәнеп бетерергә.
Өйдә компьютеры булган укучылар алгебра китабыннан бер җөп , бер так һәм җөп
тә так та булмаган функциянең графигын ясап, дискет белән алып килергә.