Flatik.ru

Перейти на главную страницу

Поиск по ключевым словам:

страница 1
Азкомплектлы башлангыч сыйныфларда сынлы сәнгатьтән үткәрелгән ачык дәрес эшкәртмәсе.

Арча муниципаль районы Кушлавыч төп гомумбелем бирү мәктәбенең II категорияле башлангыч сыйныфлар укытучысы Бикчәнтәева Нурзилә Рафаэль кызы.

Тема: Натюрморт нәрсә ул? (I сыйныф)

Рәсем сәнгатендә жанрлар: натюрморт, портрет, пейзаж.

(III сыйныф)

Максат: 1. Укучыларның әйләнә-тирә дөнья турындагы белем-нәрен киңәйтергә; сынлы сәнгать жанрларын өйрәтергә; иҗатның күптөрлелеге һәм мавыктыргыч булуы турында күзаллау булды-рырга; И.И.Шишкин иҗаты белән таныштырырга.

2. Күрү хәтерен, игътибарлылыкны үстерергә.

3.Сынлы сәнгатькә кызыксыну, матурлыкка омтылыш тәрбияләргә.

Укытучы өчен җиһаз: копозицияләр, рәсемнәр, сәяхәт планы, таблица, слайдлар һ.б.

Укучы өчен җиһаз: краска, кисточка, палитра, альбом, карандаш, открыткалар.

Әдәбият: Н.Г.Сергеева “Татар сынлы сәнгате дәресләре”, В.С.Кузин “Изобразительное искусство” 1, 3кл., Л.М.Садкова “Изобр.искусство 3кл. Поурочные планы по учебнику В.С.Кузина”.

Дәрес барышы.


  1. Оештыру.

II. Актуальләштерү.

- Укучылар, безне гаҗәеп бай, матур дөнья әйләндереп алган. Анда терек һәм терек булмаган табигать бар. Кешеләр менә шуларны үз хезмәтләрендә сурәтлиләр. Мондый кешене кем дип атыйбыз? (...)

- Узган дәресләрдә без перспектива, симметрия төшенчәләрен искә төшердек. Әйдәгез, биремнәрне үтик әле. Перспектива законына нигезләнеп көймәләрне урнаштырыйк.(...) Таблицадагы симметри-яле рәсемнәрне атап чыгыйк.(...)

III. Яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыру.

- Укучылар, без бүген рәсем дөньясына зур сәяхәт ясарбыз. Һәр тукталышта рәсем сәнгате белән якыннанрак танышырбыз. Безгә ярдәмгә тизйөрешле машинасы белән Барсик килгән. Машинага утырдык, саклык каешларын беркеттек һәм юлга кузгалдык.

- Менә без I тукталышта. Монда без сынлы сәнгатьнең төрләрен искә алырбыз, жанрларны белербез. Тактадагы рәсемнәргә карап, сынлы сәнгать төрләрен искә төшерик әле. Кайсысы скульптура әсәре? Архитектура кайсы була? Графиканы күрсәтегез. Живопись кайсы рәсем? Молодцы!

- Живопись үзе 3 жанрга бүленә: натюрморт, портрет, пейзаж. (таблица күрсәтелә)

- Сәяхәтне дәвам итеп, натюрморт тукталышына киләбез. Натюрморт – голландиялеләр теленнән тәрҗемә иткәндә – “үле табигать” дигәнне аңлата. Ул тормыш-көнкүреш әйберләре, чәчәкләр, җиләк-җимеш, яшелчәләр һ.б. Ләкин алар үсеп утырган хәлдә түгел, ә өзеп, савытка яки өстәлгә куелган рәвештә. (үрнәкләр күрсәтелә) I сыйныфлар бик тиз арыйлар. Аларны бу тукталышта калдырып торабыз. Натюрморт ясап карагыз әле. Савыт ясар өчен симметрия сызыгыннан файдаланыгыз. Буяганда төсләр кушыл-масын. Эшкә керештек.

- Без алдагы портрет тукталышында. Бу жанр живописьта иң төп жанр. Портрет – ул кеше яки берничә кеше сурәте. Анда кешенең матурлыгын, характерын биреп була. Портретта кеше тулаем яки баш өлеше генә сурәтләнә. Төсләр ярдәмендә кешенең изге яисә явыз ниятле булуын сурәтләргә мөмкин. Укучылар, ягымлы, күңелле хисләрне бирер өчен нинди төс кулланырбыз? (Салкынмы, әллә җылымы?) Ачулы, явыз кешене сурәтләүгә? (...) (үрнәк рәсемнәр күрсәтелә)

- Сәяхәтне дәвам иттерик, алдагы тукталыш пейзаж дип атала. Пейзаж – ул тере табигатьне сурәтләү дигән сүз. Элегрәк ул нинди дә булса күренешнең яки портретның арткы фоны гына булган. Ә 17 нче гасырда пейзаж-картиналар барлыкка килә. Бу жанрны Голландия рәссамнары тудыра. Илләрен Төньяк диңгезе суы басудан куркып, алар дамбалар күтәргәннәр. Художниклар матурлыкны сурәтләп калырга ашыга. Алар диңгез ярларындагы комны, көтүле болыннарны, юлларны, елга янындагы җил тегермәнен рәсемгә төшерәләр. Пейзаж жанрында табигатьнең теләсә-кайсы почмагын сурәтләп була. Шулай ук кеше фантазиясе тудырган пейзаж да була. (үрнәк рәсемнәр күрсәтелә)

- Художникларның хезмәтләре гасырлар буена җыелып, музейларда саклана. Безнең илебез сәнгать әсәрләренә иң бай ил.

- Алдагы тукталыш – Мәскәүнең Павел Михайлович Третьяков галереясы. Андагы кайбер картиналарның композицияләре сезнең алдыгызда. Инде жанрларны белдек. Менә бу картина кайсы жанрга керә? (...)

- Укучылар, менә бу композицияләр Иван Иванович Шишкин картинасыннан. Ул Татарстанның Алабуга шәһәрендә 1832 нче елда туа. Кечкенәдән рәсем ясый. Мәскәү, Санкт-Петербург шәһәрләрендә рәсем сәнгате буенча белем ала. (“Арыш”, “Нарат урманындагы иртә” композицияләренә анализ.) Ул 1898 нче елны рәсем өстәле артында үлеп китә.

- Сәяхәтне дәвам итеп, Санкт-Петербургтагы “Эрмитаж” музеена тукталыйк. Бу илебездә иң бай музей санала. Ә хәзер слайдлардан “Эрмитаж” сурәтләрен карап үтик. (...)

- Шуның белән сәяхәт тәмам, кире класска кайттык. Барсикка зур рәхмәт!



IV. Ныгыту.

- Укучылар, тиздән нинди бәйрәм җитә? (...) Кыш бабай һәм Кар кызын һәркемнең күргәне бар. Алар нинди була, ничек киенә әле? (...) Бүген без Кыш бабай һәм Кар кызының портретын ясарбыз. Һәркем үз образын тудыра. (үрнәкләр күрсәтелә)

- Альбомны горизонталь яки вертикаль куярга мөмкин. Ярдәмче сызыкларны каты басып сызмагыз. Башны овал рәвешендә ясыйбыз. Киемнәр ясалып беткәч, күз, борын, авыз ясала. Аннан буяуга керешәбез. (укучылар мөстәкыйль эшли)

V. Йомгаклау.

(Эшләргә анализ ясала, билге куела)

- Без бүген живописьтагы нинди жанрлар белән таныштык? (...)

- Кайсы музейларга сәяхәт иттек? (...)



- Нинди художникны белдегез? (...)

- Дәрестә актив булуыгыз өчен рәхмәт! Дәрес тәмам. Эш урынын җыештырыйк.

Натюрморт нәрсә ул? (I сыйныф)

Азкомплектлы башлангыч сыйныфларда сынлы сәнгатьтән үткәрелгән ачык дәрес эшкәртмәсе

37.7kb.

14 10 2014
1 стр.


Нәрсә ул бәхет?” ( Сыйныф сәгате)

Укучыларны “Нәрсә ул бәхет?” дигән темага уйланырга мәҗбүр итеп тормышта үз урыннарын табарга ярдәм итү

44.6kb.

13 09 2014
1 стр.


Изображение предметного мира натюрморт. (6 класс)

«натюрморт», представление об особенностях развития жанра и значении натюрморта в истории искусства

109.71kb.

09 09 2014
1 стр.


«Натюрморт. Рисование с натуры предметов в группе» 6 класс

Познакомить учащихся с жанром натюрморт, основами композиции, правилами постановки натюрморта

67.13kb.

09 09 2014
1 стр.


Разработка урока по теме «Натюрморт» педагога дополнительного образования моу «Гимназия №17» г. Королёва Московской области

Методическая разработка урока по теме «Натюрморт» педагога дополнительного образования

97.44kb.

09 09 2014
1 стр.


Программа III сыйныф Программаны төзеде : Камалова Ф. Ф. 2012 2013 уку 3 сыйныф өчен математика

Федераль компонентын раслау турындагы” №1089 приказы белән расланган дәүләт гомуми белем бирү стандарты һәм “Математика буенча башлангыч сыйныфлар (1-4) өчен программа” (Мәскәү, “П

2407.58kb.

07 10 2014
7 стр.


Оештыру моменты. Кереш өлеш. Уку мәсьәләсен кую

Сез санап киткән байлыклардан тыш дөньяда Ходай биргән иң зур байлык – нәрсә икән ул?

128.7kb.

15 10 2014
1 стр.


Пейзаж, портрет, натюрморт

Составители В. М. Журавлева, Л. В. Кубышкина, Т. А. Мосина, А. В. Шеклеин 1992 — 65 с., ил. 11 — Библиотека журнала «Фотография»

726.72kb.

09 09 2014
5 стр.