Flatik.ru

Перейти на главную страницу

Поиск по ключевым словам:

страница 1

3 нче сыйныфта үткәрелгән ачык тәрбия сәгатенең планы.

Үткәрде: Җәләлова Энҗе.Абдулла кызы.
2008 ел.
МАКСАТ: ничек сәламәт булырга ;

ничек авыруларга бирешмәскә;

чыныгу өчен физик күнегүләр үткәрү.
Дәрес барышы.


  1. Оештыру моменты.

  2. Кереш өлеш.

Уку мәсьәләсен кую.
“Иң бай кеше кем?” дисезме,

Ул кеше мин – белегез.

Мактана дип уйласагыз-

Килегез дә күрегез.

Йортыбыз бар. Әти аны

Салды үз кулы белән.

өйрәтте ул, мин дә хәзер

Балта тотарга беләм.

Әти кебек, әнием дә-

Байлыгы безнең өйнең.

Нинди генә хәлләрдә дә

Ул таба белә көйне.

Әбием дә, бабаем да –

Икесе дә исәннәр.

Алар белән яшәү рәхәт-

Ниләр генә дисәң дә.

Сеңлем дә бар, энем дә бар-

Алар да безнең байлык.

Ходай биргән тагын безгә

Ид зур байлык – ул САУЛЫК.




  1. Уку мәсьәләсен чишү.

  • Шигырьдә Ш.Галиев иң бай кеше дип нинди кешене атый?

  • Җаваплар.

  • Сез санап киткән байлыклардан тыш дөньяда Ходай биргән иң зур байлык – нәрсә икән ул?

  • Сәламәтлек.

  • Димәк, бүгенге тәрбия сәгатендә без сезнең белән саулык – сәламәтлек турында сөйләшербез.

У. Әйдәгез, хәзер бер күренеш карап китик әле.

Төлке: Тор, әйдә, нәрсә утырасың?

Нәрсә көтеп торасың?



Шүрәле : Автобус.

Т: Хәрәкәттә бәрәкәт, дип

Әйткән бит синең бабаң.

Саф һаваны сулый – сулый

Барабыз әле туган.

Раз –два, раз-два,

Һаваны иркен сула.

Чү, тукта, карыйк әле,

Болар кая баралар?



1 куян. Иртә белән торабыз, Битебезне юабыз,

Сабын белән юынгач

Бигрәк атур булабыз.

2 куян: Аш алдыннан һәрвакыт

Кулыбызны юабыз,

Чиста итеп, пөхтә булып,

Ашарга утырабыз.



1 к: Кичен аякларыбызны

Сабын белән юабыз.

Юынырга яратабыз,

Без бик чиста торабыз.



2 к: Иртән дә һәм кичен дә

Тешләрне чистартабыз.

Җемелдәп, ялтырап тора

Таза, нык тешләребез.



Бергә: Менә безнең дусларыбыз.

Сабын: Кечкенәмен, ләкин файдам зур

Шуңа да күп дусларым.

Шуам, күбек таратам

Һәр нәрсәне агартам.



Теш шеткасы: Он түгел, үзем ак

Авызыңа куеп бак

Тешне агартам ап-ак итәм.

СӨЛГЕ: Битне, кулны, муенны корытам,

Үзем дә чисталыфкны яратам.



ТАРАК: Тешлим, ләкин яраламыйм,

Шома итәм, юл ясыйм.

Озак юмасаң башың

Белеп тор, мин нык кашыйм.



ТӨЛКЕ: Дусларым, исәнмесез, Хәерле көннәр сезгә!

Менә күрегез, дустымны,

Дәвалау кирәк безгә.

БЕРГӘ: яшәсен йомшак, ап-ак

Сөлге һәм исле сабын.

Яшәсен теш порошогы,

Вак тешле тарак тагын

Кирәк чиста булырга,

Иртә - кич юынырга.



ТӨЛКЕ: Менә күрдеңме, Шүрәле,

Алар кая талпына?

Әйдә, без дә соңга калмыйк, барыйк алар янына.

У. Балалар , хәзер мин сезгә бер уен тәкъдим итәм. Бу уен безнең “РОМАШКА” уены.

1таҗ .(Адел)

- Сәламәтлек – нәрсә ул? Сез аны ничек аңлыйсыз?

-Җаваплар.

- Сәламәтлекне саклау өчен нишләргә кирәк икән? Менә шул хакта хәзер без Аделдән белербез. (1 таҗ яфрагы).

-Таза - сау булу өчен шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәргә кирәк.

Әйдәгез, бергәләп кагыйдәләр белән танышыйк. (Тактаны ачу)

Исегездә тотыгыз:


  1. Пычрак кулда микроблар була. Ашар алдыннан, урамнан кергәч кулыгызны сабынлап юыгыз һәм чиста тастымалга сөртегез.

  2. Кайнаган су гына эчегез. Су эчкәнче стаканны чайкагыз.

  3. Ашар алдыннан яшелчә һәи җиләк – җимешләрне яхшылап юыгыз, кайнар су йөгертегез.

  4. Пычрак елгада, инештә коенмагыз. Коенганда авызыгызга су кермәсен.

  5. Икмәк һәм ашамлык әйберләрен чиста тастымалга яки чиста кәгазьгә төреп, полиэтилен пакетка салып йөртегез.

  6. Ашамлыкларны чебеннәрдән саклагыз.

2 таҗ. (Линар таныштыра).

- Төрле авырулардан саклану өчен нишләргә? Чир- сырхауларны булдырмас өчен нишләргә?

Төрле авырулардан саклану өчен чыныгырга кирәк. Нәрсә соң ул чыныгу?

- Җаваплар.

Әйе, чыныгу ул сәламәтлекне ныгыту дигән сүз. Чыныккан – чирен еккан дип халык белеп өйтә. Икенче яктан, чыныгу- физик көчне үстерү, спорт белән шөгыльләнеп , тазалыкны арттыру.

3 нче таҗ .( Гөлсылу)

Сез спортның хоккей, футбол, волейбол, баскетбол, нәфис гимнастика, иртәнге гимнастиканы яратасыз дир . Шуларның кайсысы белән көн саен шөгыльләнеп була?



  • Иртәнге гимнастика.( Гөлсылу таныштыра)

  • Дөрес әйттегез, иртән йокыдан торгач тән язылсын өчен күнегүләр ясарга кирәк. Мәктәпкә килгәч без бу күнегүләрне дәвам итәбез. Көн саен иртән класста күнегүләр ясыйбыз. Дәрестә дә, ял итү минутлары уздырабыз, бу күнегүләрне кабатлыйбыз, шулай бит? Иртәнге гимнастиканың сәламәтлек өчен файдасы бик зур. Француз язучысы Альфред Мюссе бу хакта болай дигән:” Физик күнегүләр бик күп даруларны алыштырырга мөмкин, әмма дөньядагы бер генә дару да физик күнегүләрне алыштыра алмый”.

Хәзер бергәләп иртәнге зарядка күнегүләрен искә төшереп алыйк әле. (музыкага кушылып 5-6 күнегү ясыйлар).

4 нче таҗ .( Азамат таныштыра)

- Сез тазалык – саулык , сәламәтлек турында нинди әйтем яки мәкальләр беләсез?

- Сәламәтлекне саклыйсың килсә, һәр эшеңдә сак бул(Ризаэддин Фәхретдин. мәгърифәтче);

- Мин белгән бердәнбер матурлык – ул саулык(Генрих Һейне, немец язучысы);

Сәламәт кеше – табигатьнең иң кыйммәтле җимеше ( Томас Карлейль, инглиз акыл иясе);


  • Ходай сакланганны саклармын дигән;

  • Байлык – бер айлык, саулык– гомерлек;

  • Саф һавада – тәнгә дәва;

  • Сәламәтлек – җәүһәр , ләкин тиз югала;

  • Саулыкны сатып алып булмый.

Укучылар, әлеге мәкаль һәм әйтемнәрнең эчтәлегеннән күренгәнчә, һәркемнең бәхеткә хакы бар. Сәламәтлек бәхеткә тиң сүз. Шулай булгач сезнең тазалыгыгыз– саулыгыгыз үз кулыгызда.

5 нче таҗ . (Риназ таныштыра).

Гаилә елы – 2008 ел.

6 нчы таҗ . (Айгөл таныштыра).

Хәйрия елы – 2007 ел.

7 нче таҗ. (Равил)

Үсү һәм камилләшү өчен организм төрле ризык таләп итә. Нинди кагыйдәләр үтәргә кирәк?

8 нче таҗ. (Әлинә).

Начар гадәтләрдән ничек сакланырга?
Без өйрәнгән капгыйдәләрне, киңәшләрне тотсагыз, авырмыйча, таза- сау яшәрсез.

Магнитофон тасмасыннын Резедә Төхфәтуллина башкаруында “Иң зур бәхет” җыры яңгырый (4 нче куплет)



  1. Йомгаклау.

  • Балалар, әйтегез әле, сау –сәламәт кеше һәрчак нинди булырга тиеш?

  • Мөлаем, шат, көләч йөзле.

  • Әйе, бар җирең таза – сау булганда гына көләсе, елмаясы килә. Көлү гомерне озынайта, дигәннәр борынгылар.

Көлү бит ул гөнаһ түгел,

Сау – сәламәт , таза була

Шаярган , көлгән кеше;

Көлеп эче авыртса да,

Авыртмый бүтән төше!

Көлегез, көлегез,

Файдасы күп, белегез!

дип яза якташыбыз Шәүкәт Галиев үзенең шигырендә.

Укытучы сәнгатьле итеп шигырь юлларын сөйли.

Һәр иртәдә елмаеп

Серләр бүлешик әле...

Авырмыйк, таза булыйк,

Һәрнәрсәдән кызык табып,

Әйдә, көлешик әле!

Туачак таңнарыбызның һәр иртәсе елмаюдан гына башлансын иде дигән теләктә калыйк.


  1. Өйгә эш.

“Озак яшәүнең сере” дигән темага инша язарга.
Исегездә тотыгыз:

  1. Пычрак кулда микроблар була. Ашар алдыннан, урамнан кергәч кулыгызны сабынлап юыгыз һәм чиста тастымалга сөртегез.

  2. Кайнаган су гына эчегез. Су эчкәнче стаканны чайкагыз.

  3. Ашар алдыннан яшелчә һәи җиләк – җимешләрне яхшылап юыгыз, кайнар су йөгертегез.

  4. Пычрак елгада, инештә коенмагыз. Коенганда авызыгызга су кермәсен.

  5. Икмәк һәм ашамлык әйберләрен чиста тастымалга яки чиста кәгазьгә төреп, полиэтилен пакетка салып йөртегез.

  6. Ашамлыкларны чебеннәрдән саклагыз.

Чыныгу ул сәламәтлекне ныгыту дигән сүз. “Чыныккан – чирен еккан” - дип халык белеп әйтә. Икенче яктан, чыныгу- физик көчне үстерү, спорт белән шөгыльләнеп , тазалыкны арттыру.

Чыныгырга керешкәнче , берничә кагыйдәне исеңдә тотарга кирәк.


  1. Һава җылы чакта, һава һәм кояш ванналарын алырга мөмкин булганда чыныга башла. Су процедураларын елгада, күлдә коенганда башлап җибәр.

  2. Урман сукмагыннан , ком, йомшак үлән, чуерташ өстеннән яланаяк йөре.

  3. Чыныктыру процедуралары башта озын булмаска тиеш.

  4. Коену, сөртенү, душ керү һәм аяк ванналары алу өчен суның температурасын, акрынлап, өч көн саен 1-2 С түбәнәйтә барырга кирәк.

  5. Су процедураларыннан соң тәнеңне, алсуланып чыкканчы, коры сөлге белән ышкы.

  6. Чыныга башлыйсың икән, моны һәр көнне эшлә. Әгәр 1-2 атна өзеклек булса, барысын да яңадан башларга кирәк.

  7. Чыныгу процедураларын фәкать сәламәт булганда гына башла.

  8. Коенганда калтырау алса, туңсаң, кичекмәстән судан чык, сөлге белән ышкын, коры киемнәр ки, бераз йөгереп ал.

Иртәнге гимнастика.

  • Иртән йокыдан торгач тән язылсын өчен күнегүләр ясарга кирәк. Дәрестә дә, ял итү минутлары уздырып, бу күнегүләрне кабатлыйбыз. Иртәнге гимнастиканың сәламәтлек өчен файдасы бик зур. Француз язучысы Альфред Мюссе бу хакта болай дигән:” Физик күнегүләр бик күп даруларны алыштырырга мөмкин, әмма дөньядагы бер генә дару да физик күнегүләрне алыштыра алмый”.

Хәзер бергәләп иртәнге зарядка күнегүләрен искә төшереп алыйк әле.( физзарядка ясатыла).

Ә, хәзер кагыйдәләр белән танышыйк әле.

1. Иртәнге гимнастиканы урамда (ишегалдында, паркта, бакчада) яисә җилләтелгән бинада ясау әйбәт.

2. Зарядка өчен иң уңайлы спорт киеме – трусик белән майка яисә, сезонга карап, саф һавада шөгылъләнү өчен спорт костюмы.

3. Зарядкага 8-9 күнегү керт һәр күнегүне 6-10 тапкыр кабатла. Азрак кабатлаган очракта зарядканың файдасы юк.

4. иелүне уң һәм сул якка таба эшлә, селтәнү һәм киерелү хәрәкәтләрен сул һәм уң ачк белән яса.

5. Дөрес итеп суларга онытма. Иркен итеп, борын аша сула. Кулларны ян – якка җәйгәндә, күтәргәндә, бөккәндә сулыш ал, иелгәндә һәм чүгәләгәндә сулышыңны кире чыгар.

6. Күнегүләрне предметлардан башка да, предметлар белән дә яса.

7. Зарядканы дәртле, ритмлы музыка астында ясау яхшы, ләкин музыка көчле булмаска тиеш.

8. Зарядкадан соң душ керү, җылы су белән коенү яисә башта дымлы сөлге, ә аннары корысы белән ышкыну.

Сәламәтлек турында мәкальләр.

- Сәламәтлекне саклыйсың килсә, һәр эшеңдә сак бул(Ризаэддин Фәхретдин. мәгърифәтче);

- Мин белгән бердәнбер матурлык – ул саулык(Генрих Һейне, немец язучысы);

Сәламәт кеше – табигатьнең иң кыйммәтле җимеше ( Томас Карлейль, инглиз акыл иясе);



  • Ходай сакланганны саклармын дигән;

  • Байлык – бер айлык, саулык– гомерлек;

  • Саф һавада – тәнгә дәва;

  • Сәламәтлек – җәүһәр , ләкин тиз югала;

  • Саулыкны сатып алып булмый.

“Иң бай кеше кем?” дисезме,

Ул кеше мин – белегез.

Мактана дип уйласагыз-

Килегез дә күрегез.

Йортыбыз бар. Әти аны

Салды үз кулы белән.

өйрәтте ул, мин дә хәзер

Балта тотарга беләм.

Әти кебек, әнием дә-

Байлыгы безнең өйнең.

Нинди генә хәлләрдә дә

Ул таба белә көйне.

Әбием дә, бабаем да –

Икесе дә исәннәр.

Алар белән яшәү рәхәт-

Ниләр генә дисәң дә.

Сеңлем дә бар, энем дә бар-

Алар да безнең байлык.

Ходай биргән тагын безгә

Иң зур байлык – ул САУЛЫК.

( Ш.Галиев).

Көлү бит ул гөнаһ түгел,

Сау – сәламәт , таза була

Шаярган , көлгән кеше;

Көлеп эче авыртса да,

Авыртмый бүтән төше!

Көлегез, көлегез,

Файдасы күп, белегез!

(Ш.Галиев).


Һәр иртәдә елмаеп

Серләр бүлешик әле...

Авырмыйк, таза булыйк,

Һәрнәрсәдән кызык табып,

Әйдә, көлешик әле!


Президент Минтимер Шәрип улы Шәймиев Указы белән 2007 ел Татарстанда “Хәйрия елы” дип игълан ителгән иде. Бу – шәфкатьлелек, мәрхәмәтлелек гамәлләрен аңлата. Бу акциядә без дә катнаштык. Үзебезнең Буа районындагы ятим балалар йорты өчен киемнәр тапшырдык, мәдәният йортында “Хәйрия концерты» да булды.

Үзебезнең авыл егете Зәкәрия абый Закировны да атап үтмичә булмый. Ул авылыбыхның изге йорты мәчетебезне бтк тә матурайтты, зиярәт янын да матур итеп тимер рәшәткәләр белән тоттырды. Изге эшләрдә катнашып, ятимнәргә ярдәм итеп, әти-әниләргә, туганнарга, картларга, иптәшләребезгә мәрхәмәтле булыйк.

Теткәләнә, туза бик тиз.

Мишень бит безнең йөрәк.

Тузмас иде, бер-беребезгә

Булсак мәрхәмәтлерәк.

Җирдә күпме кешеләргә

Кирәк таяныч, терәк.

Мәрхәмәтебез белән без

Булыйк мәһабәтерәк.

“Гаилә” сүзен сез ничек аңлыйсыз?

Гаилә - ул әти-әни, әби-бабай, абый-апа, эне-сеңел, туганнар. Мондый гаиләләр тулы гаилә дип санала һәм анда һәр кеше үзен бәхетле тоя, һәрьяклап тәрбия ала, аның сәләтләре ачыла, үсә.

Казан Кремлендә Президент Минтимер Шәрип улы Шәймиев рәислегендә Хәйрия эшчәнлеге буенча республика советы утырышы үтте. Анда узган Хәйрия елына йомгак ясадылар.

2008 нче ел Россиядә Гаилә елы дип игълан итте.

Безнең халык гомер – гомергә кеше хәленә керә торган булды һәм хәзер дә шулай кала. Иң мөһиме - матди мөмкинлек түгел, ә ярдәм итәргә теләк, омтылыш булу. Хәйрия елы- без гамәлгә ашыраылырның башы гына дип саныйк , - диди М.Шәймиев. Хәйриягә кагылышлы изге гамәлләребез дәвам итәчәк әле.

Кремльдәге утырышта татарстандагы Гаилә елының логотибы да расланда. Кеше тормышында иң мөһиме: йорт салу, агач үстерү һәм балалар үстерү. Шуңа күрә логотип итеп бәхетле гаилә - кулга – кул тотышкан әти-әни, кыз һәм малай сурәтләретешерелгән рәсем расланды. Арткы планда йорт, кояш һәм агач күренә.


  • Хәйрия елының логотибы нинди иде соң?.

Сәламәтлекне саклау өчен нишләргә кирәк?


Төрле авырулардан саклану өчен нишләргә?
Сез спортның хоккей, футбол, волейбол, баскетбол, нәфис гимнастика, иртәнге гимнастиканы яратасыз дир. Шуларның кайсысы белән көн саен шөгыльләнеп була?
Тазалык – саулык , сәламәтлек турында нинди мәкальләр беләсез?
Хәйрия елы – 2007 ел.
Гаилә елы- 2008 ел .
Үсү һәм камилләшү өчен организм төрле ризык таләп итә. Нинди кагыйдәләр үтәргә кирәк?
Начар гадәтләрдән ничек сакланырга?

Аз хәрәкәтләнү сәламәтлек өчен зарарлы. Шуның өчен нәрсәләр эшләргә кирәк?


Шуңа күрә күбрәк хәрәкәтләнергә кирәк. Иртән зарядка эшлә. Күбрәк саф һавада хәрәкәтле уеннар уйна. Физик хезмәт, физкультура белн шөгыльлән. Әгәр мөмкинлек булса, бссейнга йөр. Чаңгыда шуу, йөзү, спорт уеннарының балалар һәм өлкәннәр сәламәтлеге өчен файдасын бөтен дөнья таныды.

Начар гадәтләр.

Тәмәке тарту, спиртлы эчемлекләр һәм наркотиклар куллану – иң начар, зарарлы гадәтләр.

Тәмәке тарту үпкәләр өчен, алай гына да түгел, бөтен оргнизм өчен бик зарарлы. Тәмәке тарта башлаган бала начар үсә, эшләгәндә тиз арый, белемне начар үзләштерә, еш авырый. Болар барысы да тәмәке төтенендә куркыныч агу – никотин һәм күп кенә башка зарарлы матдәләрдән булудан килә. Тәмәке тартмый торган кешенең үпкәсе алсу төстә, ә тәмәке тартучының үпкәсе зарарлы матдәләрдән соры төстә була. Галимнәр һәр тартылан сигареттан кешенең гомере 15 минутка кыскаруын исәпләп чыгарганнар.

Спиртлы эчемлекләрне авызыңа да алма!

Спиртлы эчемлекләрдә була торган спирт (алкого ль) , чамадан тыш кулланганда, ашказаны һәм башка органнар авыруларын китереп чыгара, бөтен организмның эшчәнлеген боза. Исерткеч эчемлекләр эчү балалар өчен бигрәк тә куркынычлы. Хәтта берничә йотым алкоголь бала органимын көчле агуларга мөмкин.



Наркотикларга якын да килмә!

Наркотиклар – кеше организмына үтергеч тәэсир итә торган үзенә бер төрле матдәләр алар. Наркотикны бер яки ике тапкыр кулланган кеше, аңа күнегә һәм аннан башка яши алмый башлый. Андый кешедә наркомания дигән, дәвалап булмый торган куркынычлы авыру барлыкка килә. Наркотик минең бөтен организмның эшләвен боза, һәм ахыр чиктә кеше үлә. Наркотикларны тарату – зур җинаять, аның өчен каты җәзага тарталар.

Оештыру моменты. Кереш өлеш. Уку мәсьәләсен кую

Сез санап киткән байлыклардан тыш дөньяда Ходай биргән иң зур байлык – нәрсә икән ул?

128.7kb.

15 10 2014
1 стр.


Дәреснең барышы I. Уку мәсьәләсен кую

Максат: сабыр булуның кеше яшәешендә иң күркәм сыйфатларның берсе булуга төшендерү

162.48kb.

13 10 2014
1 стр.


Татар Мөшегесе урта мәктәбенең 2008 – 2009 уку елына тәрбия эше планы

Мәктәп укучылар Думасы эшен оештыру, һәр укучыда алынган эшкә карата иҗадилык һәм җаваплылык хисләре булдыру

84.7kb.

14 12 2014
1 стр.


Уку елына максат һәм бурычлар. 2008-2009 уку елындагы укыту-тәрбия эшенә анализ

На второй ступени: в 7-х, 9-х классах на четверти

55.34kb.

25 12 2014
1 стр.


Буа районы Иске Суыксу урта мәктәбе китапханәсенең 2011/12 уку елы өчен еллык эш планы

Уку Һәм тәрбия процессында китап укучыларны яңа информацион алымнар белән тәэмин итү

178.29kb.

08 10 2014
1 стр.


Рабочая программа по «татарской литературе» для 2 класса

Уку тизлеге — укучыларның яхшы укуына шарт булып торган иң мөһим фактор. Уку процессында оператив хәтер һәм тотрыклы игътибар үсеш ала, баланың акыл хезмә-тенә сәләте исә шушы ике

353.2kb.

12 10 2014
1 стр.


Аңлатма язуы

Уку күнекмәсе — укучыларның яхшы укуына шарт булып торган иң мөһим фактор, киләчәктә төпле белем алуларына нигез. Уку процессында оператив хәтер һәм тотрыклы игътибар үсеш ала, ба

294.86kb.

16 12 2014
1 стр.


Кабул итү кагыйдәЛӘРЕ

Кагыйдәләре туры килүче бюджет средстволарына, юридик һәм физик затлар белән түләүле уку килешүләре буенча урта һөнәри белем учреждениеләрендә төп белем программалары буенча уку өч

80.93kb.

25 12 2014
1 стр.