Flatik.ru

Перейти на главную страницу

Поиск по ключевым словам:

страница 1
“РАСЛЫЙМ”

Ф.З.Яруллин исемендәге ӘМК директоры

__________________Г.В.Еремеева

“______” _______________2011 ел


2012 нче елда Әлмәт музыка көллиятенә

КАБУЛ ИТҮ КАГЫЙДӘЛӘРЕ

(Россия фән һәм мәгариф министрлыгының 2009 нчы елның 15 гыйнвареннән

4 нче номерлы приказына туры килеп

үзгәртүләр һәм өстәмәләр кертеп)




  1. Гомуми нигезләмәләр

2009 нчы елның 15 гыйнварендә Россия Федерациясенең фән һәм мәгариф министрлыгы приказы белән расланган “2012/13 уку елына урта һөнәри белем бирү дәүләт учреждениеләренә гражданнарны укырга алу тәртибе”нә туры килгән гамәлдәге кабул итү Кагыйдәләре туры килүче бюджет средстволарына, юридик һәм физик затлар белән түләүле уку килешүләре буенча урта һөнәри белем учреждениеләрендә төп белем программалары буенча уку өчен Ф.З.Яруллин исемендәге Әлмәт музыка көллиятенә укырга кабул итүне регламентлаштыра.

  1. Документларны кабул итү.

    1. Ф.З.Яруллин исемендәге Әлмәт музыка көллиятенә Россия Федерациясе гражданы булган һәм булмаган, даими тору урыны булган затлар кабул ителә.

    2. Беренче курска төп гомуми белем (9 сыйныф) һәм урта гомуми белем (11 сыйныф) турындагы дәүләт үрнәгендәге документы, башлангыч музыка белеме турындагы (балалар музыка яки сәнгать мәктәбен тәмамлаучылар өчен) таныклары булган затлар кабул ителә.

“Вокал сәнгате”, “Социаль-мәдәният эшчәнлеге”,

“Тынлы һәм бәрмә оркестр уен кораллары” бүлекләренә

музыка белеме булмаган абитуриентлар кабул ителә.


    1. Ф.З.Яруллин ис.Әлмәт музыка көллиятенең беренче курсына кабул итү турындагы гаризага өстәп укырга керүчеләр шәхесне һәм гражданлыкны раслаучы оргинал яисә аның ксерокопиясен, белем турындагы дәүләт үрнәгендәге документларның оригиналын һәм 3*4 фотосурәт ......................

Россия Федерациясе һәм гамәлдәге Кагыйдәләр буенча каралган лготаларга дәгъвә итучеләр башка документлар китерәләр. Кабул итү комиссиясе укырга керүчеләрне һәм аларның ата-аналарын укыту эшчәнлегенә лицензия, дәүләк аккредитациясе турындагы таныклык һәм урта һөнәри белем бирү учреждениесе Уставы белән таныштыра.Танышу факты турында укырга керүче гаризага үз имзасын куя. Шулай ук укырга керүче әлеге дәрәҗәдәге һәнәри белемне беренче тапкыр алуы турында үз имзасын куя.

    1. ӘМК укырга кергәндә бирелә торган документлар.

Беренче курса укырга керүчеләр гамәлдәге кагыйдәнең 3,4 пуктларында күрсәтелгән документлардан тыш, ИНН копиясен, иминлекне саклау таныклыгы копиясен, теркәлү таныклыгының (ир балалар өчен) копиясен, медицина полисын, прививкалар сертификатын, яшәү урыныннан белешмә, 2011 яисә 2012 елдагы бердәм дәүләт имтиханнары нәтиҗәләре турындагы таныклыкның төп нөхсәсен яисә чын икәнлеге күрсәтелгән копиясен китерәләр.

Әгәр бердәм дәүләт имтиханнары нәтиҗәләре турындагы таныклыкны вакытында тәкъдим итә алмаса, гаризада шул турыда кирәкле графага яза һәм сәбәбен күрсәтә.



    1. Абитуриент башта сайлага юнәлешне (һәнәрне) гаризалар кабул итү вакытында һәм Кабул итү комиссиясе күрсәткән вакыт аралыгында үзгәртә ала. Үзгәртүләр абитуриент үзе булганда гына үткәрелә һәм аның үз имзасы белән беркетелә.

    2. БДИ турындагы таныклыгы булмаган урта гомуми белемле (11 сыйныфны тәмамлаучылар) укырга керүчеләр Россия Федерациясенең фән һәм мәгариф министрлыгы тарафыннан расланган БДИ үткәрү турындагы Тәртипкә туры килеп икенче дулкын белән БДИ бирү өчен теркәлергә тиешләр.

    3. Укырга керүчеләр документларын почта аша да җибәрергә хокуклы. Почта аша җибәргән очракта, укырга керүче укырга керү турындагы гариза янына шәхесне раслаучы, гражданлыкны раслаучы документларның копиясен, белем турындагы дәүләт үрнәгендәге документның чын икәнлеге күрсәтелгән копиясен, БДИ нәтиҗәләре турындагы таныклыкның чын икәнлеге күрсәтелгән копиясен һәм гамәлдәге Кагыйдәләрдә күрсәтелгән башка документлар җибәрә. Документлар почта элемтәсе операторы аша заказлы хат, хәбәр итү хаты һәм документлар исемлеге белән җибәрелә.

Почта аша җибәрелгән документлар гамәлдәге Кагыйдәләрнең 6 нчы пунктында күрсәтелгән вакыттан соңга калмыйча Ф.З.Яруллин ис.ӘМКнең Кабул итү комиссиясе тарафыннан кабул ителә.

    1. Белем турындагы документларның копиясен яисә БДИ нәтиҗәләре турындагы таныклыкның копиясен тапшырган укырга керүчеләр керү имтиханнары тәмамлангач 7 көн эчендә шул документларных төп нөхсәсен китерегә тиешләр. Гамәлдәге Кагыйдәләрдә күрсәтелгән вакытка документларының төп нөхсәсен тапшырмаган затлар укырга керүдән баш тарткан дип исәпләнә.

    2. Максатчан урыннарга укыргы керүчеләр белем турындагы һәм БДИ нәтиҗәләре турындагы дәүләт үрнәгендәге документларның төп нөхсәсен китерәләр.

    3. Медико-социаль экспертиза федераль учреждениесе буенча музыка көллиятендә уку каршы каралмаган инвалид балалар, 1 яисә 2 группа инвалидлар Ф.Яруллин исемендәге ӘМКнә ташламалар нигезендә ( конкурссыз) кабул ителәләр.

    4. Гаризаларны һәм документларны кабул итү 2012 нче елның 4 июнендә башлана һәм 2012 нче елның 25 июнендә тәмамлана.



  1. Ф.З.Яруллин исемендәге Әлмәт музыка көллиятендәге һөнәрләр.

Әлмәт музыка көллиятенә түбәндәге һөнәрләр буенча студентлар кабул ителә:

073101 Инструменталь башкару

3.1. Фортепиано

3.2. Кыллы-сызгычлы оркестр уен кораллары: скрипка, альт, виолончель, контрабас.

3.3. Тынлы һәм бәрмә оркестр уен кораллары: флейта, гобой, кларнет, фагот, валторна, труба, тромбон, туба, саксофон.

3.4. Халык уен кораллары: баян, аккордеон, домра, балалайка, гитара.

3.5. 073401 Вокал сәнгате.

3.6. 073 502 Хор белән дирижерлык итү.

3.7. 073002 Музыка теориясе.

3.8. 071 801 Социаль-мәдәният эшчәнлек (һөнәрләр: инструменталь иҗат һәм хор иҗаты).

3.9. 071 501 Халык сәнгате иҗаты.

3.10. 070 214 Эстрада музыкасы сәнгате.



4.Укырга керү сынаулары

4.1. Ф.З.Яруллин исемендәге ӘМКнә укырга керү сынаулары түбәндәге гомумбелем предметлары буенча үткәрелә: рус теле һәм әдәбияты.

Урта (тулы) гомуми белемле абитуриентларга (11нче сыйныфны тәмамлаучылар) рус теле һәм әдәбияты буенча 2011нче ел яисә 2012 нче елгы БДИ нәтиҗәләре куела. Теләкләре булган кешеләргә рус теле татар теле белән алыштырылырга мөмкин. Бу очракта абитуриент 2011нче елгы БРИ нәтиҗәләрен бирергә тиеш. Төп гомуми белемле абитуриентлар (9нчы сыйныфны тәмамлаучылар) үз теләкләре белән сайлап русча яисә татарча диктант язалар, яисә рус әдәбияты буенча тест үтәләр.

4.2. Гомумбелем предметлары буенча керү имтиханнарыннан тыш абитуриентлар Мәдәният министрлыгы билгеләгән өстәмә иҗади сынаулар үтәргә тиеш: махсус һөнәр, сольфеджио, фортепиано, музыка әдәбияты.

4.2.1. Махсус һөнәр буенча имтиханда (3.1.-3.6. пуктларда күрсәтелгән һәнәрләр өчен) абитуриент концерт программасын уйный ( полифоник әсәр, зур күләмле әсәр, пҗеса яисә төрле характердагы ике пҗеса). Вокал бүлегенә керүчеләр төрле характердагы ике җыр башкаралар ( а сареllо). Социалҗ-мәдәният эшчәнлек бүлегенә керүчеләр махсус һөнәр буенча имтиханны әңгәмә рәвешендә үтәләр.

4.2.2. Сольфеджио буенча имтиханны барлык абитуриентлар да бирәләр. Имтихан язмача (диктант, ишетү анализы) һәм телдән (сольфеджирование) бирәләр.

4.2.3. “Музыка теориясе”нә укырга керүчеләр фортепиано (программа уйнау) һәм музыка әдәбияты ( билетларга җавап) буенча өстәмә имтихан бирәләр.

4.3. Абитуриент өстәмә итиханнарны рус яисә татар телендә бирергә хокуклы.

4.4. Республика, бөтенроссия, халыкара конкурслар лауреатлары көллияткә өстәмә имтиханнарсыз кабул ителәләр.

4.5. Керү сынаулары нәтиҗәләре буенча укырга керүче бер тәүлек эчендә апелляцион комиссиягә кабул итү тәртипләрен бозу очраклары турында яисә нәтиҗәләр белән риза булмавы турында Кабул итү комиссиясе рәисе исеменә апелляцион гариза язарга хокуклы. Апелляцияне тикшерү тәртибен Ф.З.Яруллин ис. ӘМКнең апелляция турындагы Нигезләмәсе билгели.

Укырга керүчеләр, БДИ тапшыручылар Татарстан Республикасының конфликт комиссиясенә язмача апелляция бирергә хокуклы. Апелляция бирү һәм тикшерү тәртибен Татарстан фән һәм мәгариф министрлыгы тарафыннан билгеләнгән БДИ тапшыру Нигезләмәсе һәм конфликт комиссиясе Нигезләмәсе билгели.

Әлмәт музыка көллияте апелляция комиссиясе БДИ үткәрү һәм БДИ нәтиҗәләре буенча апелляция кабул итәргә хокуксыз.

4.6. Укырга керүче биргән БДИда катнашу һәм БДИ нәтиҗәләре турындагы белешмәләрнең дөреслеген Татарстан Республикасының белешмәләр базасы белән берлектә Ф.З.Яруллин исемендәге ӘМКнең Кабул итү комиссиясе тикшерә.

4.7. Керү сынаулары 5 баллы шкала белән үлчәнә.



5. Ф.З.Яруллин исемендәге Әлмәт музыка көллиятенә

конкурс оештыру.
Ф.З.Яруллин исемендәге Әлмәт музыка көллиятенә конкурс документларның төп нөхсәсен билгеләнгән вакытка тапшырган һәм сынау имтиханнарын уңай билгегә биргән абитуриентлар арасында үткәрелә. Укырга керү сынауларының нәтиҗәләре Фән һәм мәгариф өлкәсендә күзәтү хезмәте билгеләгән канәгатьләнерлек билгеләреннән түбәнрәк булмаска тиеш.

5.2. Конкурслы дисциплиналар буенча алган керү баллы БДИ нәтиҗәләре һәм Ф.З.Яруллин исемендәге ӘМКдә үткәрелүче өстәмә иҗади сынау имтиханнары нәтиҗәләре буенча билгеләнә.

5.4. Кабул итү комиссиясе билгеләгән максатчан урыннарга аерым конкурс оештырыла. Максатчан урыннарның саны документлар кабул итү барышында, керү имтиханнары вакытында үзгәрергә мөмкин.

Максатчан урыннарга конкурстан үтә алмаган затлар гомуми конкурста катнаша алалар.

Керү сынаулары узгач калган вакантлы максатчан урыннар гомуми конкурста катнашкан затларга тәкъдим ителә.

5.5. Бюджет урыннарына имтиханнарны уңышлы биреп, ләкин конкурстан үтмәүчеләр юридик һәм физик затлар өчен каралаган түләүле уку конкурсында катнаша алалар.



6.Ф.З.Яруллин исемендәге Әлмәт музыка көллиятенә кабул итү.

Ф.З.Яруллин исемендәге ӘМКнә кабул итү гамәлдәге хокукнамә һәм Ф.З.Яруллин исемендәге ӘМКнә укырга кабул итү тәртибе Нигезләмәсенә туры килеп, сынау имтиханнары нәтиҗәләре буенча конкурстан тыш һәм өстенлекле кабул итү хокукларын исәпкә алып 2012нче елның 8нче июленнән соңга калмыйча үткәрелә.

6.2. Керү сынаулары тәмамлангач, Кабул итү комиссиясенең стендында төрле конкурс шартларында кабул ителәчәк затларның фамилияләре билгеләнә, җыйган баллары күрсәтелә.

6.3. Берьюлы ике төп һөнәр буенча белем алырга (бер яисә төрле уку йортларында) керүчеләр белем турындагы дәүләт үрнәгендәге документның төп нөхсәсен һәм БДИ нәтиҗәләре турындагы таныклыкны студент булып укырга үзе теләгән һөнәргә тапшыра.Тыңлаучы булып укырга керергә теләгән һөнәргә документларның чынлыгы расланган копиясен тапшыра.

6.4.Тыңлаучылар түләүле уку урыннарына алыналар.

6.5. Белем алуның бер төренә гариза тапшыручылар конкурстан үтә алмаган очракта конкурста катнашып белем алуның икенче төренә керә алалар.

6.6. Бюджет урыннарына укырга алу түбәндәге эзлеклелектә башкарыла:

-сынаусыз укырга керү хокукына ия булучы затлар ( региональ, бөтенроссия, халкара конкурсларда җиңүчеләр);

-керү сынауларын уңышлы үтүчеләр һәм конкурстан тыш укырга керергә хокуклы затлар ( медико-социаль экспертиза федераль учреждениесе заключениесе белән Ф.З.Яруллин ис. ӘМКдә уку каршы килми дип тапкан ятим балалар, ата-анасыз калган балалар, инвалид балалар);

- укырга керүнең өстенлекле хокукларын исәптә тотып керү сынауларын уңышлы үткән затлар.



7. Башка төрле белешмәләр

7.1.Ф.З.Яруллин исемендәге Әлмәт музыка көллиятенә укырга керүчеләр өчен информация Ф.З.Яруллин исемендәге Әлмәт музыка көллиятенең официаль сайтында, Мәдәният министлыгының официаль сайтында һәм ӘМКнең Кабул итү комиссиясе сайтында урнаштырыла.



7.2. Ф.З.Яруллин исемендәге Әлмәт музыка көллиятенә укырга керү белән бәйле башка мәсьәләләр РФ хокукнамәсенә, РФнең Фән һәм мәгариф министрлыгының норматив документларына туры килеп көллиятнең Кабул итү комиссиясе тарафыннан чишелә.

7.3. Гамәлдәге кагыйдәләргә билгеләнгән тәртип буенча үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертелергә мөмкин.

Кабул итү кагыйдәЛӘРЕ

Кагыйдәләре туры килүче бюджет средстволарына, юридик һәм физик затлар белән түләүле уку килешүләре буенча урта һөнәри белем учреждениеләрендә төп белем программалары буенча уку өч

80.93kb.

25 12 2014
1 стр.


Рус әкиятләрен татар теленә тәрҗемә итү үзенчәлекләре

Нәкъ менә шуңа күрә әкиятләрне тәрҗемә итү проблемасы һәрвакыт әһәмиятле булачак. Әкиятләрне тәрҗемә итү – тәрҗемәнең аеруча катлаулы өлеше

54.87kb.

15 10 2014
1 стр.


Татар теленнән кабул итү имтиханнары программасы

М. Е. Евсевьев исемендәге педагогия институның татар филологиясе группасына киләләр. Татар филологиясе группасында барлык төр мәктәпләр өчен рус теле һәм әдәбияты, татар теле һәм ә

143.19kb.

12 10 2014
1 стр.


«Серле язу» түгәрәгенең 1 нче баскычы өчен календарь-тематик план

Түгәрәкнең предметы, эчтәлеге турында аңлату. Техника кукынычсызлыгы, гигиена кагыйдәләре белән таныштыру. Инструктаж үткәрү

155.05kb.

10 10 2014
1 стр.


Средняя Азия в xvi—xix вв

Ферганы Захир ад-Дином Мухаммедом Бабуром, будущим основателем династии Великих Моголов в Индии, который, захватив в 1504 г. Кабул, вплоть до 1512 г тщетно пытался вернуть Бухару и

492.4kb.

15 12 2014
5 стр.


-

Бо ќатъномаи 2200 а (ХХI) Ассамблеяи Генералӣ 16 декабри соли 1966 ќабул шудааст ва љињати имзо, тасвиб ва њамроњ шудан боз аст. Мутобиќи моддаи 49 аз 23 марти соли 1976 эътибор па

907.22kb.

23 09 2014
1 стр.


Нәрсә ул бәхет?” ( Сыйныф сәгате)

Укучыларны “Нәрсә ул бәхет?” дигән темага уйланырга мәҗбүр итеп тормышта үз урыннарын табарга ярдәм итү

44.6kb.

13 09 2014
1 стр.


Лучшие детективы мира

Парижа, а накануне похищения Ольга получила оттуда посылку, где среди еды была и кассета. Потом она пропала. Бахрушин летит в Кабул на поиски жены, а Беляев знакомится с новой веду

3508.06kb.

10 10 2014
19 стр.