Flatik.ru

Перейти на главную страницу

Поиск по ключевым словам:

страница 1
Татар теленнән

кабул итү имтиханнары программасы

(татар теле һәм әдәбияты белгечлеге алырга теләүче

абитуриентлар өчен ярдәмлек)

К Е Р Е Ш

Укытучы – бөек исем… Бу сүз безне балачактан гомер ахырына кадәр озатып бара. Яшь буынның киләчәген билгеләүче шәхесләрнең дә берсе – укытучы. Димәк, укытучы алдына куелган җаваплылык чиксез. Шушы зур җаваплылыкны өстенә алырга әзер яшьләр үзләренең юл башы итеп М.Е. Евсевьев исемендәге педагогия институтын сайлыйлар.Туган телне өзелеп сөйгән, яшь буында туган телгә мәхәббәт уятырга теләгән, ата-бабаларыбыз мирасын туган телдә киләчәк буынга җиткерергә омтылган егет-кызлар М.Е. Евсевьев исемендәге педагогия институның татар филологиясе группасына киләләр.Татар филологиясе группасында барлык төр мәктәпләр өчен рус теле һәм әдәбияты, татар теле һәм әдәбияты укытучылары әзерли.

Әзерлек барышында мөрәҗәгать итәргә мөмкин булган чыганаклар исемлеге дә бирелә.

Сораулар («Татар урта гомуми белем мәктәпләре өчен татар теленнән программа. 5-11 сыйныфлар» «Рус мәктәпләрендә укучы татар балаларына ана теле укыту программасы// 5-11 сыйныфлар») таләпләре буенча төзелгән.



Татар теле

Тел турында гомуми мәгълүмат

Иҗтимагый күренеш буларак тел. Тел үсеше турында гомуми мәгълүмат. Телнең структур һәм функциональ үсеше. Татар милли әдәби теленең формалашуы. Татар теленең төп диалектлары. Тел гыйлеменең әһәмияте һәм төп бүлекләре. Тел – милләтнең иң кыйммәтле тарихи ядкәре.


Фонетика һәм орфоэпия


Фонетика һәм орфоэпия турында төшенчә.

Сөйләм органнары. Авазларның ясалышы. Сузык һәм тартык авазлар арасында аерма.

Татар телендә сузык авазлар. Калын һәм нечкә сузыклар (арткы һәм алгы рәт сузыклары). Сингармонизм законы, аның төрләре. Сингармонизм законы сакланмаган очраклар.

Татар телендә тартык авазлар. Яңгырау һәм саңгырау тартыклар. Тел арты тартыклары һәм увуляр тартыклар. Ирен-ирен һәм ирен-теш тартыклары. Тартыкларның охшашлануы (ассимиляция). Тартыкларның чиратлашуы.

Аваз һәм хәреф. Авазларны язуда күрсәтү. Алфавит. Әйтелеш һәм язылышның туры килмәгән очраклары. Я, е, ю, ё хәрефләренең дөрес язылышы. О, ө, ы, е, э хәрефләренең дөрес язылышы. Тавышсыз хәрефләрнең дөрес язылышы.

Татар телендә иҗек һәм басым. Интонация.

Сүзгә фонетик анализ ясау тәртибе.

Лексика һәм сөйләм культурасы

Лексика һәм сөйләм культурасы турында төшенчә. Татар теленең сүзлек байлыгы (лексикасы) һәм аның үзгәрүе.

Сүз. Аның мәгънәсе. Бер һәм күп мәгънәле сүзләр. Сүзләрнең туры һәм күчерелмә мәгънәләре. Омонимнар, синонимнар, антонимнар.

Кулланылыш өлкәсе ягыннан татар теленең сүзлек составы. Гомумхалык сүзләре. Әдәби тел сүзләре. Диалекталь сүзләр. Профессиональ сүзләр. Терминнар.

Кулланылыш дәрәҗәсе ягыннан татар теленең сүзлек составы. Тарихи сүзләр һәм архаизмнар. Неологизмнар. Алынмалар.

Лексикография. Сүзлекләрнең төрләре.


Сүз төзелеше һәм ясалышы


Сүз төзелеше. Сүзнең мәгънәле кисәкләре. Тамыр һәм кушымча. Сүз ясагыч һәм мөнәсәбәт белдерүче кушымчалар. Мөнәсәбәт белдерүче кушымчаларның модальлек һәм бәйләгеч төрләре. Аларны сүзгә ялгау тәртибе. Сүзнең нигезе.

Татар телендә сүз ясалышы ысуллары. Кушымчалар ялгап, сүз ясау. Сүзләрне кушу юлы (саф кушма сүзләр, тезмә сүзләр, кыскартылма сүзләр), аларның дөрес язылышы. Сүзләрнең аваз составын үзгәртү. Сүзләрнең мәгънәсен үзгәртү. Сүзләрнең бер сүз төркеменнән икенчесенә күчү юлы (исем фигыльнең исемгә, сыйфат фигыльнең исемгә һ.б.).

Сүз төзелешен тикшерү тәртибе.

Морфология

Тел белеменең сүз төркеменәрен өйрәнә торган тармагы буларак морфология.

Сүз төркемнәре турында төшенчә. Татар телендә сүз төркемнәре. Сөйләм оештырудагы рольләреннән чыгып, сүзләрнең мөстәкыйль сүз төркемнәренә, бәйләгеч сүз төркемнәренә, модаль сүз төркемнәренә бүленүе.

Исем. Сүз төркеме буларак исем. Ялгызлык һәм уртаклык исемнәр. Исемнәрнең берлек һәм күплек төрләре. Исемнәрнең килеш һәм тартым белән төрләнеше. Тартымлы исемнәрнең килеш белән төрләнеше. Сан, тартым һәм килеш кушымчаларын куллануда стилистик төрлелек. Исемнәрнең җөмләдә кулланылышы. Исемнәргә морфологик анализ ясау тәртибе.

Фигыль. Фигыль турында төшенчә. Фигыльнең башлангыч формасы. Барлык-юклык төре. Фигыльләрнең зат-сан белән төрләнеше. Фигыль юнәлешләре.

Зàтланышлы фигыльләр

Хикәя фигыль. Хәзерге, үткән, киләчәк заман хикәя фигыльләр. Аларның мәгънәсе, ясалышы. Зат-сàн белән төрләнеше, дөрес язылышы. Җөмләдә кулланылышы.

Боерык фигыль. Аның мәгънәсе, зат-сан белән төрләнеше. Җөмләдә кулланылышы.

Шарт фигыль. Аның мәгънәсе, ясалышы, зат-сан белән төрләнеше, җөмләдә кулланылышы.

Затланышлы фигыльләргә морфологик анализ ясау тәртибе.



Затланышсыз фигыльләр

Сыйфат фигыль. Аның мәгънәсе, ясалышы, фигыль һәм сыйфат белән уртак билгеләре. Заманнары. Исемләшүе. Үткән заман һәм киләчәк заман сыйфат фигыльләрнең хикәя фигыльләр белән охшаш һәм аермалы яклары. Сыйфат фигыльләрнең җөмләдә кулланылышы.

Хәл фигыль. Аның мәгънәсе, төрләре, ясалышы. Рәвеш һәм фигыль белән уртак билгеләре. Икенче төр хәл фигыльнең хикәя фигыль белән охшаш һәм аермалы яклары. Хәл фигыльнең җөмләдә кулланылышы.

Исем фигыль. Аның мәгънәсе, ясалышы. Исем һәм фигыль белән уртак билгеләре. Исем фигыльнең исемгә күчүе. Исем фигыльнең җөмләдә кулланылышы.

Инфинитив. Аның мәгънәсе, ясалышы, дөрес язылышы. Инфинитивның җөмләдә кулланылышы.

Ярдәмче фигыльләр һәм аларның кулланылышы.

Мөстәкыйль фигыльләрнең ярдәмче фигыль мәгънәсендә йөрүе.

Затланышсыз фигыльләргә морфологик анализ ясау тәртибе.



Сыйфат. Сыйфат турында төшенчә, аның мәгънәсе, сыйфат дәрәҗәләре. Аларның ясалышы һәм дөрес язылышы. Сыйфатның исемләшүе. Сыйфатларның җөмләдә кулланылышы. Сыйфатка морфологик анализ ясау тәртибе.

Сан. Сан турында төшенчә, аның мәгънәсе. Сан төркемчәләре: төп сан, тәртип саны, бүлем саны, чама саны, җыю саны, өлеш саны. Саннарның исемләшүе. Язуда рим һәм гарәп цифрларының кулланылышы һәм дөрес язылышы. Төзелеше буенча сан төрләре (тамыр, кушма, парлы, тезмә саннар), аларның дөрес язылышы. Санга морфологик анализ ясау тәртибе.

Рәвеш. Рәвеш турында төшенчә, аның мәгънәсе. Рәвеш төркемчәләре: саф, охшату-чагыштыру, күләм-чама, вакыт һәм урын, сәбәп-максат рәвешләре. Рәвешләрнең җөмләдә кулланылышы. Рәвешләргә морфологик анализ ясау тәртибе.

Алмашлык. Аның башка мөстәкыйль сүз төркемнәреннән аермасы. Алмашлыкларның төркемчәләре. Билгеләү, билгесезлек һәм юклык алмашлыкларының дөрес язылышы. Алмашлыкларның җөмләдә кулланылышы. Алмашлыкларга морфологик анализ ясау тәртибе.

Аваз ияртемнәре. Аваз ияртемнәренең җөмләдә кулланылышы. Аларның дөрес язылышы. Аваз ияртемнәренә морфологик анализ ясау тәртибе.

Бәйлек. Бәйлек турында гомуми төшенчә. Үзләреннән алда килгән сүзләрнең нинди килештә килүен таләп итүдән чыгып, бәйлекләрнең төркемчәләре. Бәйлекләрнең практик кулланылышы. Бәйлек сүзләр. Бәйлекләргә морфологик анализ ясау тәртибе.

Теркәгеч. Теркәгеч турында гомуми төшенчә. Теркәгечләрнең төркемчәләре: тезүче һәм ияртүче теркәгечләр. Теркәгеч сүзләр. Теркәгечләрнең дөрес язылышы. Теркәгечләрнең җөмләдә кулланылышы. Теркәгечкә морфологик анализ ясау тәртибе.

Кисәкчә. Кисәкчә турында гомуми төшенчә. Кисәкчәләрнең төркемчәләре (көчәйткеч һәм чикләүче кисәкчәләр, сорауны, раслауны, билгесезлекне, икеләнүне, теләкне, үтенүне, юклыкны белдерүче кисәкчәләр). Кисәкчәләрне сөйләмдә куллану. Кисәкчәләрнең дөрес язылышы. Кисәкчәләргә морфологик анализ ясау тәртибе.

Хәбәрле сүзләр. Хәбәрлек сүзләрнең мөстәкыйль сүз төркемнәре белән охшаш һәм аермалы яклары. Аларның җөмләдә кулланылышы. Хәбәрлек сүзләргә морфологик анализ ясау тәртибе.

Ымлыклар. Аларның төркемчәләре. Дөрес язылышы. Ымлыкларга морфологик анализ ясау тәртибе.

Синтаксис

Синтаксис турында төшенчә. Төп синтаксик берәмлекләр: сүзтезмә, синтагма, җөмлә, җөмлә кисәкләре, кушма җөмлә, текст.

Гади җөмлә синтаксисы

Сүзтезмә турында төшенчә. Аның сүздән һәм җөмләдән аермасы. Ияртүче һәм иярүче кисәкләр турында төшенчә. Ияртүче кисәкнең кайсы сүз төркеменә керүенә карап, сүзтезмәләрне төркемләү.

Җөмлә турында төшенчә. Әйтү максаты буенча җөмлә төрләре: хикәя, сорау, боеру җөмләләр. Тойгылы җөмләләр. Аларны оештыруда катнашучы чаралар.

Җөмләдә сүзләр бәйләнеше. Тезүле һәм ияртүле бәйләнеш. Тезүле бәйләнешне белдерүче чаралар. Ияртүле бәйләнешне белдерүче чаралар. Ияртүле бәйләнештә торган сүзләр арасындагы мөнәсәбәтләр.

Ике составлы җөмлә турында төшенчә. Баш һәм иярчен кисәкләр. Җыйнак һәм җәенке җөмләләр

Җөмләнең баш кисәкләре.

Ия һәм аның белдерелүе.

Хәбәр һәм аның белдерелүе. Хәбәрнең ия белән ярашуы. Ия белән хәбәр арасында сызык.

Җөмләнең иярчен кисәкләре.

Аергыч һәм аның белдерелүе. Аергычларның аерылмышы белән бәйләнеше. Тиңдәш һәм тиңдәш түгел аергычлар.

Тәмамлык һәм аның белдерелүе. Туры һәм кыек тәмамлыклар.

Хәл. Аның төркемчәләре, аларның белдерелүе.

Аныклагыч. Аның башка иярчен кисәкләрдән аермасы, белдерелүе. Аныкланмыш белән бәйләнеше.

Җөмлә кисәкләренең шартлы билгеләре.

Җөмләнең модаль кисәкләре. Эндәш сүзләр, алар янында тыныш билгеләре. Кереш сүзләр һәм кереш җөмләләр, аларның мәгънәләре, алар янында тыныш билгеләре.

Җөмләдә сүз тәртибе турында гомуми төшенчә. Җөмләдә сүзләрнең туры һәм кире тәртибе. Логик басым.

Җөмләнең аерымланган кисәкләре турында гомуми төшенчә. Аерымланган хәлләр. Аерымланган аныклагычлар. Алар янында тыныш билгеләре.

Җөмләнең тиңдәш кисәкләре турында төшенчә. Тиңдәш кисәкләрнең үзара бәйләнеше. Тиңдәш кисәкләр янында гомумиләштерүче сүзләр. Тиңдәш кисәкләр һәм гомумиләштерүче сүзләр янында тыныш билгеләре.

Тулы һәм ким җөмләләр. Ким җөмләләрнең сөйләмдә кулланылышы.

Бер составлы җөмләләр турында төшенчә. Бер составлы фигыль җөмләләр. Бер составлы исем җөмләләр.

Туры һәм кыек сөйләм. Диалог, аның язылышы, тыныш билгеләре. Туры сөйләмне кыек сөйләмгә әйләндерү.

Гади җөмләгә синтаксик анализ ясау тәртибе.



Кушма җөмлә синтаксисы. Кушма җөмлә турында гомуми төшенчә. Кушма җөмләләрне төркемләү.

Тезмә кушма җөмләләр. Аларның төрләре: теркәгечле һәм теркәгечсез тезмә кушма җөмләләр. Аларда тыныш билгеләре.

Иярченле кушма җөмләләр. Төзелеше ягыннан иярченле кушма җөмлә төрләре – аналитик һәм синтетик иярченле кушма җөмләләр. Алардагы бәйләүче чаралар. Синтетик һәм аналитик иярченле кушма җөмләләрдә тыныш билгеләре.

Иярчен җөмләләрнең мәгънә ягыннан төрләре: иярчен ия, иярчен хәбәр, иярчен аергыч, иярчен тәмамлык һәм иярчен хәл (иярчен урын, иярчен вакыт, иярчен рәвеш, иярчен күләм, иярчен сәбәп, иярчен максат, иярчен шарт, иярчен кире) җөмләләр. Аларда тыныш билгеләре.

Катлаулы синтаксик конструкцияләр турында төшенчә.

Күп иярченле кушма җөмләләр: тиңдәш иярүле, тиңдәш түгел иярүле, бер-бер артлы иярүле, берничә төр иярүле.

Катнаш кушма җөмлә, аның төзелеше, андагы тыныш билгеләре.

Кушма һәм катлаулы җөмләләргә анализ ясау тәртибе.



Пунктуация

Җөмләнең мәгънәсе һәм төзелеше, интонация һәм тыныш билгеләре. Нокта, сорау, өндәү билгеләре, сорау-өндәү билгеләре куела торган очраклар. Күп нокталар һәм куштырнаклар куела торган очраклар. Өтер, нокталы өтер, ике нокта куела торган очраклар. Сызык һәм җәяләр куела торган очраклар.



Стилистика һәм сөйләм культурасы

Әдәби тел һәм аның стильләре. Язма һәм сөйләмә стиль. Функциональ стильләр: матур әдәбият стиле, вакытлы матбугат стиле, фәнни стиль, эш кәгазьләре стиле, эпистоляр стиль.

Сөйләм культурасы һәм аның нигезләре. Сөйләмгә куела торган таләпләр.



Имтиханга әзерләнү өчен чыганаклар исемлеге

  1. Юсупов Р.А.,.Зиннәтуллина К.З, Харисова Ч.М., Гайфуллина Т.М.. Татар теле. Татар мәктәбенең 5 нче сыйныфы өчен дәреслек. – Казан, «Мәгариф», 2006.

  2. Тумашева Д.Г., Юсупов Ф.Ю., Харисова Ч.М К.З.Зиннәтуллина, Б.М.Мифтахов. Татар теле. Татар мәктәбенең 6 нчы сыйныфы өчен дәреслек. – Казан, «Мәгариф», 2006.

  3. .Сафиуллина Ф.С,.Ибраһимов С.М. Татар теле. Татар мәктәбенең 7 нче сыйныфы өчен дәреслек. – Казан, «Мәгариф», 2002.

  4. Мифтахов Б.М.,.Сөнгатов Г.М. Татар теле. Татар мәктәбенең 7 нче сыйныфы өчен дәреслек. – Казан, «Мәгариф», 2002.

  5. .Зәкиев М.З. Татар теле. Татар мәктәбенең 8 нче сыйныфы өчен дәреслек. – Казан, «Мәгариф», 2002.

  6. Зәкиев М.З.. Татар теле. Татар мәктәбенең 9 нчы сыйныфы өчен дәреслек. – Казан, «Мәгариф», 2002.

  7. .Зәкиев М.З, Максимов Н.В.. Татар теле. Татар мәктәбенең 10-11 нче сыйныфлары өчен дәреслек. – Казан, «Мәгариф», 2003.

  8. Зиннәтуллина К.З., Ф.Ф.Фатыйхова, Мирзаһитов Р.Х.. Татар теле. Рус мәктәпләренең 9 нчы сыйныфында укучы татар балалары өчен дәреслек. – Казан, «Мәгариф», 2006.

  9. Сафиуллина Ф.С.,.Ибраһимов С.М. Татар теле. Рус мәктәпләренең 11 нче сыйныфында укучы татар балалары өчен дәреслек. – Казан, «Мәгариф», 2000.

  10. Сафиуллина Ф.С.. Хәзерге татар әдәби теле. Югары уку йортларының әзерлек факультетлары һәм абитуриентлар өчен дәреслек. Казан университеты нәшрияты, 2002.

  11. Сафиуллина Ф.С.,.Зәкиев М.З. Хәзерге татар әдәби теле. Педагогия училищелары, колледжлар, гимназияләр өчен дәреслек. – Казан, «Мәгариф», 2002.

  12. Сафиуллина Ф.С., Ибраһимов С.М., Вафина Э.Х. Хәзерге татар телендә тыныш билгеләре. – Казан, ТКН, 1995.

  13. Татар теленең орфографик сүзлеге. – Казан, ТКН, 1983.

  14. Татар теленең орфографик сүзлеге. – Казан, «Раннур», 2002.

  15. Сәлим Хәлил. Тел гыйлеме терминнары сүзлеге. – Алабуга, 2001.

  16. Максимов Н.В.. Татар теленнән тестлар. – Казан, «Мәгариф», 2002.

  17. Татар теленең аңлатмалы сүзлеге. 3 томда. – Казан, ТКН, 1977, 1979, 1981.

  18. Харисова Ч.М. Татар теле. Теория, күнегүләр, тестлар: Абитуриентлар һәм студентлар өчен ярдәмлек / Ч.М.Харисова. - Казан: Мәгариф, 2006.

  19. Харисов Ф.Ф. Харисова Ч.М. Татар теленнән күнегүләр һәм тестлар. - Казан: Яңалиф, 2006.

  20. Харисова ч.м. татар теле Анализ үрнәкләре. Югары сыйныф укучылары, абитуриентлар, укытучылар өчен. – Казан: Мәгариф, 2009.

  21. «Мәгариф» журналында һәр ел саен чыгып бара торган татар теле буенча республика олимпиадаларының биремнәре һәм нәтиҗәләр.


Татар әдәбиятыннан

кабул итү имтиханнары программасы

(татар теле һәм әдәбияты белгечлеге алырга теләүче

абитуриентлар өчен ярдәмлек)

К Е Р Е Ш
Сораулар («Татар урта гомуми белем мәктәпләре өчен татар теленнән программа. 5-11 сыйныфлар» «Рус мәктәпләрендә укучы татар балаларына ана теле укыту программасы// 5-11 сыйныфлар») таләпләре буенча төзелгән.
«Хәзерге татар әдәбияты (1965-90нче еллар)»

курсы буенча имтихан сораулары.




  1. Ә.Еники – психологизм остасы («Кем җырлады», «Җиз кыңгырау» һ.б.)

  2. «Әйтелмәгән васыять» (Ә.Еники) повестендә татар халкы өчен әһәмиятле күтәрелеше. әсәрнең төп идеясе.

  3. А.Гыйләҗев иҗатына шәхес культы фаҗигаләре тәэсире («Өч аршин җир», «Җомга көн кич белән», «Ягез бер дога» һ.б.). әсәрләрдә бирелгән төп идея.

  4. М.Мәһдиев иҗатының үзенчәлеге, иҗатында әхлакый-фәлсәфи проблемалар чагылышы («Кеше китә, җыры кала»)

  5. М.Мәһдиев иҗатында милләт язмышы, милли горурлык идеясе чагылышы («Торналар төшкән җирдә», «Бәхилләшү»).

  6. М.Мәһдиевнең «Без 41нче ел балалары» повесте үзенчәлеге, әсәрдә тормыш реальлеге бирелеше. Образлар сүрәтләнешендәге төп үзенчәлек.

  7. Язучы Муса Җәлил иҗатында тематика киңлеге.

  8. Н.Фәттах иҗатында тарихи тема, халык һәм шәхес мөнәсәбәтләрен күрсәтү, үткәннәр белән бүгенге бәйләнеше. («Сызгыра торган уклар», «Әтил суы ака торур»).

  9. 1960-90нчы еллар прозасында тематика киңлеге, актив жанрлар.

  10. Хәзерге чор поэзиясе үзенчәлекләре, үсеш юнәлешләре.

  11. Драматургиядә Туфан Миңнуллин эшчәнлеге («Әлдермештән әлмәндәр», «Әниләр һәм бәбиләр», «Вера +Илгизәр»)

  12. Хәзерге чор татар прозасында Ана образы чагылышы. Х.Сәрьян «Бер ананың биш улы», Ә.Еники «Әйтелмәгән васыять», В.Нуруллин «Әгәр син булмасаң» һ.б.)

  13. Соңгы еллар татар әдәбитянда тарихи темага игътибар арту, мондый әсәрләрнең үзенчәлеге һәм әһәмияте.

  14. Г.Ахунов иҗатында заман геройлары чагылышы («Хәзинә»).

  15. Хәзереге чор әдәбиятында шәхес культы еллары корбаннары язмышы чагылышы (А.Гыйләжев «Ягез бер дога», И.Сәләхов «Калыма хикәяләре»).

  16. 19 йөз башында татар иҗтимагый – культура хәрәкәте аның татар әдәбияты үсешенә тәэсире.

  17. 19 йөзнең беренче һәм икенче яртысы әдәбиятының үзенчәлекләре.

  18. 19 йөзнең беренче ярытсында поэзияләрдәге үзгәрешләр, борынгы традицияләр белән бергә реализм юнәлешендә үсеш башлануы.

  19. Г.Утыз–Имәни иҗатында гыйлемле, акыллы булуның кыйммәтен күрсәтү. Күңел пакълеге турында уйланулар.

  20. Ә.Каргалый иҗатында суфичылык һәм мәгърифәтне зурлау, шигъри хатларында лирик юнәлеш, тәнкыйди карашлар.

  21. Г.Кандалый иҗатының үзенчәлеге, шигырь–поэмаларында дөньяви кичерешләр, хатын–кыз образы бирелешендә мәгърифәтчелек карашлары.

  22. 19 йөзнең 2–нче яртысында татар әдәбиятында булган үзгәрешләр. Метод, жанрлар.

  23. Мәгърифәтче язучыларның иҗат принциплары. Кадимчелек, җәдитчелек хәрәкәтенең татар әдәбиятында чагылышы.

  24. Күренекле тарихчы, философ, фикер иясе Ш.Мәрҗанинең мәгърифәтчелек өлкәсендә эшчәнлеге, әдәбият үсешенә йогынтысы.

  25. К.Насыйриның әдәби һәм гыльми эшчәнлеге.

  26. К.Насыйри иҗатында шул чор мәгърифәтчелек карашлары чагылышы.

  27. 19 йөзнең икенче яртысында шигърият үсеше. М.Акъмулла иҗатында лиризм, эчке кичерешләр чагылышы, гаделсезлеккә каршылык.

  28. Татар халык авыз иҗатында образлар киңлеге.

  29. Татар әдәбиятында үзенчәлекле шагыйрь – Һади Такташ иҗаты.

  30. 19 йөз ахырында татар әдәбиятына килгән хатын–кызлар иҗаты үзенчәлеге, алар күтәргән мәсьәләләр.

  31. Татар драматургиясе үсешендә беренче адымнары, театр сәнгате һәм драматургиянең бергә үсеше. Беренче драматурглар эшчәнлеге.

  32. Г.Ильясиның «Бичара кыз» драмасы, аның эшләнешендә кимчелекләр, схематизм. әсәрнең әһәмияте.

  33. Г.Ильясиның «Бичара кыз» драмасында мәгърифәтчелек идеясе чагылышы.

  34. Ф.Хәлидинең «Рәдде бичара кыз» драмасының идея–эстетик көче, әсәрнең реализмга якынлыгы.

  35. М.Акъегетнең «Хисаметдин менла» әсәренә реалистик повесть буларак бәя. әсәрдә кадимчелек, җәдитчелек карашлары чагылышы.

  36. Шәриф Камал әсәрләрендәге төп персонажлар бирелеше.

  37. Габдулла Тукай-бөек шагыйрь.

  38. И.Юзиевнең иҗатында яз, яшьлек, мәхәббәт темасы.

  39. Г. Бәширов “Туган ягым – яшел бишек” повестендә Гомәр образы.

  40. М. Мәһдиев – образлар тудыру остасы.

  41. Г. Әпсәләмов әсәрләрендә сугыш һәм кеше язмышы.

  42. Алтын Урда чорында татар әдәбиятының яңарышы.

  43. Ф.Әмирхан әсәрләрендә тәрбия, әхлак, дин.

  44. Аяз Гыйлаҗев әсәрләрендә халык.

  45. Алтын Урда чорында татар әдәбиятының яңарышы.

Татар теленнән кабул итү имтиханнары программасы

М. Е. Евсевьев исемендәге педагогия институның татар филологиясе группасына киләләр. Татар филологиясе группасында барлык төр мәктәпләр өчен рус теле һәм әдәбияты, татар теле һәм ә

143.19kb.

12 10 2014
1 стр.


Татар теленнән эш программасы 1 нче сыйныф (99 сәг) Аңлатма язуы Эш программасы статусы

Программа нигезенә Россия, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыкларының мәктәпләрдә урта һәм тулы белем алу стандартлары салынды,” Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле укыту п

473.04kb.

01 10 2014
2 стр.


Татар теленнән эш программасы 5 нче сыйныф (105 сәг) Аңлатма язуы

Программа нигезенә Россия, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыкларының мәктәпләрдә урта һәм тулы белем алу стандартлары салынды, “Рус телендә сөйләшүче балаларга татар телеукыту пр

482.4kb.

11 10 2014
4 стр.


Татар теленнән эш программасы 7 нче сыйныф (105 сәг) Аңлатма язуы

Программа нигезенә Россия, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыкларының мәктәпләрдә урта һәм тулы белем алу стандартлары салынды, “Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле укыту п

286.02kb.

12 10 2014
1 стр.


Г. Р. Мөгътәсимова Казан (Идел буе) федераль университеты Филология һәм сәнгать институты Этномәдәни берәмлекләрне рус теленнән татар теленә тәрҗемә итү үзенчәлекләре

В данной статье рассматриваются основные способы перевода этнокультурных единиц с русского языка на татарский язык

60.98kb.

25 12 2014
1 стр.


Рус әкиятләрен татар теленә тәрҗемә итү үзенчәлекләре

Нәкъ менә шуңа күрә әкиятләрне тәрҗемә итү проблемасы һәрвакыт әһәмиятле булачак. Әкиятләрне тәрҗемә итү – тәрҗемәнең аеруча катлаулы өлеше

54.87kb.

15 10 2014
1 стр.


Vii сыйныфта татар теленнэн эш программасы

Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле укыту программасы” 1-11 нче сыйныфлар,Татарстан Республикасы Мәгариф Министрлыгы, Казан, “ Мәгариф” нәшрияты, 2003ел

1224.37kb.

13 10 2014
9 стр.


8 нче класска татар әдәбиятыннан эш программасы. (70 сәгать) Аңлатма язуы Эш программасы статусы

Рус мәктәпләрендә укучы татар балаларына ана теле һәм әдәбият укыту программалары» (Казан, «Мәгариф», 2003 ел), 8 нче сыйныф өчен З. Н. Хәбибуллина, Х. Г. Фәрдиева, Ә. Н

393.86kb.

15 12 2014
3 стр.