Flatik.ru

Перейти на главную страницу

Поиск по ключевым словам:

страница 1
Мөгътәсимова Г.Р.

Казан


Рус әкиятләрен татар теленә тәрҗемә итү үзенчәлекләре

Әкият – сүз сәнгатенең бик борынгы төрләренең берсе. Гасырлар уза, җәмгыять тормышында зур үзгәрешләр була, матур әдәбиятта бик күп яхшы әсәрләр языла, ләкин әкият һаман яши. Һәрбер яңа буын вәкиле әкиятнең тылсымлы дөньясына тартыла һәм шатлыклы хисләр белән халык акылын, этикасын, эстетикасын өйрәнә. Әкияттә теге яки бу халыкның гасырлар буе җыелып килгән фикерләре һәм хисләре тупланган. Нәкъ менә шуңа күрә әкиятләрне тәрҗемә итү проблемасы һәрвакыт әһәмиятле булачак. Әкиятләрне тәрҗемә итү – тәрҗемәнең аеруча катлаулы өлеше.

Әкият дөньясы – халык акылы, идеаллары, аның эстетик һәм әхлакый кыйммәтләре дөньсы ул. Әкиятләрдә халыкның тарихи тормышы, характеры, психологиясе, бай һәм күп буяулы теле чагыла. Әкият башка әдәби текстлар кебек үк аерым бер халык, аның мәдәнияте турында мәгълүмат чыганагы булып тора.

Милләткә хас табигый, иҗтимагый-икътисади, этнографик һәм тел факторларының барлык спектрын үзенә туплаган факт теләсә кайсы мәдәниятнең кабатланмас булуын билгели. Әкият милли телдә чагылган милли-мәдәни мәгълүматны саклый. Милли тел халык тормышын сурәтләү өчен нигез булып тора. Тел чараларында теләсә кайсы әдәби әсәрнең милли үзенчәлеклелеге раслана.

Милли-мәдәни компонент сүзнең семантикасында тупланган берәмлекләр теләсә кайсы телдә бар. Аларга реалияләр, антропонимнар һәм топонимнар, эндәш сүзләр, фразеологик берәмлекләр, мәкаль-әйтемнәр һәм башкалар, ягъни эквивалентсыз лексика керә.

Һичшиксез, әкияттәге фактлар, күренешләр һәм процессларны аңлатуның һәр мәдәният өчен генә хас ысуллары тәрҗемәдә искә алынырга тиеш. Тәрҗемә текстында әлеге компонентлар адекват чагылырга тиеш, чөнки аларда чыганак мәдәниятнең характерлы билгеләре турында мәгълүмат урын алган. Шулай ук тәрҗемә адресланган реципиент үзенчәлекләрен дә истә тотарга тиеш. Болар һәммәсе дә әкияттәге милли-мәдәни мәгълүматны саклау һәм тәрҗемәдә бирү белән бәйле проблемаларның мөһимлеген ассызыклый.

Шулай итеп, әкиятләрне тәрҗемә иткәндә, барлык тел һәм телдән тыш аспектларны да исәпкә алырга кирәк. Тәрҗемәче гади сөйләм сүзләрен, синтаксисның архаик вариантларын куллана белергә тиеш. Әкияттәге геройларның атамаларын кечерәйтү кушымчалары белән тәрҗемә итү дә уңышка ирешергә мөмкинлек бирә. Мәсәлән,

Яблоня, яблоня-матушка, спрячь меня! Сударыня печка, спрячь меня! (Гуси-лебеди) - Алмагачкаем, яшерсәнә мине! И Мичкәем, зинһар, яшерсәнә мине! (Казлар-аккошлар).

Приходи, куманек, приходи, дорогой! Уж я как тебя угощу! (Лиса и Тетерев) – Ахирәткәем, миңа кил, - ди ул аңа. – Мин сине әйбәтләп сыйлармын (Төлке белән Көртлек).

Не бойся, Терентий! (Лиса и Тетерев) – Курыкма, Көртлеккәем! (Төлке белән Көртлек).

Әкиятләрдә ялгызлык исемнәре еш кулланылмый, шулай да кайбер мисалларга игътибар итәргә мөмкин. Мәгънәле ялгызлык исемнәре тәрҗемә ителергә тиеш, чөнки аның исемендә әсәрнең мәгънәсе ярылып ята. Без тикшереп үткән әкиятләрдәге кайбер атамаларның тәрҗемәдә бирелешен күзәтик: Лисичка-сестричка – Төлке Түләкәй, Сизой Орел – Күк Бөркет, Котофей Котофеевич – Мырау Батыр, Баба-яга – Убырлы карчык, Гуси-лебеди – Казлар-аккошлар. Әлеге мисалларда тәрҗемәче татар әкиятләрендә таралган исемнәр белән алыштыруны сайлаган.

Әкиятләр өчен кабатлаулар хас. Мондый кабатлаулар әкиятнең ритмлылыгын күрсәтә. Кабатлаулар әкиятнең башында яки бөтен дәвамында булырга мөмкин. Хайваннар турындагы әкиятләр дә бу бигрәк тә ачык чагыла: Петушок, петушок! (Петушок-золотой гребешок) – Әтәчкәй, әтәчкәй! (Әтәчкәй-алтын кикриккәй); Журавль хлоп-хлоп носом, стучал, стучал, ничего не попадает! (Лиса и Журавль) – Торна борыны белән тәлинкә төбен тук та тук китерә! (Төлке белән Торна).

Халык әкиятләрендә чагыштыруларны еш очратырга була. Кайбер очракларда тәрҗемәче, үз эшенә иҗади якын килеп, чагыштырулар да өстәп тәрҗемә итә. Мәсәлән,



А я, кумушка, ему барана притащу. (Кот-Воркот) – Мин аңа, кодача, күчтәнәчкә тәкә хәтле тәкә алып киләм. (Мырау Батыр);

Кайбер урыннарда тәрҗемәче тәрҗемәгә фразеологизмнар да өстәвен билгеләп үтәргә кирәк. Мәсәлән,



Здравствуй, кумушка-Лисонька, куда бежишь, за чем спешишь, об чем хлопочешь? (Лиса и Журавль) – Исәнме-саумы, Төлке-кодача, күзеңә ак-кара күренмичә кая чабасың, кая ашыгасың? – дип кызыксынган. (Төлке белән Торна);

Стал Зайчишка (Ворона) – Куян баскан җирендә катып калган (Карга-каркылдык);

Принесут, под сосну положут – да бежать (Мальчик с пальчик) – Алып киләләр дә, нарат төбенә куялар, ә үзләре табаннарын ялтыраталар икән (Бармак малай);

Закричал Петушок (Петушок-золотой гребешок) – Әтәчкәй ярдәм сорап, бугаз киереп кычкыра икән (Әтәчкәй-алтын кикриккәй).

Әлеге мисаллардагы өстәмә фразеологик берәмлекләр фикерне төгәлрәк җиткерергә ярдәм итә, әкиятнең тәэсир көчен арттыра.

Әкияттәге кайбер реалияләрне тәрҗемәдә бирү бик авыр. Шуңа күрә аларның эквивалентларын түгел, ә тасвирлау юлы белән бирү уңышлырак. Төрле халыкларның әкиятләрен күзәткәндә, алардагы сюжет һәм мотивларның бер-берсенә охшашлыгы игътибарны җәлеп итә. Ләкин әкиятләрдә уртаклык никадәр зур булмасын, аларда теге яки бу халыкның үзенә генә хас үзенчәлекләре чагылмый калмый. Мондый үзенчәлекләр күбесенчә геройларның характерында, сөйләмендә, табигать күренешләрендә, көнкүреш детальләрендә ачык күренә. Рус халык әкиятләрен татар теленә тәрҗемә иткәндә, менә шул реалияләргә игътибар бирү сорала. Реалияләрне, беренче чиратта, эндәш сүзләрдә күзәтергә мөмкин. Без тикшергән әкиятләрдә рус халкына гына хас эндәш сүзләр күзәтелде. Тәрҗемәче аларны төрлечә тәрҗемә иткән. Мәсәлән,

Батюшка Сизой Орел, дай нам свой праведный суд на обидчицу-ворону (Ворона) - И галиҗәнап Күк Бөркет, шул юлбасар Каргага гадел хөкемеңне чыгарсана (Карга-каркылдык);

Не бессудь, любезный кум! (Лиса и Журавль) – Гаеп итмә инде, кода! (Төлке белән Торна).

Югарыда китерелгән мисалларда тәрҗемәче мәгънәне саклап, чыганактагы сүзнең мәгънәсенә якын лексик берәмлекне сайлап эш итә һәм шулай итеп тәрҗемәнең мәгънәсенә зыян китерми.

Реалияләрне тәрҗемә иткән вакытта телара лингвистик фактор истә тотыла. Реалияне бирүнең иң гади ысулы – тәрҗемә текстына махсус аңлатма кертү. Шунысын да әйтеп үтәргә кирәк: балалар өчен тәкъдим ителгән текстларны тәрҗемә иткәндә, күп аңлатмалар бирү кулай күренеш түгел. Болай эшләү – текстны кабул итүне авырлаштыра, ә балалар өчен уку, иң беренче чиратта, мавыктыргыч булырга тиеш. Артык аңлатмалардан качу өчен, тәрҗемәче төшереп калдыру алымын файдалана ала. Мәсәлән, “Соломенный бычок” әкиятендә бычок-третьячок берәмлеге тәрҗемәдә төшереп калдырылган, аны бары тик сумала бозау дип кенә бирәләр.

Тәрҗемә теоретиклары тәрҗемәнең прагматик тәңгәллегенә тәэсир итә торган эчке лингвистик факторлар арасында жанр таләпләре белән бәйле һәм тел системасы белән билгеләнә торган факторларны аерып чыгаралар. Әкиятнең башламы һәм бетеме төрле халыкта төрлечә. Аларны бер телдән икенче телгә сүзгә-сүз тәрҗемә итеп булмый, ләкин тәрҗемә теле әйләнмәләре арасында шуларга тәңгәл килә торганын табып булыр иде. Мәсәлән, Жили-были – Әүвәл заманда яшәгән ди, булган ди.

Әкият атамаларын тәрҗемә итүгә дә аерым игътибар кирәк, чөнки әкиятнең исеме нәни укучы өчен мавыктыргыч һәм гадәти булырга тиеш. Шул максат белән тәрҗемәчеләр әкиятләрнең атамаларын туган телләренә мөмкин кадәр якынайтып тәрҗемә итәргә тырышалар. Мәсәлән, “Серко” атамасы “Сарбай” буларак тәрҗемә ителгән.

Шулай итеп, заман тәрҗемәчеләре мондый төр әдәбиятны тәрҗемә итүдә телне тоемлап эш итәләр. Моннан тыш, алар чыганакның милли үзенчәлекләрен әдәби үзгәртүгә омтылалар, һәм гомумән алганда кызыклы иҗади нәтиҗәләргә ирешәләр.


Әдәбият

1. Поэтика перевод. М., Радуга, 1988.238 с.



2. Тетради переводчика. М.: Высшая школа,1989. 175 с.

3. Юсупов Р.А. Вопросы перевода, сопоставительной типологии и культуры речи. Казань: Тат.кн.изд-во, 2005. 383 с.

Рус әкиятләрен татар теленә тәрҗемә итү үзенчәлекләре

Нәкъ менә шуңа күрә әкиятләрне тәрҗемә итү проблемасы һәрвакыт әһәмиятле булачак. Әкиятләрне тәрҗемә итү – тәрҗемәнең аеруча катлаулы өлеше

54.87kb.

15 10 2014
1 стр.


Г. Р. Мөгътәсимова Казан (Идел буе) федераль университеты Филология һәм сәнгать институты Этномәдәни берәмлекләрне рус теленнән татар теленә тәрҗемә итү үзенчәлекләре

В данной статье рассматриваются основные способы перевода этнокультурных единиц с русского языка на татарский язык

60.98kb.

25 12 2014
1 стр.


Татар теленнән кабул итү имтиханнары программасы

М. Е. Евсевьев исемендәге педагогия институның татар филологиясе группасына киләләр. Татар филологиясе группасында барлык төр мәктәпләр өчен рус теле һәм әдәбияты, татар теле һәм ә

143.19kb.

12 10 2014
1 стр.


1. Аңлатма язуы Рус телле балаларга уку дәресләрен

Укыту-методик комплексы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан расланган татар теле.һәм татар әдәбияты программаларына нигезләнеп төзелде. Ф. С. Сафиуллина, К. С. Фәтхуллова. Рус т

265.44kb.

06 10 2014
1 стр.


Аңлатма язуы Татар теленә өйрәтүнең төп максаты – гамәли максат

Тәрбияви максат балаларның рухи дөньяларын баету, аларны татар халкының мәдәнияте һәм сәнгате белән таныштыру, төрле милләт вәкилләре арасында дуслык һәм хөрмәт хисе тәрбияләүгә юн

218.59kb.

25 12 2014
1 стр.


Рабочая программа по татарской литературе для 7 «А,Б» класса

Рус мәктәбендә укучы татар балаларына татар әдәбиятын укыту программасы буенча аңлатма язуы

368.18kb.

25 12 2014
2 стр.


Литературоведение, языкознание

Габдулла Тукай. 1886-1913: фотоальбом / сост и фото З. Баширова. – Казань: Татар кн изд-во, 2006. 303 с. Текст парал татар., рус

16.68kb.

12 10 2014
1 стр.


Рус мәктәбендәге татар балаларына бәйләнешле сөйләм телен үстерү” Зиатдинова Гөлназ Ш

Зиатдинова Гөлназ Шәйхетдин кызы – II квалификацион категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

157.79kb.

23 09 2014
1 стр.