Flatik.ru

Перейти на главную страницу

Поиск по ключевым словам:

страница 1
Г.Р. Мөгътәсимова

Казан (Идел буе) федераль университеты

Филология һәм сәнгать институты

Этномәдәни берәмлекләрне рус теленнән татар теленә тәрҗемә итү үзенчәлекләре

(12-14-16004а (РГНФ) номерлы гран кысаларында язылды)


В данной статье рассматриваются основные способы перевода этнокультурных единиц с русского языка на татарский язык.

Тәрҗемә – кешенең бик борынгы шөгыльләренең берсе. Аның барлыкка килүе телләр төрлелеге һәм этник төркем вәкилләренең аралашырга омтылуына нигезләнә. Мәдәниятара бәйләнешләрнең киңәюе һәм фәнни-техник белемнәрнең таралышы шартларында тәрҗемә белән кызыксыну тагын да арта.

Мәдәният һәм телнең милли үзенчәлекләрен чагылдыра торган предмет, күренешләрне белдергән сүзләрнең мәгънәсен башка телдә бирү мөһимлеге хәзерге тәрҗемә белемендә даими искәртелеп килә. Этномәдәни берәмлекләрне реалияләр дип тә атыйлар.

Кайсы да булса халыкка яки халыкларга гына хас иҗтимагый тормыш һәм матди көнкүреш төшенчәләрен белдерә торган сүзләр телләрнең лексик составындагы үзенчәлекле элементларны тәшкил итә. Татар теленә карата рус телендәге колокольня, священник, масленица, пасха кебек христиан диненә бәйләнешле сүзләр, квас, борщ, щи, уха кебек кайбер ризык атамалары шундый үзенчәлекле чаралар була. Татар телендәге мәдрәсә, шәкерт, мулла, бәлеш, калфак, бавырсак кебек лексик берәмлекләр дә реалия атамаларын тәшкил итә.

Этномәдәни берәмлекләрне тәрҗемә итү милли һәм тарихи үзенчәлекләрне бирү процессында туган авырлыкларның зур өлешен алып тора. Этник колоритны чагылдыра торган сүзләр буларак, реалияләр бары илленче елларда гына өйрәнелә башлаган. Аларны Л.Н.Соболев, Г.В.Чернов, М.П.Алексеев, Г.В. Шатков, А.В. Федоров, Я.И. Рецкер, А.Е. Супрун кебек галимнәр тикшергән. Элек реалияләрне рус галимнәре экзотик лексика, безэквивалентная лексика дип атаганнар. Реалия сүзе латин телендә “вещественный», «действенный» мәгънәләрен белдерә. Алар – һәрвакыт табигый рәвештә халыкның милли карашы һәм көнкүреше белән тыгыз бәйләнгән сүзләр.

Реалияләрне тәрҗемә иткәндә, кайбер кыенлыклар белән очрашырга туры килә: тәрҗемә ителә торган телдә тәңгәл килгән сүз, эквивалент, аналог булмавы; реалиянең мәгънәсе (семантикасы) белән беррәттән, колоритын, милли һәм тарихи үзенчәлеген бирү зарурлыгы. Нейтраль лексик берәмлекләрдән реалия барлыкка китерә торган күренешне колорит дип атыйлар. Колорит билгеле бер халыкка, илгә, конкрет бер тарихи дәвергә хас булган, аның мәдәниятенә, яшәү рәвешенә генә туры килгән үзенчәлекләрне чагылдыра.

Этномәдәни берәмлекләрне транслитерация, функциясе буенча чит тел берәмлегенә якын торган күренешне белдергән сүздән файдаланып, аңлатма, тасвирлама бирү ысулы, реалия атамасын әсәр ахырында урнаштырылган сүзлекләрдә, комментарияләрдә, исемлектә биреп тәрҗемә итә алабыз.

Реалияләр – чыганак текстның милли колоритын, үзенчәлекләрен аңлата торган берәмлекләре. Телләрнең лексик-семантик системаларының милли үзенчәлекләргә ия булуы лексик чараларны тәрҗемә итү эшен катлауландыра. Чыганак сүзенә тәңгәллек табылмау очраклары, нигездә, икенче бер халыкның көнкүрешендә һәм төшенчәләрендә булмаган җирле күренешне белдерә торган сүзләрне тәрҗемә иткәндә була.

“Анна Каренина” романында шактый күп этнографик реалияләр булуы ачыкланды. Тәрҗемәче М. Максуд романдагы реалияләрне функциясе буенча чит тел реалиясенә якын торган күренешне белдергән сүздән актив файдаланып тәрҗемә иткән. Мәсәлән, Степан Аркадьич, знавший уже давно, что Левин был влюблен в его свояченицу Кити, чуть заметно улыбнулся, и глаза его весело заблестели җөмләсе Степан Аркадьич күптән инде балдызы Китига Левинның гыйшык тотып йөргәнен белә иде ... дип тәрҗемә ителә. Свояченица реалиясе татар телендә балдыз дип бирелә.

Кайбер телләрдә туганлык мөнәсәбәтләрен белдерә торган этнографик реалияләр күптөрле булу сәбәпле төгәл тәрҗемә ителүдән мәхрүм ителәләр. “Анна Каренина” романында да мондый этнографик реалияләр шактый. Тәрҗемәче аларны шактый уңышлы тәрҗемә иткән: ... но если бы Каренин не назначил своего шурина на это место, то чрез сотню других лиц, братьев, сестер, родных, двоюродных дядей, теток, Стива Облонский получил бы это место или другое подобное … - ... ләкин Каренин бу урынга үзенең каененесен билгеләмәгән булса да, йөзләрчә бүтән кешеләр аркылы, агай-энеләр, апа-сеңелләре, туганнан-туган абыйлары, тутакайлары аркылы ...; Долли задумчиво смотрела мимо золовки, слушая ее слова – Долли, каен сеңелесенең йөзенә игътибар белән текәлеп карап .... Рус телендәге свояченица һәм золовка сүзләрен татарча бирү шактый кызыклы һәм авыр, чөнки русча-татарча сүзлектә свояченица – (старшая) каенигәч (хатынның апасы); (младшая) балдыз (хатынның сеңелесе) дип, ә золовка – (младшая) каен сеңел; (старшая) каенигәч дип бирелгән. Рус телендәге бер реалиягә икешәр тәрҗемә булуы күренә. Эш вакытында тәрҗемәче аларны дөрес итеп сайлап алырга тиеш була.

Вакыйф Зыятдинов исә И.С. Тургеневның “Записки охотника” әсәрендәге җөмләне менә болай тәрҗемә итә: Они состоят обыкновенно из темных сеней и белой избы, разделенной надвое перегородкой, за которую никто из посетителей не имеет права заходить.- Гадәттә алар караңгы өй алды һәм икегә бүленгән ак өйдән торалар. Тәрҗемәче “белая изба”ны “ак өй” дип биргән. Татарлар “белай изба” дигән реалия белән таныш түгел. Рус халкы өчен “белая изба – это изба станционных смотрителей, куда захо3дят путники переночевать и поменять лошадей в старину; в настоящее время это гостиный двор для путников, желающих отдохнуть”. Чыганакта җөмләнең икенче өлешендә “белая изба” сүзтезмәсенә аңлатма да бирелә бит, ләкин ул тәрҗемәдә төшеп калган. Бу очракта тәрҗемәнең кайбер урыннарында аңлатмалар бирергә кирәк булгандыр.

Икенче бер мисалга игътибар итик: ... и в накрахмаленное жабо воткнул булавку с камнем. Называемым кошачьим глазом.- крахмалланган якасына “мәче күзе” дип аталган кашлы булавка кадаган. Чыганак җөмләдәге жабо сүзен Вакыйф Зыятдинов яка дип кенә биргән. Югыйсә бит ул – челтәр яки җиңел тукымадан ясалган бизәкле яка. Шулай итеп, бу төгәлсезлек текстның ниндидер бер бизәген юкка чыгара.

“Анна Каренина” романындагы этнографик реалияләрнең кайберләрен М. Максуд транслитерация белән генә бирә алган. Алар арасында экономка, кухарка, кучер, повар, риза, шампанское кебек сүзләр бар: Я что хочешь, только немного, шампанское. – Ни теләсәң шуны, мин бераз шампанский гына эчәм; Дети бегали по всему дому, как потерянные; англичанка поссорилась с экономкой и написала записку приятельнице, прося приискать ей новое место; повар ушел вчера со двора, во время самого обеда; черная кухарка и кучер просили расчета. – Балалар тәрбиясез калган кебек, бөтен өй буйлап чабалар; англичанка экономка белән әрләште дә, берәр яңа урын караштыруын үтенеп, дус хатынына записка язды; повар кичә көндезге аш вакытында ук инде йорттан китеп барды; кухарка белән кучер расчет сорадылар. Транслитерация юлы белән бирелгән тәрҗемәләрнең күбесен реалияләрнең татар телендә булган сүзләре белән бирергә мөмкин бит. Мәсәлән, шампанское – шампан шәрабе, кухарка – пешекче хатын дип бирелсә, тәрҗемә уңышлырак булыр иде.

Шулай итеп, этномәдәни берәмлекләрне тәрҗемә итү – тәрҗемә белемендәге катлаулы һәм мөһим мәсьәләләрнең берсе. Тәрҗемәче үз эшен башкарганда, башка халыкның тел дөньясына чума. Әлеге сурәтне төгәл итеп бирү өчен тәрҗемәче сүзләр белән төгәл, дөрес эш итә белергә тиеш. Рус әдәбиятының шундый күренекле әсәрләрен татар укучыларына җиткерү – тәрҗемәче өчен бик җаваплы һәм мактаулы эш. Монда, беренчедән, классик әсәрләр тәрҗемәсен бирә алган татар теленең көче, сүз байлыгы һәм, икенчедән, тәрҗемәченең дә осталыгы ачык чагыла.



Әдәбият

Виноградов В.С. Лексические вопросы перевода художественной прозы. - М.: Изд-во Моск. ун-та, 1978. - 172 с.



Влахов С., Флорин С. Непереводимое в переводе. – М.: Высшая школа, 1986. – 23 с.

Юсупов Р.А. Икетеллелек һәм сөйләм культурасы. – Казан, 2003. – 223 б.

Г. Р. Мөгътәсимова Казан (Идел буе) федераль университеты Филология һәм сәнгать институты Этномәдәни берәмлекләрне рус теленнән татар теленә тәрҗемә итү үзенчәлекләре

В данной статье рассматриваются основные способы перевода этнокультурных единиц с русского языка на татарский язык

60.98kb.

25 12 2014
1 стр.


Г. Р. Мөгътәсимова Казан (Идел буе) федераль университеты, Казан предметны белдергән диалектизмнарның татар мәкальләрендә кулланылышы

Бу вакытта тел чараларының сайланып алынуы һәм халык теленең иң яхшы үрнәкләрен иҗат итү процессы ачык күренәчәк

81.54kb.

15 10 2014
1 стр.


Рус әкиятләрен татар теленә тәрҗемә итү үзенчәлекләре

Нәкъ менә шуңа күрә әкиятләрне тәрҗемә итү проблемасы һәрвакыт әһәмиятле булачак. Әкиятләрне тәрҗемә итү – тәрҗемәнең аеруча катлаулы өлеше

54.87kb.

15 10 2014
1 стр.


Г. Р. Мөгътәсимова Казан (Идел буе) федераль университеты татар халык мәкальләрендәге архаик сыйфатлар

Халык авыз иҗаты текстларындагы тел мәгълүматлары халыкларның рухи мәдәнияте тарихын өйрәнү һәм торгызу өчен киң кулланыла. Халык авыз иҗаты әсәрләре халыкның тормыш-көнкүреше, тар

114.69kb.

15 10 2014
1 стр.


Казан (Идел буе) федераль университеты Журналистика һәм социология факультеты Татар журналистикасы кафедрасы

Лекцияләр өчен материаллар дисциплина программасы, әдәбият исемлеге, семинар дәресләр өчен сораулар, биремнәр, шулай ук белешмә аппарат белән баетылган

1563.27kb.

08 10 2014
13 стр.


Татар теленнән кабул итү имтиханнары программасы

М. Е. Евсевьев исемендәге педагогия институның татар филологиясе группасына киләләр. Татар филологиясе группасында барлык төр мәктәпләр өчен рус теле һәм әдәбияты, татар теле һәм ә

143.19kb.

12 10 2014
1 стр.


Татарстан Республикасының мәгариф учреждениеләрендә Универсиада дәресен үткәрү өчен укытучыларга методик материаллар

Психол ф докт., профессор, Казан (Идел буе) федераль университетының гомуми психология кафедрасы мөдире

164.95kb.

13 10 2014
1 стр.


Татар теленнән эш программасы 5 нче сыйныф (105 сәг) Аңлатма язуы

Программа нигезенә Россия, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыкларының мәктәпләрдә урта һәм тулы белем алу стандартлары салынды, “Рус телендә сөйләшүче балаларга татар телеукыту пр

482.4kb.

11 10 2014
4 стр.