Перейти на главную страницу
Татар халык мәкальләрендә архаиклашкан сыйфатлар күп түгел. Аларның түбәндәге семантик төрләре табылды:
а) форма белдерщ торган архаик сыйфатлар: ялпак — җәенкеләнеп киткән, ябалдашлы, җәенке. Таздан ялпак баш туар (928) мәкалендә башның формасын аңлатып килә. Янтыклы — бер якка авышкан, кыегайган, янтайган. Янтыклы җирдә суна бар (4404) мәкалендә сакланып калган. Дүң сыйфаты татар теленең аңлатмалы сүзлегенә кертелмәгән. Бу сүзгә Н. Исәнбәт аңлатмасы бар. Ул — батынкы дигән сүз [ТХМ, 1, 804]. Татар теле диалектларында да бу сүз очрамый. Бары тик тамырдаш сүзләр генә табылды. Мәсәлән, тау ягы тархан сөйләшендә, эчкен сөйләшендә дүңгәк сүзе бар. Бу сүз әлеге сөйләшләрдә төп, агач төбе мәгънәсендә кулланыла [ТТДС, 1993, 91]; Татар теленең түмгәк, түмәр сүзләре һәм мәкальләрдә сакланган дүң сыйфаты белән бер тамырдан. Дүң сыйфаты түбәндәге мәкальдә очрады: Тәкә булыр кузының маңгай алды дүң булыр (6616).
Почык сыйфаты кыска, очы өскә күтәрелгән дигәнне аңлата һәм борынга карата әйтелә. Түбәндәге мәкальдә бу сүзне очратырга була: Үз борыным почык булгач, пысык борынлы кешене яклыйм (17658). Пысык сүзе татар теленең аңлатмалы сүзлегендә юк. Бары тик пысык-пысык аваз ияртеме генә теркәлгән. Ул — тавыш чыгарыр-чыгармас, акрын гына елаганда була торган тавыш [ТТАС, 2, 537]. Н. Исәнбәт тә бу сүзнең мәгънәсен пыскылдык дип аңлата [ТХМ, 2, 781].
Карсак сүзе кыска буйлы, юантык, кыска аяклы кешегә карата әйтелә. Бу сүзне Карсакны аяктан, озынны баштан егалар (18138) мәкалендә очрый.
Каты бөтерелгән, нык катылган җепне чирак дип атыйлар [ТТАС, 3, 429]. әлеге сүзне Үзе тиракның җебе чирак (13889) мәкалендә очратабыз. Тирак сыйфаты диалектларда җитез, уңган, өлгер мәгънәсендә йөри [ТТАС, 3, 102].
Форма белдерүче сыйфатлар арасында кыйшык (чалшайган, кыегайган), дүрткөлле (дүрт кырлы) сыйфатлары да бар. Алар түбәндәге мәкальләрдә очрадылар: Гыйшыгын гыйшык, йөрергә ката кыйшык (9118); Ачу килгәндә түгәрәк өстәл дә дүрткөлле күренер, яратканда дүрткөлле өстәл дә түгәрәк (9085).
ә) Мәкальләрдә вакытны белдерүче индеге архаик сыйфаты сакланган. Индеге — хәзерге дигән сүз. Хәзерге татар әдәби телендә вакыт төсмерен белдерүче инде кисәкчәсе индеге сүзе белән бер тамырдан. Индеге сүзе Борынгының бере юк, индегенең коны юк (2243) мәкалендә очрады.
б) Архаиклашкан сүзләр арасында төсне белдерүче сыйфатлар да бар. Таргыл — карасу-кызыл төс. Тауда булыр таргыл таш, тарыксаң күздән чыга яшь (2392) мәкален мисал итеп китерергә мөмкин.
Мәкальләрдә бик еш кулланылган бүз сүзенең татар әдәби телендә берничә мәгънәсе бар: «1) соргылт, аксыл соры төстәге; 2) үсмер, егет» [ТТАС, 1, 219]. Кара китән бүз булмас (13937) мәкалендә бүз сүзе сыйфат була һәм тукыманың төсен белдерә.
в) Характер, психик халәтне белдерүче сыйфатлар арасында кук, өерсәк, орынчак, йөремсез, инчек, бакравык, мөшрик, койты, гизле, купай, иге, нәкәс, өнәмле, өнәмсез, котлы сыйфатлары хәзерге әдәби телдә кулланылмаса да, мәкальләрдә сакланып калган.
Кук — «кукырайган, масайган, күкрәген киергән» мәгънәсендә татар теленең аңлатмалы сүзлегенә теркәлгән [ТТАС, 2, 183]. Н. Исәнбәт үзе бу сыйфатны буш, ялган, нәҗес мәгънәсендә дип аңлата [ТХМ, 1, 654]. Мәсәлән, Төлке дигән җәнлек бар, йоны кызыл, арты кук (4791); әни дә кук, мин дә кук (11570). Бу сүзне хәзер кукрайган сүзенең тамырында гына күрергә була.
өерсәк сыйфаты татар теленең аңлатмалы сүзлегендә дә, диалекталь сүзлекләрдә дә табылмады. Н. Исәнбәт бу сүзнең өергә чабучан мәгънәсендә булуын искәртә (ТХМ, 1, 725). Түбәндәге мәкальдә очрады: Яман айгыр өерсәк (5679).
Орынчак дип нәрсәгә булса да җиңелчә бәрелеп, гел ышкынып йөри торган хайваннарга карата әйтелә [ТТАС, 2, 479]. Орынчак атта ял юк (5842) мәкалендә бу мәгънә ачык чагыла.
Инчек сыйфаты инче сүзенә —к кушымчасы кушылып ясалган. Инче — нәсел башы итеп калдырылган аяклы мал. Түбәндәге мәкальдә сакланып калган: Инчек бүз, ир менәргә туп булсын (6199).
Исерек кеше — мөшрик кеше (17338) мәкалендәге мөшрик сүзенең бер генә нәрсәгә дә ышанмаучы, иманына икенче нәрсә катыштыручы мәгънәсендә булуын Н. Исәнбәт искәртеп уза [ТХМ, 2, 758]. Бу сыйфат аңлатмалы һәм диалекталь сүзлекләрдә теркәлмәгән.
Гизле сыйфаты да аңлатмалы сүзлеккә теркәлмәгән. Ләкин татар халкының Күзлегә гизле юк (17744) мәкалендә күзәтелә. Н. Исәнбәт бу сүзне яшерен мәгънәсендә килгән дип аңлата [ТХМ, 2, 785]. XIX йөз башы шагыйре Дәрдмәнднең бер шигырендә менә мондый юллар бар: «Фида җаным синең юлыңда, и яр, берүк сак бул, берүк уйланма, зинһар, беламим, ниндәен гизле моңың бар, ничөн хәсрәт күренде гөл йөзеңдә» [Дәрдмәнд, 1980, 83]. Танылган шагыйрьнең шигъри юлларында да гизле сүзе «яшерен» мәгънәсендә кулланылган.
Мәкальләр телендә хәзер күпләргә аңлашылмый торган купай сыйфаты да бар. Мәсәлән, Купай туны эт өрсә ертылыр, имеш (14141) мәкалендә бу сүз мактанчык, мактанырга, эреләнергә яратучан кеше мәгънәсендә килгән. Бөре сөйләшендә нәкъ менә шул мәгънәне аңлатучы купы сүзе бар [ТТДС, 1993, 143]. Купы — Зәй-керәшен сөйләшендә бадийан, кечкенә агач табак [ТТДС, 1969, 210]. Купайту — хәзерге татар әдәби телендәге күбәйтү сүзенең сингармоник параллеле. Гади сөйләмдә купай кеше (мактанып һәм үзен мактатып, шуңа куанып йөрергә яратучы кеше) дигән фразеологик берәмлек тә очрый [ТТФС, 1, 417].
Мәкальләрдә хәзерге татар әдәби телендә игелекле сүзенең тамыры булып кына калган иге сүзен күрергә була. Иге — яхшы, игелекле дигән сүз. Атадан тусын ул; ата юлын кусын ул; атадан ул тумаса, ата юлын кумаса, туганнан тумаганы иге (12527) мәкалендә иге сыйфаты сакланган.
Мәкальләрдә еш очраган архаик сыйфатлар арасында өнәмле, өнәмсез сыйфатлары да бар. өнәмле — ягымлы, күңелгә ятышлы мәгънәсендә кулланылган [ТТАС, 3, 704]. өнәмәү (яратып бетермәү) — хәзерге әдәби телдә кулланыла. Мәсәлән, өндәүсез кунак өнәмсез (16633). өндәүле, өндәүсез сүзләре дә — сыйфатлар. Алар татар теленең аңлатмалы сүзлегендә чагылыш тапмаган. Ләкин анда өндәү сүзе бар. –ле/-сез кушымчалары ярдәмендә өндәү сүзеннән сыйфат ясалган. Бу сыйфатларны «чакырылган һәм чакырылмаган кунак» мәгънәләрендә түбәндәге мәкальләрдә очратырга була: өндәүлегә ике мендәр, өндәүсезгә боты мендәр (16630).
Мәкальләрдә бортак — хәстәрле, җыбыткы — җебегән, булдыксыз [ТТАС, 3, 795], ырыссыз — бәхетсез [ТТАС, 3, 549], пис — әшәке, кабахәт, пычрак, түбән [ТТАС, 2, 517], сәргәрдан — кайгылы, боек, төшенке күңелле [ТТАС, 2, 711], сәйран — күңелле, рәхәт, хозур, иркен [ТТАС, 2, 708], тойбы — усал, алгыр — зирәк, талымсак — бик талымлый торган [ТТАС, 3, 26], ашамсак — күп ашый торган, йөремсез — акрын, начар йөрешле, бакравык — күп бакыра торган, нәкәс — ялкау [ТТАС, 2, 451] кебек характер, психик халәтне белдерүче архаик сыйфатлары да теркәлеп калган. Мәсәлән, Бәбиле хатын талымсак булыр (11567); Бортак хатын йорт тотар (10664); Хатының җыбыткы булса, энәң-җебең үзең тотарсың (10735); Энәле кыз ырыссыз (8322); Акылсыз егеткә алтын җиз күренер, холыксыз егеткә асыл кыз пис күренер (8801); Йөри белсәң — сәйран, белмәсәң — сәргәрдан (22515); Тойбы кеше ятып атар (32415) һ.б.
г) Физик халәтне белдерүче сыйфатлар арасында маймак, шалтырак, калтырак, ку архаик сүзләре бар. Маймак — «йомшак, ян-якка аеры» мәгънәсендә татар теленең аңлатмалы сүзлегенә теркәлгән. Мәкальләрдә дә нәкъ менә шул мәгънәдә кулланылган: Төя аягы маймак, түрә аягы тайгак (6829).
Шалтырак, калтырак сүзләре исә аңлатмалы сүзлектә юк. Анда бары тик шалтыравык, калтыравык сыйфатлары гына урын алган. Безнеңчә, мәкальләрдәге шалтырак, калтырак сыйфатларының мәгънәсе калтыравык, шалтыравык сүзләренең мәгънәсенә тәңгәл килә. Мәсәлән, Эчкәннең теле шалтырак, үзе калтырак (17463).
Тачка — чи, мурт — көпшәк [ТТАС, 3, 411], ку — корыган [ТТАС, 2, 178], калдау — иген чәчелми калган, яткын (җир турында) [ТТАС, 2, 29] сыйфатлары да физик билгене белдерәләр. Алар түбәндәге мәкальләрдә очрады: Ипиең тачка булса, бер көн ашарсың, хатының тачка булса, нишләрсең? (10676); Зирек утын якма, җиңгә хатын алма, зирек утын мурт була, җиңгә хатын мут була (9487); Барың көтүче булсаң, кол булырсың, барың туйчы булсаң, ку булырсың (9669); Утырган кыз — калдау җир (10096).
Ку сыйфаты әле XIX гасыр башы шагыйрьләре телендә күзәтелә. Мәсәлән, бу сүз Дәрдмәнднең «Без» шигырендә очрый: «Сүнеп, вәйран булып мәгъмур тиякләр, җир астында тезелде ку сөякләр! .. Исә җилләр, күчә комлар … бетә эз … Дәрмигъ, мәхзүн күңел, без дә бетәбез» [Дәрдмәнд, 1980, 38].
д) Тышкы кыяфәтне характерлаучы архаик сыйфатлар мәкальләрдә күп санлы түгел. Шулай да түбәндәге сыйфатлар табылды: нәҗес, күрекле, аем, туксак.
Нәҗес сыйфаты мәкальләрдә шакшы, пычрак мәгънәсендә кулланылган. Мәсәлән, Исереккә диңгез тубыктан, нәҗесе колактан (17341). Нәкъ менә шул мәгънәсе татар теленең аңлатмалы сүзлегендә дә күрсәтелә [ТТАС, 2, 455].
Күрекле сыйфаты мәкальләрдә бик еш кулланыла. Ул — матур, гүзәл дигән сүз [ТТАС, 2, 305]. «Кисекбаш китабы»ндагы актив сүзләр арасында күрекле сүзе бар [Ахметгалеева, 1979, 107]. Мәкальләрдә бу сүз матур, гүзәл сүзләренең синонимы буларак кулланыла: Кеше хатыны кешегә күрекле (10841). Мәкальләр лексикасында матур сүзенең тагын бер онытылган синонимы бар. Ул — аем сүзе. Борынгы аристократ хатын-кызларны да шулай атап йөрткәннәр. Алар өчен дау-яу чыгулар да булган [ТХМ, 2, 51]. Аем кыздан ай бизәр, яман кыздан яу китәр (8736) мәкален мисал итеп китерергә була.
Мәкальләрдәге туксак сыйфаты хәзерге татар әдәби телендә аксак-туксак парлы сүзенең бер компоненты буларак сакланган. Мәсәлән, Тугыз улың булганчы, туксак ирең булсачы (11668).
е) акыллылык билгесен белдерүче искергән сыйфатлар да татар халык мәкальләрендә урын алган: белексез, аңкау — аңгыра, алъйот — ахмак. Мәсәлән, Илен белмәгән — белексез, нәселен белмәгән — нәселсез (13144); Алъйот булсаң, акыл кирәкми (31662); Хатын аңкау булса, ире ялкау булыр (10452); Ямьсез кеше матур күренергә тырышыр, аңкау кеше акыллы күренергә тырышыр (8615).
Шулай итеп, мәкальләр — теге яки бу халык теленең тарихи үсеше күрсәткече, шуңа күрә алар үзләрендә телдә берничә гасырда булган лексик, фонетик, морфологик, синтаксик үзгәрешләрне чагылдыралар. Телнең борынгырак, ирекле контекстта кулланылмый яки азрак кулланыла торган элементларының саклануын мәкальләрнең тотрыклы булуы белән аңлатыла. Мәкальләрнең лексик составын лингвистик тикшерү борынгы телнең дә гомуми картинасын ачыкларга ярдәм итә. Бу исә тарихи-этимологик тикшеренүләрне киңәйтеп кенә калмый, бәлки гомумхалык теле һәм халык авыз иҗаты теле лексикасының әдәби телне формалаштырудагы ролен билгеләргә дә булыша.
Әдәбият
1. Ахметгалеева Я.С. Исследование тюркоязычного памятника «Кисекбаш китабы» / Я.С. Ахметгалеева – Москва: Наука, 1979. – 190 с.
3. Дәрдмәнд. Исә җилләр / Дәрдмәнд. — Казан: Тат. кит. нәшр., 1980. — 254 б.
Исәнбәт Н. Мәкальләребез турында / Н.Исәнбәт / Татар халык мәкальләре. Т.1. — Казан: Тат. кит. нәшр., 1959. — Б. 7-243].
Исәнбәт Н. Татар халык мәкальләре. Т.2. / Н. Исәнбәт. — Казан: Тат.кит.нәшр., 1963. — 959 б.
Халык авыз иҗаты текстларындагы тел мәгълүматлары халыкларның рухи мәдәнияте тарихын өйрәнү һәм торгызу өчен киң кулланыла. Халык авыз иҗаты әсәрләре халыкның тормыш-көнкүреше, тар
15 10 2014
1 стр.
Бу вакытта тел чараларының сайланып алынуы һәм халык теленең иң яхшы үрнәкләрен иҗат итү процессы ачык күренәчәк
15 10 2014
1 стр.
В данной статье рассматриваются основные способы перевода этнокультурных единиц с русского языка на татарский язык
25 12 2014
1 стр.
Лекцияләр өчен материаллар дисциплина программасы, әдәбият исемлеге, семинар дәресләр өчен сораулар, биремнәр, шулай ук белешмә аппарат белән баетылган
08 10 2014
13 стр.
Психол ф докт., профессор, Казан (Идел буе) федераль университетының гомуми психология кафедрасы мөдире
13 10 2014
1 стр.
Идел елгасына ашкынулы Казансу килеп кушылган төбәгендә инде мең елга якын үзенең серле исеме һәм аннан да серлерәк, гаҗәпләнерлек бай тарихы булган бер шәһәр бар. Бу – Казан
10 10 2014
1 стр.
Ленар Шәхенең “Милли төсләр” әсәренә карата кузгатылган суд эшеннән өзек (әсәр буенча Рифә Харрасова чыгышы) // Идел, 10-11 саннар
12 10 2014
1 стр.
Казан дәүләт университеты белән таныштыру, югары уку йортларына горурлык хисе тәрбияләү
02 10 2014
1 стр.