Flatik.ru

Перейти на главную страницу

Поиск по ключевым словам:

страница 1
Татарстан Республикасы Буа шәһәренең 6 нчы номерлы урта мәктәбе

Рус мәктәбендәге татар балаларына бәйләнешле сөйләм телен үстерү”

Зиатдинова Гөлназ Шәйхетдин кызы – II квалификацион категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

2007/ 2008 нче уку елы



Эчтәлек


1.Кереш.

2.Төп өлеш.

а)Язма сөйләм.

б)Телдән сәйләм.

3.Йомгаклау.

4.Кулланылган әдәбият.

Кереш.
Балаларны матур, дөрес, төгәл итеп сөйләргә өйрәтү татар теле һәм әдәбият дәресләренең төп бурычларыннан санала. Бер яктан, сөйләм аң, фикерләү үсеше белән тыгыз бәйләнгән, сөйләм ярлылыгы фикер үсешен тоткарлый. Икенче яктан, телне яхшыбелми торып сүз сәнгате булган әдәбиятны да аңлап, тоеп, кичереп булмый. Шуңа күрә укучыларны телен баету һәм камилләштерү һәр татар теле һәм әдәбият дәресендә игътибарга алынырга, аның өстендә махсус эш алып барылырга тиеш.

Моннан тыш, программа тарафыннан махсус бирелгән, сүз белән эшләргә, телне тоярга, башкалар аңларлык итеп бәйләнешле сөйләргә өйрәтә торган дәресләр – сөйләм үстерү дәресләре бар.

Сөйләм үстерүнең ике юлы-телдән һәм язма сөйләм үстерү бар. Ләкин алар бербөтен барлыкка китерүче ике өлеш кебек. Язма сөйләмнең дөреслеге телдән сөйләм сыйфатына бәйле. Телдән сөйли, җавап бирә, фикерне оештыра белмәү язма сөйләмнең өзек-сыныклыгына китерә. Аннары белемле, фикерле укучы үз уен язмача да, телдән дә бердәй төгәл әйтә белергә тиеш бит.

Дәресләрнең үз эчендә дә бу ике юл еш кына кушылып китә. Язма сөйләм үстерү дәресләрендә инша (изложение) йә сочинение язу күздә тотылса, телдән сөйләм дәресләре аларга әзерлек һәм анализ рәвешен ала.

Телдән һәм язма сөйләмгә куелган таләпләр дә уртак: эчтәлекле булу, төгәллек, ачык, бәйләнешле, ышандырырлык булу, әдәби тел нормаларына туры килү, эмоциональлек һ.б.

Әдәбиятны аңлау өчен телне яхшы белергә кирәк. Әдәбиятны аңларлык итеп тел өйрәнү өчен тел дәресләре генә җитми, әдәбият дәресләрендә дә махсус шөгыльләнү сорала. Аралашу чарасы булган тел дөньяга караш, шәхси фикер формалашуга, укучының хисләрен үстерүгә булыша. Бу ярдәмнең күләме исә укытучының эшләү рәвешеннән, осталыгыннан тора.

Бәйләнешле сөйләм үстерүдә иҗади (сәнгатьле) укуның әһәмияте зур. Сөйләмнең мәгънәсе сүзләрдә генә түгел, мимика-хәрәкәтләрдә, сөйләүченең йөз-кыяфәтендә, бигрәк тә интонациядә чагыла. Сәнгатьле укый белү, автор фикерен аңлап, нәкъ ул теләгәнчә башкаларга җиткерү, аерым сүзләрне билгеләп үтү, басымнарны дөрес кую, ачык һәм төгәл , тиешле тон белән әйтү – болар барысы да сәнгатьле уку вакытында өйрәнелә, шомартыла торган нәрсәләр. Сәнгатьле уку серләренә төшенү, үз чиратында, сөйләмнең сәнгатьлелеге өстендә эшләргә ярдәм итә.

Бәйләнешле сөйләм үстерү максаты белән сөйләүнең төрле төрләре кулланыла. Бу өлкәдә сөйләү – иң нәтиҗәле алымнарның берсе.

Текстны үзгәртмичә сөйләү, планга карап сөйләү, иң мөһим яки ошаган өлешне аерып сөйләү, әсәрдән өзекләр кушып сөйләү, сөйләүченең затын үзгәртеп сөйләү һ.б. – сөйләүнең мәктәптә кулланыла торган төрләре.

Сөйләшү шулай ук рәсемгә карап, укыганны бәяләү рәвешендә, шәхси күзәтүләр, караган кино-спектаклләр, мөстәкыйль укыган китап турында фикер әйтү рәвешендә була ала. Биремле: чагыштырулар, эпитетлар, метафоралар кушып сөйләү исә образлы сөйләргә һәм сөйләшергә өйрәнү ягыннан әһәмиятле. Нинди генә төрдә булмасын, сөйләү һәрчак укытучы ярдәме, күзәтүе, төзәтүе белән үрелеп барса, әйбәт нәтиҗәләргә китерә.

Матур әдәбият теле - образлы тел. Анда тел-сурәтләү чаралары аша һәр язучының сөйләм үзенчәлеге күренә. Автор кулланган чаралар, алымнар җыелмасы язучының дөньяга карашын, иҗат юнәлешен дә билгели. Язучы сүзләрне билгеле бер максат белән сайлап ала, урнаштыра. Шуңа да сүзнең мәгънәсен, күпмәгънәлелеген, тәэсирлелеген, синонимнарын, антонимнарын табу сүз белән эшләүнең бер төре булып тора.

Әдәби әсәр теле кыска, төгәл, сүзләрнең көтелмәгәнчә янәшә килеп, образлар тудыруы белән аерылып тора. Сурәтле тел өстендә эшләү телне тоемлауны, сөйләм культурасын үстерү өчен кирәк.

Фразеологик эшнең бер төре - эчтәлеге ягыннан охшаш текстларны чагыштыру. Мәсәлән, аерым шагыйрьләрнең шигырьләрендә табигать күренешен сурәтләп биргән урыннарны, чәчмә әсәрдә охшаш эчтәлекле өлешләрне һ.б. Бу эш төп сүзләрне аерып алып, бәяләү, сүзләр арасында бәйләнешле билгеләү юнәлешендә бара.

Язма сөйләм телдән сөйләү белән тыгыз бәйләнештә үсә, дидек. Ләкин язма сөйләм күләме белән киңрәк була, уйлануны, фикерне төгәл оештыруны сорый. Шул ук вакытта язучының вакыты күбрәк, ул кирәк булган материалны аерып ала, тиешле тел формасы таба, кат-кат укый-төзәтә, кирәк икән, сүзлекләрдән, ярдәмлекләрдән файдалана ала. Язма сөйләмне күзәтү, төзәтү дә җиңелрәк.

Язма сөйләмнең ярдәмче эш төрләре сүзлекне баетуга һәм укучыларның грамоталылыгын күтәрүгә, иҗади фикерләүне үстерүгә хезмәт итәләр. Ярдәмче эш төрләренең бер ишеләре укучыларның язу культурасын үстерү белән бәйләнгән. Аларга күңелдән язу, билгеле бер максат белән әдәби әсәрдән цитаталар һәм өзекләр язып алу, эпиграф сайлау кебек эш төрләре китерә.

Текстны күңелдән язу, аны калдыру, җөмлә калыпларын хәтердә сеңдерү ягыннан яхшы. Моның өчен программада ятларга күрсәтелгән текстлардан сайлана, шигырьләр дә, чәчмә әсрләр дә тәкъдим итәргә мөмкин. Бу алым укучыларның игътибарын үстерә, грамоталылыгын күтәрә.

Өзекләр китерә белү әсәрнең эчтәлеген тирән аңларга ярдәм итә, телдән һәм язма сөйләмне берләштерә, укучының логик фикерләвен һәм хәтерен яхшырта. Цитаталар сайлап алу, әдәби әсәр текстыннан өзекләр язып алу сочинениеләргә әзерлек буларак та файдалы.

Төп өлеш.
Тел ачыла башлагач ук, без балаларыбызны дөрес, матур, төгәл сөйләргә өйрәтәбез. Ә мәктәптә сөйләмне үстерү, баету, дөрес итү укытучының төп бурычына әйләнә.

Сөйләм устерүнең ике төрле юлы бар: телдән һәм язмача. Телдән дөрес, матур сөйли белгән бала язмача да үз фикерен тиешенчә әйтә ала һәм киресенчә. Телгә игътибарлы, белемле укучы үзенең уен телдән дә, язмача да төгәл әйтә белер. Баланы дөрес сөйләшергә өйрәтү – бик дәвамлы эш: һәр дәрестә, тәнәфестә, өйдә, төрле чараларда, кыскасы, һәрвакыт бара торган эш.

5 нче сыйныфтан башлап, татар теле һәм әдәбиятыннан бәйләнешле сөйләм үстерү дәресләре бирелә. Максатыбыз: Укучыларның белемнәрен тикшерү: хат язу, изложение, мәкалә язу һәм сыйфатлама – хикәя төзү, (сочинение) инша язу. Бу грамоталык дәрәҗәсен билгеләү, күзәтү һәм чагыштыру алымнарыннан файдалана белүләрен ачыклау.Белемле кеше эш кәгазьләрен дә яза белергә тиеш. Аларның үзләренә генә хас язу үзенчәлекләре бар: җөмләләр төгәл эчтәлекле, кыска, аңлаешлы була.

Язма сөйләм.
Хат язарга өйрәтү.

Хат – тормышта бик еш очрый торган эш кәгазьләренең берсе. Ул шәхси һәм нинди дә булса эшкә мөнәсәбәтле булырга мөмкин.

Хат ничек языла? Хат язу үрнәген аңлатып китү.

А) Хат кешегә багышлануы белән башланып китә, ягъни исәпләшү, мөрәҗәгать була.

“Исәнме, кадерле әнием!”

“Исәнмесез, хөрмәтле укытучым Йолдыз апа!”

“Исәнме, якын дустым Ирек!”

Болай да башланырга мөмкин:

“Хәерле көн, газиз әнием!”

“Хәерле кич, дустым Нурия!”

Б) Хатны алырга тиешле кешенең хәлләрен, сәламәтлеген сорашу кирәк булыр.

“Хәлләрегез ничек? Исән-сау гына яшисезме? Сездә нинди яңалыклар, үзгәрешләр бар?”

В) Үз хәлләрегез белән таныштыру башлана.

“Мин исән-сау. Әйбәт кенә укыйм. Мәктәптә бик күңелле: дәресләр кызык үтә, түгәрәкләр һәм кичәләр була.

Күптән түгел генә “Җырлыйк әле” дигән әдәби-музыкаль кичә үткәрдек. Тамашачылар бик ошаттылар.”

Г) Хатны язучы үз тормышында булган вакыйгалар белән тулырак таныштыра.

Д) Соңыннан саубуллашып, исемен һәм язылу вакытын куя.

Укучыларга түбәндәге эшләрне тәкъдим итәбез.

1.Авылыгыздагы (шәһәрдәге) сугыш яки хезмәт ветеранына котлау хаты язарга.

2.Укыган китабыгыз яки караган фильм турында дустыгызга хат язарга.

3.Үз тормышыгызда булган 1-2 вакыйга турында әйтеп туганыгызга хат язарга.

Хат үрнәге.
Исәнме, кадерле дустым Энҗе!

Язган хатыңны алып укыдым. Рәхмәт. Энҗе, хәлләрегез ничек? Ничек яшисез? Авырмыйсызмы? Сездә нинди яңалыклар бар?

Мин исән-сау. Әйбәт укыйм. Татар теле һәм әдәбияты дәресләрен яратам, күп әсәрләр укыйм, кичәләрдә катнашам. Бөек шагыйребез Муса Җәлилгә багышланган кичә үткәрдек. Кичәнең исеме дә “Гомерем минем моңлы бер җыр иде, үлемем дә яңгырар җыр булып.”

Кичә бик әйбәт булды. М.Җәлилне искә алу көне иде. Н.Җиһанов белән иҗат иткән музыкаль әсәрләрен тыңладык. Шигырьләрен укучылар да, мин дә яратып сөйләдек. Укытучы апа безне бик мактады: “Татарча матур сөйләдегез”- диде. Ярый, дустым, сау бул. Хат яз. Иң изге теләкләр белән: Резидә.

20 нче октябрь 2005 ел.

Изложение язу

Изложение – язма сөйләм үстерүнең иң төп төрләреннән берсе. Укучы укытучы укыганны тыңлап, әйбәтләп истә калдырып, фикерне эзлекле һәм төгәл бирергә тиеш була.

План төзи белү – текстны истә калдыру өчен ярдәм итә торган эш .

Нәрсә ул план? План уйланылган эшнең билгеле бер системасы, тәртибе, эзлеклеге. План башта бергәләп төзелә, ә югарырак сыйныфларда укытучы үзе мөстәкыйль төзи башлый.

Изложение язганда без дә план төзибез. Эчтәлеклне дөрес, төгәл, эзлекле бирү өчен кирәк булыр ул.

Планны дәфтәрләргә дә тактага да язып куярга мөмкин. Һәр пунктка язганда, кызыл юлдан башларга кирәклеген искәртик.



Мәкалә язу.

Мәкалә - вакытлы матбугатка (газета,журнал һ.б.) көндәлек вакыйгалар, эш-гамәлләр турында язылган хәбәр.

Нәрсәләр турында язарга:

А) көзге эшләрдә катнашу;

Б) кызыклы кичәләр;

В) сугыш һәм хезмәт ветераннары;

Г) оста куллы кешеләр;

Д) игелек эшләүчеләр һ.б.

Тормышыбызда төрле хәлләр, вакыйгалар белән кайнап тора. Һәрберсе турында да язарга була. Хәбәр кызыклы да булсын, яңалык та әйтсен, нәрсәгәдер өйрәтсен дә, гыйбрәт алырлык та булсын.

Сыйфатлама

Сыйфатлама – хикәя төзү.

«Сыйфатлама” сүзенең төзелешенә игътибар итик.

Сыйфат + лама – димәк, ниндидер күренешнең, вакыйганың, әйбернең, кешенең үзең яхшы белгән сыйфатлары тупламасы (кайбер язмаларда “сыйфатнамә” дигән сүз дә очрый. Бу сүз рус телендәге “характеристика” дигәнне аңлата).

Сыйфатламаларны эчтәлекләре буенча берничә төркемгә бүлеп карарга була:

А) табигать күренешләре

Б) әдәби геройлар;

В) яхшы белгән кешең (дустың, күрше, әни, абый ...)



Расписка язу.

Расписка – нәрсәне булса да алуны раслаган кешенең фамилиясе язылган, шәхси имзасы (подпись) куелган документ.

Расписка – эш кәгазьләренең бер төре. Акча, кыйммәтле әйберләр, документлар алганда языла. Ул түбәндәге өлешләрдән тора:


  1. документның исеме;

  2. расписка язучының исеме, әтисенең исеме, фамилиясе;

  3. әйбер алынырга тиешле оешманың атамасы яки кешенең исем-фамилиясе;

4) алынган, алыначак әйбернең күләме, саны башта цифр белән, аннары җәяләр эченә сүз белән языла;

  1. нинди документ нигезендә алына;

  2. алучының шәхси имзасы, расписка язылган көн, ел, вакыт.

Үрнәк:

Расписка.

12 нче гыйнвар 2005 нче ел.

Мин, 8 нче сыйныф укучысы Сабироова Алсу, Апас районы Килдураз төп гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле укытучысы Гыймранова Гөлназ Габделхак кызыннан укып тору өчен “Туган ягым – тау ягы” дигән китап алдым.

Реферат язу өчен бирелде.

Сабирова Алсу.



Гариза язу.

Гариза – рәсми документ, нәрсә турында булса да язмача сорау, үтенү (эшкә алу, уку йортына кабул итү, нәрсәгәдер рөхсәт сорау һ.б.) Гариза, рәсми документ буларак, билгеле бер оешмага, хезмәт урынындагы кешегә (затка) адреслана. Ул кулдан языла. Аның кабул ителгән формасын, тәртибен сакларга кирәк.



Гаризада нәрсәләр була?

  1. Үтенеч белән мөрәҗәгать ителгән оешма яки шәхес адресы.

  2. Фамилия, исеме, атасының исеме һәм эш урынындагы дәрәҗәсе.

  3. Документның исеме – гариза.

  4. Үтенү – сорауның кыскача эчтәлеге.

  5. Гариза язучының шәхси имзасы.

  6. Дата.(көне)

Гариза үрнәге.

Казан педагогия көллияте директоры


Гайнетдинов Марат Лотфулла улына

Апас районы Коштавылы авылында

яшәүче Усманова Диләрә Фәрит кы-

зыннан


Гариза.

Миңа, Казан Педагогия Көллиятенә укырга керү өчен, кабул итү имтиханнарын тапшырырга рөхсәт бирүегезне үтенәм. Мин 2005 елда Татарстан Республикасы Апас районы Килдураз төп гомуми белем бирү мәктәбендә 9 нчы сыйныфны тәмамладым.

Гаризага түбәндәге документларны терким:


  1. 9 нчы сыйныфны тәмамлау турында таныклык.

  2. Характеристика (холыкнамә)

  3. Сәламәтлек турында белешмә.

  4. 3 фотосурәт.

Усманова.

2005 ел, 24 нче июнь.




Телдән сөйләм үстерү.

Сөйләм үстерү өлкәсендә татар теле һәм әдәбияты дәресләре бер-берсен тулыландырып эшлиләр. Әдәбият дәресләрендә үз тойгы-фикерләреңне сүзләр белән белдерергә өйрәтү телнең грамматик төзелешен күрсәтү аша түгел, ә сүз сәнгате закончалыклары төшендерү аркылы алып барыла. Телне өйрәнү аша балаларның гомумкультура дәрәҗәсе күтәрелә, бала эстетик таләпчәнрәк, зәвыклырак була.

Әдәбиятны аңлау өчен телне яхшы белергә кирәк. Әдәбиятны аңларлык итеп тел өйрәнү өчен тел дәресләре генә җитми, әдәбият дәресләрендә дә махсус шөгыльләнү сорала. Аралашу чарасы булган тел дөньяга караш, шәхси фикер булдырырга ярдәм итә, тәрбия чарасы буларак холык-фигыль формалашуга, укучының хисләрен үстерүгә булыша.

Бәйләнешле сөйләм телен үстерүдә иҗади (сәнгатьле) укуның әһәмияте зур. Сөйләмнең мәгънәсе сүзләрдә генә түгел мимика-хәрәкәтләрдә, сөйләүченең йөз-кыяфәтендә, бигрәк тә интонациядә чагыла. Сәнгатьле укый белү, автор фикерен аңлап, нәкъ ул теләгәнчә башкаларга җиткерү, аерым сүзләрне билгеләп үтү, басымнарны дөрес кую, ачык һәм төгәл, тиешле тон белән әйтү – болар барысы да сәнгатьле уку вакытында өйрәнелә, шомартыла торган нәрсәләр. Сәнгатьле уку серләренә төшенү, үз чиратында, сөйләмнең сәнгатьлелеге өстендә эшләргә ярдәм итә.

Бәйләнешле сөйләм үстерү максаты белән сөйләүнең төрле төрләре кулланыла. Бу өлкәдә сөйләү - иң нәтиҗәле алымнарның берсе.

Текстны үзгәртмичә сөйләү, планга карап сөйләү, иң мөһим яки ошаган өлешне аерып сөйләү, әсәрдән өзекләр кушып сөйләү сөйләүченең затын үзгәртеп сөйләү һ.б. Сөйләүченең һәр төре аерым методик максатны күздә тотып кулланыла. Мәсәлән, әсәр белән беренче танышу вакытында сөйләү укучының кызыксындырган өлешләрне барлау, әсәрдән алган тәэсирләрне күзәтү өчен кирәк.

Анализ вакытында сөйләү төп фикерне аерып алырга, әһәмиятле өлешләрне табарга ярдәм итә. Образ турында сөйләү аның халәтен,холык-фигыль үзенчәлекләрен ачып бирә. Кыскача сөйләү әсәрнең сюжет-композиция үзенчәлекләрен билгеләүү, текстны тулы, бөтен килеш карап чыгу, күздән кичерү ягыннанн отышлы. Дәреслектән мәкальләрне сөйләү төп фикерне аңлау, логик эзлеклелектә кабатлап бирә алу ягыннан файдалы.

Сөйләү шулай ук рәсемгә карап, укыганны бәяләү рәвешендә, шәхси күзәтүләр, караган кино-спектакльләр, мөстәкыйль укыган китап турында фикер әйтү рәвешендә була ала.

Нинди генә төрдә булмасын, сөйләү һәрчак укытучы ярдәме, күзәтүе, төзәтү белән үрелеп барса, әйбәт нәтиҗәләргә китерә. Барыннан да элек, укучы укытучының үзеннән ни таләп итүен аңларга тиеш. Кереш укытучы сүзе аңлату, шулай ук биремне төшенергә, сөйләү объекты турында фикер тудырырга ярдәм итә.

Йомгаклау

Билгеле улганча, сөйләм – фикерне телдән әйтү процессы, ягъни тупланган сүз байлыгын гамәлдә куллану. Сөйләмнең бер төре – үзара аралашу. Әлеге процесс даими рәвештә фикер алынудан гыйбарәт.Беренчедән, ул әңгәмәдәшеңнең сөйләмен тыңлап аңлый белү, икенчедән үз уеңны әңгәмәдәшең аңларлык итеп әйтә алу.Рус мәктәбендә укучы татар һәм башка милләт балаларын телгә өйрәтү сөйләм күнекмәләрен камилләштерү белән тыгыз бәйләнештә алып барыла. Сөйләм үстерү өлкәсендә татар теле һәм әдәбияты дәресләре бер-берсен тулыландырып эшлиләр. Ләкин, әдәбият дәресләрендә үз тойгы-фикерләреңне сүзләр белән белдерергә өйрәтү телнеңграмматик төзелешен күрсәтү аша түгел, ә сүз сәнгате закончалыкла рын төшендерү аркылы алып барыла. Телне өйрәнү аша баланың гомумкультура дәрәҗәсе күтәрелә, бала эстетик таләпчәнрәкзәвыклырак була.дәбиятны аңлау өчен телне яхшы белергә кирәк. Аралашу чарасы булган тел дөньяга караш, шәхес фикер булдыруга ярдәм итә, тәрбиячарасы буларак холык-фигыль формалашуга, укучының хисләрен үстерүгә булыша.

Сөйләм үстерүнең төп ысулы һәм алымнары булып иҗади уку, сөйләү, әңгәмә тора. Чөнки ул укытучының сөйләвеннән, укучы җавабыннан ук башлана.

Монологик сөйләм үрнәге булып – укытучы сөйләве тора. Сөйләмдә иң мөһиме – эчтәлек, мәгънә. Укучының игътибарын юнәлтеп, истә калдырырга мәҗбүр итсә, бала үз сөйләмен дә шулай корырга өйрәнә.Тел-әдәбият дәресләрендә балаларны катлаулы төзелмәләрдән файдаланырга өйрәтәбез. Укытучының үз сөйләме дә кушма җөмләләрдән торуы яхшы. Укытучы җөмләләре укучы өчен үрнәк калып хезмәтен үти.

Монологик сөйләү, бу очракта укучы җавабы, һәрчак тыңлаучыга юнәлтелгән була, аңа аңлату максатын күздә тота. Укучыны тыңлаучыаңларлык итеп җавап бирергә өйрәтү һәр җавап өстендә эшләүне, төзәтүне, ачыклауны, мактау-дәртләндерүне таләп итә. Телдән чыгыш ясауны укытучы тәкъдим иткән планга таянып оештырырга күнектерүәйбәт. Әкренләп чыгышны укучылар мөстәкыйль планлаштыра алалар.

Аларны башта чыгышның төп фикерен, үзәген билгеләргә, шушы фикерне исбатлау юлларын эзләргә, нәтиҗәләр чыгарып йомгак ясарга өйрәтү кирәк була.

Бәйләнешле сөйләм үстерү макскты белән сөйлүнең төрле төрләре кулланыла. Сөйләү – иң нәтиҗәле алымнарның берсе. Текстны үзгәртмичә сөйләү, планга карап сөйләү, иң мөһим яки ошаган өлешне аерып сөйләү, әсәрдән өзекләр кушып сөйләү, сөйләүченең затын үзгәртеп сөйләү һ.б. Анализ вакытында сөйләү төп фикерне аерып алырга, әһәмиятле өлешләрне табарга ярдәм итә. Образ турында сөйләү аның халәтен холык-фигыль үзенчәлекләрен билгеләү, эчтәлек формасында текстны тулы, бөтен килеш карап чыгу, күздән кичерү ягыннан отыш-лы. Чагыштырулар, эпитетлар, метафоралар кушып сөйләү исә образлы сөйләргә һәм сөйләшергә өйрәтү ягыннан әһәмиятле. Нинди генә төрдә булмасын, сөйләү һәрчак укытучы ярдәме, күзәтүе, төзәтүе белән үрелеп барса, әйбәт нәтиҗәләргә китерә.

Язма сөйләм телдән сөйләм белән тыгыз бәйләнештә үсә дидек. Язу - телне өйрәнгәндә әһәмиятле урын били. Ул теге яки бу ситуациягә бәй-ле мәгълүматны язма формада хәбәр итү өчен кирәк. Язма хәбәр баш-каларга җиткерү өчен кулланылса да кайчак язучы да укучы да бер үк кеше була. Язма сөйләмгә өйрәтү диктантлар, изложениеләр, сочинениеләр аша да бара.Язма сөйләмнең ярдәмче эш төрләре сүзлекне баетуга һәм укучыларның грамоталылыгын күтәрүгә, иҗади фикерләүне үстерүгә хезмәт итэләр. Югары сыйныфларда рефератлар, докладлар язу, конспектлар, тезислар төзү кебек эш төрләре кулланылышка керә.

Тезислар төзү –тексттан төп фикер–мәгълүматларны аерып алу дигән сүз. Эш тәртибемондый булырга мөмкин: мәкалә, текст тулы килеш укыла, икенче кат укыганда өлешләргә бүленә, һәр өлештә төп мәгънә салынган җөмләләр билгеләнә, алар нигезендә бер җөмлә тезис формалаштыра. Тезислардан әкренләп конспектлар эшләүгә күчеп була. Һәр тезисны мисаллар һәм исбатлаүлар белән баетсаң конспект килеп чыга. Конспект –кыска, бәйләнешле итеп текстның төп эчтәлеген бирү.

Докладлар, рефератлар язу иң авыр, катлаулы эш төрләреннән санала. Аларны әзерләү өчен укытучы алдан ук файдаланыласы әдәбият исемлеген тәкъдим итә, чыгышның планы эшләнә, консультацияләр бирелә, укучы ясаган материал укытучы тарафыннан тикшерелә, төзәтелә. Татар теле һәм әдәбият дәресләрендә иҗади характердагы бик күп язма эшләр файдаланыла. Мәсәлән, табышмак уйлап табу; тормыштанбер вакыйга, хәлне тасвирлау; мәкальгә туры килә торган вакыйга язу;табигать күренешләрен сурәтләү; кеше рәсемен, әйберне сурәтләп язып карау; бирелгән темага диалог төзү; хат язу һ.б.Болар, бер яктан, ярдәмче эш төрләре буларак, язма сөйләмне камилләштерә, сочинениегә әзерлек. Икенче яктан, укучының иҗади фикерләвен, хыялын, фантазиясен эшкә җигә, үз фикерләрен һәм хисләрен әйтеп бирергә өйрәтә.

Язма сөйләм үстерүнең төп төрләреннән берсе – изложение язу. Изложение – укылган яки тыңланган һәм тикшерелгән текстны язмача сөйләп чыгу. Ул укучыны тыңларга, истә калдырырга һәм кабатлап язарга, фикерен эзлекле, логик бәйләнештә җиткерергә, сүз байлыгыннан максатчан файдаланырга, хикәяләү, сурәтләү, бәяләү осталыгына өйрәтә.

Әдәбият дәресләрендә иң катлаулы, җитди сынау, авыр эш төре – сочинение язу. Сочинение язганда укучының уйлый-фикерли белүе, хыялы, тоемлавы, хис кичерешләр тирәнлеге – һәммәсе әһәмиятле. Язма эш аркылы аның әдәбияты һәм сәнгатьле аңлау дәрәҗәсе, дөньяга карашы, тормышны аңлатуы, эстетик зәвыгы, рухи дөньясы чагыла.




Кулланылган әдәбият.

1.”Татар теленнән бәйләнешлә сөйләм үстерү дәресләре”Казан.”Мәгариф”нәшрияты 2003 и.Я.Х. Әбдрәхимова.



2.Д.Ф.Заһидуллина“Мәктәптә татар әдәбиятын укыту методикасы”Казан”.Мәгариф”нәшрияты.2004.



3.Ф, С, Сафиуллина”Татар теленә өйрәтүнең фәнни-методик нигезләре”Казан ТаРИХ 2001.



4.”Мәгәриф”журналы 2002.№2.19 нчы бит.



5.”Мәгариф”журналы 2002.№9.24 нче бит.
6”Мәгариф”журналы 2004.№4.22 нче бит.

Рус мәктәбендәге татар балаларына бәйләнешле сөйләм телен үстерү” Зиатдинова Гөлназ Ш

Зиатдинова Гөлназ Шәйхетдин кызы – II квалификацион категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

157.79kb.

23 09 2014
1 стр.


«Тукай безне телле итте»

Укучыларның фикерләү дәрәҗәсен һәм сөйләм телен үстерү, сәнгатьле сөйләм күнекмәләрен булдыру

36.18kb.

25 12 2014
1 стр.


Кеше тәненең төзелеше

Уку эшчәнлеге: уйлау, фикерләү сәләтен, хәтерләрен үстерү, сөйләм телен баету, сәламәтлекне саклауга омтылыш тәрбияләү

51.51kb.

15 10 2014
1 стр.


Рабочая программа по татарской литературе для 7 «А,Б» класса

Рус мәктәбендә укучы татар балаларына татар әдәбиятын укыту программасы буенча аңлатма язуы

368.18kb.

25 12 2014
2 стр.


8 нче класска татар әдәбиятыннан эш программасы. (70 сәгать) Аңлатма язуы Эш программасы статусы

Рус мәктәпләрендә укучы татар балаларына ана теле һәм әдәбият укыту программалары» (Казан, «Мәгариф», 2003 ел), 8 нче сыйныф өчен З. Н. Хәбибуллина, Х. Г. Фәрдиева, Ә. Н

393.86kb.

15 12 2014
3 стр.


9 нчы сыйныф, татар теле. (68 сәг) Аңлатма язуы Эш программасы статусы

Программа нигезенә Россия, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыкларының мәктәпләрдә урта һәм тулы белем алу стандартлары салынды, “Рус мәктәпләрендә укучы татар балаларына ана теле

496.48kb.

02 10 2014
3 стр.


Учебно-тематическое планирование По татарско й литературе

Планирование составлено на основе Рус мәктәпләрендә укучы татар балаларына ана теле һәм әдәбият укытупрограммалары” 1-11 нче сыйныфлар

384.31kb.

26 09 2014
3 стр.


1. Аңлатма язуы Рус телле балаларга уку дәресләрен

Укыту-методик комплексы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан расланган татар теле.һәм татар әдәбияты программаларына нигезләнеп төзелде. Ф. С. Сафиуллина, К. С. Фәтхуллова. Рус т

265.44kb.

06 10 2014
1 стр.